2007 1

Мастер печатного слова

Басма сњз остасы

     

 Фатыйх Кђрими. 1912 ел.

   Гыйлђман ахун, Ф. Кђриминећ ђтисе. 1875 ел.

 Гыйлђман Кђрими ќђмђгђте Мђгъсњмђ џђм уллары Гариф белђн. Уфа, 1893 ел.

Татарныћ зыялы улларыннан берсе Фатыйх Кђрими, миллђт љчен књпкырлы хезмђт иткђн шђхес. Аныћ бљтен яшђве — иќаты, хезмђте бер-берсен тулыландырып, гомерлек максатына хезмђт итђ. Мђкалђбездђ аныћ публицистик эшчђнлегенђ књпмедер књзђтњ ясап, бђя бирњ максатын куйдык.
Газета чыга башлаган кљннђрдђ талантлы беллетрист, миллђтенђ бљтен барлыгы белђн бирелгђн, халкын агартуда шактый авыр миссияне њз љстенђ алган мљхђррир Фатыйх Кђриминећ исеме, мљселман дљньясында инде танылып љлгергђн була. Сњз 1906 елныћ 21 февраленнђн 1918 елныћ 26 гыйнварына кадђр Рђмиевлђрнећ матди ярдђме белђн Оренбургта чыккан иќтимагый-сђяси «Вакыт» газетасы хакында. Газетаныћ кљтеп алынганлыгы турында «Оренбургский край» исемле газетада Ю. Музаферов исеменнђн бастырылган мђкалђ сљйли: «Бњген, 21 февральдђ, Оренбург краенда татар телендђ беренче џђм бердђнбер “Вакыт” газетасыныћ беренче саны чыга. Россиянећ њзаћы уянган барлык мљселманнары, миллђт офыгында кабынган бу таћ йолдызы белђн, горурлана алалар. Мљселманнарныћ талђплђрен џђм ихтыяќларын џђръяклап яктырту љчен “Вакыт” газетасына авыр џђм катлаулы юл њтђргђ туры килђчђк. [...] Миллђтебезнећ њз идеялђрен тормышка ашыруына юнђлтелгђн чиктђн тыш кыен миссиясен њтњдђ мђдђни-прогрессив газетага ућышлар телисе генђ кала»1.
Газета чыгару эшендђ каршылыклар да булып тора. Мђсђлђн, мђќбњри рђвештђ цензор кулы аша њтњ, тентњлђр, ђзер номерларга арест салу, штраф тњлђтњ, панисламистик пропаганда ясауда гаеплђњ џ. б. Ђмма ђлеге књћелсез вакыйгалар гына мљхђррирне халкына хезмђт итњеннђн чигендерђ алмый.
Укучы фикере газетаны башка, ућай яктан характерлый. Чыга башлап ике-љч ел њтњгђ, ђлеге газетаныћ бљтенлђй басылмавын књз алдына да китереп булмый. «Вакыт»ныћ теле дђ барлык тљрки халыклар укып аћларлык була.
Эчтђлегенђ килгђндђ, газета тљрле сорауларга ќавап эзли. Арада мљселман уку йортларына бђйле мђгариф системасына реформа њткђрњ, шул нисбђттђн Дђњлђт Думасы џђм хљкњмђт эшчђнлеге белђн дђ таныштырып бару; татар алфавитын камиллђштерњ; хатын-кыз мђсьђлђсе; тормыш дђрђќђсен књтђрњ максатыннан ќир эшкђртњнећ яћа алымнары; сђњдђ џђм џљнђрчелекне њстерњ; тел џђм ђдђбият, халык авыз иќаты; милли театр џђм музыка; Оренбургта милли музей ачу; дђњлђт мђктђплђрендђ уку, рус телен љйрђнњ џ. б. турында материаллар бар. Шул ук вакытта чит иллђр џђм Россиядђ барган яћалыкларга да урын бирелђ. Л. Н. Толстой ђсђрлђре, М. Ю. Лермонтов поэзиясе, М. В. Ломоносов хезмђтлђренећ тђрќемђлђре џ. б. кебек барлык прогрессив књренешлђр кљн њзђгендђ тотыла.
Бу нисбђттђн Татарстан дђњлђт архивыныћ Фатыйх Кђрими фондында сакланган материалларны искђ алып њтњ кирђк. Башка бик књп истђлекле кђгазьлђр арасында Л. Толстойныћ 1901 елныћ 4 апрелендђ Ф. Кђримигђ атап язылган хаты да бар. Хат язылган дђвердђ, тљгђлрђк ђйткђндђ, 1901 елныћ 20-22 февраль кљннђрендђ Синод тарафыннан чыгарылган карар бљтен Россия ќђмђгатьчелеген кузгалта. Ђлеге књтђрелеш Л. Толстойныћ чиркђњгђ мљнђсђбђте белђн бђйле була. Мђшџњр шђхеснећ њзе хат язуы да кызыклы. Димђк, Кђрими рус ќђмђгатьчелегендђ барган вакыйгалардан хђбђрдар булып, бђлки Толстойныћ њзенђ хат язган џђм мђсьђлђнећ торышы белђн кызыксынган булгандыр. Бљек ђдип, мљселман кешесенђ њзенећ дљньяны кабул итњен дустанђ мљнђсђбђттђ аћлатып язган булырга мљмкин. Ђлеге вакыйгадан соћ Л. Толстой њзенећ рус ќђмђгатьчелеге, чиркђњ вђкиллђреннђн бик књп санлы џђм тљрле эчтђлектђге хатлар алуы хакында язган2.
Кђриминећ дљнья белђн бергђ атлавын раслый торган тагын бер факт — аныћ газета битлђрендђ укытучыларны берлђшеп, уку-укыту мђсьђлђлђрен хђл итњ љчен съезд оештыруга чакыруы. Билгеле булганча, мондый хђрђкђт рус ќђмђгатьчелегендђ дђ барган. XIX-ХХ гасырлар чигендђ Россиядђ укытучылар, табиблђр, рђссамнар џ. б. џљнђр иялђре њзлђренећ съездлар оештырып, кљнњзђк проблемаларны књтђреп чыга.
Россия књлђмендђ ХХ гасыр башында чыгарылган газеталар арасында «Вакыт» њзенећ ќитдилеге џђм тљплелеге белђн аерылып тора. Моны тђэмин итњчелђр — мљхђррир џђм редакция хезмђткђрлђреннђн тыш, язышып торучы авторлар — Џ. Атласи, З. Бђшири, М. Бигиев, З. Вђлиди, М. Гафури, Г. Ибраџимов, Ш. Камал, С. Сњнчђлђй, Р. Фђхретдинов, Б. Шђрђф џ. б.
Эчтђлегеннђн књренгђнчђ, «Вакыт» заманыныћ алдынгы фикерле буржуаз катлавы џђм интеллигенциясе љчен менђ дигђн газета булып торган.
Басманыћ ни дђрђќђдђ заман талђплђренђ ќавап бирерлек икђнлеген аћлау љчен матбугат битлђрендђ, шул елларда ук, дљнья књргђн бђялђмђлђр белђн танышу да ќитђ. Болар — танылган венгр тюркологы Армени Вамбериныћ (1832-1913) 1906 елда «Times» редакторына (шул елныћ 28 март санында басылган)3 џђм 1913 елныћ апрелендђ Оренбургка язылган хатлары4: ђдђбият галиме Г. Сђгъди5 џђм њзбђк халык шагыйре Хђмзђ Ниязи (1889-1929) истђлеклђре6; татар журналисты Сђхи Рђхмђти язмалары. 1923 елда «Яћа Шђрык» журналы да «Вакыт»ныћ Урта Азия интеллигенциясенђ булган йогынтысы хакында яза: «Бохара ханлыгында яшьлђр џђм либерал сђњдђгђрлђргђ беренче булып оешкан тљстђ инкыйлаби фикер алып килњче татар милли вакытлы матбугаты булды. Бакчасарайда басылган “Тђрќеман”, Казанда (Оренбург урынына Казан дип ялгыш язылган) басылган “Вакыт”, Тифлиста чыга торган ижтимагый-сатирик журнал “Хуќа Насретдин” џ. б. шундыйлардан. “Вакыт”ны кыю рђвештђ революцион басма дип ђйтеп булмаса да, аныћ Урта Азиядђ популяр булуы шиксез»7.

 Фатыйх Кђрими. Истанбул, 1896 ел.

 Гариф Кђрими.

 Фатыйх Кђрими гаилђсе белђн. Уфа, 1911 ел.

Ф. Кђриминећ тормышы џђм эшчђнлеген тулаем караганда, аныћ беренче нђњбђттђ публицист, мљхђррир икђнлеген књрђбез. Мљгаен, ул њзе дђ тормышын «Вакыт» редакциясеннђн башка књз алдына китермђгђндер. Газетаныћ џђр санында аныћ мђкалђсе беренче юлларда басыла. Моннан тыш ул аналитик характердагы мђкалђлђр дђ язып килђ. Бары шушы эшчђнлегеннђн тыш вакытта гына ул китап-дђреслеклђр тљзеп бастыру џђм рус, чит теллђрдђн башка авторларныћ хезмђтлђрен тђрќемђ итњ белђн мђшгуль булган, дип уйларга урын кала.
Каршылыклар белђн булса да, ућышлы гына барган тормышка инкыйлаби њзгђрешлђр њтеп керђ башлый. Актив яшђњче Ф. Кђриминећ ђдђби-публицистик эшчђнлегендђ фикри њсеш тђ эзсез калмагандыр, 1917 елда газетаныћ наширлђре белђн арада килешмђњчђнлек килеп чыга, џђм ул редакциядђн китђ. Мљхђррирлек вазифасы Ярулла Вђли кулына књчђ. Билгеле булганча, Ф. Кђрими шул ук елда «Яћа вакыт» газетасын чыгара башлый. Ђлеге басманыћ фикри юнђлеше турында Ф. Кђрими њзе болай дип билгели: «“Яћа вакыт” вђ аныћ мљхђррире большевик тњгел, хђтта бер партиягђ мљнасиб (ярашлы) социалист та тњгел, ул хљр фикерле, тђрђкъкый вђ тђмђдден (мђдђниятле булу) тарафдары бер миллђтчедер. Аныћ идарђсендђ булган “Яћа вакыт” та партиягђ мљнасиб булмаган хљр вђ тђмамилђ мљстђкыйль тђрђкъкыйпђрвђр бер гђзиттер. “Яћа вакыт” тђмам хљррият фикерилђ ватан вђ миллђт мђнфђгатен књзђтергђ тырыша. Шул хакта њз белгђнен, њзе хак дип игътикад иткђнен яза…». (1991 елдан Оренбург шђџђрендђ, ђлеге «Яћа вакыт»ныћ дђвамы кебек, шул исемдђ кабат татарча газета нђшер ителђ башлады)8.
Лђкин «Яћа вакыт» озын гомерле булмый. Совет хакимияте, буржуаз газеталар дип, 1918 елныћ 26 гыйнварында «Вакыт»ны џђм 1918 елныћ 22 мартында «Яћа вакыт»ны яба, басмаханђлђре дђњлђт кулына алына. «Вакыт» ябылу хакында барлык милли газеталарда Ярулла Вђлинећ тњбђндђге белдерње басылып чыга: «“Вакыт” мљштђрилђренђ (яздырып алучыларына). 1918 ел 26 гыйнвар иртђ сђгать унда Оренбург Мљселман военный революцион комитет (хђрби комитет) тарафыннан унике ел миллђт хезмђтендђ дђвам итеп килгђн “Вакыт” гђзитђсенећ матбагасы, кђгазе конфисковать (мљсадђрђ) ителде вђ гђзитђ туктатылды, вђ банкыдагы акчасы, ярты миллионнан артык торган бу мљђссђ (учреждение, матбага књздђ тотыла) мђзкњр (югарыда ђйтелгђн) комитетка књчкђнгђ, “Вакыт” вђ “Шура” мљштђрилђре каршында ул мђсьњлдер. Бу хђлнећ вљќњдкђ (барлыкка) килњенђ итђк астыннан џђм ачыктан-ачык хезмђт иткђн кешелђргђ татар тарихы, ђлбђттђ, тиешле мљкяфђтне бирер (бњлђкне; бу урында “тиешле бђџане бирер” мђгънђсендђ киная белђн ђйтелгђн). Наширлђреннђн вђкил — Ярулла Вђли»9.
«Вакыт»ныћ, редакциянећ беренче кљненнђн башлап, 12 ел дђвамындагы тормышына књзђтњ ясаганнан соћ, бњгенге фђн-техника њсеше књзлегеннђн карап редакциянећ тиз арада «аякка басып», хљрмђт казануын, бигрђк тђ рухи яктан ућышлы басма булуын књрђбез. XIX гасыр ахыры — ХХ гасыр башы аралыгында дљнья књргђн дистђлђгђн татар газеталары арасында, лидер ролен њтђгђн ике басманыћ берсе ул «Вакыт». Ике очракта да ућышныћ књп љлеше эчтђлек, дизайн, материалныћ ућышлы бирелње белђн турыдан-туры мљхђрриренђ бђйле.

ИСКЂРМЂЛЂР:

1. Материалы научно-практической конференции [Электронный ресурс]. – Режим доступа: http://www.lira.jren.ru.
2. Татарстан Милли архивы, 1370 ф., 1 тасв., 26 сакл. бер., 28 кгз.
3. Фатыйх Кђрими: Фђнни-биографик ќыентык / Тљз.-авт. Р. Мђрданов, Р. Мићнуллин, С. Рђхимов. – Казан, 2000. – Б. 176.
4. Ахунов А. Запечатленное слово Фатиха Карими [Электронный ресурс]. – Режим доступа: http://www.tatmir.ru.
5. Фатыйх Кђрими: Фђнни-биографик… – Б. 180.
6. Ахунов А. Указ. соч.
7. Там же.
8. Рђми И. Г., Даутов Р. Н. Ђдђби сњзлек (элекке чор татар ђдђбияты џђм мђдђнияте буенча кыскача белешмђлек). – Казан, 2001. – Б. 322.
9. Шунда ук. – Б. 61.

Милђњшђ Сибгатуллина