2009 1

Иганђче Хљсђенев байларныћ варислары.

Элек татар мәктәпләрендә балаларга беренче сыйныфтан ук гарәп телендә язылган китаплар ятлата башлаганнар. Бер төрле генә укыту программасы булмаган. Кайсы мулла нинди китапны үз күргән — шул китапны ятлата башлаган. Ана телен өйрәнү, ана телендә укырга керешү хәрәкәте ХIХ йөз ахырларында гына башланып китә. Бу хәрәкәтнең башында Кырым морзасы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Исмәгыйль Гаспринский, татар зыялылары арасыннан Хәсәнгата Габәши, Риза Фәхретдинов, Габдерәшит Ибраһимов, Галимҗан Барудилар торган. 1898 елда Уфада аларның кайберләре катнашында «Ислахы лисаны төрки, ислахы мәктәп вә мәгариф» җәмгыяте дә оештырыла. Ләкин төрки телдә укытуны алга сөргән ул җәмгыять эшен җанландырып җибәрә алмады, дип яза Р. Фәхретдинов1.

Шундый тәртиптәге мәктәпләр ачу, махсус биналар кору мәшәкатьләрен үз өстенә алучыларның иң күренекле вәкилләре исә Әхмәт, Мәхмүт, Габделгани Хөсәенев байлар булганнар. Алар ана телендә белем бирү юнәлешендә татар халкы арасында башлап йөрүчеләр. Патша заманында милли мәктәп-мәдрәсәләр тотуга хөкүмәт бер тиен дә акча бирмәгән. Чиновниклар җитештерүне максат итеп алган аз санлы русча-татарча, русча-казакъча мәктәпләр генә җирле үзидарә исәбенә яшәгәннәр. Хөсәеневләр ысулы җәдид нигезендә башлангыч классларда балаларны ана телендә укыта башлауга, шул юнәлештә эшләүче йөзләгән мәктәп-мәдрәсәләр ачуга үз миллионнары белән хезмәт иткән шәхесләр. Авылларда, шәһәрләрдә мәктәпләр ачканнар, яңача укытырга керешкән укытучыларга хезмәт хаклары түләп торганнар. Алар укытып чыгарган һәм соңыннан хезмәт хакы түләп торган укытучылар Касыйм шәһәре тирәләреннән башлап Төркестан җирләренәчә, Казан, Вятка губерналарыннан алып Дагыстан җирләрендәге авылларгача таралып укыткан.

Әхмәт Хөсәенов.

Узган гасыр башында алар эшчәнлеге хакында Р. Фәхретдинов «Әхмәт бай» (Оренбург, 1911) һәм Б. Шәрәф «Гани бай» (Оренбург, 1913) исемле китаплар язып бастырганнар. 1889 елда Оренбургта бертуган Хөсәеневләр мәшһүр «Хөсәения», 1899 да — «Вәлия» мәдрәсәләрен ачкан һәм үз исәпләренә тотканнар. Каргалыда һәм Оренбургта, татар дөньясында беренче мәртәбә буларак, мөгаллимнәрнең белемен күтәрү курслары оештырганнар. Кыз балалар өчен рус гимназияләре үрнәгендә өч махсус мәктәп ачканнар: 1896 елда Каргалыда һәм 1897 елда Оренбург шәһәрендә Фатыйма Әдһәмова, 1908 дә Багбостан Мөэминова мәктәпләрен. ХIХ йөз ахырында җәдидчә укытуга керешкән Казандагы «Мөхәммәдия» белән Уфадагы «Госмания» мәдрәсәләренә дә Хөсәенев байлар акчалата зур иганә кылып торганнар.

Иганә кылу, мөэмин-мөселманга файдалы эш башкаруда бу байларның балалары аталары юлын дәвам иттерә алганмы соң?
Хөсәенев байларның варислары эшчәнлеге Совет хакимияте елларында тикшерелмәде. Ара-тирә, теге яки бу вакыйгага мөнәсәбәтле рәвештә генә кайберләренең исемнәре аталды. Дөрес, күбрәк тискәре мисал кирәк булганда телгә алына килделәр. Ә бит алар да Совет хакимияте урнашканчы аталарының эшен дәвам иттереп, милләт файдасына булсын дип, ярыйсы гына эшләр башкарган кешеләр. Сүзне иң өлкән, халыкка игелекле хезмәт кылу эшләренә иң беренче булып тотынган Әхмәт Хөсәенев (1837-1906) гаиләсеннән башлап җибәрик.

Аның үз балалары булмый, ләкин үз баласы итеп күргән, «угыллыкка алган» улы була. Бу кеше — ХХ гасыр башы татар дөньясында уңай эшләре белән игелекле эзен калдырган Габдерахман Галләм улы Дәүләтшин. «Хөсәения» мәдрәсәсенең мөдәррисе һәм шул мәхәллә мәчете имам-хатибы Габделгалим Габделгалләм углы Дәүләтшинның кече энесе булса кирәк. Безнеңчә, бу ике зат, Әхмәт байның үзенәме, җәмәгатенәме туган булганнардыр. Ф. Кәрими дә бит әнә «Корсак» дип исемләнгән хикәя-фельетонында эштән-эшкә күченгәләп, эшнең җүнен тапмый йөргән берәүнең: «Казанга кайтам, Габдерахман аркылы, абыстай кулы белән Әхмәд байның кесәсен бушатам», дип хыяллануында әлеге туганлык якынлыгына ишарә ясый2.

Шул дәвер мәдәнияте тарихын тирәнтен өйрәнгән галим Һәнүз Мәхмүтов Габдерахман Галләм улы турында түбәндәге мәгълүматны бирә: «Әхмәт бай Хөсәенев тәрбиясендә үскән. Наширлек, китап бастырып тарату эше белән шөгыльләнгән. «Хөсәения» мәдрәсәсендә рус теле һәм әдәбияты укыткан. Пьесалар авторы буларак Д. Таҗдаров псевдонимы белән язган. Д. Таҗдаровның «Яшь хатын» исеме белән сәхнәгә менгән пьесасы 1907-1908 еллардагы сезонда Г. Исхакыйның «Алдым-бирдем», Г. Камалның «Бәхетсез егет», Я. Вәлинең «Оят, яки күз яше» пьесалары белән бергә шактый уңыш һәм популярлык казана»3. Совет хакимияте дәверендә Я. Вәли белән Д. Таҗдаров пьесаларының сәхнәгә куелмавының үз серләре бар: бу ике автор да Советка дошман дип саналган «буржуй» катлавыннан (Я. Вәли сәүдәгәр, алтын приискалары хуҗасы З. Рәмиевнең кияве).

Бу соңгы ике пьеса да 1918 елга чаклы «Сәйяр» һәм башка труппалар тарафыннан кат-кат сәхнәдә уйналалар. «Яшь хатын» пьесасына карата галим Һ. Мәхмүтов бәяләмәсе: «1907 елда басылган бу әсәрдә мәгърифәтчелек идеяләре, рационализм өстенлек итүе бик табигый... Эчтәлеге, куелган мәсьәләләре, образларның бирелеше ягыннан ул чорда язылган әсәрләрнең күбесеннән өстен тора»4. Шул елларга караган татар матбугатында да ул югары бәяләнә. Мәсәлән, Оренбургта уйналганнан соң, 1916 елның 30 ноябрендә басылган «Вакыт» газетасында пьеса авторының якташлары Г. Дәүләтшин булуы да ачык әйтелә һәм әсәргә дә, уенга да югары бәя бирелә. Г. Дәүләтшин русчадан татарчага берничә пьеса да тәрҗемә итеп бастырган. Шул хакта да Һ. Мәхмүтов хезмәтендә шактый мәгълүмат бирелә. Үзебезнең милли һәм русчадан тәрҗемә ителгән пьесаларны Петербургка йөреп, патша цензурасы аша раслатып, сәхнәгә менгерү мисаллары да бик дәлилле тасвирлана5.

Инде мәшһүр Тукаебыз биографиясенә күз салыйк. 1907 елның җәй ахырында ул Казанга әйләнеп кайта. Казаннан язылган хатларының берсендә (30 декабрьдә Г. Кариевкә) болай дип яза: «Монда күңелле, дус-иш, зыялылар күп... Үзем теләп кенә “Әл-ислах”ка хезмәт итәм. Жалунье башка җирдән алам», ди6. Аңлашыла, ара-тирә шигырьләрен бастырып чыгарган «Әл-ислах» исәбенә генә яшәп булмый. Газизә апасына, Уральскига 1908 елның 27 мартында язылган хат: «Мин Казаннан, әүвәл язганча, бик разый... Без хәзер Әхмәт байның угылы илә бергә “Китап” нәшрияты исемле бер ширкәт ясадык. Һәртөрле яңа китаплар сатып алып [та], үзебез бастырып та сатабыз.

Һәркөн һәр тарафларга җибәрәбез. Мин китапларның хаталарын төзәтәм (мөхәррир-редакторлык вазифасын үти. — Л. Х.). Хак куям. Сораган кешеләргә җибәрәм. Контора минем номерымдадыр. Бу эштән дә яхшы гына акча алам. Оренбурдан да мине чакырып хат килде»7.

Шушы юллардан аңлашылса кирәк, Казанга килеп яши башлауның беренче елында Тукай шушы Габдерахман Галләм улы белән кулга-кул тотынышып хезмәт итә, «бу эштән яхшы гына акча ала». Ширкәт конторасы Тукай номерында. Ләкин бу әле «Болгар» кунакханәсе номерлары түгел. Димәк, бүгенге укучы Тукайның бу кышта кайда яшәгәнлеген дә, ниләр эшләгәнен дә, ни-нәрсә исәбенә яшәгәнен дә белеп бетерми. Чөнки ул хакта галимнәребез язмады, дөресрәге, яза алмады. Революционер Х. Ямашев түгәрәгенә йөргән Дулат Алинең печәнлегендә бер төн кунып чыккан «революцион рухлы бөек шагыйрь» турында язучылар байтак булды. Ә менә «либераль сәүдәгәр» улы, «Таң»чылар төркеменә якын торган Г. Дәүләтшин белән булган арадашлык мөнәсәбәтләре һич тә телгә алынмады диярлек. (Г. Ибраһимов үз хезмәтләрендә Рәмиев, Хөсәеневләрне «либераллар» дип яза. Милләткә хезмәт итү үрнәкләрен мул китерә).

«Хөсәения» мәдрәсәсе идарәчеләре һәм имтиханда катнашкан казыйлар.


«Таң»чылар белән Г. Дәүләтшин арасында нинди бәйләнеш бар соң? Акчаны ярыйсы ук иркен тоткан яшь «рус хәлфәсе» белән зыялы морзалар оныгы С. Рәмиев бер чорда «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыйлар һәм укыта да башлыйлар. Ш. Мөхәммәдьяров та яңарак кына шул мәдрәсәдән китеп, Казандагы Татарская учительская школага барып керә. Булачак «Хөсәения» хәлфәсе Г. Исхакый белән анда алар бергә укый, бергә театр уеннары уйнауда катнаша. 1902 елда Гаяз Оренбургка килеп укыта башлый, шунда мәгълүм «Инкыйраз» әсәрен яза. Тагын ике-өч елдан соң алар Казанга барып укмашачаклар. Бергә-бергә «Таң йолдызы» газетасын чыгару фикеренә киләләр. Г. Ибраһимов хәбәр итүенчә, газета чыгаруга таләп ителгән акчаның бер өлеше «Бөгелмәдән урта тип сәүдәгәр Шакир Хәкимовтан», калган өлеше «Әхмәт бай Хөсәеневнең угылы Габдерахман Дәүләтшиннан» тотыла8. Г. Дәүләтшинның татар мәдәнияте, татар матбугаты өчен «артык саран булмавы» турында узган гасырның алтмышынчы елларында да ишеткәләргә була иде әле. Тик ул хакта язып чыгучылар гына табылмады.

Бу яшьләрне берләштергән тагын бер юнәлеш — барысының да әдәби иҗатка тартылуыдыр. Г. Дәүләтшинның иҗади эшчәнлегенә бәйле мәгълүмат алда булды, Г. Исхакый белән С. Рәмиевнең кем икәнлекләре һәммәбезгә мәгълүм. Ә менә «Таң»чылар хәрәкәтендә катнашканы өчен Казаннан куылган, шуннан соң Петербургка барып университет тәмамлаган Ш. Мөхәммәдьяровның әдәби эшчәнлеге бөтенләй барланмаган. Мәсәлән, 1907 елда ул А. П. Чеховның бер водевилен тәрҗемә итеп, Казанда бастыра. Ш. Җәмирев псевдонимы белән нәшер ителгән ул пьеса шул ук елда «Сәйяр» труппасы тарафыннан сәхнәләштерелә. Аның шулай ук иҗтимагый-сәяси темага караган берничә китабы да басыла. Петербургта да алар Г. Исхакый белән аралаша, бергә газета чыгара. Ш. Мөхәммәдьяров 1918 елда Мәскәүдә беренчеләрдән булып Г. Тукайга багышланган «Тукай кем?» исемле китап бастырып тарата.

Г. Г. Дәүләтшинның революциядән соңгы язмышы безгә билгесез. М. Рәхимкулова аны Дәүләт Думасы депутаты булган дип яза. Ләкин ул депутатлар исемлегендә юк9. Бәлки ул Мөселманнар фракциясенә кермәгәндер, бәлки 1916 елда шул фракциягә ярдәм итү өчен чакырылган бюрога гына кергәндер. З. Вәлиди дә шул бюрода эшләүдән соң сәясәтче булып китә бит. Дөрес, Г. Ибраһимов әсәрләренең җиденче томында бирелгән искәрмәдә дә Г. Г. Дәүләтшин хакында «Оренбург бае, миллионер. 1 нче Дума депутаты» дигән сүзләр бар10.

Хөсәен Хөсәенов.

Мәхмүт Хөсәеневнең (1839-1910) ике улының эшчәнлеге мәгълүм. Хөсәен исемлесе сәүдәгәрлек эшен дәвам иттерә. 1906 елдан башлап «Кәримов, Хөсәенев вә шөрәкясе» исемле китап басу, китап сәүдәсе ширкәтенең башында тора. Икенче улы Шәрәфетдин атасының үләренә бер-ике ел элек кенә Истанбулда булып, Ауропача тәртиптә уку-укыту эшләре белән танышып кайта. Мәхмүт бай 1910 елның 10 августында вафат булгач, Шәрәфетдин «Хөсәения» мәдрәсәсенең башлыгы һәм Әхмәт бай белән атасының бай мирасы нигезендә оештырылган мәктәп-мәдрәсәләргә ярдәм итү фондлары җитәкчеләренең берсе булып кала. Революциядән соңгы елларда Мәскәүдә Төркия илчелегендә эшли. 1922 елда В. И. Ленин тарафыннан кабул ителә. 1926 елда Урта Азиядә вафат була. Байның кече кызларыннан Гадилә исемлесе Оренбургта М. Хөсәенев варислары ярдәмендә ачылган «Багбостания» кызлар мәктәбен тотуда катнаша. Бу мәктәпне тоту өчен байның кече хатыны Зөһрәнең ун мең сумлык иганә кылганлыгы мәгълүм.

Оренбургның шәһәр уртасындагы мөселман зиратына кергәч тә, уң тарафта затлы кара таштан эшләнгән ике зур кабер ташына тап буласың. Алар бер-берсенә бик янәшә куелган. Ул ташлар астында Мәхмүт бай һәм аның сөекле хатыннарыннан берсе, Акалаева фамилиялесе җирләнгән. Мәхмүт бай кабер ташының йөзенә: «мәктәп-мәдрәсәләр тотуга ярты миллион сумлык иганә кылучы», дигән сүзләр язылган.

Хөсәен Хөсәенов.


Габделгани байның (1839-1902) ике хатыны була. Хатларда, истәлекләрдә теркәлеп калган исемнәргә караганда, аның җиде ир, бер кыз баласы туган. Улларының исемнәре: Мөхәммәтвәли, Габделхәмит, Габделгазиз, Гатаулла, Габделкәрим, Габдерахман һәм Габдерәшит. Соңгысына исемнең Габдерәшит казый Ибраһимов Оренбурга килгәндә, аның хөрмәтенә куелуын истә тотканда, ул 1897 елда туган. Иң өлкән агалары булган Вәли мулланың туу һәм үлү еллары төгәл мәгълүм: ул Казахстан җирендәге Казалинск (Казалы) шәһәрендә 1871 елда туган, 1933тә Троицк төрмәсендә гомере өзелгән. Димәк, 1917 елгы «җил-давыл» кузгалганда аңа кырык алты яшь чамасы була. Аталары вафат булганда, 1902 елда, күпчелек энеләренең әле балигъ булмаулары көн кебек ачык. Кечеләре Рәшиткә биш яшь була. Революция чыкканчы җиде кардәштән өчесенең милли җәмгыятькә файдалы эш белән шөгыльләнгәнлекләре билгеле.

Мираска калган мал-мөлкәтләрен үзара бүлешеп алгач та һәркем үз юлын сайлый: сәүдәнең үз өлешенә тигән арбасын тарта, аталары башлаган мәгърифәт эшен дәвам иттерә. Мәктәп-мәдрәсәләр тотуга, мәктәп биналарын төзекләндерүгә өлеш кертүчеләрдән истәлекләрдә Габделхәмит, Габделгазиз һәм бер урында Габделкәрим исеме дә искә алынып китә. Габделгазиз белән Габделхәмит губерна мөселманнарының Хәйрия җәмгыятен җитәклиләр, төрле җәмгыяви оешмалар эшчәнлегендә катнашалар. Әлбәттә, мондый оешманың җитәкчелегенә сайланыр өчен, сайланучының ул җәмгыятькә ярыйсы ук күп суммада иганә кылуы көтелә. Гани бай балалары, халыкка ярдәм итү йөзеннән, андый зур суммаларны бу җәмгыятькә иганә кылганнардыр, мөгаен. Габделхәмит шулай ук Әхмәт бай Хөсәеневнең васыятьләрен үтәргә тиешле унике кешелек попечительләр идарәсенә дә кертелгән. Хәмитнең 1976 елда Ташкентта, Рәшитнең бер елга соңрак Америкада вафат булулары хакында төбәк тарихчысы М. Рәхимкулова хәбәр итә11.

Халык мәнфәгатен истә тотып башкарылган эшләре белән татар дөньясына иң мәгълүме Мөхәммәтвәли Габделгани улы Хөсәенев. Ул ун-унбер яшьләреннән алып ата-анасыннан читтә яшәгән. Белемле мулла булсын дип, аны атасы Казан артындагы Кышкар мәдрәсәсенә яшьли биргән. Мәдрәсәне тәмамлагач та Гани бай, шактый акча биреп, аны хаҗ сәфәренә җибәрә. Хаҗ гамәлен үтәп кайту өчен генә түгел, ике-өч ел чамасы шунда калып, гарәп телен, дин кагыйдәләрен тулырак үзләштерү һәм андагы мәгърифәт торышы белән тулырак танышып кайту өчен. Улының аннан кайтуына Гани бай зур эшләр башкарып куя. Уфа ахуны, Диния нәзарәте белән якын элемтәдә торган Хәйрулла хәзрәт Госмановка 1899 елның февралендә язган хатында ул: «Улыбыз Мөхәммәтвәлине Оренбурга имам вә мөдәррислеккә куярга вәгъдә биреп, ният кылып торабыз, фатихада буласыз», дип белдерә12. Әлбәттә, бу хәбәр инде урындагы барлык инстанцияләрне үтеп, мәсьәлә хәл ителеп беткәч, ахун хәзрәтләре ялгыш аяк чала күрмәсен өчен генә язылган.

Дин вә мәгыйшәт. – 1908. – № 9.

Гани бай улын шәһәрнең беренче мәчетенә имам-хатиб һәм аның карамагындагы мәдрәсәнең мөдәррисе итеп кую хәстәрлегенә Вәлине хаҗга җибәргән вакытта ук керешкән булырга тиеш. Олы яшькә җитеп килүенә карамастан, Мөхәммәтшакир ахун хәзрәтләре дә бу ике җылы урынны бик алай җиңел генә бушатасы килмәгәндер. Мәхәллә вәкилләре арасында да андый җылы урынны көтеп утыручылар бер-икәү генә булмагандыр. Гани байга аларның барысын да көйләү-җайлау өчен шактый мал түгәргә, байтак кешеләр белән элемтәгә керергә туры килгәндер.

Вәли хәзрәт Хөсәенев 1899 елның җәендә беренче мәхәлләнең имам-хатибы итеп сайлана һәм «Шакир хәзрәт мәдрәсәсе»нә баш булып утыра. Шул уку елыннан соң бу мәдрәсә «Вәлия» мәдрәсәсе дип атала башлый. Галимҗан Ибраһимов та нәкъ шул көздә, унике яшендә бу мәдрәсәгә килеп керә.
Шакир ахун заманында инде ул мәдрәсә фәкать укымышлы муллалар укытуга йөз тота. Вәли хәзрәт тә эшне шул юнәлештә дәвам иттерә. Ибраһимовларның өлкәне — Шакирҗанның «Хөсәения»гә, Галимҗанның исә «Вәлия»гә бирелүе, әлбәттә, Гыйрфан мулланың кемне үз урынына калдырырга ниятләвенә бәйле булган.

Вәли хәзрәт Хөсәеневнең бу мәдрәсәне яшәтү өчен күпме чыгым тотуы ачыкланмаган. Мәгърифәт эшенә ул атасы мәктәп-мәдрәсәләр ачуга тоткан кадәрле акча тотмаган. Шушы мәдрәсә эшчәнлеге белән генә канәгатьләнгән. Атасыннан калган мирасның бер өлешен ул китап басмасы һәм сәүдәсе эшчәнлегенә, Совет хакимияте дәверендә бик каһәрләп телгә алынган «Дин вә мәгыйшәт» журналын нәшер итүгә сарыф иткән. В. Хөсәеневнең типографиясе 1906 елның 5 декабрендә эшкә керешә. Һәм 1918 елның февраль башына чаклы Вәли бай карамагында була. Әбрар Кәримуллин хәбәр итүенчә, шул еллар арасында анда 104 китап һәм «Дин вә мәгыйшәт» журналы нәшер ителә. Дини эчтәлекле 40 китап һәм әлеге журнал басмаханә хуҗасы исәбенә чыгарыла13.

Журналның беренче саны 1906 елның 31 декабрендә чыга. 16 бит күләмендә атнага бер мәртәбә басылган журналның барлыгы 555 саны чыккан. Башта «Дин вә мәгыйшәт»не гамәлгә куючылар өчәү булган: татарча календарь һәм сәүдә буклетлары нәшер итү белән көн күргән Ш. Шәфигуллин, М. Дәүләтшин һәм Вәли хәзрәт. Аннары В. Хөсәенев ялгыз нәшир булып кала. Беренче елларда журналны үзе генә редакцияли, аннары ул эшкә мәдрәсәнең хәлфәләре дә тартыла. 1910-1911 елларда журнал «Дөнья вә мәгыйшәт» исеме белән дә чыга.

ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Шәрәф Б. Гани бай / Төз. М. Рәхимкулова. – Оренбург, 1998. – 259 б.
2. Ибраһимов Г. Әсәрләр. – Казан, 1984. – 7 т.: Тарихи хезмәтләр. – Б. 418.
3. Мәхмүтов Һ., Илялова И., Гыйззәт Б. Октябрьгә кадәрге татар театры. – Казан, 1988. – Б. 384.
4. Шунда ук. – Б. 41.
5. Шунда ук. – Б. 80, 234, 284, 325, 348.
6. Тукай Г. Әсәрләр. – Казан, 1986. – 5 т. – Б. 81.
7. Шунда ук. – Б. 80.
8. Ибраһимов Г. Күрс. хез. – Б. 408.
9. Усманова Д. Мусульманская фракция и проблемы «свободы совести» в Государсвенной Думе России (1906-1917). – Казань, 1999. – С. 128-146.
10. Ибраһимов Г. Күрс. хез. – Б. 517.
11. Шәрәф Б. Күрс. хез. – Б. 184.
12. Шунда ук. – Б. 210.
13. Татарская энциклопедия. – Казань, 2005. – Т. 2. – С. 288.

Иллюстрацияләр алынган чыганак: Шәрәф Б. Гани бай / Төз. М. Рәхимкулова. – Оренбург, 1998. – Б. 243, 252, 253, 239.


Лирон Хәмидуллин