2006 1

«Атларым-канатларым»I

Республикада ат спортын њстерњ проблемалары

Бер узган елда гына да журналист сукмаклары кайларга гына ђйдђмђде дђ, кайларда гына йљртмђде: Мђскђњ, Уфа шђџђрлђре, республикабыз район њзђклђре џђм авыллары: Актаныш, Лениногорск, Ђлмђт, Минзђлђ, Зђй, Чњпрђле, Чаллы...
Шулайрак туры килде - џђр ќирдђ мин ат ярышларын карарга яки атка бђйлђнешле истђлеклђрне тыћларга тырыштым. Актаныш якларында ат чабышлары Сабан туеныћ њзђгендђ булды. Башкортстанда чагында яшь язучы Тайфур Сђгыйтов мића республикада уздырыла торган атлы-спорт агитпоходыныћ ђџђмияте, анда катнашучыларныћ књпкырлы хђрби-патриотик эш алып барулары турында сљйлђде.
- Ил тљкерсђ, књл була, - дип башлады ул сњзен. - Авыл саен берђмлђп ќыелган атлардан район њзђгендђ зур гына отряд барлыкка килде. Ђ бит дђџшђтле сугыш елларында да нђкъ шулай булган: џђр авылдан диярлек район њзђгенђ атлар китерелгђн, зур булмаган митинг уздырылган џђм халык юлга чыккан. Ике буын кешелђренећ сђяхђтендђ гади охшашлык књренђ. Ђмма зур аерма барлыгын да истђн чыгарырга ярамый: сугышка китњчелђр, атка атланып, кулларына корал алганнар, ђ ќитмешенче еллар комсомолецлары, атка атланып, кулларына китап алдылар - агитпоходка чыктылар.
Ђле књптђн тњгел генђ шундый походны Казан шђџђренећ Н. Э. Бауман исемендђге ветеринария институты студентлары да оештырды.
Атка атланып алар Лаеш, Питрђч, Балык Бистђсе районнары аша уздылар, кызыклы очрашулар оештырдылар, комсомол узган данлы юл турында сљйлђделђр, Бљек Ќићњнећ 30 еллыгына багышлап ќырлар башкардылар, шигырьлђр укыдылар.
Шућа охшашлы атлы эстафета ярышларын, Сабан туйлары башланганчы, Куйбышев районында да њткђрергђ исђп тоталар. Димђк, ат спорты књпмедер дђрђќђдђ Татарстан ќирендђ њзенчђ яћарыш таба, яшел урам сорый.
Чыннан да, соћгы вакытларда безнећ ат ярышларын онытып ќибђрњебез, кайбер тљбђклђрдђ Сабан туе программаларыннан ат чабышларыныћ тљшеп калуы књћелне бик борчый иде. Алай гына да тњгел, РСФСР халыкларыныћ VI ќђйге Спартакиадасында спортныћ шушы тљре буенча чыгыш ясамаган љчен республикабыз командасы ђллђ никадђр очко югалтты. Сђбђп нђрсђдђ соћ? Мљмкинлеклђребез юкмы? Алай дип ђйтњ хата булыр иде. Татарстанда менђ дигђн юртаклар ђзерли торган махсус хуќалыклар бар. Республикабызда њстерелгђн юртакларныћ Бљтенсоюз џђм халыкара ярышларда приз алуларын да белђбез без.
Атлар, атлар! Бђп-бђлђкђй чагыннан ук алар безнећ књћелгђ бихисап язчылар, шагыйрьлђр ђсђрлђре аша кереп калган. Без њзебез дђ атка атланып, тай кљтњлђре саклап њскђн малайлар. Џђм шућа књрђ дђ атлар, тайлар-колыннар турында язылган ђсђрне дулкынланмыйча укып булмый. Менђ Г. Ибраџимовныћ мђшџњр «Алмачуар»ыннан бер љзек:
«...Колын чыннан гаќђеп бер нђрсђ иде: аныћ ботлары ничектер ќићел атлыйлар. Бђкђллђре озын, шундый нечкђ озын ки, мондыйлар тик чабышкы атларда гына була дилђр. Ђле яћа гына кибеп килђ торган койрыгы белђн ялы, ђз генђ, кыска гына булсалар да, озаклап њреп, кабартып ясаган ефђк бђйлђме кебек, њзеннђн-њзе дулкынланып торалар. Тњм-тњгђрђк сырты љстеннђн, нђкъ арка њзђк турыннан, бармак калынлыгы кара асма кебек булып, койрыктан ялга ќиткђнче, кара ефђк йон сузылган. Озынча, акыллы башныћ кић маћгаендагы озын яра кашка ¾ бу колынны мећ миллион иптђшлђре арасыннан бљтенлђй аерып, матурлыгы белђн ялгыз дип књрсђтђлђр. Бљтен гђњдђсе... матур итеп, коелып ясалган. Шундый... сылу, шундый асыл сљяк булып яратылганнар.
...Ул, ђкияттђге баџадир кебек, ай њсђсен кљн њсђ, њзе кљннђн-кљн матурлана, асыллана бара. Хђзер авылда аћа тел тидергђн кеше юк».
Ленин премиясе лауреаты Чыћгыз Айтматовныћ «Бђхил бул, Гљлсары» повестен укып кемнђр генђ сокланмагандыр.
Гражданнар сугышы каџарманы Чапаев џђм Буденный атлылары, Бљек Ватан сугышы елларында генерал Шђйморатов кавалеристлары даны еракларга таралды.
Бљек Ќићњнећ 30 еллыгын билгелђп њткђн кљннђрдђ ат џђм сугышчы образы яћа ягы без књз алдына килеп баса. Яу кырында њлеп калган сљекле шагыйребез Фатих Кђрим њзенећ «Пионерка Гљлчђчђккђ хат» дигђн поэмасында, халык мђкалендђ ђйтелгђнчђ, «Ир канаты ат булыр» дигђн фикерне алга сљрђ.
Ђйе, ат спорты кљчлелђрне, тынгысызларны ярата. Спортныћ бу тљрен массовыйга ђйлђндерњ љчен булган тђќрибђне уртак хђзинђ итњ, Казан дђњлђт педагогия институтыныћ физик тђрбия факультетында яки яћа ачылган Волгоград физкультура институтыныћ Казан филиалында, булмаса, Ђлмђт физкультура техникумында, џич югында, берђр авыл профессиональ-техник училищесы каршында тренер-наездниклар ђзерлђњче махсус бњлек ачу да њзен аклар иде. Бу хакта спорт белгече Д. Шђрђфетдинов моннан берничђ ел элек матбугатта язып чыккан иде инде. Ђмма ТАССР Министрлар cоветы каршындагы физкультура џђм спорт комитеты да, «Урожай» ирекле спорт ќђмгыятенећ Татарстан советы да, ни љчендер, бу мђсьђлђдђ активлык књрсђтмилђр. Югарыда искђ алынган уку йортлары да бу юнђлештђ конкрет эшкђ керешкђннђре юк ђле.
Инде Казан ипподромы хакында да берничђ сњз. Дљрес, хђзер ул, ипподром дип тњгел, ђ Казан ат заводыныћ књнегњлђр уздыру мђйданы гына дип йљртелђ. Хђер, эш исемдђмени!
Хикмђт массовый ат ярышлары уздыру урыныныћ ђрђмгђ ятуында, разрядлы спортчылар, мастерлар ђзерлђргђ мљмкин булган ат заводыныћ республикабыз спорт оешмалары игътибарыннан читтђ калуында.
Заводныћ баш зоотехнигы, ат спорты буенча берничђ ел рђттђн Идел буе чемпионы исеменђ лаек булган Ќђњдђт Хђбибуллин бу хакта њзе менђ болай ди:
¾ Ат спортын њстерњ кирђклеге бђхђссез. Бу хакта республика спорт комитеты да, «Урожай» ирекле спорт ќђмгыятенећ Татарстан советы да, ветеринария институты ќитђкчелђре дђ белђлђр. Еш кына: «Эшлибез аны, булдырабыз аны» дип вђгъдђ дђ бирђлђр. Ђмма вђгъдђ џаман да вђгъдђ булып кала. Аптырагач, завод базасында ат спорты секциясен њзебез оештырдык. Хђзер анда 15 лђп егет шљгыльлђнђ. Тик бу безнећ республика љчен дићгездђге бер тамчы кебек кенђ...
Чемпион сњзлђрендђ хаклык зур. Элек, мђсђлђн, республика ипподромы каршында ат спорты буенча махсус мђктђп эшлђгђн. Бњген аны «Урожай» ирекле спорт ќђмгыяте њз карамагына ала алыр иде. Ђ телђк булганда, «Урожай» ќђмгыятенећ Татарстан советы бу эшне њрнђк итеп оештырырга сђлђтле. Мисал љчен, нђкъ менђ Тђтеш спорт мђктђбе базасында тђрбиялђнгђн «Урожай» мђргђннђре бњген Татарстаныбыз данын бљтенсоюз џђм Европа чемпионатларында яклап призлы урын яуладылар. Бу эшне ќайга салуда бары тик бердђй кызыксынучы оешмаларныћ конкрет эше, инициативасы гына кирђк.
Халык яратып карый торган ат спорты яшел урам сорый. Сабан туйларындагы стартлар чемпионатларга барып тоташсын иде.
С. Хђйретдинов.
Социалистик Татарстан. - 1975. - 17 май.

Ат турында кайбер уйланулар
Атлар турында язарга утырганчы гражданнар сугышы елларында туган «Комсомолка Гљлсара» ќыры искђ тљште. Бу ќыр алмачуар атка атланып дошманнарны кыйнарга китњче кыз турында. Хђер, атлар турында ќырларны, бђетлђрне, ђкиятлђрне бергђ тупласаћ, калын-калын томнар чыгар иде. Бу игелекле хайваннар элек-электђн њк кешенећ аерылмас дусты, тугры булышчысы булганнар. Колхозлашу елларында атлар тљп эшче кљч иде. Алар белђн туфрак эшкђрттелђр, чђчњ чђчтелђр, ашлык урдылар. Ат илне саклауда катнашты. Гражданнар сугышыныћ легендар тачанкаларын кемнђр генђ белми? Бљек Ватан сугышы елларында махсус атлы армиялђр оештырылды. Атлар Эльба суын эчтелђр. Кеше њзеннђн соћ килгђн буынга атларга мђхђббђтне књчереп килгђн.
Хђзер атом џђм ракета, автоматика џђм кибернетика заманында яшибез. Лђкин атлар џаман да безнећ аерылмас юлдашларыбыз булып кала. Алар, хуќалык эчендђ тавык чњплђп бетермђслек эшлђр башкару белђн бергђ, тормышыбыз хозурлыгы да! Ђйтик, чабыш атлары, юртаклар катнашмаган кайсы Сабан туйныћ яме бар? Ђ хђзерге кљндђ безнећ колхозларныћ кайберлђрендђ генђ бђйгелђрдђ тартышырлык юртаклар калды.
Юртаклар турында артык ќђелеп тђ тормастан, хђзер гади эш атлары да азаеп бара. Менђ мисал. Район статистика идарђсе мђгълњматларына караганда, 1973 елныћ 1 октябренђ район хуќалыкларында барлыгы 572 бия ат булса, быелныћ 1 июленђ алар 495 башка калган. Ике ел эчендђ «Гигант», «Урал», «Ђсђнбаш», «Рассвет» колхозларында 8-10 башка биялђр кимегђн.
Кайчандыр џђр хуќалыкныћ кљтњ-кљтњ шаян колыннары, койрык чђнчеп чабучы ќитез тайлары була иде. Хђзер алар бармак белђн генђ санарлык. Быелныћ 8 аенда 495 биядђн нибары 178 колын гына алынган. «Заря», XXI партсъезд исемендђге, «Заветы Ильича», «Ударник», «Гигант», «Таћ» колхозларында биялђрнећ књп љлеше ел саен кысыр кала. Ђ «Правда» џђм «Татарстан» колхозларында быел туган колыннар учетка да алынмаган. Ђ колыннарныћ књпмесе исђн кала? Бу хакта колхозларныћ њзендђ дђ, авыл хуќалыгы идарђсенећ зоотехника бњлегендђ дђ бер нинди мђгълњмат таба алмыйсыћ. Књрђсећ, моны артык эш дип карыйлар.
«Заветы Ильича» колхозында булганда зоотехниклардан (биредђ алар љч кеше):
¾ Сездђ ић яхшы ат караучы кем? Ул књпме колын алып њстерде, аныћ хезмђтенђ ничек тњлђнђ? ¾ дип сорау бирдек. Белгечлђр ићбашларын ќыерып, аптырашта калдылар. Бу факт њзе њк ат њрчетњ, аннан файдалануныћ ни хђлдђ икђнен ачык књрсђтђ.
Ат абзарларына књз тљшерик. Џђркайда диярлек башка терлеклђрдђн калган абзарларга атларны ябалар. Ремонтлау љчен чират аларга ић соћыннан ќитђ. Књп вакыт ремонтланмыйча да кала «Татарстан» колхозыныћ Мђмђшир бригадасында ат абзары ярым ќимерек хђлдђ, стеналарыннан, тђрђзђлђреннђн ќил сызгыра.
Куђтле техника белђн бергђ, ќанлы тарту кљченнђн дђ нђтиќђле файдаланырга кирђк. Ямьле Сабан туйларын тагын да бизђп торучы чаптарлар, авыр йљклђрне саз-пычраклардан ыргылып тартып чыгаручы кљчле бахбайлар књбрђк булсын иде. Ат гомер-гомергђ кешенећ дусты булды џђм шулай булып калачак. Димђк, бу тармакка да игътибар кимемђскђ тиеш.
Н. Шђрифуллин.
Социалистик Татарстан. - 1975. - 30 сентябрь.

Џђр яктан файдалы
Республикада ат асрау мђсьђлђлђре белђн кайбер хуќалык ќитђкчелђре генђ тњгел, зооветеринария белгечлђре дђ кызыксына. Мљслим районыныћ “Урожай” колхозында, мђсђлђн, нђселле ат фермасы бар. Аны булдыруда, элеккеге хуќалык ќитђкчесе Миргазиян Сђлахов белђн бергђлђп, элеккеге зоотехник Зљфђр Солтанов та зур эш књрсђтте. Азнакай районыныћ «Ђсђй», Ђлмђт районыныћ Токарликов исемендђге совхозларында, ђнђ шундый бердђмлек белђн, ат фермаларын ђйбђт оештырдылар.
Кукмара районыныћ «Восток» колхозындагы Тњбђн Шђмђрдђн бригадасы ат караучысы Фђйзелхак Галиуллинныћ хезмђте игътибарга лаек. Ул гарђп чабышкылары џђм першерон йљк атлары карады. Шул чабышкылар белђн авыл егетлђре ярышларда беренчелекне алып килде. Лђкин соћрак куелган ќитђкчелђр нђсел фермасын бетерергђ дигђн карарга килгђннђр. Иптђш Галиуллин, ничек итсђ итеп, атларны саклап калган. Мића былтыр ул колхозда булырга туры килде. Ќитђкчелђрнећ атка карашы њзгђргђн. Ипподром булдырырга исђплђре бар икђнлекне ђйттелђр, атлар љчен књпьеллык њлђн игелђчђк икђн. Аннары атлар белђн шљгыльлђнњ њрнђген башка колхоз-совхозлар белђн уртаклашырга ниятлилђр. Тик менђ шушы бай хуќалыкта бахбайларныћ башактан башка ризык књрми башлавы, тайларга игътибар кимњ, ашау ќитмђгђч, ябагаларын коя алмаулары эшнећ рђтен ќибђреп љлгергђн иде инде. Мондагы ферманыћ янђдђн нђсел фермасы дђрђќђсенђ књтђрелњен телим мин.
Ђ менђ шул районныћ «Новая жизнь» колхозында бљтенлђй бњтђнчђ хђл; нђсел эшенећ авыр йљк атлары белђн алып барылганлыгы бахбайларныћ кљчле гђњдђлђреннђн књренеп тора, алларына яхшы печђн, силос, солы салына. Хуќалык февраль аенда ук колын ала башлый икђн. Удмурт Республикасыннан саф токымлы рус йљк атлары да алып кайтканнар. Колхоз рђисе Рђфикъ Рђњфов нђсел фермасы булдыру, ат симертњ џђм кымыз ясауны ќайга салу ягында. Тренер чакыртып, яшьлђр белђн књнегњлђр оештыру турында да уй-фикере бар аныћ.
Сабан туйларныћ яме ат чабышыннан џђм милли кљрђштђн торганлыгын белђбез. Хђзер чабышкылар ярышы булмый да башлады... Ђ књршебез Башкортостанда атка игътибар зуррак бит. Уфада бик яхшы ипподром тљзеделђр, аныћ янында атлы спорт мђктђбе оешты. Азан ипподромы хђленђ килсђк, аны яћарту-њзгђртњ љчен проект эшлђнсђ дђ, тљзелеш љчен аларга акча бирмилђр...
Шуны ђйтђсем килђ: атларны алар љчен ић тљп шартлар ¾ ђйбђт торак, яхшы азык булган хуќалыкларда гына ишђйтњ отышлы. Азнакай районындагы «Авангард» колхозыныћ Књктђкђ бригадасы атлар фермасын мисалга китерђм. Монда ат санын киметмилђр, чљнки аларга ућай шартлар булдырылган.
Алтмышынчы елларга кадђр атка ќитди ђџђмият бирелде. Ул чакта нђселсез атлар булмаган, хђзер нђселен белњче дђ юк... «Авыл егетлђре» ярышларын уздырганда чабышкыларныћ нђсел графасын тутыра башласак, тљртелеп калабыз...
Республика хуќалыкларыныћ нђсел фермаларындагы айгырларны сатуда да тђртип урнаштырасы бар, югыйсђ аптырашта калу очраклары булгалый. Татарстан дђњлђт нђсел берлђшмђсе дђ бу юнђлештђ булышлык итђргђ тиештер ич?
Мљслим районындагы туган авылым Олы Чакмакка улым Ленар белђн кайткалыйм. Монда ќитђкчелекнећ, белгечлђрнећ атларга карата гаме юк. Ат караучы Фђрит агай Шакиров аларга азыкны сорап-ялварып, гозер итеп кенђ ала. Заманында Мљслим Сабан туенда беренчелекне алган чабышкылар шушында иде...
Ќыеп ђйткђндђ, атчылыкка игътибар азайды. Бу тармакта эшне оештыру буенча тђќрибђ алмашулар да юк, семинар-фђлђн њткђрелми. Казан ат заводы, Куйбышев районындагы «Татарский» ат заводы. Минзђлђ џђм Чистайдагы дђњлђт конюшнялары ни белђн шљгыльлђнђ? ¾ хђбђрдарлык юк. Мђсђлђн, «Татарский» ат заводы орлов токымлы юртаклар њрчетђ џђм џич тђ мактанырлык нђтиќђлђргђ ирешкђне юк.
Сбруйларга, арба-чанага кытлык булуы, аларны ќитештерњнећ бетње књћелне хафага сала. Зур авылларда бу эшне торгызасы иде.
Атка да, ат караучыларга да, ат спорты белђн шљгыльлђнергђ телђњчелђргђ дђ йљз белђн борылу, аларга ќитди игътибар бирњ сорала. Республикабызда ат спорты федерациясен оештыру турында да ихластан кайгырта башларга бик вакыт инде.
Рљстђм Сђяхов, ат спорты буенча республика категорияле судья, ат спорты инструкторы. Ђлмђт шђџђре.
Социалистик Татарстан. - 1975. - 4 июнь.

I  1970 елныћ «Ватаным Татарстан» газетасында бастырылган ат спорты њсешенећ проблемалары, «Гасырлар авазы» журналыныћ алдагы санында, мђкалђлђр тупламы ярдђмендђ бирелгђн иде.

Язмалар Биктимер Сњнчђлђйнећ
шђџси архивыннан тупланды.