2007 1

Шеджере (родословное древо) Мухаммата Магдеева

Мљхђммђт Мђџдиев шђќђрђсе

 Мљхђммђт Мђџдиев.

Еракларга киткђн кеше бер кайта,
Зиратларга киткђнне ил югалта.
Йолдызларга тић кешедђн аерылу
Озак еллар бљтен илне елата.
                                                                                                                     «Робагыйлар»дан.

«Безнећ ГљберчђкI, безнећ Сикертђн» — дип сњз башлый иде Мљхђммђт ага авыллар турында сњз чыкканда. Гљберчђк — ђдипнећ туган авылы, аны «безнећ Гљберчђк» дип ђйтсен дђ инде, ђ менђ Сикертђнне ник «безнећ Сикертђн» дигђн ул? Моннан 5-6 ел чамасы элек шул авылга барып чыккач кына аћладым мин моны. Тљп кода-кодагый буларак, хатыным Фђџимђ белђн Сикертђндђ туй мђќлесе тњрендђ утырырга насыйп булган иде.
Туйда ќырланган ќырлар ђле дђ булса колакта яћгырап тора. Кияњ — Арча, кђлђш Сарман ягыннан булгангамы, ќырга бердђ кытлык сизелмђде. Сарманлылар башлаган ќырны — арчалылар, арчалылар яћгыраткан ќырны сарманлылар књтђреп алды. Мљхђммђт Мђџдиев «Кеше китђ — ќыры кала» дип ђйткђн дилђр дђ, тагын ќыр сузалар. Сагынып калырлык ќырлар тынып тормады...
Сикертђннђн 2,5 чакрымда гына булган Гљберчђк авылына да бардык. Бу ике авыл ќирлђрен урман полосасы бергђ тегеп куйган сыман. Њзђннђр, калкулыклар узып, Мљхђммђт Мђџдиев тђгђрђп њскђн урыннар белђн хозурландык. Казансуга йљгерњче Кесмђс елгасыныћ ике ягына да, бер урыннан икенче урынга сикерђ-сикерђ, Сикертђн авылы урнашкан. Исеме дђ ђллђ шуннан чыккан? Ђ менђ Гљберчђктђге инешнећ исеме юк. Шулай да, Мљхђммђт Мђџдиевнећ Равия исемле апасыныћ кызы Ќђњџђр бу инешнећ исеме Сђбек булырга мљмкин, диде. Чљнки язучыныћ бер ђсђрендђ Гљберчђктђге «Сђбек басмасы» искђ алына икђн.
Бу якларныћ матур табигате Мљхђммђт ага китапларында бик књп мђртђбђ тасвирланган. Ул њзе исђн чакта кљлеп торган авыллар, урамнар, болыннар, таулар, су буйлары моћсу да, сагышлы да иде. Алар язучы бакый йортка књчкђннђн соћ, ђйтерсећ, ятим калганнар. Ђнђ, су буендагы таллар да уйга батып, толымнарын тњбђн тљшергђннђр...
Мљхђммђт Мђџдиев бу авыллар љчен гади авылдаш яки якташ кына булмаган шул. Ул аларныћ бђгырь кисђге дђ булган. Кем белђн генђ сљйлђшмђ, аны џђм ђйткђн сњзлђрен искђ тљшерђ. Сикертђнне дђ, Гљберчђкне дђ Мљхђммђт ага бердђй якын књргђн. Биредђ аныћ гомер бишеге.
Ђтисе Сљнгатулла Бђдретдин улы Мђџдиев 1884 елда Сикертђндђ туган. Ул авылда мђктђп тђмамлап, Сатыш мђдрђсђсендђ белем алган, аннан соћ Арчада ике еллык урыс-татар мђктђбендђ укыган. Хђрби хезмђтне 1907-1909 елларда Вильно шђџђрендђ њткђн. Аннан кайтып, њзе укыган Сатыш мђдрђсђсендђ, бераздан соћ Њзин љязендђ мљгаллим булган. 1913-1914 елларда Сљнгатулла њзе туып-њскђн Сикертђн авылында мљгаллимлек кыла. Беренче бљтендљнья сугышы башлангач, чак кына сугышка китмичђ кала. 1915 елда ул Гљберчђккђ мулла булып килђ, ђ бу чорда Садрый Максуди тырышлыгы белђн муллаларны хђрби хезмђттђн азат итђлђр, џђм њз гомерен шул авыл белђн бђйли. 1916 елда љй ќиткереп керђ, гаилђ кора. 1929 ел азагында ул муллалыгын ташларга мђќбњр була, ќилђк-ќимеш њстерњ, умарта њрчетњ белђн шљгыльлђнђ башлый. Моћа кадђр авылда туучы, њлњчелђр турында Сљнгатулла хђзрђт язып бара. 1930 ел љчен ачылган дђфтђргђ ул оланы Мљхђммђт тууын да язып куйган. Ђ менђ аныћ кайсы айда, кайсы кљндђ тууын теркђмђгђн. Соћыннан авыл Советында Мљхђммђд Мђџдиевнећ 1930 елныћ 10 гыйнварында тууы язылган. Ђ рђсми тљстђ аныћ туган кљне итеп 1930 елныћ 1 декабре исђплђнђ.

Сикертђн авылыныћ 1884 елгы метрикђ дђфтђренећ “Вљќњдкђ килгђннђр” сђхифђсе. Љченче юлы Мљхђммђт Мђџдиевнећ ђтисе Сонгатулланыћ тууы турында мђгълумат саклый. ТМА, 4 ф., 608 еш, 10б.

Мђџдиев шђќђрђсе.


Сљнгатулла хђзрђт 1933 елныћ 30 гыйнварында кулга алына. Ќинаять кодексыныћ 58-11, 58-10 маддђлђре буенча («Баш књтђрњгђ юнђлтелгђн оешмада булган»ы љчен) гаеплђњ белдерелђ, беркая да китмђњ турында 1933 елныћ 15 маенда имзасы алына, ниџаять, шул елныћ 13 декабрендђ эше туктатыла. Ђмма 1937 елныћ 19 декабрендђ кабат кулга алына џђм 28 декабрьдђ, ягъни 10 кљннђн соћ, ќинаять кодексыныћ 58-10, 58-11 маддђлђре буенча («контроешмада катнашкан» љчен) мљлкђтен конфискациялђп, њлем ќђзасына хљкем ителђ. 1938 елныћ 5 гыйнварында Казан шђџђрендђ атыла.
1957 елныћ 14 февралендђ аклана.
Инде белгђнебезчђ, Гљберчђк авылын элек Кече Муй исеме белђн йљрткђннђр, шућа књрђ Мљхђммђт Мђџдиевнећ тууы Кече Муй авылы метрикђсендђ. Ул Сљнгатуллин Мљхђммђт булып язылган. Бу вакытта ђтисе — 45, ђнисе 40 яшьтђ диелгђн.
Мљхђммђт ђтисеннђн 7 яшендђ ятим кала. Гаилђдђге 8 баланыћ љчесе яшьли вафат була, берсе 1941 елныћ кышында Казанда хђрби ныгытмалар эшендђ салкын тидереп, 5 ел њпкђ чире белђн ќђфаланып дљнья куя. Габдерђшит, Рауза, Равия џђм тљпчеклђре Мљхђммђт исђн-имин њсђлђр. Ђнилђре Бибирабига апа балаларын укытуга књп кљч куя. Ул њзе дђ затлы нђселдђн була. Аныћ исеме књренекле мђгърифђтче, китапчы Таип Яхин белђн бер шђќђрђдђ. Бибирабига апаныћ бабасы (ђтисе Мљхђммђтсафаныћ атасы) Мљхђммђтгариф белђн Таип бертуганнар. Алар — Телђче ягындагы Књкчђ авылы мулласы Яхъя хђзрђт балалары. Яхин фамилиясе шул заттан килђ. Мљхђммђтгариф калђм иясе булган, ул шигырьлђр дђ язган.
Калђм иясе дигђннђн, Мљхђммђт Мђџдиевнећ ђтисе Сљнгатулла хђзрђт љчен дђ калђм хезмђте чит-ят булмаган. Аныћ кљндђлек матбугатта мђкалђлђре књренгђлђп торган. Ђйтик, 1911-1913 елларда Казан губернасы авылларында «кыз сату» модага кергђн. Ачлык дигђн булып, књп кенђ чибђр кызларны Урта Азия якларына сатып, «артык тамак»тан котылалар, янђсе. Ђ ул кызларны байлар љченче, дњртенче хатынлыкка алганнар. Мондый сатып алуны оештыручы маклерлар Сикертђнгђ дђ килеп чыгалар. Сљнгатулла Мђџдиевнећ шундый гамђллђргђ каршы язылган мђкалђсе 1913 елда «Йолдыз» газетасында дљнья књргђн.
Хђзер Гљберчђк авылында Мљхђммђт Мђџдиев исемен мђћгелђштерњ љчен књп эш эшлђнгђн. Аныћ туып-њскђн йортына (бу йортны 1960 елда язучы њзе мари урманнарыннан нарат бњрђнђлђр алып кайтып бик ђйбђтлђп сиплђткђн булган) истђлек тактасы куелган. Янђшђсендђ Мљхђммђт Мђџдиевкђ музей-йорт ачканнар. Тљз нарат бњрђнђлђрдђн буралган бу бинаны чын балта осталары эшлђгђн. Музей ачылу кљне бљтен тирђ-як авыллар љчен олы вакыйга булган. Олысы да, кечесе дђ њзлђре яраткан язучыга тирђн хљрмђт белђн бу истђлекле тантанага ќыелган. Инде шактый гына экспонатлар да тупланган. Язучыныћ шђхси ђйберлђре, нђшер ителгђн китаплары шушы музейда урын алган.
Юксынулы-сагышлы уйлар белђн авыл зиратына юнђлдек. Капкадан кергђч њк язучыныћ кабер ташы. Анда «Мљхђммђт Сљнгатулла улы Мђџдиев. Галим џђм язучы, 1929-1995» дип язылган. Бу кабер ташы утыртылган нигез ташына:
«Атадин бала яшь кала,
Бик књп эшлђр башкара, — дигђн сњзлђр уелган...
Белгђнебезне укып, яраткан язучыбызга багышлап дога кылдык. Мђџдиевлђр рухы белђн яшђгђн Сикертђн, Гљберчђк авыллары ќаннарыбызда тагын да якынрак, тагын да кадерлерђк булып калды.
Сикертђн — мђшџњр драматургыбыз Галиђсгар Камалныћ ђтисе Галиђкбђр абзый туган авыл да икђн. Љй урыннарын хђзер дђ белђлђр. Монда, авыл янында, Галиђкбђр чишмђсе ага... Ул Кесмђс елгасына кушыла.
1917 елгы революция чорларында, Сикертђндђ имам-хатыйп булып Фатыйх Ђмирханныћ ђнисенећ энесе Габдулла Хђсђнов эшлђгђн. Бу якларда Шиџабетдин Мђрќанинећ авылдашы, мђшџњр Кышкар мђдрђсђсендђ укып мулла булган Хђким хђзрђт тђ яшђгђн. Аныћ бай китапханђсе дђ булган.
Гомумђн, Сикертђн китаплы авыл исђплђнгђн. Киявебез — 2004 нче елга кадђр Сикертђн урта мђктђбе директоры булган Фаяз Хђмидуллин, мића њзлђрендђ сакланган бер букча иске китаплар бирде. Алар арасыннан 1840 елда Казан университеты нђшриятендђ басылган «Кыйссаи Сђйфелмљлек» китабы да килеп чыкты. Ул Яћа Кишет авылы кешесе Рђхмђтулла Ђмирхан улыныћ хђраќђте белђн басылган. Бу бит шуннан бер ел алда гына «Йосыф-Зљлђйха» китабын беренче тапкыр типографиядђ бастырып тараткан кеше! Аны замандашлары «Рђхмђй тылмач» дип йљрткђннђр. Гарђп, фарсы, урыс теллђрен ђйбђт белгђн бу зат профессор Готвальд кљтепханђсендђ тђрќемђче вазыйфасын башкара, бер њк вакытта Казан губерна идарђсендђ ниндидер чиновник та була.
Сикертђндђ табылган иске китаплар арасында Ђхмђтџади Максудиныћ «Ђлифба» китабы, берничђ кулъязма китап љлешлђре, «Бакырган», «Кыйссаи Йосыф», «Тарих гомуми» китапларыныћ битлђре дђ бар иде... Нишлђмђк кирђк, халкыбыз кебек њк, китапларыбыз да утлар-сулар кичкђн шул...
Мљхђммђт Мђџдиев тљбђгендђ љч кљн, љч тљн туй ясап, кайтыр юлга чыктык. Књћелдђ бастырыклап љелгђн хатирђлђр. Кесмђс елгасы дулкыннары њзара сљйлђшђ-сљйлђшђ безнећ белђн саубуллашып йљгерђлђр. Аларга яр буендагы таллар кушылып, чуклы яулыкларын болгый-болгый безне озата баралар... Ђнђ, Мљхђммђт Мђџдиев ђсђрлђрендђ мђћгелђштерелгђн урманныћ Тупы почмагы да њрелеп-њрелеп безгђ карап кала. «Чулпан» исемен йљртњче хуќалык њзђге Сикертђнгђ Чулпан исемле кызыбызны килен итеп калдырып, Сарманга юл тоттык без ул чакта...
2006 елныћ 8 июлендђ янђдђн Сикертђн, Гљберчђк авылларында булырга туры килде. Гљберчђктђ Мљхђммђт Мђџдиев музее белђн янђшђдђге иске мђктђпнећ алгы ягына яћа мђктђп нигезен сала башлаганнар иде. Яћа уку елына мђктђп тљзелеп тђ беткђн. Шулай итеп, «Пђйгамбђр абыебыз» (язучы Ђхђт Гаффар сњзе) Мљхђммђд Мђџдиев телђгђнчђ, авылныћ мђгариф-мђдђният-тарихи њзђге барлыкка килгђн. Быел асфальт юлны да Сикертђнгђ, аннан Гљберчђккђ сузганнар. Димђк, соћарып булса да, язучыныћ тагын бер телђге тормышка ашкан.

I Элек бу авылны Кече Муй исеме белђн дђ йљрткђннђр.

 Сарманнан килгђн зиярђт кылычулар Мљхђммђт Мђџдиев кабере янында. Чардуган эчендђ язучыныћ апасы Ќђњџђр ханым белђн Дамир Гарифуллин.
29 август 2000 ел.






















Дамир Гарифуллин