2006 2

Рђфгать Бикчђнтђевнећ режиссура сђнгате

Татар халкыныћ талантлы сђхнђ остасы, Татарстанныћ Г. Тукай исемендђге дђњлђт бњлђге лауреаты (1960) Рђфгать Ђхмђтќан улы Бикчђнтђев, њзенећ чагыштырмача кыска иќат гомерендђ тамашачы књћелендђ тирђн эз калдырган образлар, спектакльлђр иќат итђ алган књренекле шђхес. Табигать тарафыннан гаќђеп бай сыйфатлар белђн бњлђклђнгђн, канатлы пластика, йомшак лирик юморлы актер, тыелгысыз импровизация, ќићеллек, чиксез фантазияле режиссер иде ул. Кызганычка каршы, ул њзенећ бљтен мљмкинлеклђрен дђ тулысынча тормышка ашыра алмады. Шулай булса да, бу кабатланмас шђхес калдырган кыйммђтле иќат мирасы, татар театры тарихында њзенчђлекле урын алып тора.
Г. Камал исемен йљрткђн данлыклы театр коллективына Р. Бикчђнтђев 1950 елда, Мђскђњдђ А. В. Луначарский исемендђге Дђњлђт театр сђнгате институтын ућышлы тђмамлаганнан соћ, кабул ителђ. Татар студиясе чыгарган актерлар сђхнђ сђнгатенђ зур бер тљркем булып килеп керсђлђр дђ, Р. Бикчђнтђевкђ баштан ук игътибар итђлђр. Ул њзенећ ќорлыгы, зирђклеге, репетициялђрдђ кљтелмђгђн нђрсђлђр уйлап табуы, џђр кечкенђ генђ эпизодтан да кызык, тђм табып уйнавы, ниндидер бер њзенђ генђ хас ќићеллеге белђн аерылып тора. Шул ук вакытта искиткеч гади џђм табигый да. Уен барышында ни генђ кыланмасын, нђрсђ генђ уйлап чыгармасын, аћа бары да килешђ. Ул — сђхнђ тормышыныћ акыл ирешмђслек, хђтта бљтенлђй тузга язмаслык моментларын да аклый ала торган, бик сирђк очрый торган сђлђткђ ия булган актер. Аныћ, халык ђйтмешли, сљйкемле сљяге бар, ул сђхнђ љчен генђ яратылган.
Яшь артистныћ књптљрле тљсмергђ бай юморы, йљгерек фантазиясе Ш. Хљсђеновныћ «Профессор кияве» комедиясендђге Абдул образында ачыла. Њзенећ тђњге хислђре белђн исереп йљргђн њткен телле, уенчак, кирђк вакытта усал да була белђ торган булдыклы эшче егет, сљйгђне Зђйнђпкђ булган мђхђббђтен, бакча эскђмиясенђ ике куллары белђн йљзтњбђн баскан килеш аћлата. Башкача да тњгел, аћа нђкъ менђ шулай, беркем дђ эшлђмђгђнчђ, башка берђњ кабатламаслык булуы кирђк. Бу ућышлы табылган деталь, шул кадђр кљтелмђгђнчђ џђм бер њк вакытта образныћ характерына, аныћ бу минуттагы эчке халђтенђ тђћгђл килђ, тамашачы аны нђкъ менђ шулай булырга тиеш дип кабул итђ, алкышларга књмђ.
Алга таба да ул нђрсђ генђ уйнаса да — бер эпизодмы яки спектакльнећ буеннан-буена сузылган рольме — Р. Бикчђнтђев џђр очракта да кљтелмђгђн яћа буяулар, тљсмерлђр, уен ќайланмалары таба белђ џђм скульптура ђсђре кебек, рельефлы, књпкырлы, формалы, эчтђлеге ягыннан ювелирларча эшлђнгђн образлар тудыра. Ђлеге талант иясе башы-аягы белђн сђхнђдђге вакыйгалар эчендђ яши џђм шућа да образныћ џђр тљрле халђте, тышкы хђл-кыяфђте, хђрђкђте, џђр мизансцена аныћ уенында кире каккысыз аклана. Р. Бикчђнтђевнећ Сираќи («Банкрот», Г. Камал), Ђбсђлђм, Гайфи («Беренче мђхђббђт», «Књк капусы ачылса», Х. Вахит), Кђрим («Ќиргђ тапшырылган серлђр», А. Гыйлђќев), Гофмаршалл («Мђкер џђм мђхђббђт», Ф. Шиллер), Нигъмђтќан, Абдулич («Гљлќамал», «Џиќрђт» Н. Исђнбђт), Ќантай («Гњзђлем Ђсђл», Ч. Айтматов) џ. б. образлары ђнђ шундый алым ярдђмендђ иќат ителгђннђр, аныћ олы таланты белђн сугарылганнар.
Џђр актерга да бирелми торган, алда саналган њзенчђлекле сыйфатлар театрда Р. Бикчђнтђевне режиссер буларак сынап карарга дигђн фикер тудыра. Аныћ бу љлкђдђге беренче тђќрибђлђре 1955 елга туры килђ. Ш. Хљсђеновныћ бер пђрдђле «Бирнђле кыз» пьесасы буенча эшлђнгђн «кечкенђ форматлы» спектакль џђм М. Ђмирнећ шул ук елда куелган «Минем хатын» комедиясе — тђњге љйрђнчек эшлђре. Алар Р. Бикчђнтђевкђ артык дан љстђмилђр.
Татарстан Республикасы милли архивында шул елларда Р. Бикчђнтђевкђ бирелгђн характеристиканыћ русча язылган бер нљсхђсе саклана. Анда артистныћ режиссура љлкђсендђ тђќрибђлђре турында да фикерлђр бар. Фђнни ђйлђнешкђ беренче тапкыр кертелгђнчђ, документ тулысынча диярлек тђкъдим ителђ. «Р. Бикчђнтђев А. В. Луначарский ис. Дђњлђт театр сђнгате институтыныћ театр студиясен тђмамлады, — диелђ характеристикада. — Бу талантлы яшь артист, нигездђ, кљлкеле рольлђрне башкаруга юнђлтелгђн. Бикчђнтђев сђхнђдђ бары тик ќиде ел гына эшлђвенђ карамастан, књзгђ ташланырлык ачык, хђтердђ сакланырлык Ќантык («Козы Кљрпеш џђм Баян Сылу»), Прохор («Васса Железнова»), Шаџи («Ялгыз каен»), Абдул («Профессор кияве»), Труффальдино («Болан патша»), Петя («Соћгылар») џ. б. књп кенђ образлар иќат итте. Ул тудырган образларга тормышчанлык, дљреслек хак.
Р. Бикчђнтђев югары зђвыклы артист, ул хыял-фантазиягђ бай. Џђр репетициягђ ул нинди дђ булса яћалык, њзе књзаллаган яћа буяулар алып килђ. Бу исђ њз чиратында иќат ителђ торган образны баетып ќибђрђ. Бикчђнтђев бик ђйбђт, акыллы юмор остасы. Анда самимилек, спектакльнећ аерым књренешлђренђ кызыклы, яћача чишелеш уйлап табып, тамашачыны мавыктыра алу сђлђте бар. Талантлы артист Бикчђнтђев њзен режиссерлык љлкђсендђ дђ танытты. Театрда ул Ш. Хљсђеновныћ «Бирнђле кыз» џђм М. Ђмирнећ «Минем хатын» спектакльлђрен куйды. Аныћ режиссерлык хезмђтенђ матбугатта ућай бђя бирелде: «Р. Бикчђнтђев њсђ торган яшь театр эшлеклесе. Ул њзенећ осталыгын камиллђштерњ турында даими уйлый џђм, ђлбђттђ, чын художник булачак».
Бикчђнтђевнећ иќат рухына хас булган књркђм ихласлык џђм чын осталык белђн сђхнђгђ куелган «Беренче мђхђббђт» спектакле, режиссерлык эшчђнлегендђ, беренче ќитди ќићње булды. Моннан соћ 1960 нчы елларда џђм 70 нче еллар башларында Г. Камал исемендђге џђм Республика књчмђ театры сђхнђлђрендђ аныћ тарафыннан «Кайда соћ син?», «Књк капусы ачылса» (Х. Вахит), «Алар дњртђњ иде» (Р. Ишморат), «Азат» (Т. Мићнуллин), «Ќиргђ тапшырылган серлђр» (А. Гыйлђќев), «Айгљл иле» (М. Кђрим), «Туйлар узгач» (Р. Батулла) кебек халык яратып карый торган спектакльлђр куелды. Ђмма ул куйган барлык спектакльлђрне дђ ниндидер дђрђќђдђ берлђштерњче уртак сыйфат — якты лирика џђм хљр књћел књтђренкелеге, тљрле тљсмерлђргђ бай юмор кушылмасы ић беренче тапкыр Х. Вахитныћ «Беренче мђхђббђт» спектаклендђ туды. Ђнђ шул тљп компонентларныћ тулы хокуклы, бертигез яћгырашы тамашачы мђхђббђтен тђэмин итте дђ инде.
Илнећ књп сђхнђлђрендђ ућышлы уйналган пьеса џђм скетчлары тупланган «Беренче мђхђббђт» китабына кереш сњздђ Мђхмњт Хљсђен Х. Вахит ђсђрлђренећ сђхнђдђ озын гомерле булуыныћ серен ачырга омтыла. Аныћ фикеренчђ, ућышныћ тљп сђбђбе — хђзерге кљн актуаль проблемаларын кыю яктыртуда, заман кешесенећ фикерлђрен џђм хислђрен ассызыклап књрсђтђ, њсеш-њзгђрештђ сурђтли алуда, чор героен заман талђплђренђ якынайта алу осталыгында. Бњгенге кљн каџарманнары рђтенђ М. Хљсђеннећ «Беренче мђхђббђт» ђсђреннђн Тђлгатьне, «Рђхим итегез!» пьесасыннан Марс џђм Зђйтњнђне, «Кайда соћ син?» драмасыннан Шђњкђтне, «Карлыгач канат кага»дан Ильясны, шулай ук «Соћгы хат»тан Нияз кебек образларны кертђ. Ђйе, Х. Вахит ђсђрлђре њзенчђ бер яшьлек романтикасы, мђхђббђт лирикасы белђн сугарылган. Хыяллар, уйланулар, яшь геройларныћ реаль эшлђре белђн тикшерелђ. Мђћгелек мђхђббђт џђм яшьлек темасы шђхеснећ ќитлегње, ныгуы, тормышта њз урынын табу проблемасы белђн баетыла. Р. Бикчђнтђев авторныћ барлык њзенчђлекле якларын ќентеклђп љйрђнђ џђм режиссура сурђтлђњ чаралары белђн аларны ассызыклап, басым ясап књрсђтњгђ ирешђ.
«Беренче мђхђббђт» спектакленећ премьерасы 1960 елныћ 14 гыйнварында була. Спектакльнећ ућышы шул ук кљнне билгелђнђ. Тамашачы ђсђрне бик тђэсирлђнеп карый, кљчле алкышларга књмђ. Бер атнадан соћ республиканыћ њзђк газетасы «Совет Татарстаны» битлђрендђ язучы Газиз Иделленећ Г. Камал исемендђге театрныћ яћа спектакле турында зур рецензиясе басылып чыга. Анда бљтен образлар ќентеклђп анализлана, спектакльдђ катнашучылар арасындагы њзара мљнђсђбђтлђр тикшерелђ. Шунда ук драматургия материалына да бђя бирелђ. Г. Иделле фикеренчђ, спектакльнећ ућышында ђдђби материал, аныћ мавыктыргыч сюжеты, бик оста корылган интригасы мљџим роль уйный. Боларныћ џђммђсен режиссер Р. Бикчђнтђев персонажларныћ њзенчђлекле характерлары белђн нигезлђп ныгыта. Тамашачылар ќитди, гадел, асылда чиста књћелле ђмма кайчандыр яшьлектђ уйламыйча ялгышлык эшлђгђн гаилђ башлыгы Сђлим Гђрђевичны (Камал III), аныћ ачык йљзле, бераз тулырак гђњдђле булуына карамастан гаять ќитез, беркатлырак хатыны Камилђне (Г. Камалова), ђле генђ зур тормышка аяк атлаган яшьлђрне — ќићел, саф, гњзђл, бераз кљйсез, ђле генђ чђчђк аткан гљлдђй иркђ Рђхилђне (Н. Гђрђева), акыллы, яшь џђм тљпле фикерлђњче, инде ќитђрлек тормыш авырлыгын татыган, эшчђн Тђлгатьне (Ш. Биктимеров) ихлас яраталар. Ђ икенче яшь пар — књптђн тњгел генђ љйлђнешеп, беренче шатлыкларны џђм ыгы-зыгыларны тойган, беркайчан кђефсезлђнми торган, љзлексез хђрђкђттђге, кљтмђгђндђ биеп китђ, я дуэт белђн ќырлап ќибђрњче шат Нурсђнђ (А. Хђйруллина) џђм Ђбсђлђм (Р. Бикчђнтђев) — спектакльнећ њзенчђлекле бизђге булып тора. Алар џђрвакыт књтђренке књћелле, тату, тормыш мђшђкатьлђрен њзлђренђ генђ хас оптимизм белђн, бер-берсенећ књћелен табып, ќылы мљнђсђбђт белђн ќићеп баралар.
Рецензиядђн књренгђнчђ, Г. Иделлене кире герой Госман Ђкбђровичка автор тарафыннан бирелгђн материал џђм аны Ф. Шђрђфиевнећ уйнавы бик њк канђгатьлђндерми. Спектакльдђ конфликт тудыручы тљп образ буларак, Госман — Шђрђфиев аерым функцияне њтђњче схема булудан уза алмый. Ул бљтенлђе белђн тискђре сыйфатлардан гына тора џђм шућа књрђ дђ янындагы тулы канлы образлар — Нурсђнђ џђм Ђбсђлђм, Тђлгать џђм Рђхилђ белђн янђшђдђ бик нык тоныкланып кала. Шулай булса да, актер спектакль тукымасында њзенђ тапшырылган бурычны тђкъдим ителгђн материал рамкаларында башкарып чыга ала. Гомумђн алганда, режиссер Р. Бикчђнтђев бу спектакльдђ бербљтен актерлар ансамбле тудыруга ирешђ.
Ќыеп ђйткђндђ, театр тђнкыйте Р. Бикчђнтђевнећ бу спектакленђ ућай бђя бирде. Г. Иделленећ югарыда ђйтелгђн мђкалђсеннђн башка, «Совет ђдђбияты» журналында ђдђбият џђм театр белгече Г. Кашшаф Хђй Вахитныћ пьесасы џђм Г. Камал исемендђге театр спектакле турында бик ќентекле мђкалђ бастырды. Спектакль турында язылганнардан шулай ук театр белгече Х. Кумысников џђм танылган драматург Мирсђй Ђмир мђкалђлђре игътибарга лаек. Авторларныћ беренчесе ђсђрне тулысынча диярлек кабул итсђ, икенчесе драматург Х. Вахит адресына шактый кискен тђнкыйть фикерлђре ђйтђ. Ђ тулаем алганда Татарстан ќђмђгатьчелеге бу спектакльне югары бђялђде. 1960 елда режиссер Р. Бикчђнтђев џђм драматург Х. Вахит «Беренче мђхђббђт» спектакле љчен Г. Тукай исемендђге республика премиясенђ лаек булдылар. Ул чорда, Г. Камал исемендђге театрда, халык ић књп йљри торган спектакль иде. 1960 елда гына да ул 99 тапкыр џђм, џђрвакыт диярлек, тулы залда уйнала.
Р. Бикчђнтђевнећ Х. Вахит белђн бергђ иќат ителгђн икенче спектакле дђ шундый ук зур популярлык казанды. «Рђхим итегез!» дип аталган, театрныћ яшьлђре тарафыннан эшлђнгђн спектакль, ђйтергђ генђ ќићел, 1961 елда гына да 102 тапкыр куелды. Бик њк катлаулы тоелмаган, бернинди хђйлђсез, гади спектакль ућышыныћ сере нђрсђдђ соћ?
«Љч пђрдђдђн торган лирик комедия» нигезенђ тљзњче яшьлђр бригадасы ђгъзаларыныћ эш џђм тормыш проблемалары салынган. Аларныћ бљтенесе дђ диярлек, ђле генђ тормышка аяк баскан џђм шђхеснећ формалашуы, тормышта њз урынын эзлђњ процессы тљрлечђ. Берђњлђренећ баштан ук џђр нђрсђ шома гына, телђгђнчђ генђ, ђ икенчелђренећ тормышлары ќитди сынаулар аша бара. Ђмма янда бик игътибарлы, мђрхђмђтле дуслар, хезмђттђшлђр бар. Алар абынырга ирек бирмилђр. Ахырда бар да ућышлы тђмамлана. Сђхнђдђн бик ќићел, матур, сђнгатьле итеп, ќырлар, такмаклар белђн аралаштырып, њткен сњзлђр белђн сљйлђнгђн бу вакыйгалар баштан ук ућышка исђплђнгђн була. Чљнки пьеса заман материалыннан чыгып язылган, милли тамашачыныћ зђвыгын, яраткан џђм охшатмаган якларны исђплђп, музыка белђн баетылган иде. Ђ режиссер Р. Бикчђнтђев исђ драматургик материалга: тапкырлык, њткенлек, њзенчђлекле форма љсти, актерларга характерларны чишђргђ булыша. Ић мљџиме, ул ђле моћарчы Г. Камал исемендђге театр эшлђрендђ очрамаган, «дњртенче стена»ныћ вакыт-вакыт «юкка чыгарылуына» корылган џђм тамаша залы белђн тыгыз контакт урнаштыруга исђплђнгђн яћа актер уены манерасын билгели. Бусы инде артистлар љчен дђ, режиссер, театр тђнкыйтьчелђре љчен дђ революция дђрђќђсендђге яћалык була. Яћа уен манерасы, тамашачы белђн даими аралашу мљмкинлеге персонажлар арасындагы мљнђсђбђтлђргђ дђ тљзђтмђ кертђ. Алар инде элеккеге кебек тоташ џђм берљзлексез булып чыкмый, бђлки штрихны, пунктир сызыкны хђтерлђтђ.
Куючы режиссерныћ нђфис, болытсыз тамаша тудыру нияте белђн яраштырып тамашачыларга кљнкњреш ихтыяќларыннан азат ителгђн, сукно-пђрдђлђр ярдђмендђ шартлы гына эшлђнгђн гади генђ бизђлеш тђкъдим ителђ. Мђсђлђн, беренче пђрдђдђге вакыйга урыны тњбђндђгечђ ќиџазланган була. Тљп пђрдђне ачу белђн тамашачы алда тар гына аралык књрђ. Бу — сђхнђне ачык зђћгђр, бик ќићел суперпђрдђ белђн аерып торган авансцена. Ђ сђхнђ њзе кић баскыч ярдђмендђ тамаша залы белђн кушылып китђ. Баскычныћ вертикаль љлешлђре тљрле: ак, ачык зђћгђр, алсу, яшел тљслђрдђге материя кисђклђре белђн капланган. Тамаша барышында, актерлар баскычка књтђрелгђч, ул материялђр салават књпере кебек тљрле тљслђргђ кереп кабынып, балкып китђлђр џђм бљтен сђхнђ алды ђкияттђгечђ яктылыкка, нурга књмелђ.
Режиссер џђм рђссам М. Сутюшев ђлеге ќићел суперпђрдђгђ эш-хђрђкђт, вакыйгаларны оештыру буенча да бик мљџим функция йљклилђр. Ике тигез љлешкђ бњленеп, ул тамашачы љчен я хатын-кызлар торагындагы бњлмђнећ сул яисђ ућ ягын, я йортка кушып тљзелгђн террасаны, я булмаса икенче каттагы баскыч мђйданчыгын џђм баскычныћ њзен књзђтергђ мљмкинлек бирђ. Кайвакыт спектакль барганда суперпђрдђ декорациянећ тулысынча алышынуын каплый, шуныћ белђн сђхнђдђге књренешлђрнећ љзлексез баруын тђэмин итђ. Спектакльдђ яктылыкка да ђџђмиятле роль йљклђнгђн. Тљрле тљс-тљсмерлђргђ бай яктылык — я бик якты, я бераз тоныклана тљшеп, яки тљрле ачык тљслђр белђн ялтырап — аерым књренешлђрдђ бђйрђм атмосферасы тудыруга ярдђм итђ, кђефне књтђрђ, ассызыклап књрсђтђ, аерып алып басым ясый, ђ кайвакыт актер уенына капма-каршы да була.
Ђмма тамашаныћ џђр минутында режиссер Бикчђнтђев љчен ић мљџиме — актер уены, персонажларныћ онытылмый џђм кабатланмый торган характерларын тудыру. Нђкъ менђ шућа књрђ дђ Н. Гђрђева (Зђйтњнђ), А. Галиева (Рђисђ), А. Хђйруллина (Гњзђл), Б. Ђшрђпов (Нургата) кебек театрныћ яшь кљчлђре белђн беррђттђн ул спектакль љчен зур тђќрибђле актерларны да сайлады. Њзлђренећ кабатланмас комедиячел талантлары белђн А. Шамуков (Рђхмђтулла), М. Мићнебаева (Сылу), Ђ. Гобђйдуллин (Илгизђр), Ф. Колбарисов (Профессор) џ. б. кебек популяр осталар тамашачыны янђ бер кат сокландырдылар. 1961 елныћ 21 маенда Г. Камал исемендђге театрда сђнгать советыныћ утырышы булды. Анда Х. Уразиков, Г. Надрюков, Ш. Сарымсаков, М. Сутюшев, Х. Вахит, Р. Ќиџаншина, Р. Тумашев, Р. Бикчђнтђев, Н. Гайнуллин, Г. Ханов кебек милли театрныћ абруй казанган эшлеклђре катнашты. Алар спектакльнећ њзенчђлекле стилен, башкаручыларныћ ућышлы эшлђрен, режиссер џђм актерларныћ тамаша љчен кирђк булган темпо-ритмны саклый алуларын, тамашада ќићел, њзенђ бер бђйрђмчђ атмосфера тудыра алуларын билгелђп њттелђр. Аерым алганда, музыканыћ артыграк булуы, текстта рус сњзлђренећ књплеге искђ алынды, Сылу (М. Мићнебаева) Нургата (Б. Ђшрђпов) характерларындагы аерым сыйфатларны тљзђтњ кирђклеге ђйтелде. Ќыеп ђйткђндђ, худсовет ђгъзаларыныћ бђялђре ућай: спектакльдђн яшьлек аћкый, џђм ул бњгенге тамашачыга кирђк, бигрђк тђ тормышка яћа гына аяк баса торган яшь буынга. Театр тђнкыйте исђ Р. Бикчђнтђевнећ бу спектакленђ артык игътибар бирмђде. Бары тик «Социалистик Татарстан» газетасы гына бер рецензия бастырды. Х. Курбатовныћ «Тамаша залында хикмђтлђр» дип аталган мђкалђсендђ тамашаны кабул итеп бетермђњ белђн бергђ беркадђр аптырау, югалып калу сизелђ. Књрђсећ, драматургик материалга яћача караш, сђхнђ белђн тамаша залы арасындагы традицион булмаган мљнђсђбђтлђр аћлашылып ќитмђгђндер. Ђмма тђнкыйтьнећ берникадђр читлђшње — спектакльнећ популярлыгына тђэсир итмђде. Публика аны џђрвакыт хуплап каршы алды џђм спектакльдђн югары кђеф, књтђренке књћел белђн китте.
«Беренче мђхђббђт» џђм «Рђхим итегез!» спектакльлђре татар театр сђнгатенећ яшь, талантлы ике эшлеклесен — драматург Х. Вахит џђм актер, режиссер Р. Бикчђнтђевне дуслаштырды. Бу иќади дуэт милли театр сђнгатенђ зур популярлык казанган спектакльлђр бњлђк итте. «Књк капусы ачылса» тамашасы Г. Камал исемендђге театрда Р. Бикчђнтђевныћ њзенђ бер тљрле, ић актыккы аккош ќырына ђверелде. Књбек сыман ќићел, якты юмор, бетмђс-тљкђнмђс фантазия, актер табышлары, кљлкеле детальлђр белђн тулып, ургылып-ташып торган, музыка, ќыр џђм бию номерлары, интермедиялђр белђн баетылган спектакль ун ел дђвамында, ягъни 1977 елныћ ахырынача театр сђхнђсеннђн тљшмђде. Тамаша залы џђрвакыт тулы булды. Казанда џђм шђџђр янындагы районнарда ул елларда, мљгаен, бу спектакльне карамаган џђм чын мастер кулы белђн иќат ителгђн сђнгать ђсђре белђн очрашудан зур канђгатьлек хисе кичермђгђн бер генђ тамашачы да калмагандыр. Ул чорда Г. Камал исемендђге театр гастрольлђренећ берсе дђ — књпмиллионлы халкы белђн башкала шђџђрендђме, Татарстанныћ яки Башкортстанныћ район њзђклђрендђме, берничђ йљз кешелек авылдамы — ђлеге данлыклы спектакльдђн башка њткђрелмђде.
Мисал љчен 1968 елныћ июнендђ Уфада уздырылган гастрольлђрне алырга була. Гастроль репертуарына А. Гыйлђќев џђм А. Яхинныћ «Шамил Усманов», Т. Мићнуллинныћ «Милђњшђнећ туган кљне», А. Расих, Ш. Сарымсаковныћ «Ике буйдак», Н. Исђнбђтнећ «Миркђй џђм Айсылу», Х. Вахитныћ «Соћгы хат», Ч. Айтматовныћ «Гњзђлем Ђсђл», Г. Фигерейдоныћ «Эзоп» спектакльлђре белђн бергђ Х. Вахитныћ «Књк капусы ачылса» ђсђре дђ кертелде. Соћгы спектакль, шиксез, гастрольлђр барышында ић књп тамашачы ќыйган џђм театрныћ эшлђреннђн ић хуплап каршы алынганы булды. Башкортстанныћ књренекле театр тђнкыйтьчесе С. Сђетовныћ тамашага сокланып тњбђндђге юлларны багышлавы очраклы тњгелдер: «Режиссеру Рифкату Бикчентаеву и композитору Саре Садыковой, прежде всего, обязан этот сверкающий хитринкой, озорной игрой фантазии, выдумкой и завораживающий лирикой спектакль…»
Ђйтелгђнчђ, «Књк капусы ачылса» спектакле режиссер Р. Бикчђнтђевныћ Г. Камал исемендђге театрда куйган соћгы спектакле булды. Књп тђ њтми, ул бу коллектив штатыннан чыгарылды. Стресстан бераз арынгач, Республика књчмђ театрында берничђ спектакль куйды. Алар арасында кайберлђре — М. Кђримнећ «Айгљл иле» џђм Р. Батулланыћ «Туйлар узгач» ђсђрлђре — тамашачы мђхђббђтен казандылар. Лђкин Књчмђ театрдагы шартлар аныћ ниятлђрен, эш-планнарын тулысынча тормышка ашырырга мљмкинлек бирми иде. 1975 елныћ 24 гыйнварында татар театрыныћ талантлы актеры, атаклы режиссеры Р. Бикчђнтђев вакытсыз вафат булды. Кызганычка каршы, ул арабыздан бик яшьли, иртђ китте џђм њзенећ табигать тарафыннан бирелгђн мљмкинлеклђренећ яртысын да тормышка ашыра алмый калды.

Гали Арсланов,
сђнгать фђннђре докторы

РЕЗЮМЕ
Статья доктора искусствоведения Гали Арсланова посвящена актеру и режиссеру Рифкату Бикчентаеву, оставившему яркий след в татарском театральном искусстве.