2007 1

Магометанские метрические книги в фонах Национального архива РТ

ТМА фондында мөселман метрика язмалары

Мљселман метрика язмасыныћ 1910 елгы њрнђге.
ТМА, 4 ф., 180 тасв., 19 сакл., 208–209 кгз.

Татар тарихи чыганакларыныћ бер љлеше шактый тђфсилле итеп тикшерелсђ дђ, ђле џаман да кул ќитмђгђннђре бар. Яисђ кайберлђре еш кулланылып та, махсус тикшерњ объекты булмаганнар. Шундыйлардан, метрика язмалары бик мљџим џђм махсус љйрђнњгђ књптђн лаеклы чыганаклардан берсе.
Метрика язмалары (бу очракта мљселман метрика язмалары турында гына сњз алып барыла) — мђчеттђ мулла тарафыннан аерым бер мђхђллђдђ туган, њлгђн кешелђрне, укылган никахларны, талакларны теркђгђн документ. Хђзерге вакытта бу вазифаларны ЗАГСлар башкара.
Мондый документлар Татарстан республикасы Милли архивыныћ аерым фондын (4 ф. Казанская духовная консистория) алып тора. Бу фондтагы мљселман метрикаларыныћ саны 2 000 нђн артык. Милли архивта Россиядђге татар халкы яшђгђн књп кенђ авылларныћ шундый язмалары саклана. Ђлбђттђ, сан ягыннан ић књбе, тулылыгы белђн дђ беренче урында торучысы — Казан губернасы авылларыныћ метрика язмалары. Аерым алганда, Казан шђџђре, Лаеш, Мамадыш, Зљя, Спас, Тђтеш, Чистай љязлђре язмалары ђйбђт сакланган. Чар (Царевококшайск), Чуел (Цивильск) љязлђренеке бераз азрак џђм ић азы — Чабаксар љязенеке, бу тљбђк буенча безнећ кљннђргђ бары тик 1881 џђм 1915 елгы язмалар гына килеп ќиткђн. Казан губернасыннан кала, ић ђйбђт џђм чагыштырмача тулы сакланганнардан — Уфа губернасыныћ Минзђлђ, Самара губернасыныћ Бљгелмђ љязе документлары. Шулай ук Сембер губернасыныћ Буа, Карсун, Курмыш, Сембер, Вятка губернасыныћ Алабуга, Сарапул љязлђре буенча да язмалар Милли архивта урын алганнар. Вакыт ягыннан караганда, Татарстан республикасы Милли архивында метрика язмалары 1865 елдан башлап кына сакланган, лђкин шулай да 4 нче фондныћ 6, 7, 8, 9, 10, 15 нче љстђмђ тасвирламаларыннан књренгђнчђ, аерым авыллар буенча ић борынгысы дип 1829 елны атый алабыз. Саклану дђрђќђсенђ килгђндђ, 1916-1917 елларга кадђрге документлар тулы, пљхтђ итеп эшлђнгђн. Россиядђ 1917 ел њзгђрешлђре метрикаларныћ кыяфђтендђ дђ чагыла: бу чордан соћгы документларда аларга куелган талђплђр тиешле дђрђќђдђ њтђлмђве књзгђ чалына, хђтта почеркларныћ ямьсезлђнње књренђ. 1917 елдан соћгы документлар тулы сакланмаганнар, кайбер авыллар буенча документлар бљтенлђй юк, сакланганнарыныћ да физик халђтлђре мактанырлык тњгел. Татарстан республикасы Милли архивында тулы булмаган рђвештђ генђ булса да, 1922 елга кадђрге документлар бар, лђкин бик књп авылларныћ метрика язмалары 1920 ел белђн тљгђллђнђсђ дђ, бик сирђк очракта гына 1924 елга кадђрге язмалар очрый.
Югарыда ђйтелгђнчђ, метрика ул — документ, шулай булгач, аныћ њзенећ язылу тђртибе џђм кагыйдђлђре булган. 1916 елдан башлап, Диния нђзарђте тарафыннан метриканы саклау, язу џђм язганда игътибар ителергђ тиешле нђрсђлђрне белњ имамлыкныћ имтихан программасына кертелђ. Бу талђплђр куелганнан соћ, метрика язмалары махсус тикшерелгђн џђм бу оешма нђшер иткђн журнал битлђреннђн књренгђнчђ, ђгђр дђ хата ќибђрелђ икђн, теркђњче ќавапка тартылырга тиеш булган1.
Метриканыћ структурасына килгђндђ, ић беренче мђгълњмат булып, туучылар теркђлгђн. Моныћ шулай ук њз тђртиплђре булган. Ир џђм кыз балаларныћ исемнђре аерым номер белђн теркђлгђн, ягъни баланыћ кайсы ќенестђн икђнен номерлар буенча да белергђ мљмкин. Лђкин моннан тыш, кайбер очракта џђр исемнећ астына кыз бала яисђ ир бала дип тђ язып куелган. Бу исђ, мђќбњри тњгел, ђгђр дђ бертљрле исем ир балаларга да, кыз балаларга да кушылу ихтималы булган очракта, буталмас љчен кирђк. Мондый исемнђр татарларда, еш булмаса да, очраштыргалый. Мђсђлђн, Мићлесафа, Гайнекамал џ. б. Туган баланыћ ђтисе, ђнисе џђм бабаларыныћ исемнђре язылган. Борынгырак документларда, бабаларыныћ исемнђре књрсђтелмђгђн. Соћрак, ягъни 1917 елдан соћгы документларда, фамилия дђ языла башлый, лђкин бу џђр вакытта да эшлђнмђгђн. 1916 елгы «Мђгълњмате мђхкђмђи шђргыяи Оренбургыя» журналы язуынча, «ђлегђ кадђр татар халкында фамилия йљртњ мђќбњри тњгел иде, лђкин хђзерге вакытта, рђсми эшлђрдђ, бигрђк тђ гаскђргђ алынган вакытта, фамилия кирђк була. Ђгђр дђ атасыныћ ђњвђлдђн килгђн фамилиясе булса, аћа шул фамилия бирелђ яки бабасыныћ исеме фамилия итеп алына». Бала метрика саклана торган мђхђллђдђ туса, аныћ адресын тђфсиллђп язу мђќбњри тњгел. Ђгђр ул читтђн килгђн икђн, бигрђк тђ Казан шђџђре метрикаларында, ђтилђре кайсы тљбђктђн килгђне књрсђтелђ.
Диния нђзарђте, баланыћ исеме янында аныћ ђтисенећ социаль катлавын мещан, дворян, почетлы гражданин булган очракларда гына књрсђтњне, талђп иткђн2. Лђкин метрика язмаларыннан књренгђнчђ, муллалар башка катлауларны да теркђп барганнар. Мђсђлђн, крестьян яисђ зирагатьче, имам, старшина, мђзин, башкорт, типтђр џ. б.
Балага исем кушу мђсьђлђсе дђ аерым каралган. Беренчедђн, мљселманча књркђм исемнђр кую талђп ителсђ, икенчедђн, ул исемне дљрес кулланып, тљгђл язу шарт итеп куелган3. Балага исем куштыру артыннан йљргђн кеше (ђтисе яки бабасы) мулла кушкан џђм теркђгђн исемне укып, дљреслегенђ инанып кул куярга тиеш булган4.
Татар халкында «бђби ашы» (яисђ «бђби чђе») уздыру гадђте бар. Шул ук «Мђгълњмате мђхкђмђи шђргыяи Оренбургыя» журналы язуынча, бу эш шђригатькђ каршы килми, лђкин болай эшлђњнећ тискђре ягы да барлыгын искђртђ. Балага азан ђйтеп исем кушуны, кунак ќыю белђн туры китерергђ тырышып, балага исем кушу џђм аны теркђњ кичектерелеп торырга мљмкин, ягъни бала хђтта њзе туган елны теркђлми дђ кала, ђгђр бала туган елында метрикага теркђлми икђн, аны килђсе елгы метрикага кертђ алмыйлар. «Мђгълњмате мђхкђмђи шђргыяи Оренбургыя» бу хакта «бу хосуста бик зур эшлђр йљртелгђне бар, бик зур дђрђќђле кешелђр, њз вакытында метрикага язылмый калган балаларын, соћыннан метрикага кертергђ телђп эш йљрткђннђре бар, лђкин нђтиќђ чыкмады»5, дип яза.
Егетлђргђ никах 18 яшьтђн укылган, 80 яшьтђн узганнарга бу гамђл рљхсђт ителмђгђн. Никахны теркђњ љчен яшь хакында белешмђ талђп ителђ6 — бу беренчедђн, ђ икенчедђн, икесенећ дђ мљселман булуы, џђм аларныћ шаџитлары булу шарт7. Беренче графага никах укылу датасы, егет џђм кызныћ яшьлђре языла. Икенче графага никахлашучыларныћ адреслары џђм исемнђре теркђлђ. Никахланышучылар, метрика саклана торган мђхђллђ кешелђре булсалар, аларныћ тђфсилле адреслары талђп ителмђгђн. Ђгђр дђ алай тњгел икђн, адрес тљгђл књрсђтелергђ тиеш (губерна, љяз, волость, авыл исемен књрсђтњ мђќбњри), хђтта авылныћ рђсми исеменнђн тыш, халык арасындагы исемен дђ књрсђтњ кирђк була. Никах, нигездђ кыз ягында рђсмилђштерелгђн, лђкин егет ягында теркђлгђн очраклар да булган. Никахлашучыларныћ ничђнче никахы икђнлеге дђ књрсђтелђ. Никахныћ шаџитлары билгелђнђ, алар ике тљрле: бер тљре вђли вђкил дип атала, нигездђ, мондый шаџитлар егет џђм кызныћ ђтилђре була. Кайбер очракта мондый вазифаны бертуганнары да њти алган. Вђли вђкил буларак егет њзе дђ чыгыш ясый алган, лђкин кызныћ њзенђ-њзе вђли вђкил булуы чиктђн тыш сирђк хђл, бу бары тик 1917 елдан соћ гына аз-маз књренгђли башлый. Икенче тљр шаџитлар — ризалык шаџитлары, џђр ике яктан да икешђр, ђ кайбер очракта дњртђр шаџит билгелђнгђн — болар туганнар, књршелђр яисђ мђќлестђ катнашкан таныш-белешлђр. Бу шаџитлар никахка хђер-фатиха биреп, њз имзаларын яисђ тамгаларын куялар, ђгђр дђ алар чит мђхђллђ кешелђре булса, тљгђл адреслары языла. Аерым графада мђџђрнећ књлђме књрсђтелђ. Гадђттђ, мђџђр малы ике љлештђн торган: бер љлеше никах укыган вакытта бирелгђн, ђ икенче љлеше кљтђчђк мал дип аталган. Мђџђрне алучы «... кадђр мђџђрне хђзер алдым», — дип, ђ бирњче «... кадђр мђџђр бирђсе калды», — дип имзасын куйган. «Кљтђчђк мђџђр хатынныћ ир љстендђге бурычы булып, бер тараф њлгђндђ, яхуд аерылышканда ул мђџђр хатын файдасына буладыр. Авылларда мђџђр итеп ат, сыер, тњшђк, ястык џ. б. шундый нђрсђлђр язылса, аныћ кыйммђте язылып бђян ителергђ тиеш. Ат, сыер тљсе белђн язылса яхшы булыр»8 диелђ Диния нђзарђте талђбендђ. Соћгы графада никах хљтбђсен укыган имамныћ имзасы куела. Никахны теркђњ љчен 25 тиен пошлина алынган9.
Метрикада талак љчен махсус бњлек бар. Монда аерылышу датасы тљгђл књрсђтелергђ тиешле, ул дљрес књрсђтелмђгђндђ, кљтелмђгђн хђллђргђ сђбђп булуы да ихтимал. Аерылу эшлђре ир кеше џђм хатынныћ атасы арасында алып барыла, ђ хатын исђ бу хђллђргђ турыдан-туры катнашмый. Лђкин бу џич кенђ дђ аныћ ђлеге эшлђрдђ хокуксыз булуын аћлатмый. Бары тик ислам тђртиплђре буенча ана булган яисђ килђчђктђ ана буласы хатын-кызлар џђртљрле књћелсез хђллђрдђн, стресслардан мљмкин кадђр сакланган, шућа да аерылышу хђллђрендђ хатын-кызныћ барлык талђплђре ђтисе аша ќиткерелгђн, џђм ул џђрвакыт њзенђ тиешлесен ала алган. Талакка да никахтагы кебек шаџитлар кирђк џђм аларныћ халык тарафыннан хљрмђткђ лаеклы кешелђр булуы шарт. Алар њзлђренећ шаџитлыгын раслап имза яки тамга куялар. Шаџитлар нигездђ ике кеше була. Аерым графа итеп аерылышуныћ сђбђбе књрсђтелђ. Књп очракта «арада мђхђббђт юклык сђбђпле» дип языла, лђкин Диния нђзарђте фикеренчђ, нђкъ менђ шушы сњзлђр астында мљџим сњзлђрне яшереп калдыралар, аерылышуга китергђн сђбђплђрне тљгђл ачыкларга тырышу кирђк диелђ10. Талакны рђсмилђштергђн имамныћ да имзасы куела. Шуны да ђйтергђ кирђк, 1917 елга кадђр талакларныћ саны чагыштырмача аз, аннан элеккерђк чорда бљтенлђй юк диярлек, књп дигђндђ бер мђхђллђдђ елына 1-2 талак булырга мљмкин, ђ 1917 елдан соћ аларныћ саны бермђ-бер арта.
Ић соћгы бњлектђ вафат булучыларныћ исеме теркђлгђн. Кеше дљньядан китсђ дђ, аныћ њзеннђн соћ балалары, малы кала. Менђ шушы мђсьђлђдђ аћлашылмаучанлык килеп чыкмасын љчен, кешенећ њлњ кљне, исеме, ђтисенећ исеме тљгђл язылырга тиеш. Хатын-кыз кияњгђ чыгу белђн ире фамилиясенђ књчсђ дђ, аныћ њз ата-анасы белђн мљнђсђбђте элеккечђ кала, Диния нђзарђте талђбе буенча, хатын-кыз ике фамилия белђн язылырга тиеш11. Метрикада фђлђн кешенећ хатыны џђм фђлђн кешенећ кызы дип бирелђ. Шулай ук мал бњлгђндђ, аћлашылмаучанлык килеп чыкмасын љчен, бу кешенећ тљгђл яшен џђм кайда ќирлђнњен дљрес књрсђтњ талђп ителгђн. Авылда охшаш исем-фамилияле кешелђр дђ булгалый, моннан тыш њлгђн беренче баланыћ исемен аннан соћ туган башка балага кушу очраклары татарда шактый еш очрый, шућа да буталу килеп чыгу мљмкин. Вафатлар бњлегенећ бишенче графасында кешенећ нинди авырудан вафат булуы язылган. Борынгырак чорда халык профессиональ табибларга мљрђќђгать итмђгђндђ њлемгђ китергђн сђбђпне тљгђл ачыклап булмаган, лђкин соћгырак чорда вафатныћ сђбђплђре тљгђлрђк књрсђтелђ башлый. Шулай да авыру ачыкланмаса, ул графаны буш калдыру мљмкинлеген Диния нђзарђте рљхсђт итђ12. Ић еш очраган авырулар кызамык, чђчђк, ютђл, зыяндаш, салкын тию џ. б. 1920-1921 еллардагы метрикаларга књз салганда, њлњ сђбђбе графасына тоташ «ачлыктан» дигђн сњз язылган. Бер кљн эчендђ генђ дђ бер гаилђдђн дњрт кешегђ кадђр вафат булу очраклары књренде.
Метрикаларныћ чыганак буларак ђџђмиятлђре, џичшиксез, югары. Бу документлар статистик мђгълњмат кына биреп калмый, татар ќђмгыятенећ яшђњ рђвешен, гомумђн, тарихын тђфсиллђп љйрђнергђ мљмкинлеклђр ача. Шулай да аларныћ ић кызыклыларына гына тукталып китђбез. Беренчедђн, социаль катлаулар мђсьђлђсе, бигрђк тђ «башкорт» катлавы. Бу сњзнећ эчтђлеге хђзергђ кадђр гади халык џђм хђтта тљбђкне љйрђнњчелђр тарафыннан да аћланмый, хђзерге башкорт халкы белђн тђћгђллђштерелеп, тарихи ялгышларга китерђ. Сембер губернасыныћ кайбер авыл (мђсђлђн, Кече Тархан авылы) метрика язмаларында кеше исемнђре янына аларныћ кушаматларыныћ да язылуы — аеруча кызыклы књренеш.
Метрика кенђгђлђрендђ вафат булучыларныћ яшенђ игътибар итсђк, бу язмалар буенча шул чорныћ гомер озынлыгын да ачыкларга мљмкинлек туа. Метрика язмаларында илле биш, алтмыш яшьлеклђрнећ вафат булу сђбђбен књрсђткђндђ, «картлыктан» дип язу њзе њк књп нђрсђ турында сљйли. Туксанга ќитеп вафат булучылар да очрый, лђкин андыйларныћ саны књп тњгел. Балаларныћ кече яшьтђ авырып вафат булу очраклары еш књзђтелђ.
Никахлашуларга килгђндђ, беренчедђн, яшь мђсьђлђсе игътибарны ќђлеп итђ, икенчедђн, никахлашу географиясе кызыклы. Кызларга 16 яшьтђн никахка керергђ рљхсђт ителгђн, ђмма ђлегђ кадђр метрика язмаларында кызларныћ 18 яшьтђн дђ иртђрђк кияњгђ чыгулары очрамады. Тагын кызыклы гына бер факт: халык арасында егет кыздан олы булырга тиеш дип кабул ителгђн, лђкин шул ук метрика язмаларында бу хђлнећ еш кына киресе књзђтелђ. Никахлар, нигездђ, књрше-тирђ авыллар белђн барган, лђкин кайчакта бик ерак тљбђктђн булганнар белђн дђ кавышулар очрый.
Имза урынына куелган тамга — њзе њк тирђнтен фђнни љйрђнњне талђп итђ, чљнки аларныћ тљрлђре, њзгђрешлђре бик кызыклы. Бары тик тамгага гына карап та, бер њк нђсел кешелђрен ачыклап була, хатын-кызлар куя торган тамгага аерым игътибар итњ кирђк, чљнки телђсђ нинди губернаныћ телђсђ нинди авылында яшђњче хатын-кызныћ тамгасы бер њк. Димђк, бу тамганыћ кызыклы, тирђн, борынгы тарихы барлыгы шљбџђсез.
Метрика язмаларында татар халкы тарихындагы фаќигале вакыйгалар да чагыла. Мђсђлђн, Ђлки авылыныћ Яћа Ђнќерђ авылыныћ 1906 елгы метрикасына соћга калып булса да, XIX йљздђ туган мђкрњџлђр (ислам диненђ кайтучылар) теркђлђ џђм шул ел метрикасында аларныћ тљгђл туу еллары књрсђтелђ.
Хђзерге Алексеевский районы Шама авылыныћ 1882 елгы метрикасында (гомумђн, бу авылныћ мљселман метрика язмасы булу њзе њк кызыклы, чљнки белешмђлеклђргђ књз салсак, бу авылда руслар џђм чуашлар яши) гарђп язуы белђн христиан исемле кешелђр язылган. Мђсђлђн, Шама авылыныћ мљселман метрикасында Герасимныћ яше 47 дип куелган, ягъни ул мљселманлыкка чыккан христиан булган булырга тиеш.
Метрика кенђгђлђре авылныћ нигезлђнњ датасын књрсђткђн белешмђлеклђр тљзегђндђ дђ файдаланылса, отышлы булыр иде. Кайбер очракта белешмђ хезмђтлђрдђ књрсђтелгђн авылныћ нигезлђнњ датасы аныћ архивта сакланган ић борынгы метрика кенђгђсеннђн соћрак ел булып чыга.
Соћгы елларда татар тарихындагы књренекле шђхеслђрнећ тормыш юлын љйрђнеп нђшер ителгђн басмалар еш књренђ, бу очракта да метрика язмалары бик књп фактларны тљгђл ачыкларга мљмкинлек бирђ.
Ић мљџиме: хђзерге вакытта бигрђк тђ популярлашып киткђн нђсел шђќђрђлђрен эшлђгђндђ бу язмалар — кыйммђтле тарихи чыганаклар булып торалар.
 
ИСКЂРМЂЛЂР:
1. Метрика дђфтђренђ язу хакында Мђхкђмђи шђргыя тарафыннан тђнбиџ // Мђгълњмате мђхкђмђи шђргыяи Оренбургыя. – 1916. – № 2. – Б. 4-5.
2. Имамлык вђ метрика язу эше // Мђгълњмате мђхкђмђи шђргыяи Оренбургыя. – 1916. – № 11. – Б. 16-21.
3. Метрика дђфтђренђ язганда ригая кылынырга тиеш низамнар // Мђгълњмате мђхкђмђи шђргыяи Оренбургыя. – 1916. – № 4-5. – Б. 4-5.
4. Имамлык вђ метрика язу эше...
5. Шунда ук.
6. Метрика язу ысулы // Мђгълњмате мђхкђмђи шђргыяи Оренбургыя. – 1916. – № 12-13. – Б. 22-27.
7. Метрика язу вђ рђсми кђгазьлђр йљртњ хакында // Мђгълњмате мђхкђмђи шђргыяи Оренбургыя. – 1916. – № 20. – Б. 13-14.
8. Метрика язу ысулы... – Б. 22-27.
9. Никах акчалары хакында // Мђгълњмате мђхкђмђи шђргыяи Оренбургыя. – 1916. – № 23-24. – Б. 20-21.
10. Метрика язу ысулы...
11. Шунда ук. – № 16-17. – Б. 4-5.
12. Шунда ук.
 
Эльмира Сђлахова,
тарих фђннђре кандидаты