2009 1

Антропонимнарга нигезлђнеп барлыкка килгђн татар фамилиялђре.

Фамилия антропонимик категорияләр арасында аерым бер урын алып тора. Теләсә нинди телгә караган фамилияләрнең лексик нигезләре тел өлкәсенә караган галимнәрне генә кызыксындырып калмыйча, башка кешеләрнең дә игътибарын үзенә җәлеп итә.

Татар фамилияләренең эчтәлеге гаять бай һәм кызыклы. Фамилияләр ясалу өчен төп лексик чыганак булып исем, кушамат, этноним һәм топонимнар хезмәт итә. Лексик-семантик яктан караганда, антропонимнарга нигезләнеп барлыкка килгән фамилияләр аеруча кызыклы. Аларны ачыклау өчен мәҗүсилек ышануларына, йолаларына нигезләнеп барлыкка килгән исемнәрдән ясалган фамилияләрне күзәтеп үтик.

Мәҗүсилек ышанулары борынгы дини төшенчәләрне китереп чыгарган. Шулардан иң беренчесе булып тотемистик ышанулар санала, алар кешегә исем бирүдә зур роль уйнаганнар. Тотем күренеше борынгы халыкларның этногенез мәсьәләләренә примитив, мистик карашларын чагылдыра. Борынгы кешеләр ыру-кабиләгә, яисә бөтен бер халыкка нигез салучы кешене хайваннардан яки кошлардан туган дип санаганнар1. Кытай чыганакларына таянып, Л. Н. Гумилев төрки халыкларның һәм монголларның бабалары бүредән, ә Тибет халыкларының — маймылдан туган булуына ышанганнары турында яза2.

Казан татарларының кан-кардәш бабалары болгарлар да үзләренең килеп чыгышлары турында, башка борынгы халыклар кебек үк, бик примитив фикер йөрткәннәр. Алар ыру-кабилә башлангычында ниндидер хайван-баба тора дип уйлаганнар.

Борынгы төрки чорда ук таралган генеалогик риваятьләрнең берсендә һуннарның зур бер сазлык янында дошманнар тарафыннан кырып бетерелүләре хакында сүз бара. Бу сугышта ун яшьлек бер малай гына исән кала. Дошманнар аны табып алып, уң кулын, бер аягын чабып өзәләр һәм бер күзен чокып чыгарып, сазлыкка ташлыйлар. Үлемгә дучар ителгән бу малайны ана бүре табып, тәрбияләп үстерә. Ун елдан соң, дошманнар белән сугышта бу егет үтерелә. Ә ана бүре таулар белән әйләндереп алынган далага кереп яшеренә һәм анда ун ир бала тудыра3. Шуннан төрки кабиләнең тарихы башлана. Бүре тотемы төрки-монгол кабиләләре, халыклары атамаларында, кеше исемнәрендә, фамилияләрдә чагылыш тапкан.

Төрки кабиләләрне берләштереп, VI йөздә Төрки каганлыкка ашин ыруыннан чыккан Ашин нәселе нигез сала. Борынгы монгол телендә «ашин» сүзе «бүре» төшенчәсен белдергән. «Бүре» мәгънәсенә ия булган Ашин, Ашан дигән кеше исемнәре болгар-татарларда да кулланылышта йөргән. Бу исемнәр Ашин, Ашанов фамилияләрендә сакланган. Борынгы төрки ашин ыруы атамасына, күплек кушымчасы «т» кушылып, «ашыт» (бүреләр) кабиләсенең исеме барлыкка килә. Бу кабиләнең бер өлеше IV-VII гасырларда, башка төрки кавемнәр белән бергә, Казан артына килеп чыккан һәм монда Илләт елгасына коючы Ашыт суына үз исемен биргән булса кирәк. Иске Ашыт, Яңа Ашыт, Ашытбаш дигән татар авыллары атамаларының килеп чыгышы шушы елга исеме белән бәйле. Ашыт исеме болгар кабер ташы язмаларында да очрый.

Бүре сүзенә күплек кушымчасы «т» ялганып, монгол халыклары төркеменә карый торган бурят (бүреләр) халкының атамасы барлыкка килгән. Башкорт этнонимы да «баш» + «корт» (бүре) компонентларыннан гыйбарәт. Төрки телләрнең угыз төркеменә карый торган төрек, төрекмән, азәрбайҗан, гагауз телләрендә корт сүзе хәзер дә бүре мәгънәсендә кулланыла. Хәзерге татар телендә парлы кош-корт сүзе җыйма мәгънәдә: 1) йорт кошлары; 2) төрле киек кош, вак җанвар төшенчәләрен белдерү өчен кулланыла4.

Болгар-татарларда «бүре» сүзен изге, илаһи сүзгә санап, кешегә исем итеп бирү йоласы барлыкка килгән. Ир бала туганда ук тешле булып туса, яки тугач озак вакыт теш чыкмый торса, аңа Бүре исеме биргәннәр. Шушы җирлектә тарихи антропонимиконыбызда Бүре, Бүребай, Байбүре, Башбүре, Бүрекәй, Бүрехан исемнәре урын алган. Бу исемнәрдән Буриев, Байбурин, Буркиев, Буркеев фамилияләре ясалган.

Борынгы төрки телдә бүре сүзенең синонимы булып йөргән кашгар, кашкур, корт, ашан, чаны (соңгы икесе монгол теленнән) сүзләрен ир балаларга исем итеп кушканнар. Шушы җирлектә Кашкарев, Чанышев, Куртов, Куртаев, Куртбаев фамилияләре барлыкка килгән.
Кайбер болгар кабиләләре үзләренең эттән килеп чыкканнарына ышанганнар. Борынгы төрки халыкларның күбесендә эт культы булган. Дунай болгарлары, хәзәрләр, Идел болгарлары, соңрак чувашлар, Казан татарлары этне усал-яман көчләрдән саклый торган изге хайван итеп санаганнар, аңа аерым хөрмәт күрсәткәннәр. Кеше күмгәндә, йорт салганда, борынгы төрки мәҗүси гадәт буенча, этне корбан итеп чалганнар. Эт бинаны усал көчләрдән саклый, аларны куып җибәрә, дигән ырымнарга ышанып, Идел болгарлары йорт нигезенә эт күмеп калдыра торган булганнар. Болгар дәүләте чорында салынган күп кенә ташпулат нигезеннән археологларның эт сөякләре, эт рәсеме төшерелгән амулетлар табуы шул турыда сөйли.

Болгар-татарларда, эт культына нисбәтле ир бала талымсыз, авыруларга бирешми торган булсын дигән теләктән чыгып, «эт» төшенчәсен белдергән көчек, канчык, әнчек, ногай (монгол теленнән), әнәк, әче йыт, барак, көпәк-күбәк сүзләре кеше исеме булып йөргән. Алардан ир-ат исемнәре, фамилияләр барлыкка килгән. Мәсәлән, Кубяков, Кибяков, Кучуков, Нугаев, Нагаев.

Борынгы заманнарда болгар-татарларда хайваннарны: буга (үгез), аю, арыслан, сыртлан, кабан, каплан, болан, борындык, бурсык, кама, кондыз; кошларны: ябалак, күке, күгәрчен, карга, саескан, тукран, чыпчык, бөркет, тургай; балыкларны: чабак, ташбаш, чуртан, чөгә һәм башкаларны изге итеп санау, аларны илаһи көчкә ия булган тереклек дип карау белән бәйләнешле, асылларында әлеге хайваннарга, кошларга, балыкларга нисбәтле берәр мотив яткан кеше исемнәре барлыкка килгән. Мондый исемнәр нәсел-ыру кушаматларына, фамилияләргә, авыл атамаларына әверелеп, безнең көннәргәчә килеп җиткәннәр.

Бога~буга~бука сүзе борынгы төрки телдә «үгез» төшенчәсен белдергән. Буга тотемына нисбәтле һәм ир баланың үгез кебек көчле, куәтле булуын теләү йоласы нигезендә, төрки халыклар «буга» сүзен исем итеп биргәннәр. Борынгы төрки телдә Буга, Бугахан исемнәре кулланылышта йөргән. Буга исеме татарларда Букаев, Мукаев, Бугаев, Буков, Букин фамилияләрендә сакланган.

Татарларда олы аганы хөрмәт итеп, «аю бабай» дип атау гадәте бар. Монда аюны беренче бабай дип санау, аюга табыну чагылыш тапса кирәк. Аю тотемы һәм ир баланың аю кебек таза-нык, көчле булуын теләү йоласы нигезендә болгар-татарларда Аю, Аюбай, Аюби, Аюкай, Аюкач, Аюташ, Аюхан исемнәре барлыкка килгән һәм урта гасыр азакларына кадәр кулланылышта йөргән. Татар фамилияләре арасында Аюбаев, Аюбиев, Аюбеев, Аюкаев фамилияләрендә әлеге исем компоненты сакланган.

Электән төрки халыкларда арыслан көч һәм елгырлык, гайрәт һәм затлылык символы булып санала. Болгар-татарларда «арыслан» сүзеннән ясалган «сыртлан» сүзе дә кеше исеме булып йөргән. Шуңа нисбәтле Арысланов, Сартаков, Сыртланов, Байсыртланов, Сыртланбеков, Сыртаков, Сыртаев, Сыртиев фамилияләре ясалган.

Татарларда яратып асралган йорт хайваны — атның төрле атамалары да, тотемистик ат культы тәэсирендә, кеше исеменә әверелгән һәм шуңа нисбәтле барлыкка килгән фамилияләрдә сакланып калган: Субаев (субай — хәрби ат), Байталов, Юртаков, Аргамаков, Чаптаров, Юргин, Юргатаев.
Кыргый хайваннарны һәм кошларны гомумиләштереп атаучы зоология терминына нигезләнеп, борынгы заманнарда Киек, Киекбай, Киекхан кебек кеше исемнәре ясалган. Болардан Киеков, Киюков, Куеков, Киекбаев, Киекханов кебек фамилияләр барлыкка килгән.

Ир баланың кыю, батыр, җитез булуын теләп, ау кошы атамасын да исем итеп кушу йоласы булган. Шушы тотемистик йолага нисбәтле рәвештә борынгы заманнарда Бөркет, Лачын, Каракош (бөркет), Алчын, Чәркәс, Шоңкар, Шаһбаз (фарсы телендә бөркет), Шаһин (фарсы телендә аксыл төстәге лачын) исемнәре барлыкка килгән. Аларга нигезләнеп Беркутов, Алчинов, Лачинов, Шонкарев, Шаһбазов, Шагинов, Черкасов фамилияләре барлыкка килгән.

Төрки халыкларның имән, тирәк, карагач, карагай, карама, нарат, артыш, каен, арча, тал үсемлек агачларын изге итеп санаулары нәтиҗәсендә лингвистик асылларында теге яки бу фитоним яткан кеше исемнәре барлыкка килгән: Имәнбаев, Имәнголов, Юмангулов, Имәнәев, Имәнбәков, Имәнәй, Байтирәков, Иштирәков, Куштирәков, Карама, Камышев.

Борынгы заманнарда болгар-татарлар төрле минерал һәм металларны илаһи көчкә ия дип санаганнар, изгеләштергәннәр. Металл, минераллар, алардан ясалган тормыш-көнкүреш әйберләре һәм сугыш кораллары (мәсәлән, балта, ат дагасы, кылыч, сөңге, ук, урак, хәнҗәр) усал көчләрне куркыта, аларны кешегә якын җибәрми, дип ышанганнар. Шушы җирлектә, усал көчләр бала янына килмәсен, ул авыруларга бирешмәсен, сәламәт булып үссен дигән теләктән чыгып, каты, нык минерал һәм металл исемнәрен, алардан ясалган әйбер атамаларын балага исем итеп бирү йоласы барлыкка килгән. Мәсәлән, Ташев, Исәнтиев, Бакыров, Балтаев, Балтин, Балтанов, Балтакулов, Балтуков, Алтынбаев, Тимербаев, Тимерясов, Биктимеров фамилияләре бар.

Исемнәребезнең аерым өлеше анимистик карашларга — һәр әйбернең җаны бар дип ышануларга нисбәтле рәвештә барлыкка килгән. Бик борынгы заманнардан бирле кешеләр табигатьтәге тере һәм тере булмаган әйберләрнең җаны бар, җан мәңге яши дип уйлаганнар. Шул сәбәпле, «җан» төшенчәсен белдерә торган сүзләр кертеп, исемнәр биргәннәр. Борынгы татар антропонимиясендә дә, анимистик ышанулар тәэсирендә, «җан» төшенчәсен белдерүче сүзләр чагылыш тапкан кеше исемнәре урын алган. Чал тарих дәвамында татар телендә «җанны» белдерә торган өн, өрәк~өзәк~үзәк (өр-өз-үз-үр, уз), ыз, кот, җан, рух төшенчәләре һәм аларга мөнәсәбәтле барлыкка килгән кеше исемнәренең синонимик оялары пәйдә булган.

Борынгы төрки телдә «кот» сүзе, «җан» төшенчәсе белән бергә, «бәхет», «шатлык» мәгънәләрен дә белдерә. Кот — бәхет, шатлык, байлык белән тиңләштерелгән. Исән-иминлек, яхшылык, бәхет-шатлык, байлык теләү белән бәйле рәвештә борынгы төрки телдә һәм иске татар телендә Кутлуг, Котби, Котлыбәк, Котлыкай, Котлыбөкәш, Котчы һәм башка исемнәр барлыкка килгән. Шуннан Кутчин, Кутсин, Котлин, Кутлин, Кутуков, Кутыев, Котаев, Кутаев фамилияләре ясалган.

Татар телендә фарсы теленнән кергән «җан» сүзе татар антропонимиясенең шактый актив лексемаларыннан санала. Ул байтак кына кушма тамырлы кеше исемнәрендә беренче һәм икенче компонент булып килә. Мондый төзелешле исемнәрдән шактый күп фамилияләр барлыкка килгән. Мәсәлән, Еникеев, Еники, Тимерҗанов, Биҗанов, Бикҗанов, Гарифҗанов, Ахунҗанов, Сәлимҗанов, Закирҗанов, Сәетҗанов, Хәкимҗанов, Салихҗанов, Әмирҗанов һ. б.

ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Гумилев Л. Н. Хунны в Китае. – Москва, 1974. – 236 с.
2. Шунда ук.
3. Шунда ук.
4. Гумилев Л. Н. Древние тюрки. – Москва, 1967. – С. 15.

Зилина Хуснуллина,
филология фәннәре кандидаты