2007 2

Октябрь революциясендђ татарлар

 Октябрь революциясенећ берьеллыгын бђйрђм итњ. Шђџђр театры каршындагы митинг. Татарстан республикасы тарихи-сђяси документлар њзђк дђњлђт архивы, фотодокументлар коллекциясе, инв. № 477.

   Революциялђр турында књп язган булсам да, бу темага кабат ђйлђнеп кайтам. Беренчедђн, 1917 елгы Октябрь революциясенећ 90 еллыгы килеп ќитте. Икенчедђн, бњгенге кљндђ аћа карата тискђре карашлар гына хљкем сљрђ. Аны књрмђмешкђ сабышу гамђллђре дђ ярылып ята.
90 ел элек булып њткђн вакыйгаларныћ шаџиты — америкалы журналист Джон Рид инкыйлаб кљннђрен «дљньяны тетрђткђн ун кљн» дип бђялђгђн иде. Чљнки ул Россияне генђ тњгел, гомумђн, кешелек дљньясыныћ астын љскђ китерде. Колониаль империялђр юкка чыкты, алар урынында бђйсез дђњлђтлђр туды џђм башка бик књп позитив њзгђрешлђр хасил булды.
Россия империясе урынына аныћ эчендђ республикалар тљзелњ рђвешендђ СССР барлыкка килде. Тар хокуклы, ќире шактый кысрыкланган рђвештђ булса да, Татарстан автономияле республикасы да калкып чыкты. Ђгђр дђ шул вакыт республика тљзелмђгђн булса, бњген аны барлыкка китерњ мљмкин булыр идеме? Бер нинди суверенлык декларациясе дђ, референдум да, Россия белђн шартнамђ тљзњ дђ мљмкин булмас иде.
Дљрес, революция халкыбызга зур афђтлђр дђ китерде. Моны бер кем дђ инкаръ итђ алмас. Очсыз-кырыйсыз репрессиялђр, эзђрлеклђњлђр, сугыш афђте миллђтебезнећ яшђешенђ, телебезгђ, динебезгђ зур зарарлар китерњен џич тђ онытырга ярамый. Дљньяда булган бер генђ революцияне дђ бер яклы гына бђялђњ мљмкин тњгел. Алар, бер яктан, яшђешнећ бер этђргече булсалар, икенче яктан, халыкларга бик књп зыян да китергђннђр. Заманында Англия џђм Франциядђ булып њткђн революциялђр тарихы шуны књрсђтђ. Октябрь революциясе шулай ук чыгарма тњгел.
Лђкин революциялђр бер кайчан да сђбђпсез килеп чыкмыйлар. Аларныћ тљп сђбђбе — халыкныћ књпчелеге искечђ яши алмауга кайтып кала. Россиядђге 1905-1907 џђм 1917 елгы революциялђрнећ дђ сђбђплђре шул ук. Халыкныћ књпчелеге искечђ яшђргђ телђми, радикаль њзгђрешлђр талђп итђ. Россия љчен ућышсыз дђвам иткђн Бљтендљнья сугышы халыкныћ хђлен тњзђ алмаслык дђрђќђгђ ќиткерђ. Патша џђм аныћ хљкњмђте ил белђн идарђ итђ алмаслык хђлдђ булалар. Революцион ситуация барлыкка килеп, башта патшаны, ђ аннан соћ хђтта Вакытлы хљкњмђтне дђ њлемгђ дучар итђ. Болары турында књп язылды. Тик менђ революциянећ милли тљсмеренђ ђлегђчђ тулы бђя бирелгђне юк. Чыннан да, ни љчен бу революциялђрдђ рус булмаган халыклар књплђп катнаша? Анда татарлар ни љчен књтђрелгђн? Менђ бу сорау бњген дђ књплђрне борчый.
Моћа ќавап эзлђгђндђ, татарларныћ XX гасыр башында яћарыш кичереп, яћача яшђњ рђвешенђ књчеп килњче миллђт булганлыгын онытырга ярамый. Татар дистђлђгђн газета-журнал, ел саен бик књп тиражлы йљзлђгђн китап чыгарып килгђн халык. Ул газета-журналларны њз арасында гына тњгел, башка миллђтлђргђ дђ ќиткерђ. Њз мљмкинлеклђренђ кљйлђнгђн мђктђп системасы булдыра џђм Россиянећ ић мђгърифђтле миллђтенђ ђверелђ. Тик менђ миллђтнећ мђгарифе, мђдђнияте иске жандарм кысаларына ќайланган системага сыймый. Аныћ књпкырлы эшчђнлеге контроль астында тора. Дистђлђгђн миллђтпђрвђрлђр сљрген-каторгаларда иза чигђ. Татар моћа риза була алмаган, ђлбђттђ.
Татар халкыныћ књпчелеге авылда яшђгђн, ќирсезлектђн интеккђн. Аларныћ ќире русларныкы белђн чагыштырганда 1,5-2 мђртђбђгђ азрак булган. Татар халкыныћ тик 3 % гына 12 дисђтинђдђн артыграк ќиргђ ия булган. Шунлыктан, татар крестьяннары руслар белђн бергђ аграр хђрђкђттђ катнашып килгђннђр. Ќирсезлек татарларны тљп ќирлђрен ташлап, башка якларга бђхет эзлђп китђргђ мђќбњр иткђн. Россиянећ тљрле тљбђклђрендђге завод-фабрикаларда да, Донбасс, Урал, Себер шахталарында да миллђттђшлђребезнећ саны шактый булган. Џђм алар да эшчелђр хђрђкђтендђ актив катнашканнар.
Лђкин татар эшче, крестьян, фабрикант яки завод хуќасы булса да, татарлыгын џђм, бигрђк тђ, динен саклап килгђн. Аныћ милли аћы сыйнфыйлыкка њрелеп барган. Татарны сыйнфыйлык бњлгђлђсђ дђ, милли аћ ниндидер рђвештђ булса да, аныћ барлык катламнарында да бердђмлек хислђрен саклап килгђн. Революциянећ бер њзенчђлеге шунда ки, ул тирђнђя барган саен сыйнфыйлыкны беренче урынга чыгара.
Патша бђреп тљшерелгђннђн соћ татарлар арасында да таркалу кљчђя. «Без хђзер кљннђн-кљн аерылабыз, крестьяннар рус крестьяннары белђн бергђ бара. Эшчелђребез рус эшчелђреннђн, ђлбђттђ, аерылмый, кайсыбыз социал-демократ булдык, кайсыбыз социалист-революционерларга язылды, беребез миллђтче, икенчебез миллђтне инкаръ итђ... Халык аерылды, электђн дђ юк дђрђќђсендђге аз кљчлђребез хђзер бљтенлђй таркалды», — дип ачынып язган социалист Ф. Туктаров1.
Мђсьђлђнећ катлаулыгы социалистларныћ њз араларында бердђмлек булмауда. М. Вахитов тарафыннан тљзелгђн Мљселман социалистлар комитетында большевиклар да, меньшевиклар да, эсерлар да була. Лђкин комитеттагыларныћ књпчелеге сыйнфыйлыкны беренче урынга чыгара. Ф. Туктаров та шушы оешмада булуына карамастан, М. Вахитовтан аермалы буларак, миллилекне беренче урынга куя. Ђйтик, ул 1917 елныћ 2 июлендђ њзе чыгарган «Корылтай» газетасыныћ баш мђкалђсендђ татарлар алдында торган бурычларны ачыкларга тырыша. Аныћ фикеренчђ, шушы бурычларныћ нигез ташы булып, нинди дђ булса партиячелек принцибыннан баш тарту тора. Ул бигрђк тђ большевикларны нык тђнкыйтьли. Ул аларны «энђ очыдай» бер партия, дип атый: «Безнећ дђ, њзебезгђ књрђ, большевик дигђн партиябез бар, алар да бњген њк Русия татарлары арасында социализм кертмђкче булалар. Бездђ дђ, њзенђ књрђ, анархия-башбаштаклык башланып бара»2. Шул ук вакытта автор татар байлары џђм алпавытларыныћ милли эшлђрдђн читлђшњен дђ књрсђтеп њтђ. Ул революциянећ телђсђ нинди очракта да русларга файдалы булачагына басым ясап, татарныћ бер нђрсђсез калу ихтималын кисђтђ. «Без хаким миллђт тњгел, бездђ байлык та, гыйлем дђ, мђгариф тђ, мђдђният тђ юк. Без зђгыйфь, сырхау, ђлегђ кадђр кол булып, изелеп яшђгђн бер халык бит», — дип яза ул3. Газетасыныћ бер санында Ф. Туктаров Россиядђге сђяси хђрђкђтне љч агымга: кадет, гомумсоциалистик юнђлеш, большевизмга бњлеп књрсђтђ џђм аларга булган мљнђсђбђтен тњбђндђге рђвештђ билгели: «Русиянећ шул хђленђ, шул љч агымына, тартышына без тљрки-татарларныћ мљнђсђбђте ничек соћ? Без, ђлбђттђ, кадетлар белђн бергђ бара алмыйбыз. Ђя — Суфиягђ дип ясаган тњр тђрелђрен без књтђрешеп бара алмыйбыз инде, аћа безнећ кљчебез ќитми, кулыбыз књтђрелми. Без, ђлбђттђ, большевиклар да була алмыйбыз. Бездђ бњгеннђн њк социализм кертерлек гыйлем юк ђле. Без социализм тњгел, республика сњзен дђ быел гына ишеттек, капитал дигђн сњзне дђ хђзер генђ љйрђнергђ тотынмакчы булабыз ђле. Без ђле социальный революцияне генђ тњгел, хђзер ясалып килђ торган сђяси революцияне дђ кљчкђ-кљчкђ генђ аћлыйбыз. Аћа да хђзерлђнеп куя алмаганбыз. Без большевиклар белђн бергђ бара алмыйбыз. Бара алмыйбыз гына тњгел, хђтта арабызда большевик булган, йђ большевик фикерен тарата торган халык безнећ миллђтебезгђ, тљркилегебезгђ... зарар итђчђк»4.
Шул ук вакытта автор рус халкына дустанђ мљнђсђбђт, ђ Вакытлы хљкњмђткђ њпкђсен дђ белдерђ: «Мљселманнар рус халкы белђн ђлегђ кадђр бергђ булдылар, мђмлђкђтне бергђ сакладылар, тик хљкњмђт њзе генђ безне какмасын, безнећ дђ дљньяда барлыгыбызны, бар булырга, яшђргђ телђгђнебезне онытмасын»5.
Тик, Ф. Туктаров кебеклђрнећ тырышуларына да карамастан, 1917 ел татар яшђешенђ сыйнфыйлык принцибын ныклап урнаштыра. Татарлар яз џђм ќђй айларындагы эшчелђр забастовкаларында, крестьяннар хђрђкђтендђ, армия сафларындагы солдат оешмаларыныћ эшчђнлегендђ ныклап катнашалар. Лђкин татар икђнлеклђрен онытмыйлар. Киресенчђ, ил буенча йљзлђгђн мљселман оешмасы туа. Алар милли агарту эшен кић ќђелдереп ќибђрђлђр. Армиядђ мљселман частьлђре барлыкка килђ. Хђтта милли корпус та оештырыла башлый. Бу хђл халыкныћ књпчелеге революциягђ, бигрђк тђ радикаль талђплђр куйган сул партиялђргђ љмет баглаганлыгы турында сљйли.
Октябрь кљннђре якынлашкач, инде канлы бђрелешнећ булачагы ачыклангач, Бљтенроссия хђрби шурасы татар солдатларын анда катнашмаска љнди. «Менђ шундый кара кљннђргђ ирешмђс љчен без Советлар белђн армиянећ тавышына колак салырга џђм большевиклар тарафыннан булачак выступлениегђ бар кљчебез белђн каршы торырга тиешбез», — дип яза «Безнећ тавыш» газетасы6. Лђкин фактлар татар солдатларыныћ бу љндђњгђ колак салмаганлыкларын књрсђтђ. «Алар тљннђрен ач килеш, большевиклар белђн сугыштылар, байтак кына авырлыкларга очрадылар», — дип уфтанучылар да була7.
Дљрес, чуалышларда барлык халык катнашты дип уйлау зур хата булыр иде. Казан вакыйгалары, гомумђн, юнкерлар џђм солдатлар арасындагы бђрелеш кенђ итеп саналырга тиеш. Аларга хђтта элеккелђре белђн чагыштырганда, тулы сђяси тљс бирњ дђ бик урынлы булмас иде. 24 октябрь кичен Казан советыныћ солдат секциясе председателе Н. Ершов тђкъдиме белђн гарнизонда булган, 1889 елда хђрби хезмђткђ чакырылган солдатларны љйлђренђ кайтарып ќибђрњ хакында карар кабул итђ. Хђрби округ командованиесе моћа ќавап итеп Н. Ершовны џђм Казан большевиклар оешмасыныћ ќитђкчесе К. Грасисны кулга алу љчен юнкерлар ќибђрђ. Лђкин солдатлар Н. Ершовны юнкерларга бирмилђр. Гарнизонда атышлар башлана. Шуннан соћ гына вакыйгаларга акрынлап сђяси тљс керђ башлый. Бу урында бер уйдырманы фаш итњ урынлы саныйм.

 Казанда Октябрь революциясенећ берьеллыгы. Хђрби парад. Татарстан республикасы тарихи-сђяси документлар њзђк дђњлђт архивы, фотодокументлар коллекциясе, инв. № 475.


1934 елдан башлап тарих китапларына беренче буларак «Очерки истории Татарской партийной организации» исемле китапта Казандагы кораллы восстание Петроградтан РСДРП(б) Њзђк Комитетыннан алынган књрсђтмђ нигезендђ башланды дигђн раслама кереп урнаша. Имеш, 23 октябрь кичендђ Казан большевиклар оешмасыныћ комитет утырышы булып, Њзђк Комитетныћ књрсђтмђсе укыла џђм шуныћ нигезендђ кораллы восстание њткђрњ турында карар кабул ителђ. Чынлыкта, Петроградтан бернинди књрсђтмђ дђ килми, ђйтеп њтелгђн утырыш та булмый, карар да кабул ителми. Комитет ђгъзалары љчен гарнизонда башланган вакыйгалар бљтенлђй кљтелмђгђн хђл була. Бу вакыйгалардан соћ љч кљн њткђч, 30 октябрь кљнне РСДРП(б) комитетыныћ утырышында аларга анализ ясала. Анда рђислек кылган А. Карпов: «Соћгы кљннђрдђге вакыйгалар Петроградтагы власть алмашынуы турындагы хђбђр алынганчы ук башланды џђм аларга комитет тњгел, ђ аныћ аерым ђгъзалары ќитђкчелек итте» — дип белдерђ. Комитетныћ тагын бер ђгъзасы И. Мохов њзенећ истђлеклђрендђ «комитет љчен кабынып киткђн бђрелеш кљтелмђгђн хђл булды», — дип яза. Димђк, 1917 елныћ октябрендђге Казан вакыйгалары, нигездђ, хђрби гарнизон белђн генђ чиклђнгђн. Џђм анда эшчелђр, шул исђптђн татар эшчелђре дђ, актив катнашмаган. Аћа сђяси тљс бирергђ омтылу большевикларныћ ќитђкчелек ролен књрсђтергђ тырышу максатыннан килеп чыккан.
Башланып киткђн вакыйгалар большевиклар комитеты љчен дђ кљтелмђгђн хђл булган, гади халык љчен баштарак ул бер уен кебек кенђ кабул ителгђн. Ђле књплђр шул уеннан уймак чыгасын хђтта чамалый да алмаганнар. Газеталардагы материалларга караганда, шђџђр халкыныћ књпчелеге атышларны читтђн генђ, спектакль карагандай књзђтеп торган. «Сугыш мђйданы» Академический слободада булганга књрђ, шул тарафтан атылган туп вђ шрапнельлђрдђн шђџђрнећ урта ягы гына зарарланган. Шђџђрнећ мљселманнар яшђгђн ягына џичбер тљрле хђвеф булмаган. Хђтта шђџђрнећ бу љлешендђге мљселманнар 25 нче октябрьдђ атышныћ кызу вакытында Кабан књле буена ќыелып туп атуларын тамаша кылып тордылар, — дип язды «Кояш» газетасы8.
Ђ менђ милли оешмаларныћ ќитђкчелђре башланган атышларга битараф була алмыйлар. Алар моныћ зур ыгы-зыгыларга китерњенђ шиклђнмилђр. Чљнки солдат массаларына Н. Ершов, К. Грасис џђм дђњлђт акчасын карта уйнап оттырганы љчен кулга алынып гауптвахтадан качып, солдатлар арасына сыенган подпоручик Гроздов шикелле шикле кешелђрнећ йогынтысы кљчле була. Алар солдатларныћ сугышка каршы булган хислђрендђ уйныйлар. Џђм инде, ђлбђттђ, очсыз популярлык яуларга љлгерђлђр.
Боларныћ барысын да гарнизонда хезмђттђ торган татар офицерлары бертуган Ильяс џђм Ќиџангир Алкиннар, Якуб Чанышев яхшы белгђннђр. Шунлыктан Бљтенроссия мљселман хђрби шурасы татар солдатларыныћ вакыйгаларга катнашмавын тели. Татар солдатларыныћ татар бистђлђре иминлеген сакларга китњлђре хуп књрелђ.
Моны шушы газетаныћ 29 октябрь санында гарнизон мулласы яки ахуны Г. Баџаветдиневнећ «24 октябрь тљнендђ» исемле мђкалђсеннђн дђ књрергђ була. Мђкалђ болай башлана: «Кич сђгать 7. Котлары очкан кешелђр тљркеме узган-барган кешелђрне туктатып, яћа хђбђрлђр сорашып, урам чатларында якты фонарь тљплђрендђ торалар. Књп кешелђр капкаларын ачып, акрын гына шђџђрдђн читкђ тынычлык эзлђргђ таялар. Кем кемгђ, нђрсђ љчен, кем љчен ата?» Нђкъ шуларны ачыклау максаты белђн, автор, Бишбалтага 95-нче полк составындагы мећгђ якын кешесе булган татар ротасына таба юл тота. Трамвай йљрмђгђнлектђн, ул карт татар арбачысын књндереп, дамба аша аныћ арбасына утырып чыга. Ул егермелђп юнкерныћ дамба башында каравылда торганлыгын књрђ. Лђкин алар мулланы, рђсми кеше булганлыгын књргђч, тоткарлап тормыйлар, њткђреп ќибђрђлђр. Бишбалтадагы хђлне Гатаулла хђзрђт болай тасвирлый: «Кап-караћгы. Бишбалта белђн шђџђр арасында снаряд шартлаштыргалады. Ђйтерсећ, шђџђргђ Кавказ халкы килгђн. Ђйтерсећ, Бишбалтада немецлар да, шђџђрдђ аларныћ дошманнары». Бу инде юнкерлар џђм солдатлар арасында башланып киткђн бђрелешнећ башлануын тасвирлау. Ђлбђттђ, ахун кешене кемнећ кем белђн сугышуы ђллђ ни кызыксындырмый. Ул башланган бђрелешне русларныћ њзара булган эчке эшлђре џђм анда татарлар катнашырга тиеш тњгел дип уйлый. Ул Бишбалтага татар солдатлары ђллђ кемнђр коткысына иярмђсеннђр, дип куркып бара. Џђм, чыннан да, куркуы юкка гына булмаган шул. Казармага барып керсђ, ни књрсен: «Мљселман ротасындагы солдатларныћ кайсы иптђшлђренђ булышырга киткђн, ђ офицерлар канцеляриядђ математика мђсьђлђсен хђл кылышып утыралар». Математик мђсьђлђ дигђне шуннан гыйбарђт икђн: шђџђр руслары бер-берсенђ каршы атышалар, ђ мљселман солдатларына нинди юл тотарга? Џђрберсе шул сорау белђн аптыраган. Ахун исђ татар солдатларын татар бистђсенђ чыгарып, андагы татарларныћ иминлеген тђэмин итњ књпкђ кулай булыр дигђн телђктђ килгђн була казармага. Лђкин солдатлар мулла абзыйларыныћ сњзенђ ђллђни колак салмыйлар: имеш, алар татар бистђсенђ китсђ, рус солдатлары аларны юнкерларга сатылган дип уйлаулары ихтимал. Алай гына да тњгел, тљнге сђгать 12 дђ алар башка хђрби частьларга вђкиллђр ќибђреп алардагы татар солдатларыныћ да юнкерларга каршы фикердђ икђнлеген ачыклагач, рус солдатлары белђн гомуми полклар составында революция солдатларына кушылу турында карар кабул итђлђр. Казандагы вакыйгалар турында Казаннан берђњ, хђрби кеше булырга кирђк, хђрђкђттђге армиядђге бер газетага «гарнизонныћ књпчелеге ни љчен сугышканлыгын белми», — дип яза9. Икенче бер хђрбилђр чыгарган газетада Казандагы вакыйгалар турындагы хђбђрдђ «образовался ревштаб во главе с юнцом прапорщиком Ершовым», — диелгђн10.
Татарларныћ Казандагы революцион вакыйгаларда катнашуын Хђрби Шура ђгъзасы, солдатлар арасында кайнаган прапорщик С. Вђлидов болай тасвирлый: «Без, татарларныћ да, бик књп милли телђклђребез бар иде. Лђкин тарихлар буенча безнећ каныбызга сећеп килгђн куркаклык, тарихи бер ќебеклек безне шушы вакытларда украиннар артыннан барудан тыйды. Без џаман да њзебезнећ телђклђребезне бар итђр љчен Иван Иванычларга йљгердек, аларныћ бусагаларын туздырдык. Билгеле, шуныћ аркасында безнећ бер телђклђребез дђ мђйданга килђ алмады». Ђлбђттђ, бу сњзлђрне язганда авторныћ революция кљннђрендђ татарларныћ милли аћлашу рђвешендђ њз юлын таба алмавына њкенече сизелеп тора. Аныћ русларга карата бер нинди дошманлыгы юк, аларга карата бернинди дђгъва да белдерми, тик аларныћ џђммђ сђяси партиялђренећ њз максатлары бар икђнлеген генђ инкаръ итђ. Ул татарларныћ бик књбесе «Барлык хакимиятне Советларга» дигђн лозунгны яклап чыгуын да хата дип саный. Аны Советларныћ књпчелеге тик руслардан гына торган булуы борчый. «Тик руслардан гына гыйбарђт булган Советлар без — татар демократиясе љчен файдалы бик аз эш эшлђр. Без, татарлар, хђзер њзебезгђ генђ ышанырга тиешбез, њз файдабызны тик њзебез генђ њтиячђкбез. Шућа књрђ, без хђзердђн соћ њз арабыздагы бљтен ызгышларны ташлап эшкђ керешергђ, солдатлар белђн эшчелђр бергђ кушылып, њзебезгђ бер мљселман солдат, эшчелђр џђм крестьяннар шурасы тљзергђ џђм шул килеш мљхтар татар дљньясыныћ бљтен хакимиятен шућа тапшырырга тиешбез». Ђгђр бу шулай эшлђнмђсђ, без «миллђт каршында зур ќинаять кылган булырбыз», — дип саный автор. Аныћ бу фикеренђ редколлегиядђ каршы кешелђр булганлыктан, С. Вђлидов мђкалђсен тик шђхси фикере генђ итеп белдерђ. Бу аныћ њз фикере генђ булмый, ђлбђттђ. Хђрби Шура ќитђкчелђренећ књпчелеге шундый карашта торган.
Аныћ шул ук газетаныћ, 8 ноябрь санында «Нинди юл белђн бардык, хђзер нинди юл тотарга тиешбез?» исемле мђкалђсе дђ кызыклы. Анда татар солдатларыныћ большевиклар сњзен тыћлап, канлы вакыйгаларда катнашуларына ђрнњ белдерелђ. Хђрби Шура бинасында милли оешмаларныћ гомуми ќыелышында шураныћ рђисе И. Алкин ќирле Советка, аныћ ќитђкчелђренђ карата шулай њзенећ тискђре мљнђсђбђтен ќиткерђ. Ул, кайберђњлђрдђн аермалы буларак, Н. Ершовка џђм К. Грасиска ышанмый, аларны њз мђнфђгатьлђрен генђ кайгыртучы карьеристлар итеп саный. Шунлыктан ул Советлар властен хуплау турындагы карарга каршы чыга. Лђкин књпчелек тарафыннан Совет властен яклауга љндђгђн телеграммалар ќибђрелђ. Шулай итеп, ќаваплы кљннђрдђ татарлар арасында бердђмлек булмый. 1918 елныћ январь аенда хђрби съездда ясаган докладында И. Алкин «октябрь кљннђрендђ шура кризис кичерде, чљнки аныћ мљселманнарны нейтралитетта калдыру мљмкинлеге булмады, џђм књпчелек басымы астында Совет властен котлау телеграммасы кабул ителде», — ди.
Ђ шиклђнњлђр урынсыз булмый. 6 октябрь кичендђ Дворяннар ќыелышы бинасында Казан эшче, солдат џђм крестьян Советларыныћ уртак кићђйтелгђн утырышында яћа хакимият буларак Революцион штаб тљзелгђн вакытта И. Алкинныћ џђм С. Вђлидинећ ни дђрђќђдђ хаклы икђнлеклђре ачык књренђ. Татарлар революциядђ актив катнашкан џђм моны Н. Ершов њзе таныган булса да, 16 кешедђн торган Революцион штабка бер генђ татар да тђкъдим ителми. Тик Г. Баџаветдинов ялваруы аркасында гына анда И. Алкин, М. Вахитов џђм Ф. Туктаров кертелђлђр. Бу, џичшиксез, татарлар белђн санашырга телђмђњнећ бер књренеше була. Књрђсећ, Н. Ершов њзенећ бер танышына ќибђргђн хатында Иван Грозныйдан соћ Казанны беренче яулаучы булдым дип, юкка гына шапырынмагандыр. Революцион штаб эшли башлауга ук М. Вахитов џђм К. Грасис арасында зур каршылык чыгуы да юкка гына булмагандыр. Бу кеше инде њзен ђллђ кемгђ куеп, русларныћ да бик књбесе белђн бозылышып беткђн була. Нђтиќђдђ, 3 ноябрь кљнне Ревштаб њз вђкалђтлђрен Совет кулына тапшыра. Ђ К. Грасис џђм Н. Ершов Казаннан китђргђ њк мђќбњр булалар.
Бу — Казандагы Октябрь мизгеллђре. Тик башка урыннарда да татарлар большевиклар яклы булалар. Хђтта Мђскђњ џђм Петербургта да шул ук књренеш: татар солдатлары алар ягында. Мђскђњдђ Милли Шура «бер уч Мђскђњ татары» вакыйгаларга њзгђреш кертђ алмас, диеп, аларны читтђ калдырырга тырышса да, бу барып чыкмый. Петербургта власть Советлар кулына књчеп, аларга каршы Керенский-Краснов фетнђсе купкач, ќирле Милли Шура татар солдатларын мђчет эченђ кереп, фетнђ њткђнне шуннан гына књзђтергђ љндђсђ дђ, солдатлар моћа: «Њлсђк њлђбез, Керенскийны Питерга кертмибез», — дип ќавап бирђлђр. Унынчы армия татарлары да Советлар властен бљтен кљчлђре белђн яклаячакларын белдергђн карар кабул итђлђр11.
Россиянећ башка урыннарында да татарлар зур активлык књрсђтђлђр. Сембер губернасыныћ Сызрань шђџђрендђ ќирле советныћ рђисе итеп Ш. Усманов сайланган була. Петроградтан Советлар власте ќићње турындагы хђбђр килњгђ њк шушы Совет њзен вђкалђтле ќирле хакимият итеп белдерђ. Ш. Усманов Акчуриннарныћ Гурьев фабрикасында кызыл гвардия отряды тљзи. Сызрань шђџђр башлыгын кулга алгач ќирле буржуазия Ш. Усмановтан аны ќибђрњне талђп итђ. Усманов исђ аларга «юк» дип ќавап бирђ. Ђ Сембернећ њзендђ Совет власте тик 1918 елныћ апрелендђ генђ урнаша. Монда да татарларныћ љлеше шактый була. Татар большевиклары Гафуров џђм Гайнуллин ќитђкчелегендђ њткђрелгђн бер митингта татар кызылгвардиячелђре Советлар хакимиятен соћгы тамчы каннарына кадђр якларга ант итђлђр џђм, чыннан да, шушы власть љчен њзлђрен аямыйча кљрђшђлђр.
Ђстерханда Совет властен урнаштыру љчен кљрђш кораллы тљс ала. Монда 7-нче мљселман ротасы большевикларныћ тљп терђгенђ ђверелђ. Ќирле Шура ќитђкчелђре Н. Гасрый џђм Г. Гомђров солдатларны казакларга каршы чыкмаска љндђсђлђр дђ, алар казаклар џљќњмен кире кагып, шђџђр Кремлен њз кулларына тљшерђлђр. Алар янына акрынлап башка революцион кљчлђр туплана. 1918 елныћ 16-17 гыйнварында монда татар џђм казаклардан торган кызыл гвардия отрядлары килеп кушыла. 15-23 гыйнварь кљннђрендђ казаклар зур югалтуларга дучар булалар. 25 гыйнвар кљнне алар, гомумђн, шђџђрдђн качалар. Соћрак саннары 3 мећгђ ќиткђн татар ротасындагы солдатлар Кызыл армия сафларына кушылып, гражданнар сугышы вакытында Ђстерханны аклардан саклауга зур љлеш кертђлђр.
Октябрь кљннђренђ Уфадагы 144 полк мљселманлашкан џђм ќирле революцион кљчлђр карамагына књчкђн була. Уфаныћ њзендђ Совет власте кан коюсыз тыныч ысул белђн урнаша.
Декабрь ахырында Оренбургка Уфадан атаман Дутовка каршы сугышта большевикларга ярдђмгђ 9 мећ солдаттан торган мљселман полкы килеп ќитђ. Башка ќирлђрдђн дђ килгђн революцион кљчлђр белђн берлектђ 16 гыйнвар кљнне Дутов Оренбургтан куыла.
Татарларныћ революциядђ катнашуларына караган бик књп башка фактларга да тукталып булыр иде. Аларныћ књбесе, шул исђптђн хђрђкђттђге армиядђге хђллђрне тљсмерлђгђннђре дђ, революциядђ татар факторыныћ шактый зур булуын раслый.

1917 елныћ май-июль айларында РСДРП(б)ныћ Казан комитеты урнашкан Рыбнорядская урамындагы 29 нчы йорт. Татарстан республикасы тарихи-сђяси документлар њзђк дђњлђт архивы, фотодокументлар коллекциясе, инв. № 4638.

Лђкин татарлар тик большевикларны, революцияне генђ якламаганнар, алар контрреволюция ягында да булганнар. Ђйтеп њтелгђнчђ, Казанда большевикларга каршы кљчлђр шактый була. Алар Ильяс џђм Ќиџангир Алкиннар ќитђклђгђн Хђрби Шура тирђсендђ тупланалар џђм соћрак Идел-Урал республикасын тормышка ашыру юнђлешендђ шактый књп эш башкаралар.
Књп ќирлђрдђ Милли Шура ќитђкчелђренећ революциягђ каршы икђнлеклђрен ђйтеп њткђн идек инде. Уфа, Оренбург, Ђстерхан, Мђскђњ, Петроград шђџђрлђрендђге шуралар Совет хакимияте урнашуга ачыктан-ачык тискђре карашларын белдерђлђр. Кадет С. Максуди, эсер Г. Исхакый социал-демократ И. Ђхтђмов џђм тагын шактый сандагы татар зыялылары Октябрь революциясен танымыйлар, Советларга каршы зур эш алып баралар.
Мљселман социалистлары комитеты рђисе булган М. Вахитов Совет хљкњмђтенђ кертелеп, анда Эчке Русия мљселманнары комиссариатын ќитђкли. Аныћ урынбасарлары итеп Г. Ибраџимов џђм Башкорт шурасы рђисе Ш. Манатов билгелђнђ. М. Вахитов аклар Казанны алгач, алар кулына элђгеп, билгесез шартларда њтерелђ. Г. Ибраџимов џђм Ш. Манатов шђхес культы корбаннары булалар.
Бу очракта Россиянећ бик књп књренекле шђхеслђре большевиклар белђн баруны вакытлы хђл итеп кенђ караганлыгын искђртеп китђргђ кирђк. Аларныћ шактые вакыты ќиткђч њз юллары белђн киткђннђр. Ђйтик, Польша социалистларыныћ ић књренеклесе Ю. Пилсудский «мин социалистик поезддан бђйсезлек тукталышында тљшеп калдым», дип язган. Димђк, мондый шђхеслђр љчен социалистик юнђлеш бђйсезлеккђ ирешњ юлы итеп кенђ каралган. Татар большевигы К. Якуб «без большевик булсак та, татарбыз», — дип ђйтђ торган булган џђм џђрвакыт миллилекне беренче урынга куя килгђн.
Тик менђ татар большевикларыныћ књбесе большевистик поезддан сикереп тљшђ алмый калалар. Чљнки поезд ђле татар бђйсезлеге тукталышына барып ќитмђгђн була. Ђ инде ќитте дигђндђ, сикереп тљшеп калу мљмкинлеге юкка чыга. М. Солтангалиев шундыйлардан. 1922 елда СССР тљзелгђн вакытта ул бљтен кљчен Татарстанны союздаш республика итњгђ куя. Алай гына да тњгел, СССР составында тљрки республикар федерациясен булдыруны алга сљрђ. Лђкин 1923 елны кулга алынып, партиядђн чыгарыла, эшеннђн азат ителђ. Соћрак шђхес культы корбаны була.
Ђдђбиятта татарларны бер-берсенђ каршы куеп, аларныћ берђњлђрен халык дошманнары, икенчелђрен аныћ бђхете љчен кљрђшњчелђр итеп књрсђтњ традициягђ ђверелгђн иде. Тик мондый караш дљреслеккђ туры килми. Аларныћ барысы да халык бђхете љчен кљрђшкђн миллђтпђрвђрлђр. Аерма шунда гына, алар њз юлларын милли гаделлеккђ, татар мђнфђгатьлђрен тормышка ашырырдай бердђнбер дљрес юл дип санаганнар. Џ. Атласи аларны юкка гына дус-дошманнар дип атамагандыр.
Татарларныћ большевикларга џђм Совет властена баглаган љметлђре, нигездђ, акланмый. Дљрес, революция нђтиќђсендђ Татарстан автономияле республикасы барлыкка килђ џђм соћрак шућа таянып суверен дђњлђт љчен кљрђш ќђелдерњ мљмкинлеге туа. Лђкин югалтулар да књп була бит. Татарныћ дине бетте, теле юкка чыга язды, њзе ђле бњген дђ ассимиляциягђ элђккђн рђвештђ яши. Аныћ яћарышын тђэмин итњ искиткеч авыр эшлђрнећ берсе булып тора.
Шулай да, њткђн тарих, нинди генђ булмасын, ул — безнећ тарих. Без бњген миллђтпђвђрлђребезнећ кызыллар ягындамы, аклар ягындамы булуларына карап бђялђргђ тиеш тњгелбез. Чљнки аларныћ књбесе телђсђ кайсы очракта да беренче урынга шђхси мђнфђгатьлђрен тњгел, ђ миллђт алдындагы бурычларны куя алган.
Революция — ул искиткеч катлаулы процесс. Ул аклы-каралы гына тњгел. Анда салават књперенећ барлык тљслђре дђ бар. Ђле безнећ аларны књреп џђм аћлап бетерђ алганыбыз юк. Монысы безнећ килђчђк фђнни бурычларыбызныћ ић ђџђмиятлелђреннђн.

ИСКЂРМЂЛЂР:
1. Корылтай. – 1917. – 2 июль.
2. Шунда ук.
3. Шунда ук.
4. Шунда ук. – 14 июль.
5. Шунда ук.
6. Безнећ тавыш. – 1917. – 24 октябрь.
7. Шунда ук. – 8 ноябрь.
8. Кояш. – 1917. – 29 октябрь.
9. Голос III армии. – 1917. – 31 октября.
10. Известия фронтового отдела «Румчерод». – 1917. – 16 ноября.
11. Воин-гражданин. – 1917. – 29 декабря.

Индус Таџиров,
тарих фђннђре докторы


№ 1. Из сообщения в «Казанской рабочей газете» об объединенном заседании Совета рабочих, солдатских и крестьянских депутатов

7 сентября 1917 г.

Зал заседания (Дворянское собрание) переполнен. На повестке дня вопрос о кризисе власти и о посылке делегата на демократическое совещание в Петроград. Председательствует Колегаев. Первым выступал тов. Вегер (с[оциал]-д[емократ]). Докладчик, говоря о власти, отмечает, что власть была в стороне от организованной демократии (Советы) и поэтому была бессильна, она не удовлетворяла даже буржуазию. Кадеты на Московском совещании требовали буржуазного кабинета, а выступление Корнилова имело своей целью совершенное уничтожение демократических организаций. Но, говорит далее Вегер: «О социализме и его осуществлении теперь может говорить только сумасшедший или провокатор». По мнению Вегера, Временное правительство должно опереться на революционные народные организации. Созываемое в Петрограде демократическое совещание должно превратиться в революционный парламент, заседающий впредь до Учредительного собрания, а Временное правительство должно быть ответственным пред этим парламентом. От фракции большевиков выступает Бернгейм. Он передает привет от 12 000 рабочих Сормовского завода, которые выражают надежду, что Казанский совет также встанет на славный революционный путь Петроградского совета. Докладчик, критикуя Временное правительство партии «Народная свобода», а потом коалиционное Временное правительство «социалистических» партий (меньшевики, эсеры), приходит к выводу, что во Временном правительстве не должно быть представителей ни крупной, ни мелкой буржуазии. Вся власть должна перейти в руки пролетариата и беднейшего крестьянства. Временное правительство должно быть выбрано демократическим совещанием, и мы должны дать своим делегатам следующие директивы (читает резолюцию, предложенную фракцией большевиков). «Перед лицом контрреволюционно-изменнического выступления генерала Корнилова, подготовленного и поддержанного партиями и группами, представители которых входят в состав Временного правительства во главе с партией кадетов, Казанский совет солдатских и рабочих депутатов считает нужным провозгласить, что отныне должно быть решительно прекращено всякое колебание в деле организации власти. От власти должны быть отстранены не только представители кадетской партии, открыто замешанные в изменническом выступлении, и представители цензовых элементов вообще, но должна быть в корне изменена и вся та политика соглашательства и безответственности, которая создала самую возможность превращения верховного командования из аппарата государственной власти в очаг и орудие заговора протии революции. Не терпимы далее ни исключительные полномочия Временного правительства, ни его безответственность. Единственный выход — это создание решительной власти революционного пролетариата и крестьянства, в основу деятельности которой и должно быть положено следующее: 1) декретирование Демократической республики; 2) немедленная отмена частной собственности на все земли и инвентарь, без выкупа, и передача их в заведывание крестьянских комитетов впредь до решения Учредительного собрания; 3) введение рабочего контроля над производством и распределением в общегосударственном масштабе; 4) национализация важнейших отраслей промышленности; 5) беспощадное обложение крупных капиталов и имуществ и конфискация военной прибыли в целях спасения страны от хозяйственной разрухи; 6) объявление тайных договоров недействительными; 7) немедленное предложение всем воюющим народам демократического мира. В качестве немедленных мер должно быть декретировано: 1) прекращение всяких репрессий, направленных против рабочего класса и его организаций; 2) немедленная отмена смертной казни на фронте и восстановление полной свободы агитации для всех демократических организаций армии, очищение ее от контрреволюционного состава, выборность комиссаров местными организациями; 3) осуществление на деле прав[а] наций, живущих в России, на самоопределение, т. е. в первую очередь удовлетворение требований Финляндии и Украины; 4) роспуск Государственного совета и Государственной думы и 5) немедленный созыв Учредительного собрания» (сильные аплодисменты). От имени эсеров выступает Колегаев, который говорит, что коалиционное правительство занималось соглашательством с буржуазией и вредило народу. Организованная буржуазия (кадеты) не должна быть у власти. Созыв демократического совещания необходим, так как одно лицо, Керенский, не может образовать правительство. В заключение он предлагает резолюцию, в которой указывается на стремление буржуазии взять власть в свои руки и закрепить революцию только в рамках политического переворота, тогда как революционная демократия расширяет свои завоевания в области социального переустройства. Создание правительства из буржуазных элементов вредно отзывается на демократии. Далее в резолюции говорится, что вопрос о правительстве должен быть разрешен на демократическом совещании и что новое Временное правительство должно работать в полном контакте с Советами и быть ответственным перед ними, а также в основу своей деятельности должно положить постановления Всероссийских Советов о земле, войне, рабочем законодательстве, политическом и национальном устройстве. Находит необходимым прекращение дел по аграрным преступлениям, преследование за левое течение социалистической мысли, отмену смертной казни, упразднение Государственной думы и Государственного совета и создание революционных штабов при всех военных управлениях. Другой путь устранения правительственного кризиса помимо созыва совещания считается невозможным. Далее выступает д[окто]р Шергов (меньшевик-оборонец), который заявляет, что идея коалиции не только не опровергнута, но остается жизненной и по сей день. Корниловский заговор был ликвидирован только благодаря единодушию демократии, которая встала на защиту Временного правительства. Объективно контрреволюция опирается на тяжелые экономические условия и темноту и несознательность масс. Субъективно же классы помещиков и буржуазии пользуются этим для закрепления своего политического господства над демократией. Демократия не представляет однородной массы и не станет поэтому поддерживать лозунг: «Вся власть Советам депутатов». На Московском демократическом совещании собралось воедино все живое, все дееспособное, все творческое в рядах демократии. Предстоящее совещание не может пройти мимо платформы демократии Московского совещания и на вопрос о коалиции не может ответить категорически «нет». Читает резолюцию кооператоров об их отношении к демократическому совещанию. Совет кооперативных съездов, Центральный союз потребительских обществ, Московский народный банк, Центральное товарищество льноводов и Сибирский союз маслодельных артелей заявляют о необходимости превратить демократическое совещание в общенациональное и сохранить начала коалиции при образовании власти. Большевики предлагают их просто скостить со счетов демократии. Кроме того, в совещании примут участие городские самоуправления, которые ни в коем случае не станут поддерживать губительный для революции лозунг большевиков «Вся власть Советам». Если же идея коалиции будет отвергнута и лозунги большевизма восторжествуют, то это будет означать полный крах революции. Вне коалиции нет выхода для государства из того ужасного, почти безвыходного тупика, в котором оно очутилось…


№ 2. Сообщение в газете «За землю и волю» о собрании городской организации партии социалистов-революционеров

31 октября 1917 г. 

Общее собрание городской организации партии с[оциалистов]-р[еволюционеров], обсудив вопрос о текущем моменте, приняло следующую резолюцию: 1). Признать совершившийся в России переворот актом революционным. 2). Единственным выходом из создавшегося положения признать переход власти к Советам. 3). Первейшей задачей новой власти признать немедленный созыв Учредительного собрания. 4). Признать, что восстановление власти Временного правительства в настоящее время было бы началом контрреволюции. 5). Констатировать, что в Казани власть к Советам не перешла, а захвачена безответственными лицами. 6). Организовать Совет рабочих солдатских и крестьянских депутатов таким образом, чтобы он мог фактически взять в свои руки власть и освободить город и губернии от демагогии отдельных личностей. 7). Работать со всей энергией в Советах и активных работников с их постов не отзывать. 8). В революционный штаб, до его реконструкции на демократических началах, делегатов не посылать. 9). Немедленно взять в свои руки совместно с Советом крестьянских депутатов дела губернского комиссариата.


№ 3. Обращение Казанского революционного штаба
 к гражданам г. Казани и губернии

31 октября 1917 г. 


Кошмарные дни борьбы миновали. Революционные войска победили. Этой победой власть передана народу в лице его полномочных органов — Советов рабочих, солдатских и крестьянских депутатов. Не только в Казани свергнута власть буржуазии, капиталистов и помещиков, но и в Петрограде и еще в ряде других городов. Это не значит, что борьба с буржуазией [о]кончена. Борьба продолжается и продолжится до тех пор, пока не установится и не утвердится окончательно народовластие. Победители будут поэтому бдительны. Казанский революционный штаб, выбранный Советом рабочих, солдатских и крестьянских депутатов совместно с войсковыми организациями, заводскими комитетами и представителями социалистических партий, принимает все меры, чтобы предотвратить внешнюю опасность, т. е. нашествие послушных буржуазному правительству войск. Это с одной стороны. С другой — стороны в городе Казани устанавливается строгий революционный порядок, никакие беспорядки и эксцессы не будут допустимы. К товарищам — рабочим и солдатам обращаемся с предостережением: не поддавайтесь на провокацию. Вас будут смущать и возмущать те, чья власть сломана, проходите мимо их с презрительным хладнокровием. Власть перешла народу. Высший орган управления — Совет рабочих, солдатских и крестьянских депутатов. Отныне народ сам будет творить свою жизнь, решать свою судьбу. Иначе и быть не может: только сам народ выведет себя из того трудного положения, в какое его ввергли буржуазные управители-опекуны. Мы глубоко убеждены, что в народе достаточно творческих сил, чтобы создать себе светлое будущее без гнета, без слез и без страданий. Казанский революционный штаб призывает всех оказать должную поддержку народной власти — больше взаимного доверия и больше сотрудничества. Казанский революционный штаб ставит в известность население, что начальником Казанского гарнизона избран штабс-капитан Масальский, один из главных руководителей восставших войск. Временно до окружного съезда Советов солдатских депутатов командующим войсками избран прапорщик Ершов, помощником его — полковник Руанет, начальником милиции г. Казани избран Бухов. Должности комиссаров (губернских и уездных) упраздняются и их дела и кредиты передаются в Советы крестьянских депутатов. Все остальные должностные лица, пока они не заменены новыми, должны исполнять свои обязанности. Попустительств быть не должно. Они в данный момент преступней, чем когда бы то ни было, и виновные будут преданы революционному суду.
Грачев Е. Казанский Октябрь. Хроника революции 1917 г. – Казань, 1926. – С. 162-165, 226-228.

Подборка документов
Гузель Фаезовой,
начальника отдела использования и публикации документов ЦГА ИПД РТ,
Софьи Елизаровой,
главного специалиста ЦГА ИПД РТ