2009 1

Телче Касыйм Хђмзин.

Татар алфавитын гарәп имлясыннан яңалифкә алыштырып, өстән кушылу буенча, бер-ике ел эчендә аның лексик хәзинәләре хисабыннан гасырлар буе татар теленә үз милкедәй булып кергән 30 меңләп терминны чыгарып түккәннән соң, телебез коргаксып калды. Ул елларда куып, себереп ташланган терминнар урынына Аурупа телләреннән һәм берникадәр рус теленнән чыккан нигездә татарга аңлашылмаслык булган терминнар тутырылып, культура революциясе ясалды. Аңарчы эшләгән галимнәребезнең фәнни мирасыннан булган хезмәтләрнең бүгенгәчә халкыбызга кайтарылганы юк. Алар тарафыннан язылган медицина, юриспруденция, математика, астрономия, филология буенча хезмәтләр, башка юнәлештәге әсәрләр, дәреслекләр әлегәчә игътибарсыз кала бирәләр.

Халкыбызның язма мирасына керергә хәзерлекләре булган, белемнең караңгылыкта калган базларына яктылык төшерергә сәләтле белгечләр юк ителделәр, исән калганнары таш капчыкларга тутырылды.
Алда язылганча, 1920-1930 елларда хәреф алыштыру, телебездән дистә меңләгән терминны чыгарып ташлау, уку әсбапларын бетерү — татарга үз рухи мирасына мөрәҗәгать итү юлында Кытай стенасы кору булды.

Ләкин татарның фидакарь ирләре арасында мондый феодализм корылмаларыннан һәм алар өстенә утыртылган канлы инквизиторлардан куркып, бер бөртек чәче дә кыймылдамаган батыр йөрәкле кешеләр булган. Алар олы гәүдәле, гайрәтле булмасалар да, иман ныклыгы һәм намус пакълеге белән күпләрдән өстен.

Касыйм Хәмзин шундый затлардан иде. Без аның тарафыннан төзелеп, Татарстан мәгариф министры М. Мәхмүтов ярдәме белән 1965 елда Казанда нәшер ителгән «Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге» исемле китабының фәнни-гамәли кыйммәтенә бәя биреп китүне кирәк саныйбыз. Дөрес, бу китапка М. Мәхмүтов тарафыннан язылып кертелгән гарәп теле грамматикасыннан кыскача белешмәнең кыйммәтен дә баш иеп икърар итәбез.
Сүзлекне еллар буе, зур китап диңгезеннән кармак белән балык тоткан кебек, берәмтекләп җыярга кирәк. Бу — титаник хезмәт. Ә инде өстеңдә «иске әдәбият белән маташучы» дип, әллә никадәр «чуен» ярлыклар тагып хөкем итәргә хәзер торган «гадел хөкем йортлары» торганда, заманында бу эшне башкаруның нинди авыр булуы аңлашыла.


К. З. Хәмзин тормыш иптәше Рәбига ханым белән. Казан, 1930 нчы еллар. Г. Хәмзинаның шәхси архивыннан.

К. Хәмзин нигез салган 853 битлек бу сүзлек китабы үзенең бурычын үтәде. Без аның ярдәмендә татар әдәбиятының язма мирас текстларына шактый дәрәҗәдә кыю керә алдык. Бу сүзлек татар галимнәре, укучылары өчен генә түгел, башкорт, чуаш, казакъ галимнәренең хезмәтләре өчен дә үтә кирәк иде. Шушы сүзлек чыккач, революциягә кадәр иҗат ителгән күпме әсәрләребезне бүгенге татар укучысы аңларлык итеп, эшкәртеп бастырырга мөмкин булды.

Шунлыктан без Касыйм аганың хезмәтенә сокланып карыйбыз. Бүгенге әдәбиятчы һәм телчеләребезнең абсолют күпчелеге искә алынган алынмалар сүзлеген белсәләр дә, аны төзүче Касыйм аганың тормыш юлын бөтенләй белмиләр. Хәтта ки, аны күреп, хәтерләп калучылар да бар микән әле?
Бәхеткә каршы, безгә Касыйм Хәмзинны күреп, аның истәлекләрен язып алган телче галим Фазыл Фәсиев хатирәләрен укырга туры килде. Үзе әйтүе буенча, Касыйм аганың иң ерак мәгълүм бабасы Сүәр хуҗа исемле була. Сүәр хуҗа нәселе — мирзалар (йомышлы татарлар) катлавыннан. Иске документларга караганда, Сүәр хуҗа XVI гасыр ахыры — XVII гасыр башларында Даныш елгасы буендагы җирләрне биләгән1. Аның Сүкәй исемле улы булып, ул 1617 елның августында исән булган. Зөя өязендә, Даныш елгасы буенда Сүәр хуҗа нәселеннән булган Ахманай Исәнәй улы Сүәр Хуҗин исемле кеше 1646-1652 еллардагы документта искә алына2. К. Хәмзин сүзләренә караганда, аның бабалары Тормы авылында торган, алар Даныш елгасы буендагы алты йомышлы татар авылларыннан салым җыйган. К. Хәмзинның туган җире хәзерге Тәтеш районына керә торган Олы Тормы (Күкчә) исемле авыл була.

Сүәр хуҗа нәселеннән Нәдер (Нәдергали) Җансолтан улы дөньяга килгән, алга таба ул полковник була. Руслар аны Андрей дип йөрткәннәр. Нәдергалинең улы Мөрәс була. Мөрәснең улы Бәшир, аның улы Мөрәки. Аларны, гомумән Сүәр хуҗа нәселен, «казакълар» дип йөрткәннәр.
Ш. Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» китабының икенче томында бәян ителүенчә, Габденнасыйр Курсавиның аерылган хатыны Сүәр хуҗа нәселеннән булган Габделхәлим исемле кешегә кияүгә чыга.
Сүәр хуҗаның нәселе Казанда да яшәгән3.

Шул ук нәселдән Хәмзә Бәшир улы. Казан артындагы Күлбаш авылында Максуд хәзрәт мәдрәсәсендә укыганда, 1807 елда Шәех Сәгъдинең «Гөлестан» китабын күчереп язган. Шәрәфи Хәмзә улы Хәмзин Җамалый бабайның энесе. Касыйм Зыятдин улы Хәмзиннең әтисе Зыятдин Шәрәфи улы Хәмзин. К. З. Хәмзин шәҗәрә мәгълүматларын Җамалый бабасыннан ишеткән була.
Касыйм ага Хәмзин турында матбугатта хәбәрләр юк диярлек. Түбәндәге мәгълүматларны без аның кызы Гөлшат Хәмзина кулында сакланучы Марат Шакирҗанов кулъязмасына таянып яздык4.

Касыйм Зыятдин улы Хәмзин 1895 елның декабрендә Татарстанның хәзерге Тәтеш районына кергән Олы Тормы авылында мулла гаиләсендә туа. Зыятдин мулла ачлык елларны авылына читтән азык кайтарту, авыл өчен мәктәп салдыру, укыту эшләре белән йөреп, халык мәхәббәтен казанган шәхес. Ул 1913 елны җиде балалы гаиләсен калдырып, вакытсыз вафат була. Аның улы Касыйм башта атасы мәдрәсәсендә укый, әтисенең бай китапханәсе белән ныклап танышып чыга һәм Казанга килеп, укуын 1912 елга хәтле «Касыймия» мәдрәсәсендә дәвам итә. Шул ук елны Касыйм, укытучы булып, Иске Бохарага китә. Әмма 1914 елда башланган Беренче бөтендөнья сугышы яшь мөгаллимне солдатка әйләндерә. Сугышлар басылгач, К. Хәмзин яңадан укытучылык эшенә кайта. Татарстан, Ташкент мәктәпләрендә укыта.

1925-1930 елларда К. Хәмзин Казандагы Шәрык педагогия институтында, 1927 елдан Казан университеты рабфагында укый, ә 1930 елдан Шәрык педагогия институты рабфагында укыта. Бераз соңрак Казан университетының татар теле кафедрасында ассистент, 1932 елдан доцент дәрәҗәләрен ала һәм кафедра мөдире, профессор М. Корбангалиевнең урынбасары вазыйфаларын башкара.

К. Хәмзиннең тел галиме буларак формалашуына профессор М. Фазлуллин, Г. Алпаров зур йогынты ясыйлар.
1920 еллар ахырында СССРда коммунист-большевиклар рус булмаган халыкларның мәнфәгатьләренә каршы килә торган шовинистик позициягә ныклап аяк басалар. Халыкларның әдәби-мәдәни мирасларына, галимнәренә, дин, җәмәгать эшлеклеләренә каршы репрессияләр оештырыла. СССРда милли сәясәттә туып килә торган кара реакциягә каршы К. Хәмзин үзенең кискен ризасызлыгын ачыктан-ачык белдереп, төрле конференцияләрдә, дискуссияләрдә, киңәшмәләрдә чыгышлар ясый. Ул 1927 елда татарның уяу карашлы, зирәк вәкилләре белән бергә ВКП(б) Татарстан өлкә комитеты пленумына адресланган (күчермәсе И. Сталинга җибәрелгән) «82 хатына» кул куя.

Бу мөрәҗәгатьтә гарәп язуына нигезләнгән татар алфавитын саклау максатыннан «яңалиф» шикелле «Троя аты» кертүгә каршы фикер әйтелә. Билгеле булганча, мондый чыгышлар 1930 елларда эзсез калмаган. Шушы протесты өчен К. Хәмзин эзәрлекләнеп, 1936 елда Казан университетыннан китәргә мәҗбүр ителә. Ул яңадан мәктәпләргә юнәлә, укыту эше алып бара. Шулай ук татар теле өстендә фәнни эзләнүләрен дә туктатмый. 1939 елдан хәзерге Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оешкан көннән башлап анда хезмәт итә.

1940 елда Касыйм Хәмзин һәм аның фикердәше, педагог Габбас Сәйфуллин татар әдәби телендә көнчыгыш алынмалары сүзлеген төзергә ул вакыттагы Татар тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институты белән килешү төзиләр. 1946 елда бу сүзлекнең 40 басма табак күләмендәге тексты әзер була. Әлеге китапны тикшереп, авторга төзәтеп эшләргә кайтаралар. Аның өстендә эшләгән вакытта, 1948 елда, Касыйм ага кулга алына һәм сәяси җинаятьләрдә гаепләнеп, ябылуга хөкем ителә. 1951 елда акланып, иреккә чыгарыла. Чыгу белән, сүзлек өстендә эшләвен дәвам итә. Аның бу хезмәтенә 1958 елда М. Мәхмүтов та килеп кушыла.

Әлеге сүзлек, ниһаять, 1965 елда, К. Хәмзиннең 70 яшьлек юбилее чорында басылып, дөнья күрде. Аның тормыш юлы турында беренче фәнни мәкалә авторы М. Шакирҗанов мондый мәгълүмат бирә: «Касыйм Зыятдин улы Хәмзин гомеренең соңгы көннәренә кадәр иҗат итте, үзенең атаклы сүзлеген киңәйтү һәм камилләштерү өстендә эшләде, моның өчен бик күп өстәмә материал җыйды. Тик сүзлекнең кабат нәшер ителүен күрә алмыйча, 1976 елда вафат булды».

Касыйм Хәмзин төзегән алынмалар сүзлеге басмасы чит ил галимнәре игътибарын да үзенә тарткан. 1967 елның башларында Казанга Сүрия (Сирия) дәүләтенең Пропаганда һәм информация бүлеге генераль директоры Сабир Сапкутның бик җылы эчтәлекле хаты килә. Хатта «Бу сүзлекне СССР халыклары культурасын өйрәнү өчен җитди бер хезмәт дип таныйбыз», — диеп язылган була5.

Атаклы телче кулында «Кәлилә вә Димнә» әсәренең XVI гасырдан калган татар теленә тәрҗемәсе дә булып, Касыйм ага аны тел җәһәтеннән өйрәнүгә керешкән. Галимнең кызы Г. Хәмзина кулында бу эшнең барышына кагылышлы берничә бит автор язмалары саклана. Гөлшат ханымның сөйләвенә караганда, Касыйм ага вафат булганнан соң, әлеге кулъязманы аңардан профессор Хатыйп Госман сорап алган һәм үзенең аспирантына тапшырган.
Кызганычка каршы, әтисенең гарәпчә алфавит белән «Кәлилә вә Димнә»гә карата язылган кулъязмаларын Гөлшат ханым таба алмаган. Ләкин, аңа карамастан, тиздән шушы ифрат кызыклы, үзенчәлекле кулъязманы фәнни тикшерү нигезендә кандидатлык диссертациясе дөньяга килде.

Алынмалар сүзлегеннән тыш, К. Хәмзин 1966 елда Мәскәүдә басылган, 38 мең сүзне эченә алган «Татарча-русча сүзлек»не төзүчеләрнең дә берсе булды. Болардан башка, аның кулы белән язылган татар теле орфографиясе, диалектологиясе дәреслекләре, хәрби терминологиягә багышланган китаплар, тәрҗемә һәм редакторлык хезмәтләре, фәнни-методологик мәкаләләр бар. Алар хәзерге заманда да татар филологиясен өйрәнүчеләргә файдалы булыр дип уйлыйбыз. Шуны да әйтергә кирәк, бездә Касыйм Хәмзин төзегән сүзлекнең тулыландырып эшләнгән басмасы булуга ихтыяҗ зур. Чөнки иске татар язма мирасына керә барган саен тулырак алынмалы сүзлек зарурлыгы ачыклана. К. Хәмзин калдырган мирасны саклап калуны, аны белгечләребезнең игътибарына җиткерүне, Касыйм ага башлаган игелекле эшләрне дәвам иттерүне Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре коллективының бурычы дип саныйбыз.

ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Мельников С. Акты исторические и юридические и древние царские грамоты Казанской и других соседственных губерний. – Казань, 1859. – С. 9, 10.
2. Перечневая книга Свияжского уезда: по материалам писцового описания 1646-1652 годов. – Казань, 2004. – С. 143, 144.
3. Татарстан фәннәр академиясе, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты каршындагы Кулъязмалар, фәнни архив бүлеге, 99 нчы коллекция, 1 тасв, 195 эш бер.
4. Шакирзянов М. Ученый, педагог, просветитель (к 100-летию К. Хамзина) // Идель. – 1996. – № 7-8. – С. 54.
5. Советская Татария. – 1967. – 4 февраля.

Марсель Әхмәтҗанов,
филология фәннәре докторы