2007 2

Мђгърифђтлђре татар хатын-кызларыннан Зђйнђп Ђхмђрева

     
 
З. Ђхмђрева. ТР МА, 131 ф., 3 тасв., 111 сакл. бер., 1 а кгз.

   XIX
йљз ахыры — XX йљз башы татар тарихында њзенчђлекле бер чор. Бу вакытта татар тормышыныћ бик књп љлкђлђрендђ њзгђрешлђр була. Шулардан мђгариф љлкђсен аерып књрсђтергђ кирђк. Ќђдиди мђктђп-мђдрђсђлђр татар ќђмгыяте њсешен билгелђњче яћа буын татар яшьлђрен тђрбиялилђр. Бу мђктђп-мђдрђсђлђрне тђмамлап чыккан шђкертлђр арасында татар тарихында лаеклы урын тотучы шђхеслђр бик књп. XIX йљзнећ икенче яртысында башланып киткђн милли уяну дђвере XX йљзгђ кергђндђ татар хатын-кызларына да бер этђргеч була. Алар да њзлђренећ аћ-белемнђре, ќђмгыятьтђге урыннары турында ныклабрак уйлана башлыйлар. Бу чорда хатын-кыз мђсьђлђсенећ ић югары ноктага куелуын шул еллардагы матбугат сђхифђлђре дђ раслый. Аларга багышланган махсус басмалар барлыкка килђ, алар њз язмалары белђн дђ матбугат аша чыгыш ясау югарылыгына књтђрелђлђр. Бу чорда татар хатын-кызлары арасыннан эш-гамђллђре белђн тарихка кереп калырга лаеклы шђхеслђр њсеп чыга. Аларныћ эшчђнлеген ачыклауда, љйрђнњдђ џђм укучыларга тђкъдим итњдђ хљрмђтле галимђлђребез А. Мђхмњтова1, Т. Биктимероваларныћ2 игелекле эшлђрен билгелђп њтми мљмкин тњгел. Шул хезмђтлђр аша Маџруй Мозаффария, Лђбибђ Хљсђенова, Зљџрђ Акчурина џђм башка бик књп мђшџњр хатын-кызларныћ исемнђре билгеле. Татар ќђмгыятенђ фидакар хезмђт иткђн туташ џђм ханымнарныћ исемлеге килђчђктђ, џичшиксез, тулыланачак.
XX йљз башыныћ мђшџњр хатын-кызларыннан Зђйнђп Ђхмђреваны да атау кирђк. Ул тарихчы галим Гайнетдин Ђхмђрев гаилђсендђ 1891 елныћ 19 ноябрендђ, гаилђдђге икенче бала булып дљньяга килђ. Аныћ балачагы Тђтеш шђџђрендђ њтђ, беренче сабакларын да ул шунда ала. 1898 елны Тђтеш шђџђренећ хатын-кызлар мђктђбенђ укырга керђ. Бу мђктђпне ачу Ќ. Мускеев џђм ђтисе Г. Ђхмђрев тырышлыгы белђн тормышка ашкан3. Ђхмђревлђр гаилђсе 1903 елда Казанга књчеп китњ сђбђпле, З. Ђхмђрева укуын Казан шђџђре уку йортларында дђвам итњ мљмкинлеге ала. 1904 елны ул «Мариинская женская гимназия» дип аталган хатын-кызлар гимназиясенђ укырга керђ. Бу уку йортын 1911 елда яхшы билгелђр белђн генђ тђмамлап, љй шартларында да укыту хокукына ия булган башлангыч сыйныф укытучысы белгечлеге ала4. Ул њзенећ укытучылык эшен Зљлђйха Апанаеваныћ дњртенче номерлы рус-татар кызлар мђктђбендђ рус теле укытучысы буларак башлап ќибђрђ. Ђлеге мђктђптђ аныћ белђн бергђ шул ук вазифаларны Бибигайшђ Исмђгыйль кызы Корбангалиева да башкарган. Чыганаклардан књренњенчђ, татар хатын-кызлар мђктђплђренећ барысында да диярлек рус телен татар туташлары џђм ханымнары љйрђткђннђр. З. Ђхмђрева кебек њк, рус телен укытучылардан Мђрьям Солтан кызы Еникиева, Бибиђсма Солтан кызы Еникиева (Хђдичђ Ђхмђрева мђктђбе), Сђгадђт Мозаффар кызы Гобђйдуллина, Мђрьям Фђсђхетдин кызы Мљхетдинова (5 нче номерлы рус-татар кызлар мђктђбе), Суфия Шакирќан кызы Таџирова (Лђбибђ Хљсђенова мђктђбенећ рус телен љйрђтњ сыйныфы), Галия Габдулла кызы Џадиева (Фатыйма Аитова мђктђбенећ рус телен љйрђнњ сыйныфы) исемнђрен атап њтђргђ мљмкин5.
XIX йљз азагыннан ук татар хатын-кызларын югары уку йортларында да књрергђ була. Шундыйлардан, 1872 елда ачылган югары медицина курсларын татар хатын-кызлары арасыннан беренче булып Разия Котлыярова (Касыйм шђџђре) 1891 елда тђмамлап чыга. Беренче чорда татар хатын-кызларыныћ югары уку йортларында белем алулары тљрле сђбђплђр аркасында авырлык белђн барса, соћрак књп кенђ татар хатын-кызлары мондый уку йортларында укуларын дђвам итњ мљмкинлеге алалар.
З. Ђхмђрева да берничђ ел укытучылык эше белђн шљгыльлђнгђннђн соћ, Казан шђџђрендђге хатын-кызлар љчен Югары курсларга белемен арттыру максаты белђн керергђ дип 1917 елда документларын тапшыра6. Бу уку йорты 1876 елныћ 3 октябренђ кадђр эшлђп ябылганнан соћ, 1906 елныћ октябрендђ кабаттан ачыла. Монда укыту ике бњлектђ алып барылган: тарихи-иќтимагый, тел џђм ђдђбият бњлеклђре. 1916 елда биредђ педагогик семинар да ачыла џђм уку йорты 1920 елга кадђр эшли. Зђйнђп Ђхмђрева бу уку йортыныћ тарихи-иќтимагый бњлеген сайлый. 1917/18 уку елында З. Ђхмђревадан тыш ђлеге уку йортында биш мљселман кызы белем алган. Алар — Алимбђкова Ђминђ Вђлиулла кызы, Габитова Рабига Шђрђфетдин кызы, Гобђйдуллина Мђрьям Салих кызы, Дђњлђткилдиева Фатыйма Сђедгаскђр кызы џђм Мљхетдинова Мђрьям Фђсђхетдин кызы. Шулар арасыннан М. Мљхетдинова шђџђр стипендиаты булган. З. Ђхмђрева бу уку йортында 1917 елда укый башлый џђм аныћ зачет кенђгђсе алуны раслап куелган имзасы бар, лђкин ул аны тђмамлап чыкканмы, юкмы — мондый документларныћ ђлегђ табылганы юк. 1918/19 уку елына карый торган документларда аныћ турында бернинди дђ мђгълњмат юк.
З. Ђхмђреваныћ Югары курсларга укырга керњ елы катлаулы чорга туры килђ. Ул бу уку йортына документларын 1917 елныћ сентябрь аенда тапшыра. Октябрь аенда булган инкыйлаб вакыйгаларыннан соћ ул укуын дђвам итђ алдымы икђн? Моннан тыш, ђтисез калган Ђхмђревлђр гаилђсенећ матди хђле дђ ќићелдђн булмый. (Г. Ђхмђрев 1911 елда вафат). Кызганычка каршы, ућай ќавап алырлык документлар табылганчы, аныћ бу уку йортын тђмамлап чыгуы турында тђгаен генђ ђйтергђ кыен. Ничек кенђ булса да, ул њзенећ мђгариф љлкђсенђ багышланган эшчђнлеген туктатмагандыр дип уйлыйбыз. З. Ђхмђреваныћ октябрь вакыйгаларыннан соћгы язмышы ђлегђ ачыкланмаган.
Г. Ђхмђревкђ багышланган тарихи-документаль ќыентыкта аныћ гаилђсенђ караган мђгълњматларны да бирергђ тырышкан идек џђм ул китапта галимнећ кайбер балаларыныћ фотосурђтлђре дђ урнаштырылды7, лђкин соћгы эзлђнњлђр нђтиќђсендђ яћа мђгълњматлар ачыла тора џђм шулай итеп, кызы Зђйнђпнећ фотосурђтен дђ укучыларга тђкъдим итњ мљмкинлеге туды.
 
ИСКЂРМЂЛЂР:
1. Махмутова А. Пора и нам зажечь зарю свободы! (Джадидизм и женское движение). – Казань, 2006. – 254 с.
2. Биктимерова Т. Ђ. Татар хатын-кызлары мђгърифђт юлында. – Казан, 2002. – 140 б.
3. ТР МА, 160 ф., 1 тасв., 907 сакл. бер., 68 а кгз.
4. Шунда ук, 125 ф., 1 тасв., 970 сакл. бер., 118, 118 а кгз.
5. Биктимерова Т. Ђ. Књрс. хез. – Б. 88.
6.   ТР МА, 131 ф., 1 тасв., 111 сакл. бер., 1 кгз.
7. Гайнетдин Ђхмђрев: Тарихи-документаль ќыентык / Тљз. Р. Мђрданов, Р. Мићнуллин, Э. Сђлахова. – Казан, 2000. – 384 б.

Эльмира Сђлахова,
тарих фђннђре кандидаты