2006 2

Стђрлетамакка књчерелгђн татарлар

Быел Стђрлетамак шђџђренђ 240 ел тулу тантаналары билгелђп њтелде. Хђзерге Башкортстан Республикасы шђџђрлђреннђн зурлыгы буенча Уфадан соћ икенче урындагы Стђрлетамак шђџђренећ тарихы бай: ул халык батыры Салават Юлаев исеме белђн дђ бђйле, љяз шђџђре дђ булган, Башкортстан Республикасы оештырылгач берничђ ел башкала вазифасын да њтђгђн... Архив документларын ќентеклђп љйрђнњ нђтиќђсендђ шул ачыкланды: бу шђџђрнећ башлангыч елларында безнећ як татарларыныћ да љлешлђре зур икђн.
Тарихтан мђгълњм булганча, Стђрлетамак — 1750 елда тоз чыгаручылар бистђсе буларак нигезлђнгђн џђм Илек яткылыкларыннан коры юл буенча олау белђн китерелгђн аш тозын Агыйдел, Кама, Идел елгалары буйлап Мђкђрќђ ярминкђсенђ ќибђрер љчен 1766 елда пристань буларак ныгытылган. Стђрлетамак 1781 елдан љяз каласы. 1832 елгы мђгълњмат буенча, ул вакытта андагы 213 хуќалыкта барлыгы 800 кеше яшђгђн, таштан тљзелгђн мђчет тђ булган1.
Кљчлђп чукындыру золымы, хљкњмђтнећ чыдашсыз салымнары, мђќбњри рекрут кебек афђтлђрдђн котылу эзлђп Казан ягы татарлары XVI гасырныћ икенче яртысыннан башлап Урал-Ќаек якларына агылганнар. Мондый мђќбњри качып китњлђрдђн тыш, хљкњмђт ђмере буенча да татарларныћ шул якларга књчерелњлђре билгеле. Мђсђлђн, 1744 елда, ул вакытта ђле тљзелеп кенђ килђ торган Оренбург янына Казан губернасыннан 200 гђ якын татар гаилђсе књченеп, Каргалы бистђсен тљзњлђре турында мђгълњмат ќитђрлек. Ђ менђ аћа охшаш икенче бер очрак — Стђрлетамак шђџђренећ башлангыч чорында Казан губернасыннан књчерелгђн татарлар турында хђбђрлђр юк дђрђќђсендђ иде. Џђрхђлдђ, безнећ тарафтан кыскача язылганнан2 гайре, башка тарихи хезмђтлђрдђ бу турыда мђгълњмат очратмадык.
Казан губернасы татарларын Стђрлетамакка књчерњ мђсьђлђсендђ Сенат тарафыннан 1761 елныћ 11 апрелендђ џђм 1768 елныћ 21 июнендђ махсус карарлар булган. Нђтиќђдђ, Арча даругасыныћ Тимкђ Бикђев сотнясы карамагындагы ясаклы татар авылларында яшђгђн дђњлђт крестьяннарыннан гомуми ир-атлар исђбе 93 кешене тђшкил иткђн тљркем, Оренбург губернасындагы яћа нигез салынган Стђрлетамак авылына књчерелгђн. Чыганакларда гаилђлђрнећ исђбе тљгђл књрсђтелмђсђ дђ, безнећ исђплђњлђр буенча, аларныћ саны кырыктан артык булган. Архив документыннан аћлашылганча, бу тљркемнећ књчеп китњ вакыты 1768 елга туры килђ.

ТМА, 3 ф., 2 тасв., 434 сакл. бер., 276 кгз.

 

Императрица Екатерина Икенченећ 1771 ел 31 декабрь фђрманы белђн Стђрлетамакка књчкђн кешелђр дђњлђтнећ тљрле салымнарыннан азат ителгђннђр.
Татар авылларындагы аерым гаилђлђрне Стђрлетамакка теркђњгђ бђйле рђсми фђрманнарныћ тљп нљсхђлђре Татарстан Милли архивында3, ђ књчерелмђлђре Россия дђњлђт борынгы актлар архивында4 љченче ревизия, ягъни 1762 елгы халык исђбен алу документлары арасында сакланган. Ул фђрманнарда џђр авылдан књчерелњчелђрнећ исемлеклђре бирелеп, аларны дђњлђт налогларыннан азат итњ турында ђйтелгђн. Бу архив документлары Стђрлетамакныћ кала буларак ныгып китње тарихында безнећ як татарларыныћ турыдан-туры катнашы булуын дђлилли.
XVIII гасырныћ икенче яртысында Арча даругасыныћ Ђгерќе авылында яшђгђн сотник Тимкђ Бикђев карамагында «ясаклы» сословиесендђге утыздан артык татар авылы булган5. Ул авыллар барысы да диярлек хђзерге Татарстан Республикасыныћ Ђгерќе районы территориясендђ. Шушы сотнядан Стђрлетамакка хљкњмђт карары буенча књчерелгђн кешелђр барлыгы ун авылдан булганнар. Ул авылларныћ исемнђрен џђм Стђрлетамакка књчерелгђн кешелђрнећ исђплђрен тђгаенлђп китђбез. Архив документында язылган авыл исемнђре инде њзгђргђнлектђн, документтагыча атамаларын да хђзергелђре белђн беррђттђн ќђялђр эчендђ књрсђтђбез. Патша идарђсенећ фђрманы нигезендђ Стђрлетамакка књчерелњчелђр тњбђндђгечђ булган:
1) Кыдырлы (документта «Шурсак») авылыннан — 33 ир-ат;
2) Иске Кызылъяр («Кызылъяр») авылыннан — 24 ир-ат;
3) Тђбђрле («Ишкилде») авылыннан — 8 ир-ат;
4) Сокман («Чаш») авылыннан — 7 ир-ат;
5) Кодаш («Юр по речке Багряш») авылыннан — 6 ир-ат;
6) Терпеле («Починок Терпеле») авылыннан — 5 ир-ат;
7) Тансар («Деташуран») авылыннан — 4 ир-ат;
8) Биектау («Юр по речке Иркашевке») авылыннан — 3 ир-ат;
9) Кљтмђс («Кутлес») авылыннан — 2 ир-ат;
10) Тоба авылыннан — 1 ир-ат.
Барлыгы — 93 ир-ат.
 Бу архив документларында хатын-кызларныћ тљгђл исђбе књрсђтелмђгђн. Алар да якынча шул ук санда булсалар, књчерелгђн кешелђрнећ гомуми саны 200 лђп дип фаразларга мљмкин. Стђрлетамакка књчерелњчелђр тљркеме документларда «Габделќђлил Ибрай улы иптђшлђре белђн» (Абдулзялиль Ибраев с товарыщи) дип язылган. Габделќђлил Ибраев њзе Кыдырлы авылыныкы булган џђм исемлектђ ул ић беренче кеше итеп теркђлгђн6. Стђрлетамакка књчерелњчелђрдђн ић књп кеше Кыдырлы авылыннан булганга бљтен тљркем шул авыл кешесе Г. Ибраевка нисбђт итеп язылган. Ихтимал, ул бу тљркемнећ ќаваплы џђм вђкалђтле кешесе буларак исђплђнгђндер.
Бу авылларныћ сигезе хђзерге вакытта да (Ђгерќе районында) бар, ђ болар арасында язылган Кетмђс исемле авыл хђзерге вакытта юк. Чљнки электђн яшђп килгђн ул авыл XVIII гасыр ахырында бљтенлђй беткђн. Кетмђс авылы хђзерге Ђгерќе районыныћ Нарат авылы янында булган7. Ђ Терпеле пњчинкђсенђ 1750 еллар тирђсендђ хђзерге Ђгерќе районына керђ торган Кодаш авылы татары Бикмђт Мљслимев гаилђсе белђн књчеп урнашкан булган. Књрђсећ, бу авыл хђзерге Актаныш районындагы шул ук исемдђге авыл урынында булгандыр. Терпеле пњчинкђсенећ бљтен кешелђре дђ Стђрлетамакка књчерелгђч ул да бушап калган.
Стђрлетамакка татарларны књчерњ вакыйгасына бђйле архив документларыныћ тљп тексты бљтен авылларныкы да бер њк тљрле, фђкать авыл исемнђре белђн кешелђр исемлеге генђ башкача. Шулардан берсенећ тулы текстын мисал буларак тђкъдим итђбез.

ИСКЂРМЂЛЂР:
1. Краткое обозрение достопамятных событий Оренбургского края, расположенных хронологически с 1246 по 1832 г. / Сост. И. Жуковский. – СПб., 1832. – С. 22, 48.
2. Мђрданов Р., Џадиев И. Ђгерќе тљбђге тарихы // Казан утлары. – 2003. – № 9. – Б. 167; Мђрданов Р., Џадиев И. Ђгерќе тљбђге тарихы. – Казан, 2003. – Б. 20.
3. Татарстан Милли архивы (ТМА), 3 ф., 2 тасв., 434 сакл. бер., 201, 204, 227, 237, 265, 269, 276, 288, 303, 365 кгз.
4. Россия дђњлђт борынгы актлар архивы (РДБАА), 350 ф., 2 тасв., 1187 сакл. бер., 954, 958, 979, 987, 1015, 1019, 1036, 1044, 1055, 1104 кгз.
5. Шунда ук, 1195 сакл. бер., 151-153 кгз.
6. ТМА, 3 ф., 2 тасв., 434 сакл. бер., 288 кгз.
7. Мђрданов Р., Џадиев И. Ђгерќе тљбђге тарихы. – Казан, 2003. – Б. 145.

1772 г. – Указ о причислении к платежу подушных денег и прочих государственных податей Оренбургского уезду в деревне Стерлитамаковой
1771 году декабря 31 дня по указу Ее императорского величества, а по резолюцы в Казанской губернской канцелярии Его высокопревосходительства господина генерал-порутчика, кавалера и Казанской губернии губернатора Якова Ларионовича фон Бранта с товарыщи по производившемуся здесь в Губернской канцелярии делу по промемориям Оренбургской губернской канцелярии о вышедших тому ныне четвертой год ис Казанского уезду Арской дороги Тимкиной сотни Бикеева по приобщенному при промемории реэстру из разных деревень ясашных татар Абдулжалила Ибраева с товарыщи всего о девяносте трех душах с семействами их, кои тамо уже и причислены к платежу подушных денег и протчих государственных податей Оренбургского уезду в деревне Стерлитамаковой и по имеющемуся в том деле обстоятельству в силу прежде учиненного здешней губернской канцелярии [1]771-го году октября 19 дня определения на основании изъясненных в нем состоявшихся [1]761-го апреля 11-го и [1]768 годов июня 21-го чисел Правительствующего Сената указов велено: показанных татар Абдулзялиля Ибрайкова с товарыщи всего по имянам девяноста три человека по здешнему Казанскому уезду ис поданных показанных во объявленном деле жительств и нынешней третичной ревизии сказок выключить и под ымянами их отметить именно что они «перешли Оренбургского уезду в деревню Стерлитамакову». В том числе в деревне Ишкилде Усмана Ишметкова с сыном Абдрахманкой, Заитка Ишмекеева з детьми Сагиткой, Гайсой, Мукминку Мусайкова з детьми Шарыпкой, Мухамметком и об отметке оных душ как в отосланной к подушному збору для взыскания подушных денег перечневой ведомости и о не взыскивании с них 1771 году со второй половины подушных денег и протчих государственных податей Указ послан и о таковой же отметке и в рекрутскую экспедицыю в силу того ж определения знать дано и за известие во Оренбургскую губернскую канцелярию промемориею о том писано генваря 17 дня, 1772 году.
Коллежской секретарь: Степан Попов.
Подканцелярист: Лев Кокшанской.
НА РТ, ф. 3, оп. 2, д. 434, л. 276.

Раиф Мђрданов,
филология фђннђре кандидаты

РЕЗЮМЕ
В статье кандидата филологических наук Раифа Марданова речь идет о татарах, переселенных в XVIII в. из десяти деревень Казанской губернии в Стерлитамак.