2006 2

Исхакый — яћарыш хђбђрчесе

1992 елда Тљркия Республикасы хљкњмђте тђкъдиме белђн Истанбул шђџђрендђ тљзелгђн ТЉРЕКСОЙ халыкара оешмасы тљрки теллђрдђ сљйлђшњче иллђрдђ уртак мђдђни берлекне тђэмин итњ, тарихи-мђдђни мирас ядкарьлђрен тергезњ юнђлешендђ књпьяклы эшлђрне нђтиќђле рђвештђ алып бара.
Татар ђдђбияты классигы, књренекле дђњлђт џђм ќђмђгать эшлеклесе, татар халкыныћ милли азатлык хђрђкђте юлбашчысы, 1939 елдан алып 1954 елныћ 22 июленђ кадђр Тљркиядђ яшђгђн џђм иќат иткђн Гаяз Исхакыйныћ књпкырлы ђдђби мирасына багышланган «Яћарыш хђбђрчесе» исемле бу монография татарлар белђн тљрек дљньясы арасында сђяси, тарихи џђм мђдђни бђйлђнешлђрнећ позитив њзенчђлеген ачып бирђ. Академик Мићнђхмђт Ќђмил улы Сђхапов тарафыннан иќат ителгђн ђлеге монография каџарманы Гаяз Исхакый њзенећ икенче Ватанына ђйлђнгђн Тљркия Республикасында татар халкын инкыйраз авыруыннан саклап калу љчен актив кљрђш алып бара.
Гаяз Исхакый иќатын љйрђнњче књпсанлы ђдђбият белгечлђреннђн аермалы буларак, Мићнђхмђт Сђхапов ђдипнећ иќат эшчђнлеген XX гасыр татар ђдђбияты контексты кысаларында бђяли. Моныћ љчен аћа бер гасырга сузылган татар ђдђбияты тарихын яхшы књзаллау, шушы чор љчен хас булган иќтимагый џђм икътисади формациялђрнећ эчке њсеш законнарын тирђн аћлап, бу процессларныћ татар халкыныћ иќтимагый фикер њсешенђ булган йогынтысын дљрес итеп бђялђр љчен тарихи, милли сђясђт, гомуми фђлсђфи мђсьђлђлђр буенча да яхшы хђбђрдар булырга кирђк булган. Галим  ђдипнећ килђчђктђге бљтен иќатына юнђлеш биргђн, њзенећ милли тђрђккыят буенча булган фикерлђрен милли идеология югарылыгына књтђрњдђ нигез булып торган ђсђр итеп «Ике йљз елдан соћ инкыйраз» повестен саный. Бу ђсђр, бер яктан, язучыныћ башлангыч чор иќатындагы миллђтне саклап калу моделен гђњдђлђндерсђ, икенче яктан, XX гасыр татар ђдђбиятыныћ гомуми юнђлешен билгелђргђ ярдђм итђ. Ђлеге ђсђрендђ  Гаяз Исхакый татар халкыныћ тарих сђхнђсеннђн тљшеп калып юк булу куркынычы турында гына сљйлђп калмый, ђ бђлки аныћ сђбђплђрен џђм савыктыру юлларын да књрсђтђ. Ђдип миллђтнећ юкка чыгу куркынычы беренче чиратта аныћ патша тђхетенђ бђйле булып, коллык психологиясенђ батып, њзенећ бђйсезлеге љчен кљрђшергђ телђмђвеннђн килеп туа дип исђпли. Аныћ фикеренчђ, халыкныћ њзаћы тњбђн булуы дин ђџеллђренећ иске карашта, заман байларыныћ милли мђгариф, мђдђният, сђнгать мђсьђлђлђренђ гаять дђрђќђдђ игътибарсыз булуларында. Шђкертлђрнећ рус мђктђплђрендђ укырга телђмђњлђре, милли изоляциягђ бирелеп, рус мђдђнияте казанышлары белђн танышырга телђмђњ дђ татар халкын миллђт буларак юк итђргђ мљмкин. Язучы миллђтне бары тик халыкара икътисади, сђяси, мђдђни системаларны берлђштерњ юлы белђн генђ саклап калырга мљмкин дип исђпли. Шуныћ белђн беррђттђн ул халыкныћ тарихи тамырларыннан аерылмаска, изге йолаларыбызны югалтмаска, динебездђн џђм кан кардђш кавемнђребездђн аерылмаска васыять ђйтеп калдыра. Гаяз Исхакыйныћ бу фикерлђрен М. Сђхапов татар ђдђбиятында моћа кадђр булмаган зур яћалык итеп бђяли. Галим ђсђрнећ тарихи-фђлсђфи нигезлђмђлђре генђ тњгел, бђлки аныћ ђдђби яћгырашы да Р. Фђхретдинов, З. Џади, Р. Рђмиев. Ф. Халиди, Г. Камал џђм башка бик књплђрнећ иќатына зур тђэсир ясады дип исђпли. Ул, ђлеге фикерен алга таба дђвам итеп, язучыныћ татар ђдђби тарихында беренче мђртђбђ књтђрелгђн миллђтне саклап калу идеясе хђтта совет чоры татар ђдђбиятында да кљчле тђэсир ясады дип исђпли. Галимнећ бу фикерен Гаяз Исхакый иќатыныћ татар ђдђбият тарихындагы ђџђмиятен билгелђњдђ гомумилђштерњ кљченђ ия булган нђтиќђлђрнећ берсе итеп бђялђргђ кирђк. М. Сђхапов Гаяз Исхакыйныћ бљтен иќатын нђкъ менђ шушы књзлектђн чыгып бђя бирђ.
Билгеле булганча, ђдипнећ бљтен иќаты: проза, драматургия, ђдђби џђм фђнни-публицистик ђсђрлђре бер максатка: татар халкыныћ милли яћарышына багышланган. Миллђт язмышы язучыныћ барлык ђсђрлђре буенча яшел ќеп булып дђвам итђ. Гаяз Исхакый иќатыныћ њзенђ генђ хас булган њзенчђлеклђренећ берсе — иќатыныћ башлангыч чорында ук књтђреп чыккан милли идея мђсьђлђсе аныћ барлык ђсђрлђренећ нигез ташына ђверелђ. Язучы њзенећ укучысына ќиткерергђ телђгђн милли идеялђр, гомумилђштерелгђн тђкъдирдђ, ђдипнећ милли концепциясен тђшкил итђ. Њз чиратында милли концепциянећ асылы аныћ њз халкын башка миллђтлђр белђн бер њк дђрђќђдђге тулы хокуклы, алдынгы џђм прогрессив миллђт итеп књрергђ телђвендђ чагыла. Мићнђхмђт Сђхапов, башка галимнђрдђн аермалы буларак, Гаяз Исхакыйныћ миллђтне саклап калу идеясен татар миллђте рамкалары белђн генђ чиклђп калмый. Аныћ фикеренчђ, Гаяз Исхакыйныћ бљеклеге хаким миллђтлђр басымы астында яшђгђн башка миллђтлђрнећ язмышын гомумилђштереп тасвирлый белњендђ књренђ. Гаяз Исхакый беренчелђрдђн булып дљнья ќђмђгатьчелегенећ игътибарын Россия империясендђ яшђњче вак миллђтлђрнећ ачы язмышына юнђлтђ. Ул књпмиллђтле Россиянећ демократик мђмлђкђт булуы љчен кљрђшђ. Шуныћ љчен дђ Гаяз Исхакый большевиклар тђкъдим иткђн милли мђсьђлђлђрне чишњ моделенећ бер генђ вариантын кабул итми. Европа иллђрендђ глобализм, кеше хаклары мђсьђлђлђре бары тик алтмышынчы елларда гына кљн тђртибенђ куелса, ђдип бу проблеманы инде егерменче гасыр башларында ук књтђреп чыга. Шушы рђвешчђ фикер йљртеп, Мићнђхмђт Сђхапов Гаяз Исхакый иќатыныћ дљньякњлђм ђџђмияткђ ия булуын исбат итђ. Димђк, Гаяз Исхакый иќатыныћ ђџђмияте XX гасыр дђвамында кљн тђртибенђ куелган ић мљџим сђяси мђсьђлђлђр белђн бер њк югарылыкта бђялђнергђ тиеш.
Мићнђхмђт Сђхапов хезмђтлђренећ тагын бер њзенчђлеге турында ђйтеп китђсем килђ. Ул Гаяз Исхакыйныћ иќатын ђдђбият белеме књзлегеннђн чыгып кына бђялђми, бђлки шул чордагы иќтимагый, фђлсђфи фикернећ, тарихи чынбарлыкныћ, милли сђясђтнећ бер чагылышы итеп тђ карый. Шунлыктан, автор ђйткђнчђ, ђдђби ђсђрлђрнећ геройлары ђдипнећ субъектив фикерен џђм иќат методларын гына чагылдырып калмыйлар, ђ бђлки иќтимагый, икътисади џђм милли сђясђт мђсьђлђлђрен кљн тђртибенђ куярга ярдђм итђлђр.
Ул Гаяз Исхакыйныћ бай иќатын XX гасыр башында татар ђдђбиятын алтын чорга алып килгђн саф сулы мул чишмђгђ тићли. Язучыныћ татар халкыныћ азатлыгы љчен кљрђштђ милли байракка ђйлђнгђн, милли идеологияне тудыруда хђлиткеч роль уйнаган фикерлђре берничђ буын язучыларга рухи ныклык, милли яћарышка куђт љстђп торды. XX йљз башларында Гаяз Исхакый књтђргђн милли рух яктылыгы илленче-алтмышынчы елларда да сњнмђде, ќђмгыятьне демократиялђштерњ чорында исђ татар ђдђбиятыныћ њзђк мђсьђлђлђренђ ђйлђнде. Ул гына да тњгел, Гаяз Исхакыйныћ милли яћарыш фикерлђре белђн коралланып, соћгы елларда татар халкы югалткан дђњлђтчелеген, сђяси, икътисади мљстђкыйльлеген торгызу, диннећ, телнећ дђрђќђсен књтђрњ, милли њзаћны њстерњ эшенђ кереште. Димђк, язучыныћ татар халкыныћ килђчђге љчен кайгыртып ђйткђн изге фикерлђре, гасырлар аша узып, бњгенге буынга да килеп иреште.
Њзенећ књпсанлы фђнни монографиялђрендђ џђм публицистик мђкалђлђрендђ Мићнђхмђт Сђхапов, бљтен иќатын татар халкын инкыйраздан йолып калу мђнфђгатьлђренђ буйсындырган Г. Исхакыйныћ ђсђрлђре бњгенге кљндђ татар ђдђбиятыныћ тљп юнђлешен билгелђп кенђ калмыйлар, бђлки XXI гасыр бусагасына аяк атлаган тљрки халыкларга рухи маяк булып та хезмђт итђлђр, дип бђяли. Автор ђдипнећ XXI гасырга аяк баскан татар ђдђбиятыныћ милли йљзен кљчђйтергђ џђм ђхлакый-рухи кыйбласын ныгытырга булыша, XX гасыр ђдђбияты белђн XXI гасыр ђдђбияты арасын тоташтыручы ышанычлы џђм таза књпер вазифасын њти, татар миллђтенећ инкыйразга каршы алып барган дђвамлы кљрђшенђ кљчле рухи таяныч булып хезмђт итђ дип саный.
Њзенећ фаќигале тормышын Гаяз Исхакый татар халкыныћ азатлыгы, мљстђкыйльлеге, миллђттђшлђренећ азат џђм хљр булулары љчен багышлады. Ул тљрки халыклар дљньясын олы фикерлђр белђн баетты. Књренекле галим, талантлы журналист, язучы, филология фђннђре докторы, профессор, академик Мићнђхмђт Сђхапов татар халкыныћ милли горурлыгы булган каџарман язучы, изелгђн миллђтлђрнећ азатлыгы љчен бљтен гомере буенча кљрђшкђн Гаяз Исхакыйныћ бу фикерлђрен дљнья ќђмђгатьчелегенђ ќиткерњ буенча язучыныћ тићдђшсез талантына лаек була ала торган гаять тђ игелекле эшлђр башкарды. Ул бњген дђ аныћ иќатын, гыйбрђтле тормыш тђќрибђсен, тљрки халыклар дљньясы љчен тутыкмас фикерлђрен гомумилђштереп, газиз халкына ќиткерњ рухында яши.
Татар халкыныћ бљек улы, талантлы ђдип, драматург, публицист, милли азатлык хђрђкђте юлбашчысы Гаяз Исхакыйныћ бай ђдђби мирасын тљрек дљньясыныћ игътибарына тђкъдим ителњ џђм таныту мљмкинлеген биргђн Татарстан Республикасы элеккеге мђдђният министры Илдус Габдрахман улы Тархановка џђм монография авторы академик Мићнђхмђт Ќђмил улы Сђхаповка тирђн хљрмђтемне џђм олы рђхмђтемне белдерђм.

Полад Был-Был оглы,
Ђзђрбђйќан Республикасыныћ Россия Федерациясендђге
Гадђттђн тыш џђм Вђкалђтле илчесе,
Ђзђрбђйќан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
ТЉРЕКСОЙ халыкара оешмасы генераль директоры,
профессор

РЕЗЮМЕ
Рецензия Чрезвычайного и Полномочного посла Азербайджанской Республики в Российской Федерации, заместителя Премьер-министра Азербайджанской Республики, генерального директора международной организации ТЮРКСОЙ, профессора Полада Был-Был оглы на книгу доктора филологических наук, профессора, лауреата Государственной премии РТ в области науки и техники М. Ж. Сахапова «Яћарыш хђбђрчесе» (Вестник возрождения), посвященную видному общественному, политическому деятелю, классику татарской литературы Гаязу Исхаки.