2008 2

«Ык белђн Идел арасында шђџит...»

Ђгерќе тљбђгендђге татар зиратларында сакланган, тарихи џђм фђнни ќђџђттђн игътибарга лаеклы элекке кабер ташларын гыйльми љйрђнњ максаты белђн 2000 елныћ яз џђм кљз айларында эпиграфик экспедициялђр њткђргђн идек. Аныћ нђтиќђлђре буенча «Гасырлар авазы — Эхо веков» журналында мђкалђбез дђ басылды1. Анда (шулай ук башка язмаларыбызда да) Салагыш халкы «Ђњлия кабере» дип йљртђ торган ић борынгы ташъязманы таба алмыйча калуыбыз ђйтелгђн иде. Ниџаять, без аны табып, ќентеклђп љйрђндек џђм бу язмабыз нђкъ менђ шул ядкарь — 1658 елныћ кљзендђ џђлак булган љч кешегђ куелган таш турында.

Борынгы язмаларны љйрђнњче галим Марсель ага Ђхмђтќанов ђлеге ташны 1977 елда књреп укыган џђм бу хакта беренче мђртђбђ 1983 елда дљнья књргђн мђкалђсендђ белдергђн иде2. Ђмма без, ђйткђнебезчђ, 2000 елныћ язындагы экспедициябездђ Салагыш авылындагы ђлеге борынгы ташны таба алмыйча калган идек. Ул чагында безне ялгыш икенче каберлеккђ — халык телендђ «Љч тирђк» дип йљртелђ торган зиратка юнђлткђн булганнар. «Љч тирђк» зираты Салагыш авылыннан ике чакрым чамасы читтђрђк (кљньяк-кљнбатыштарак). Сљйлђнђ торган риваятьлђргђ караганда, ул урында 400-500 еллар элек авыл булган. Койма белђн ђйлђндереп алынган џђм каеннар њсђ торган ул каберлектђ бернинди дђ кабер ташы юк. Ул чагында иске ташъязманы тапмагач, моћа кадђрге мђкалђлђребездђ М. Ђхмђтќанов љйрђнгђн таш безнећ тарафтан табылмады дип язган идек3.

Бу мђсьђлђне ачыклап бетерњ максатыннан мђгълњматлы кешелђрдђн тагын да сораштык. Нђтиќђдђ, Салагыш авылындагы «Ђњлия кабере»нећ «Љчтирђк зираты»ннан аерым булуын џђм аныћ «Яћа зират» дип йљртелђ торган зират янында гына икђнлеген ачыкладык. Ихтимал, ташъязма да саклангандыр дип, 2007 елныћ 26 май кљнендђ Салагыш авылына барып, «Яћа зират»ныћ авылга караган ягына утыртылган куе наратлыкта «Ђњлия кабере»н табуга ирештек. Борынгы ташъязма истђлек, язулар уелган алгы тарафына авышкан хђлдђ калкып тора. Ташныћ текстын укып, тулаем књчереп алдык џђм фоторђсемгђ тљшердек.

Вак кына итеп уелган язулы, тљгђл датасы 1658 елныћ ноябренђ карый торган бу таш Ђгерќе тљбђгендђге ић борынгы тарихи истђлек булуы белђн ђџђмиятле. Аны мулла Дусмђт Телђш улы язган. Ђлеге ташта исемнђре уелган затларга бђйле тарихи вакыйгалар турында Россия дђњлђт борынгы актлар архивында да мђгълњматлар табылды. Ташка язылганнарны џђм архив чыганакларын ќентеклђп љйрђнгђч, бу каберташ язмасында исемнђре књрсђтелгђн Салагыш кешелђренећ Ык елгасы буенда, њз билђмђлђрен саклап, руслар белђн бђрелеш вакытында џђлак булганлыклары ачыкланды.
Бигђш улы Бикколга џђм аныћ ике улына уртак куелган 1658 елгы бу ташныћ биеклеге 110 см, кићлеге 51 см, калынлыгы 9 см. Аныћ тексты алгы ягында, вак хђрефлђр белђн 18 юлда уеп язылган. Ташныћ алгы як љслеге 5,5 см кићлегендђге чыгынкы кайма белђн уратып алынган.

Ташъязманыћ тулы тексты тњбђндђгечђ:
1)I ђл-хђййе ђллђзи
2) битеде Телђш угылы Дусмђт хафиз
3) лђ йђмњт вђ џуа
4) кљлли сђ-йђмњт калђ Аллаџы
5) сљбханђџђ вђ тђгалђ вђ ма тђдђррђ нђфсин
6) арзи тђмђњт
7) иннђ Аллаџы гъђлимњн хђйрњн калђ ђн-нђби гъђлђйџи-с-сђлам
8) кљлли нђфсин заикъђт калђ [ђн-]нђби гъђлђйџи-с-сђлам
9) ђд-дљнйа сагъђт тђќгъђлиџа тагъђт ка-
10) -лђ ђн-нђби гъђлђйџи-с-сђлам ђд-дљнйа миз[р]агъђт-ел-ахирђт
11) ђра ђд-дљнйа хђрабђн би-и[гъти]бари фђла йђбкъђ мђдамђн би-л-карариII
12) књрђрмен дљнйаны вђйран бары џђмишђ
13) бакый ирмђс йук карары тарих тљгђ-
14) -л мећ узуб алтмыш тугузда ду-
15) -ћуз йылында сђфђр ай[ы]ныћ ахырында Бигђш
16) угылы Биккол ике угылы берлђ Икъ берлђ Идел арасында шђџид
17) ли-л-фђнадин даре-л-бђкага рђхмђт кылсун
18) Хак тђга[лђ] киќ те

М. Ђхмђтќанов бер мђкалђсендђ шушы таш турында мђгълњмат биреп, тњбђндђгечђ язган иде.
«Џиќрђт тарих 1069 руми стиль белђн 1659 нчы елга туры килђ. Ул вакытларда Икъ-Идел (Чулман. — М. Ђ.) арасындагы ќирлђр Бљек Нугай урдасы милке булган. Шунлыктан Чулманныћ ућ ягындагы татарлар сул якка бик тынычлап чыга алмаганнар. Лђкин бу дђвер нугайлар урдасыныћ таркала бару дђвере булып, Мђскђњ хљкњмђте аныћ ќирлђрен ђкренлђп њзлђштерњгђ керешђ. Чулманныћ сул ягына казаклы татарларны утырта башлыйлар. Бу хђллђр шђќђрђлђр белђн дђ раслана. Чаллы шђџђре янындагы Бигђш авылы Салагыш каберташында язылган Бигђшнећ милке булу ихтималы бар. Бигеш исемле мирза XVII гасырларда хђзерге Ђгерќе тљбђгендђ яшђгђн4».
М. Ђхмђтќанов мђкалђсендђ бу ташныћ датасы бер елга ялгыш књрсђтелгђн. Чљнки џиќри 1069 елныћ сђфђр ае ахыры милади ел исђбе буенча, дљреслектђ, 1658 елныћ ноябренђ туры килђ.

Таштагы язулар бик вак булуы џђм начаррак књренње сђбђпледер, М. Ђхмђтќанов 2 нче юлдагы «Дусмђт» дигђннђн соћгы, бераз љскђрђк борып язылган «хафиз» сњзен књрмичђ калган. Шулай ук текстныћ 16 нчы юлында Икъ (Ык) џђм Идел сњзлђре арасына тњбђнге яктан тагын да ваграк хђрефлђр белђн љстђп уелган «берлђ» сњзе дђ галимнећ игътибарыннан читтђ калган.
Бу ташта язылган Бигђш дигђн затныћ исеменђ бђйле фаразыбызны без дђ моћарчы белдергђн идек. Ягъни, Мњшик исемле, хђзерге вакытка беткђн авылныћ элек Бигђш исемендђ йљргђнлеген ђйтеп, бу атаманыћ Салагыш янындагы ташта язылган Бигђш белђн бђйле булуы ихтимал дидек5.

Мђскђњдђге архив материалларыннан Салагыш авылы янындагы «Ђњлия кабере»нђ бђйле тарихи вакыйгаларны бераз ачыклауга ирештекIII. Салагыш авылыныћ «башкорт» сословиесендђгеIV татар кешелђре, њзлђренећ Ык елгасындагы џђм аћа коя торган башка елга-инешлђр, књллђрдђге балык тоту билђмђлђрендђ 1658 елда руслар белђн чыккан низаглары турында белдереп, шикайђтнамђ язганнар. Салагышныћ Ќљремеш Сљендек улы (Чермыш Сендюков) џђм башка авылдашларыныћ Ык буендагы элек-электђн килгђн билђмђлђре 1656 елда русларга — Кострома Богоявление монастыре игуменыV Герасим џђм аныћ монахларына бирелгђч, ике арада бђхђс чыккан икђн. Бу мђсьђлђ тикшерелгђч, чынлыкта да, Салагыш авылы кешелђре Дусмђмђт Телђшев, Ђзмђмђт Байгильдин џђм Бигђй Ќљремешевнећ бљтен авылдашлары белђн Ык буендагы уртак билђмђлђреннђн электђн файдаланулары ачыкланган. Ђ рус монахлары — бу тљбђккђ књчерелгђч, Ык Тамагы авылын нигезлђп, шунда яшђгђннђр. Архив мђгълњматларына караганда, ул урынга руслар килеп тљплђнгђнче, элек-электђн татарлар яшђгђннђр. Вятка руслары Нократ елгасы буйлап кљймђлђрдђ йљзеп килеп кабат-кабат талаулар белђн тынгысызлаганнан соћ андагы татарлар књченеп китђргђ мђќбњр булганнар. Соћгырак гасырларда Кама елгасындагы эре пристаньнђрнећ берсе буларак танылган Ык Тамагы авылы хђзерге вакытта Менделеев районына керђ.

Архив документында исеме књрсђтелгђн Бигђй Ќљремешев (Ќљремеш Сљендекевнећ улы) Салагыш авылы янындагы кабер ташына исеме уелган Бикколныћ атасы — Бигђш булырга тиеш дип уйлыйбыз. (Бигђй џђм Бигђш — асылда Бикмљхђммђт исеменећ кыскартылган вариантлары). Чљнки кабер ташында Бикколныћ ике улы белђн бергђ Ык џђм Идел арасында шђџит киткђнлеге уелган. Елы да (1658) туры килђ. Књрђсећ, алар нђкъ менђ шул 1658 елда билђмђ љчен руслар белђн килеп чыккан низаглашу нђтиќђсендђге бђрелештђ џђлак булганнар. Элекке татар кабер ташларында «шђџит китњ» сњзенећ «кяферлђр» (руслар) белђн сугышып џђлак булучыга карата язылганлыгын да игътибарга алырга кирђк.
Архив материалларыннан књренњенчђ, бу ташны язып куйган Телђш улы Дусмђт тђ Салагыш кешесе булган икђн. Ташта уелган Дусмђт џђм архив документында теркђлгђн Дусмђмђт исемнђре — бер њк Дусмљхђммђтнећ кыскартылган вариантлары.

1660 елгы башка бер архив документында да Бигђй Ќљремеш улы белђн Дусмђмђт Телђш улы бњтђн авылдашлары белђн Ык буендагы њз билђмђлђренђ баргач, тагын руслар белђн гауга чыкканлыгы язылган. Ул чагында салагышлыларныћ тотылган биш олау балыкларын, ќиде атларын џђм чаналарын, коралларын џђм башка кирђк-яракларын руслар њзлђренђ алып, татарларны богаулап куйганнар. Ђлеге низаглы мђсьђлђне тикшергђндђ 1625 џђм 1640 еллардагы билђмђ хокукы биргђн документларда (грамоталарда) Ќљремеш Сљендек улыныћ исеме телгђ алынган. Архив чыганакларында Ќљремешнећ абыз, ягъни мулла булганлыгы да теркђлгђн.
Гомумђн, салагышлыларныћ Кама елгасы аръягындагы књп кенђ татар авылларын нигезлђњгђ турыдан-туры мљнђсђбђтлђре булуы элеккеге чорлардагы тарихи сђбђплђргђ бђйле.

Моннан 350 ел элеккеге тарихи вакыйгалар ядкаре булган ђлеге борынгы ташъязма истђлек, тарихи ђџђмияте белђн беррђттђн, њзенећ палеографик њзенчђлеклђре ќђџђтеннђн дђ кызыклы.
Ташныћ тексты гарђп язуыныћ нђсех дип атала торган тљренђ љлешчђ мљхаккакъ џђм рђйхани язуларыныћ чалымнары кушылган рђвештђ нђфис итеп уеп язылган. 11 нче џђм 12 нче юлларны тар гына (3 см чамасы кићлектђге) тасмасыман бизђк аерып тора. Бизђкнећ љске љлешендђге 1, 3-11 юллар гарђп телендђ, 2 нче юлы татарча, ђ тњбђн ягындагы ќиде юл да (12-18 юллар) тулаем диярлек татар телендђ язылган. Текстныћ 2, 4, 5, 7, 11 џђм 17 нче юлларында гарђп язуында кыска сузыкларны белдерђ торган хђрђкђ билгелђре кулланылган. Тик аларныћ кулланылуы тотрыклы тњгел. Мђсђлђн, 5 нче юлда хђрђкђлђр бик књп куелган булса, башка юлларныћ џђрберсендђ бары тик берђр хђрефкђ генђ караган хђрђкђ билгелђре бар. Болгар џђм Алтын Урда чоры кабер ташларындагы язуларда бик еш, ђ Казан ханлыгы дђвере ташларында сирђгрђк кулланылган аерым бер тљрле диакритик билгелђр («дђл», «ра» џђм «тый» хђрефлђре астына берђр нокта кую књренеше) бу ташъязмада да бар. XVII гасырга караган, безгђ билгеле бњтђн џђм аннан соћгы чор татар эпиграфик истђлеклђрендђ мондый њзенчђлекле билгелђр эш тђќрибђбездђ бњтђн очрамады. Бу ташта уелган сњзлђрнећ ахырларындагы «йа» хђрефе астына икешђр нокта кую књренеше XVIII-XIX гасырлардагы татар эпиграфик истђлеклђрендђ, сирђгрђк булса да, књренгђли. Шул ук чорларда «син» хђрефе астына љчђр нокта кую гадђте ешрак књзђтелђ. Сњзебез дђлилле булсын љчен Салагыш ташыныћ ђйтеп њтелгђн палеографик њзенчђлеклђрен тљгђл књрсђтеп китик.

Бу ташъязмада «дђл» хђрефлђренећ астына берђр нокта тугыз урында куелган. Алар: 5, 9, 11, 14-17 юлларда. Болардан 14 џђм 16 юлларда икешђр мђртђбђ.
«Ра» хђрефлђре астында берђр нокта 5, 11 џђм 17 нче юлларда куелган. Болардан 11 нче юлда љч мђртђбђ.
«Тый» хђрефе астында нокта куелган бердђнбер очрак 14 нче юлдагы «тугузда» сњзендђ.
Ташъязманыћ 1, 5, 7, 10-13, 15-17 юлларында сњз ахырындагы «йа» хђрефлђре астына икешђр нокта куелган уналты очрак билгелђнде. Шул исђптђн, 12, 13 џђм 16 нчы юлларда икешђр, ђ 11 нче юлда дњрт мђртђбђ.

«Син» хђрефлђре астына љчђр нокта кую 2, 4, 5, 7-10, 15-17 юлларда унике мђртђбђ очрый. (Сигезенче юлда ике тапкыр).
Таш текстында грамматик хаталар шактый булуын да ђйтеп китђргђ кирђк. Анда гарђп сњзлђре бозыбрак язылганнар: аерым сњзлђр џђм хђрефлђр тљшеп калган яисђ урыннары буталган, хђрефлђрнећ нокталары ялгыш куелган џ. б. Эпитафиянећ башка хаталары исђ тњбђндђгелђр.
Ташъязманыћ беренче юлында «ђл-хђййе» сњзе алдына язылырга тиешле «џуа» гыйбарђсе бљтенлђй уелмаган. Љченче юл ахырындагы «џуа» сњзе бу урында артык.

Дњртенче юлда «кљлли» сњзеннђн соћ язылырга тиеш булган «хђййе» сњзе уелмыйча калган.
Алтынчы юлда «арзи» сњзе алдындагы «би-ђйи» сњзе дђ язылмаган.
Сигезенче юлдагы «заикъђт» сњзеннђн соћ булырга тиешле «ђл-мђњт» сњзе шулай ук тљшеп калган. Шул ук юлдагы «ђн-нђби» сњзенећ «ђл» артикле уелмыйча калуы сђбђпле, «калђ» џђм «ђн-нђби» сњзлђре хаталы рђвештђ бер-берсенђ кушып язылганнар.
Тугызынчы юлдагы «фђќгалиџа» сњзе ялгыш «ф» урынына «т» белђн џђм «тђќлгалиџа» дип, артык «лђм» хђрефе љстђп язылган.
Унынчы юлдагы «мизрагъђт» сњзенећ «р» хђрефе уелмаган.

Унберенче юлда «би-игътибари» сњзенећ берничђ хђрефе тљшеп калганлыктан, бу сњз хаталы язылган.
Унќиденче юлда «даре» сњзе хаталы рђвештђ язылган. Шул ук юлда «бђкага» сњзе дђ ялгыш итеп «фђкага» дип уелган. Књрђсећ, ташны уючы, ялгыш «фђна» дип яза башлап, ђлеге сњзне бозгандыр.
Унсигезенче юлдагы «тђгалђ» сњзенећ «лђ» иќеге уелмаган.
17 нче џђм 18 нче юллардагы сњзлђрнећ урыннары њзара бутап уелган. Ягъни, 17 нче юлдагы «ли-л-фђнадин дарел-бђкага» гыйбарђсенећ «кичте» дигђн дђвамы 18 нче юлныћ ахырына язылган. Ул да хаталы итеп «киќ те» рђвешендђ уелган. Ђ 18 юлдагы «Хакъ тђгалђ» дип башланган гыйбарђнећ «рђхмђт кыйлсын» дигђн ахыргы љлеше 17 нче юлга «сикереп менгђн». Болар буталмыйча язылган очракта, дљрес итеп «дарел-фђнадин дарел-бђкага кичте» џђм «Хакъ тђгалђ рђхмђт кыйлсын» рђвешендђ уелырга тиеш булганлыгы аћлашыла. Мондый тљр хаталар борынгы дђверлђрдђге ташларда еш књзђтелђ. Хђер, хђзерге заман эпитафиялђрендђ дђ хаталар џич аз тњгел.
 
Салагыш ташъязмасындагы мђгълњматларны џђм архивларда саклана торган бай тарихи материалларны чагыштырып љйрђнњ њткђннђрдђге билгесез вакыйгаларга шактый ачыклык кертте. Бу, гомумђн, тљрле тарихи чыганакларныћ бер-берсен тулыландыруына ачык дђлил булып тора, шул ук вакытта, љйрђнелмђгђн катламнарныћ кызыклыгын џђм књплеген искђртђ.

I    Монда без куйган саннар юлларныћ тђртибен белдерђ.
II   11 нче юл астында тасмасыман бизђк уелган.
III  Бу мђсьђлђ Россия борынгы актлар дђњлђт архивыныћ 248, 1173, 1306 џђм 1324 нче фондларындагы берничђ саклау берђмлегендђ тасвирланган.
IV Бу тљбђктђге татарларныћ «башкорт» сословиесенђ нисбђтлђре турында моћарчы тђфсиллђбрђк аћлатып язганлыктан (Мђрданов Р., Џадиев И. Ђгерќе тљбђге тарихы. – Казан, 2003. – Б. 14-17; Гыйбрђт, яки Чукындыру чукмары / Кереш мђкалђ, документлар џђм искђрмђлђрне Р. Мђрданов ђзерлђде // Гасырлар авазы — Эхо веков. - 2000. - № 1/2. - Б. 105, 111), бу мђсьђлђгђ кићђеп тукталмыйбыз.
V  Игумен — православие христианнарында монастырь рђисе.


ИСКЂРМЂЛЂР:

1. Мђрданов Р., Џадиев И. «Таш архив» серлђре // Гасырлар авазы – Эхо веков. - 2002. - № 3/4. - Б. 65-75.
2. Ахметзянов М. О лексике татарских эпитафий XVII-XVIII вв. // Историко-лингвистический анализ старописьменных памятников. – Казань, 1983. – С. 75-83.
3. Мђрданов Р., Џадиев И. «Таш архив» серлђре... - Б. 72; Шулар ук. Ђгерќе тљбђге тарихы. – Казан, 2003. – Б. 102; Шулар ук. «Яшђсђћ дђ ќиџанда бер заман...» // Ђгерќем — йљрђк ќырым. – Казан, 2004. – Б. 74.
4. Ђхмђтќанов М. Тарихи чыганаклар // Идел. – 1994. – № 2. – Б. 65.
5. Мђрданов Р., Џадиев И. Ђгерќе тљбђге тарихы... – Б. 153-154.




Раиф Мђрданов,
филология фђннђре кандидаты,
Ирек Џадиев,
Татарстан Милли китапханђсенећ директор урынбасары