2009 1

Ямаширмђ авылында дин џђм мђгърифђт торышы (XIX-XX гасыр башы).

ТаТатарстанда бик борынгы һәм бай тарихлы авыллар байтак. Гыйбрәтле үткәнебезнең бер өлешен үзенә сеңдергән салаларның берсе — хәзерге Биектау районына кергән Ямаширмә авылы.
Соңгы елларда төбәкләр тарихын өйрәнүгә зур әһәмият бирелә. Ямаширмә авылы тарихына да багышланган китаплар, мәкаләләр матбугатта басылып тора1.

XVI йөзнең икенче яртысына — XVII гасырга караган Писцовый кенәгәләр мәгълүматларына нигезләнеп, тарихчы Е. И. Чернышев Ямаширмәне Казан ханлыгы авыллары исемлегенә кертә2.
«Татар энциклопедик сүзлегендә» дә Ямаширмә авылының Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле булуы турында язылган3. Әмма Ямаширмәнең тагын да борынгырак булуын раслаучы дәлил дә бар: авыл зиратында 1382 елга караган кабер ташы хәзерге көнгәчә саклана. Ташның югары башында болгар кабер ташларының өске ягына куела торган алты почмаклы Сөләйман йолдызы бар. Язуның татарча өлеше түбәндәгедән гыйбарәт: «Тарих йите йөз сиксән түртдә җөмади ел-әүвәле аеның берендә ирди кем, Габделҗәббар угылы... Инүк, иллик биш йәшендә кяфер килгәндә шәһид... Тәгалә рәхмәт кыйлсын, Амин, йа Раббел-галәмин»4. Димәк, Ямаширмә авылы XIV гасырда ук булган дигән раслауда тулы хокук бар.

Әлбәттә, авылның ул чорларга караган башка язма чыганакларның сакланып калуы икеле. Казан ханлыгы Иван IV гаскәрләре тарафыннан тар-мар ителгәч, язма истәлекләрнең һәммәсе диярлек юкка чыккан. Авыл үзе дә, күрәсең, яндырылган, аның урынын алыштыруы (бәлки бер тапкыр гына да түгелдер) шул хакта сөйли5. Шулай ук Ямаширмә авылы 1602-1603 елгы Писцовый кенәгәләрдә дә телгә алына6.

Чокырлы-чакырлы, тигезсез җиргә утырган Ямаширмә халкы (Ямаширмә — яман чокыр, яман елга мәгънәсендә) фәкыйрь яшәгән. Авыл халкы яшәү чыганагы булган иген җирләрен үзенә алу өчен һәртөрле мөмкинлекләрне файдаланырга тырышкан. Төрле үтенеч язулары ярдәмендә алар Казан Федоровский монастырь җирләренең бер өлешен үзләренә алуга ирешәләр. Озак барганмы бу көрәш, юкмы — анысы билгесез. Ә менә 1647-1656 елларга караган документлар бу тартышның уңай нәтиҗәсен күрсәтә: «Федоровского монастыря вотчины отошло к государеву селу Чепчюгом и к ясачной деревне Емашурме пятьдесят десятин (1,09 гектар. — Х. Б.) без чети в три поля. А в одно поле шестнадцать десятин с полудесятиною и пол-полтретины десятины»7.

Д. А. Корсаков төзегән «Казан наместничествосы турындагы ведомостьлар»да (1781-1782 еллар) Ямаширмә авылы Арча өязенә керә һәм монда ясаклы татарлар яши, барлыгы 300 ревизия җаны дип язылган8.
Ревизия исемлекләре (Ревизские сказки) мәгълүматларына караганда Ямаширмә авылында халык саны даими арта торган. 1850 елны 552 ир-ат, 530 хатын-кыз исәпкә алынган9. 1858 елның 19 мартында алынган мәгълүмат буенча 562 ир-ат, 608 хатын-кыз10.

Авыл халкы элек-электән иген игү, терлек асрау, һөнәрчелек белән шөгыльләнгән, киндер суккан, палас һәм сөлгеләр тукыган, кабык төшереп мунчала әзерләгән, Уфа губернасына товар ташыган. Бертуган Әюповлар умартачылык белән шөгыльләнгән11.

Ямаширмә авылы Казаннан 40 кына чакрымда булса да, иманын сатмаган, динен саклап кала алган татар авылларының берсе. Авыл халкы яңа урыннарга күчкән, әмма мөселманлыгын җуймаган. Ясаклы крестьян булганлыктандырмы, әллә гаярьлекләре куәтле булганмы, алар чукынудан котылып кала алганнар. Әлбәттә, авыл халкын туплап, акыл бирүче, иманлы юл күрсәтүче олуг затлар да булган. Шуларның берсе хакында татарның мөхтәрәм акыл иясе Ш. Мәрҗани болай дип яза: «Хөсәен бине Муса бине Ягъкуб бине Ишмәмәт әл-Казани. Бәшир байның кызы Мәхбүбәгә өйләнеп, аның кияве һәм мин фәкыйрь язучының каенатасы иде. 1257 (1857) елда, рәбигыль-әүвәл аеның унберендә, җомга көн кичендә вафат булды.

Илле сигез яшендә иде. “Мүскәй Хөсәен” һәм сирәк кенә “Шулпа Хөсәен” дип йөртәләр иде. Казанның юмартлыгы һәм мөрәүвәтлелеге белән танылган могтәбәр байларыннандыр. Ямаширмә, Кизләү, Юлга, Әсән карьяләренең мәчетләре моның тарафыннан бина кылынганнар»12. Күренекле галим Р. Фәхретдиннең «Асар»ында Ямаширмә авылының мәчетендә имам һәм мөдәррис булган Сәйфетдин бине Хәлил турында мәгълүмат бар. Ул озак еллар иманлык һәм сабыйлар укыту хезмәтендә булып хаҗ кылу максаты белән Хиҗаз тарафына сәфәр киткән. Аның 1812 елдан алып 1840 елга кадәр авылда тормыш итүе билгеле13.

XIX йөздә Ямаширмә авылында ике мәхәллә була. 1844 елның 25 августыннан беренче мәхәллә имамы вазифасын Нәҗметдинов Сираҗетдин (указ № 6291) башкара. 1852 елда янган мәчет урынына 1853 елда агач мәчет торгызыла. 1865 елда бу мәхәлләдә 336 ир-ат һәм 349 хатын-кыз санала14. Аның вафатыннан соң (5 май, 1883 ел) мәхәллә халкы мулла итеп Казан өязе Кармыш волосте Янали авылында 1860 елның 5 февралендә туган Фазлыәхмәт Хафиз улы Хәмзинны (указ № 6618) сайлый15. Бу шәхес күренекле дин әһеле буларак кына түгел (соңрак аңа ахун дәрәҗәсе дә бирелә), ә педагог-реформатор, мәгърифәтче сыйфатында да мәгълүм. Бу мәхәлләгә 1909 елга кадәр Татар Урматы авылы халкы да керә. 1909 елда алар үзләрендә мәчет салырга рөхсәт алалар һәм 65 йорттан 206 ир-ат аерылып чыга16 һәм мулла итеп Зур Кавал авылында туган 22 яшьлек Галимҗан Гыйниятуллин сайлана.

Икенче мәхәллә 1834 елда оеша. Имам итеп 1834 елның 14 февраленнән Лаеш өязе Отар-Дубровка (Татар Казысы) авылы крестьяны Хәйбулла Хәмитов (указ № 4423) расланган17. 1859 елның 28 сентябреннән икенче имам вазыйфасында аңа улы Вәлиулла (№ 6220) ярдәм иткән (1876 елның 22 мартында вафат була)18. 1885 елдан мәхәллә имамы итеп Хәйбулла хәзрәтнең оныгы Ярулла Вәлиуллин (1869 елның 11 октябрендә туган) (указ № 3584) билгеләнгән19. Минем әтием, Зиннәтулла Сафиулла улы (1909-1988), Ярулла мулладан сабак алдым дип искә ала иде. Ярулла хәзрәтнең эшен аның улы Габделхәбир (1905 елның 20 августында туа) дәвам итә. Аның тулы исеме — Габделхәбир бине Ярулла бине Вәлиулла бине Хәйбулла (Хәбибулла. — Х. Б.) бине Габделхәмит бине Ишмөхәммәт бине Бикмөхәммәт.

Габделхәбир балачактан ук Казандагы мәшһүр «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә. Анда ул Галимҗан хәзрәт Баруди җитәкчелегендә гыйлем эстәүгә керешә. 1918 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ябылгач, «Касыймия» мәдрәсәсендә укуын дәвам итә. Мәдрәсәдән соң ул туган авылына кайта, 1926 елдан имам-хатыйб вазыйфасын башкара. 1930-1931 елларда сайлау хокукларыннан мәхрүм ителә. 1967 елның июнендә «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы итеп сайлана. 27 ел дәвамында (1994 елга кадәр) Казан шәһәренең җамигъ «Мәрҗани» мәчетендә беренче имам-хатыйб вазыйфасын үти. 1968 елның март аенда хаҗ кыла. 1970 елда Диния нәзарәтендә казыйлыкка кандидат итеп сайлана. Габделхәбир хәзрәт гаиләсендә эшен дәвам иттерүчене тәрбияли алган. Аның оныгы Наил хәзрәт Яруллин Бохарадагы «Мир-Гарәп» мәдрәсәсен тәмамлый, Төркиядә һәм Мәдинәдә белемен камилләштерә. Бүгенге көндә ул — Казан югары мөселман «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең ректоры.

1883 елдан икенче мәхәллә мәчете җамигъ мәчете итеп үзгәртелгән. Мәчет каршында мәктәп эшләгән, XХ гасыр башында анда 32 шәкерт гыйлем алган. Дәүләт карамагында булмау сәбәпле, мәдрәсәләр бары тик халыктан килгән акча хисабына гына яшәгәннәр.
Гомумән, Ямаширмә авылы мәгърифәтле затларга бай булган, мәдрәсәләрдә яңа тип уку системасын урнаштыру өчен һәрвакыт көрәш барган. Татарстан Милли архивында Чыпчык волосте Ямаширмә авылында икенче татар-мөселман мәктәбеI ачу турында кызыклы документ саклана20. Документтан күренгәнчә, әлеге мәктәптә Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган С. Искәндәров, Г. Коләхмәтов, Н. Таһиров, М. Дашкин һәм башкалар эшләгәннәр.

1903 елның 20 гыйнварында Ямаширмә авылына вакытлыча укытучы итеп Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган мөгаллим С. Искәндәров билгеләнә. Бина булмау сәбәпле Закир исемле крестьянның өендә 10 укучы белән мөгаллимлек эшен башлап җибәрә. Соңрак С. Искәндәров Зәйнулла Гыйззәтуллин һәм аның улы Мөхәммәтвафа Зәйнуллин өендә укытуны дәвам итә21.

Махсус бина төзелгәнче үк Казан өязе земство идарәсе укыту эшенә һәм укытучыга хезмәт хакы түләү өчен акча бүлеп бирә. 1903 елның 27 августында Ямаширмә рус-татар училищесына укытучы итеп, елга 300 сум хезмәт хакы белән Габделкаюм Юныс улы Коләхмәтов билгеләнә22. Бу шәхес турында аерым сөйләү зарур. Габделкаюм — күренекле татар әдибе Г. Коләхмәтовның энесе. Казандагы татар укытучылар мәктәбендә белем ала. Татар әдәби-мәдәни тормышының үзәгендә кайнаган Г. Исхакый, Х. Ямашев, Г. Сәйфетдиновлар белән бергә укый. Ул беренче көннән үк җиң сызганып эшкә тотына. Нәкъ менә аның тырышлыгы һәм алдынгы карашлы имам-хатыйб, мөгаллим Фазлыәхмәт Хәмзинның финанс мәсьәләсендә җаваплылыкны үз өстенә алуы нәтиҗәсендә аерым мәктәп ачуга рөхсәт бирелә. Г. Коләхмәтов өяз земство идарәсенә язган хатында мәктәп урнашкан йорт бинасының кысан булуын һәм укучылар саны арта баруын, аларның тирә-юньдәге авыллардан да, хәтта Казанның Апанай мәдрәсәсеннән дә килүләрен хәбәр итә23.

Мәктәп янгынга, башка төрле хәлләргә дучар була. Махсус уку бинасы булдыру көн тәртибенә баса. Бу эшне авылның имам-хатыйбы Ф. Хәмзин үз өстенә ала һәм земство өяз идарәсенә 1905 елның 26 октябрендә язган хатында үзен гарант булачагын белдерә24.
Г. Коләхмәтов дәрес бирү белән генә чикләнмичә, авыл халкы арасында агарту һәм аңлату эшләре дә алып бара. Патша, авыл старосталарын сайлаган кебек үк, халык тарафыннан сайланырга тиеш һәм гомумән тиздән патша бөтенләй булмаячак, аны халык тарафыннан сайлап куелган кеше алыштырачак дигән фикерләр тарата. Студентлар авыл халкы хокуклары өчен көрәшәләр, ә крестьяннар һич тә аларга булышырга теләмиләр дип, ризасызлыгын да белдерә25. 1908 елның 28 мартында Коләхмәтов өендә тентү уздырыла һәм шактый күләмдә «зарарлы» матбугат җыелып алына26. Габделкаюм сәяси яктан гаепле дип табыла һәм 1908 елның 18 августында Сембер шәһәренә сөргенгә җибәрелергә хөкем ителә27.


С. Искәндәровның Казан өязе земский управасына донесениесе. 28 гыйнвар 1903 ел. ТР МА, 119 ф., 1 тасв., 780 эш, 18 кгз.

Аның эшен Н. Х. Таһиров дәвам итә. 1910 елның 6 гыйнварында язган хатында Таһиров укучылар саны иллегә җитүен хәбәр итә, бинаны киңәйтү һәм икенче укытучы кирәк дип белдерә28. 1910 елда Халык училищелары инспекторы Я. Д. Кобловны чыгарылыш имтиханнары комиссиясе җитәкчесе итеп Ямаширмә авылы рус-татар училищесына билгелиләр29.

1911 елның 21 октябрендә И. Дашкин укучыларга стипендия (айга 5 сум күләмендә) сорап өяз земство идарәсенә мөрәжәгать итә. Шулай ук башка авыллардан килеп укучыларга квартира хакын түләү өчен ярдәм сорый. Әлеге мәсьәләләрне хәл итү өчен өяз земствосы фәкыйрь укучыларга ярдәм итү җәмгыятенә мөрәжәгать итәргә киңәш итә30.

1926 елдан мәктәп тулы башлангыч белем, 1930 елдан җидееллык, 1967 елдан урта белем бирә башлый. 1978 елда өч катлы яңа таш мәктәп төзелә.
1917 елдан авыл тарихында, бөтен илдәге кебек, зур үзгәрешләр башлана. Мәчетләрне ябалар. Беренче мәхәллә мәчете 1936 елда клуб итеп үзгәртелә31. Икенче мәчет 1939 елның 19 июлендә ябыла һәм балалар бакчасына тапшырыла32. Татарстан Милли архивында сакланучы мәгълүматларга караганда, 1929 елга кадәр үз вазыйфаларын башкарган муллалар И. Әхмәдиев (1882 елда туган), А. Сираҗиев (1884), мөәзин З. Шәмсетдинов (1888), мулла Х. Яруллин (1905) 1930-1931 елларда сайлау хокукларыннан мәхрүм ителәләр33.

Ләкин авыл совет чорында да мулласыз булмады. Дини бәйрәмнәр, балага исем кушу, никахлашу, мәетне соңгы юлга озату белән бәйле йолаларны озак еллар буе авыл муллары С. Насыйбуллин, Г. Сафиуллин, Ә. Вәлиуллиннар алып бардылар.
1995 елда Х. А. Зәйниев ярдәмендә авылда яңа таш мәчет салынды. Хәзерге көндә мәчетнең имамы булып Н. Ш. Фазылов тора.
Татар халкын, аның телен һәм мәдәниятен саклап калу, алга таба үстерү юнәлешендә ата-бабаларыбыздан калган бай тарихи-мәдәни мирасны үзләштерү, өйрәнү, эш-гамәлләребездә файдалана белү зарур. Тарих һәм заман бездән шуны таләп итә.

ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Очерки истории Высокогорского района Республики Татарстан. – Казань, 1999. – 368 с.; Шакирҗанов Р. Ә. Ямаширмә мәктәбе — мәгърифәт чишмәсе. – Казан, 2005. – 204 б.; Закирова Г. Ямаширмә авылының тарихы һәм микротопонимиясе // Мирас. – 1998. – № 6. – Б. 157-159; Баһаветдинова Х. З. Ямаширмә авылы тарихыннан // Материалы итоговой конференции Института истории им. Ш. Марджани АН РТ за 2006 год по отделу средневековой истории. – Казань, 2008. – С. 19-25.
2. Чернышев Е. И. Селения Казанского ханства. (По писцовым книгам) // Вопросы этногенеза тюркоязычных народов Среднего Поволжья. – Казань, 1971. – С. 289.
3. Татарский энциклопедический словарь. – Казань, 1999. – С. 684.
4. Юсупов Г. В. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. – М., Л., 1960. Табл. 44.
5. Износков И. А. Список населенных мест Казанского уезда, с кратким их описанием. – Казань, 1885. – С. 14.
6. Писцовая книга Казанского уезда 1602-1603 годов. – Казань, 1978. – С. 133-134.
7. Писцовая книга Казанского уезда 1647-1656 годов / И. П. Ермолаев, Д. А. Мустафина. – М., 2001. – С. 373.
8. Корсаков Д. А. Сборник материалов по истории Казанского края в XVIII в. // Известия Общества археологии, истории и этнографии. – Казань. – 1908. – Т. 18. – Вып. 4-6. – С. 259.
9. ТР МА, 3 ф., 2 тасв., 678 эш, 334-335 кгз.
10. Шунда ук, 308 эш, 745-667 кгз.
11. Вечеслав Н. Н. Список населенных мест Казанской губернии. – Вып. I. – Уезд Казанский. – Казань, 1878. – С. 84-85; Износков И. А. Указ. соч. – С.
12. Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. – Казан, 1989. – Б. 318.
13. Фәхретдин Р. Асар. – Казан, 2006. – Б. 165.
14. ТР МА, 2 ф., 2 тасв., 8 эш, 79 кгз.
15. Шунда ук, 2590 эш, 2-4 кгз.
16. Шунда ук, 8469 эш, 12-14 кәгазьнең арткы ягы.
17. Шунда ук, 710 эш, 47 кәгазьнең арткы ягы, 48 кгз.
18. Шунда ук.
19. Шунда ук, 3076 эш, 20 кәгазьнең арткы ягы – 22 кгз.
20. Шунда ук, 119 ф., 1 тасв, 780 эш.
21. Шунда ук, 18 кгз.
22. Шунда ук, 58 кгз.
23. Шунда ук, 66 кгз.
24. Шунда ук, 78 кгз.
25. Шунда ук, 86 кгз.
26. Шунда ук, 1 ф., 4 тасв., 3547 эш, 5-12 кгз.
27. Шунда ук, 26 кгз.
28. Шунда ук, 19 ф., 1 тасв., 780 эш, 101 кгз.
29. Шунда ук, 119 ф., 1 тасв., 1116 эш, 7 кәгазьнең арткы ягы.
30. Шунда ук, 780 эш, 113-114 кгз.
31. Шунда ук, Р-873 ф., 2 тасв., 16 эш, 4 кгз.
32. Шунда ук, Р-3610 ф., 5 тасв., 363 эш, 1 кгз.
33. Шунда ук, Р-2849 ф., 5 тасв., 11 эш, 112 кгз.

I Документта күрсәтелгәнчә китерелә.

Халидә Баһаветдинова,
тарихчы