2009 1

Татар мђгариф эшлеклелђреннђн Мозаффар Мљштђри.

 

М. Т. Мөштәри.

 

Мозаффар Таҗетдин улы Мөштәриев Казан губернасы Тәтеш өязе Үтәмеш авылындаI 1863 елның 1 августында дөньяга килә. Әтисе — Үтәмеш авылының имамы Таҗетдин Мөштәри улы 1847 елның 29 декабрендә Лаеш өязеннән Диния нәзарәтенә казыйлыкка сайлана1. Аны Ш. Мәрҗанидән имамлыкка имтихан алучы казыйлар арасында да күрергә мөмкин. Бу хакта Ш. Мәрҗани үзе: «Алтысы көнне төшкә чаклы мөфти Габделвахид бине Сөләйман, казыйлардан мелла Габделҗәббар бине Рахманколый, Төхфәтулла бине Хәлил әш-Шәмәки, Таҗетдин бине Мөштәри әл-Үтәмешиләр хозурында имтихан ясалып, “Фатиха” сүрәсе укып дога кылынды»2, — дип яза.

М. Мөштәриев Тәтеш өязе Болын-Балыкчы авылыII, Казандагы «Халидия»III мәдрәсәләрендә белем алганнан соң, 1881 елны Казан татар укытучылар мәктәбенә укырга керә. Аны 1885 елны тәмамлагач3, Тәтешкә кайтып рус-татар мәктәбен оештыра. Бу дәвердә яңача укыту киң колач ала башлый. Ләкин җәдиди ысул белән укыту өчен татар телендә уку әсбаплары юк дәрәҗәсендә булганлыктан, М. Мөштәри картоннан хәрефләр ясап, әлифба төзеп укытуга керешә. Мәгариф өлкәсендә яңа алымнар куллануы Тәтеш җәмәгатьчелеге арасында каршылыклы фикерләр барлыкка килүгә сәбәпче була. Канәгатьсезләр цензура аша үтмәгән китаплар белән укытуы хакында исправникка җиткезәләр һәм 1890 елны М. Мөштәриев гаиләсе белән Тәтештән китергә мәҗбүр була. Татар халкы тарихының бу дәверендә зур колач ала барган кадимчеләр белән җәдитчеләр арасында булган каршылык аны да читләтеп үтми.

М. Т. Мөштәри гаиләсе белән.

 


Фабрикант И. Акчурин аны Сызрань шәһәренә үз балаларын русча һәм татарча укытырга — урта мәктәпкә хәзерләргә чакыра. М. Мөштәриев, И. Акчурин гомуми мәктәп ачырга ярдәм итсә генә барырга ризалыгын белдерә. Эшмәкәр шартка күнә һәм укытучы гаиләсе белән 1891 елның көзендә Сызраньга килеп, асфальт һәм тире заводларының эшчеләре тора торган районда ике мәктәп ачып, берсендә үзе — ир балаларны, икенчесендә хатыны — кыз балаларны укыта башлый. Завод эшчеләре үтенече белән, кичләрен шул мәктәптә өлкәннәргә белем бирә. Ләкин инспектор зурларны укытырга рөхсәт булмавын белдерә һәм элек яшәгән җиреннән «сәяси ышанычлылык» турында полициядән кәгазь китерүен сорый. Кәгазьне ала алмаячагын аңлаган укытучы гаиләсе белән Оренбургка күчеп китә.

1895 елның көзендә М. Мөштәриев Оренбургта мәктәп ачуга ирешә. Шәкертләргә белем бирү белән беррәттән, укытучыларны да җыеп, җәдиди метод белән укыту ысулларын өйрәтә. XIX йөз ахыры — XX йөз башы татар җәмгыятенең бер өлеше — кадимчеләр шикаяте нәтиҗәсендә төрмәгә ябыла. Ләкин шәкертләрнең аталары тавыш куптарып, аны йолып кала. Шул вакытны Оренбургка Сызрань полициясеннән дә М. Мөштәриев хакында хәбәрләр килеп ирешкәч, педагог 1902 елның язында Әстерханга күчеп китә һәм анда да ике мәктәп ача. Ирләрне — үзе, кызларны — хатыны укыта. Укытучыларны җыеп, ул уку-укытуның яңа ысулларын өйрәтә, мәктәпләргә программалар төзеп бирә.

 

М. Т. Мөштәригә Хезмәт батыры исеме бирелүе турында грамота. 21 декабрь 1932 ел.

 

Ләкин кадимчеләр белән җәдитчеләр арасында барган көрәш дәвам итә. Шул ук каршылыклар аркасында Мозаффар Таҗетдин улы 1904 елны Әстерханнан Казанга күчеп килергә мәҗбүр була. Суконный бистәсендә «Җәмгыяте хәйрия» мәктәбенә мөдир, укытучы, приютына назыйрIV итеп билгеләнә. 1915 елга кадәр Казанда мөгаллимлек иткәннән соң, М. Мөштәриев яңадан Тәтешкә күчеп китә. Ул анда ике класслы мәктәптә мөдир, педагогика, рус теле укытучысы һәм өяз укытучылар союзы рәисе булып хезмәт итә. 1917 елны Келәнче авылында ибтидаи (башлангыч) мәктәп, столярлык мастерское ачып, балаларны һөнәрчелек серләренә дә төшендерә. М. Мөштәриев, шәкертләре белән берлектә, янәшә-тирәдәге мәктәпләргә парталар, кара такталары, өстәл-шкафлар ясый. Октябрь инкыйлабыннан соң бу мәктәп 1918 елны ике баскычлы мәктәпкә әйләндерелә. М. Мөштәриев совет власте урнашкан дәвердә Тәтеш өязендә укытучылар курсын оештыра, өяз мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә эшләр бүлекчәсендә мөдир булып эшли. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, 1920 елны табиблар киңәше белән Оренбургка китә. Бераз дәваланганнан соң ике баскычлы рус-татар мәктәбенә мөдир һәм рус теле укытучысы итеп билгеләнә. Ул көндезен балаларны, кичен өлкәннәрне укыта.

1921 елны аның зур тәҗрибәле мөгаллим булуын искә алып, Төркестан Җөмһүриятенең Мәгариф халык комиссариаты М. Мөштәриевне Ташкентка алдыра. Ул рабфакта һәм коммунистлар университетында рус теле укыта, 1923 елны яңадан Казанга кайта. Өлкән яшьтә булуына карамастан, мөгаллимлек эшчәнлеген дәвам итә: Казан политтехникумында, индустрия һәм җир төзү техникумнарында татар теле укыта.
Мәгариф өлкәсендә 40 еллык эшчәнлеген исәпкә алып, Татарстанның бишьеллык бәйрәме уңае белән, Татарстан Мәгариф комиссариаты аңа персональ пенсия билгели. 1928 елны Хезмәт батыры исеменә лаек була4.

Барлык гомерен татар мәгарифен үстерүгә багышлаган М. Мөштәриев 74 яшендә вафат була.
М. Мөштәриев аякка басып килүче яңа җәмгыятьнең уку-укыту системасы белән һәрвакыт кызыксынып торган һәм үзенең киңәшләрен дә тәкъдим иткән. «Мәгариф» журналында5 дөнья күргән, түбәндә кыскартылган варианты бүгенге укучыларга тәкъдим ителә торган мәкаләсе дә шул хакта сөйли.

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Фәхретдин Р. Асар. – Оренбург, 1807. – 2 т. – 13 җ. – Б. 405.
2. Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. – Казан, 1989. – Б. 359.
3. ТР МА, 160 ф., 1 тасв., 669 эш, 29 кгз.
4. Шунда ук, Р-732 ф., 1 тасв., 119 эш, 183 кгз.
5. Мөштәриев М. Т. Мәгариф системасын үзгәртү турында // Мәгариф. – 1929. – № 5. – Б. 81-82.

Мәгариф системасын үзгәртү турында
Беренче баскыч татар мәктәпләре моңача башкалардан калышмыйча ДГСV програмы буенча эшләргә тырышып килделәр. Ләкин ни кадәр генә тырышсалар да, хәзерге татар мәктәпләренең иң яхшы куелганнары да ДГС програмын бөтен күләмдә үти алмыйлар. [...] Татар мәктәпләренең сыйфат ягын яхшырту беренче урында тора. Ләкин моның белән генә мәсьәлә һәмишә чишелми.

Чөнки татар мәктәпләре сыйфат ягыннан рус мәктәпләре белән тәмам тигезләнеп беткән тәкъдирдә дә аерым бер сәбәп кала. Ул да булса, татар беренче баскыч мәктәпләрендә ДГС програмыннан тыш бер фәннең — урыс теленең булуы. Урыс теленең үзенең төзелеше белән татар теленә бөтенләй охшамаган бер тел булуын, дөрес итеп яза, сөйләшә белү өчен аның сарыфын, нәхүен өйрәнүгә генә дә ни вакыт кирәк булганын искә алсак, ул телнең татар балаларына ни дәрәҗә авыр бирелгәнлеген язып торуга да хаҗәт калмый. Мин үзем дә күп еллар татар мәктәпләрендә урыс телен укытып йөргәнлегемнән, аның татар халкы өчен авыр бер фән (тел) икәнен дәлилләр белән исбат итә алам. Шулай булгач безгә ике генә юл кала: яки татар мәктәпләре өчен урысларныкына караганда кыскарак програм алу, яки беренче баскыч татар мәктәпләрен системалы рәвештә 5 еллык итү. Програмны кыскарту, әлбәттә, ярамый, чөнки безнең балалар урыс балаларыннан түбән белемле булырга тиеш түгелләр. Бигрәк тә югары мәктәпләргә үрмәләүләрен һәм анда урыс балалары белән тигез баруларын истән чыгармаска кирәк. [...]


Инде мин татар авылларының кечерәкләренә тукталам. Бу авылларда мәктәп биналарының һәм квалификацияле укытучыларның юклыгы, уку-укыту әсбапларының җитешмәве сәбәпле булса кирәк 3 еллык, хәтта 2 еллык кына мәктәпләрне дә очратып була. Боларга әле 5 еллык мәктәпләрне якын арада гына (10-15 елларсыз) бөтен күләме белән гамәлгә куя алмабыз. Әнә шуңа таянып мин үз тарафымнан яңа бер тәкъдим кертәм. Ул тәкъдим түбәндәге фикердән гыйбарәт: зурырак (үзәк булып хезмәт итәрлек авылларда) 5 еллык мәктәпләрне урнаштырып, [...] 2 еллык интернат ачарга. Кечерәк авыллардагы 3 еллык мәктәпләрне бетергән, әлеге интернатлы 5 еллык мәктәпләргә җибәреп укуларын тәмамлаштырырга. Параллель группалар ачып булса да, бу эшне бик җиңел генә эшләп була. [...] Мин күрсәткән сәбәпләр исә иң киме тагын 10-15 елларга тартылачак. Моның өстенә хәзер мәктәп балаларының байтак бер өлеше мәктәптән тыш кала барганын һәм киләчәктә мәктәп челтәре киңәйтелә барачагын искә алсак, 1-2 ел эчендә генә системсыз рәвештә бөтен авыллардагы мәктәпләрне 5 еллык, хәтта 4 еллык итү мәктәпнең сыйфат ягына ни дәрәҗә зыян итәчәге тагын да ачык күренсә кирәк. Шуңа күрә, минем тәкъдим ягындагы 10-15 елга бер систем булып калырга тиешле.

Мәктәп челтәрен киңәйткәндә сан ягын арттырып та, сыйфат ягын төшерүнең, яки тиешле дәрәҗәдә күтәрмәүнең начар нәтиҗәләргә илткәнен мин революция башыннан бирле сөйләп киләм. 1917 нче елда ук Тәтеш өязе укытучыларының җыелышында, Тәтеш өязендәге мәктәпләр челтәрен киңәйтү мәсьәләсен караганда, миң яңадан 100 комплект ачу урынына, шуңа биреләчәк акчаны күзгә күренеп торган мәктәпләрне күтәрүгә тотарга һәм ел саен 10-15 кенә яңа мәктәп ачарга кирәклеген яклап сөйләгән идем. [...] Минем тәкъдим үтмәде. Хәзер шуннан бирле 11 ел узды. Әнә шул вакыттагы мин күрсәткән план тотылган булса, бүгенге көнгә Тәтеш өязендә 100-150 кадәр яхшы корылган, юлга салынган мәктәп булыр иде. Менә шуның кебек хатаның тагы да кабатлануыннан куркып, бу турыдагы фикерләремне мәгариф юлында эшләүче иптәшләр белән уртаклашасым килеп бу мәкаләмне яздым.
Мәгариф. – 1929. – № 5. – Б. 81-82.

Иллюстрацияләр Н. Мөштәринең шәхси архивыннан.

Текстны басмага
тарих фәннәре кандидаты
Рафилә Гыймазова
әзерләде