2007 2

"Кайсы ќирдђ Муса булса, шунда фиргавен бар", яки вђисевчелђрне эзђрлеклђњ тарихыннан

Елдан-ел вђисилђр хђрђкђтенећ феномены тарихчыларны џђм кић ќђмђгатьчелекне њзенђ ќђлеп итђ. Китап џђм журнал басмаларында вђисилђр хђрђкђтенђ тљрледђн-тљрле карашлар бар. Шул карашлар арасында: «сугышчан фундаментализм»1, «ваџџабчылык»2 књренешлђрен атарга була. Књпчелек, «сђяси ислам» термины артына качып, ислам динен хђлиткеч фактор итеп карамау ягында тора. А. И. Ионова3 кебек фикер йљрткђндђ, милли-азатлык хђрђкђте џђм милли горурлык (аныћча миллђтчелек. — К. Ш.) нигезендђ ислам дине тора. Менђ шулай итеп ул «миллђтчелек идеологиясенећ њсњ» чыганагын ислам дине дип саный.
Фиркалђр туу, ќђмгыятьтђге канђгатьсезлек, тљрле баш књтђрњлђр башлану беренче булып икътисади сђясђткђ бђйлђнгђн. Ђлбђттђ, боларныћ барысына инкыйлаби хђл чорында да, аннан соћ да, ислам џђм башка диннђрнећ сђясђткђ, икътисади хђлгђ йогынтысы тљрлечђ була. Дин белђн сђясђтнећ аермалыкларын аћлаганда гына без дљрес фикергђ килђ алабыздыр.
Октябрь инкыйлабы чорында, исламга таянып, тагын да югары њрлђргђ менђ алган вђисилђр хђрђкђте моћа ачык мисал булып тора. Тарихи чыганаклар бу фикеребезне турыдан-туры исбат итђлђр. 1906 елгы «Вакыт» газетасыныћ 22 нче санында «Тагын бер мљселман фиркасе» дигђн мђкалђдђ вђисилђр хђрђкђте турында языла. Басманыћ авторы вђисилђрнећ бер тарафдары белђн ђћгђмђ кора џђм соћыннан шундый фикергђ килђ: «Бу кешенећ њз сњзеннђн мђзџђблђре хакында џич шђй (нђрсђ. — К. Ш.) аћламадым исђ дђ, дин илђ сђясђтне аера алмадыклары сђбђбеннђн, беренче икенчесенђ катышдырып вђ бу ќђџђтдђн њзлђрене аерым мђзџђб санап йљрмђктђ улдыклары кабул итђргђ мђќбњр булдым», — ди.
Милли-азатлык хђрђкђтенећ тљп бурычы булып мљстђкыйль џђм суверен дђњлђт тљзњ мђсьђлђсе тора. Казан ханлыгы алынганнан соћ, бу бурычны Габдулла Галиев, Батырша, абыз бабайлар њз алларына куйганнар. XIX гасырныћ икенче яртысында татар халкыныћ њз идарђсен, њз дђњлђтен тљзњ мђсьђлђсен књтђргђн кеше, татар халкыныћ профессиональ язучысы Бђџаветдин Вђисев була. Бђџаветдин: «Без, болгарлар, њз дђњлђтебез, њз тђртиплђребезне оештырып, бернинди урындагы властьларга буйсынмыйча яшђргђ телибез», — ди. «Бары тик патшаныћ њзенђ генђ буйсынабыз, калган эшлђрдђ њзебезчђ яшибез», — ди. Бу кић федерация талђп итњ, татар ќирендђ чит идарђчелекне кире кагу булды, милли-азатлык талђбен тормышка ашыру љчен кљрђш булды4. Вђисевчелђрнећ тђгълиматлары књпкырлы. Шућа књрђ, алда ђйтелгђнчђ, бу хђрђкђт галимнђр арасында билгеле бер дђрђќђдђ фикер буталчыклыгы тудыра. Бђџаветдин Вђисевнећ дљньяга карашлары идеалистик џђм утопистик социализм, анархизм, стихияле материализм характерында булган. Кыскасы, вђисевчелђр хђрђкђтен тулаем алганда, милли-азатлык хђрђкђтенећ антифеодал-сыйнфый џђм антиколониаль характердагы дин пђрдђсе астында алып барылган њзенчђлекле бер тармагы, дип ђйтергђ була. Дин байрагы астындагы сђяси протест — бер татар халкында гына тњгел, ђ тарихи процессныћ билгеле бер этабында кайбер башка халыкларда да књзђтелђ торган иќтимагый књренеш.
Тљрле формада џђм юнђлештђ яшђп килгђн вђисилђр хђрђкђте XX гасырга да килеп керергђ љлгерђ. Бу хђрђкђт 1862 нче елда башланып 1920 нче елларга кадђр њзенећ њсешен дђвам итђ. Егерменче елларга инде ул тулаем сђяси партия дђрђќђсенђ њсеп, њзенећ программасын булдырып, ќыелышларын да њткђрђ. Хђрђкђтнећ соћгы ќитђкчесе Газизќан Вђисев 1940 елда да эзђрлеклђњгђ дучар була5.
«Бу хђрђкђтне ничек кенђ атасаћ да, ул дљреслек, гаделлек, рухи чисталык љчен кљрђш. Алар йљз ел дђверендђ диктаторлар белђн кљрђштелђр. “Сектант”лар хђрђкђте кебек башланып киткђн бу хђрђкђт акрын гына зур сђяси кљрђшкђ ђверелде. Гайнан Вђисев беренчелђрдђн булып Ислам социализмы концепциясен тљзеде. Икътисад, сђясђт, мђдђният љлкђсендђ дђ большевиклар программасын тулысы белђн диярлек, њз программаларына керттелђр. Большевиклар бљтен мђсьђлђлђрне сыйныфлар кљрђшенђ таянып хђл итсђлђр, вђисевчелђр бер Аллага — Исламга таяндылар»6.
Укучыга тђкъдим ителђ торган мђгълњмат Гайнан Вђисевнећ улы Мидхђт Вђисев архивыннан табылды. Бу — Газизќан Вђисев тарафыннан њлеме алдыннан дњрт ай элек язып калдырылган сђяхђтнамђ. Язманыћ ахырында ђйтелгђнчђ, ул хатирђлђрнећ икенче кисђген дђ язарга уйлый, лђкин бу эшне аћа эшлђргђ насыйп булмый. Без аны сезгђ, гарђп графикасыннан кирилл графикасына књчереп, џђм берникадђр кыскартып беренче тапкыр тђкъдим итђбез.
 
ИСКЂРМЂЛЂР:
1. Левин З. И. Реформа в исламе. Быть или не быть?: опыт системного и социокультурного исследования. – М., 2005. – С. 194.
2. Хабутдинов А. Ю. Ваххабизм в Татарстане: сегодняшняя ситуация в исторической ретроспективе // Вестник Евразии. – 2000. – № 2 (9). – С. 86-107.
3. Ионова А. И. Ислам в шкале национальных ценностей // «Воинствующий ислам»: Сб. ст. – Москва, 1988. – С. 168.
4. Алишев С. Х. Казан ханлыгы тарихыннан. – Казан, 2003. – Б. 152.
5. Книга памяти. Татарстан [Электронный ресурс]. — Режим доступа: http://www.memo.ru/memory/kazan/kaza11.htm.
6. Вђлиев Р. К. Љзелгђн дога // Мирас. – 2003. – № 1. – Б. 20.

Камил Шђкњрев,
КДУ аспиранты
 
Газизќан Баџаветдин улы Вђисзадђ ђл-Болгари тарафыннан язылган кыскача тарихи белешмђ џђм сђяхђтнамђ
август 1963 ел.
Њзбђкстанда Янги-Юл шђџђрендђ яшђњче Ђдибђ Газизќан кызы Вђисзадђ ђл-Болгарида сакланучы оригиналдан мин, Ђхмђд Мидхђт Сардар Гайнан улы Вђисзадђ ђл-Болгари, 17-19 декабрь 1982 елны књчердем.
Тарихи ядкђр вђ сђяхђт хатирђлђре џђм бабаларыбыз ђџле болгарлар турында азрак мђгълњмат.
Бу хљрмђтле вђ џиммђтле[1] кардђшлђребез Камилђ бинте Нургали ђл-Болгари, сезгђ, иптђшегез Фазыйлга, улыгыз Шамилгђ вђ барча угыл-кызларга, ага-ђхи[2] вђ апа џђм сећел кардђшлђргђ, без дђрдмђндлђрне[3] искђ тљшереп, сораучы яхшыларга аманлык[4], сђламђтлек белђн, бђхет-сђгадђт белђн, озын вђ тыныч яшђњлђрегезне телђп, дђрдмђнд бабагыздан, апагыздан, кызыбыз Ђдибђдђн вђ бљтен гаилђбездђн књптђн-књп сђлам.
Без дђрдмђндлђрне исегезгђ тљшереп ќибђргђн џђдия-бњлђклђрегез исђн-бљтен килеп кулыбызга иреште. Књп еллардан бирле каз-кош итлђрен тђнавел[5] кылмаган идек, шайђт дђртлђребезгђ шифа вђ дђва булсын икђн дип, дљньяда терек булганнар исђн-аман, тыныч вђ озын яшђсђлђр икђн дип, хђер-догалар кылдык. Дљньядан њткђннђрнећ ќаннары ќђннђттђ булса икђн дип, фатиха кылдык, рђхмђтлђр булсын икђн.
Хуш, инде кадимгђ тарихтан азрак язабыз, шђт исегездђдер, ата-бабаларыбыз њзлђрен Болгари дип йљрилђр иде: язган хатларында џђм башка язуларга имза кылып кул куйганда ђл-Болгари дип язалар иде. Ни љчен ђл-Болгари дип йљргђннђр икђн?
Урта гасырда, димђк моннан элгђре књп еллар чамасы, Ак Идел џђм Кама дђрьялары[6] зур, озын Идел дђрьяга кушылган ќирдђ, димђк Идел буенда кадимге болгарлар зур бер хљкњмђт булып яшђгђннђр. Хљкњмђт мђркђзе-пайтђхетлђре[7] Болгар дип мђшџњр булган.
Болгар халыклары унике тљрле миллђт яхуд унике тљрле халыктан оешкан зур хљкњмђт булган. Бу унике тљрле халыкларныћ ић зурысы, безнећ бабаларыбыз болгарлар тљркичђ сљйлђгђннђр. Икенчесе, зур вђ књп халык — башкортлар. Башкортлар џђм тљркичђ сљйлђгђннђр. Димђк, тљп болгарлар безнећ бабаларныћ вђ башкортларныћ теле тљрки тел булган. Унике тљрле халыкларныћ љченчесе чуашлар, теллђре чуашча. Дњртенче мордва-мукшылар. Мордваларныћ теллђре мукшыча. Бишенчесе — чирмешлђр, теллђре чирмешчђ. Алтынчысы — арлар, теллђре башка. Жиденчесе вђтђклђр, теллђре аерым. Янђ биш тљрле миллђт.
Менђ бу унике тљрле миллђт оешып зур хљкњмђт булып тыныч вђ тату яшђгђннђр. Миллђтлђре, теллђре, диннђре, гореф-гадђтлђре џђр тљрле булган. Безнећ бабаларыбыз тљп болгарлар вђ башкортлар гарђплђрдђн, гарђп галимнђреннђн вђ илчелђреннђн ислам динен љйрђнеп, мљселман булганнар. Ул заманнарда ић мђдђниятле, гыйлем-џљнђрдђ бљтен дљньяда ић шљџрђтле, шђрык вђ гареп халыклары эчендђ мђдехле[8], ић яхшы вђ тугры халыклар безнећ бабаларыбыз болгарлар булган. Шђџри Болгарда зур мђдрђсђлђр, мђсќедлђр, бђлђнд[9] сарайлар, манаралар, зђркђнханђлђр вђ џђртљрле кярханђ-мастерскойлар булган. Џђр ќђйне ќђй кљннђрендђ зур ярминкђ булган. Ярминкђдђ шђрыктан[10] гарђплђр, иранлылар, џиндлар, кытайлар, гарептђн[11] славяннар, руслар, немецлар вђ башкалар, џђр тљрле маллар белђн шђџри Болгарда алыш-биреш, сату-сђњдђ кылганнар икђн.
Сђњдђгђрлђрнећ ерак ќирлђрдђн алып килгђн маллары сатылып бетмђсђ кире алып китмђгђннђр, шђџри Болгарда ярминкђ булган урында калдырып китерђлђр икђн. Икенче хђлгђ кадђр шул урында тора икђн. Чљнки болгар халыкларында угрылык џђм алдау, ялганчылык вђ хђйлђ-хыянђтлђр булмаган икђн.
Менђ шулай яхшы вђ тыныч яшђгђн бер заманда шђрыктан Аксак Тимер дип мђшџњр канхур[12] залимнећ гаскђрлђре шђџри Болгарга џљќњм кылып, мђсќед-мђдрђсђлђрне, зур вђ бљек сарайларны, бљтен шђџђрне вђйран[13] кылганнар. Шђџђрдђге тыныч халыкларны кырганнар, фђкать авылларда џђм урман-болыннарда гына болгар халыклары исђн калганнар...
Пђйгамбђр галђйџиссђлам ђйткђннђр: «заман мљтђгайяр[14], ђшхас[15] мохталиф»[16]. Ягъни заман њзгђрђ џђм халыклар да тљрлечђ була, дигђннђр.
Менђ шундый караћгы вђ авыр бер заманда болгар бабаларыбызныћ асыл нђселлђре безнећ атабыз Бђџаветдин Ђмир Хђмзђ улы Ђмир Хђмзђ Вђис улы, Вђис Тамматы улы, Тамматы Џашими ђл-Болгари мђйданга чыккан. Татар байлары, морзалары вђ мљнафикъ татар муллаларына џђм залим падишаларга, аныћ сакчыларына, губернаторлар, помещиклар, алпавытлар вђ жандармнарга каршы зур ќиџад[17], хокук, ирек, азатлык љчен кљрђшен башлаган.
Михнђткђшлђрне[18], юлдан адашкан бичараларны, болгар халыкларын тугры юлга, хак юлга чакырган. Азатлык азанын ишеткђн фђкыйрьлђр, бичаралар, михнђткђшлђр, авыллардан килеп дђрдмђнд атабызныћ башлап бара торган тугры юлына кушыла башлаганнар. Дђрдмђнд атабыз ђйткђн, безгђ падиша кирђкми, шуныћ љчен без, болгар мљселманнары, падишаны саклар љчен солдат бирмибез, дип. Без болгар мљселманнары, падиша тњрђлђре, чиновникларга бњрек салмыйбыз, дип, џђм налог бирмибез, чљнки без, болгар халыклары њзебезнећ ата-бабаларыбызныћ ќирендђ торабыз, дип. Без, болгар мљселманнары, указной муллаларга кушылып йљрмибез, чљнки указны мљфти бирђ, мљфти керђшен, мљфтилђрнећ башлыклары христиан миссионерлары, ислам дошманнары. Шуныћ љчен указной муллаларга ойу дљрес имђс, дигђннђр. Имам булыр љчен гыйлем белђн гамђл кыла торган тђкъва галимне мљселманнар њзлђре тђгаен кылырга тиеш, дигђннђр.
Ќир-су, урманнар гомум халык милке, дигђннђр икђн.
Зирагатьче[19] михнђтчелђр[20] њз гаилђ-ќђмђгатьлђре белђн никадђр игђргђ кљч-куђтлђре ќитђ, шулкадђр ќир њз милеклђредер.
Урманнар џђм шулай, ягъни гаилђгђ никадђр утын вђ агач кирђк булса, урманнан утын вђ агачлардан файдалану дљрес, дигђннђр.
Дђрдмђнд атабызныћ тђшвикатьлђре[21], фикер вђ хђрђкђтлђре фђкыйрь бичаралар эчендђ таралып, зураеп китњдђн курыккан байлар, муллалар, тњрђлђр, алпавытлар, жандармнар, залим падишалар тизрђк атабызны халыктан яшерергђ џђм тљрле яла-ялганнар, хђйлђ-хыянђтлђр белђн яманлап бичара фђкыйрь халыкны байлар, монафикъ муллалар алдаганнар.
Дђрдмђнд атабыз Бђџаветдин Ђмир Хђмзђ улы болгар мљселманнары, фђкыйрь михнђткђшлђрнећ вђкиллђре белђн сђяси вђ икътисади, вђ зирагать, вђ ќир-су џђм урманнар турында кићђш, мђслихђт мђќлеслђре вакытында залим канхур жандармнар, хђрђмхур[22] байлар, монафикъ муллалар, бљтен залимнђр, хаиннар[23] берлђшеп, дђрдмђнд атабызыћ љйлђренђ џљќњм кылганнар.
Дђрдмђнд атабыз џђм мђќлестђ хазир булган вђкиллђр зур гайрђт вђ фидакарьлек белђн залимнђргђ каршы торганнар. Саук[24] кышта бер џђфтђ[25] мљдафђга[26] кылганнар. Сынган тђрђзђлђрдђн љйгђ саук кергђч, љшегђн, тућган џђм ачлыктан гаќиз булган, хђлдђн тайган мљќаџидлђрне залимнђр камап ђсир кылганнар. Љйдђге кадимге тарихи, кадерле, кыйммђтле китапларны вђ бљтен ђсбап-шђйлђрне талап туздырганнар.
Дђрдмђнд атабызны џђм вђкиллђрне, аяк-кулларын бђйлђп, крипескђ-тљрмђгђ япканнар. Миџербан анабызны балалары белђн гыйнвар саукларында, кар-буранда љйдђн књчђгђ-урамга, сљреп-џђйдђп чыгарганнар. Бу вакыйга 1886 нчы елда гыйнвар башларында булган (Бу сан дљрес тњгел. Бђџаветдин Вђисевнећ йортын камау 1884 елда була. — К. Ш.).
Шул вакытта мин, Газизќан љч айлык бала-нарасый булганмын. Икенче бала Гаян Бђџаветдин улы биш яшь, љченче бала Гайнан тугыз яшь, дњртенче бала Галђветдин Бђџаветдин улы ун яшьтђ икђн.
Миџербан анабыз балаларым саукда љшеп, тућып калмасыннар дип, књчђдђ[27] дивар-койма ышыгында бер бђрчђктђ безне юрган ябып, астына палас ябып канат астына ќыеп, тилмереп, Хакка ялварып утырган икђн. Књчђдђн узган байлар вђ аларныћ малайлары мђсхђрђ кылып, килеп тљкереп, таш атып: «менђ шулай кирђк падишага, байларга, муллаларга итагатъ кылмаганнарга, шулай кирђк», — дип узганнар.
Ђмма фђкыйрьлђр, михнђткђшлђр узганда, «ђй, бигљнаџ нарасыйлар, сабый балалар бу саук буранда ачлыкта, саукка ничек чыдап тђкатъ кылып утыралар икђн?» — дип, жђллђп узганнар. Ђмма начар вђ иске булса да, ќылы љйгђ-квартирга алып ќылытырга байлар, тњрђлђр џђм муллалардан курыкканнар.
Залимнђр, канхурлар, талаучылар, каракларныћ бу вђхшђтлђре бљтен Казан каласына фаш булган.
Шул фаќигалђрне ишеткђч, руслардан карт юрист, адвокат, демократ Иван Давыдов исемле 80 яшендђ карт: «мин байлардан, муллалардан џђм поплардан, тњрђлђрдђн, жандармнардан курыкмыйм, бигљнаџлар, сабыйларга ярдђм кирђк», — дип, ике чана («барабыз»)[28], ике арзан извозчикны алып килеп, безне, љшегђн, тућган балаларны, барыбызны да њзенећ квартирына алып килеп, курасындагы аерым бер љйне ќылытып безгђ биргђн џђм азрак ќылы киемнђр биреп ярдђм кыйлган икђн.
Ђле дђ исемдђ, Давыдовлар Казан каласында Академический слобадада њз љйлђре, зур куралары џђм баг-бакчалары, зур голландский сыерлары џђм бик књп тавыклары бар иде. Њзлђре љч ќан, карт-карчык џђм кухаркалары бар иде. Чиркђњгђ бармыйлар, попларны китермилђр, аракы эчмилђр џђм чучка-дућгыз гушын[29] џђм маен ашамыйлар иде.
Давыдовларда без ике кыш, ике ќђй икамђт[30] кыйлдык. Миџербан ђнкђебез белђн џђр кљн крипескђ, дђрдмђнд атабызга фђкыйрьлђрчђ азык алып бара идек, чљнки дђрдмђнд атабыз анда тљрмђдђге азыкларын ашамаган, љйдђн килгђнгђ канђгать џђм рийазат[31] кылган икђн. Дђрдмђнд атабызны безгђ, балаларга џђм миџербан анабызга књрсђтмилђр. Мин дљнья књзе белђн мљбарђк атабызныћ мљбарђк йљзлђрен књрђ алмадым. Тљрмђнећ тђрђзђлђренђ якынрак барып: «Ђткђй, без килдек!» — дип кычкыра идем. Сакчы жандармнар — залимнђр безне куркытып куалар иде. Без алып барган џђм дђрдмђнд атабызныћ керле-канлы књлмђклђрен, тастымалларын, залим жандармнар чыгарып безгђ ташлыйлар иде. Мин йљгереп барып ала идем.
Крипес курасыннан чыгып ераграк бер сайђ вђ тыныч ќиргђ барып, дђрдмђнд атабыздан чыккан табакларны џђм књлмђклђрне књреп, елап, без књзлђребезгђ њбеп сљртђ идек. Табак-савытларда књгђргђн џђм каткан сохарилар була иде. Шул сохариларны бер-бер тикшереп, сындырып карый идек. Сохариларда дљге ярмасы кеби вак-вак кђгазьлђр чыга иде. Бу язуларны миџербан ђнкђебез укып безгђ дђрдмђнд атабызныћ сђламнђрен џђм вђгазьлђрен — нђсихђтлђрен џђм исбатларын, зар-зар елап тљшендерђ иде.
Дђрдмђнд атабызныћ нђсихђт џђм васыятьлђре: залимнђрдђн курыкмагыз, батыр булыгыз, гайрђтле булыгыз. Џђрбер авырлык, кыенлыкларга сабыр кыйлып чыдагыз. Шаять якын заманда зур инкыйлаб булыр. Залим падиша бљтен ќђмђгатьлђре белђн бер кљндђ џђлак булырлар. Аныћ сакчылары, жандармнар, канхурлар, министрлар, губернаторлар, алпавытлар, байлар, монафикъ муллалар калмаслар. Маллары, бичара фђкыйрьлђрне талап, михнђткђшлђрнећ кљчлђреннђн файдаланып, алдап, урлап, хђйлђ-хыянђтлђр белђн ќыйган маллары, алтыннары, залимнђрнећ башларына бђла булыр, дип яза иде.
Арып-талып фатирыбызга кайта идек. Менђ шулай Давыдовларда љч елга якын икамђт кыйлдык. Давыдовлар, карт-карчык, икесе дђ бер айда вафат булдылар. Жандармнар, полициячелђр килеп, Давыдовларныћ љйлђрен, бљтен нђрсђлђрен язып, љйлђрен пичђтлђделђр. Безне ханђдђн[32] урамга куып чыгардылар.
Миџербан анабыз зар-зар елап: «Ђй балаларым, бђгырьлђрем, инде кайда барабыз? Бу бивафа дљньяда азатлык, тынычлык кайчан булыр икђн?» — дип, миџербан анабыз џђм без, яшь балалар, зар-зар дау кылып елаша идек.
Академический слобадада буш фатирлар булса да, жандармнардан, полициялђрдђн куркып безгђ фатир бирмилђр иде. Дђрдмђнд атабыз иртђгђ яки тиз кљннђрдђ азат булыр дип, авылга бабаларга бармый тора идек. Казан каласына якын тау башында Ослан дигђн поселокка барып азрак тордык. Анда фатир хакы бик кыйммђт џђм калага, крипескђ дђрдмђнд атабызныћ хђллђрен белер љчен бару-килњ ерак иде.
Ниџаять, авыр вђ кыенлыкта калгач авылга кайттык.
Сембер губернасында, Бидђнге дигђн авылда миџербан анабызны, алты айлык нарасый ятим баланы њзлђренђ бала кылып баккан, тђрбия кылган џђм укыткан хђзрђт баба Габделлатыйф вђ аныћ карчыгы хљрмђтле ананыћ балалары булса да, њсмђгђннђр. Шуныћ љчен њзлђренђ бала вђ варис кылып, безнећ ђнкђбезне алты айлык вакыттан тђрбия кылганнар. Хђзрђт баба зур галим џђм тђкъва булган. «Мљхтђсарел-викая»не гарђп теленнђн безнећ тљрки теленђ ић беренче булып тђрќемђ кылучы галим шул хђзрђт баба булган. Шул тирђдђ генђ имђс, бђлки Казан, Уфа, Оренбург вђ башка калаларга мђгълњм вђ атаклы галим булган. Халыкларныћ телђге белђн шул авылга указный имам булган. Лђкин «без указга, законга итагать кылмыйбыз, дљрес тњгел», — дип указны кире кайтарып Собраниега ќибђргђн. Болгар мљселманнары, михнђткђшлђрнећ вђкиллђренећ мђслихђт ќыелышларына жандармнар, полициялђр, байлар, залимнђр џљќњм кылып, камап тљрмђлђргђ, зинданга япканда, хђзрђт бабаны џђм камап зинданга япканнар икђн.
Ничђ айлардан киин[33] авыру џђм картлык сђбђпле тљрмђдђн чыгарганнар. Без яћа авылга кайткан гына идек, хђзрђт баба џђм љйгђ кайтып килде. Авыру иде. Берничђ кљннђн киин вафат булды. Хак Тђгалђнећ рђхмђтедер. Ќайлары, барча мљэмин — мљэминђлђрнећ рухлары ќђннђттђ булса икђн.
Авылга кайткач, без ач џђм ялангач булмадык. Хђзрђт баба њзе исђн вакытта васыятьнамђ язып, йорт-ќирлђрне, ат, сыер, сарыклар вђ бљтен мал-милеклђрне миџербан анабыз, џђм без балаларга дип, язып, тђсдыйк кылдырганнар икђн. Безнећ ђнкђбезне яшь вакытларында хђзрђт баба њзе белгђн гыйлемнђрне гарђп, фарсы теллђрендђге гыйлемнђрне укытып, џђммђсен яхшы љйрђткђн икђн. Ђнкђбез џђм зур галимђ иде. Яшь бала вакытыбызда без барыбыз ић ђњвђл ђнкђбездђн гыйлем, белем алдык. Без авылга кайткач, авылныћ кызлары безгђ килеп, ђнкђбездђн гыйлем љйрђнђлђр иде.
Ђмма залимнђр, дошманнар, хаиннар, байлар, кулаклар, авыл муллалары безгђ тынычлык бирмилђр иде. Падишага каршы булган кешенећ хатын џђм балалары дип, исправник џђм становой приставка донос кылалар иде.
Станавой приставлар, жандармнар, залимнђр килеп, безнећ љйдђ тентњ, обысклар кылалар. Атагыздан калган кораллар, мљџер-пичђтлђр, яшерен китаплар бар икђн дип, љебезне, бљтен бар-юк нђрсђлђрне туздырып китђлђр иде.
Хђзрђт баба дљньядан њткђч, бабабызныћ имана ќирлђрен авыл кулаклары џђм монафикъ муллалары бездђн тартып алдылар.
Авылда иген игђргђ ќир булмагач, књрше авылдагы алпавыттан кыйбат булса џђм иќарђ-арендага бер пар дисђтинђ ќир алып, иген игеп, зирагать-михнђте белђн терекчелек кылыр идек. Залимнђр, жандармнар еш-еш килеп тентеп, тикшереп китђрлђр иде. Миџербан ана зар-зар елап: «Дђрдмђнд атагызны камаган залимнђр, сез бђгырьлђремне дђ алып китеп крипескђ-зинданга ябуларыннан шиклђнђм» — дип моћаеп елар иде.
Бер кљн Миџербан ана џђм балалар ќыелышып бер мђслихђт кылдык. Карар шул булды ки, авылда фђкать беребез, Гаян абый љйдђ, анабыз џђм ђбиебез янында торырга. Икебез, Гайнан абый џђм мин Газизќан, еракта, Тљркмђнстанга, Мђрв шђџђренђ барып андагы бљрадђрлђр янында (бљрадђр — вђисевчелђрнећ њзара эндђшњлђре. — К. Ш.) икамђт кылырга.
Дњртенчебез, ягъни Галђветдин абый Сибириягђ Камышов каласына барып, ић зур агабыз Сђлахетдин абыйларда икамђт кылырга.
1901 елда без авылдан, Миџербан анабыздан, абыебыздан, туганнардан, яхшылардан хђер-догалар алып Тљркмђнстанга сђфђр кылдык. Кљз, сентябрь ахырларында исђн-аман Мђрв шђџђренђ килеп Ибраџим Шђфизадђ Шђрифлђргђ тљштек.
Ибраџим агалар безне зур хљрмђт белђн, књп, зур ихлас белђн каршы алдылар. Шђфизадђ Ибраџим ага кем дисђгез, болгар мљселманнары михнђткђшлђрнећ вђкиллђре, безнећ дђрдмђнд атабызныћ љендђ, Казан каласында мђслихђт мђќлеслђре вакытында, залимнђр, жандармнар џљќњм кылганда, дђрдмђнд атабызныћ боерыклары белђн, яшь вђкиллђрдђн ике егет, безнећ атабызныћ бакчаларыныћ дивар-коймасыннан књршедђге мђчет бакчасына чыгып, шуннан качып киткђннђр. Шул яшь егетлђрдђн берсе менђ ошбу Ибраџим Шђфизадђ икђн.
Янђ бер яшь егет дђрдмђнд атабызныћ ић зур љлкђн улы Сђлахетдин агабыз икђн.
1901 нче елда Мђрвдђ, Ибраџим агаларда бер кыш чыктык. 1902 елда март числосы башларында Мђрвдђн 60 чакрым Йул Њтђн дигђн кечкенђ бер калага књчеп бардык. Йул Њтђндђ Ибраџим аганыћ њз љйлђре џђм зур бакчалары бар иде.
Апрель башларында бакчада эшлђр кылган вакытта, Йул Њтђн приставы џђм жандармнар солдатлар белђн килеп, Гайнан агабызны камап ђсир кылып, Йул Њтђннђн Мђрвкђ тљрмђгђ алып яптылар. Мин тљркмђн авылларына барып яшерендем.
Тљркмђн мђдрђсђсенђ кереп, гарђп џђм фарсы теллђрендђ укыдым. Гайнан абый бер ел ятты. Бер елдан киин суд булды. Янђ бер ел зинданда-тљрмђдђ ятарга хљкем кылдылар. Чљнки Йул Њтђн приставы: «Љйлђрегезне тикшереп карыйм, сездђ яшерен кораллар џђм пичђт вђ китаплар бар икђн» — дип, љйгђ зурлап басып кермђкче булганда, Гайнан абый приставныћ муенын буа башлаган.
1904 нче ел башларында шђрыкта япуннар русларга зур џђм књп гаскђрлђр белђн џљќњм кылып орыш башлагач, падиша вђ аныћ жандармнары-сакчылары куркып, бушап калдылар, чљнки эчкђредђ падиша хљкњмђтенђ каршылык — революция хђрђкђтлђре кузгала башлаган иде.
Ибраџим ага тљркмђннђр эчендђ мђшџњр ић зур игътибарлы вђ бик тђ кадерле, хљрмђтле џђм зур гыйлем-белем игђсе иде. Падиша хљкњмђте куркып, бушап, аптырап калганыннан файдаланып, Ибраџим ага џђм тљркмђннђрнећ зур кабилђлђлђренећ башлыклары талђп кылып, Гайнан агабызны тљрмђдђн-зиндандан азат кылырга ярдђм иткђннђр иде. Гайнан абый азат булгач, Тљркмђнстаннан 1904 нче елда май числосында Казанга кайттык.
Казанда ић зур вђ ић мђшџњр мђдрђсђгђ укырга кердем. Мђдрђсђнећ мљдђррисе Галимќан дамелла (Галимќан Баруди. — К. Ш.) дигђн кеше Бохарада укып галим булган. Галимќан дамелла дия иде: «Сезнећ дђрдмђнд атагыз зур галим џђм тђкъва иде џђм сђяси зур эшлђр башлаган. Ђмма безнећ татар байлары, муллалары, рус падишалары вђ губернаторлары талђбе белђн атагызга вђ аныћ башлап бара торган юлына чокыр-баз кђњлђгђннђр. Мђќлеслђрдђ минем алдымда байлар, муллаларга атагызны гайбђт кылырга куймыйм, сез аныћ тырнагына да була алмыйсыз. Ул хас[34] мљселман џђм изге кеше, џђм зур гыйлем-белем игђсе џђм зур сђяси вђ батыр кеше булган», — дип ђйтђ иде.
Мђдрђсђдђ дамелла мића шу књренђ иде. Ђмма байлар вђ аларныћ балалары хђкарђт књзлђре белђн карыйлар иде. 1904 нче елдан 1907 нче елныћ ахырынача бик књп фђкыйрьлек белђн укыдым.
Минем кем џђм кем баласы икђнемне фђкать дамелла њзе генђ белђ иде. Киин байлар џђм полиция дђ сизђ башладылар.
Дошманнар, залимнђр, хаиннарныћ касид вђ зарар кылуларыннан шљбџђ кылып 1907 нче ел ноябрь башларында Казаннан Тљркмђнстанга џиќрђт кылдым. Мђрв шђџђренђ якын Йул Њтђнгђ килеп, бђгъзе яхшыларныћ дђлалђтлђре белђн тљркмђн балаларына хас булган хљкњмђт ышкулында укучы тљрекмђн балаларын укытучы-мљгаллим булып хезмђт кыла башладым. Ничђ еллар укып, укырга-язарга љйрђнмђгђн тљрекмђн балаларын кышта укырга џђм мљселманча язарга љйрђттем.
Кайсы ќирдђ Муса булса, шунда фиргавен џђм була дигђннђр. Бер-ике ел минем кем икђнемне белмђгђн ќанадармнар, полициячелђр киин белделђр шикелле. Бераздан залим падишаныћ залим сакчысы канхур Столыпин министрыныћ приказы белђн укытучылыктан чыгарылып, Себергђ выселкага китергђ мђќбњр булдым.
1910 нчы елда Тљркмђнстаннан Себергђ юнђлеп, мљџим сђбђп белђн Чилђбинскидђ туктап, шунда азрак торып калдым.
Шул вакытта атабызныћ зур улы Галђветдин агабыз Чилђбинскидђ икамђт кылалар иде. Тљркмђнстаннан Себергђ выселкага киткђнче, Мђрьям апагыз белђн шђргый тормыш кыла башлаганга ђле бер ай џђм булмаган иде. «Залимнђр кайда ќибђрсђлђр дђ, сездђн аерылып калмыйм», — дип, њз ихтыяры белђн Мђрьям апагыз џђм минем белђн бергђ барган иде. Без Чилђбинскида 1910 елда фђкать февральдђн ноябрьгђ кадђр генђ тордык. Киин авылга, миџербан анабызныћ хезмђтлђренђ кайттык.
Залим падишаныћ залим министрыныћ приказы белђн, хђрђмхур татар байлары, монафикъ муллаларыныћ телђклђре белђн 1910 елда октябрь урталарында Казанда судебный палата минем њз туганнарым, љч агаларым: Гаян, Гайнан, Галђветдин Бђџаветдин угыллары Вђйсевлђрне џђм янђ тугыз кеше болгар мљселман михнђткђшлђре вђкиллђрен — барысы унике кешене, крипескђ-тљрмђлђргђ џђм каторгаларга хљкем кылганнар иде. Менђ бу мђзлумнарныћ ата-аналары, хатыннары, балалары Хакка ялварып елыйлар. Миџербан анабыз џђм елап-ялварып безне чакырган иде. Шул сђбђпле ихтыяр вђ ихтыярсыз авылга кайтырга мђќбњр булган идек. Ул елны явымнар булмау сђбђпле, иген-ашлыклар, адђм џђм хайваннарга азыклар кыйбат иде. Авылга кайткач, бер кљн дђ фђрагать[35] џђм буш торырга булмады. Ђле тирмђннђргђ барып, он сатучылардан он алып килеп, ђле књрше авылларга барып, хайваннарга печђн џђм салам сатучылар бар микђн, дип эзлђњ; ђле урманнарга барып, љйлђрне ќылыту љчен утын эзлђп йљрњлђр; алпавытлардан кыйбат булса да џђм иќарђгђ ќир алып, ќир џђйдђп, иген џђм урак урып, иген ташып, иген сугу, тирмђнгђ барулар џђм башкалар.
Аныћ љстенђ авыл кулаклары, монафикъ, хаин муллалар: «падишага каршы булган кешенећ баласы, Себердђн, выселкадан качып кайтып бездђ авылда яшеренеп тора» — дип књрсђтђлђр. 1912 нче елда кљз ноябрьдђ приставлар, жандармнар килеп, обыск кылып, мине алып киттелђр. Миџербан анам џђм балалар зар кылып елап калдылар.
Ђњвђл љязнећ воинский начальнигы алдына алып бардылар. Воинский начальниклары аяк тибеп кычкыра, нигђ армиягђ, солдатка бармыйча качып йљрисећ, ди. Мин ђйтђм, син кычкырып татарларны куркыткан кеби мине куркыта алмассыћ, чљнки мин чын болгар џђм чын мљселман Вђйсев улы Вђйсев.
Залим падиша, залим министрлар, залим жандармнар минем атамны, агаларымны џђм болгар михнђткђшлђренећ вђкиллђрене тљрмђлђргђ, себерлђргђ, каторгаларга камап куйганда, безнећ бљтен нђрсђлђребезне, џђм ќир-суларыбызны талап алганда, безнећ балаларны, карт-карчык аналарыбызны ачлыктан, сауктан тилмертеп, тљрле налоглар белђн ќђбер-золымнар кылганда, янђ оялмыйча яки безне танымыйча, нигђ армиягђ падишага хезмђт кылырга бармыйсыћ дисез, дидем. Начальникныћ делопроизводителе џђм писерлђре мыш-мыш сљйлђшеп, «вђт, Вђйсев, вђт герой» — дилђр. Начальниклары: «Уберите его саук карцерга», — дип кычкыргач, алып чыгып карцерга яптылар. Карцердан чыгарып, Белоруссиягђ — Двинскига ќибђрделђр. 1912 нче ел майда Двинскидан лагерьдан качып, Рига шђџђренђ бардым. Анда берничђ кљннђр су буйларында, таш вђ агач уемнарында ятып йљргђч, заграницага њтђ алырга туры килмђде. Казанга џђм яшерен авылга кайтып, миџербан анабыздан џђм гаилђ вђ балалардан хђер-догаларны алып, Идел дђрьяныћ пароходларыннан берсендђ фђкыйрь юлчылар белђн Астраханьга, аннан Бакуга, Бакудан Батум каласына барып, мђсќедлђрдђ џђм Кара дићгез кырыйларында џђм коеп яуган ягъмурларда ачлы-туклы берничђ кљннђр торгач, анда џђм читкђ њтђ алмадым. Кире Бакуга, Бакудан Красноводскига, аннан Мђрвкђ, Мђрвдђн Йул Њтђнгђ, Мђрьям апагызныћ агасы Хафиз абыйларга барып азрак ял иттем. Мђрвдђ берничђ зур орыш башлангач, бичараларны армиягђ орышка ала башлагач, мин Мђрвдђн Красноводскига, аннан Астраханьга, аннан яшерен авылга, авылдан миџербан анадан, балалардан хђер фатиха алып, Казанга барып зиярат кылып, аннан Кама дђрьясы белђн Перьмгђ, аннан Ишемгђ, Ишемнђн ќђяњ Абатскига килдем. Инде октябрь, салкын. Карлар, ќирлђр каткан, ничђ кљннђр, бђлки ничђ айлар, ничђ мећ чакрым ќирлђр йљреп, минем киемнђрем, хосусан, аяк киемнђрем тузган иде. Абатскига килеп ќиткђндђ кљн баткан, караћгы тљшђ башлаган иде. Инде кая барыйм дип уйлап, арган, сауктан тућган аякларым белђн акрын-акрын атлап барганда, Абатскида бер кеше књчђдђ бу якка килгђне књренде дђ, бђлки, яхшы кешедер дип, эчемдђ Хак Тђгалђгђ ялварып, азрак туктап тордым. Ђлеге кеше килеп сђлам бирде, књреште. Сђлам биреп, сауктан тућган кулларым белђн ђлеге кешенећ ышык кулларын кысып азрак эчемђ бераз ќылы кергђн кеби булды. Ул кеше кем икђн дисђгез, Нургали Тимергали улы ђл-Болгари иде (Хак Тђгалђнећ рђхмђтендђ булсалар икђн!).
Менђ Хак Тђгалђнећ ярдђме, атагыз Нургали агабызныћ Нигъмђт сайђсендђ ќылы љй џђм ќылы киемнђр џђм ќылы майлы ашлар булды. Аерым бер фатир алып, ќылытып, менђ шунда сез яшь балаларны бер кыш укыттым. Укыганнарыгыз џђм белгђннђрегез, ђлбђттђ, исегездђдер. Атагыз Нургали ага књп яхшы вђ зур џиммђтле иде. Хак Тђгалђнећ рђхмђте вђ ярдђме белђн, бђлки, бер кљн исђ дђ аман, азат булып кайтып килер, шаять шатлык кљннђре џђм булыр.
Нургали Болгари яхшы тугры кеше дип, Абатскиныћ руслары џђм љч-дњрт љй татарлар вђ мишђрлђр џђм хљрмђт кылалар иде. Бђлки шуныћ љчендер, хђзер сугыш-орыш вакытында менђ бу яшь кеше бер яудан качып, яшеренеп йљрми микђн дип, сораучы, безне тикшерњче булмады. Ђмма орыш кљннђн-кљн зурая. Бичара халыкларны йљзлђп, мећлђп орышка џђйдилђр. Залим немецлар, фашистлар мђзлумнарны кырып торалар. Ќылыда, буранда, салкында, њзећђ џђм якын дусларыћа ышык џђм ќылы урын тап. Яки исећ џђм хђлећ барында илећ тап, дигђннђр.
Менђ без, Нургали агаларыбыз белђн мђслихђт кылып, љйдђге балаларны, бљтен гаилђне, ќђмђгатьлђрне калдырып, њзебез Кытай ќиренђ барып, орышлар туктаганчы читтђ торырга карар кылдык.
Нургали џђм Нурмљхђммђд Болгарилар поезд белђн Ишемнђн Омскига барырга булдылар. Мин Абатскийдан Ишемтамакка барып, анда (выселкадан-тљрмђдђн азат булгач) торучы Гайнан агабыз белђн књрешеп, хђбђрлђшеп, Иртыш дђрьядан пароход белђн Симигђ, аннан Зайсанга бардык. Нургали џђм Нурмљхђммђд Болгарилар белђн љчебез Зайсанга бардык. Зайсаннан ат џђм иярлђр алып, љчебез љч атка менеп юл књрсђтњче казакъ белђн чигђрђдђн исђн-аман њтеп, Кытай ќиренђ аяк бастык, юл књрсђтњче Зайсан казагы белђн хђерлђшкђч, без кырларда, тау буйларында адашып, бер-ике кљн ач йљргђч, киин казаклар Ђхмђдгали дигђн сђњдђгђр казакъны књрсђттелђр.
Ђхмђдгалилђр безне кадер-хљрмђт белђн каршы алдылар. Дђррђњ чђй кайнатып бавырсак белђн, каймак белђн чђй эчерделђр. Кич белђн симез туклы[36] суеп, бер казан ит пешерделђр. Бер кич Ђхмђдгалилђрдђ кундык, иртђсе Нургали ага Болгари, Нурмљхђммђд Болгарилар белђн хђерлђшеп, Ђхмђдгалилђргђ рђхмђт ђйтеп, мин ялгыз казакъ далаларыннан њтеп, књп кыенлыклар, мђшђкатьлђр белђн Уйгурстанга, Шђркый Тљркестанга бардым.
Нургали ага Болгари, Нургали Мљхђммђд Болгарилар Ђхмђдгалилђрдђ кунак булып калдылар, шуннан киин без бер-беребезне књрмђдек.
Шђркый Тљркестан — Уйгурстанда 1918 нче ел июль башларына кадђр сђяхђт кылдым. Февраль џђм Октябрь инкыйлаблары, зур њзгђрешлђрне Шђркый Тљркестан — Уйгурстанда ишетеп белеп, Хак Тђгалђгђ тђвђккђл кыйлып, ватаныбызга кайтырга чыктым. Исђн-аман Зайсанга килеп, аннан Иртыш дђрьяныћ башларында пароходка утырып Омскига килдем.
Омскида поезд кљтеп бер кљн тордым. Монда књчђдђ гђзит сатучылар кычкырып яћа хђбђрлђр: падиша Николай Второйны бљтен ќђмђгатьлђре белђн Свердловскида большевиклар атканнар џђм кое-кадакага књмгђннђр дигђн гђзитне укып, залимнећ кылган ќђбер-золымнары, безнећ џђм аналарыбызныћ џђм балаларныћ књз яшьлђре залим канхур падишаныћ вђ ќђмђгатьлђренећ башларына бђла булып тљшкђн, дидем. 1918 ел башларында Омск џђм бљтен Себер џђм Уфа вђ Самар чехлар вђ ак гвардия, байлар, чиновниклар, поплар, муллалар ихтыярында иде.
Хак Тђгалђнећ ярдђмендђ шљкер, исђн-аман џђм азатлык белђн љйгђ, авылга, миџербан ананыћ хозур шђрифлђренђ кайттым. Миџербан ана шат, хљррђм булып Хакка шљкерлђр кылды. Анабызныћ янында Гайнан агабызныћ хатыны џђм балалары бар иде.
Авылда кљн књрњлђр кыен булгач, Мђрьям апагыз љч яшлек кызыбыз Мђдинђ белђн, зур њзгђрешлђрдђн элгђре Тљркмђнстанга, Мђрвгђ, агалары янына киткђн икђн. Гайан агабыз, инкыйлабтан элгђре зиндан-тљрмђдђн азат булып, Белоруссиягђ выселкага ќибђрелгђн икђн.
Гайнан агабыз исђ Февраль революциясендђ хибестђн азат булып, Казанга кайткан икђн. Октябрь инкыйлабыныћ башларыда 1918 ел 28 нче февральдђ Казанда татар байлары, монафикъ муллаларныћ ялчылары, залим хаиннар, ак гвардиячелђр, Колчак офицерлары мђќлес вакытында тђрђзђдђн наган белђн атып шђџид кылганнар.
Менђ ошбу белђн тарихи мђгълњмат вђ сђяхђтнамђлђрнећ беренче кыйсеме тђмам. Књзлђребез нормальный яхшы књрми. Йљрђк дђртебез зур. Кулларыбыз џђм калтырап китђ. Шул сђбђпле язган язуларыбыз хђрефлђре, нокталар тигез булмый. Шаять вакытларыгыз булганда дикъкать вђ саф књћел белђн «џуа хак»[37], дип табып, кабат укырсыз. Бђлки яхшы аћларсыз џђм шаять юаныч булыр.
Исђн-аман булсак, икенче кыйсемен џђм акрынлап язып тђмам кылырга насыйп булса, бер заманнан киин сезгђ ќибђрербез. Тарихи ядкђр булыр.
Азатлык, хокук, хљррият, ќир-су талђп кылып кљрђшњче михнђткђш фђкыйрь болгарларныћ вђкиллђре, дђрдмђнд атабыз Бђџаветдин Вђисевнећ љйлђренђ фђњкыльгадђ[38] мђќлескђ килеп, залим хаин падиша вђ аныћ сакчылары жандармнар, байлар, муллалар вђ бљтен карагруџларныћ џљќњмнђренђ очрап тљрмђ вђ себерлђргђ џђйдђлђргђ мђќбњр булучыларныћ исемнђре менђ ошбулар:
Беренче — бабабыз (анабызны бала кылып, яшьтђн багып, тђрбия кылып њстергђн џђм укыткан атасы) Габделлатыйф Халиди, Сембер вилайђте Бидђнге карьясе имамы, ђџле гыйлем, Казанлык џђм бљтен Идел-Урал буйларындагы мљселманнар эчендђ зур хљрмђтле булу сђбђпле фђкать бер елга тљрмђгђ Йђдринђ каласына ќибђрелгђн.
Икенче — Гали баба — зирагатьче, Зљя љязе Карашђм авылыныћ могтђбђр[39] карты.
Љченче — Ђхмђдќан Хаќи баба, фђкыйрь џљнђрмђнд, укытучы, Казан арты Арча ягы. Саук Себергђ џђйдђлгђн.
Дњртенче — Йосыф баба, Арча ягы Бђрђзђ авылыныћ зирагатьчесе џђм ђџле гыйлем. Себергђ џђйдђлгђн.
Бишенче — Шакирќан баба, Казан арты фђкыйрь зирагатьчесе, Себергђ џђйдђлгђн.
Алтынчы — Мифтах баба, фђкыйрь зирагатьче, Себергђ џђйдђлгђн.
Ќиденче — Сабит баба, фђкыйрь зирагатьче, Себергђ џђйдђлгђн.
Сигезенче — Фђиз баба, фђкыйрь зирагатьче, Себергђ џђйдђлгђн.
Тугызынчы — Нуретдин баба, фђкыйрь зирагатьче џђм џљнђрмђнд, Себергђ џђйдђлгђн.
Унынчы — Гыйльман баба, фђкыйрь зирагатьче, Себергђ џђйдђлгђн.
Унберенче — Мохтар баба, Зљя љязе Мулла Иле авылыныћ зирагатьчесе, џђм могтђбђр карты.
Уникенче — Гыйззђтулла баба Хђмидулла улы, Казан арты, Арча ягы, џљнђрмђнд.
Фђњкыльгадђ вђкиллђр ќыелганда, хазир булучылардан залимнђрнећ џљќњм вђ ђсарђт кыйлуларыдан хђляс булып, исђн-аман качып нђќат булучылардан:
Берсе — дђрдмђнд атабыз Бђџаветдиннећ ић зур улы, агабыз Сђлахетдин.
Икенчесе — Ибраџим Шафизадђ. Болар љйнећ бакча-багъ диварыннан ашып, тыныч урам-књчђ тарафына чыгып, исђн-имин качып, хђляс булганнар.
Агамыз Сђлахетдин исђн-аман Сибириягђ барып, Камышлов каласында ахыр гомерлђренђ (1892) кадђр, фрукты џђм яшелчђ кђсебе белђн яшђгђн.
Ибраџим Шафизадђ исђ, Тљркмђнстанга барып, Мђрв шђџђрендђ хљкњмђт идарђлђрендђ кятиб џђм тђрќеманлык эшлђрендђ 1905 нче елга кадђр яшђгђн.
С. Р. Газизќан (Дђрдмђнд ибне Дђрдмђнд) задђ ђл-Болгари.
Камил Шђкњревнећ шђхси архивыннан.

[1] Џиммђтле — кић књћелле.
[2] Ђхи — ир кардђш.
[3] Дђрдмђнд — кайгысы булган кеше, бичара.
[4] Аманлык — иминлек.
[5] Тђнавел — авыз итњ.
[6] Дђрья — елга.
[7] Пайтђхет — башкала.
[8] Мђдехле — мактаулы.
[9] Бђлђнд — бљек.
[10] Шђрык — кљнчыгыш.
[11] Гареп — кљнбатыш.
[12] Канхур — канэчкеч.
[13] Вђйран — ќимерњ.
[14] Мљтђгайяр — тљрле, њзгђргђн.
[15] Ђшхас — кешелђр.
[16] Мохталиф — тљрле.
[17] Ќиџад — дин љчен кљрђш.
[18] Михнђткђш — хезмђт иясе, авырлык чигњче.
[19] Зирагатьче — игенче.
[20] Михнђтче — хезмђт иясе.
[21] Тђшвикъ — љндђњ.
[22] Хђрђмхур — ђрђмтамак.
[23] Хаин — сатлык.
[24] Саук — суык.
[25] Џђфтђ — атна.
[26] Мљдафђга — саклану.
[27] Књчђ — урам.
[28] «Барабыз» — XIX гасырда бу сњз белђн извозчикларны атаганнар.
[29] Гуш(т) — ит.
[30] Икамђт — бер урында тору, яшђњ.
[31] Рийазат — ризалык.
[32] Ханђ — љй.
[33] Киин — соћ, соћыннан.
[34] Хас — саф.
[35] Фђрагать — эшсез.
[36] Туклы — сарык.
[37] Џуа хак — бу дљрес.
[38] Фђњкыльгадђ — чиктђн тыш, мљџим.
[39] Могтђбђр — игътибарлы, хљрмђтле.