2006 2

«Кыйссаи Сђкам» дастаны

Татар ђдђбиятыныћ борынгы язма истђлеклђре арасында исеме тарихка кереп тђ, фђнни тикшерњ объекты итеп хђзергђчђ каралмаган, љйрђнелмђгђн «Кыйссаи Сђкам» дастаны бар. Дљрес, борынгы ђдђбият тарихчысы Шакир Абилов бу ђсђрне «дљньяви карашлар белђн сугарылган» дигђн фикерне заманында матбугатка чыгарган1. «Татар ђдђбияты тарихы» авторлары да аћа карата икенче бер урында «Кыйссаи Сђкам» — дини каџарманлык дастаны, кайчан, кайда язылганлыгы билгеле тњгел. Авторы «Кыйссаи Йосыф»ны язучы Кол Гали булырга тиеш дип исђплђнелђ. «Сђкам кыйссасы» Идел-Урал буе тљрки халыкларында — татарлар, башкортлар арасында бик таралган дигђн билгелђмђ бирђлђр2. Лђкин бер генђ ђдђбиятчыныћ да дастанныћ эчтђлеген, яшђешен бђян иткђн хезмђте ђлегечђ књренми.
Бу дастан, татар матбугатында, моћа кадђр басылмыйча килгђн. Ул бары тик кулъязмалар хђлендђ генђ сакланган. «Татар ђдђбияты тарихы» сђхифђлђрендђ «Кыйссаи Сђкам» турында ђйтелеп, басылган фикерлђренећ хакыйкатькђ ни дђрђќђдђ туры килњенђ тукталып, ачыклап џђм бђялђп китњ кирђк.
Ђсђрнећ таралышы турындагы фикерне, китап булып басылып чыкмагач, аныћ кулъязмалары саны буенча гына ачыклап була. Бу хезмђтне тикшерњ љстендђ эшлђгђндђ «Кыйссаи Сђкам»ныћ кулъязма текстлары буенча шактый мђгълњмат тупланды.
Тарихчы, академик Миркасыйм Госманов язуына караганда, «Кыйссаи Сђкам»ныћ беренче кулъязма тексты 1963 елда гына табыла3. Аны Казан университеты археографлары Горький љлкђсенећ Камка исемле татар авылыннан табып кайталар. Ђлеге кулъязма бњгенге кљндђ Казан университеты Фђнни китапханђсенећ кулъязмалар џђм сирђк китаплар бњлегендђ 2050Т шифры белђн саклана. Без моннан соћ ул кулъязма текстын табылган авылына нисбђттђ «Камка кулъязмасы» дип тђгаенлђрбез. М. Госманов язуга караганда, соћгы елларда Казан университеты галимнђре тарафыннан археографик экспедициялђр вакытында дастанныћ тагын 5-6 кулъязма тексты табылган4. Лђкин, кызганычка каршы, алар ђле фђнни ђйлђнешкђ кертелмђгђннђр џђм табылу географиялђре дђ мђгълњм тњгел.
Россия Фђннђр академиясенећ Петербург шђџђрендђге Кљнчыгышны љйрђнњ институты филиалында саклана торган кулъязмалар арасында «Кыйссаи Сђкам»ныћ бер кулъязмасы булуы турында мђгълњмат бар5. Лђкин кулъязманы тасвирлаучылар ђсђргђ «“Сказание о болезни”. Поэма этическо-медицинского содержания», — дигђн билгелђмђ биргђннђр. Ихтимал, ул ђсђр татарныћ каџарманлык дастаны белђн исеме очраклы туры килгђн башка бер ядкђр булса кирђк. Аныћ књчерелњ, яки язылу вакыты да 1888/1889 елга карый6. Кайбер басма мђгълњматларга караганда «Кыйссаи Сђкам»ныћ бер кулъязмасы Уфада саклана7. Аныћ књлђме 315 бђеттђн торганлыгы књрсђтелђ8. Ул кулъязма 1840 елда књчерелгђн булган. Ядкђрнећ табылу урыны књрсђтелмђгђн. Бу кулъязманыћ телен, аны тасвирлаучы Р. Булгаков Урта Азия теле дип идентификацияли (янђсе: лексикасы џђм морфологиясе — Урта Азиянеке, орфографиясе Урал-Идел буеныкы)9. Тик гаќђп, Урта Азиядђ таќик, тљрекмђн, дљнгђн, кыргыз, казакъ, уйгыр, њзбђк халыкларыныћ барысыныћ да телен њз эченђ алган боламыкныћ булганы бар иде микђн? Њз тарихларында ничђ дђњлђт тљзеп, ђдђбият њстереп килгђн халыкныћ — татарларныћ телен, мђдђниятен болай мђсхђрђ итђргђ Р. Булгаковка кем кушкан икђн?
«Кыйссаи Сђкам»ныћ кулъязмалары археографик экспедициялђр барышында Татарстанда да табылдылар. Аларныћ беренчесе 1978 елда Кайбыч районыныћ Кече Кайбыч авылында табылган иде. Кулъязма фрагмент рђвешендђ генђ сакланып, физик зарар књргђн. Язулары да нык кына ућган. Кулъязмадан калган дњрт биттђ «Кыйссаи Сђкам»ныћ ахыргы љлешенећ сђхифђлђре сакланган. Ул бњгенге кљндђ Галимќан Ибраџимов исемендђге Тел, ђдђбият џђм сђнгать институтындагы кулъязмалар џђм текстология бњлеге мирасханђсендђ 39 коллекциядђ 1930 нчы берђмлек булып саклана. Кушма текст тљзегђндђ Кече Кайбыч кулъязмасы да файдаланылды. Аныћ текстында башка нљсхђлђрдђ булмаган строфалар бар џђм кайбер сюжет сызыкларын тљшенергђ ярдђм итђ.
Икенче кулъязма 1994 елныћ ќђендђ, археографик экспедиция вакытында, Ђтнђ районы Олы Мђћгђр авылында яшђњче Закировлар саклаган китаплар арасыннан алынды. Текст 17,8 х 21,9 см зурлыктагы, тышсыз кулъязма китапныћ 10-18 битлђрендђ гарђп язуыныћ тђгъликъ тљре белђн язылган. Џђр биттђ икешђр шигырь баганалары урнашкан. Кђгазьнећ су билгелђренђ караганда, текстлар 1832 елда књчерелгђннђр. Кулъязманыћ битлђре тљшкђлђгђн, бу хђл текстларныћ бљтенлегенђ дђ зыян китергђн. Югалган битлђрне кулъязмада кустодлар џђм эчтђлек буенча билгелђп була. «Кыйссаи Сђкам» тексты язылган урыннарда 4 битнећ югалганлыгы ачыкланды. Олы Мђћгђрдђ табылган текстта дастанныћ књлђме 265 икеюллы бђетлђрдђн гыйбарђт. Ул, алда искђ алынган мирасханђдђге, 39 коллекциядђ 6614 шифры белђн саклана.
Камка кулъязмасы 317 бђеттђн торган текстны эченђ ала. Лђкин, кустодлардан књренгђнчђ, кулъязмада дастан язылган берничђ бит югалган. Шунлыктан аныћ књлђме 317 бђеттђн дђ артык булуын чамаларга мљмкин.
Олы Мђћгђр, Кече Кайбыч џђм Камкада табылган текстлар ярдђмендђ «Кыйссаи Сђкам» дастаны текстларын дљреслђп уку џђм югалган бђет строфаларын ачыклау љчен аларны кирилл графикасына књчерњ эше башкарылды. Шушы љч текстныћ булуы аларны књчерњчелђр тарафыннан ќибђрелгђн ялгышларны тљзђтеп уку мљмкинлеген дђ ачты, шулай ук књчергђндђ сњзлђрнећ тљшеп калу очракларыныћ булуы да ачыкланды. Љч текстны чагыштырып карау књчерњчелђрнећ њзлђре љчен авыр аћлаешлы дип уйланылган сњзлђрне аларга синоним булган лексик берђмлеклђр белђн алыштыруда иркен эш иткђнлеклђрен ачыклауга ярдђм итте. Мђсђлђн:
1. Олы Мђћгђр кулъязмасында:
«Йђнђ књб ирди аныћ иллђри,
Сакышы саны йук ирди аныћ малларый».
Камка кулъязмасында:
«Йђнђ књб ирди аныћ иллђри,
Хисап кыйлгусыз ирди аныћ малларый».
2. Олы Мђћгђр к.:
«Кем ирсђ тилђди», аный бирмђди,
Ничђ мал килдњрди, аный элмђди».
Камка к.:
«Йалавыќ кыйлдылар, књб кешигђ бирмђди,
Ничђ мал килтњрњб ала алмадый».
3. Олы Мђћгђр к.:
«Бар ирди ул вакытда књклњк йегет,
Атый Сђкам ирди, ђйтђйем ишид».
Камка к.:
«Бар ирди ил илдђ бер йегет,
Аты Сђкам ђйтђле, хуш ишет».
4. Олы Мђћгђр к.:
«Халид бардый, керди мђйданга ишет,
Ач арыслан мићгђзлик књрер бер йегет».
Камка к.:
«Халид чыкыб мђйданга керди, ишет,
Ач арыслан тик књрер бер йегет».
5. Олы Мђћгђр к.:
«Хуран эчрђ шаџ ирди, Ќиџаншаџ атый»,
Њзендђ књб ирди малый, мљлкђти».
Камка к.:
«Бар ирди бер падишаџ Ќиџаншаџ атый,
Њзњндђ књб ирди малы, мљлкђте».
6. Олы Мђћгђр к.:
Ђгђр булса делдњлгђ арысландыйн чђлђк,
Менђйен тђрђнгђ, ђй шаџым мђлђк.
Кече Кайбыч к.
Ђгђр булса ул делдњл арыслан кеби.
Менгђймен аћа мин аждаџа кеби џ. б.
Урта гасырдан калган ђдђби текстларныћ мондый тел ягыннан књзгђ ташланган њзенчђлеклђре татар ђдђбиятыныћ башка кулъязма књчермђлђрендђ дђ књзђтелђ. Мђсђлђн, «Дастане Ќингиз хан», «Тњлђк китабы» кулъязма текстларын љйрђнгђндђ мондый тел њзгђрешлђре књп очрады. Бу књренешне без кулъязма текстлары XVII-XIX гасырлардагы књчермђлђрдђ сакланган ђсђрлђрдђ шактый мисаллар белђн дђлилли алабыз. Ђлеге књренеш татар теленећ соћгы љч гасыр дђвамында гына да нинди сыйфат њзгђрешлђре кичергђнен књрсђтђ. Кайбер тел белгечлђре раслаганча, татар ђдђби истђлеклђре кулъязмаларында катып калган тљрки тел юк, татар ђдђби телендђ џђр гасырда, њзенећ функциональ њсеш дђверендђ туган динамик системасы гына бар. Аны халык тарихыннан, гомумхалык теленнђн аерып карап булмый. Татарларныћ да безнећ эрадан элек њк дђњлђтчелек, кабилђлђр берлеге дђверендђ халык теле барлыкка килгђн. Татарларныћ дђњлђтчелек нђтиќђсендђ барлыкка килгђн телен, аларныћ дђњлђтен тљрек теле (тљрки) дип атаганнар. Лђкин халык шул ук татар булудан туктап калмаган, яши биргђн. Димђк, борынгы Тљрек каџанлыгы традициялђре яшђп килгђн XII гасырга кадђр дђњлђт телен тљрки дип атаганнар. Хђлбуки, инде XI-XII гасырлардагы тљрки тел VI-VIII гасыр тљркиясеннђн яћа грамматик, морфологик, лексик формалар белђн шактый ук аерылган.
XIII-XIV гасырларда Европада этник ќђмгыятьлђрнећ эволюциясе нигезендђ алар бњгенге кљндђге Европа халыкларыныћ тотрыклы, башлангыч тарихлары чорына килеп керђлђр.
Бу дђвердђ татар халкы Алтын Урда џђм соћыннан аныћ варисы булган Нугай Урдасында књрше халыклар тарафыннан татар буларак тагын да ныграк танылалар. Аларныћ телен дђ XIII гасырдан ук татар теле дип тану башлана. Бу књренеш џђм процессларны барыннан да бигрђк урыс, латин, гарђп, татар, ђрмђн, грузин џ. б. теллђрдђге язма документлар раслап торалар. Без аларга кырын карап њтђ алмыйбыз.
Шушы књзђтњлђр нигезендђ «Кыйссаи Сђкам» дастанын XVII гасыр башларындагы татар халык телендђ язылган ђсђр дип саныйбыз. Бу фикерне куђтлђњче тагын бер деталь — ђлеге ђсђрнећ урта гасыр татар каџарманлык дастаннары кысалары њрнђгендђ язылуында.
Дастанда татарныћ борынгы џђм урта гасыр традициялђре буенча дђњлђтчелек мђнфђгатьлђрендђ генђ њсеп килгђн каџарманлык фђлсђфђсе љстенлек итђ. Мђсђлђн, ђле Алтын Урда дђверендђ дђ дошман як белђн сугышканда аны ике якныћ берђр сугышчысы кара-каршы чыгып тукмашудан башлап ќибђргђннђр. Бу батырлар дуэлен уздыруныћ гаскђрнећ сугышчан рухын књтђрњ љчен кыйммђте, ђџђмияте зур булган. Каршы сугышучы батырларныћ исемнђрен, кайсы ил-кабилђнеке, яки шђџђрнеке булуларын бер-берсенђ кычкырып ќиткерђ торган булганнар. Дастанда мђйдан — кљрђш урыны итеп књрсђтелђ. «Кыйссаи Сђкам»нан књренгђнчђ, батырлар каршы якны «ќаныћ кыйммђт булса, сугышып торма, кайтып кит», — дип хурлыйлар. Гомумђн алганда, дастанда кара-каршы ике батырныћ сугыш процессы шактый тулы, реалистик рђвештђ тасвирланган. «Кыйссаи Сђкам»да кљрђшкђ баручы пђџлеванныћ тљп кораллары — кылыч, гљрзи, калкан итеп књрсђтелђ. Мђсђлђн, Гали белђн Сђкам сугышканда алар икесе дђ атта кылыч, гљрзи џђм калкан белђн коралланган хђлдђ тасвирланалар.
Хуран шаџы Ќиџаншаџ та Галинећ коралларына, атына, турылыклы кљчле хезмђтчесе Канбарга кызыга џђм њзенђ Галинећ башын кисеп алып килергђ дип Сђкамны ќибђрђ.
Монда без Алтын Урда дђвере татар ђдђбияты истђлеге булган «Дастане Ќљмќљмђ» џђм соћрак — Казан ханлыгы ќимерелгђн дђверлђрдђ язылган дип уйларга нигез булган «Кисекбаш» поэмасындагы тљп ђџђмиятле образ — баш сљяге, кисек баш мотивлары белђн якынлык књрђбез.
Санап њтелгђн ђсђрлђрнећ беренчесенећ — «Дастане Ќљмќљмђ»нећ «Кыйссаи Сђкам» белђн бђйлђнешен тулырак тасвирлап узыйк.
«Дастане Ќљмќљмђ»дђ тљп образлар — баш сљяге џђм Гайсђ пђйгамбђр. Баш сљяге кайчандыр бљек бер ханныћ башы булган. Хђзер аныћ башыныћ сљяге далада аунап ята. Аныћ янына христиан диненећ тљп пђйгамбђр символы Гайсђ килђ. Гайсђ бушап калган далада хуќа булып, тикшереп йљри. Аныћ ќирдђ аунап яткан кеше башы сљягенђ књзе тљшђ. Аллаџы Тђгалђ кодрђте белђн Гайсђнећ књћеленђ бу баш сљяге белђн кызыксыну тойгысы салына џђм ул Ходадан «бу баш сљягенђ сљйлђшњ сђлђтен кайтар» дип, дога кыла. Аныћ телђге кабул булып, баш сљяге шул вакытта телгђ килеп, Гайсђгђ сљйли башлый.
Ул борынгы заманда гайрђтле хан булган. Халкына бер генђ мизгелгђ игътибарын югалткан љчен генђ дђ ул хан Аллаџы каршына чакырылып ќђџђннђм ќђзаларына тартыла.
Поэманыћ сюжеты, ђлбђттђ, фарсы ђдђбиятыннан алынган. Лђкин татар шагыйре Хљсам Кятиб ул сюжеттан файдаланып «Дастане Ќљмќљмђ» дигђн гениаль поэма язган. Аны џич тђ гади тђрќемђ дип кенђ санап булмый. Эш шунда ки, Хљсам Кятиб поэманы язганда — 1370 нче елларда, Алтын Урда дђњлђтендђ ханнарныћ башлары чыннан да «Дастане Ќљмќљмђ»дђ тасвирланганча, Дђште Кыпчак далаларында гђњдђсеннђн љзеп алынып, далада аз ятмаган. Шагыйрь Хљсам Кятиб бу эшнећ ни белђн бетђсен кисђтеп ђлеге ђсђрен язган. Шагыйрь халыкара хђллђрдђн, дђњлђт хђленнђн хђбђрдар булмаса, мондый ђсђрне яза алмаган булыр иде. Ул заманда Алтын Урда дђњлђтенећ эчендђ џђм књршелђрендђ аћа карата дустанђлек белђн аерылып тормаган христиан ќђмгыятьлђре књтђрелђ барган (Мђскђњ князьлеге, Польша-Литва корольлеге, Венгрия, Венеция џђм Генуя). Хљсам Кятиб Алтын Урда ханнарына њзенећ поэмасы аша, ђгђр болай гаделсез булсагыз, сездђн сљяклђр генђ калыр, ќирлђрегезне христианнар басып алыр дигђн фикерне ќиткерђ. Џђм шагыйрьнећ ни кадђр алдан књрњче булганлыгын тарих ачык књрсђтте.
Баш сљяге, яки кисек баш сюжеты татар тарихыныћ ић фаќигале вакытларында — 1552 елда яћадан, Галинећ «Кисекбаш» поэмасы рђвешендђ мђйданга чыга. Гђрчђ телчелђр џђм кайбер ђдђбиятчылар атаклы «Кисекбаш» поэмасын XIV-XV гасырларда язылган дигђн фикергђ килсђлђр дђ, аныћ шулай булганын ачык исбат итеп бетерђ алмадылар. Бу очракта аныћ язылу вакытын идея эчтђлегеннђн чыгып билгелђргђ мљмкин. «Кисекбаш» поэмасыныћ нинди идеологик максат белђн язылуы шулай ук аны тикшерњчелђр тарафыннан ђлегђчђ ачылмаган. Тик аны суфыйчылык карашларын бђян иткђн ђсђр дип бђялђргђ омтылыш бар. Поэманыћ телен џђм кулъязмаларын тикшергђн филология фђннђре кандидаты Я. Ђхмђтгалиева аныћ нигездђ татар кулъязмалары аша мђгълњм булуын яза. Ђсђрнећ Урта Азиядђ язылган булу мљмкинлеген куђтли. Лђкин анда язылган булса, поэманыћ Урта Азиядђ ни љчен таралмаганлыгы аћлашылмый. Тикшерњчелђрнећ аны халык дастаны дип атауларында хакыйкать бар. Дастан ђсђрлђренећ Идел буенда функциональ яшђешенећ њзенчђлеге булу кызыклы. Аларга бу ќирлђрдђ XIV-XVIII гасырларда барган тарихи вакыйгаларга карата татар укымышлылары тарафыннан бђялђмђ бирњ бурычы йљклђнђ. Эш шунда ки, татарда дастаннар аша сђяси фикер ђйтњнећ инде XIV-XVI йљзлђрдђ њк традициясе ныгый. Татар халкы мљстђкыйль дђњлђт булып яшђгђн чорларда туган «Дастане Ќљмќљмђ», «Идегђй», «Чура батыр» кебек дастаннарда ул фикерне танырга мљмкин. Лђкин инде Касыйм ханлыгындагы џђрбер татарныћ диярлек эшчђнлеге, фикере Мђскђњ тарафыннан књзђтелеп торган вђзгыяттђ ђйтелђсе фикере инде тирђнгђрђк яшерелђ. Аеруча дђњлђтчелек, рухи бђйсезлек турындагы проблемаларны турыдан-туры белдереп булмаган хђлдђ. Чљнки тамагын туйдыру хакына иманын сату бернигђ дђ тормаган, деградациялђнгђн элементлар булган ќђмгыятьтђ, андый фикерне турыдан-туры ђйтњ куркыныч булган. Без моны Мљслиминећ XIX гасыр башларында язылган «Тђварихе Болгария» ђсђренђ анализ мисалында раслаган идек. Мљслими дђ њз ђсђрендђ ислам динен мљфтилек оештырып, аны Россиядђ эчке эшлђр министрлыгы органына ђйлђндерњгђ протест белдереп яза. «Кисекбаш» поэмасы мифологик сюжетка корылса да, аныћ тљбендђ конкрет тарихи вакыйгаларга карата ђйтелгђн тирђн сђяси бђялђмђ ята. Бу ђсђрдђ, Мђскђњ тарафыннан яулап алу чорларында, Казанда булып њткђн вакыйгалар тасвирлана.
Мђсђлђн, поэмадагы явыз дию — Мђскђњ князе, Казан ханы Сафа Гђрђйне њзенећ ялчылары ярдђме белђн сараенда њтертеп, дђњлђтне башсыз калдыра. Аныћ хатыны Сљембикђ белђн улы Њтђмеш Гђрђйне њзенђ ђсирлеккђ алып китђ. Шулай ук Казан ханлыгыныћ элитасын тђшкил иткђн татарларны чукындыру, чукынмасалар њтерњ максаты белђн Мђскђњгђ, аныћ монастырь дип аталган тљрмђлђренђ илтеп тутыра. Мондый хђллђр «Кисекбаш»та су астында (ягъни гаскђрлђр сагында) булган Дию сараенда итеп књрсђтелђлђр. Дию йоклый, Кисекбашныћ хатыны (Сљембикђ) аныћ торып њзен ашаганын (чукындырганын) кљтђ. Кисекбашныћ улын Дию тотып ашаган инде (ягъни чукындырган, ќаны юк), аныћ сљяклђре генђ калган (димђк, мљселман тњгел). Диюгђ ашар љчен (ягъни чукындырырга) тагын биш йљз мљселманны чиратка куйганнар. «Кисекбаш» поэмасы авторы бу мљселманнарны бђладђн Касыйм ханы Шаџ Гали генђ коткара ала дигђн фикер уздыра. Ђлбђттђ, автор Касыйм мљселманнарыныћ књћелендђ йљргђн фикерлђрне бђян иткђн. Шаџ Галинећ дђ, Сљембикђгђ љйлђнње, аны чукындырудан коткару љчен халык телђгенђ колак салу очрагы дип тђ санарга нигез бар. «Кыйссаи Сђкам»ныћ Олы Мђћгђр џђм Кече Кайбыч текстларында Хуран илендђ Шђмђк исемле бер ќљџњд турында сњз бара. Шђмђк исемле ќљџњд мактанып килеп дљлделгђ атланмакчы була. Дљлдел аны таптап њтереп, барлык ќљџњдлђрне кайгылы итђ. Бу исем, образ ђсђргђ юкка кермђгђндер. Мђскђњдђ Шђмђк исемле татар бигенећ чукынып, «Шемяка» йљртелње билгеле. Шулай ук татарлардан Шђмђк мирза шђќђрђсе булу да мђгълњм. Шђмђк исеменећ текстта књренњен, аныћ татар тормышы белђн бђйлелеген књрсђткђн янђ бер дђлил.
Књћелдђ татар язмышына битарафлык сакламаган, Касыйм шђџђреннђн булган автор њзенећ џђм фикердђшлђренећ уйларын татар халкыныћ килђчђк буыннарына ќиткерелеп, код белђн язылган ђсђрен ђдђбият мђйданына чыгарып калдырган. Халык бу фикерне њз заманында аћлаган џђм поэманы йљзлђгђн књчермђлђр белђн XVI гасыр уртасыннан XXI гасырга кадђр ќитђрлек итеп саклаган. «Кисекбаш» поэмасы шушы ягы белђн татар милли ђдђбиятыныћ бђџа биреп бетермђслек классик ђсђре булып сакланырлык џђм ул «Дастане Ќљмќљмђ»нећ XVI гасырдагы иќади эшлђнгђн версиясе. Ђлбђттђ, «Кисекбаш»тагы Гали образы Шаџ Галине генђ тњгел, мљселман цивилизациясенећ куђте, яшђњчђнлеге символы булып та тора.
«Кыйссаи Сђкам» дастаны шушы «Дастане Ќљмќљмђ» џђм «Кисекбаш» поэмаларыныћ, XVII гасырда Касыйм ханлыгы татарлары арасыннан чыккан автор тарафыннан тудырылган, яћа идеялђр белђн љртелгђн версиясе. Ул тел ягыннан «Кисекбаш» поэмасыннан артык аерылмый. Лђкин анда инде њзгђргђн сђяси вђзгыят талђплђренђ ќавап бирерлек идея уздырыла.
Бу дђвердђ татар дђњлђтчелеге йомшарган, ханнарныћ аны якларлык куђте калмый, чљнки алар њзлђре чукына башлыйлар. Татар ќђмгыятендђ хакимлек итњче ислам идеологиясенђ каршы кяфер «ќљџњд» — Ќиџаншаџ мђкерле кљрђш алып бара.
Дастанда персонажларныћ исемнђрендђ дђ идеологик мђгънђ салынган. Мђсђлђн, Сђкам — бозык. Сђкам образы диннђреннђн чыккан татарларныћ бозык эштђ йљрњлђрен тасвирлый. Алар татар халкыныћ кылыч, гљрзи, яхшы ат љстендђ башкара ала торган хђрби сђнгатен њз кардђшлђренђ каршы юнђлтњгђ дђ чирканмыйча кяфер ќљџњдкђ хезмђт иткђннђр. Дастан авторы, кяфер ќљџњдлђрнећ яхшы сугыш атына атланып йљрерлек, кыныннан кылычны тартып чыгарырлык осталыклары юклыкка басым ясый.
Касыйм татарлары ул дђверлђрдђ, XVI-XVII гасырныћ беренче яртысында, гаять зур мђйданда — 200 х 200 кв. км ќирдђ компактлы булып џђм њзлђренећ иреклђрен сакларга сђлђтле булуларын тоеп яшђгђннђр. Касыйм ќђмгыятендђ нинди фикерлђр белђн яшђгђнлеклђрен без ачык белми идек, чљнки чыганаклар юк дип саналды. Дљрес, Кадыйр Гали бикнећ «Ќђмигыт-тђварих» ђсђрендђ бер яклы аерым фикерлђр књренђ10. Аларда Мђскђњ ханы Борис Годуновка мљнђсђбђт белдерелсђ дђ, тулы системалы карашны књрсђтђ алмыйлар.
Касыйм татар ќђмгыятендђ тљрле фикердђге фиркалђрнећ карашлары яшђгђн булуга, аларныћ югары катлавына карата Мђскђњ опричниклар уздырган ќђза операциялђре дђ проблемага беркадђр ачыклык кертђ. Мђсђлђн, 1533 елны Шаџ Гали хан властьтан мђхрњм ителеп, аныћ 80 лђп кешесе хатыннары, балалары белђн ќђзаланып њтерелђ. Фђкать Хђсђн исемлесе генђ чукынуга риза булып исђн кала11. Касыйм татарларыннан 1536 елда тљрле шђџђрлђргђ тоткын ителеп ќибђрелеп, чукындыруга кысталып исђн калганнарыныћ саннары тњбђндђгечђ китерелђ:
1) Новгородта чукындырылган хатыннар — 43 кеше;
2) аларныћ чукындырылган балалары — 36 кеше;
3) Псковтагы хатын-кызлар — 51 кеше;
4) Орешекта хатын-кызлар — 12 кеше;
5) Карелдагы хатын-кызлар џђм балалар — 30 кеше;
Барысы — 172 кеше.
Аларныћ ирлђре ќђзалап њтерелгђч, чукындырып урысларга хатынлыкка биргђннђр12.
Тагын бер кызыклы тарихи деталь. XVI гасырныћ икенче яртысындагы Касыйм ханы Шаџ Гали џђм аныћ даирђсе њлгђннђн соћ кабер љслђренђ утыртылган ташларындагы язмаларда очрый. Ул ташлар мљселман кабере љстенђ куелсалар да, алар «Бисмилла» белђн башланмыйлар. Андагы язмаларныћ ић беренче юллары гарђп телендђ «Аллаџ каршында Гайсђ белђн Адђм бер дђрђќђдђ» — дигђн мђгънђ белдерђ13. Ђлбђттђ, мондый стильдђге эпитафия текстлары XVII гасыр башында Касыймда дђњлђт тоткан башка кешелђрнећ ташларында да саклана14. Лђкин 1648 елда њлгђн Ђфган хан кабер ташындагы текстта андый язмалар књренми15.
Касыйм шђџђрендђге XVIII-XX гасырлардан дђвам итеп килњче татар зиратында џђм Шырын авыл зиратында да кабер ташларындагы язмаларда Гайсђ исеме башка књренми. Касыйм ханлыгында мљселманнарга христиан диненећ басымы шулкадђр кљчђйгђн ки, хђтта Мљхђммђд пђйгамбђр нђселеннђн саналган сђедлђр дђ Казан-Мђскђњ низаглары вакытында Мђскђњ мђнфђгатенђ хезмђт итеп йљрњлђре шулай ук иманнарыныћ йомшаруын књрсђтђ.
Китерелгђн фактлар Касыймда (Хан Кирмђндђ), XVI-XVII гасырларда сђяси вђзгыятнећ катлаулы булганын раслый. Дастандагы Сђкам образында хђтта Касыйм ханнары белђн идарђне бњлешкђн Мђскђњ воеводасын да танырга мљмкин. Сђкамныћ чыккан ќире Мђскђњне татар мљселманнарны хурлыкта тоткан ил итеп карарга мљмкин. Ќиџаншаџ образы Мђскђњнећ бљек князе дђрђќђсенђ туры килђ.
Дастанда китерелгђн Гали образы да, чынлыкта, Мљхђммђд пђйгамбђрнећ кияве Гали хђлифђдђн бигрђк, ислам дине идеологиясенећ кљчлелеген аћлаткан символ гына. Ђлбђттђ, ул Касыймныћ ић атаклы идарђчесе џђм талантлы гаскђр башлыгы булган Шаџ Гали ханны књз алдында идеал итеп тотуны да аћлатса кирђк. Юкка гына Олы Мђћгђр кулъязмасында Гали исемен йљрткђн зат, бер мђртђбђ Шаџ Гали дип аталмаган. Бу строфа Камка кулъязмасында књренми. Ул ќыелма текстныћ 99 бђетендђ књрсђтелде:

Сад џђзаран дђрди бђхти шад кыйлдылар,
Сыйпа Шаџ Гали тиб барча улдыйлар.

«Кыйссаи Сђкам»ныћ XVII гасыр башларында язылуын андагы тарихи социаль терминнарныћ кулланылыш ешлыгыннан да фикерлђргђ мљмкин. Мђсђлђн, без анда хан, бик, инђк кебек социаль терминнарны сирђк очратабыз. Анда шаџ, шаџиншаџ, мђлик, вђзир, нљкђр, йалавыч (хезмђтче, яучы мђгънђсендђ), пђџлеван кебек социаль терминнар љстенлек алуы кызыклы, мирза, тархан кебек терминнар бљтенлђй очрамый. Бу књренеш ђсђрне мљселман ђдђбияты, яки књбрђк фарсы-таќик авторлары ђсђрлђре белђн таныш булган шагыйрь тарафыннан язылган дип уйларга нигез бирђ.
Касыйм ханлыгында XVI гасырдан башлап урнашкан сђяси вђзгыят мљселманнарга њз хокукларын яклау љчен кљрђштђ конфронтациягђ барырлык хђлдђ булмаганлыкларын да књрсђтђ. Автор аларга дастан текстына кертелгђн гыйбрђтле вакыйгалар мисалында акыл бирђ. Мљселманнар арасына ќибђрелгђн мђкерле эш башкаручыларны (мђсђлђн, Сђкам) акыл белђн дагалап, хуќаларына карата файдаланырга кићђш бирелђ.
Инде дастанга анализ ясауны йомгаклап, шуны ђйтергђ мљмкин, Алтын Урда чорында дђњлђт, халык язмышы проблемасын књтђргђн «Дастане Ќљмќљмђ» ђсђре Касыйм џђм Казан ханлыкларыныћ халкына гыйбрђт булып яшђп, XVI-XVII гасырлардагы татар љчен хђвефле дђверлђрдђ яћа патриотик ђсђрлђр язылуга тђэсир иткђн. Соћгылары Касыймда њскђн татар ђдђбиятыныћ гњзђл њрнђклђре буларак сакланганнар. Ђлбђттђ, Касыйм якларында болардан тыш «Кыйссаи авык», «Ана белђн угыл дастаны» кебек ђсђрлђрнећ язылуын да искђ алырга кирђк. Тарихи фаќигалђр сђбђпле Казан ханлыгы ђдђбиятыныћ зур љлеше безгђ килеп ќитмђгђн. Лђкин бу бушлыкны Касыйм регионында иќат ителгђн авторларныћ ђсђрлђре тулыландыра. Гомумђн, Алтын Урда белђн бђйлђнешле булган књп язма ядкђрлђр фђкать Касыйм татарлары ђдђби эшчђнлеге нђтиќђсендђ генђ сакланып калганнар. Бу исемлеккђ Мђхмњд бине Гали ђл-Болгари ђс-Сараиныћ «Нђџќел-фарадис», Хђйдђр Хђрђзминећ «Мђхзђнел-ђсрар», Кол Галинећ «Кыйссаи Йосыф», «Бабахан дастаны» џ. б. ђсђрлђрне кертергђ мљмкин.
Укучыга аћлап кабул итњне ќићелђйтњ љчен «Кыйссаи Сђкам» дастанын кисђклђргђ бњлеп, аларга эчтђлегенђ карап безнећ тарафтан тњбђндђге исемнђр куелды:
1) Хуран шаџы кызына Сђкамныћ гашыйк булганы;
2) Сђкамныћ Мђккђгђ килгђне џђм анда сугышлары;
3) Гали белђн дусты Мђликнећ кићђш итеше;
4) Галинећ Сђкам белђн кљрђше;
5) Сђкамныћ мљселман булуы џђм Галигђ серен сљйлђве;
6) Галинећ Сђкамны юатуы;
7) Сђкамныћ Хуранга кайтырга чыгуы џђм юл маќаралары;
8) Сђкамныћ Хуранга кайтып Ќиџаншаџ кызына љйлђнње;
9) Галинећ Сђкам артыннан Мђлик белђн Хуранга тљс њзгђртеп барганы;
10) Мђликнећ бђлагђ тарыганы џђм Галинећ яћа бер хђйлђсе;
11) Мђлик «шаџ» белђн Гали «нљкђрнећ» Ќиџаншаџка кунакка барганы;
12) Ќиџаншаџ сараенда кунаклар белђн очрашу;
13) Ќиџаншаџныћ килгђн кунакларына Сђкам алып кайткан коралларны књрсђтње;
14) Ќиџаншаџ кешелђренећ Галидђге Сђкам китергђн коралларны тота белмђгђннђре;
15) Галинећ кораллар белђн эш итњен књрсђтње;
16) Мђќлеснећ бозылуы џђм бђхђс кубу;
17) Ќиџаншаџ белђн Сђкамныћ аралары бозылуы;
18) Ќиџаншаџныћ Гали белђн бергђ-бер сугышы џђм аныћ кулыннан џђлакђте;
19) Галинећ Ќиџаншаџ яклыларны ќићње џђм Хуранны мљселман иле итње.

ИСКЂРМЂЛЂР:
1. Татар ђдђбияты тарихы. Урта гасырлар дђвере. – Казан, 1984. – Т. 1 – Б. 365.
2. Шунда ук. – Б. 545.
3. Госманов М. Каурый калђм эзеннђн. – Казан, 1994. – Б. 69.
4. Шунда ук.
5. Дмитриева Л. В. Описание тюркских рукописей Института востоковедения. – М., 1980. – Т. 3. – С. 154-155.
6. Там же.
7. Булгаков Р. М. Описание восточных рукописей Института истории, языка и литературы. Тюркские рукописи. – Уфа, 2002. – Ч. I. – С. 84-85.
8. Там же.
9. Там же.
10. Борынгы татар ђдђбияты. – Казан, 1963. – Б. 472-475.
11. Атласи Џ. Себер тарихы. Сљембикђ. Казан ханлыгы. – Казан, 1993. – Б. 322.
12. Шунда ук.
13. Вельяминов-Зернов В. В. Исследование о касимовских царях и царевичах. – СПб., 1863. – Ч. I. – С. 503, 511, 512, 514, 515, 516, 517, 537.
14. Вельяминов-Зернов В. В. Указ. соч. – СПб., 1864. – Ч. II. – С. 486, 491, 492, 495, 496, 497.
15. Шишкин Н. И. История города Касимова с древнейших времен. – Рязань, 1999. – С. 189-193.

Марсель Ђхмђтќанов,
филология фђннђре докторы

РЕЗЮМЕ:
Публикация доктора филологических наук М. Ахметзянова посвящена анализу ранее не опубликованного дастана, в которой на основе сопоставления с другими поэмами доказывается его датировка — XVII в.