2009 2

Олуг тюрколог Ђмир Нђќип

 

Ђ. Н. Нђќип. Советская тюркология. – 1979. – № 2. – С. 92.

Ђмир Нђќип улы Нђќип 1899 елныћ 10 мартында Тљркестан генерал-губернаторлыгына кергђн Ќидесу љлкђсе, Лђпсе љязе (хђзерге Казакъстан Республикасы, Семипалатинск љлкђсе, Манакчы районы) Бакты авылында, мљгаллим гаилђсендђ туган.

 

Аныћ ђтисе чыгышы белђн Казан љязеннђн булып, Семипалатинск шђџђрендђге мђдрђсђдђ укыган вакытында љйлђнеп, Бакты авылына килеп тљплђнђ џђм њзе дђ андагы мђдрђсђдђ балалар укыту белђн шљгыльлђнђ. Њз чорыныћ алдынгы карашлы кешелђреннђн берсе буларак, ул бай китапханђ туплый, шул вакытларда нђшер ителгђн тљрле теллђрдђге вакытлы матбугатны даими алдырып тора. Патша хљкњмђтенећ ќирле халыкка карата алып барылган тискђре сђясђтенђ каршы 1916 елгы баш књтђрњ хђрђкђтендђ катнашканы љчен рђсми хакимият тарафыннан кулга алынып, 1917 елгы Февраль инкыйлабына кадђр Лђпсе тљрмђсендђ мђхбњслектђ була.

Ђ. Н. Нђќип башлангыч белемне њз авылындагы мђдрђсђдђ ала. Аннан соћ ул укуын Чђњчђњк (Чњгњчђк) шђџђрендђге (хђзерге Кытай Халык Республикасыныћ Шећќан Уйгыр автономияле районында) рус консуллыгы каршындагы џђм Семипалатинскидагы мђктђплђрдђ дђвам итђ.

Аныћ балалык џђм њсмер еллары казакъ, уйгыр, њзбђклђр арасында њткђнгђ књрђ, ул, татар џђм рус теллђреннђн тыш, ђлеге халыкларныћ теллђрен дђ камил белђ. Шулай ук гарђпчђ џђм фарсычаны да њзлђштерђ.

1917 елгы Октябрь тњнтђрелешеннђн соћ Ђ. Н. Нђќип Семипалатинск шђџђрендђ, Г. Мусин белђн берлектђ, «Халык сњзе» дигђн газета чыгаруда катнаша, Барнаул шђџђрендђге механика-технология институтына укырга керђ. Озакламый эрудицияле яшь егетне Ленинградтагы Шђрекъ теллђре институтына укырга ќибђрђлђр. Анда аћа гарђп, фарсы џђм тљрки теллђрне тагын да тирђнрђк љйрђнергђ мљмкинлеклђр ачыла. Шул вакытларда аћарда тљрки теллђрнећ џђм ђдђбиятларныћ тарихына карата зур кызыксыну барлыкка килђ. Студент елларында ук ул Урта Азиядђге џђм башка тљбђклђрдђге тљрки республикаларга, љлкђлђргђ кадрлар ђзерлђњ љчен РСФСР Халык мђгарифе комиссариаты каршында (соћрак ВКП (б) Њзђк Комитеты карамагына књчерелђ) оештырылган Кљнчыгыш хезмђт иялђре коммунистик университетында укыта башлый, Бљтенсоюз Њзђк Башкарма Комитеты џђм Халык Комиссарлары Советыныћ Кырым буенча комиссиясе составында тљбђктђге мђдђни-агарту эшлђрен гамђлгђ ашыруда турыдан-туры катнаша.

1923 елда Шђрекъ теллђре институтыныћ фарсы џђм тљрек бњлеген тђмамлаган Ђ. Н. Нђќипне Бохара Халык Совет Республикасына эшкђ тђгаенлилђр. Ул анда укытучылар ђзерлђњ институтында џђм совет-партия хезмђткђрлђре ђзерлђњ мђктђбендђ укыта, беренче дђњлђт нђшрияты оештыруда катнаша, тљп эшеннђн аерылмыйча, «Азад Бохара» газетасы мљхђрриренећ урынбасары вазифасын да башкара.

1924-1933 елларда Ђ. Н. Нђќип Мђскђњдђ, Сђмђркандта џђм Ташкентта эшли. Ул СССР халыкларыныћ Њзђк нђшриятында башта казакъ, соћыннан Урта Азия секторын, Њзбђк џђм Таќик дђњлђт нђшриятларында редакция-нђшрият бњлеклђре белђн ќитђкчелек итђ, Урта Азия мамык-сугару политехник институтында, ђлеге югары уку йорты њзгђртелгђч — Урта Азия инженерлар џђм сугару техниклары институтында тел џђм ђдђбият кафедрасы мљдире була. Ул шул вакытларда урта мђктђплђр џђм югары уку йортлары љчен математика, физика, химия, теоретик механика буенча кулланма ђсбапларны тђрќемђ итђ. Шулай ук њзбђк џђм каракалпак теллђрендђ тармак терминология сњзлеклђре тљзи.

1933-1939 елларда ул ВКП (б) Њзђк Комитеты каршындагы партия нђшриятыныћ тђнкыйть-библиография бюросын, Эчке эшлђр халык комиссариаты Картография дђњлђт Баш идарђсенећ тљрки республикаларны укыту џђм сђяси карталар белђн тђэмин итњче тљрки-татар секторын ќитђкли. Бер њк вакытта СССР Њзђк Башкарма комитеты каршындагы тарих, совет тљзелеше џђм хокук буенча Кызыл профессорлар институтында тљрки теллђр, ВКП (б) Њзђк комитеты каршындагы марксизм-ленинизм классиклары ђсђрлђрен тђрќемђ итњ џђм редакциялђњ буенча Њзђк курсларда њзбђк теле, Театр сђнгате дђњлђт институтында каракалпак теле укыта. Яћа алфавит тљзњ буенча Њзђк Комитетныћ Кљнбатыш Себер џђм таќик секторлары ќитђкчесе буларак, орфография принципларын эшлђњдђ актив шљгыльлђнђ.

1940 елда СССР Фђннђр академиясенећ Њзбђк филиалы ачылгач, Ђ. Н. Нђќип Тел, ђдђбият џђм тарих институтыныћ гыйльми сђркатибе, 1941 елныћ гыйнвар аеннан — директор урынбасары, 1942 елдан — директор, 1943 елда Њзбђкстан Фђннђр академиясе оештырылгач, аныћ нђшрияты директоры була (1944). Ул тђњге русча-њзбђкчђ џђм њзбђкчђ-русча сњзлеклђрне тљзњдђ турыдан-туры катнаша.

Њзенећ тел љлкђсендђге књп еллык тикшеренњлђре нђтиќђсендђ, Ђ. Н. Нђќип 1944 елда «Хђзерге уйгыр матбугаты лексикасы», дигђн темага кандидатлык диссертациясе яклый.

Галимнећ фђнни тикшеренњлђре аныћ педагогик эшчђнлеге белђн тыгыз њрелеп бара. 1944 елдан башлап ул Кызыл Армиянећ Чит теллђр хђрби институтында уйгыр теле, 1945 елдан М. В. Ломоносов исемендђге Мђскђњ дђњлђт университетыныћ филология факультетында уйгыр, тљрек, казакъ; тарих факультетында тљрек џђм гарђп теллђре укыта, 1949 елдан Тышкы сђњдђ институтында Ерак Кљнчыгыш теллђре кафедрасында эшли. Бу чорларда галим югары уку йортларында укучы I-V курс студентлары љчен «Уйгыр теле» дигђн уку ђсбаплары (1945-1954), «Хђзерге уйгыр теленђ кереш курсы» (1945), «Тђрќемђ бњлеге љчен уйгыр теле буенча программа» (1946), «Уйгыр теле буенча теоретик курс программасы» (1954), «Урта Азия тљрки халыкларыныћ язма ђдђбияты тарихы буенча курс программасы» (1954) џђм башкаларны тљзеп бастыра.

1953-1958 елларда Ђ. Н. Нђќип СССР Фђннђр академиясенећ Тел белеме институтында љлкђн фђнни хезмђткђр булып эшли, 1956-1958 елларда ул Мђскђњ университеты каршындагы Кљнчыгыш теллђре институтында уйгыр теле буенча теоретик курслар, урта гасыр тљрки язма ђдђби ядкярлђре буенча махсус курслар алып бара. Аныћ 1958 елдан соћгы фђнни эшчђнлеге Кљнчыгышны љйрђнњ институты белђн бђйле.

Галим Кытай Халык Республикасыныћ Шећќан Уйгыр автономияле районында яшђњче уйгырлар теленећ грамматик тљзелешен љйрђнњ нигезендђ, 1960 елда, «Хђзерге уйгыр теле» дигђн монографиясен бастырып чыгара. Утыз љч мећ сњзне эченђ алган, мђкаль-ђйтемнђр, фразеологик берђмлеклђр белђн иллюстрациялђнгђн «Уйгырча-русча сњзлек» (1968) — аныћ тарафыннан зур кљч куеп, унбиш ел дђвамында алып барылган эшнећ бђрђкђтле нђтиќђсе.

Ђ. Н. Нђќипнећ гыйльми эшчђнлегендђге тагын бер бик мљџим юнђлеш — борынгы џђм урта гасыр тљрки язма истђлеклђрне, аларныћ тел њзенчђлеклђрен тарихи планда љйрђнњ, ядкярлђрне текстологик яктан эшкђртеп, бастырып чыгару. Мђсђлђн, ул 1957 елда ук «Совет ђдђбияты» журналында (12 нче сан) «Татар ђдђбиятыныћ џђм ђдђби теленећ кайбер онытылган язма истђлеклђре турында (татар ђдђби теленећ џђм ђдђбиятыныћ формалашу тарихына карата)», дигђн књлђмле мђкалђсендђ Алтын Урда џђм мђмлњклђр Мисырында барлыкка килгђн ђдђби ђсђрлђргђ, башка характерда булган язма истђлеклђргђ тђфсилле анализ ясап, Алтын Урда ђдђби теленећ џђм ђдђбиятыныћ формалашу фактларын ачыклый.

Галим соћыннан да Кол Галинећ «Кыйссаи Йосыф», Сђйф Сараиныћ «Гљлстан бит-тљрки», Харђзминећ «Мђхђббђтнамђ», Мђхмњд Болгариныћ «Нђџќел-фђрадис» џђм башка язма ядкярлђрне тикшерњгђ књп санда ђтрафлы мђкалђлђр багышлады.

1961 елда Ђ. Н. Нђќип Харђзминећ «Мђхђббђтнамђ» ђсђрен кириллицада транскрипциялђп, текстны русча тђрќемђсе, бай шђрехлђњлђр белђн аерым китап итеп бастырып чыгарды. 1965 елда ул «XIV йљз мђмлњклђр Мисырыныћ кыпчак-угыз ђдђби теле», дигђн темага докторлык диссертациясе яклый. Анда Алтын Урдада џђм мђмлњклђр Мисырында барлыкка килгђн књп сандагы ђдђби ђсђрлђр, тљрле сњзлеклђр џђм башка язма истђлеклђрнећ тел њзенчђлеклђре чагыштырма-тарихи планда тикшерелђ.

Ђ. Н. Нђќип Сђйф Сараиныћ «Гљлстан бит-тљрки» ђсђрен тарихи-ђдђби, чагыштырма лингвистик планда тикшерњгђ ике кисђктђн торган монография багышлады џђм ул 1975 елда Алматыда нђшер ителде.

Галимнећ янђ зур хезмђтлђреннђн берсе — књлђме дњрт томга исђплђнелгђн «XIV йљз тљрки теллђренећ чагыштырма-тарихи сњзлеге»ннђн Котбныћ «Хљсрђњ вђ Ширин» ђсђре материаллары нигезендђ башкарылган беренче томы 1979 елда басылып чыкты. Анда ђлеге язма ядкярнећ љйрђнелњ тарихына анализ ясала, текстныћ лексик составы тљрле аспектларда тикшерелђ џђм чыганаклар белђн чагыштырылган сњзлек белђн баетыла. Аныћ икенче џђм љченче томнары нђшриятка тапшырылган булуы, дњртенчесенећ ђзерлђнеп тђмамлануы, шулай ук дњрт томлы «XI-XIV гасыр тљрки теллђренећ тарихи сњзлеге» тљзелеп, аныћ Совет тюркологлары Комитеты пленумы тарафыннан нђшриятка тђкъдим ителње, ике томлы «XI гасыр тљрки теллђренећ тарихи-чагыштырма сњзлеге», «“Котадгу белек” теленећ лексик џђм лексик-морфологик архаизмнары», «XI-XIV йљз иске њзбђк классик ђдђбияты њрнђклђре», дигђн хезмђтлђрнећ дђ басмага ђзерлђнгђнлеге турында матбугатта хђбђрлђр булса да, кызганыч ки, аларныћ язмышлары хакында мђгълњматыбыз ђлегђ юк.

1981 елда Ђ. Н. Нђќипнећ «XI-XIV йљз тљрки теллђренећ тарихын тикшерњ», дигђн хезмђте нђшер ителде. Аерым алганда, анда Йосыф Баласагуниныћ «Котадгу белек», Мђхмњд Кашгариныћ «Диване лљгатет-тљрк», Ђхмђд Йљгнђкинећ «Гыйбђтел-хђкаикъ», Ђхмђд Ясђвинећ «Диване хикмђт», Кол Галинећ «Кыйссаи Йосыф», Сђйф Сараиныћ «Гљлстан бит-тљрки», Харђзминећ «Мђхђббђтнамђ», Котбныћ «Хљсрђњ вђ Ширин», Мђхмњд Болгариныћ «Нђџќел-фђрадис», Ђднаш Хафизныћ «Сираќел-колњб» ђсђрлђре, Казый Борџанеддиннећ «Диван»ы, Дђџли солтанлыгы ядкярлђре турында фђнни очерклар тупланган. Китапка А. Н. Кононов, Г. Ф. Благова, И. В. Кормушин тарафыннан язылган кереш сњздђ болай диелђ: «Мђсьђлђгђ якын килњнећ Ђ. Н. Нђќип тарафыннан тђкъдим ителгђн асылы шунда ки, теге яки бу тљркем язма истђлеклђрнећ теленђ карата булган “ђдђби диалект” тљшенчђсе “ђдђби тел” тљшенчђсе белђн алмашына. Ђдђби теллђрнећ књплелеге концепциясе — тљрки ђдђби теллђрнећ књптљрлелеге џђм њзгђрњчђнлеге формалашу процессын аћлауда алга китеш булды. Ђ. Н. Нђќипнећ монда казанышы џичшиксез».

Ђ. Н. Нђќип тюркологиядђге яћалыклар белђн даими танышып џђм аларга карата њзенећ принципиаль, ђмма объектив мљнђсђбђтен матбугат аша белдереп барды. Аныћ књп сандагы бђялђмђлђре арасында, мђсђлђн, М. Г. Госмановныћ «XIV-XVI гасыр Ќњчи Олысыныћ ярлыкаш актлары» (1979), Н. Ш. Хисамовныћ «Кол Галинећ “Кыйссаи Йосыф” поэмасы» (1979), дигђн хезмђтлђренђ карата язылганнары да бар.

Борынгы џђм урта гасыр тљрки язма истђлеклђрне тикшерњ љлкђсендђге бай тђќрибђсе нигезендђ, ул аларны тел њзенчђлеклђре ягыннан классификациялђњдђ њз ысулын булдырды, башка галимнђрнећ ђлеге юнђлештђ башкарылган эшлђрендђ урын алган тљгђлсезлеклђрне дђлилле нигезлђп књрсђтте.

Галим бљтенсоюз џђм халыкара конгрессларда, конференциялђрдђ џђм симпозиумнарда доклад белђн актив катнашучыларныћ берсе булды, књп кенђ тљрки республикаларда фђнни аудиториялђрдђ тљрки тел белеменећ актуаль проблемалары, тљрки теллђрнећ тарихы турында чыгышлар ясады. Озак еллар Казакъстан Фђннђр академиясе Кљнчыгышны љйрђнњ институтыныћ гыйльми консультанты булды. Диссертациялђр яклау советлары эшендђ рђсми оппонент буларак катнашып, фђн юлына керњче књп яшьлђргђ њзенећ фатихасын бирде, квалификациялђрен књтђрергђ ярдђм итте.

Ђ. Н. Нђќип озак еллар Совет тюркологлары комитеты ђгъзасы булды. Фђнни казанышлары љчен Тљрек тел ќђмгыятенећ мљхбир-ђгъзасы итеп сайланды.

Аныћ XI-XIV йљз тљрки язма истђлеклђре буенча тљзегђн бай картотекасы хђзерге вакытта Казакъстан Республикасы Фђннђр академиясенећ Тел белеме институтында саклана.

Ђ. Н. Нђќип 1991 елныћ 28 мартында Мђскђњдђ вафат булды.

 

Файдаланылган ђдђбият:

1. Благова Г. Ф. Эмир Наджипович Наджип (к восьмидесятилетию со дня рождения) // Советская тюркология. – 1979. – № 2. – С. 92-95.

2. Благова Г. Ф. Эмир Наджипович Наджип (к 85-летию со дня рождения) // Советская тюркология. – 1984. – № 5. – С. 89-91.

3. Благова Г. Ф., Кормушин И. В., Поцелуевский Е. А., Тенишев Э. Р. Эмир Наджипович Наджип (к 90-летию со дня рождения) // Советская тюркология. – 1989. – № 2. – С. 115-117.

4. Кећесбаев İ., Књрышжанов Ђ., Керiмов Ђ. Белгiлi ориенталист жайында бiрер сљз // Известия АН Казахской ССР. – Алма-Ата, 1981. – № 3: Серия филологическая. – Б. 27-33.

5. Милибанд С. Д. Биобиблиографический словарь отечественных востоковедов. – М., 1995. – Кн. 2. – С. 122-123.

 

Рамил Исламов,

филология фђннђре докторы