2008 2

Ибраџимов алымы

Сљлђйманов Р. Ђбњгалисина варисы ― Якуб Ибраџимов. – Казан, 2007. – 128 б.

«Гасырлар авазы — Эхо веков» журналы укучылары танылган табиб џђм батыр Якуб Хђмзђ улы Ибрагимов белђн таныш инде. Аныћ турында халыкара класслы спорт мастеры К. Мохтаров язып чыккан иде1.
Менђ шућа да «Ђбњгалисина варисы — Якуб Ибрагимов»2 дигђн исем астында басылган китапны ђлеге тђфсилле язманыћ дђвамы кебегрђк кабул итђсећ. Аныћ авторы — Якубныћ авылдашы, Аксубай районыныћ Иске Ибрай урта мђктђбе укытучысы Рамил Сљлђйманов — њзенећ хезмђтен књренекле галим-хирургныћ, татарча кљрђш буенча Россия спорт мастерыныћ 60 еллык юбилеена багышлаган.

Китапта Я. Ибраџимовныћ бала чагы, мђктђп џђм студент еллары, аныћ катлаулы хезмђт юлы, гаилђ тормышы кић чагылган. Без исђ Казан дђњлђт медицина академиясенећ травматология, ортопедия џђм нейрохирургия кафедрасы профессоры, медицина фђннђре докторы Я. Х. Ибраџимовныћ бу китаптагы књплђр љчен билгеле булмаган шљгыле — татарча кљрђштђ ирешелгђн ућышлары турында тулырак мђгълњмат бирергђ кирђк таптык.

Автор Я. Ибраџимовныћ кљрђш белђн даими шљгыльлђнњен 1965 нче елда Казан дђњлђт медицина институтына укырга кергђч башлана, дип яза. Ђ мђйданда тђњге ќићњлђр аћа 1970 нче елда килђ — башта ул Аксубай Сабан туеныћ баш батыры була, «Ућыш» ќђмгыяте чемпионатында танылган пђџлеван Данил Галиевны хђлиткеч очрашуда ќићеп, 80 килограммлы њлчђмдђ беренче урынга чыга, Татарстан чемпионатында 47 яшендђ вафат булган данлыклы батыр Галиевтан кабат љстенлек алып, њз њлчђмендђ республиканыћ ић оста кљрђшчесе исемен ала. Ђ менђ шул ук елны њткђн Россия чемпионатында, тактик ялгышлык ясау сђбђпле, Якубка икенче урын белђн генђ канђгатьлђнергђ туры килђ. Автор бу хђлне батырныћ њзе белђн ђћгђмђ формасында ачыклый. Без дђ сњзне Я. Ибраџимовныћ њзенђ бирик: «Ярыш барышында Татарстан кљрђшчелђре кљчлерђк булып чыкты. Беренче љч урын љчен кљрђш 1965 нче елгы РСФСР чемпионы Илгиз Минџаќев, Фаил Ђхмђдиев џђм минем арада барды. Њзара очрашуда гафу итмђслек хата ясадым. Тђќрибђм аз булу сђбђпле, Фаил белђн килешеп, њзара очрашуны ничьяга — 1:1 гђ тђмамладык.

Илгиз Минџаќевне баллар буенча ќићдем. Ђмма џич уйланмаган вакыйга булды: Илгиз Минџаќев Фаил Ђхмђдиев белђн кљрђшергђ чыкмады џђм саф ќићњ Фаилга бирелде. Нђтиќђдђ, Фаил Ђхмђдиевне РСФСР чемпионы итеп таныттылар»3. Р. Сљлђйманов Якубныћ књп кенђ Сабан туйларында беренче батыр булып калуы, 57 яшьтђ ветераннар кљрђшендђ Идел буе районы Сабан туе батыры булуы турында авылдашы љчен горурланып хђбђр итђ. Аксубай районы егетенђ озак еллар ќићњ китергђн кљрђш алымы турында исђ ул тђфсиллђп яза: «Дљньякњлђм танылган легендар марафончы Камил Мохтаров (тумышы белђн Аксубай районы Кыязлы авылы егете) ђйтњенчђ, Якуб Хђмзђ улы куллана торган кљрђш алымы татар кљрђш классификациясендђ юк. Кљндђшећне ќирдђн йолкып алып, књкрђк љстенђ мећгереп, бер якка ђйлђндереп салу — кљрђшчелђр арасында танылган алым. Егылыр ягына аякларын сузып, кљндђшећ каршы алым кулланмасын љчен, бик кљчле, гайрђтле кутђрњ џђм ђйлђндерњ талђп ителђ. Бу алым џђрвакыт ќићњ китермђскђ дђ мљмкин.

Ђмма... Якуб сине ќиргђ егып тљшерергђ ашыкмый, ђ киресенчђ, књккђ таба, љскђрђк чљя. Шулчак — билгесезлек... ќир, књк џђм ќилкђ башы. Ќиргђ ыргыту ќилкђ аша, дип уйлыйсыћ. Лђкин шушы мизгелдђ уйларыћ челпђрђмђ килеп, очыш љскђ таба дђвам итђ... Књтђрелњ кайчан тђмамланыр икђн? — дип уйлыйсыћ. Бљтен гђњдђ озынлыгына тураеп баса. Ул — бер метр туксан сантиметр. Кулларын љскђ књтђреп, кљндђшне књк орбитасына чыгара џђм, ќилдђй љермђ бљтерелгђн сыман, ђйлђнмђ хђрђкђт тоясыћ. Бер караганда, ул сине егарга да телђмђгђн, ђ ерак очып китмђсен љчен њзећне тотарга гына телђгђн сыман тоясыћ; аннары џавада љермђ кебек спираль ђйлђнмђ хђрђкђт ясап очып, ќиргђ, сыртыћа ятканыћны сизми дђ каласыћ.
Ђлеге кљрђш алымы сљћге ыргытучы хђрђкђтенђ охшаган. Бер њк хђрђкђтлђр: ќирдђн аерылу, кискен борылыш џђм чљю. Чљю урынына бераз тоткарлану џђм ђйлђндереп салу, ђ сљћге урынына — кеше. Карап торсаћ, бик гади џђм матур кљрђш алымы дип сокланасыћ, мин дђ кабатлап кулланып карыйм, дисећ. Ђмма бу алым књплђргђ бирелми.

Сљйлђњлђре буенча, Якуб Хђмзђ улы куллана торган кљрђш алымын ђлегђ кадђр берђњ дђ куллана алмый. Аны Камил Мохтаров “Ибраџимов спирале” дип атый. Дљресен ђйтергђ кирђк, ђлеге алым кљрђш классификациясендђ теркђлмђгђн, ђмма кљрђшчелђр арасында аны “Якуб алымы” дип йљртђлђр»4.
Р. Сљлђймановныћ «Ђбугалисина варисы — Якуб Ибраџимов» китабы — яшь буынга, бигрђк тђ татарча кљрђш белђн шљгыльлђнњчелђргђ — кыйммђтле бњлђк.

ИСКЂРМЂЛЂР:

1. Мухтаров К. Прием Якуба, наследника Абугалисины // Гасырлар авазы — Эхо веков. – 2002. – С. 298-303.
2. Сљлђйманов Р. Ђбњгалисина варисы — Якуб Ибраџимов. – Казан, 2007. – Б. 128.
3. Шунда ук. – Б. 88-89.
4. Шунда ук. – Б. 84-85.


Шамил Рамай,
тарихчы-архивчы