2008 2

Чырагы нур сибђ бњген дђ (Таќетдин Ялчыголныћ тууына 240 ел)

Кырлай авылыннан Ќаек (Уральски) каласына алырга килгђндђ «мин ян тђрђзђ тљбендђ “Рисалђи Газизђ” укып утыра идем», — дип язып њтђ Г. Тукай њзенећ «Исемдђ калганнар» ђсђрендђ.

Џђр китапларныћ арасында
Сљеп укыганым «Газизђ»
Салкын йљзлђрдин, ќаман сњздин
Бђнем ќан гынаем да бик бизђ.

Таќетдин Ялчыгол.

1860 нчы елларга караган бер кулъязмада ђнђ шундый юллар бар. Биредђ дђ сњз шул ук «Рисалђи Газизђ»I китабы турында бара.
Филология фђннђре докторы, профессор Габдрахман Таџирќанов: «Рисалђи Газизђ» кулъязма килеш бик књп таралудан тыш ђллђ ничђ тапкырлар басылган да, џђм ул дистђлђрчђ мђртђбђлђр нђшер ителгђн «Кыйссаи Йосыф», «Кисекбаш», «Бђдђвам», «Нђсихђт-ђс-салихин», «Рђњнђкъ-ђл-ислам» китаплары белђн бергђ авыл мђдрђсђлђрендђ дђреслек булып хезмђт иткђн»1, — ди.

Г. Рђхим белђн Г. Газиз дђ аны «безнећ татарныћ бик яратып укый торган китапларыннан берсе»2, — дилђр. «Казан утлары» журналыныћ 1966 елгы 1 санында Н. Исђнбђт язуына караганда, бу китап Таќетдин Ялчыгол угылы тарафыннан язылган.
Кем соћ ул Таќетдин Ялчыгол?

Аныћ турында элек тђ, хђзер дђ матбугатта мђгълњматлар чыгып тора. Ул Ш. Мђрќани, Р. Фђхретдинов кебек мђшџњр галимнђрнећ игътибарыннан читтђ калмаган. Ђдђбиятчылардан Г. Рђхим, Г. Газиз аныћ иќатын љйрђнгђннђр. Соћгы чорда А. Фђтхи, М. Госманов, Х. Мићнегулов, М. Ђхмђтќанов, М. Гайни-Лабити хезмђтлђрендђ Таќетдин Ялчыгол иќаты чагылыш таба. Башкортстанда Ђ. Харисов, И. Галђветдинов џђм башкалар аныћ хакында, ђсђрлђренећ теле турында язып чыктылар.

Г. Ибраџимов аны «ике халык арасыннан чыккан», ягъни татар џђм башкорт халкы арасыннан књтђрелгђн ђдиплђр рђтендђ искђ ала3. Г. Рђхим џђм Г. Газиз тарафыннан тљзелгђн «Татар ђдђбияты тарихы»нда аныћ турында књп мђгълњмат бирелсђ дђ, аларныћ шактый тљгђлсезлеген књрсђтергђ кирђк. Мђгълњм булганча, Таќетдин Ялчыгол њзен «Рисалђи Газизђ» китабында «аз азыклы, књп языклы Кљдђй халкыныћ галиме» дип атый. Шуннан чыгып Г. Рђхим белђн Г. Газиз «Кљдђй» Таќетдиннећ «ихтимал мулла булган авылыныћ исемедер»4, — дилђр.
Профессор Г. Таџирќанов та «Кђди халкыныћ» дигђндђ бу сњз артына сорау билгесе куя. Ђ Ђ. Харисов китабында ђлеге сњз юл хђрефеннђн башланган «гидай» сњзенђ ђверелгђн. Монда инде «гидай» — телђнче, хђерче, саилче, ярлы дигђннђрне аћлата, ягъни Таќетдиннећ ниндидер ярлы, хђерче халыкныћ галиме дип аћларга тиеш булабыз.

Чынлыкта исђ, Кљдђй бер ыруныћ исеме. Мђсђлђн, XVII-XVIII гасырларда бу ыру дњрт нђселне: Тљрекмђн Кљдђй, Урман Кљдђй, Шайтан Кљдђй џђм Бђлђкђй Кљдђй нђселлђрен берлђштергђн. Берничђ йљз элек бу ыру Ђй елгасы буенда яшђгђн Ђйлелђр составына кергђн. Ђйле ыруыныћ шђќђрђсенђ караганда, Т. Ялчыголныћ дистђлђгђн тљп бабасы ђнђ шул Ђй елгасы буенда тереклек кылганII.
Аныћ хакында безгђ мђгълњм булган биографик мђгълњматлар бай булмасалар да, алар бу шђхесне асылда аћлау џђм аны њзе яшђгђн иќтимагый шартларга куеп, шул чор сыйныфларыныћ ихтыяќлары белђн бђйлђнештђ караганда, аныћ тормышыныћ тљп мђгънђсен дљрес билгелђњ љчен ќитђрлек дип ђйтђ алабыз.

Тормыш тљрле џђм катлаулы булган кебек, тарихи шђхеслђрнећ дђ язмышы катлаулы џђм тљрлечђ. Кайчакта шулай була ки, аларныћ кайберлђре турында ђйтелергђ тиешле ућай фикерлђр ђйтелмичђ кала. Чљнки аларны ђйтњдђн ђлеге шђхеслђрнећ шђхси тормышларындагы кайбер нюанслар тоткарлый.

Соћгы вакытта Таќетдин белђн дђ шулайрак килеп чыкты. 1972 елны Казанда чыккан М. Госмановныћ «XVII-XVIII гасыр татар тарихи чыганаклары»

Таќетдин Ялчыголныћ шђќђрђсе.

дигђн китабында «Тђварихы Болгария» ђсђренђ багышланган бњлектђ язучыга карата тирђн эзлђнњсез бирелгђн бђя нђтиќђсендђ, Таќетдинныћ «ачы бал эчеп кинђт кенђ њлње турында»гы хђбђре — «исерек хђлендђ њлгђн» дигђн «сенсация»гђ ђйлђнђ. Ђйдђгез, асылына тљшенеп карыйк. Ш. Мђрќани аныћ турында болай яза: «Сђяхђте вакытында дусларыннан берђњнећ йортына кереп эчђргђ сорады, љй хуќасы ачы бал китереп биреп, шуны эчеп кинђт кенђ Имђнле исемле авылда вафат булып, каберлегендђ књмелде»5. Р. Фђхретдинов Таќетдиннећ 1838 елныћ 26 июнендђ (Џиќри белђн 1254 ел, рђбигыль-ахир аеныћ 14нче кљнендђ) њлњен генђ яза6. Вафатыныћ ни сђбђптђн икђнен телгђ алмый. Югыйсђ, ул да бит Ш. Мђрќанине кабатлый алгандыр. Мђсьђлђ монда катлаулырак. Ќимешле агачка таш аталар дигђндђй, њзе муллалык иткђн авылдан 30-40 чакрым читтђ кинђт кенђ њлгђнлектђн, заманында аныћ њлње хакында тљрле авылда тљрле хђбђр таралган. Шундый хђбђрлђрнећ берсе: исереп, эчеп њлње хакындагысы Таќетдинне књрђ алмаган муллалар, мљђззиннђр тарафыннан књпертелеп ќибђрелње дђ гаќђп тњгел. Мљгаен, ђнђ шундый хђбђр Ш. Мђрќанигђ да барып ишетелгђндер. Ђ инде айлар, еллар њткђч, хакыйкать љскђ чыккан џђм Р. Фђхретдинов дљреслекне аћлаган хђлдђ, мђсьђлђне књпертеп торуны кирђк тапмаган, шућа књрђ аныћ кайсы авылда, кайчан њлње турында гына хђбђр иткђн.

1914 елныћ 27 апрелендђ «Шура» журналына ќибђрњ љчен язылган «Мљдафђга»даIII: «...Зђй буе тарафларына барып кайтканда Таќетдин Имђнлебаш дигђн авылда Габдессђлам дигђн бер танышына кунарга керђ. Иртђн намазга барып кайтканнан соћ, алар чђй эчђргђ утыралар. Шунда бер касђ чђй эчеп, ђллђ нигђ кђефем њзгђреп тора ђле дип ястыкка таянып тора џђм озак та тормый њлеп тђ китђ», — дип язылган. Аны Югары Мђлем авылыныћ имамы, Таќетдин оныкларыннан берсе Џидиятулла Таќетдинов бабасыныћ њлемен њз књзлђре белђн књргђн Вђлид дигђн кеше авызыннан њзе ишеткђн буенча язган.

Менђ болардан чыгып, без Т. Ялчыголныћ кинђт кенђ њлњен ђйтђ алабыз.
Тарихтан билгеле булганча, Таќетдин яшђгђн дђвердђ бигрђк тђ тљрки халыклар арасында феодализмга хас йомыклык, караћгылык, томаналык џђм дини фанатизм бик нык хљкем сљрђ. Патша Россиясе алып барган реакцион сђясђт татар џђм башкорт халкындагы иќтимагый фикер њсешен нык тоткарлый. Халык массалары реаль тормышта аз гына да бђхет чаткылары ђсђрен књрмђгђч, чын бђхетне, рђхђтне — хыялый теге дљньядан љмет итђ. Суфыйчылык, ишанлык кебек књренешлђрнећ тамыр ќђюен дђ нђкъ ђнђ шуныћ белђн аћлатырга кирђк.
Табигый, замандашларыныћ књпчелеге шикелле, Таќетдин дђ њзенећ дљньяга карашы белђн идеалист. Аныћ карашыныћ нигезен ислам идеологиясе тђшкил итђ. Ул ќирдђге тормышны «фани», хыялдагы теге дљньяны «бакый» — «мђћгелек» дип тану принципларыннан чыгып эш итђ. Шул ук вакытта аныћ иќатында дљньяви фикерлђр дђ књп.

Таќетдин 1768 елда туа, яшьлек елларын туган ќиреннђн читтђ њткђрђ, димђк, тормышка мљнђсђбђте дђ туган ќиреннђн читтђ формалаша. Шућа књрђ аныћ идеялђрен, фикерлђрен тулырак аћлау љчен ул гизгђн џђм булган дђњлђтлђрнећ шул чордагы хђлен љйрђнергђ кирђктер.
Без аныћ кайда џђм књпме торуы хакында нигездђ њзе язганнарга таянып фикер йљртђбез. «Тђварихы Болгария» дигђн ђсђрендђ («Тарихнамђи Болгар» исеме белђн дђ билгеле) ул њзенећ шђќђрђсен яза. Бу ђсђр безгђ теге яки бу дђрђќђдђге тарихи чыганак буларак кына тњгел, авторыныћ њзе турында китергђн мђгълњматлар ќђџђтеннђн дђ кызыклы. Дљрес, ђлеге хезмђтендђге шђќђрђ 1897 елда М. Љметбаевныћ «Ядкарь» дигђн китабында басылып чыккан. 1960 елда Уфада басылган «Башкорт шђќђрђлђре» дигђн китапта (тљзњчесе Р. Г. Кузеев) бу шђќђрђнећ бераз њзгђртелгђн, 1912 елда кулдан књчерелгђн варианты «Башкортларныћ ђйле ыруы шђќђрђсе» исеме астында бирелгђн.

Казан дђњлђт университетыныћ Н. И. Лобачевский исемендђге фђнни китапханђсенећ кулъязмалар бњлегенђ татар археографы С. Вахиди тупланмасыннан кергђн бер кулъязмадагы (587 сакл. бер.) шђќђрђдђ Таќетдиннећ њзе турында тагын да тулырак мђгълњмат китерелгђн.
М. Љметбаев џђм С. Вахидилђрдђ китерелгђн шђќђрђдђ Таќетдиннећ читтђ атасы белђн бергђ 17 ел 8 ай 3 ќомга (атна) булганы язылган. Шуныћ 14 елын ул Дийарбђкердђ (Тљркиядђ) хаќга киткђн ђтисен кљтеп уздыра.

Ђлбђттђ, њткен зиџенле Таќетдин кул кушырып кына ятмаган, ул њзлегеннђн књп укыган, мђдрђсђлђрдђ дђреслђр тыћлаган џђм њзе дђ дђреслђр бирерлек булып љлгергђн. Бу ќђџђттђн филология фђннђре кандидаты кавказлы С. Акбиевнећ: «Ђйтик, 1768-1838 елларда Жаксай шђџђрендђ Таќетдин Ялчыгол исемле татар мљгаллиме укыткан»7, — дип язып чыгуы ђџђмияткђ ия. Дљрес, бу даталар Таќетдинныћ туу џђм њлњ вакытын књрсђтђлђр. Аныћ Жаксайда XVIII гасырныћ 80нче еллары тирђсендђ укыткан булуы мљмкин. Ђмма ни генђ булмасын, 15-16 яшьлек Таќетдиннећ кумык балаларыныћ мљгаллиме булуы игътибарга лаек. Бу ућайдан Ђ. Харисовныћ «Башкорт халкыныћ ђдђби мирасы» дигђн китабындагы бер искђрмђне искђ тљшерик. Анда сњз М. Љметбаевныћ югарыда телгђ алынган китабында Т. Ялчыгол турында язылган мђгълњматлар турында бара: «М. Љметбаев (ђ аћа карап Р. Фђхретдинов) Таќетдинныћ атасы 1200 (1785) елда њлгђн дип књрсђтђ. Ђмма бу дата Таќетдин Ялчыголов хакындагы башка биографик мђгълњматлар белђн ярашмый. Љметбаев китергђн датага караганда, атасы њлгђндђ Таќетдинга 18 яшь була, ђ шул гомер эчендђ инде ул Дагстанда да укыган, Дийарбђкер каласында да 14 ел торган, аннан соћ атасы белђн бергђ 4 елга якын сђяхђттђ йљргђн! Монда йђ Ялчыголныћ њлгђн елы дљрес ђйтелмђгђн, йђ Таќетдиннећ Дийарбђкер каласында укыган вакыты арттырып књрсђтелгђн (14 ел тњгел, ђ 4 ел гына булуы бик мљмкин)».

Ђ. Харисовныћ шиге дљрес, ђлбђттђ. Ђмма биредђ гаеп М. Љметбаевта тњгел. Таќетдиннећ ђтисы Ялчыголныћ 1200 (1785) елда вафат булуында шигебез юк, чљнки ул «Рисалђи Газизђ» дигђн китабын 1806 нчы елны тљгђлли џђм аны буйга ќиткђн, укый-яза белђ торган кызына багышлый. Таќетдин ђтисе њлгђч кенђ љйлђнђ џђм кызы ђлеге китап тљгђллђнгђндђ 15-20 яшьлђрдђ булгандыр дисђк, ђтисе 1785-1800 елларда њлгђн дигђн нђтиќђгђ килђбез.

«Башкорт шђќђрђлђре» (Љфљ, 1960) китабында «1708 Таќетдиннђн Бђџаветдин тугмышдыр. Сиксђн ќиденче [елында њлде]. Бђџаветдин хђзрђтлђрдер» дигђн юллар бар. Кушымтада ђлеге шђќђрђнећ фотокопиясе бирелгђн. Анда шакмаклы ќђя эчендђге сњзлђр юк. Минемчђ, сиксђн ќиде (1887) Баџаветдинныћ њлњ вакытын дљрес књрсђтђ. Димђк, ул Ялчыгол бабасы њлгђннђн соћ туган булып чыга. Ђтисе Таќетдин хђзрђт њлгђндђ ул инде бишенче дистђне тутырып килгђн.

Сђет Вахиди тупланмасыннан кергђн кулъязмадан књренгђнчђ, Таќетдин Ялчыголныћ 4 малае, 3 кызы булган (Бђџаветдин, Ќђлалетдин, Шђрхенетдин, Госаметдин, Бибинђфисђ, Газизђ, Ќђмилђ). Бђлкем ђле Газизђ ић љлкђне дђ булмагандыр. Боларны искђ алып торуныћ кирђге булмас та иде, лђкин безгђ Таќетдиннећ ничђнче елны туган якларыннан ђтисе белђн чыгып китњен ачыклау бик мљџим. Кызганычка каршы, мђсьђлђнећ бу ягына моћа кадђр беркем дђ игьтибар бирмђгђн.
Ышанганыбызча, Таќетдинныћ ђтисе џиќри 1200 елда, ягъни хђзерге ел исђбе белђн 1785 елда вафат була. Без бу датадан аларныћ сђфђр елларын алып ташласак, Таќетдин белђн атасыныћ 1767-1768 еллар тирђсендђ читкђ чыгып китњлђрен исђплђп чыгарабыз. Лђкин 1768 елда Таќетдин дљньяга гына килгђн. Ђтисе њлгђндђ аћа нибары 17-18 яшь кенђ була. Ђтисе књкрђк баласын ияртеп чыгып китмђгђн, билгеле. Хикмђт нђрсђдђ соћ? Безнећчђ, бу фђкать китап књчерњчелђр ялгышы.

Ђлеге шђќђрђлђрдђ ђйтелгђнчђ, Таќетдин Тљркиянећ Дийарбђкер шђџђрендђ ђтисен 14 ел тњгел, ђ 14 яшенђ кадђр, яки Ђ. Харисов икелђнеп кенђ књрсђтеп њткђнчђ, 4 ел гына кљткђн булуы бик мљмкин.
Књп дигђндђ Таќетдин Дийарбђкердђ ђтисен 5-6 ел кљткђн булуы ихтимал, икенче тљрле ђйткђндђ, аларныћ Кавказ-Тљркия якларында 8-9 ел йљреп кайтулары мљмкин. Шулай фараз кылганда Таќетдингђ ђтисе белђн читкђ чыгып киткђндђ 8-11 яшь була. Ягъни бу 1775-1777 еллар тирђсенђ туры килђ.
Моћа хђзергђ ачык дђлиллђр юк. Алга таба Таќетдин шђќђрђсенећ яћа књчермђлђре, тђрќемђи хђленђ караган яћа язмалар табылу гына моћа ачыклык кертђ ала. Ђмма Таќетдин нђселенећ бњгенге вђкиллђре арасында яшђп килгђн бер риваять безнећ фикеребезне куђтли тљшђ. Алар њзлђренећ ерак бабаларыныћ (ягъни Таќетдин ђтисенећ) «Пугачау явында» катнашуын џђм ђлеге восстание бастырылгач, 1775 елларда ќђзадан качып Кавказ ягына чыгып китње турында сљйлилђр.

Таќетдин Ялчыголныћ Коръђне.

Таќетдиннећ њзе турында кайбер мђгълњматлар аныћ «Рисалђи Газизђ» дигђн китабында да бар. Бу китап 1796 елда язылган џђм њз дђверендђ књчерелђ-књчерелђ халык арасында кић таралган. Ул Бохара суфые Аллаярныћ (1713 елда вафат) «Сљбател-гаќизин» (Кљчсезлђрнећ ныклыгы) исемле шигъри ђсђренђ комментарий (шђрех) рђвешендђ язылган. Китап исламны тануга џђм тотуга, аныћ тарихына, ахирђткђ багышланган. Бер њк вакытта бу ђсђрдђ дљнья тормышына, ђдђп-ђхлакка карата да фикерлђр ђйтелгђн, мђсьђлђне тулырак яктырту љчен хикђятлђр китерелгђн. Боларныћ књбесен Таќетдин њзе љстђгђн. Бђлкем нђкъ менђ шуныћ љчен дђ Ш. Мђрќани «Рисалђи Газизђ» авторыныћ «Сљбател-гаќизин»не ялгыш шђрехлђве турында сњз алып барадыр.

Мђгълњм булганча, Аллаярныћ борынгы Идел буе тљркисенђ шактый якын, лђкин њзенђ генђ хас њзенчђлеклђре булган «чыгтай шивђсендђ»IV язылган бу ђсђренђ Утыз Имђни дђ 1782 елда гарђпчђ шђрех яза.
Лђкин тегесе дђ, бусы да кић массага рђхђтлђнеп аћларлык булмый. Кешелђрнећ бу ђсђрне ана теллђрендђ аћлатып бирње турында ялваруына Газизђ исемле кызыныћ њтенече дђ љстђлгђч, Таќетдин бу китапка аћлаешлы тљрки телендђ тђфсилле аћлатмалар бирђ. Бу китап шул чор мђктђплђрендђ тел-ђдђбият дђреслеге сыйфатында кулланылып йљргђн. Язылып кырык елдан артык вакыт њткђч, (хђтта Таќетдин њзе њлеп 9 ел узганнан соћ гына) ул 1847 елда Петербургта басылып чыга. Казан император университеты типографиясендђ 1850 елда басыла џђм шуннан соћ Казанда књп мђртђбђ (соћгысы 1916 елда) бастырылып таратыла. Аныћ В. И. Ленин исемендђге Бљтенсоюз китапханђсендђ ундњрт басмасы саклана. «Рисалђи Газизђ»нећ язылу формасы эчтђлегенђ тулысынча туры килђ. Ђгђр дђ шигъри калыпта язылган Аллаяр тексты кљйлђп укыганда илаџилык тљсе алып хискђ тђэсир итсђ, Таќетдин комментарийлары аз гына булса да дљньяви фикерлђњне кузгатып ќибђрђлђр. Бу китапныћ халыкта књп таралуына џђм аныћ яратылып укылуына ђнђ шул сђбђп тђ инде. Чљнки ул чын мохтаќлыкта џђм караћгылыкта яшђгђн кешелђргђ ђзме-књпме рухи азык биргђн, якты тормышка љметлђрен љздермђгђн.

Таќетдин Ялчыгол проза љлкђсендђ дђ, шигърияттђ дђ шактый хђбђрдар булган. Ул, милли ђдђбиятыбызда беренчелђрдђн булып, татар кыллы инструментларына игътибар итђ. Мђсђлђн, Таќетдиннећ Сарман районында табылган бер кулъязма ђсђрендђ татарлар арасында кић таралган гљслђ, скрипка, думбра џђм ђрилђнећ рђсемнђрен бирње карашларыныћ кићлеге, татар мђдђнияте белђн якыннан таныш булуы турында сљйли8.

Таќетдин нђселе кешелђре тапшырган иске кулъязмалар арасыннан табылган шигырьлђр арасында улы Ќђлалетдин хђзрђт язган бер шигырь аеруча игътибарга лаекV. Ул Таќетдин њлгђннђн соћ язылган. Џђр ике юллыкныћ беренче юлы баш хђрефлђрен бергђ ќыйсаћ «Вђлђд Таќетдин» дигђн сњз килеп чыга. Ђлеге телестихтаVI Таќетдингђ реаль бђя бирелгђн. Бу шигырьдђн аныћ Зђй буенда берничђ еллар йорт-ќир белђн тереклек итње, балаларыныћ Кызыл илдђ (ягъни Кызыл Чапчакта) њскђнлеге, Таќетдиннећ исеме танылган булуы, бер њк вакытта аныћ диндар икђнлеге, књп китаплар љйрђнеп белем алуы џђм зур омтылыш белђн дђрес бирње ђйтелгђн. Шул ук вакытта дљньяны сљймђве џђм ђџлене (биредђ ил тњрђлђрен дип аћларга кирђктер) дус тотмавына басым ясалган. Бу юллар Таќетдиннећ «Рисалђи Газизђ»гђ язган кереш сњзендђ њзе турында «адђмилђр арасында дошман тотылган, барча эшне Ходага тапшырган» дигђн сњзлђре белђн аваздаш яћгырыйлар.

Таќетдин Ялчыгол џиќри 1240 елда Югары Мђлем авылына књчеп килгђч язган џђм «Тђфсире Сидрђт ел-мљнтђџа» дип аталган «Џђфтияк» тђфсиренећ бер кулъязма нљсхђсендђ шагыйрь џђм књренекле рухани Гали Чокрыйныћ (1828-1889) њзенећ шђкертлђре џђм укучылары љчен язылган бер шигыре теркђлгђн. Ул заманында шактый танылган дин ђџеллђрен олылап язылган. Яртысыннан књбесе Таќетдин хђзрђт турында.

Нљссхан ли-туллабиџи вђ тђлямизђтиџиVII

Яраннар, булмагыз бикар тђэлифтђ
Тырышыћ булсаћыз Румда, Хђлђбтђ.
Утыз Имђндђ мулла Габдерђхим
Утырып тњзмђгђн, тљзегђн мђназыйм.

Симђктђ Шаџиђхмђт мљштђџирећ
Сљялеп ятмамыштыр, бђрык дђйярдећ.
Дђхи Чђлђби дђйяры мулла Ђхмђт
Даны чыкты тырышмакдин бђлягать.

Газизђ сахибе мулла Таќетдин
Љязгђ ат чыгарды ќђџедњ ќђџеддин.
Аныћ тђдрис заманында љендђ
Чирагы сњнмђгђн дирлђр тљнен дђ.

Тљне-кљне џђр каю фђндин китабы
Тљзђтеп ђйлђмешдер мљстђтаби.
Ничђ табда рисалђ ђйлђмешдер,
Ничђ мљшкилне тђсџил ђйлђмешдер.

Тияр аныћ кђмалинђ берђњсе
Шђкђр-балдыр хђлвият дђ барысы.
Аныћ каны нђвалендин ничђ гам
Алыр бђџрђ ничђ ай да, ничђ гам.

1785 елны ђтисен хђзерге Мамадыш районына кергђн Кече Сљн авылында ќирлђгђннђн соћ Таќетдин Кама аръягына чыгып шунда тљплђнеп кала. Моныћ њз сђбђплђре бар. Беренчедђн, аћа ђтисе кабере тирђсеннђн ерак китмичђ йорт-ќир белђн яшђргђ џђм елына ике мђртђбђ каберенђ зират кылырга васыять итђ. «Тђварихы Болгария» ђсђрендђге шђќђрђдђн књренгђнчђ, «Шартларымны њтђмђсђћ ђбђд разый дђгелмен» дип кисђтђ ђтисе. Икенчедђн, бу якларда аны якынрак аћлаучы халык була. Ул башта Кызыл Чапчак (Тњбђн Кама районы) авылында яши, крестьян балаларына дђреслђр бирђ. Шушы авылда љйлђнђ џђм балалары да шушында њсђ. Соћыннан ул Югары Мђлем (хђзерге Зђй районы) авылына књчђ џђм муллалык итђ.

Имђнле авылында бу кљннђргђчђ «Џђфтияк»нећ Таќетдин кулы белђн язылган тђфсире сакланган булган. Ул аћлаешсыз, гарђп-фарсы телендђ язылган

Тажетдин Ялчыголныћ шђхси мљџере. Татарстан Республикасы Зђй шђџђре музее фондында саклана.

популяр китапларга, тљрки теллђрне яхшы белгђн хђлдђ, гади халык аћларлык итеп шђрехлђр (комментарийлар) язган. Мђсђлђн, Р. Фђхретдинов «Асар» исемле хезмђтендђ Мђрќанинећ «Таќетдин хђзрђт гаят кятиб, бу хђзрђт џђм ќђяњ йљрер бер зат иде, “Кафия” касыйдђсенђ, “Тђгълимес-салат”, “Шорутыс-салат” китапларына шђрехлђр язды. Язуы мђргуп вђ камил џђм гњзђл рђвештђдер»9, — дигђн сњзлђрен китерђ.

Димђк, Ш. Мђрќани аныћ турында югары фикердђ дђ булган, гђрчђ њзенећ «Мљстђфадел-ђхбар» китабында ул Таќетдиннећ «мљстђфади фахиш илђ галђтдер» ди, ягъни башка чыганаклардан алынып язылган ђсђрлђре начар џђм хаталы, ди. Галимгђ, књрђсећ, аныћ њзеннђн љсти-љсти шђрехлђве бик ошап бетмђгђндер.

Тагын моћа кадђр књтђрелмђгђн бер нђрсђгђ тукталып њтмичђ булмый. Ђдђбият тарихында Таќетдин Ялчыгол дип мђгълњм булган бу шђхеснећ фамилиясе ничек булган? Яхшыкол дигђн фикерне алга сљрњчелђр дђ бар. Моћа этђрњче сђбђплђрнећ ић зурысы — аныћ кабер ташындагы язмалар.
Зђй районыныћ Имђнлебаш авылы зиратындагы кабер ташында аныћ Яхшыкол углы икђнлеге џђм 1838 елда вафат булуы бђян ителђ. «Ташка басылган бу мђгълњматлар аныћ њлњ елын («Башкорт шђќђрђлђре»ндђ џђм кайбер башка чыганакларда ул 1837 ел дип књрсђтелђ) тљгђл књрсђтњ белђн бергђ «Яхшыкол» дигђн исеме турында уйландыра.

Таќетдин Ялчыголмы, ђллђ Таќетдин Яхшыколмы? Р. Фђхретдиновныћ «Асар»ында Таќетдиннећ тђмамланган китаплары ахырында язып беркетелгђн гыйбарђлђре китерелгђн (336-337 битлђр). Анда ул Таќетдин бине Яхшыкол ђл-Болгари ђл-Иштђки формасында китерелђ. Бер хатында профессор Г. Таџирќанов Таќетдин хђзрђтнећ хаттат Сђгъдетдин књчергђн язмаларын књргђне булуын, анда Таќетдин Яхшыкол дип язылуын хђбђр иткђн иде. Сђгъдетдин Таќетдиннећ замандашы џђм дусты, аныћ белђн бергђ гђплђшеп, фикер алышып яшђгђн Имђнлебаш авылы кешесе булырга тиеш. Авылдашларыныћ ђйтњенђ караганда, ул «атаклы китап књчерњче» булган. Зиратта ђле хђзер дђ Таќетдин кабереннђн 20 метр гына читтђ, яше йљздђн арткан куш чыршы астында «Сђгъдетдин бабай кабере» сакланган. Сђгъдетдин Таќетдин атасыныћ исемен яхшы белгђндер дип ђйтђсе килђ. Ђмма ул Яхшыкол, Ялчыгол исемнђрен бердђй књреп, бу исемнђр килђчђктђ бђхђс тудырыр дип уйламагандыр да. Ђ менђ 1987 елда Сармашбаш авылы мулласы Н. Ќђмилевтђн табылган язучыныћ таш мљџерендђ дђ «Таќетдин Ялчыкол углы» дип язылган. Бу инде яћа бђхђслђргђ урын калдыра шикелле...

Таќетдин Ялчыгол њз халкын агартуга юнђлтелгђн хезмђте белђн искелекне чатнатуга, яра башлауга чљй кагучыларныћ берсе була. Ул чорныћ мђгърифђтчелђре, галим џђм укымышлылары йолдызлыгына књз салсак, мђдђни књгебезнећ ярлы тњгеллеген књрђбез. Таќетдин Ялчыгол да шушы йолдызлыкта њзенећ исеме џђм урыны белђн ђдђбият тарихыбызга кереп калырга лаек... Ђ моныћ љчен аны салкын йљзлђрдђн, яман сњзлђрдђн араларга кирђк. Ђдђбиятчыларыбыз бу љлкђдђ тиешле эш башкарырлар дип ышанып каласы килђ.

СЊЗЛЕК:

Бђкрђ — файда.
Бђлягать — сњз сљйлђњдђ яки язуда булган матурлык.
Бђрык дђйярдећ — яшен кебек ялтыравы.
Бикар — эшсез, файдасыз, бушка вакыт уздыручы.
Газизђ сђхибе — Газизђ хуќасы, иясе. Сњз «Рисалђи Газизђ» китабыныћ авторы турында.
Гам — масса (халык).
Кан (кян) — рудник, карьер. Сњз Таќетдин хђзрђтнећ њзе казынып тапкан файдалы бњлђклђре хакында.
Кђмаль — тулылык, љлгергђнлек, булуы ќиткђнлек.
Мђназым — шигырь белђн язылган хикђя мђгънђсендђ. (Биредђ сњз Габдерђхим Утыз Имђнинећ Кол Галинећ «Кыйссаи-Йосыф» ђсђренећ књп санлы кульязмаларыннан бербљтен китап тљзњен искђ алган булса кирђк).
Мљстђтаби — књћелгђ ятышлы ђйбер.
Мљштђџир — атказанган, данлы, књренекле.
Нђвал — бњлђк, бирелгђн ђйбер.
Љязгђ ат чыгарды ќђџедњ ќђџеддин — тырышлыгы белђн љяздђ дан алды, танылды мђгънђсендђ.
Рум, Хђлђб — шђџђр исемнђре.
Симђк — авыл исеме (хђзерге Мљслим районында).
Тђдрис — дђрес бирњ, укыту.
Тђсџил — ућайлаштыру, ќићелђйтњ.
Тђэлиф — ќыйнау, тљзњ, китап (ђсђр) язу.
Утыз Имђн — авыл исеме.
Хђлвият — балланган (љлгереп ќиткђн) ќимешлђр.
Чђлђби дђйяры — Чђлђби (авыл, кала исеме, Чилђбе булырга мљмкин) хуќасы.
Чираг — бњлмђне яктыртучы ут; лампа, шђм, чырак. Яктылык.
Яран — дус, иптђш.

I Китап беренче тапкыр Санкт-Петербургта бастырылган. Мондый мђгълњмат бирелгђн: Таќетдин Ялчыгол угылы. Рисалђи Газизђ (шђрхе «Сљбат-эл-гаќизин»). – СПб. Нижний губернасы Сергач љязе, Ендовише волосте Пар авылыныћ Ризван Малай (Мђлђњ. — Д. Г.) харђќђте илђн, 1847 (1263). – 372 б. Китап Казанда беренче тапкыр 1850 елда дљнья књргђн.
II Таќетдин Ялчыгол нђселеннђн килњче, Казанда яшђњче Нђкыя апа Сђфђровада (Татарстан эчке эшлђр министры Ђ. Сђфђровныћ ђнисе) галимнећ казанлылар ясаган шђќђрђсе бар. Анда Таќетдинныћ туу урыны итеп Олы Ђтнђ ягындагы Ашыт суы буендагы Шимбер авылы књрсђтелгђн. Бу зур ялгышлык.
III Мљдафђга — яклау язуы. Югары Мђлем авылы имамы, Таќетдин Ялчыгол нђселеннђн килњче Џидиятулла Таќетдинов тарафыннан язылган ђлеге мљдафђганыћ књчермђсе авторда саклана.
IV Чыгтай шивђсендђ — иске њзбђк телендђ.
V Куен кесђсе дђфтђре битлђренђ язылган бу шигырьлђр авторда саклана.
VI Телестих — шигырь юлларыныћ баш хђрефлђреннђн аерым исемнђр яки сњзлђр ясалучы шигырь.
VII Тђрќемђсе: «њземнећ укучыларыма џђм шђкертлђремђ књрсђтмђ».


ИСКЂРМЂЛЂР:

1. Таџирќанов Г. Ђдђби багланышлар џђм аларныћ нђтиќђлђре // Казан утлары. – 1975. – № 10. – Б. 131.
2. Рђхим Г., Газиз Г. Татар ђдђбияты тарихы. – Казан, 1925. – Б. 156.
3. Ибраџимов Г. Ђдђби тел мђсьђлђсе яћадан књтђрелђ // Кызыл байрак. – 1923. – 8 май.
4. Рђхим Г., Газиз Г. Татар ђдђбияты тарихы. Феодализм дђвере. – Казан, 1925.
5. Мђрќани Ш. Ђл-кыйсьмес-сани мин китаби «Мљстђфадел-ђхбар фи ђхвали Казан вђ Болгар». – Казан, 1900. – Б. 250.
6. Фђхретдин Р. Асар. – Оренбург, 1904. – Б. 336.
7. Акбиев С. Габдулла Тукай џђм кумык ђдђбияты // Казан утлары – 1976. – № 4. – Б. 140.
8. Монасыйпов Ш. Сызылып кына моћ чыкканда // Казан утлары. – 1977. – № 2. – Б. 158.
9. Фђхретдин Р. Асар. – Оренбург, 1904. – Б. 336.

Фотолар авторныћ шђхси архивыннан.


Дамир Гарифуллин,
туган як тарихын љйрђнњче