2008 2

«Кулыма калђм књтђреп...»

«Халыкны юк итим дисђћ, ић беренче чиратта, аныћ тарихын, ђдђбиятын, динен чагылдырган язма мирасыннан башларга кирђк», — дилђр. Чыннан да, бу сњзлђрдђ хаклык бар. Узган гасырныћ «совет халкы» ясалып килгђн бер чорында, халкыбыз динен генђ тњгел, њз тарихын, ђдђби ядкарьлђрен дђ югалта язды. Моннан њзгђртеп коруга ялганып киткђн миллђт аћы уяну џђм милли хђрђкђтнећ башлануы гына саклап калды. Лђкин књбебез љчен, ђле бњген дђ, инкыйлабкача чор куе томан эчендђ кала бирђ. Ђлифба њзгђрњ дђ књп кенђ кыенлыклар љсти. Кемнђрдер махсус, кемнђрдер њзлђре дђ сизмђстђн ата-бабаларын, нђсел-нђсђбен онытты. Ђле узган гасыр башында гына исемнђре дан-шљџрђт эчендђ йљзгђн, хљрмђт казанган шђхеслђребезнећ књбесе бњгенге кљндђ онытылып, тарих тузанына чорналып, Каф тавы артында калды. Шуларныћ берсе — Мотыйгулла хђзрђт. Ќырчы, журналист, «Ђл-Гасрел-ќђдид», «Уклар» журналларын, «Фикер», «Уралец» газеталарын чыгаручы Камил Мотыйгый џђм артист, ќырчы Галия Кайбицкаяларныћ ђтисе, шагыйрь Габдулла Тукайныћ остазы булган шђхес кем соћ ул?

Моћарчы дљнья књргђн ђдђбиятка таянып без Мотыйгулла Тљхфђтулла улыныћ Казан губернасы Зљя љязе Кече Кайбыч авылындаI 1845 (яисђ 1846) елны мулла гаилђсендђ туып, бик яшьли ятим калуын џђм авыл кешелђренећ бу зиџенле баланы Кышкар авылы мђдрђсђсенђII укырга ќибђрњлђрен белђ идек.
 
Кызык, ђ шул чор документлары бу хакта ни сљйли икђн? Татарстан Республикасы Милли архивында сакланучы 9нчы1 (1850 ел) џђм 10нчы2 (1858 ел) ревизия материалларына мљрђќђгать итеп, кызыклы фактларга юлыктык. Мотыйгулла Тљхфђтулла улы 1844 елныћ ноябрь аенда дљньяга килгђн3. Ђ 1858 елгы материаллага караганда «Мотыйгуллага 13 яшь. Ђтисе — Тљхфђтулла Нигъмђтулла улына — 50. Аныћ беренче хатыны СђрвиќамалIII Минкинага (Мотыйгулла хђзрђтнећ ђнисе. — Р. Г.) — 49, икенчесе — Хљббениса Мљстђкыймовага — 41 яшь џђм беренче хатыныннан — љч ул, ике кыз, икенчесеннђн — бер ул џђм љч кыз» булуы ачыкланды4.

Эзлђнгђн саен ак таплар артып, ачыкланасы сораулар љстђлђ тора. Килђчђктђ Г. Тукай иќатын љйрђнњче галимнђребез, аныћ укытучысы џђм тђрбиячелђренећ берсе булган, данлыклы «Мотыйгыя» мђдрђсђсенђ нигез салган Мотыйгулла хђзрђтнећ эшчђнлегенђ дђ књз салырлар дип ышанасы килђ. К. Мотыгый да бит ђтисенећ гыйльме гарузIV дђреслђрен алып баруын џђм Г. Тукайныћ шигырь турында беренче белемне Мотыйгулла Тљхфђтуллиннан алуын яза. Бљек шагыйребезнећ иќат башлангычында «адђм аћламаслык тел» белђн язуы да Каџирђдђ белем алган остазы йогынтысы тњгел микђн?

1867 нче елда Кышкар мђдрђсђсен тђмамлаганнан соћ, гыйлемгђ хирыс Мотыйгулла, XIX йљзнећ икенче яртысында ислам дљньясыныћ гыйлем учагына ђверелгђн Мисырныћ «ђл-Ђзџђр» университетына укырга китђ џђм 1868-1874 елларда шул уку йортында белем ала5. Укып кайткач, Ќаек (Уральски) шђџђрендђ кияњдђ булган апасында туктала. Каџирђдђ белем алган бу егетнећ укымышлылыгын књргђн мђхђллђ кешелђре Тњбђн оч мђчетенђ мулла булып калуын сорыйлар. Мотыйгулла хђзрђт Ќаек шђџђре мђчетендђ мулла булу белђн беррђттђн XIX йљзнећ 70 еллар ахырында «Мотыйгыя» мђдрђсђсенђ дђ нигез сала. Бу уку йорты XX йљз башында, нигездђ, кадими мђдрђсђ саналса да, љлешчђ генђ уку-укыту реформасы њткђрелеп, башкалардан хљр фикерлелеге белђн аерылып торган. Габдулла Кариев: «Дамелла Мотыйгулла хђзрђт Мисырда укыган бер галим фазыйль кеше булганлыктан, алар мђдрђсђсендђ башка мђдрђсђлђрдђге кебек вак-тљяк кысынкылыклар булмый иде. Ул заманда ић хљр мђдрђсђ алар мђдрђсђсе иде»6, — дип искђ ала. Ђлеге уку йортыныћ тарихы ныклап тикшерелмђгђн. Кадими дип исђплђнгђн мђдрђсђнећ ќитђкчесе дђ шул ук кадими карашта булырга тиеш лђбаса. Лђкин Мотыйгулла хђзрђтнећ њз балалары — Камил Мотыйгый џђм Галия Кайбицкаяларны гына телгђ алсак та, аларныћ њз чоры љчен алдынгы карашлы, ќђмгыятьнећ њзђгендђ кайнаучы шђхеслђр икђнен књрђбез.

Мотыйгулла хђзрђт белђн Гыйззенас абыстайныћ барлыгы унбиш балалары булып, ќидесе сабый вакытында вафат була. К. Мотыйгый белђн Г. Кайбицкаяга љстђп тагын бер баласын — мђгърифђтчелек рухында язучы шагыйрђ Ђминђ Мотыйгулла кызы Тљхфђтуллинаны да атап китђргђ мљмкин. Октябрь инкыйлабына кадђр чыгып килгђн «Сљембикђ» журналы битлђрендђ аныћ шигырьлђрен књрергђ мљмкин.

М. Тљхфђтуллин ир балалар белђн беррђттђн кыз балалар љчен дђ мђктђп ачучы кеше. «Вакыт» газетасы битлђрендђ «Уральскида ахун Мотыйгулла хђзрђт йортында яћа «Кызлар мђктђбе» ачылачактыр. Мљдире Мотыйгулла хђзрђт њзе булып, укыту 10 сентябрьдђн майныћ ахырына кадђр дђвам итђчђктер»7, — дигђн хђбђргђ тап булдык. Кызганычка каршы, ђлеге мђктђп ачылганмы, анда кемнђр белем алган — анысы караћгы булып кала бирђ.
 
XX йљз башында атаклы дип саналган мђктђп-мђдрђсђлђребезнећ (бигрђк тђ Татарстан ќирлегендђ булганнарыныћ) тарихы, аларныћ ќитђкчелђре џђм матди ярдђм књрсђтњчелђренећ эшчђнлеге љйрђнелеп, кић катлау ќђмђгатьчелеккђ ќиткерелде инде. Татарстаннан читтђ булган књп кенђ уку йортларыбыз, мљгаллимнђребез, аларныћ хезмђтлђре исђ бњгенгђ кадђр ныклап љйрђнелмђгђн. Ђлеге кечкенђ генђ хезмђтебез мулла, ахун џђм мљдђррис Мотыйгулла хђзрђт Тљхфђтуллинныћ тормышына бераз ачыклык кертер дигђн телђктђ калабыз. Аныћ «Шура» журналы џђм «Вакыт» газетасы битлђрендђ дљнья књргђн, дин гыйлеме мђсьђлђлђренђ багышланган берничђ мђкалђсе бар. Шуларныћ берсен, књтђрелгђн мђсьђлђнећ бњгенге кљндђ дђ актуаль булуы сђбђпле, укучыларга тђкъдим итђбез. Мђкалђ безнећ тарафтан кыскартылып, текстологик яктан эшкђртелеп бастырыла.

I    Бњгенге кљндђ бу авыл Татарстанныћ Апас районына керђ.
II   Бњгенге кљндђ бу авыл Татарстанныћ Арча районына керђ. Кышкар мђдрђсђсе XIX-XX йљз башында мђшџњр мђдрђсђлђрнећ берсе булган.
III  Ревизия материалларында: «Сарфизямал».
IV Гыйльме гаруз — шигырь тљзелеше турында белем.



ИСКЂРМЂЛЂР:

1. ТР МА, 3 ф., 2 тасв., 219 эш.
2. Шунда ук, 353 эш.
3. Шунда ук, 261 кгз.
4. Шунда ук, 353 эш, 502 кђгазьнећ арткы ягы – 503 кгз.
5. Коръђне Кђрим тђрќемђсе хакында // Шура. – 1912. – № 10. – Б. 293.
6. Кариев Г. Габдулла Тукаевныћ Уральскидагы тормышы // Тукай турында хђтирђлђр. – Казан, 1976. – Б. 43.
7. Дахили хђбђрлђр // Вакыт. – 1907. – № 216.

Коръђне Кђрим тђрќемђсе хакында

Коръђне Кђрим тђрќемђсе хакында тљрле газеталарда тљрле мђкалђлђргђ тђсадеф иттекемнђн, кђндемђ тђрќемђ тарафдары идекемне белдерњдђн катгы нђзар, тђрќемђи Коръђннећ лљзњмен бђян тарзында, кулыма калђм књтђреп, тњбђндђге сњзлђремне язмая ибтидар ђйлђдем. «Ђл-Коръђн» кяффђи мљселманнарныћ иман килтермеш, мљкаддђс китаплары улдыгыннан, ќђнабе рисалђтпђнаџ ђфђндемездђ кяффђи ђбнаи бђшђргђ рђсњл улдыгыннан, бљтен ќир йљзендђ ничђ-ничђ бић лисаннар кулландыгыннан, [...] Казан татар-тљреклђре, рус, инглиз, франса, америка, џинд, фарис вђ башка лисаннара улсын, тђрќемђ ителеп, безлђрђ «Коръђн» нђ ђмер итђ вђ нђдђн нђџи итђ, нинди мђгарифкђ кызыктыра, вђ нинди дога-вђгазь нђсыйхђт итђ, нинди ђхсђнел-кыйсаслар, вђ нинди тарихе мљкаддђслђр бђян итђ, шунларны бер-бер тђфсыйлђн Коръђн васитасы илђ џђрбер ђфраде мљэмин-мљселманнарга белмђк фарыздыр.

Њйлђ исђ, кяффђи бђни бђшђрнећ њз лисаннарына тђрќемђ ителмђктђ китабымыз Мљкаддђс Коръђннећ мђгънђи шђрифене џич тђ аћламаеп йљрмђкемез, ђлбђттђ, безем бђдбђхетлектђн наши бљек гаеп вђ бљек рђзалђт улмакында кем тђрђддет вђ кем шљбџђлђр итђр?..
Вђл-халђте џазиџи безем фазыйле мљхтђрђм Муса ђфђнде Ќарулла џђм дђ Зыя ђфђнде ђл-Камалилђр тарафыннан татарчага Коръђн тђрќемђ ителђчђк дия, хђбђрлђр ишетелдектђ безем [...] такырлар «Коръђннећ мђгънђсен белњ нигђ кирђк?» — дигђн кеби Коръђн тђрќемђ ителмђсен вђ аны басарга рљхсђт бирелмђсен дия, галђл-гомйа ќаџиланђ вђ дђлилсез каршы торганнары ишетелде вђ књрелде.

Ќђнабе рђсњл џђр кљррђт ђрыздагы бђни бђшђргђ пђйгамбђр ителеп ќибђрелмеш улдыгыннан џђр кангы миллђт улса улсын, Китабе Мљкаддђс тђрќемђ ителдектђ мђгънђи Коръђнне аћлап, пђйгамбђрнећ Коръђн илђ књстђргђн хљкемнђренђ тљшенер, васыяте нљбњвђт тђ анлара васыйль улмыш улып, пђйгамбђре зи-шаны тђсдыйк вђ икърар итђрлђр џђм итмђктђлђр.
Коръђн могќизаи баџирђ улдыгыннан пђйгамбђрлђремез хаклыгына олуг дђлил вђ борџане ђкбђрдер. Фђкать мђгънђсе белмђян ђлфаз кангы кавемгђ нисбђт илђ улса да, диз-биз-ќђсђкъ-бђсђкъ кабиленнђн белемсез бер сада улыр. Шуныћ љчен улса кирђк, књп вакытта татар-тљреклђремез Коръђн укылдыкта хур-хур йоклап, мыш-мыш калка-калка дыћламакталар. Ђмма Гарђбестанда бам-башка.

Бђн кђндем: ђл-Каџирђдђ ќамигыль-Ђзџђрдђ алты сђнђ тђрбия ителдекем ђснасында гарђплђрнећ Коръђн укылдыкта тыћламакларын, гаять нђшатлы сурђттђ књреп, тђгаќќептђ калыр булдым. Вакыф сђктђлђрендђ дыћлаучылар бер агыздан ќђџрђн исме Илаџи тђкрарлап кари ђфђндея алкышлап торалар, бђгъзан дђџшђтле аятьлђр укылдыкта [...] кђлимђи тђњхид иќра итђрлђр. Бу нидђн бљйлђ? Ђлбђттђ, Коръђне Шђрифнећ мђгънђсен џђр кеше аћлаганлыктандыр.

Коръђн укылдыкы мђќлеслђрдђ берничђ аять укылдыкы кеби, галђл-фђвер кари ђфђнде шу аятьлђрнећ тђрќемђсендђ татар абзыйларына укып бирмђк лязимдер. Бу тђкъдирдђ ђџалие мђќлес ђсраре Коръђннђн бераз хђбђрдар улыр иде. Лђкин ђксђре муллалар њзлђре дђ мђгънђи Коръђннђн хђбђрдар дђгеллђр.
Бђгъзе тарафтан язылмыш мђкалђлђргђ караганда: гњя безлђр Коръђн тђрќемђсене белмђк илђ мљкђллђф дђгелмез имеш. Бу сњзлђр џич тђслим кылыначак сњз дђгелдер. Рђсњле ђкрђм анчак гарђплђргђ генђ килмђмештер, аныћ илђ ќибђрелмеш Китабе Мљкаддђс гарђби лисандыр, бу казыя њз-њзенђ, тђрќемђи Коръђн фарыз идекене нђтиќђ вирер кыястыр.

Сђйиде кяинат ђфђндемезнећ кайсар, малике Фариска вђ гайрелђргђ язган мљбарђк мђктњплђре гарђби иде. Мђгълњм ки, кайсаре Рум — гарђп дђгел. Малике Фарис кисраи Фарис иде. [...] Ђлбђттђ, тђрќемђсе њзлђренђ лязим идекен белдермеш. Ушандак: Коръђн тђрќемђсе безем њземезђ хђвалђ иделмештер. Тђрќемђсез без татар-тљреклђре нђ асыл аћлаялым. Нђ асыл гыйбадђт идђчђкмез, нинди хљкемнђр белђчђкмез? [...]
Бђгъзелђр яза: «Тђфсирлђр бик књп», — дип. [...] Лђкин гарђби тђфсирлђр, Коръђннећ њзеннђн ђллђ никадђр агыр улып, тљрле фђннђргђ кереп киткђннђр: тђфсирлђрендђ нђхњ сљйлђп, мантыйк сљйлђп [...] максаттан ерак китеп, тђрќемђи Коръђнне эзлђп табып булмас дђрђќђсенђ илтеп куйганнар, чар-начар мђгънђи Коръђн беленмђй шул кљенчђ калуга сђбђп улмышлардыр.

Безем Коръђн татар-тљреклђре тарафыннан тђртип иделмешлђре дђ, ниџаять дђрђќђдђ мљкаллидлеклђреннђн, Коръђне Шђрифтђ џич юк сњзлђрне, мђгънђсе арасына кушып бардыкларыннан пђк тђ рђваќле дђгеллђрдер.
Хђзерге мђйданга чыгачак дия кљтеп тордыкымыз тђрќемђ лисане гарђбийе ана лисаннары кеби билђн зђвате мљхтђрђмђлђр: фазыйль Муса Ќарулла, Зыя ђл-Камали ђфђнделђр тарафыннан чыкдыкыннан љметемездер ки, иншаллаџ, тђрќемђ, вђ ие тђрќемђи Коръђн, улыр. Ќан вђ дилдђн, бер кљн ђњвђл чыксалар иде дия, хђтме кђлям итђм.
Уральски шђџђрендђ сабикъ ахунд мулла Мотыйгулла Тљхфђтуллин.
Шура. – 1912. – № 10. – Б. 293.

СЊЗЛЕК:

Ђбнаи бђшђр — барча кешелђр.
Ђксђр — књпчелек.
Ђлфаз — сњзлђр.
Ђсраре Коръђн — Коръђн серлђре.
Ђфрад — кешелђр.
Ђхсђнел-кыйсаслар — гњзђл хикђялђр.
Ђџалие мђќлес — мђќлестђ катнашучылар.
Бам-башка — бљтенлђй башка.
Бђгъзе — кайбер.
Бђдбђхетлектђн наши — бђхетсезлек аркасында.
Бђн кђндем — мин њзем.
Белдерњдђн катгы нђзар — белдерњдђн башка.
Бић — мећ.
Борџане ђкбђр — ышандыру љчен китерелгђн ић зур дђлил.
Вакыф сђктђлђре — Коръђн укылганда билгеле урыннарда тотылырга тиешле паузалар.
Васыйль улу — ирешњ.
Васыяте нљбњвђт — пђйгамбђрлек.
Вђл-халђте џазиџи — хђзерге вакытта.
Галђл-гомйа — сукырларча.
Галђл-фђвер — ашыгычлык белђн, ашыгып.
Дил — књћел.
Ќђнабе рисалђтпђнаџ ђфђндемез — пђйгамбђребез.
Ќђџрђн — кычкырып.
Зђват — затлар.
Зи-шан — шанлы, данлыклы.
Ибтидар итњ — (берђр эшкђ) керешњ.
Ие тђрќемђ — яхшы тђрќемђ.
Иќра итњ — њтђњ, башкару.
Казыя — мђсьђлђ.
Кайсар — император.
Кангы — кайсы.
Кари — укучы.
Кђлимђи тђњхид — «Лђђ илђџђ иллђ-ллаџ» дип ђйтњ.
Кисра — исламга кадђр Иран хљкемдарларыныћ гарђби титулы.
Китабе Мљкаддђс — Коръђн.
Коръђн васитасы илђ — Коръђн аша.
Кљррђте ђрыз — ќир шары.
Књстђрњ — књрсђтњ.
Кыяс — мисал.
Кяффђ — бљтен.
Лисан — тел.
Лљзњм — кирђклек, тиешлек.
Лязим — тиеш.
Малике Фарис — Фарсы дђњлђтенећ ќитђкчесе.
Могќизаи баџирђ — ачык књренеп торган (шиксез) мозќиза.
Мљкаддђс — изге, бљек.
Мљкаллидлек — иярњчелек.
Мљкђллђф — йљклђтелгђн.
Нђ асыл — ничек.
Нђхњ — биредђ: гарђп теле синтаксисы.
Нђџи итњ — тыю.
Нђшатлы — актив.
Рђваќле дђгеллђр — таралмаганнар.
Рђзалђт — хурлык, тњбђнлек.
Рђсњле ђкрђм — Мљхђммђд пђйгамбђр.
Сабикъ — ђњвђлге.
Сада — тавыш.
Сђйид кяинат ђфђндемез — пђйгамбђребез.
Тђрђддет — икелђнњ.
Тђсадеф итњ — очрату.
Тђфсыйль — тђфсыйльлђп аћлату.
Фазыйль — игелекле, укымышлы.
Хђвалђ итњ — тапшыру.
Чар-начар — телђсђ дђ, телђмђсђ дђ.


Текстны басмага
тарих фђннђре кандидаты
Рафилђ Гыймазова
ђзерлђде