2006 2

Идел болгары тарихын љйрђнњче

«Лондондагы вакыйгаларныћ тљп катализаторы — Димитыр Табаков — 1950 нче еллардан эмигрант, тљрле чит иллђрдђ яши, 1994 елда Канададан Англиягђ књчеп килђ, бераз вакыт илчелектђ эшли, њзенећ тарихи китапханђсен дђ шунда књчерђ џђм гомуми файдалануга тђкъдим итђ. Д. Табаков 1999 елда да ялкынланып, дђртлђнеп Идел Болгары иле тарихын љйрђнњ буенча тикшеренњлђр алып бара. Софиядђ аныћ «Хоризонтът на познаниета Българите през вековете» (Гасырлар аша болгарларны танып-белњ офыклары. – София, 1999. – 295 б.) дигђн китабыныћ I томы (болгар телендђ) нђшер ителде».
Бу хакта Болгария профессоры Стефан Хинков «Болгар Урдасы тарихи оешмасына ќиде ел: 1994–2000» дигђн мђкалђсендђ язган. («Известия», VI, 2(60) нче китап, София, 2000). Болгариянећ мђшџњр улы Д. Табаков китабыныц II томына кергђн Идел болгарлары турындагы язмалары журнал укучылары љчен дђ бик кызыклы булыр.

Аспарух хан баласы

София шђџђренећ «Аспарух хан» дип аталган урамында урнашкан йортта туып њстем. Балачактан ук хђтерлим, ђгђр берђр ќирдђ адашып калсам, ђти-ђнием: «Аспарух хан урамы, егерме ике», — дип ђйтергђ љйрђттелђр. Шулай итеп, сабый чактан ук Аспарух хан кыен вакытларда мине коткаручы, яклаучыга ђйлђнде. «Аспарух хан кем ул?» — дип сорадым беркљнне ђти-ђниемнђн. Гадђттђ, минем сорауларыма ќавап бирњче ђтием болай дип аћлатты: «Аспарух хан Болгар дђњлђтен «тљзегђн» џђм шућа књрђ без — болгарлар».
Мин яшђгђн Аспарух хан урамыныћ кечкенђ џђм тар булуы, ђ Болгарияне «тљземђгђн» кешелђр исеме белђн аталган урамнарныћ зур џђм кић булуы мине бик гаќђплђндерђ иде. Соћрак Болгария иленећ яшђеше белђн тыгыз бђйлђнгђн башка тарихи шђхеслђрнећ исемен йљрткђн урамнарныћ да шулай ук тар џђм кечкенђ булуын књрдем. Крум хан, Омуртаг хан, Тервел хан, Кардам хан џђм башка данлыклы болгар ханнарыныћ исеме белђн аталган урамнар кайда соћ? Књрђсећ, алар шул урамнарда гомер кичерњчелђр љчен генђ мђгълњмдер. София шђџђренећ исеме без торган йортныћ беренче катында яшђњче књршебезнећ София исеменнђн алынганмы дип ђтиемнђн сораганымны да хђтерлим. «Юк, аныћ исеме белђн аталмаган, ђ «Светая София» (Изге София) дигђн чиркђњ исеме белђн бђйле», — диде. «Ни љчен безнећ шђџђр Болгар дип аталмаган? Шђџђрдђ без — болгарлар яшибез бит!» Ђтием, књрђсећ, мондый сораулар бирђчђгемне сизгђндер. Џђм мића мђктђптђ дђ, соћрак башка бер ќирдђ дђ ишетмђгђн мђгълњмат бирде: «Дљньяда “болгар” исемен књбрђк ихтирам итњче башка болгарлар бар, алар њзлђренећ башкалаларын Българ (Болгар) исеме белђн атаганнар». «Ул болгарлар хђзер кайда?» — дип сорадым, тњземсезлђнеп. «Алар урыс изње астында», — диде ђтием. Димђк, урыслар болгарларны «азат итњчелђр» генђ тњгел, ђ аларны коллыкка тљшерњчелђр дђ икђн!
Ђлеге сљйлђшњдђн соћ озак та њтмђде, ђти-ђни белђн бергђлђп, «Изге София» чиркђвенђ юл тоттык. Чиркђњ, тышкы стеналары буялмаган, иске корылма буларак, хђтердђ калган. Аннан ерак кына тњгел, бик зур џђм матур архитектура џђйкђле тљзелђ иде. Ул џђйкђлнећ ничек аталуын ђтидђн сорадым. «Александр Невский», — диде ул. «Кем соћ ул Александр Невский? Ни љчен безнећ шђџђр аныћ исемен йљртми, ђ иске џђм тышкы яктан шыксыз “Изге София” исемен йљртђ?» Ђтием бу сорауларымны да ќавапсыз калдырмады: «Александр Невский исеме белђн ялгыш аталган. Ђлеге џђйкђлгђ “Изге Борис Беренче” исемен бирергђ кирђк иде». Минем кызыксынуларым тагын кљчђйде. «Александр Невский болгарлар љчен нђрсђ эшлђгђн соћ?» — дип сорадым. «Бернђрсђ дђ эшлђмђгђн!» — дип катгый тавыш белђн ќавап бирде атам, башка сорау бирергђ урын калдырмыйча. Шуннан бирле миндђ каршылыклы сорауларга тљгђл ќавап табу телђге туды.
Еллар њтте… Мђктђптђ без тарих фђнен љйрђндек — Болгария тарихы. Ђлеге «дђреслеклђр» текстлар белђн шыплап тутырылган. Лђкин анда «болгар исемен йљрткђн, башкалаларын Болгар дип атаган болгарлар турында да, Болгария дђњлђтен тљзегђн Аспарух хан турында да бернинди мђгълњмат юк. Софиядђ «Народное Собрание» (Болгариядђге югары дђњлђт хакимияте органы) бинасы янында Аспарух хан џђйкђле тњгел, ђ «Азат итњче патша»га џђйкђл куелган. Имтихан вакытында дђреслектђ язылганнар буенча гына хђзерлђнњ џђм ќавап бирњ талђп ителђ иде.
Њсмер чакта шул «патша»га куелган џђйкђл тирђсендђге урамда уйнап йљри идем. Сђгать алтыдан соћ без — яшьлђр хђрби клубтан шул џђйкђлгђ таба барып, шунда кызлар белђн шаярып, кире ђйлђнеп кайта идек. Балачак шуклыклары белђн анда ачыкланып бетмђгђн башка сораулар да булды. Мђсђлђн, урамда попны књрсђк, мђктђптђ начар билге алуга юрый идек. Ђлеге бђладђн котылу љчен, мђктђпкђ барганда џђрвакыт ат яки морќа чистартучыны књрергђ тырыша идек. Хђзер бик књп еллар узгач, ђлеге шуклыклар безнећ бабаларыбыз белђн бђйле хорафатлар булмадымы икђн дип уйлыйм, чљнки алар попларга табынып, њз аллаларын югалтканнар, бђла-казадан котылу љчен аларга атны књрњ кирђк булган, чљнки ат — ата-бабаларныћ борынгы ышанулары буенча изге хайван булып саналган. Болай аћлату мантыйкка ярашлы...
50 нче елларда мин Бразилиянећ Рио де Жанейро шђџђрендђ яши башладым.

Очраклы хђлме, ђллђ язмышмы?

Рио де Жанейрода љч ел яшђгђннђн соћ, очраклы рђвештђ Димитрий Тђвкилев белђн очраштым. Ул озак вакыт Шанхайда яшђгђннђн соћ, хатыны Тамара белђн, миннђн дњрт ел алда, Риога књчеп килгђн булган. Танышуыбызныћ башында ук ул мића бик дустанђ мљнђсђбђттђ булдыI. Минем болгар булуыма аеруча зур ђџђмият бирде. Ул миннђн: «Русча сљйлђшђсећме?» — дип сорады, лђкин бу телдђ сљйлђшмђвемне белгђч, без бразилиялелђр сљйлђшђ торган португал телендђ ђћгђмђ кордык. Димитрий башта минем исемемне «Димитрий» дип русчалатып ђйтте, лђкин мин аны бњлдереп, исемемне «Димитыр» дип дљрес итеп ђйтњен сорадым.
Сљйлђшњ барышында мин Софиядђ яшђгђн Тђвкилев гаилђсен искђ тљшердем, чљнки аларныћ фамилиясе Тђвкилев фамилиясенђ аваздаш иде. Тђвкилев ђфђнде Болгариядђ бик танылган бай, сђнђгатьче (фабрикант) иде. Аныћ ќилђк-ќимеш џђм яшелчђ эшкђртњ фабрикалары заманында бик алдынгы иде. Кричим дигђн станция янында ул Европада бик заманча саналган ќилђк-ќимеш џђм яшелчђ тућдыру комбинаты тљзетте.
Рио де Жанейрода Д. Тђвкилев мине берничђ тапкыр тљшке џђм кичке ашка чакырды. Беркљнне Тамара љстђлгђ арпа љйрђсе куйды, џђм мића, болгар буларак, бу ашныћ чыннан да књћелемђ хуш килђсен ђйтте. Ђдђплелек (илтифатлык) саклап, мин ни љчен икђнен сорамадым. (Лђкин соћрак, Идел Болгарстаны тарихы буенча тикшеренњлђрем башлангач, сорауга ќавап табылды: Идел болгарларында арпа љйрђсе тљп ризыкларныћ берсе булган). Мића Тамара пешергђн љйрђ бик ошады, ул бик тђмле џђм бераз мин яратып ашый торган ясмык ашын хђтерлђтђ иде.
Љстђл янында Димитрий белђн Тамара њзлђренећ бик данлыклы нђселлђре турында сљйлђделђр. Алар минем Идел Болгары тарихын белњем белђн кызыксындылар. Ућайсызланудан мин белмим дип ђйтмђдем. Ђтиемнећ балачактан ук књћелемђ сећдергђн сњзлђре исемђ тљште: «Болгар исемен књбрђк хљрмђт иткђн башка болгарлар бар, алар њз башкалаларын Болгар (Булгар) дип атаганнар џђм алар хђзер урыс изње астында». Идел болгарлары турында мин белгђн ић дљрес мђгълњмат шушы иде, чљнки мђктђптђ безгђ бу тарих укытылмады. Бу хакта Тђвкилевлђр белђн фикер алышмадым, лђкин аларныћ сљйлђгђннђрен бик кызыксынып тыћладым. Тамараныћ ачык йљзле, кунакчыл булуы ђћгђмђбезнећ ќанлы узуына ярдђм итте. Тамара нђсел агачыныћ Татарстанныћ Ђтнђ районындагы бер авылдан башлануын, анда бљтен кешенећ дђ болгарча гына сљйлђшње турында сљйлђде. Ул берничђ болгарча сњз ђйтте, лђкин мин аны аћламадым џђм шул вакытта мин Идел болгарлары сљйлђшђ торган башка бер тел барлыгын белдем. Тамара минем ул телне белмђвемђ борчылды. Без сљйлђшњне Тамараныћ ире белђн дђвам иттек. Ул бик кызыклы мђгълњматлар бирде.
Тђвкилев нђселе — бик борынгы булган. Аларныћ кайбер туганнары дипломатия хезмђтендђ булганнар. Шуларныћ берсе — бабасы Варнага (Болгариядђ) тљреклђр хакимлек иткђн чорда рус илчелегенђ югары хезмђткђр итеп ќибђрелђ. Ул хакимият кешелђре белђн тљрки телдђ аћлашкан. Ић кызыклысы шул: ђлеге Тђвкилев болгар илендђге тарихи кулъязмаларны «коткарган». Ђгђр ул моны эшлђмђсђ, ђлеге кулъязмаларны грек поплары џђм надан халык юкка чыгарасы булган икђн. (Соћгы ќљмлђне ђћгђмђдђшем аеруча горурланып ђйтте џђм сњзен дђвам итте). Аныћ бу туганын Болгариядђ џичшиксез хљрмђтлђргђ кирђк. Тђвкилев минем бу хакта хђбђрдар булуым белђн кызыксынды. Мин бу хакта белмђвемне, ђмма хђзер бу мђсьђлђ белђн бик кызыксынуым џђм књбрђк белергђ телђвемне ђйттем. Димитрий њз нђселенећ, Тамараныкы кебек њк, џђрвакыт болгарлардан килњен ђйтте. «Алар болгарча яхшы белђлђр», дигђн уй башымда йљгереп њтте, џђм мин аныћ белђн њзем белгђн болгар телендђ сљйлђшмђкче булдым. Лђкин Димитрий њзенећ мин сљйлђшкђн телне белмђвен, ђ аныћ туган ќире — Татарстанда сакланган борынгы болгар телендђ сљйлђшњен ђйтте. Ул мића бљтенлђй таныш булмаган кайбер исемнђрне дђ атады. Шулай да Татищев фамилиясе мине кызыксындырды. Димитрий нђкъ шул Татищевныћ Россиядђ мђгълњм тарихчы булуын џђм Болгариядђге урыс илчелеге аша борынгы болгар тарихи кулъязмаларын эзлђтњен џђм Россиягђ кайтартуы турында сљйлђде. Тђвкилевнећ Варнадагы туганы бик эшлекле була. Ул ниндидер юл белђн шундый борынгы кулъязмаларны «Туруново»да табарга мљмкин булуын ачыклый. Димитрий Казан губернасында да Турун исемле авыл барлыгын џђм «затлы нђсел» дигђнне аћлатуын, Болгариядђге «Туруново»ныћ да шул ук мђгънђне — затлы нђсел кешелђре яши торган шђџђрне белдерњен ђйтте. Мин «Туруново» шђџђре исеменећ Болгариядђ «Тырново» дип ђйтелњен џђм Асен, Тертер, Шишман династиялђре вакытында ђлеге шђџђрнећ Болгариянећ башкаласы булуын ђйттем. Хђзер дђ Болгариядђ Тырновоны затлы нђселдђн чыккан кешелђр (аристократлар) яши торган шђџђр дип йљртђлђр. Тђвкилев фикеренчђ, Болгариядђге бу династиянећ Идел болгарлары белђн туганлык элемтђлђре булган, чљнки Идел буенда ђлеге исемнђр идарђ итњчелђр исемнђре буларак сакланган. Д. Тђвкилевнећ бабасы аларныћ Болгариядђ эшлђгђн туганыныћ Тырновода яшерелгђн борынгы кулъязмаларны табуын, аларны товар тљялгђн транспорт белђн Варнага, ђ аннан Россиягђ Татищевка ќибђрње турында сљйлђгђн булган…
Берничђ ай њткђч, Тамара џђм Димитрий Бразилиянећ кљньягына — Сан-Паулога књчеп киттелђр. Шуннан соћ безнећ элемтђ љзелде, хђзер аларныћ язмышы мића билгесез.
Тђвкилевлђр гаилђсе белђн танышып, алар белђн сљйлђшкђннђн соћ, миндђ Идел болгарлары тарихын ќентеклђп љйрђнњгђ омтылыш тагын да кљчђйде. Бераздан мин «Британика энциклопедиясе» фирмасыныћ Бразилиядђге бњлегендђ эшли башладым. Анда Чикаго университетыныћ (АКШ) тарихи библиографик тикшеренњлђр департаментыннан файдалану мљмкинлеге булды. Ђлеге университет XIX гасырда ук ачылып, бљтен дљньяга мђгълњм булган «Британия энциклопедиясе»н нђшер итњ џђм таратуга хокуклы иде. Шулай итеп, Идел Болгар дђњлђте тарихы буенча материаллар џђм аларны ќентеклђп љйрђнњ љчен мљмкинлек туды.
Мин туплаган материаллар арасында Тђвкилевлђр нђселе џђм Василий Татищевка кагылышлылары да бар.

I Кайчандыр Татарстаннан књчеп китеп, башта Шанхайда, аннары Бразилиядђ яшђгђн Идел болгарлары њзлђрен Тамара џђм Димитрий дип таныштырганнар. Аларныћ исемнђре саф татарча булуы ихтимал. Бђлки, татар зыялылары, галимнђре бу шђхеслђр турында белђдер. — А. Вђлиева.

Димитыр Табаков,
тарихчы-галим (Болгария)
Болгарчадан Альбина Вђлиева тђрќемђсе

РЕЗЮМЕ
В 1999 г. болгарский ученый, историк Д. Табаков издал монографию «Хоризонът на познанията Българите през вековете» (том 1, София, 1999. – 295 с.). В настоящее время автор готовит к изданию второй том «Как я стал страстным исследователем Волжской Булгарии» и антологию. Вниманию читателей предлагается перевод небольшого отрывка новой книги.