2007 2

"Вакыт инде: без дђ торыйк, ирек алыйк..." (Бљтенрусия мљслимђлђр съездында 90 ел)

Џђр тугрыда ким тњгелбез ирлђрдђн без,
Гыйлем алсак, ић галимнђренђ тић без.
Бер миллђтнећ там яртысы без булгачтын,
Карап карыйк: ирђнлђрдђн ничек ким без?!
Маџруй Мозаффария.

Патша хакимиятен юкка чыгарган 1917 елгы февраль революциясе, русиялелђргђ яћа офыклар ачып, бик књплђргђ ић яшерен телђклђрен, кић љметлђрен тормышка ашыру мизгеле килеп ќиткђнлеген књрсђткђн. Берничђ айга Русия ирекле илгђ ђйлђнгђн. Бљтен ил, ђлбђттђ, татар ќђмгыяте дђ, ифрат зур њзгђрешлђр кичергђн чор бу. Татарлар књплђп яшђгђн Казан, Уфа, Ђстерхан, Оренбург, Мђскђњ, Петроград, Троицк џђм башка шђџђрлђрдђ генђ тњгел, хђтта авылларда да тљрледђн-тљрле милли иќтимагый-сђяси оешмалар барлыкка килгђн. Митинг, демонстрация, корылтай-съездларныћ исђбе-хисабы булмаган. Бљтен Русиядђге кебек, татарлар да чорныћ ић мљџим сђяси мђсьђлђлђрен кљн њзђгендђ тотканнар: сугыш џђм солых, демократик республика џђм Учредительный собрание, миллђтлђр арасында тигез хокуклылык џђм њзбилгелђнњ џ. б... Бу чараларныћ бик књплђрендђ хатын-кызлар да актив катнашкан џђм њз хакларын яуларга керешкђн.
Хакимият алмашынудан соћ беренчелђр булып Мђскђњ мљслимђлђре кузгалган. 5 мартта ук ќыелыш уздырып, алар Дђњлђт думасыныћ мљселман фракциясенђ телеграмма юллаганнар. «Мђскђњдђге мљселман хатын-кызлары яћа хљкњмђтне тђбриклилђр џђм хатыннар љчен сђяси вђ гражданский хокуклар да талђп итђлђр»1, — дигђн сњзлђр була анда. Димђк, революция ќићгђннећ беренче кљннђрендђ њк татар хатын-кызлары мљслимђлђрнећ хокукы талђбен куйган. Ќыелыш хакындагы хђбђрне, кабул ителгђн карарлары белђн бергђ, мђскђњлелђр тљрле газета-журналларга ќибђргђннђр. Мљрђќђгатьлђрендђ алар башка тљбђк хатын-кызларын да эшкђ чакырганнар: «Мђскђњ хатын-кызлары кебек Казан, Уфа, Оренбург, Троицки, Ђстерхан шђџђрлђре хатын-кызлары да ничђ гасырлардан бирле тапталган хокукларын сорарлар дип љмет итђбез... Аурупа хатын-кызларына књз салып, алардан гыйбрђт алырга кирђк. Алар дљньяныћ ић хљр, ић иреклелђре булсалар да, њзлђре турындагы законнарны бик зарарлы, хђтта кимсетњ нигезенђ корылган дип табалар»2. Бу материаллардан мљслимђлђрнећ рус феминистик оешмаларыныћ тђќрибђсеннђн, документларыннан файдаланулары сизелђ. Йогынты, аеруча, алар хђзерлђгђн талђплђрдђ ачык књренђ.
Хатын-кыз хокукларын мђскђњлелђр тњбђндђгечђ билгелђгђннђр:
«1. Хатын-кызга гражданлык џђм сђяси хокукларныћ џђммђсе бирелергђ тиеш (моћа ирешњ љчен “гражданлык”, “хокук” гыйбарђлђре янына максудны ачык белдерњ љчен “џђр ике тљркемгђ, ягъни ирлђр вђ хатыннарга” дигђн сњз арттырылсын).
2. Хатын-кызга хезмђт бђџасе ирлђрнеке белђн бертигез ителсен. Аналар џђм балалар хакларын саклау кагыйдђлђре урнаштырылсын.
3. Килђчђктђ ирлђр эшлђрен ислах кылганда, хатын-кызлар ирлђр белђн бертигез хокукта йљртелсен.
4. Хатын-кызныћ адђмлек шђрђфен кимсетђ торган вђхшилек законнар бетерелсен.
5. Дахилия (эчке эшлђр), гадлия (юстиция), мђгариф, сђњдђ вђ џљнђр џђм ќир эшлђре министрлыкларында хђзер њк хатын-кызлардан торган комиссиялђр тљзелсен. Бу комиссиялђр хатын-кызларга караган мђсьђлђлђрне, эшлђрне башкарып торсын.
6. Џђммђ шђџђрлђрдђ џђм авылларда хђзердђн њк хатын-кыз комиссарлар куелсын. Алар дђњлђт џђм ќђмђгать эшлђрен эшли башласыннар.
7. Хатын-кызга фабрикалар инспекциясендђ, адвокатлыкта, нотариуслыкта џђм башка ќђмђгать эшлђрендђ хезмђт кылуга ирек бирелсен.
8. Ђгђр дђ Русия чынлап та азат бер мђмлђкђт булса, бу талђплђр џич тоткарсыз њтђлсеннђр. Њтђлмилђр икђн, “азат гражданнар” дигђн сњзнећ ирлђргђ генђ икђнлеген, хатын-кызныћ ђњвђлгечђ њк хокуксыз хђлдђ калдырылганы ачыктан-ачык ђйтелсен»3.
1917 елныћ март-апрель айлары — Русиянећ тљрле тљбђклђрендђ яшђгђн татар хатын-кызлары хђрђкђткђ килђ башлаган чор. Казан, Оренбург, Уфа, Троицк, Ђстерхан џђм башка књп кенђ шђџђр џђм авылларда мљслимђлђр ќыелышлары оештырылган. Аларныћ барысында да хатын-кыз азатлыгы, тигез хокуклык, аны даулау љчен берлђшњ, яћа шартларда туган мљмкинлеклђрдђн файдалану, ниџаять, хатын-кыз ихтыяќларын барлап, Русия мљселманнары съездына бердђм программа хђзерлђњ љчен Бљтенрусия мљслимђлђре съездын уздыру зарурилыгы кебек мђсьђлђлђр куелган. Еш кына ђле оештыру эшлђре дђ башланмаган съездга вђкилђлђр дђ сайланган.
Казан вакыйгаларына тукталыйк, чљнки нђкъ алар татар хатын-кыз хђрђкђтенећ бу чорда ничек тиз формалашуын да, казанлыларныћ њз шђџђрлђрен Русия мљслимђлђрен берлђштерњ њзђгенђ, хатын-кыз хокуклары љчен кљрђш мђйданына ђверелдерњен дђ ачык књрсђтђ.
13 мартта (ягъни ђле патша хакимияте ќимерелеп ун кљн генђ узган була) Ф. Аитова кызлар гимназиясе бинасына ќыелган 71 мљгаллимђ џђм учительница (болары рус-татар џђм башка мђктђплђрдђ русча укытучылар), яћа мљмкинлеклђрне књздђ тотып, берлђшњ џђм миллђт файдасына хезмђт итњ юллары хакында сљйлђшкђннђр. Биш сђгать дђвамында алар гимназия мљгаллимђлђре М. Акимбђтева (соћгы революция џђм яћа хљкњмђт), М. Мљштђриева (конституция, ќљмџњрият, Учредительный собрание), М. Сђгыйтова (Русиядђ революцион хђрђкђт тарихы), С. Таџирова (иске хакимиятнећ татарларга каршы сђясђте) џђм башкаларныћ тђфсилле чыгышларын тыћлап, њзара ярдђмлђшеп эшлђњ љчен мљслимђ укытучылар ќђмгыяте оештыру хакында карар да кабул иткђннђр.
Ќђмгыятьнећ максаты — Казан џђм Казан губернасындагы мљслимђ укытучыларны берлђштерњ, аларга матди џђм мђгънђви ярдђм оештыру. Аныћ идарђсенђ рђисђ итеп атаклы Казан мљгаллимђсе Л. Хљсђенова сайланган, аћа ярдђмгђ Ђ. Галиева белђн М. Гобђйдуллина билгелђнгђн. 7 мартта оешкан Мљселман комитетына да ике вђкилђ (теш табибђсе Х. Таначева џђм гимназия директоры М. Акимбђтеваны) ќибђрергђ булганнар. Ќђмгыятькђ џђр мђктђп берђр вђкилђ сайлап ќибђрергђ тиеш дигђн карар да кабул ителгђн. Ќыелыш џђм мљслимђ укытучылар ќђмгыяте оештыру хакында матбугатта хђбђр урнаштырылган. «Чын эш, чын куђт берлђшњ берлђ генђ буладыр. Шунлыктан ќђмгыять Казан губернасында булган џђр укытучы абыстай вђ учительница џђм мљгаллимђлђрнећ ђгъза булып язылуларын бик кирђкле табадыр. Ќђмгыятьнећ уставы тљзелеп тђмам булу белђн ђгъзаларына књндерелђчђктер. Ђгъзалык бђдђле (бђясе) љч сум. Ќђмгыятьнећ адресы: Казань, Екатеринская, дом Алкина, Фатыме Давлеткильдеевой»4, — дигђн љндђмђ дђ булган анда.
Њз ќђмгыятьлђрен оештыру белђн бергђ, мљслимђ укытучылар Казан хатын-кызларын оештыру эшенђ дђ алынган. 16 мартта «Свет» кинематографы бинасында укытучылар оештырган Казан мљслимђлђренећ беренче гомуми ќыелышы узган. Килњчелђр бик књп булган (урын ќитмђњ сђбђпле хђтта кайберлђре кайтып киткђн). Ќыелышныћ рђисђсе — М. Гобђйдуллина џђм тагын унбишлђп ханым вђ туташ яћа хљкњмђт биргђн хокукларны аћлатып чыгышлар ясаган. Мљселман комитетына ике вђкилђ сайлауга кайтып, ќыелыш Х. Таначева џђм Г. Юнысованы (М. Акимбђтева урынына) сайлаган. Ќыелыш ахырында мљслимђлђр ќђмгыятенђ кабул итњ игълан ителгђн. Икешђр сум тњлђп бик књп хатын-кыз ђгъзалыкка язылу белђн бергђ, булачак ќђмгыять исеменђ иганђ дђ ќыелган (љч сумнан мећ сумга кадђр бирњчелђр булган). «Гомуми мђќлес бик рухлы вђ бик ямьле њтте. Яћа хљкњмђтнећ хокукта тигез мљслимђлђре вакытныћ ђџђмиятлелеген вђ берлђшеп, кул-кулга тотышып, мљмкин кадђр тиз, дђрт вђ нишан (максат) белђн эшкђ керешњ љстендђге бурыч икђнлеген бу дђрђќђ тљшенђ башлаганнар икђн...»5, — дип тђмамлаган «Кояш» газетасында бу вакыйга хакындагы хђбђрен Х. М. (гимназия мљгаллимђсе Хђдичђ Мостафина булса кирђк. — А. М.).
Ике ќђмгыять тђ бергђлђшеп, эшкђ бик актив тотынган: ќђмгыятьлђрне оештыру мђсьђлђлђреннђн тыш алар тљрле митинглар, ќыелышлар, курслар уздырган. Мисал љчен шундый чараларныћ берсе хакында «Кояш» газетасында бирелгђн хђбђрне алыйк. «Казан мљгаллимђлђр вђ мљслимђлђр ќђмгыяте хатын-кызлар љчен фикер тарату курслары ачарга карар бирде. Курсларныћ тљп максаты — Казан вђ ђтрафындагы ханымнарны хђзерге хђл белђн таныштырырлык вђ Учредительный собраниегђ сайлауларга хђзерлђрлек ханымнар ќитештерњдер. Уку унынчы апрельдђ башланып, мљддђте ун кљн булачак. Њзен шул эшкђ икътидарлы (сђлђтле) санаган ханым-туташлар хђзердђн њк тњбђндђге кешелђрдђ язылырга тиеш»6, — дип язылган анда џђм З. Хђсђнова, М. Мљштђриева, Х. Мостафиналарныћ адреслары китерелгђн. Шулай итеп, беренче бурыч булып хатын-кызлар арасында аћлату эшлђрен ќђелдереп ќибђрњ каралган.
1 апрельдђ мљслимђлђр ќђмгыятен оештыру комитеты њз ђгъзалары арасыннан љч кешедђн торган «вакытлы мђркђзи комитет» ясаган. Ул исђ, Казан џђм губернасы белђн генђ чиклђнмичђ, эшен татарлар яшђгђн барлык тљбђклђргђ таратырга тотынган. «Комитетта эшлђшергђ Петроград, Мђскђњ, Оренбург вђ Уфадан вђкилђлђр чакырылып, телеграммалар ќибђрелде. Вакытлы мђркђзи комитетныћ максаты — якында булачак мљселман съездына хђтты хђрђкђтлђрен хђзерлђп кую љчен Русия мљслимђлђренећ съездын ясау, — дигђн хђбђр урнаштырган “Кояш”та комитет. — Бу эшкђ бар мљслимђлђрнећ ќитди караулары кљтелђдер. Комитет њз ягыннан мљслимђлђрне мљмкин кадђр тизрђк берлђшергђ џђм, џђрбер шђџђрдђ оешмалар ясап, хђзердђн њк булачак съездга эшлекле вђкилђлђр ќибђрњ џђм докладлар хђзерлђњ мђсьђлђлђрен карый башларга чакырадыр»7.
8 апрельдђ В. Ибраџимов йортында узган ќыелышта ќђмгыятькђ язылган 260 ђгъзаныћ 190-ы катнашкан. Монда алар ќђмгыятьнећ ќитђкче органын — идарђ сайлаганнар, мђскђњлелђрнећ Русия мљслимђлђренђ юллаган љндђмђсен тикшергђннђр. «Мљслимђ кардђш вђ иптђшлђр! Бу тарихи кљннђрдђ ханымнарыбызныћ хђзерге џђм килђчђктђге тормышлары љчен мђйданга чыгып, эшкђ тотыныгыз! Яћгырдан соћ чыккан гљллђр кебек бердђм књтђрелегез! Сугышка џич кичекмђстђн чик куярга тырышыгыз!.. — диелгђн була анда. — Хђзерге кљндђ бљтен Русия халкы — русы, яџњде, ђрмђне вђ башкасы њзара кићђшеп ќђмгыятьлђр, съездлар ясап, аерым бер фикергђ килђ, сайлау ђзерлеген књрђ. Сайлауда, сайлануда ханымнарга ирлђр белђн бертигез хокук бирелђчђк булганга, аларныћ ханымнары да ирлђре кебек њк эшли, хђзерлђнђ, тљрле оешмалар ясый... Безнећ дђ эшли, эшкђ ярый торган кљчлђребез бар. Фђкать болар бер ќиргђ, бер фикергђ, бер максат астына ќыелмаган... Ханымнар арасында чђчелгђн кљчлђрне бергђ ќыеп, аерым бер юл белђн барыр љчен без бергђ ќыелырга тиеш!»8.
Ќыелышта яшерен тавыш белђн унике кешедђн торган Казан мљслимђлђр ќђмгыятенећ идарђсе сайланган. Идарђгђ Ф. Аитова, Х. Апанаева, М. Акимбђтева, М. Гобђйдуллина, Ф. Дђњлђткилдиева, Х. Мостафина, Ђ. Мљхетдинова, М. Мљштђриева, Х. Таначева, С. Таџирова, Ђ. Терегулова, З. Хђсђновалар кергђн. Њз эшлђре белђн халык алдында зур абруй казанган бу зыялы ханым вђ туташлар Бљтенрусия мљслимђлђре съездын хђзерлђргђ керешкђннђр. Хђзерлек эшлђрен барлау џђм оештыру љчен 1 апрельдђ ясалган Х. Таначева (рђисђ), М. Мљштђриева (сђркятибђ), Ђ. Терегуловалардан торган Вакытлы мђркђз бюрога Мђскђњдђн килеп ќиткђн И. Туктарова кушылган. Хосусый рђвештђ эшлђшергђ Х. Мостафинаны чакырганнар. Казан мљслимђлђренећ съездны хђзерлђњ мђсьђлђлђренђ багышланган махсус ќыелышында (14 апрель) бу бюро рђсмилђштерелгђн.
Оештыру эшлђрендђ тђќрибђсе булмаган Вакытлы мђркђз бюро ђгъзаларына шактый катлаулы проблемаларны чишђргђ туры килгђн: кыска гына вакыт эчендђ (съездны гомуми мљселман корылтае ачылганчы — 1 майга кадђр уздырырга кирђк булган) тљрле тљбђклђр белђн бђйлђнешкђ керњ, съезд уздырырлык бина табу, докладлар хђзерлђњ, каралачак мђсьђлђлђрне, докладчыларны билгелђњдђн тыш, вђкилђлђрне урнаштыру, ашау-эчњ якларын ќайлау џ. б. «Уфа, Оренбург вђ Петроградтан чакырылган вђкилђлђр дђ бу кљннђрдђ килеп ќитђрлђр дип кљтелђдер, — дип хђбђр иткђн “Кояш” 13 апрель санында. — Комитет съездга килгђн ханымнарны урнаштыру џђм ашау-эчњ якларын карау љчен Казан ханымнарыннан њзлђре мђгъкуль књргђн кешелђрне оештырып бер комитет ясауны Фатиха ханым Аитова џђм Зђйнђп ханым Хђсђновага тапшырды»9.
Съездга катнашу љчен вђкилђлђр љч-дњрт кљн алдан ќыела башлаган. Вакытлы мђркђз бюро аларга да эш тапкан. Ниџаять, съезд ачыласы кљн — 24 апрель килеп ќиткђн. Тыштан кызыл ђлђмнђр, эчтђн књп санлы революцион шигарьлђр, хљррияткђ, тигез хокуклы булу љчен кљрђшкђ, берлђшергђ љндђгђн лозунглар белђн бизђлгђн Новый клуб залын тулысынча хатын-кызлар билђп алган. Ирлђр съезд эшенђ катнашмаган; шулай да журналистлар љчен махсус урын куелган була. Бу хакта съездны башыннан ахырына кадђр шуннан књзђткђн берничђ журналист язмасыннан белђбез. Мђсђлђн, «Сљембикђ» журналыныћ нашире џђм мљхђррире Я. Хђлили съезд барышы хакындагы књзђтњендђ бу хакта да язган.
Бљтенрусия мљслимђлђре съезды эшен тљрле тљбђклђрдђн килгђн 71 вђкилђ катнашында башлап ќибђргђн. Алардан тыш, Я. Хђлили сњзлђре белђн ђйтсђк, моћа кадђр булмаган вакыйганы «књрњ, ишетњ љчен тагын љч йљздђн артык хатын-кыз килеп, баштан ахырга кадђр ихлас белђн»10 тыћлап утырганнар. Юлдагы тђртипсезлеклђр аркасында вакытында килеп ќитмђњчелђр дђ булган. Шућа књрђ џђр утырышта вђкилђлђр саны њзгђреп торган (икенче ќыелышта 85 вђкилђ, љченчесендђ тагын берничђ килњче љстђлгђн, шул исђптђн бакулы С. Якупова белђн Ђ. Шђфика булуы хђбђр ителгђн). Ќыеп ђйткђндђ, съезд эшендђ нигездђ укытучы, табибђ, курсистка џђм башка зыялылардан торган барлыгы йљзгђ якын вђкилђ џђм Вакытлы мђркђз бюро тарафыннан чакырылган ханым-туташлар катнашкан. Ђлбђттђ, ќђдит кызлар мђктђплђрендђ укыткан абыстай-мљгаллимђлђр дђ булган. Алар барысы да њзлђренећ эшчђнлеге белђн татар ќђмђгатьчелегенђ билгеле, абруйлы шђхеслђр. Шулай да съезд эше белђн рус гимназиялђрендђ џђм Югары курсларында белем алган туташ џђм ханымнар ќитђкчелек иткђн. Гасыр башыннан бирле хатын-кызларныћ юлбашчысы саналган Л. Хљсђения кебек мљгаллимђ абыстайлар исђ, иске карашлы саналмасалар да, шактый радикаль фикер йљртњче зыялы ханым-туташлар янында бераз югалып калган дияргђ урын бар.
Съезд дњрт кљн дђвамында — 1917 елныћ 24-27 апрелендђ эшлђгђн. Беренче утырышны Вакытлы мђркђз бюро рђисђсе Х. Таначева ачып ќибђргђн. «Дљньяда ирлђр белђн хатыннарныћ саны якынча тигез, лђкин сђяси, икътисади, иќтимагый џђм башка бик књп сђбђплђр аларны ирлђрдђн тњбђнђйтте. Ђмма хатыннар њз хокуклары, тигезлек љчен гомер буе тырыштылар џђм Аурупа хатыннары зур ућышларга да иреште. Ђлегђ кадђр без бу хокуксызлыклар турында сљйли алмадык. Иске хљкњмђт бетте, революция безгђ хљррият алып бирде. Без тљрле урыннарда сљйлђшђ ала башладык»11, — дип башлап ќибђргђн њз нотыгын Русиядђге беренче революция елларыннан ук иќтимагый џђм милли хђрђкђттђ актив катнашып килгђн (1907 елда ул «Урал» газетасыныћ рђсми мљхђррире дђ булган) Хђдичђ ханым. Бљтенрусия мљслимђлђренећ беренче съездына ќыелган вђкилђлђрне ул Вакытлы мђркђз бюро башкарган эшлђр белђн таныштырган. «Ике-љч атналык хезмђтебез нђтиќђсендђ без хђзер дљнья яратылганнан бирле беренче тапкыр булган мљслимђлђр съездында утырабыз. Мин, мђркђз бюроныћ рђисђсе буларак, бик шатмын џђм килђчђктђ дђ мондый съездларныћ ел саен булуын телим», — дип, Хђдичђ ханым съездныћ ђџђмиятлелеген књрсђткђн. «Съездда Мђскђњдђ булачак гомуми мљселманнар съездына кертелергђ тиеш булган ић ђџђмиятле мђсьђлђлђр генђ тикшерелђчђк. Ул мђсьђлђлђр исђ: 1) хатыннарныћ шђригатьтђге хокуклары; 2) хатыннарныћ гаилђдђ тоткан џђм тотачак урыннары; 3) хатыннарныћ сђяси хокуклары; 4) хатыннарныћ иќтимагый тормышта тоткан урыннары; 5) хатыннарныћ Учредительный собраниегђ катнашулары џђм шуны фђгалиятькђ чыгару (эшкђ ашыру); 6) хатыннарга махсус мљђссђсђлђр (оешмалар)»12, — дигђн сњзлђр белђн Х. Таначева съездныћ программасын билгелђгђн.

  Бљтенрусия мљслимђлђренећ беренче съездында катнашкан вђкилђлђрнећ фоторђсеме.1 нче рђт (сулдан ућга): 1. Абруй Сђйфи; 2 нче: 2. Маџирђ Мљштђриева, 4. Нђфисђ Богданова, 6. Мђрьям Мљштђриева; 3 нче: 1. Ђсма Еникиева, 2. Зђйнђп Хђсђнова, 3. Фатиха Аитова, 4. Хђдичђ Мостафина, 5.Мђрьям Гобђйдуллина, 6. Фатыйма Адамова, 7. Сара Ђхмђрева, 8. Хђдичђ Таначева, 11. Ђминђ Фђезханова; 4 нче: 3. Акъкђгазь Дусќанова, 4. Зђйнђп Камалова, 5. Заџидђ Бурнашева, 9. Ђдибђ Шђфика, 10. Сђлимђ Якупова. 13. Ђминђ Терегулова, 15. Илџамия Туктарова; 5 нче: 1. Фђхрелбђнат Сљлђймания, 14. Мђрвђрид Туктарова; 6 нче: 6. Лђбибђ Хљсђенова, 7. Хатимђ Камалова. Авторныћ шђхси архивыннан.

Беренче утырышта вђкилђлђр съездныћ эшче органнарын — президиум џђм резолюциялђр хђзерлђњ љчен биш комиссия сайлаганнар. Петроградтан чакырылган Югары Бестужев курсларын тђмамлаган џђм шунда хокук фђлсђфђсен укыткан С. Ђхмђрева съездныћ рђисђсе, Казан хатын-кызлары арасыннан беренче теш табибђсе Х. Таначева џђм Уфа зыялысы, беренче мљслимђлђр ќђмгыятен оештыручылардан булган Ф. Алкина — рђисђ урынбасарлары, Казан югары хатын-кызлар курсларын тђмамлаган М. Гобђйдуллина, Казан Татар укытучылар мђктђбе таныклыгына ия булган З. Салихова, гимназия тђмамлаган Х. Мостафина џђм З. Алиевалар (барысы да мљгаллимђлђр) сђркятибђлђр итеп билгелђнгђн.
С. Ђхмђрева тђкъдиме белђн хљррият љчен кљрђштђ корбан булган каџарманнарны, Мђскђњ делегациясе исеменнђн Х. Камалова тђкъдиме белђн татар халкыныћ мђшџњр кызларын — Зљџрђ Акчурина-Гаспринская џђм Фатыймаи-Фђридђ Нђњрузованы зал аягњрђ басып искђ алган. Бу утырышта тљрле тљбђклђрдђн џђм оешмалардан килгђн котлау телеграммалары укылган, књпсанлы тђбриклђњ сњзлђре ђйтелгђн. Мђсђлђн, Мљселман комитеты рђисе Ф. Туктаров, Мљселман хђрби комитеты рђисе И. Алкин њз оешмалары исеменнђн съездны тђбриклђгђннђр. Тђбриклђњлђр калган утырышларда да дђвам иткђн. Икенче мђќлестђ шул ук кљннђрдђ Казанда эшлђгђн укытучылар съезды исеменнђн тђбриклђњ сњзлђрен Г. Гобђйдуллин ќиткергђн.
Утырышлар мђркђз бюро тарафыннан хђзерлђнгђн докладларны тыћлау џђм эшлекле фикер алышуга багышланган. Барлыгы алты доклад укылган: «Исламда мљселман хатыннарыныћ хокуклары» (М. Туктарова), «Иќтимагый-сђяси тормышта хатын-кызлар» (М. Мљштђриева), «Хатыннарныћ иќтимагый џђм гаилђви хђллђре» (Х. Камалова), «Мђмлђкђт корылтаена сайлаулар» (И. Туктарова), «Хатыннарныћ иќтимагый тормыштагы урыннары» (М. Мљштђриева), «Милли мљђссђсђлђр турында» (М. Мљштђриева џђм З. Бурнашева).
Кызу бђхђслђрдђн соћ бертавыштан кабул ителгђн карарларныћ ић мљџиме — исламда ир белђн хатынныћ тигез булуын раслаган карар. Махсус комиссия тарафыннан хђзерлђнгђн бу карар љч пункттан гыйбарђт. Менђ алар: «1. Шђригатьтђ ир белђн хатын бертигез. 2. Шђригатьтђ хатыннарныћ сђяси, иќтимагый эшлђрдђ катнашырга хаклары бар, димђк, сайлауга катнаша алалар. 3. Шђригатьтђ хатыннарга хиќап юк»13. Ић књп бђхђслђр тудырган бу карар башка карарларга нигез булган. Икенче тљркем карарлар хатын-кызларныћ булачак Учредительный собраниегђ сайлауларга катнашу мљџимлеген књрсђткђн. Гаилђ-никах мђсьђлђлђренђ багышланган љченче тљркем карарлар ир џђм хатынныћ гаилђдђге хокуклары тигез булуын џђм књпхатынлылык бетерелергђ тиешлеген билгелђгђн.
Тагын бер тљркем карарлар хатын-кызларны берлђштерњ џђм оештыру эшлђренђ багышланган. Монда Русиядђге барлык мљслимђ ќђмгыятьлђрен берлђштерњ, аларныћ эшчђнлеге белђн съездда сайланачак Вакытлы мђркђз комитет (бюро) ќитђкчелек итђргђ тиешлеге хакында ђйтелгђн. Вакытлы мђркђз комитетныћ биш кешедђн булуы џђм аныћ эш урыны итеп Мђскђњ сайлануы књрсђтелгђн. Комитетныћ матди ќђџђтен тђэмин итњ љчен тљрле ќђмгыятьлђрдђн џђм халыктан акча ќыю да каралган. Соћгы утырышта Вакытлы мђркђз бюрога биш кеше — С. Якупова, З. Бурнашева, Д. Булгакова, Р. Солтангалиева џђм Љ. Ђсфђндияровалар сайланган. Бюро ђгъзалары џђм тагын љч кеше — Х. Таначева, И. Туктарова џђм мадам Киринская — 1 майда Мђскђњдђ ачылачак гомуми мљселман корылтаена вђкилђ итеп билгелђнгђннђр. Съезд эше тђмамланганнан соћ вђкилђлђр фоторђсемгђ тљшкђннђр (съездда катнашканнардан 66 вђкилђне сурђтлђгђн бу фоторђсемдђ татар халкыныћ ић зыялы, ић тђвђккђл, миллђт бђхете љчен кљрђш сафларына басарга ђзер ханым џђм туташларныћ нурлы йљзлђрен књрњ безнећ љчен дђ бик мљџим). Кич белђн алар мљслимђлђр ќђмгыяте файдасына «Сђйяр» труппасы башкарган Г. Исхакыйныћ «Алдым-бирдем» ђсђрен караганнар.
Татар хатын-кызларыныћ зур корылтайлар уздыру тђќрибђсе булмаса да, Вакытлы мђркђз бюро џђм съездныћ ќитђкче органнары љслђренђ алган эшне ућышлы башкарып чыкканнар. Алар белемдђ дђ, оештыру эшлђрендђ дђ ирлђрдђн калышмаганлыкларын књрсђткђннђр. Съезд барышы да њзлђре џђм, гомумђн, татар ќђмгыяте алдында торган кљнњзђк мђсьђлђлђрне хатын-кызларныћ чишђрлек дђрђќђдђ булганнарын раслый. Матбугатта урын алган барлык књзђтњлђрдђ дђ съездныћ эше югары бђялђнгђн. Мђсђлђн, Я. Хђлили мљслимђлђр съездына «Сљембикђ» журналындагы шактый кић књзђтњендђ докладларныћ тулы џђм югары дђрђќђдђ булуын, фикер алышуда вђкилђлђр белђн бергђ књпсанлы кунакларныћ да актив катнашуын ассызыклаган. Моћа кадђр бергђ ќыелмаган-очрашмаган, књп очракта бер-берсе хакында ишетеп-укып кына белгђн тљрле катлам хатын-кызлары, уй-гамђллђрен берлђштереп, бердђм фикергђ килђ алганнар. Кабул ителгђн карарлар съезд вђкилђлђренећ генђ тњгел, бљтен Русия мљслимђлђренећ хатын-кызныћ гаилђдђге џђм ќђмгыятьтђге роленђ карашларын шактый тулы чагылдырган.

Съездда катнашкан вђкилђлђр исемлегеI
:
Абызгилдиева Гайшђ (Уфа), Агафурова Сђлимђ (Екатеринбург), Адамова Фатыйма (Оренбург), Аитова Фатиха (Казан), Акимбђтева Мђрьям (Казан), Акчурина Бђдриќиџан (Зљябаш, Сембер губерниясе), Акчурина Зљџрђ (Гурьевка, Сембер губерниясе), Алиева Зђйнђп (Оренбург), Алкина Фатыйма (Уфа), Аричия Мђрьям (Ђлмђт), Ђдибђ Шђфика (Баку), Ђсфђндиярова Љммегљлсем (Ташкент), Ђхмђрева Сара (Петроград), Ђхмђтова Фатыйма (Пермь), Ђхмђтханова Рокыя (Пермь), Баязитова Мђдинђ (Чилђбе), Батыршина Ђминђ (Баку), Баџаветдинова Гайшђ (Казан), Бикташева Мђрзия (Минзђлђ љязе), Богданова Нђфисђ (Казан), Булгакова Дилђрђ (Кырым), Бурнашева Заџидђ (Мђскђњ), Бђнњзбирия Зђкия (Телђнче Тамак, Уфа губерниясе), Бабичева Зђйнђп (Пороховой, Казан), Габидия Зђкия (Бишбалта, Казан), Габбасова Маџирђ (Малмыж), Галишия Фатыйма (Ђлмђт), Гафарова Гљлчђџрђ (Сембер), Гафарова Зђйнђп (Сембер), Гафурова Факиџђ (Чистай љязе), Гобђева Бђнат (Самара), Гобђйдуллина Мђрьям (Казан), Дђњлђткилдиева Фатыйма (Казан), Дусќанова Акъкђгазь (Мђскђњ), Еникиева Ђсма (Казан), Еникиева Сђгадђт (Ташкент), Иманкулова Лђмига (Гурьевка, Сембер губерниясе), Исмђгыйлева Рабига (Чистай), Йосыпова Нђфисђ (Алабуга љязе), Йосыпова Хђдичђ (Чилђбе), Камалова Хђтимђ (Мђскђњ), Камалова Зђйнђп (Оренбург), Карамышева Фатыйма (Мђскђњ), Кастрова Гафифђбану (Касыйм), Кастрова Хђдичђ (Касыйм), Корбангалиева (Петроград), Криницкая (Киринская-?) Мђрьям (Минск), Колђхмђтева Фатыйма (Мђскђњ), Кђбирова Зђйтњнђ (Чистай), Латифия Фатыйма (Касыйм), Максудия Зђйнђп (Казан), Мансурия Љммегљлсем (Казан), Мансурова Ркыя (Малмыж), Морадымова Мђрьям (Чистай), Мостафина Хђдичђ (Казан), Мљхетдинова Ђминђ (Казан), Мљхетдинова Мђрьям (Казан), Мљштђриева Маџирђ (Оренбург), Мљштђриева Мђрьям (Казан), Нугаева Гљлминур (Мђскђњ), Рђфикова Ђминђ (Бишбалта, Казан), Рђфикова Љммегљлсем (Пороховой, Казан), Рђхманкулова Зљлђйха (Саратов), Салихова Зљџрђ (Чистай), Сђйфи Абруй (Казан), Сђйфуллина Нђфисђ (Зљябаш, Сембер губерниясе), Солтангалиева Рауза (Баку), Сљлђймания Фђхрелбђнат (Казан), Таначева Хђдичђ (Казан), Таџирова Ђкълимђ (Самара), Тимбикова Хђдичђ (Самара), Терегулова Ђминђ (Казан), Туктарова Илџамия (Мђскђњ), Туктарова Мђрвђрид (Бљгелмђ), Усинова Сђрвђр (Бишбалта, Казан), Фђезханова Ђминђ (Казан), Фђйзуллина Хђйренниса (Мђскђњ), Фђйзуллина Шђмсия (Пермь), Хђмидия Фђхрелбану (Чаллы), Хђмидия Хђлимђ (Яуширмђ, Казан губерниясе), Хђмидия Шђмсеруй (Телђнче Тамак, Уфа губерниясе), Хђсђнова Зђйнђп (Казан), Хљсђения Лђбибђ (Казан), Шакулова Сара (Казан), Шђфигуллина Мђймњнђ (Троицк), Юнысова Гайшђ (Казан), Якубова Мђрьям (Чаллы), Якупова Сђлимђ (Баку), Ќђббарова Кояш (Мамадыш), Ќђгъфђрова Рабига (Пороховой, Казан).

I  Исемнђр тљрле чыганаклардан ќыелды.


ИСКЂРМЂЛЂР:
1. Каспий. – 1917. – 12 март.
2. Мљселман хатыннарыныћ тавышлары // Сљембикђ. – 1917. – № 9. – Б. 142.
3. Шунда ук. – Б. 143.
4. Кояш. – 1917. – 9 апрель.
5. Шунда ук. – 21 март.
6. Шунда ук. – 6 апрель.
7. Шунда ук.
8. Сљембикђ. – 1917. – № 11. – Б. 191-192.
9. Кояш. – 1917. – 13 апрель.
10. Хђлили Я. Казандагы гомуми мљслимђлђр съезды // Сљембикђ. – 1917. – № 11. – Б. 174.
11. Шунда ук. – Б. 167.
12. Йолдыз. – 1917. – 26 апрель.
13. Хђлили Я. Књрс. хез. – Б. 171.
 
№ 1. Ханымнар съезды
Мљхтђрђмђ ханым вђ туташлар!
Тиздђн Мђскђњдђ Бљтенрусия мљселманнарыныћ съезды булачагы џђркемгђ билгеле. Џђрбер, азмы-књпме фикере вђ аћы булган кеше, хђзерге хђлдђн файдаланып, Бљтенрусия мљселманнарыныћ кирђклђрен уйлашырга, ќитешмђгђн ќирлђрен ќитештерњ љчен бергђлђшеп кићђшергђ шул съездга омтыла.
Без, ханымнар да, шундук њзебезнећ хђллђребезне сљйлђп, телђклђребезне булдырырга тырышмакчы булабыз. Лђкин хатын-кызныћ, гаилђ тормышында булсын, иќтимагый вђ сђяси эшлђрдђ булсын, ирлђрнекеннђн књп њзгђлек бар. Шућар књрђ дђ гомуми мљселман съездына кадђрле без, мљселман хатыннары да, бер-берсен аћлашыр љчен бер ќиргђ ќыелышып сљйлђшергђ-кићђшергђ тиеш идек. Шул максатны ќиренђ ќиткерњ љчен Казанда Бљтенрусия мљслимђлђренећ съезды хђзерлђнђ. Анда сайланып килђчђк вђкилђме, яисђ хосусый чакырылачак ханымнармы, њзлђренећ ќирле тормышлары, гадђт-йолалары вђ тљп телђклђре белђн яхшы таныш булып, шул съездга докладлар хђзерлђњлђре љмет ителђ.
Съездда шул хазир булган ханымнарныћ телђк вђ арзуларына карап, џђр яктан бер ноктаи назарга киленер вђ шућар бинађн гомуми мљселман съездына мљселман хатыннарыныћ хђтты хђрђкђлђрен хђзерлђп кертелер.
Казан кирђк мђдђни, кирђк башка яклардан булсын, ућайлы табылганга, бу съезд да Казанда ясалырга карар кылынып, шундук вакытлы мђркђзи комитет та тђшкил кылынды. Ул комитет, съездны муаффђккыятьлерђк рђвештђ чыгару љчен, Русиянећ ић ерак почмакларына кадђрле съездныћ максудын вђ кыскача программасын аћлатырлык оешырга чакырып тђфсилле телеграммалар ќибђрде.
Съездныћ кыскача программасы газеталарда да язылып њткђн иде. Аћар карап, съездда каралачак мђсьђлђлђр аз дип уйланылмас, чљнки андагы џђрбер мђсьђлђ шђригать ягыннан вђ тормышыбызныћ агымына карап тђфсилле рђвештђ тљптђн тикшерелер.
Кояш. – 1917. – 16 апрель.
 
 
2. Казанда 1917 елныћ 24-27 апрелендђ булган мљслимђлђр съезды карарлары
(Бљтенрусия мљселманнарыныћ 1917 елныћ 1-11 маенда Мђскђњдђ булган гомуми съезды тарафыннан тулысынча кабул ителгђн)
Съезд, хатын-кыз мђсьђлђсен тикшергђннђн соћ, Казанда 24-27 апрельдђ булган мљслимђлђр съездыныћ 10 маддђле карарын бљтен килеш кабул итте.
I
1) Шђригатьнећ хитапларында ир белђн хатын бер.
2) Хатыннарныћ сђяси, иќтимагый эшлђргђ катышырга шђригать алдында хокуклары бар, шунлыктан хатыннарныћ сайлау эшлђренђ катышулары шђригать буенча да тиеш.
3) Хатыннарга хиќап шђригатьтђ юк.
II
Хатыннары тигез хокуклы булган миллђт кенђ кљчле булып яшђве џђм бу хокукта тигезлекне хатыннарныћ канун тљзи торган мђхкђмђлђрдђ њзлђре хђзер булганда гына фђгалиятькђ чыгару мљмкин булганлыктан, мљслимђлђр бљтен сђяси хокукта ирлђр белђн тигез булсыннар. Хатыннар ил корылтаена сайлый џђм сайлана алсыннар.
III
Сайлау-сайлану эшлђре мљслимђлђр љчен яћа бер эштер. Бердђн, хатыннарыбыз моћар кадђр иќтимагый эшлђргђ катышырга љйрђнмђгђнлектђн, икенчедђн, ирлђре хатыннарныћ сайлау урыннарына баруларына каршы тору ихтималы булганга књрђ; халкыбызныћ яртысы булган хатыннарыбызныћ тавышлары югалмасын љчен: ил корылтаена сайлаулар вакытында џђрбер мљслимђнећ сайлауга катышуы бурыч булсын; мљслимђлђргђ тавыш бирњ љчен ирлђрдђн аерым урын билгелђнсен.
IV
Русия мљселманнары арасында кыз џђм егетнећ ризалыгыннан башка никах уку бик књп булып, бу эш гаилђ хђятыныћ тынычсызлыгына вђ шул гаилђдђ њскђн балаларныћ бђхетсезлегенђ сђбђп булганлыктан, никах вакытында кияњ белђн кыз њзлђре хазир булсыннар.
V
Гаилђдђ ир белђн хатын тату тормаганда књп вакытларда хатын иреннђн аерылып китђргђ телђсђ дђ, аны ире аермыйча газаплап тота. Татулыксыз, гаилђдђ кысынкы тормышта тору хатын љчен ќђбер, гаилђдђге балаларныћ тђрбиясе љчен зарарлы булганга књрђ, съезд, хатыннарныћ хокукын џђм килђчђк буынныћ тђрбиясен игътибарга алып, ошбу карарны чыгарды: ошашмаган тђкъдирдђ хатынныћ иреннђн аерылып китђргђ хакы булуы никах дђфтђренђ кертелсен.
VI
Тљркестан џђм Кавказда џђм шулай ук Казакъстанда 11-12 яшьлек сабый кызларны кияњгђ бирњ гадђт хљкеменђ кергђнгђ, бу эш хатыннарныћ зђгыйфьлђнњенђ, вакытсыз њлњлђренђ џђм зђгыйфь балалар ќитештереп, килђчђк буыныбызныћ зђгыйфь вђ кљчсезлегенђ сђбђп булганга, съезд, Русиянећ кирђк шималендђ, кирђк ќђнњбендђ 12 яшьтђн ким булган кызга никах укылмасын дигђн карарларны чыгарды.
VII
Миллђт балалары таза џђм саглам булсын љчен, џђм дђ гаилђ бђхетсезлеклђренећ байтагы ир я хатынныћ йогышлы авыруларга мљбтђля булуыннан килгђнгђ књрђ, шул бђхетсезлеклђр белђн кљрђшњ љчен съезд «никах вакытында кияњнећ дђ, кызныћ да йогышлы авырулары булмавына кулларында шђџадђтнамђлђре булсын» карарын кабул итте.
VIII
Књп вакыт ирлђрнећ бер хатын љстенђ икенче хатын алуга бер уен тљсле генђ итеп караулары џђм ђњвђлге хатыннарын бер дђ гаепсез хђлдђ аерып ќибђрњлђре гадђт булып киткђнлектђн, бу эшнећ сњэ истигмальларга сђбђп булганлыгын да игътибарга алып, съезд: «никах вакытында кияњнећ кулында бер хатын љстенђ икенче хатын алмаска язу алынсын, ђгђр дђ инде бер-бер сђбђп белђн икенче хатын алса, карт хатынын аерып, аћар нђфђка бирсен» карарын кабул итте.
Казакъстанда кыз балаларны аталары кечкенђдђн њк калым малына саталар, соћгы кљндђ хатын аерылырга телђсђ, калым малын кайтарып бирергђ мђќбњрђ була. Бу калым, мђџђрдђн башка бер нђрсђ булып, кызны атасыннан сатып алганда бирелђ торган бер нђрсђ. Шул сђбђпле съезд, казакъ кызларыныћ хокукларын игътибарга алып: «казакъ кызлары кияњгђ барганда калым малы алу булмасын. Моћар кадђр калым малы алынып куелган казакъ кызлары њз ризалыкларыннан башка ђйтелеп куелган кешелђренђ бармаска хаклы булсыннар» карарын кабул итте.
Х
Књп хатыннар тљрле сђбђплђр буенча фђхешханђлђргђ барып керергђ мђќбњрђ булалар. Кайсылары аннан котылырга чаралар эзлђсђлђр дђ, фђхеш турысындагы кануннар сђбђпле алар гомергђ бђхетсезлектђ калалар. Шул сђбђптђн фђхешханђлђр џђм фђхеш турысындагы законнар бетерелсеннђр.
Бљтенрусия мљселманнарыныћ 1917 елда 1-11 майда
Мђскђњдђ булган гомуми съездыныћ протоколлары. – Петроград, 1918. – Б. 354-357.
 
СЊЗЛЕК:
Арзу — телђк, ният.
Бинађн — нигезлђнеп.
Ќђнњб — кљньяк.
Нђфђка — алимент.
Ноктаи нђзар — караш.
Максуд — максат.
Мљбтђля — дучар.
Саглам — сђламђт.
Сљэ истигъмаль — явыз ният белђн куллану.
Фђгалият — эшчђнлек.
Хазир булу — катнашу.
Хђтты хђрђкђт — тактика.
Хђят — тормыш, яшђеш.
Шималь — тљньяк.

Альта Мђхмњтова,
тарих фђннђре кандидаты