2009 1

Комсомол кыз Галимђ.

Г. Ә. Шөгерова. Омск өлкәсенең дәүләт тарих архивы, 411 ф., 11 тасв., д. 1153 эш.

1970 елларда Советлар Союзы һәм дөнья спорты күгендә балкыган якты йолдызларның берсе — нәфис гимнастика остасы Галимә Әхмәткәрәй кызы Шөгерова иде. Түбәндә укучылар игътибарына бу күренекле милләттәшебезгә багышлап журналист Биктимер Сүнчәләй тарафыннан язылган хатирә-очерк һәм Галимә ханым биографиясенә караган материалларны тәкъдим итәбез.
* * *

Нәфис гимнастика утызынчы елларда Ленинградның балет студиясендә туа. Ә илленче еллар башында ленинградлылар нәфис гимнастика буенча СССР спорт мастеры программасын да төзеп, гүзәллек спортын тагын югарырак баскычка күтәрәләр. Нева буендагы шәһәрдә нәфис гимнастика буенча төрле ярышлар, иптәшләрчә очрашулар булып тора. Ленинград спорт сөючеләре дә үзләрен нәфис гимнастиканы иң яхшы белүчеләр итеп таныттылар. Шуңа күрә спортчылар мондагы һәр ярышка аеруча зур җаваплылык тоеп әзерләнәләр. Спорт белгечләре алдында, барыннан бигрәк, белдекле тамашачылар каршында кемнең кызарасы килсен?!

Г. Ә. Шөгерова. И. Ильдархановның шәхси архивыннан.


1973 елдагы СССР чемпионаты илебезнең нәфис гимнастика осталары өчен бик дулкынландыргыч вакыйга булды. Беренчедән, ярышлар Союзда үз вакытындагы иң якты һәм гүзәл комплексларның берсе — Ленинградның «Юбилейный» спорт сараенда уздырылды. Икенчедән, Голландиядә булачак дөнья чемпионатында катнашу өчен иң оста гимнастлар нәкъ шушы ярышта сайлап алынырга тиеш иде. Шул уңайдан көч сынашуларның программасы да шактый үзгәртелгән, катлауландырылган иде.

Беренче көнне, мәсәлән, гимнастик таяклар белән мәҗбүри күнегү кертелгән. Бу болай дигән сүз: һәр спортчы билгеле вакыт эчендә мәҗбүри төстә каралган күнегүләрне башкарырга тиеш. Шул таләпкә туры китереп, спортчы үзенең чыгышын, ягъни үзенең композициясен, алдан уйлап, төзеп куя. Иң югары балл алу өчен һәр спортчының композициясе үзенчәлекле, кабатланмас булырга тиеш.

Залда алма төшәрлек тә урын юк. Мин СССР чемпионы, Себер кызы Галимә Шөгерованың чыгышын түземсезлек белән көтәм. Егерме яшьлек спорт остасы үзенең мактаулы исемен саклап кала алырмы? Әллә көндәшләре аны узып китәрме? Ставрополь кызы Наталья Крашенинникова, ленинградлы Наталья Лощинская, Украина спортчысы Наталья Овчинникова, Әстерханнан Алла Засухина, мәскәүле Елена Карпухиналар да оттыру турында уйламыйлар, билгеле. Галимә таяклар белән башкарган мәҗбүри күнегү өчен 9,05 саны белән шактый югары балл ала. Ә туп белән ирекле күнегүдә ул тагын да зуррак уңышка ирешә. Петр Ильич Чайковскийның «Ромео һәм Джульетта» увертюра-фантазиясе темасына композицияне бик җиңел, уйнап кына диярлек үтәп чыга. Ә соңыннан, әкияттәге Зөһрә кыз айга очып киткәндәй, гүзәл бер сикереш ясап, ул 9,6 балл яулый. Шулай итеп, судьялар бригадасы ике күнегү өчен аңа 18,65 балл яза.

Г. Ә. Шөгерова тренеры Г. П. Горенкова белән. Омск. Г. Ә. Шөгерованың шәхси архивыннан.

Менә келәм җәелгән мәйданга Алла Засухина чыга. Ул бик тыныч күренә. Ләкин судьялар кызның, бик нык дулкынлануы сәбәпледерме, таяк тоткан кулының калтырап алганлыгын сизеп калалар һәм беренче ясаган күнегүен 8,95 балл белән генә бәялиләр. Шөгерованы куып җитү өчен аңа туп белән үткәрелә торган күнегүдә кимендә 9,7 балл җыярга кирәк. Засухина нибары 0,1 баллга гына калыша.

Шулай да әлеге күнегүләр буенча иң оста гимнаст дип унҗиде яшьлек Крашенинникова таныла. Ул ике төрдән 18,85 балл җыя.
Икенче көн ярышлары да мәҗбүри күнегүләр ясаудан башлана. Бу юлы кулда бернәрсә юк, бары ике кул — ике канат. Ләкин монда җиңүгә ирешү өчен әнә шул «канатлар»ны да, бөтен гәүдәңне дә саф, тигез ритм белән хәрәкәтләндерергә кирәк. Бу юлы судьялар Крашенинникова белән Засухинага 9,0 балл язалар. Шөгерова алардан бик азга гына калыша.

Хәзер инде шунысы көн кебек ачык: чемпион язмышын кыршау аша сикереп һәм ефәк тасма уйнатып башкарылырга тиешле ирекле күнегүләр хәл итәчәк. Менә мәйдан читенә чем-кара күзле, зифа буйлы Галимә чыгып баса. Зал бердәм тынып кала. Кояш яктысыдай прожектор нурларында Галимә вак-вак атлап мәйдан уртасына юнәлә. Әле аның бу вак адымнарында да, хәлсез салынып төшкәндәй күренгән кулларында да дулкынлану сизелә. Гимнастканың дулкынлануын бары музыка гына баса төшә. Шуны да әйтергә кирәк, ярыш музыкасын, яраткан, күңел түренә кергән музыканы спортчы үзе сайлый. Һәм чынлап та, ул аның җанына үтеп кергәндәй була, көрәшкә, җиңүгә чакыра. Музыка спортчыны алыштырып куйгандай итә. Ул төп-төгәл хәрәкәтләр белән күнегүләр ясарга да керешә.

Ниләр генә эшләми Галимә кыршау белән! Спортчы аны югарыга чөя. Һәм кыршау мәйданга төшәм дигәндә генә, аның уртасыннан, карлыгачтай, җилләнеп очып чыга.
Зал «аһ» итә. Ул да түгел, электр таблосы кабынып, 9,8 баллны күрсәтә. Нәфис гимнастикада иң югары бәянең 10 балл булуын искә алсак, Галимәнең нинди уңышка ирешкәнлеген күз алдына китерүе кыен түгел. Көндәшләрнең берсе дә бу нәтиҗәне кабатлый алмый. 

Г. Ә. Шөгерова. В. Кирсанов. Спорт. Музыка. Грация. Художественная гимнастика. – Москва, 1984. – С. 59.



«Ленинградская правда» газетасы хәбәрчесе, спорт мастеры Сәлим ага Ненмасов Шөгерованың бу чыгышына карата фикерен әйтеп: Галимәнең кыршау аша шулай очып сикереп чыгуы нәфис гимнастиканың иң югары ноктасына сикерү ул, диде, һәм 1971 елда Кубада уздырылган дөнья чемпионатында Галимәнең алтын медаль яулый алмавының сәбәбе дә кыршауга бәйле булуын искә төшерде.

Бераздан гимнастлар ефәк тасма белән ирекле күнегүләр ясарга чыгалар. Шөгерованың фамилиясе исемлектә беренче. Залда ут сүнә. Прожектор яктысы, караңгылыкны ярып, спортчы кызга юнәлә. Бөек француз композиторы Жорж Бизе операсыннан Галимәнең яраткан музыкасы яңгырый. Бөтен дөньяга танылган бу әсәрнең яңгырашы Шөгерова күңеленә спорт ярышының иң кызган мизгелләренә хас тирән драматик чишелеше белән якын. Галимә кулындагы озын тасма, бөтерелеп, югарыга үрли. Ул кызчыкны, утлы еландай, урап алып, аягыннан егар кебек. Әмма музыка көчәйгән саен, спортчы да үзенең хәрәкәтләрен кызулата бара, аның кара чәчләре күз иярмәс тизлек белән уйный тора. Шул чак музыка белән хәрәкәт бергә кушыла. Һичбер вакыт онытылмас гүзәллек образы туа. Скрябинның төсле музыкасы күз алдына килеп баса. Музыка төстә генә түгел, кеше хәрәкәтендә дә үзенең яңача яңгырашын тапкандай була.

Шөгеровадан соң мәйданга тагын һәм тагын спортчы кызлар чыга тора. Келәм өстендә аккоштай «йөзүчеләре» дә, күбәләк кебек, «канатларын» җиргә тияр-тимәс «кагып очучылары» да була. Әмма аларның берсе дә Галимәгә тиңләшә алмый. Омск шәһәре спортчысы Шөгерова өченче тапкыр СССРның абсолют чемпионы, дип игълан ителгәч, моңа берәү дә гаҗәпләнми инде.

Чемпионны беренчеләрдән булып бу ярышларның судьясы Лилия Нәҗметдинова тәбрикли. Лилия — нәфис гимнастика буенча илебезнең беренче спорт мастеры, Галимәгә кадәр бу төрдә өч тапкыр СССР чемпионы булган, беренче халыкара ярышларда совет спортын данга күмгән кеше. Хәзер бу спорт ветеранының йөзендә шатлык билгесе, чөнки ул эстафетаны ышанычлы кулларга тапшырган иде.
Тантаналы парадтан соң мин дә чемпион белән очрашам. Галимә үзен иң бәхетле кеше дип саный, аның шатлыгы күзләрендә, йөзендә балкый.
— Бу җиңү — тренерым Галина Павловна Горенкованың да җиңүе ул!

Чемпион кызның беренче сүзе шул булды. Аннары Галимә Татарстан спорт сөючеләренә, милләттәшләренә кайнар сәламен тапшырды, үзенең спортка килү елларын, бала чагын искә алды. Ул спорт секциясенә 1962 елда — тугыз яшендә языла. Хәер, баштарак ул фигуралы шуу, хореография белән шөгыльләнергә тели, мәктәпнең үзешчән сәнгать түгәрәгенә биюгә йөри.

Ләкин ашкынулы спорт биюе, тылсымлы музыка торган саен аның күңелен били бара, хәтта төшенә кереп аптырата.
Кечкенә гәүдәле ябык кызчык башкалардан берничек тә аерылып тормый. Әтисе Әхмәткәрәй дә, әнисе Нәҗибә дә кызлары шундый, спорт дөньясын шаккатырырлык нәтиҗәләр күрсәтә алыр дип, уйлап та карамаганнардыр. Тик карлыгандай кара күзләре генә аның барлык каршылыкларны да җиңәрлек көчле, дәртле булуы турында сөйли...

Спорт залы Галимәне магниттай үзенә тарта. Залдагы күнегүләрне җәен җиңел атлетика, йөзү, кышын тимераякта, чаңгыда шуулар белән дә чиратлаштырырга туры килә. Галимә яхшы укый, кино һәм театрларга йөри, пионер отряды эшендә актив катнаша.

Куанычлы көннәре дә, аянычлы көннәре дә була аның. Бервакыт ишегалдында уйнаганда аягын сындыра. Врачлар бер ел аякка тынычлык бирергә кушалар. Ләкин алты айдан соң ук инде ул күнегүләргә йөри башлый. Тора-бара Галимә буе җитмәстәй нәрсәләргә дә үрелә башлый, бик катлаулы күнегүләр ясый, аларны үтә төгәллек белән кабатлый. Тырыша торгач, башта яшьтәшләре, аннары үзеннән өлкәнрәк кызлар арасында Омск шәһәре чемпионы була. Ә унөч яшендә ул СССР спорт мастеры нормасын үти. Тагын ике елдан Шөгерова СССР чемпионатында катнашу хокукын яулый һәм, күпләр өчен көтелмәгәндә, икенче урынга чыга. Галимә СССР кубогына ярышларда да призлы урынны алгач, аны илебез җыелма командасына кертәләр. Себер кызы Югославиядә халыкара ярышларда уңышлы чыгыш ясый, журналистлар аны турнирның иң мөләем спортчысы дип атыйлар.
1969 елда Галимә Варна шәһәрендә дөнья чемпионатында катнаша. Абсолют чемпион исеме өчен көч сынашуда ул, Болгариянең Социалистик Хезмәт Герое Мария Гиговага гына оттырып, көмеш медаль ала. Ярыш программасының аерым төрләрендә исә ул өч алтын медаль яулый.

Ләкин кеше, тормышта сөртенгән кебек, спортта да сөртенә. 1971 елда Кубада үткәрелгән дөнья чемпионаты Шөгеровага зур күңелсезлек китерә. Анда ул үзенең мөмкинлекләрен җигеп бетерә алмый, җиңелә. Шуннан соң кайбер спорт белгечләре аның осталыгын шик астына куялар. Газеталарда: «Себер кызы үзенең җырын җырлап бетерде инде», дигән мәкаләләр дә күренә. Тик аның тренеры Горенкова, үз шәкертенең характерын яхшы белгәнгә, аның бу «кризис»ны кичерә алуына шикләнми. Яңадан күнегүләр, тынгысыз эзләнүләр башлана. Галимә тагын уңышсызлыкларга очрый. Аларны онытуы кыен. Алардан нинди дә булса эш эшләп, ял көннәрендә балет карап яки шефка алынган пионер лагерьларында чыгышлар ясап кына котылырга була.

Урта мәктәпне бетергәненә дә байтак. Тормыш өчен профессия сайлау турында уйларга вакыт. Ул үзенең гомерен спортсыз күз алдына да китерә алмаганлыктан, Омск педагогия институтының физик тәрбия факультетына укырга керә. Күнегүләр залында исә яңадан-яңа композицияләр эзли, тренер ярдәмендә үзенә генә хас стильне чарлый, үзенең яңа җырын башлап җибәрергә әзерләнә. 
 

Г. Ә. Шөгерова (икенче рәт сулдан уңга җиденче) ВЛКСМның XVII съезды делегаты. Мәскәү, 1974 ел. Омск өлкәсенең дәүләт тарих архивы, 411 ф., 25 тасв., 1153 эш.

1972 елда ул Таллин шәһәрендә теләгенә ирешә — илебезнең абсолют чемпионкасы булып таныла. Бу җиңү аның өчен һавадай кирәк була. Галимә яңадан канат җәя, безгә билгеле булган Ленинград ярышында, көрәшчеләр сүзе белән әйтсәк, мәйдан тота.
— Киләчәккә нинди планнар корасың? — дип сорадым мин аңардан бу чемпионаттан соң.
Ул миңа, шуны да белмисеңме дигәндәй, сәерсенеп карап куйды. Аннары күз очлары белән генә елмаеп:
— Голландиягә, Роттердам шәһәренә — дөнья чемпионатына барам, алтын медаль өчен көрәшәм, — диде.
Роттердамнан Галимә дөньяның абсолют чемпионы булып кайтты. Шулай итеп, 1973 елны ул бер генә ярышта да оттырмады. РСФСР, СССР, дөнья чемпионатларында, СССР һәм Интервидение кубокларына ярышларда үзен иң оста гимнаст итеп танытты.

Гимнастлар еш кына: «Туп белән күнегүләр иң авыры, туптан саклан, аның харап итүе мөмкин», диләр. Чөнки туп катлаулы күнегүләр ясаганда еш кына кулдан ычкына. Ә ычкындырдыңмы — оттырдың дигән сүз. Галимә исә иң күп медальләрне нәкъ менә туп белән күнегүләр ясап яулый, ә 1974 елда ул нәфис гимнастика осталары арасында беренче булып нәкъ шушы төрдә иң югары күрсәткечкә — 10 балл җыюга ирешә. Шул ук елны ул үзенең туй табынын СССР кубогы белән бизи. 1975-1977 еллардагы ярышларда да Галимәнең чыгышлары күп кенә медальләр белән бәяләнә. 1978 елда Галимә Испания башкаласы Мадридта, тарихта беренче тапкыр үткәрелгән Ауропа чемпионатында абсолют җиңүче исеменә ирешә. Моннан тыш сикерткеч (скакалка), ефәк тасма белән күнегүләрдә дә ул алтын медальләр яулый.

Г. Ә. Шөгерова. В. Кирсанов. Спорт. Музыка. Грация. Художественная гимнастика. – Москва, 1984. – С. 58.


Г. Шөгерова зур спорттан шулай, җиңелмичә китә. Ләкин спорт белән бөтенләйгә саубуллашмый. Галимә илебез нәфис гимнастикасы өчен әле бүген дә бик кирәкле кеше. Ул Омск педагогия институтының физик тәрбия факультетын тәмамлап, үзенә алмаш әзерли башлый. Үзләренең яраткан тренеры Г. П. Горенкованың эшен дәвам итеп, Людмила Томашевская белән берлектә, группалы күнегүләрдә дөнья һәм Ауропа чемпионы Сания Бабийны тәрбияли. Моның өчен аңа Россиянең атказанган тренеры дигән мактаулы исем бирелә. Спортта ирешкән уңышлары өчен ул күп тапкыр хөкүмәт тарафыннан бүләкләнә, «Почет билгесе» орденына лаек була. Бөек спортчы яшьләрнең һәм студентларның Берлинда һәм Кубада үткәрелгән Бөтендөнья фестивальләрендә катнаша, комсомолның XVII һәм XVIII съездлары делегаты, 1992 елда Россия Олимпия комитетының вице-президенты итеп сайлана. Барселонада һәм Атлантада үткән Олимпия уеннарында да ул Ватаныбыз делегациясе составында иде.

Хәзер Галимә Әхмәткәрәй кызы Шөгерова Мәскәүдә яши, Бөтенроссия нәфис гимнастика федерациясенең вице-президенты вазыйфасын башкара. Ике бала тәрбияли: Марат — студент, Рафаэль — эшмәкәр.
Без шикләнмибез: дөнья чемпионы Г. Шөгерованы спорт дөньясында яңадан-яңа биеклекләр көтә. Моңа татар кызының тәҗрибәсе дә, сәләте дә, тырышлыгы да җитәрлек.

Соңгы елларда исә нәфис гимнастикада тагын бер татар кызы — А. М. Кабаева — дөньяны шаккатырды. Ул дөньяның абсолют чемпионы (1999), Олимпия уеннары чемпионы (2004) дигән мактаулы исемнәрне яулады, атказанган спорт мастеры булды. «Дуслык» (2001), IV дәрәҗәле «Ватан алдында күрсәткән хезмәтләре өчен» (2005) орденнары белән бүләкләнде. А. М. Кабаева Россия Федерациясе Федераль җыелышының Дәүләт Думасы депутаты. Татар кызлары шулай спортта да, җәмгыять тормышында да — әйдәп баручылар.


№ 1. Информация из газеты «Омская правда» «Галима Шугурова — чемпионка мира»
30 сентября 1969 г.
В болгарском курортном городе Варна, в новом Дворце культуры и спорта проходит чемпионат мира по художественной гимнастике. Золотые награды оспаривают 150 самых изящных девушек, в т[ом] ч[исле] омская школьница девятого класса Галима Шугурова (спортивный клуб «Красная звезда»). Большое спортивное счастье улыбнулось Галиме в исполнении обязательного упражнения с мячом. Своей неподражаемой грациозностью, выразительностью движений и тонким музыкальным ритмом юная омичка покорила строгих судей, которые дали ей самую высокую оценку. На первой ступеньке пьедестала почета под звуки Государственного гимна СССР Галиме вручили медаль чемпионки мира.

Наш край. Хрестоматия по истории Омской области 1941-1970 гг. – Омск, 1983. – Ч. 2. – С. 130.


№ 2. Из протокола заседания бюро Омского обкома ВЛКСМ
28 ноября 1973 г.
[...] О награждении Почетными грамотами обкома ВЛКСМ и памятными подарками.
За высокое спортивное мастерство и успешное выступление на чемпионатах мира наградить Почетной грамотой обкома ВЛКСМ и памятными подарками:
Шугурову Галиму Ахметкареевну — абсолютную чемпионку мира 1973 года по художественной гимнастике. [...]
Секретарь обкома ВЛКСМ Ю. Гудков

Государственное учреждение «Исторический архив Омской области», ф. 4, оп. 1, д. 3931, л. 1, 57.
Биктимер Сүнчәләй,
журналист