2006 1

«Идегђй» дастанындагы кайбер мотивлар

Рухи дљнья мђдђниятендђ дастаннар аерым урын алып торалар џђм безгђ теге яки бу халыкныћ ић борынгы яшђњ џђм фикерлђњ рђвешен ќиткерњдђ мљџим чыганакларныћ берсе. Халык хђтере њзенећ ић борынгы йолаларын, гореф-гадђтлђрен, ышануларын саклап калып, аларны хђзерге вакытка кадђр китергђн. Џђм ић ђџђмиятлесе — эпик дастан бер миллђтнећ генђ тњгел, ђ бђлки бер халык булып оешкан књп кенђ миллђтлђрнећ њткђнен билгеле бер дђрђќђдђ чагылдыра. «Идегђй» дастанында да, татар халкыныћ омтылышлары, холкы, гореф-гадђтлђре сурђтлђнње белђн бергђ, башка тљркилђрнећ ышанулары, дђњлђт тоту тђртиплђре, гаилђ-кљнкњреш йолалары кић урын алган. Анда тасвирланган вакыйгалар бер-берлђре белђн тыгыз тарихи џђм мђдђни бђйлђнештђ яшђгђн књп кенђ тљрки кабилђлђрне њз эченђ сыйдырган бер дђњлђттђ — Алтын Урдада (1241-1502) булуын онытмаска кирђк. Лђкин дастанны анализлау барышында татарлар белђн бергђ, кыпчак тљркеменђ кергђн башкорт, нугай, кыргыз џђм казакъларныћ гореф-гадђтлђренђ џђм ышануларына да мљрђќђгать итњне кирђк таптык: чљнки ярымкњчмђ, ярымутрак хђят кичергђн ђлеге халыкларныћ мђдђнияте хаклы рђвештђ Алтын Урда мђдђниятенећ аерылгысыз бер љлеше булып исђплђнђ1.
Алтын Урда хљкемдарлары Чыћгыз нђселеннђн булулары, аларныћ ассимиляциялђшњенђ карамастан, монголларга хас њзенчђлекле гореф-гадђтлђргђ тугрылыклы калганнар. Шућа књрђ, безнећ ђлеге тикшеренњебездђ, тљркилђрнећ гореф-гадђтлђре белђн бергђ монголларныћ борынгы динен љйрђнгђн француз галиме Жан Поль Руныћ хезмђте дђ билгеле бер юнђлеш булып тора. Гомумђн, бу ике халыкныћ бљтендљнья социаль, икътисади џђм мђдђни тормышында зур роль уйнаулары мђгълњм. Чљнки борынгы дђвердђ алар белђн аралашмыйча бик аз халык калгандыр2. Лђкин «Идегђй» дастанын тикшерњ љчен монголларныћ џђм бљтен тљрки халыкларныћ кљнкњрешен, гореф-гадђтлђрен генђ тњгел, ђ бђлки, алар бу ќирлђргђ килеп урнашканчы, биредђ яшђгђн скифларныћ џђм џуннарныћ, алай гына да тњгел — бљтен алдынгы цивилизациялђрнећ кљндђлек тормышын, ышануларын, йолаларын да белњ зарур.
«Идегђй» — мифология белђн бђйлђнешле бик сирђк џђм чынбарлыкка ић якын дастаннардан саналса да, анда мђќњсилек чоры белђн бђйле урыннар да еш очрый. Чљнки ђлеге чор татарларныћ кљнкњрешенђ, тормыш фђлсђфђсенђ дђ зур йогынты ясаган. Ислам дине кабул ителгђннђн соћ мђќњсилек белђн бђйле хђрђкђтлђр (књрђзђчелек, каргыш, табигать кљчлђреннђн ярдђм сорау џ. б.) кешелђрнећ књћеллђрендђ сакланып килгђн. Шућа књрђ «Идегђй» дастаны ислам диненећ дђњлђт тђртибенђ џђм халык аћына ныклап урнашкан бер чорда барлыкка килгђн булуына карамастан, аныћ каџарманнары еш кына «Аллаџым» диясе урында «Тђћрем» дилђр. Бђлки моныћ сђбђбе, тђћречелекнећ кешене табигатькђ якынайтуы џђм тормышындагы тљрле ышануларга, књрђзђлек, сихер кебек кљчле тђэсирлђргђ шактый зур урын биргђн ышану системасы булуындадыр? А. Инан язганча, «Чыћгыз хан тирђсендђ тупланган тљрки халыклар џђм монголлар, башка диннђрнећ тђэсирендђ калып, мђќњсилектђн шактый ераклашканнар. Лђкин, моћа карамастан, монгол явы Урта Азия џђм Идел буе мљселманнарында инде югалып барган мђќњсилек кыйпылчыкларыныћ яћадан ќанланып китњенђ сђбђпче булды. Шућа књрђ монгол явыннан соћ язылган чыганакларда мђќњсилек белђн бђйле мђгълњматлар књбрђк»3. Тарих безгђ монголларныћ барлык диннђргђ дђ хљрмђт белђн караулары турында сљйли. Чыћгыздан килгђн гадђт буенча Алтын Урда дђњлђтендђ дђ диннђр иреге сакланган була.
Гореф-гадђтлђр — барлык халыкларга, миллђтлђргђ хас уртак књренеш. Аларга карап џђр миллђтнећ тарихын, рухи халђтен, менталитетын танырга љйрђнђбез. Бер дђњлђт эчендђ, хђтта књрше дђњлђтлђрдђ яшђгђн халыклар, бер-берсенђ, ђлбђттђ, тђэсир итми калмаганнар. Ђ инде ышануларга килгђндђ, аларны — џђр халыкныћ тарихы, мђдђнияте, асылы, милли барлыгы дип санарга хакыбыз бар. Шул рђвешле, «Идегђй» дастанында, хђзерге вакытта бик њк аћлашылып бетмђгђн гореф-гадђтлђр џђм тормыш-кљнкњреш белђн бђйле детальлђр дђ очрамый тњгел. Аларныћ кыпчак тљркеменђ кертелгђн џђм ХХ гасырга кадђр књчмђ тормыш белђн яшђњлђрен дђвам иткђн башка тљрки халыкларныћ (казакъ, кыргыз) кљндђлек тормышына хас булып, аларда бњгенгђчђ сакланып килње безгђ кызыклы гына тикшеренњ ясарга мљмкинлек бирђ.
Бњгенге тљрки дљньяныћ нигез ташы булып саналган уртак гореф-гадђтлђр, ышанулар арасындагы бђйлђнешкђ килгђндђ исђ, ул тагын бер мђртђбђ тљрки халыкларныћ тарихи берлеген џђм бљтенлеген књрсђтеп торучы факторларныћ берсе булып кала.

Гаилђ-кљнкњреш йолаларыныћ чагылышы.
Халык авыз иќатында гаилђ-кљнкњреш йолалары љч тљргђ бњленђ: љйлђнњ-никах, бала тууы џђм вафат булу. Алар тљрле гореф-гадђтлђр џђм ышанулар белђн тыгыз њрелгђн. Гаилђдђ њткђрелђ торган йолалар, кешене тљрле кара кљчлђрдђн саклап калу юлларын књрсђтњ белђн бергђ, кеше кадерен аћларга да ярдђм итђлђр. Барлык тљрки дастаннарда ђџђмиятле урын алып торган ђлеге йолалар, ислам дине кабул ителгђнче, бабаларыбыз яшђгђн мђќњсилек дђверенећ эзлђрен дђ саклыйлар.

I. Љйлђнњ.
Гаилђ кору, аны яман кешелђрдђн, дошманнардан саклау — каџарманлык дастаннарына хас тљп темаларныћ берсе.
«Идегђй» дастанында беренче мђртђбђ туй тљп каџарманныћ љйлђнње белђн бђйле рђвештђ телгђ алына:
Бер бите айдай балкыган,
Бер бите кљндђй салкыган,
Болгардаен болкыган,
Ќофардаен аћкыган
Айтулы ару кыз икђн —
Туеннан туен кылдырып,
Сљяренђ аны алды.
(35)4

Идегђйнећ Идел-йортка карата ђйткђн сњзлђре:
Атам кияњ булган йорт —
Иелеп тђзем кылган йорт;
Анам килен булган йорт —
Иелеп сђлам ђйткђн йорт.
(132)

I. 1. Иелеп тђзем кылган йорт.
Туйныћ ић ђџђмиятле љлеше — кызныћ килен булып кияњ љенђ тљшњедер, мљгаен. Бу ућайдан, бик борынгы чорлардан бирле, тљрки халыкларга хас булган «гаилђ учагы» тљшенчђсен карап њтњ зарур. Љйдђ янган учак — ул гаилђ символы булган. Љйлђнњ, никах белђн бђйле йолалар да нђкъ менђ учак, ут культыннан туган ышанулар нигезендђ башкарылганнар. Учак культы дастаннарга да њтеп кергђн џђм аларда яхшы гына ќирлек тапкан. Ђњвђл Алтай халкыныћ героик «Алып Манас» эпосына игътибарны юнђлтик:
Ал Каган бар иде,
Аныћ ир йљзе књрмђгђн,
Ир кулы тимђгђн
Иркђ-Каракчы исемле кызы бар иде.
Учагымны аныћ белђн бергђ яктым5.

Кияњ љенђ килгђн киленнећ беренче эше учакка хљрмђт књрсђтњ булган. А. Инан язганча, «яћа килен булып тљшкђн кызларныћ ата чатырыныћ учагындагы утка иелеп сђлам бирњлђрен» њзе дђ књп мђртђбђ књргђн. «Казакълар моћа «тђќим» дилђр, џђрхђлдђ гарђпчђдђн «тђгъзыйм» сњзенећ бозылып ђйтелње булса кирђк», дип љсти галим6. Мђсђлђн, «Манас» дастанында Ак-Сайкал Хатын, никахтан соћ ић беренче эше итеп, иелеп гаилђ учагына сђлам бирђ. Алтай халкында кыз ярђшелгђн егетенећ љенђ килгђч, шулай ук беренче чиратта, ќиргђ кадђр иелеп, учакка хљрмђт књрсђткђн. Аћа «учагыћ беркайчан да сњнмђсен!» дип телђк телђгђннђр7. Димђк, килен булып тљшкђнче њк кызлар учакка њзлђренећ хљрмђтлђрен књрсђтергђ тиеш булганнар. Мондый фактлар барлык тљрки халыклар љчен дђ хас булган. Лђкин ђлеге йоланыћ хђзергђ кадђр нђкъ менђ алтайлыларда сакланып килње — аларныћ цивилизация йогынтысыннан ерак калулары нђтиќђсе буларак кабул ителергђ мљмкин. Македониядђ яшђгђн тљреклђрдђ дђ килен булып тљшкђн кызны ић элек учак янына китерђлђр џђм ул учакка сђлам бирергђ тиеш.
«Идегђй» дастанында исђ Идегђйнећ килен булып тљшкђн ђнисе генђ тњгел, кияњ булган атасы да, учак алдына килеп, иелеп тђзем кыла. Мђсђлђн, казакъларда џђм кыргызларда кияњ кеше ђле бњген дђ кыз љенђ кергђч, кызныћ атасына, анасына џђм бабаларыныћ рухына љч мђртђбђ иелеп хљрмђтен књрсђтергђ тиеш. Лђкин дастанда «иелеп тђзем кылган йорт» дигђн юллардагы «тђзем» сњзе бу књренешне учак культы белђн карарга мљмкинлек бирђ.

I. 2. Иелеп аяк алу.
«Идегђй» дастанында килен булып тљшкђн Йђникђнећ, тезен чњгеп, аяк (касђ) белђн бал (эчемлек) алып эчње ђйтелђ. Ул — киленнећ мул, сыйлы тормышта яшђвен телђњ белђн бђйле. Казакъларда хђзер дђ кияњ кеше, кызны алырга килгђч, анасы аћа бер касђ кымыз сузып, матур телђклђр ђйтђ8. Бу гадђт кыргызларда да бар. Ђ татарларда исђ, ул кияњ кешегђ тњгел, киленгђ юнђлтелгђн.

I. 3. Бљркђнчек ябу.
Яшь киленгђ ак бљркђнчек ябу йоласы турында дастанда болай ђйтелђ: «Ак бљркђнчек кигђн йорт». Ф. Баязитова язганча, Ђстерхан татарларында XX гасырныћ ахырына кадђр «биткњрђм туй» йоласы њткђрелгђн, ягъни анда киленнећ бљркђнчеге ачылган9. Казакълар бу йолага «бет ашар» («бит ачар») дилђр. Нугайларда туйныћ икенче кљне бњген дђ «бет ашар туй» («бит ачу туе») дип йљртелђ. Тљрекмђннђр бу йола башкарылган кљнне «дувак гюню» дип атыйлар. Киленнећ бљркђнчеген ачу — књп кенђ тљрки халыкларныћ туй йоласы эчендђ урын алган уртак гадђт. Элек килен кияњ йортына йљзенђ ак (яисђ ал) бљркђнчек каплап килергђ тиеш булган. Галимнђр фикеренчђ, бу йола — киленне явыз, кара кљчлђрдђн, књз тиюдђн саклау чарасы џђм, ђлбђттђ, килен булып тљшкђн кызныћ сафлыгына да ишарђ итђ10. Алай гына да тњгел: бљркђнчек салдыру — кызныћ моннан соћ башка бер нђселгђ књчњен дђ белдергђн11. Бу хакта танылган тюрколог С. Абрамзон болай дип яза: «Кыргыз кызлары, беркайчан да алтай кызлары кебек йљзлђрен каплап йљрмђгђннђр. Лђкин килен булып тљшђсе йортка, авылга беренче мђртђбђ килњлђрендђ битлђрен «бљркђнчек» исеме бирелгђн ак тукыма белђн каплап килгђннђр»12. Тљреклђрдђ ђле бњген дђ кыз кияњ љенђ башына ал яисђ кызыл тљстђге бљркђнчек каплап тљшђ. Лђкин кыпчакларда (татарларда, кыргызларда, казакъларда), угызлардан аермалы буларак, бљркђнчек ак тљстђ булган.

I. 4. Каплы камка ерту.
«Идегђй» дастанында безгђ бик њк аћлашылып бетмђгђн мондый юллар да бар:
Каплы камка ерткан йорт.

«Камка» сњзе «Татар теленећ аћлатмалы сњзлеге»ндђ «алтын-кљмеш белђн аралаштырып суккан тукыма»13, дип бирелђ. Хђтта татарларда «кием кисђћ камка ки, эче тузмый, тљсе ућмый», дигђн бер ђйтем дђ бар џђм аныћ кыйммђтле џђм чыдам тукыма булгандыр дигђн нђтиќђ ясарга мљмкин. Дастанда, алда књрсђтеп њткђн юлларга, «биредђ гадђт-йола турында сњз бара» дип искђрмђ бирелђ. Нинди гадђт-йола турында сњз бара соћ «Идегђй»дђ? Ђлбђттђ, бу гадђт-йола туй вакытында њткђрелгђндер, чљнки сњзлектђ «ертыш» сњзенећ аћлатмасына карасак, анда: «Кычкырышып-шаярышып туй бњлђге итеп бирелгђн тукыманы ерту йоласы» диелгђн џђм мисал итеп татар халык мђкале дђ китерелгђн:
Агай-эненећ тартышы —
— Туй бњлђге ертышы
14.

Ђйтелгђн чыганакта бу сњзнећ диалект њзенчђлеге булуы турында да язылып њтђ.
Башкортларныћ туй йолаларына игътибар итсђк, аларда килен белђн кияњне ялгыз калдырыр алдыннан њткђрелђ торган «йыртыш басыу» (бусагадан атлап, тукыма љстенђ басу) яисђ «йыртыш йыртыу» (тукыма ерту) йоласы бар. Кияњ егет, кыз янына кергђнче, бусагада ике ягыннан ике ќићгђсе тотып торган кызыл тукыманы аягы белђн ертып, џђр ике кисђген ќићгђлђренђ бирергђ тиеш. Тукыманы ерту — яћа статуска књчњне, балачактан балигълыкка керњне белдергђн. «Идегђй» дастанында да сњз нђкъ менђ бу йола-гадђт турында баргандыр.
Казакъ туйларында да кайната љенђ ќибђрелгђн бњлђклђр арасына «жыртыш» дип аталган тукымалар куела. Татар халкында да элек кызларныћ бирнђсенђ килен бњлђге итеп љлђшњ љчен тукыма кисђклђре куелган.

II. Бала туу.
Гаилђдђ бала туу — кеше тормышындагы ић бђхетле, ић дулкынландыргыч мизгеллђрнећ берсе. «Идегђй» дастанында каџарманнарныћ ата булу шатлыгы шактый кызыклы тасвирлана.
Ђсђрдђ Туктамыш ханныћ игезђк кызлары тугач бђби туе уздыру књренеше шулай сурђтлђнђ:
Туктамыштай олы хан
Аналыклар алдырып,
Сан сљяген бактырды.
Хан казнаны ачтырды,
Кљрђклђп тђћкђ чђчтерде,
Ханнан ханны ќыйдырды,
Бидђн бине ќыйдырды,
Ту биялђр суйдырды.
Утыз кљн уен кылдырды,
Кырык кљн туен кылдырды.
(36)

Идегђй дђ, улы тугач, бу шатлыклы вакыйганы зурлап билгели:
Аталыклар алдырып,
Сан сљяген бактырды.
Алтыннан чњмђк уйдырды,
Кљмештђн тљбђк койдырды.
Кыр кураен семђк иттерде;
Кыр курае каты булыр дип,
Алтыннан семђк кылдырды.
Ту биялђр суйдырды,
Туктамышныћ сансыз кол —
Барын-югын ќыйдырды,
Ялгызыма алкыш тисен дип,
Љлкђн бер туй кылдырды.
(37)

Биредђ тљрки халыкларда бала туганнан соћ њткђрђ торган йоланыћ зарури рђвештђ ќиренђ ќиткереп њткђрелгђн булуы чагылдырылган.
Хђзер бђби туе љчен мотлак булган кайбер моментларга тукталыйк.

II. 1. Аналыклар (аталыклар) алдыру, сан сљяген бактыру.
Беренчесе аћлашыла кебек — кыз бала тугач, тђрбияче итеп љлкђн хатыннар чакырыла; ир бала тугач, — љлкђн яшьтђге ирлђр алына. Ђ биредђ телгђ алынган «сан сљяген (башка бер очракта — хан сљяген) бактыру» турында ђлегђ кадђр ачыкланмаган.
Борынгы тљркилђр шаманлык белђн бђйле бер китап барлыгына ышанганнар. Ђмма аны, имеш, кђќђ ашый џђм андагы бљтен мђгълњмат аныћ сан сљягенђ књчђ. Шућа књрђ дђ, кђќђнећ сан сљягенђ карап, кешенећ њткђнен џђм килђчђген белеп була, дип уйлаганнар. Бу рђвешле књрђзђлек кылу ысулы, кайбер њзгђрешлђр кичерсђ дђ, тљрки халыклар арасында гасырлар буе яшђп килгђн. Ул, хђтта, борынгы грек кљтњчелђренђ дђ билгеле булган. Бу књрђзђлек итњнећ тђртибе тњбђндђгечђ: гадђттђ сарыкныћ, сирђк очракларда кђќђнећ яисђ алар урынына башка бер хайванныћ (мђсђлђн, чукчалар киекнећ, кореялылар исђ тюленьнећ) сан сљяген алганнар. Ић мљџиме — хайван яћа суелган булырга тиеш. Сљяк кырыендагы итлђрне бик зур тырышлык белђн юнып алганнар џђм аны, ќавап алырга телђгђн сорауны уйлап, утта куырганнар. Галимнђр бу тљр књрђзђчелекнећ хайван тђненећ њзенђ ќыйган кљче белђн бђйле булуы турында сљйлилђр15. Утта куырылган сан сљяге чытырдап куйса, сугышка юраганнар. Сан сљяге белђн фал ачу турында Мђхмњт Кашгари сњзлегендђ (XI гасыр) дђ ђйтелђ, Рубрук язмасында (XIII гасыр) да телгђ алына. Фарсы галиме џђм дђњлђт эшлеклесе Рђшидетдин дђ њзенећ язмасында: «Аргунныћ авыруы турында бер фикер алу љчен, шаманнар, њзлђренећ кагыйдђлђренђ књрђ, бер сан сљяген бик ќентеклђп тикшерделђр», дип яза.
Монголлар сан сљяге белђн књрђзђлек итњне «даллаќы» дип, тљрки халыклар исђ «ягрынќы» дип атаганнар. Соћгырак дђвердђ бу рђвештђ фал ачу Аксак Тимер Урдасында (Ибне Гарђбшаџ язганча), сђфђвилђр чорында Иранда џђм Урта Азиягђ хас тормыш-кљнкњрешне њзлђрендђ саклап калган Мисыр мђмлњклђрендђ дђ очрый. 1771 елда казакълар арасында сђяхђт иткђн бер рус полковнигы да алар арасында сан сљяге белђн књрђзђлек итњ турында язып њтђ16. Ул кыргыз халкында да књзђтелђ. Мђсђлђн, «Манас» дастанында Манасныћ дусларыныћ берсе тљлгљчњ (фал ачучы) Кара Тљлек, икенчесе исђ ягърынчы (калак сљяге белђн фал ачучы) Кара Бђдиш телгђ алына. А. Инанныћ књзђтњенчђ, Тљркиянећ Анатолия љлешендђ калак сљяге белђн фал ачу XX гасырныћ 60 елларына кадђр дђвам иткђн.
«Идегђй» дастанында да Туктамыш хан белђн Идегђй, ђти кеше буларак, балаларыныћ килђчђге белђн кызыксынып, сан сљяген бактыралар. Килђчђктђн хђбђр алу телђге — кешелђргђ тарихныћ џђр дђверендђ хас булган књренеш. Калак сљяге белђн багучылык итњ исђ татарларда элек тђ кић кулланылган. Мђсђлђн, халык ышанулары арасында, «утта куырылган калак сљягенећ љске ягы буйга ярылса, эшећ (юлыћ, ниятећ, гыйшкыћ) хђерле булыр, ђгђр дђ инде сљякнећ љске ягы ићгђ ярылса — хђерсез булыр», дип фаразланган. Калак сљяге љстенђ борчак сибеп ачылган фал тљре дђ булган, лђкин аныћ мђгънђсе онытылган17.
Дастанда «сан сљяген бактыру» диелђ. Сан сљяге — гђњдђ сљяге дигђн мђгънђдђ килђ. Бу фалны «калак сљяге белђн юрау» дип тђ ђйтђ торган булганнар. «Калак» сњзенећ татар телендђ бер аћлатмасы «кљрђк шђкелендђ» дип бирелђ. Димђк, сњз шул ук кљрђк сљяге турында бара. Бу тљр фалны ачучыларга явырынчы дигђннђр (явырын — арка, калак сљяге, кљрђк сљяге).
«Идегђй» дастанында мђќњси галђмђтлђреннђн багу гадђте еш очрый. Мђсђлђн, Туктамыш хан Идегђйнећ кем булуын ачыклау љчен књрђзђче Субра ќырауны чакырта. Алып Кара Тиен дђ њзенећ кем кулыннан њлђчђген багучыдан белње турында болай сљйли:
Гњрем кайда — белмђдем,
Њлемем кемнђн — белмђдем;
Бакчыдан багым бактырдым,
Фалчыдан фалым ачтырдым,
Сынчыдан сыным сынаттым,
Анда белдем бу эшне:
Мине њтергђн ир булсаћ —
Ул син икђн, Идегђй!
(103-104)

II. 2. Тђћкђ чђчњ.
Килгђн кунаклар љстенђ алтын-кљмеш тђћкђлђр сибњ дђ борынгыдан килгђн йолаларныћ берсе. Мђсђлђн, Ибне Фазлан сђяхђтнамђсендђ Болгар падишаџыныћ аларны каршы алырга чыгуы турында «Ќићендђ тђћкђлђр бар иде, аларны безнећ љслђребезгђ чђчте», дип яза18.
Тђћкђ, кайбер галимнђр фикеренчђ, бик борынгы чорларда Тђћрегђ табынуныћ бер символы булып торган. Бигрђк тђ кљмеш тђћкђгђ, чљнки кљмеш тљс књк тљсен хђтерлђтђ џђм борынгы гасырлардан ук Књк Тђћре белђн аралашуны белдереп торган. Тђћкђ чђчњ гадђте, гомумђн, књп кенђ бђйрђмнђргђ дђ хас булган19. Дастанда, мђсђлђн, Шаџ Тимер дђ, кызын коткарып алып кайткан Идегђй янына чыккач шулай эшли:
Илђклђп алтын чђчтерде,
Кљрђклђп кљмеш чђчтерде.
(111)

Тђћкђ чђчњ, беренчедђн, сђламлђњ, хуш књрњ, илаџи затлардан мђрхђмђт телђњ символы булса (гадђттђ, сљенечтђн эшлђнгђн), икенчедђн, мул тормышны да књрсђтеп џђм телђп торгандыр дип, фаразларга мљмкин. Ђ бђлки, монда тимернећ магик кљчкђ ия булып, кара кљчлђрне юк итњ љчен кулланылуын да искђ алырга кирђктер. Мђсђлђн, Р. А. Солтангђрђева язганча, нђкъ менђ бу телђк белђн борынгы кешелђр дђ, килгђн кунакныћ аяк киеменећ њкчђсе астына тђћкђ куя торган булганнар (начарлыкныћ кеше њкчђсендђ яшђвенђ ышанганнар)20.

II. 3. Ту биялђр суйдырып туй ясау.
Дастанда бала тугач, ту биялђр суела. Књк Тђћрегђ ышану системасына хас булган кебек, корбан чалу гадђте књп кенђ диннђрдђ дђ очрый. Коръђндђ Аллаџе Тђгалђнећ: «Без џђр љммђт љчен корбан чалуны шаригать кануны итеп кабул кылдык», дигђн сњзлђре бар (Хаќ сњрђсе, 34 аять). Мђсђлђн, скифларда ат џђм сарык корбан ителгђн. Књк тљркилђр дђ бишенче айда њткђрелгђн милли џђм дини бђйрђмнђрдђ Тђћрегђ књп итеп ат џђм сарык корбан иткђннђр21. Монголларда џђм тљркилђрдђ борынгы гасырларда, ђле ислам дине кергђнче њк, корбан итеп ат чалу кић таралган була.
Болгарларда да елга бер тапкыр Корбан кљне («кан кљн») њткђрелгђн. Ул хђзерге чђршђмбе кљненђ туры килгђн. Корбан ителгђн хайван, гадђттђ, ак яисђ сары тљстђ џђм ић ђџђмиятлесе — ђле эштђ кулланылмаган, колынламаган булуы шарт ителгђн22. Монголларныћ ић яраткан џђм хљрмђт иткђн тљслђренећ дђ ак тљс булуын ђйтергђ кирђк. Гомумђн, ак тљс байтак диннђрдђ џђм халыкларда сафлык, пакьлек символы булып саналган. А. Инан да ак тљсле хайваннарныћ тђћрелђр тарафыннан яратылган џђм рухларныћ да хушына килђ торган булуы турында яза23. Кыргыз халкыныћ «Манас» дастанында да Манас тугач, атасы ак бњз бия суйдыра.
Ту бия дигђндђге «ту» сњзе исђ «колынламаган» мђгънђсендђ килђ. Колынламаган бия яшь булганга књрђ аныћ ите дђ йомшак џђм тђмле була. Идегђй Акбелђкне коткарып алып кайтканнан соћ да, Шаџ Тимер ту биялђр суйдырып, туй ясый. Килгђн кунакка аш бирњ йоласыныћ да бик борынгы чорларга барып тоташуы мђгълњм. Болгар падишаџы, кунакларны њз кљббђсенђ чакырып, аларга аш ђзерлђтње турында Ибне Фазлан да язып калдырган24. Зурдан кубып, мђќлес-ашлар њткђрњ гадђте Болгар чорында ук хас була.
Элек-электђн тљрки халыкларда, бала тугач, ак биялђр суелып, аш њткђрњ гадђте — шатлык-сљенеч, бђхет китерсен дигђн телђк белђн башкарылган25. А. Инанныћ фикеренчђ, тљрки халыкларда корбан чалу џђм акча, яисђ берђр ашый торган ризык сибњ гадђте — ул Тђћре ризалыгы љчен, аннан ярдђм сорап, телђклђрнећ кабул ителње љчен дђ башкарыла торган булган26.
Лђкин дастанда Туктамыш хан белђн аныћ хезмђтендђ булган Идегђй њткђргђн бђби туйларында, дђрђќђлђргђ бђйле рђвештђ, кайбер аермалыклар чагылыш тапкан. Игезђк кызлары тугач Туктамыш хан бђйрђмне шулай њткђрђ:
Ханнан ханны ќыйдырды,
Утыз кљн уен кылдырды,
Кырык кљн туен кылдырды.
(36)

Мондый туйны дастанда бары тик тагын бер кеше — шулай ук хљкемдар булган Шаџ Тимер генђ уздыра ала. Кызы Акбелђк Кара Тиен Алыптан коткарылгач ул шундый мђќлес оештыра:
Шаџ Тимернећ сансыз кол —
Барын-югын ќыйдырды,
Ту биялђр суйдырды,
Утыз кљн уен кылдырды,
Кырык кљн туен кылдырды.
(112)

Идегђй исђ, улы Норадын тугач њткђргђн бђби туе турында, болай ди:
Син туганда, Норадын,
Ту биялђр суйдырдым,
Алты кљнлђп аш биреп,
Галимнђрне туйдырдым,
Ќиде кљнлђп аш биреп,
Ятимнђрне туйдырдым…
(194)

Књренгђнчђ, Идегђй њз хђленђ књрђ туй уздыра џђм, ић ђџђмиятлесе, ул анда галимнђрне дђ ќыярга, ятимнђрне дђ сљендерергђ онытмый. Биредђ инде Идегђйнећ кешелеклелеге белђн бђйле књркђм сыйфатлары ачыклана. Нђкъ моћа охшаш момент «Манас» дастанында да бар — Манасныћ атасы, улы тугач, туймаганнарны туйдыра, ачларга аш бирђ:
Ќђнтђккђ сигез бия чалган,
Туймаганны туйдырган,
Тђрбияле хайваннарны суйган,
Ач булганнарны туйдырган.

Халыкка хезмђт итњ, аны олылау, сыйлау — тљрки дастаннарда юмартлык чагылышы булып тора. Каџарманнарныћ мондый юмартлыгын «Угыз» дастанында џђм «Дђдђм Коркыт китабы»нда да књререгђ мљмкин.

II. 4. Исем кушу.
Тљрки халыклар арасында исем кушу — борынгыдан килђ торган ић књркђм йолаларныћ берсе. Ул «Идегђй» дастанында ќиренђ ќиткереп башкарыла. Мђсђлђн, Туктамыш ханныћ њз кызларына исемнђр кушу шулай ђйтелђ:
Олы кызы айга тић —
Атын куеп Ханђкђ,
Кљче кызы кљнгђ тић —
Атын куеп Кљнђкђ,
Књћелен анда тындырды.

(36)

Идегђй дђ улына мђгънђле исем куйдыра:
Хан каршында туды дип,
Атын Норадын куйдырды.
(37)

Борынгы йола буенча, балага исемне атасы куша. Без моны алтай дастаны «Магадай-Кара»да да књрђбез: Алтын-Тарга, баласына исем кушу љчен, иренећ аудан кайтуын кљтђ27. Кайбер дастаннарда балага исемне Хызыр куя. «Идегђй» дастанында исђ яћа туган кызларына исемнђрне Туктамыш хан, улына — Идегђй куша.
Исемне балага изге телђклђр телђп, зур љметлђр баглап кушканнар. Бу — аерым бер ђџђмияткђ ия булган йола. Балага исем кушу йоласы да тамырлары белђн бик борынгы чорларга барып тоташа: кешелђр ђле тел яралган дђвердђ њк ђйбернећ исеме ќисеменђ туры килергђ тиеш дип уйлап, дљньяда џђр нђрсђгђ — ќансыз ђйберлђргђ, тереклек иялђренђ, кешелђргђ исемне, аларныћ берђр њзенчђлеклђреннђн чыгып кушканнар28. Борынгы џинд чыганагында «исем — кешелђрнећ тормышларындагы ић ђџђмиятле нђрсђдер. Исем кешенећ язмышын билгели. Исеме белђн кеше шљџрђт-дан казана. Шућа књрђ, исем кушу йоласы — ић зур мактауга лаек йоладыр», диелђ29.
Гадђттђ, яћа туган баланы айга, кљнгђ (ягъни кояшка), нурга, йолдызга тићлђгђннђр. «Идегђй» дастанында телгђ алынган исемнђрнећ, бљтенесе диярлек, тљрки чыгышлы — Котлыкыя, Ќантимер, Кобагыл, Идегђй, Туктамыш, Урман, Субра, Кара Тиен, Тимер, Норадын, Айтулы, Акбелђк, Йђникђ, Ханђкђ, Кљнђкђ, Ќанбай. Хђтта гарђп теленнђн кергђн Кадыйр исеменђ дђ тљрки компонент «бирде» кушылган.

ИСКЂРМЂЛЂР:
1. Идегђй. Татар халык дастаны. – Казан, 1988. – 254 б. (Мисаллар ђлеге чыганактан алынды џђм бит саннары шуннан књрсђтелђ. — Ч. З.-Ч.).
2. Сулейманова-Валеева Г. Типология взаимодействия художественной культуры татар в системе «Восток — Запад» // Tatarica. Звездный час татарской истории. – Казань, 1997. – С. 113.
3. Jean-Paul R. Türklerin ve Moğolların Eski Dini / Çeviren A. Kazancıgil. – İstanbul. – 2 baskı. – 1998. – S. 14.
4. İnan A. Tarihte ve Bugün Şamanizm. – Ankara, 1995. – S. 11-12.
5. Ergun M. Alıp Manas. – Ankara, 1998. – S. 102.
6. İnan A. Makeleler ve İncelemeler. – Ankara, 1987. – Cilt 1. – S. 140-141.
7. Őgel B. Türk Mifolojisi. – Ankara, 1993. – Cilt 1. – S. 105.
8. Tağı G. Kazak Türklerinde Evlenme Geleneği // Bitirme Çalışması (yayımlanmamış). – Muğla Üniversitesi basımevi, 2004. – S. 26.
9. Баязитова Ф. Гомернећ љч туе (Татар халкыныћ гаилђ йолалары). – Казан, 1992. – Б. 115.
10. Cingőz S. M. Anadolu’nun Bazı Yőrelerinde Gerdek Sabahı Geline İlgili Adet ve Uygulamalar Üzerine Bir Atlas Denemesi // V. Villetlerarası Türk Halk Kültürü Kongresi. Gelenek Gőrenek İnançlar Seksiyon Bildiriler. – Ankara, 1997. – S. 349.
11. Султангареева Р. А. Башкирский свадебно-обрядовый фольклор. – Уфа, 1994. – С. 99.
12. Akmataliev A. Kırgız Folkloru ve Tarühü Kaharmanlar // Atatürk Kültür Merkezi Başkanlığı Yayınları. – Ankara, 2001. – S. 79-81.
13. Татар теленећ аћлатмалы сњзлеге. 3 томда. – Казан, 1979. – 2 т. – Б. 37.
14. Татар теленећ аћлатмалы... – Казан, 1977. – 1 т. – Б. 33.
15. Jean-Paul R. Türklerin ve Moğolların… – S. 74-75.
16. Ibid. – S. 75-76.
17. Татар мифлары. – Казан, 1996. – Б. 267, 269.
18. Фђхретдинов Р. Болгар вђ Казан тљреклђре. – Казан, 1993. – Б. 67.
19. Султангареева Р. А. Указ. соч. – С. 10, 23.
20. Там же. – С. 71.
21. Turan O. Selçuklu Tarihi ve Türk İslam Medeniyeti. – İstanbul, 1980. – 3 baskı. – S. 401.
22. Jean-Paul R. Türklerin ve Moğolların… – S. 194.
23. İnan A. Tarihte ve Bugün Şamanizm… – S. 101.
24. Фђхретдинов Р. Књрс. хез. – Б. 67-68.
25. Yıldız N. Manas Destanı ve Kırgız Kültürü ile İlgili Tespit ve Tahliller. – Ankara, 1995. – S. 252.
26. İnan A. Eski Türk Dini Tarihi. – İstanbul, 1976. – S. 46-54.
27. Маадай-Кара. Алтайский героический эпос. – Горно-Алтайск, 1995. – С. 25.
28. Зђкиев М. Исеме ќисеменђ туры килсен // Г. Ф. Саттаров. Татар исемнђре сњзлеге. – Казан, 1981. – Б. 3.
29. Рандей П. Б. Древнеиндийские домашние обряды. – М., 1982. – С. 87.

Чулпан Зарипова-Четин,
филология фђннђре кандидаты,
Мугла университеты доценты
(Тљркия)