2007 1

Марафонец Нил Гатин

Марафончы Нил Гатин

Н. Гатин. 1970 г.

«Хезмђт резервлары» стадионы. Авыл болыныдай зур яшел мђйдан. Аныћђйлђнђсендђ кић такыр юл. Ак сызыклар аны сукмакларга бњлгђн. Бњген монда, 1957 елда, Татарстан беренчелегенђќићел атлетика ярышлары бара. Ќыелган халык бигрђк тђ йљгерешчелђрне карарга ярата. Мин дђ йљгерђм. Хђзер 5 000 метрга старт бирелђчђк. Утызлап кеше, аяк яздырып, тегендђ-монда йљгергђли. Књбесе таныш. Яћалары да бар. Ђнђ теге, ак тђнле, базык гђњдђле егет, ђледђн-ђле «Спартак» тренеры Кашаев янына килеп туктый. Нидер сљйлђшкђлђп, минем якка да караштырып алалар. Мљгаен, бу Иван Сергеевичныћ яћа шђкертедер. Исђпкђ алырга кирђк. Куркырлык йљгерешчелђр башка књренми. Бардыр, бђлки... Пединститутка ќитез яшьлђр килгђндер. Тик, хђрђкђтлђре белђн, тђн тљзелешлђре, њз-њзен тотышлары белђн књзгђ ташланырлык, љлгергђн йљгерешчелђргђ охшаганнары књренми. Ђ бу егеттђ нидер бар! Сизелђ. Дљрес, гђњдђсе авыррак књренђ. Аяклары бик таза џђм юан. Аларны бик югары књтђрмичђ генђ, ничектер кырыйданрак, њзенчђ алдыра. Басынкы кыюлык, тђвђккђллек тђ яшеренгђн бугай егеттђ. Сак булырга кирђк!
Карап торганда йљгерешчелђр књп кебек булса да, асылда беренче урын љчен кљрђш, књп очракта, ике-љч кеше арасында гына бара. Башкалары, њзенђ књрђ, ярыш фоны — декорация булып кына кала. Дљрес, аларныћ да њз исђплђре бар. Кайсы дустын яисђ танышын узарга омтыла, кайсы бњгенгђњз кљчен сынап, килђчђктђ кљчлерђклђр арасына керњ юлларын билгели.
Старт! Башладык. Алга чыгам. Югыйсђ, яшьлђрнећњз чамаларын белмичђ ыргым ясап юлны биклђве ихтимал. Аларны ђйлђнеп узгалаганчы, кемнећдер аерылып китње мљмкин. Аннары, ку син аныћ артыннан! Унике ярым ђйлђнеш — књп булса да, тигез кљндђш туры килсђ, џђр адымыћ санаулы.
Ђџђ, дљрес уйлаганмын. Ђлеге шыртый чђчле егет артка тљшкђн. Тигез генђ бара. Њзен ђллђни сиздерми. Борылышларда књз кырыем белђн генђ карап алам. Башкалар кала бара. Бу — ябыштырып куйган кебек. Тизлђнеше ничек икђн? Бераз кызулап карыйм ђле. Калмый — нык тора. Тагын бер сынап карыйм! Юк, бирешми. Без моны «њткђн идек инде» — КАИдагы курсташым Михаил Лашкин белђн тарткалашканда, артыбыздан шыпырт кына барган пединститут студенты Виктор Тогулев, соћгы йљз метрда алга ыргылып, икебезне дђ финиш ясарга љйрђткђн иде. Кашаев моны књреп торган иде. Ярый, тагын бер тапкыр тартып карыйм. Дљрес! Кљндђшемнећ нияте ачык. Инде њзе алдан йљгереп карасын. Артка калганнар ерак. Куып ќитњ ихтималлары юк. Бу тизлђнештђн соћ акрынайтам. Егет алга чыга. Оџо! Ђле кљче — бер олау. Трактор кебек тарта. Њзећ тљшеп калма! Йљгерђсе дђ књп калмады. Дњрт-биш ђйлђнеш кенђ. Шулай барырга кирђк. Тизлеге бик зур тњгелдер. Финиш ыргымын сагалап барырга! Бик иртђ кузгалып китмђсен. Њзем соћрак џђм кискенрђк башлармын. Бу хђтле таза гђњдђ белђн бик тиз кузгала алмас. Ђмма, бер кузгалып китсђ, моны тотармын димђ.
— Алга чык! Егетне ял иттер! — дип кычкыргалый башладылар. Бигрђк тђ, заманында минем белђн ярышып, њзлђре «зыян књргђн» хђзерге яшь тренерлар тырыша. Њзлђреннђн булмаганны бу егеттђн књрђселђре килђ. Ашыкмагыз ђле, вакыты ќиткђч чыгармын. Соћгы йљз метр. Егет њз хђлен аћлаган иде инде. Зур каршылык књрсђтмђде.
— Икенче урында — авыл хуќалыгы институты студенты Нил Гатин, — дип хђбђр иттелђр. Пединституттан да тњгел, университет яисђ химиктан да тњгел. Авыл хуќалыгыннан! Књптђн булганы юк. Бу — яћалык иде. Республикада — икенче урын! Ни дђ булса торырлык яшь йљгерешче љчен. Љметле егет бу — Гатин! Икенче очрашуда аны, болай гына — ќићел, алып булмастыр.
Нил Гатин кљндђлегеннђн:
«Татарстан беренчелегенђ ярышлар «Хезмђт резервлары» стадионында булырга тиеш. Ул матур, ќайлы урында урнашкан. Янында КазанныћЊзђк паркы, бик яшел. Бу районда џава да чиста. Ярышта катнашучы стайерлар саны бик књп. Аларныћ берсен дђ белмим. Књнегњлђрне авылда џђм уку хуќалыгында ясадым. Кђефлђр бик яхшыдан тњгел, борчылам. Књбесенећ кигђн костюмнары да бик яхшы. Болар кљчле йљгерешчелђрдер инде. Старт! Утызга якын егет, узыш атлары кебек, алга ыргылды. Бер-берсен этњлђр дђ булды, чак кына егылмадым. Алда биш кеше йљгерђбез. Ќиде ђйлђнеш ясагач, тренерлар: «Акрын йљгерђсез!» — дип кычкыра башлады. Беркем дђ алга чыкмый, берсен-берсе саклыйлар. Алга чыгып, тизрђк йљгерђ башладым. Соћгы ђйлђнеш. Финишка 50 метр калгач, ябык кына берсе узды.
Тђќрибђле йљгерешче Камил Мохтаров беренче, мин — икенче. 5 000 метрны 16 минут 12 секундта йљгереп, њземнећ рекордымны 23 секундка яхшырттым».
Ђлегђчђ 5 000 м дистанциягђ йљгерњдђ Татарстан рекодчылары исемлегендђљч кенђ фамилия тора иде: Фадеев Г. — 17 минут 2 секунд (1934 ел); Костромин — 15.53 (1950 ел); Мотыйгуллин М. — 15.30 (1953 ел).
Баксаћ, Гатинныћ шђхси нђтиќђсе Мотыйгуллин куйган Татарстан рекордыннан бик ерак та тњгел икђн. Ярыштан-ярышка секундларны шундый аерма белђн киметђ башласа, бу — 42 секундлы араны њтђргђ аћа књп вакыт та кирђкмђстер кебек. Тик рекорд бер урында гына тормас шул. Рекордлар тарихы минем књз алдымда язылды.
Нилга килгђндђ, ул институтта укый башлагач кына спорт белђн танышкан икђн. Аћа хђтле — аныћ балачагы, яшьлек еллары — элек Бњлђр районына кергђн Колбай-Мораса авылында узган.
— Укуда бик тырышырга туры килде, — ди Нил. — Беренче семестрны ућышлы гына тђмамладым. 1956 елныћ февралендђ институт беренчелегенђ 300 метрга йљгерњ ярышы уздырылды. Бик дулкынландым. Стартта, куркак куянныкы кебек, аякларым калтырады. Старт! Башка катнашучылар бик тиз йљгереп китте. 100 метр гына йљгерђлђр, диярсећ. Хурлыкка калам икђн дигђн уй башыма килде. 200 метр билгесенђќиткђндђ беренче булып йљгерњче белђн тигезлђндем, 50 метр калгач алга чыктым. Мин — беренче! Институт чемпионы булдым.
Икенче курста укый башлагач Нил беренче тапкыр 5 000 метрга йљгереп карый. Нђтиќђсе — 18 минут 35 секунд. Шуннан аныћ бу дистанциядђ рекордлар аулавы башлана. Бер ел вакыт њткђч, 1957 елныћ августында Татарстанныћ «Спартак» командасы Нальчикка бара. Анда љч кљн рђттђн љч йљгерештђ катнаша. Беренче кљнне 1 500 метрны 4 минут 25 секундта њтђ. Икенче кљн — 5 000 метр — 16.35. Љченче кљн — 10 000 метр — 34.36. 1958 елныћ сентябрендђ Нил Гатин 5 000 метрга йљгерњдђ Татарстан чемпионы исемен ала. Вакыты — 15 минут 33 секунд.
Шул ук — 1958 елны Нил Гатин биш чакрымга уздырылган кросс йљгерешендђ дђ Татарстан чемпионы булды.
Бер ай эчендђ — икенче кат ќићњ! Нил Гатин — Татарстанныћ ике тапкыр Чемпионы! Шатлан, Мораса!
Нил Гатин кљндђлегеннђн: 1959 ел. Смоленск. Россиянећ «Спартак» беренчелеге. 5 000 метр. Стартта 27 кеше. Беренче адымнан ук кискен кљрђш башланды. Тугыз ђйлђнештђн соћ алда бишђњ йљгерђбез. Бљтен кљчемђ артка калмаска тырышам. Ђлегђ мин — бишенче. Соћгы ђйлђнештђ бар кљчемђ китђм. 100 метр калганда, мин — икенче. 1960 елда 5 000 метрны 15 минут 16 секундта, 1961 елда — 15.12 йљгерђм. Бу елларны 10 000 метрга йљгерњдђ берничђ рекорд куям.
1961 елныћ июнендђ Горький шђџђрендђ Россиянећ Идел буе зонасы ярышларында катнаштым. 10 000 метрга йљгерњ графигы тљзедем. Аны књргђн иптђшлђрем њтђлешенђ шик белдерде: «Бу эсседђ шул тизлек белђн йљгерсђћ, чыдый алмыйсыћ, йљгерњне ташлыйсыћ», — дилђр. Њземчђ йљгерергђ булдым — график буенча башладым. Максатым — њзем љчен рекорд кую иде. Џђр ђйлђнешне бер чамада, тигез тизлек белђн њтђргђ тырышам. Чыннан да, июнь эссесенђ тњзђргђ бик авыр булды. 400 метрга 25 тапкыр ђйлђнергђ кирђк бит. Тњздем, ярыштан чыкмадым. Фиништан соћђкрен генђ йљгереп ял итђм. Стадион радиосыннан хђбђр итђлђр: «Татарстан командасыннан Нил Гатин 10 000 метрга йљгерњдђ яћа рекорд куйды — 32 минут 8 секунд». 1961 ел — Нилныћ рекордлар ућышы ќыю елы булды. Ул Татарстан рекордын 10 000 метрлы йљгерештђ биш тапкыр яћартты.
Бу елныћ ахыргы ярышы — сигез чакрымга Татарстан кроссы Нил Гатин ќићње белђн тђмамлана: 8 чакрым — 24 минут 15 секунд.
1962    ел. Татарстанныћљченче ќђйге Спартакиадасы. 5 000 метрга йљгереш — 1. Нил Гатин — Спартакиада чемпионы. Вакыты — 15 минут 7,8 секунд. 10 000 метрга йљгереш: Нил Гатин, тагын бер кат, — Спартакиада чемпионы. Вакыты — 31 минут 20 секунд — Татарстанныћ яћа рекорды.
1963    ел. Татарстан чемпионаты. Казан, Њзђк стадион. 5 000 метр: 1 — Нил Гатин вакыты — 15 минут 2,6 секунд; 10 000 метр: 1 — 31 минут 35,6 секунд. Россиянећ «Динамо» чемпионаты, Краснодар. 10 000 метрга йљгереш: Нил Гатинныћ вакыты — 31 минут 18 секунд — Татарстанныћ яћа рекорды.
1964    ел. Татарстан чемпионаты. Нил Гатин — ике тапкыр чемпион: 5 000 метр — 15 минут 8,8 секунд; 10 000 метр — 31 минут 37,4 секунд. РСФСР чемпионаты. Ульяновск. 10 000 метрга йљгереш: Нил Гатин— 31 минут 15,2 секунд — Татарстанныћ яћа рекорды.
1965    ел. Нил Гатин — љч тапкыр Татарстан чемпионы: 5 000 м — 15.02. 10 000 метр — 31.40. Кросс 8 чакрым — 24.34.

Татарстан чемпионаты. 1958 ел. Беренче - Н. Гатин.

1966    ел. Нил Гатинга марафон йљгерђсе генђ калды: беренче тапкыр асфальт юлда ул 1963 елда Казанныћ Ленин районы Сабантуенда йљгергђн иде. 15 чакрымны 46 минут 15 секундта њтеп, беренчегђ дигђн бњлђкне алган иде. Быел Ленинградта Россиянећ «Динамо» ќђмгыяте беренчелегендђ — 20 чакрым йљгерешендђ — љченче булды. Вакыты — 1 сђгать 3 минут 17 секунд.
Кайсы йљгерешченећ генђ «Марафончы» буласы килми икђн?! Сњзне Нил Гатинныћњзенђ бирик: «Камил Мохтаров. — Марафон йљгерергђ телђгећ юкмы? — дип сорады. — Йљгереп карармын, — дидем. Грозный шђџђренђ Россия марафонына киттек. Шђџђрнећ яћа тљзелгђн, бђлки бу ярыш љчен махсус, кунак љенђ урнаштырдылар. Хђтта ярыш кљнен дђ башка шђџђрлђрдђге гадђт буенча гына тњгел (ял кљннђрендђ — якшђмбедђ була иде), сишђмбе кљнне уздырырга булганнар. — «Без марафон йљгерешен бљтен кеше књрсен, ул — зур бђйрђм булсын, дип хђзерлђндек, — диде Чечен-Ингуш Республикасы спорт комитеты вђкиле. Чыннан да, без йљгергђн кљнне Грозный шђџђре Казанныћ ић зур бђйрђм кљннђрендђге кебек иде. Бљтен халык безнећ йљгерњ юлына чыккандыр. Бигрђк тђ, мђктђплђр тирђсендђ зур шатлык сизелђ: оркестрлар уйный, ђлђмнђр балкый, аерым дљмбер кагулар, быргы тавышлары ишетелђ.
Стартны без торган ќирдђн якында гына, шђџђр уртасыннан аккан Сњнќђ елгасы књперен чыгуга, «Минутка» дигђн мђйданда бирделђр. 21 чакрым 97,5 метр йљгергђч, без борылып, янђ шул мђйданга кайтып ќитђргђ тиеш. Бу — 42 чакрым 195 метрлы марафон була. Аны мин бњген беренче тапкыр йљгерђчђкмен. Йа, аллам, исђн-сау кайтып ќитђ алырмынмы, борынгы тарихтагы грек солдаты кебек егылып њлмђмме, дигђн шомлы уйлар да килђ башыма.
Џавага яшел ракета ќибђреп старт бирделђр. Барыбыз да «Ура!» кычкырып, дошман ныгытмасына џљќњм итњчелђр кебек, алга ташландык. Љч йљз йљгерешченећ аяк астында ќир тетри. Марафон 35 чакрымнан соћ башлана дилђр. Чыннан да марафоным «утыз биштђн» башланды. Утыздан соћ аякларымда арыганлык, авырткалау сизелђ башлады. «Утыз биштђ» кљзђн ќыерырга тотынды. Алга атламакчы булам — балтыр итлђре артка тарта. Тњздем! Финишка ќиттем. Мин — Марафончы! Вакытым — 2 сђгать 37,45 секунд».
Нил Гатинныћ ићђџђмиятле йљгереше дип, аныћ Татарстан ќићел атлетикасы тарихында беренче тапкыр уздырылган Казан марафонында ќићњен санарга кирђктер.
Егетнећ џђвђскђр мавыгудан башлаган эше аныћ тљп џљнђренђђйлђнде. Ул Мђскђњ спорт институтында укып икенче диплом алды. Казан авиация институтында физик тђрбия укытучысы булып эшли башлады.
Мораса њзенећ марафончы чемпионы белђн горурлана. Республика Дђњлђт музееныћ филиалы булган Колбай-Мораса «Габдулла Кариев музее»нда йљгерешче Нил Гатин турында да авылдашлары махсус бњлек ачкан. — «Анда минем кубоклар, диплом-грамоталарым, шђхси ђйберлђремне ќыеп, љч йљзлђп экспонат туплаганнар», — ди Нил Нуруллович. Шљкер, инде ќитмеш яшеннђн узган Нил Гатин сау-сђламђт. Ял итђр љчен, њзе торган ќиргђ якын Соцгород бакчасына чыгып йљгерњлђрен дђвам итђ!
 
Камил Мохтаров,
СССРныћ халыкара класслы спорт мастеры