2006 1

Бикбау кызы Зљлђйха бђете

Татарлар арасында югары катлауныћ руслар белђн катнашып ђхлаксыз эшлђрдђн тыела алмый башлавы, 1830нчы еллар арасында язуга беркетелгђн бер «Илаџи бђет»тђ чагыла.
Бђет Казакъстанда, Алматы шђџђрендђге, Казакъстан ССР Фђннђр академиясенећ М. Ауэзов исемендђге ђдђбият институтыныћ сирђк китаплар џђм кулъязмалар бњлегендђ сакланучы «№ 218» шифрлы кулъязмадан алынды.
Ђлеге кулъязма 1946нче елны Чимкђнт шђџђрендђ 200 сумга сатып алынган, катыргы тышлы, гадђти татар кулъязмасы кебек 17х22 см зурлыктагы форматта. Кулъязманыћ 1-51нче битлђрендђ XVII гасыр ђдђбиятыбыз ядкаре «Фаслы дастаны нђсле Чыћгыз хан» џђм тагын бер зур гына фарсы телендђге ђсђр бирелгђн.
Чыћгыз хан дастаны ахырында «Илаџи бђет» тексты язылган. Без ђлеге бђетне 1981нче елны Алматыда булган вакытыбызда књчереп алган идек.

 
Илаџи бђет
Бикбау байныћ коесы, њзе тирђн — суы юк,
ай-вай, ни кылаем,
Бикбау кызы Зљлђйха, њзе галим, гаклы юк,
ай-вай, ни кылаем.
Зљлђйха кайда — бакчада, китабы кайда — букчада,
ай-вай, ни кылаем,
Зљлђйха кебек тал-чыбык, сачыб йитмђс бакчада,
ай-вай, ни кылаем.
Унике сумлык сач бавыћны имди бирерсећ кемгђ
ай-вай, ни кылаем.
Зљлђйханыћ ђнкђсе кайгусындин катгандыр,
ай-вай, ни кылаем.
Урыс булып киткђндин соћ, инде сине димђмдер,
ай-вай, ни кылаем.
Ђткђемнећ љендђ, челтђрлњдер шњрлеге,
ай-вай, ни кылаем,
Ќљмлђ халык арасында булдым оят-хурлыгы,
ай-вай, ни кылаем.
Ђткђемнећ лђ кигђне лђ, хђтфђ бњрек, кеш булыр,
ай-вай, ни кылаем.
Ђткђемнећ љендђ уйнадым да, кљлдем дђ,
ай-вай, ни кылаем,
Ђткђем љендђн чыккач, югалдым да, булдым да,
ай-вай, ни кылаем.
Књб њк маллар да бетердем, кызымныћ башын саклап,
ай-вай, ни кылаем,
Уйнаганда, кљлгђндђ бик усал икђндер,
ай-вай, ни кылаем.
Ђнкђемне ташлап киткђн, бик усал икђндер,
ай-вай, ни кылаем,
Бозык-тљзек ђйберемне имди кемгђ бирђем,
ай-вай, ни кылаем.
Ђнкђем минем хђлем син сорама, мин ђйтмђм,
ай-вай, ни кылаем.
Симез калќа бешердем, аны ничек суытаем,
ай-вай, ни кылаем,
Кулымда тотып оттырдым, аны ничек онтаем,
ай-вай, ни кылаем.
Пђстђ1 тљшкђн ямщиккђ, калага яллап књндердем,
ай-вай, ни кылаем...

Тагы ќиде юл язу тђмам бозылып укымаслык хђлгђ килгђн, соћгы юлда гына:
Бикбау кызы Зљлђйха ...
ай-вай, ни кылаем
дигђн сњзлђр белђн бетђ.
Ђлеге бђетне басмага хђзерлђгђндђ безгђ аныћ нинди вакыйгага мљнђсђбђте белђн, кайда, кайсы елда язылганы бик њк ачык тњгел иде.
Соћгы вакытларда архив материаллары белђн танышып утырганда, бу бђетнећ ни сђбђптђн џђм кайчан язылган булуын ачкан бер мђгълњмат табылды. Татар ђдђбиятыныћ зур тарихчысы Гали Рђхимнећ язмаларында бу темага кагылышлы тњбђндђге хђбђр сакланып калган икђн:
Ул хђбђрне бњгенге кљндђ, Ђтнђ районына керњче Олы Мђћгђр авылында яшђгђн тарихчы Сафкол Котый улы (1757-1835) тарихыннан, Гали Рђхимгђ књчереп ќибђргђннђр:
«1776нчы йылда зљлхиќќђнећ 14 дњшђмбе кљн Газан бистђсенећ Яћа Галан Бикбау кызы Зљлђйха асрау кызлары, бер ялчысы илђн мљртђд улдылар. Ђгузе биллђџи...»2.
Бу кыска гына хђбђр бђеттђге вакыйгаларныћ тљгђл вакытын, булган урынын, конкрет рђвештђ бђеттђ искђ алынган кешелђрнећ кемлеген ачып бирђ. Шуныћ белђн беррђттђн, татар поэзиясенећ XVIII гасырда конкрет чынбарлык белђн яшђвенђ љстђмђ бер дђлил бирђ. Бђетнећ ђдђбиятыбыз љчен генђ тњгел, Казан тарихы, социаль-иќтимагый, дини мљнђсђбђтлђрне ачыклау љчен дђ кыйммђте бар.
«Бикбау кызы Зљлђйха» бђетендђ ђхлаксызлыкныћ халык тарафыннан кискен гаеплђнње, аныћ Зљлђйха љчен бђхетсезлек булуы, — дип кабул ителђ. Ихтимал, бу бђет Гаяз Исхакыйга да мђгълњм булып, ул њзенећ шул исемдђге драмасында, Бикбау кызыныћ язмышы ни белђн беткђнен књрсђтергђ телђгђндер.
«Бикбау кызы Зљлђйха» ђсђренећ тексты тулы тњгел, лђкин эзлђнњлђр вакытында аныћ тулы нљсхђсе дђ табылырга мљмкин.

 
ИСКЂРМЂЛЂР:
1. Галимќан Ибраџимов исемендђге Тел, ђдђбият џђм сђнгать институты, Кулъязмалар џђм текстология бњлеге Мирасханђсе, 18 ф., 1 тасвир., 6 сакл. бер., 58 б.
2. Шунда ук, 60 б.

Марсель Ђхмђтќанов,
филология фђннђре докторы