2009 2

"Герман илендђ татар кље яћгырады"

(Татарстан Республикасы Тарихи-сђяси документлар њзђк дђњлђт архивы фондларында сакланучы кљндђлеклђр џђм истђлеклђрдђн

Архивыбыз џђр елны Бљек Ватан сугышына багышланган књргђзмђ оештыра. Ел саен аныћ темасын тљрлелђндереп, бар байлыкны яшь буынга књрсђтергђ тырышабыз. Материалларыбызныћ бер љлешен интернетта виртуаль књргђзмђдђ урнаштырабыз. Бљек Ќићњ темасына кагылышлы рђсми документлар Татарстанныћ КПСС џђм ВЛКСМ љлкђ комитетлары фондларында џђм сугышта катнашучыларныћ шђхси фондларында тупланган.

Књргђзмђлђрдђ тулысынча биреп булмаган бер тљр документлар бар, бу — кљндђлеклђр џђм истђлеклђр. Мђгълњм булганча, сугыш вакытында кљндђлек язу тыелган. Лђкин, тыюга карамастан, язучылар да булган.

Татарстан Республикасы Тарихи-сђяси документлар њзђк дђњлђт архивында алар књп тњгел: батыр очучы Хак Хђлил улы Хђлилевнећ кљндђлеге џђм истђлеклђре, 358 нче укчы Ленинград — Хинган дивизиясе лейтенанты А. Спасибенко, хђрби корреспондентлар Госман Бакир, Ибраџим Гази, Атилла Расих, Ђхмђт Исхакларныћ, Христинка исемле тоткын кызныћ кљндђлеклђре.

Бу тљр документлар шунысы белђн кызыклы — аларда џђр вакыйгага язучыныћ њз фикере, сугышта катнашучы буларак биргђн бђясе чагыла. Туган илгђ мђхђббђт, якыннарын сагыну хислђре бернинди мђхшђр дђ суыта алмаган ќылылык белђн язылган. Шул мђхшђрдђ дђ кешелек сыйфатларын саклап калу сугышчыларыбызныћ ић гњзђл сыйфаты булмады микђн?

Беренче Бљтендљнья, Гражданнар џђм Бљек Ватан сугышларында катнашкан язучы Госман Бакирныћ кљндђлеклђре 1942 елныћ ноябреннђн 1945 елныћ июнь ахырына кадђр булган вакыйгаларны њз эченђ ала. Бу кљндђлеклђрдђ сугышныћ барышын язучыныћ рухи халђте, язу стиле ђйтеп бирђ: «18.04.1943. 5 ай мин армиядђ. Кљчле ќил. Ташлы ярны чокып НП I казыдык. Тљн, яћгыр, таћ алдыннан кайттык. Кайту белђн тревога. [...]

12.09.1943. Тљн буе алга барабыз, суык, яћгыр, былчырак ерып барабыз. Таћ ата, бер “Старый Кременчук” дигђн греклар авылына туктыйбыз. Авыл янган, сыер, сарык, тавыклар янган. Халкы бђрђћге бакчасында тњшкђлђрен ташлаган. Авылныћ икенче урамына књчђбез. Халкы татарча сљйли.

. Госман Бакир кљндђлегенећ бер бите. Татарстан Республикасы Тарихи-сђяси документлар њзђк дђњлђт архивы, 8250 ф., 6 тасв., 1 эш, 22 кђгазьнећ арткы ягы.

Кич кузгалабыз. Књперлђр ватылган. [...]

9.10.1943. Безнећ Армия тагын џљќњмгђ књчте. Кубань тазартылды. [...]

27.02.1944. Кљне буе торып, кичкђ таба кузгалдык. Љйдђн хат алдым. Кљн матур, кояшлы, яз књренеше. Яшисе килђ, ђ без наступлениегђ барабыз. Тљнлђ бер бакчага туктап, окоп казыдык. Тљне буе эшлђп ардык. Юеш чокырда тућдык, бераз ял иткђч, 28.02 дђ торып, тагын казый башладык. Тљштђн соћ аттык. Дошман каршы ата, џљќњмгђ ђзерлђнђбез. [...]

5.07.1944. Газета эшенђ књнегеп килђм, кызыксынып эшлим. Ђнђ, наборщик кызлар матур итеп ќырлыйлар:

           Ай-ли, Гљлмђрфуга, бар суга,

Гљлмђрфуга барсаћ суга,

Сљйлђшербез барсын да...

Нинди матур, моћлы бу ќыр. Ачык тђрђзђдђн ишетелгђн бу ќыр, Польша авылларында татар кызларыныћ татар ќырлары мине бик еракларга алып киттелђр. [...]

11 апрель 1945 ел. Кљн матур. [...] Ќырлап утырдык, књћелле булды. Туган-њскђн иллђр искђ тљште. Герман илендђ татар кље яћгырады. [...]

29 апрель 1945 ел. Радио кљннђн-кљн шатлыклы хђбђрлђр китерђ. Берлин уртасына ќиттелђр. Муссолинины тотып ќђзаладылар. Союзниклар Мюнхенга килеп ќиттелђр. Миланга килеп керделђр. Мюнхенда тынычсызлык. Италиядђ немец гаскђрлђре командованиесе капитулировать итте. Кљн матур. Шђџђр 1 Майны каршыларга хђзерлђнђ. Флаглар эленђ.

           Газета эшлђдек, тиз бетте. Эшлђргђ књћел књтђренке. Џђркем сугыш бетњгђ бара, дип куана. Тыл да шатлана булыр»1.

Батыр очучы Хак Хђлил улы Хђлилевнећ истђлеклђре туган илгђ мђхђббђт хислђре белђн язылган. Искиткеч матур ђдђби тел игътибарны ќђлеп итђ. Њзенећ кичерешлђрен язып калдыручыны гади очучы дип књзаллавы да авыр. Батыр сугышчы гына тњгел, ул бик талантлы кеше дђ булган икђн Хак Хђлил улы. Бернинди тормыш авырлыкларына да карамастан, Ватанны, кешелђрне ярату хисен саклап кала белњ — њзе бер батырлык. Бу язмада, истђлеклђрдђн бирелгђн љзеклђрдђ сугыш темасына махсус кагылмыйча, сугышта катнашучыныћ хислђрен чагылдырган љлешлђр белђн генђ таныштырасы килђ. Ђ ярату, сљю хислђрен шулай саклап калу, аларны аћларга џђм аћлатырга тырышуга бђйле Х. Хђлилевнећ истђлеклђре књћелнећ ић тирђндђге кылларына да кагыла: «Ђлбђттђ, алган хатларда ягымлы џђм чын дуслык сере белђн язылган сњзлђр кабатланган саен, ниндидер, њзеннђн-њзе, аћа карата сљю мљнђсђбђтлђре арта бара. Аныћ турында еш кына искђ аласыћ. Аны бљтен књренешлђре белђн књз алдына китерђсећ. Аныћ белђн књрешђсе џђм сљйлђшђселђр килђ. Кайбер аћлашылмаганрак сњзлђр булса, бергђлђп, аныћ њзе белђн, аћлашасы џђм књћел ачасылар килђ торган була. Шулай итеп, акрынлап ике арада дуслык џђм якынлык тойгылары, џичбер нинди кљч белђн дђ сњрелдерђ алмаслык булган сљешњ кебек, ягъни аны сљю килеп чыга. [...]

Х. Хђлилев. 1945 ел. Татарстан Республикасы Тарихи-сђяси документлар њзђк дђњлђт архивы, 8233 ф., 4976 эш, 1 кгз.

“Сљю — ул усал дићгез дулкыны,

Сљю — ул кљчле ураган,

Сљю — ул чиксез џђм тљпсез дићгез,

Сљю — ул алдау џђм ялган,” — дигђн сњзлђрне тикмђгђ генђ ђйтмилђр. Ул сљюнећ тљп эчтђлеге, чыннан да, шулай булып чыга. Чљнки, ђгђр дђ туры килсђ, сљйгђнећне яклау љчен башыћны да жђллђмђслек булган чорлар да була.

          Шуныћ љчен дђ сљюдђн дђ кљчле нђрсђ юк. Ђгђр дђ синдђ сљю хисе хасил булса, син шул турыда булган телђгећне њтђњ љчен бљтен кљчећне куясыћ. Турысыннан гына ђйткђндђ, сљю турында булган кљч турында тасвирлап кына да бетерерлек тњгел. Чљнки, ђгђр дђ њзећнећ тормыш иптђшећ белђн ике арада якын сљешњ булса, тормышыћ да књћелле була. Ђгђр дђ синдђ укуны сљю хисе туса, литературадан аерыла алмыйсыћ. Ђгђр дђ, нинди генђ катлаулы булуына карамастан, синдђ техникага сљю туса, син аныћ барлык ић кечкенђ генђ кисђклђренђ џђм ић серле эчтђлеклђренђ кадђр аћларга тырышасыћ џђм аћлыйсыћ, њзлђштерђсећ.

Ђгђр дђ синдђ, нинди ќићел аћлашыла торган фђн булуына карамастан, аћа карата, ягъни аны сљю хисе тудыра алмасаћ, аны њзлђштерње читен џђм механически гына килеп чыга. Вакытныћ њтње белђн онытачаксыћ. Ђ бер туган сљю хисен сњндерње бик авыр џђм озак вакытлар сорый»2.

Х. Хђлилев истђлеклђрендђге фђлсђфи уйлануларны чагылдырган берничђ кисђк: «Нишлђтђсећ, табигать ул џич туктап тормый. Ул њз вакыты белђн уза. Аћа џичбер кем дђ каршы килђ алмый џђм мљмкин дђ тњгел. Барлык ямь табигатьтђ, барлык хокук табигатьтђ, барлык тереклек табигать карамагында џђм барлык кљч шул табигатьтђ. Табигать њстерђ. Табигать тукландыра. Табигать тђрбияли џђм шул ук вакытта шул ук табигать њтерђ џђм ќимерђ.

          Шуныћ љчен дђ барлык халыкныћ тормыш итњ юллары џђм яшђњ шартлары да табигать белђн бђйлђнеп, нык элемтђдђ булып торалар. Шуныћ љчен дђ, табигатьтђн узып, яшђњ шартлары турында булган џичбер эшне эшли алмыйсыћ. Ягъни, ђгђр дђ табигатьнећ салкын булган вакытында ни кадђр генђ телђсђћ дђ, аны ќылы итеп булмый. Кљз айлары ќитњ белђн, яћадан, ќђй кљнендђге књк булган бакчаларда ял итђсећ килсђ дђ, мљмкинлек калмаган була џђм ќђйнећ матур айларында њсђ торган ямьле матур чђчђклђр шићгђннђн соћ, ни кадђр генђ телђсђћ дђ, ул чђчђклђрне яћадан терелдерђ алмыйсыћ. Џђм шуныћ кебек њк, яшь гомернећ бер вакыты узгач, аны яћадан кире кайтара алу турында уйларга урын калмаган џђм мљмкинчелеге дђ булмый»3.

Табигатьтђге барлык њзгђрешкђ игътибар итњ, соклану Х. Хђлилевнећ истђлеклђрендђ еш очрый. Ул њз хислђрен бљтен нечкђлеклђренђ кадђр тасвирлап бирђ дђ белгђн: «Бњген 1945 нче елныћ 11 нче марты. Димђк, язныћ беренче ае. Аныћ да инде бњген унберенче иртђсе булып, кызарып, яћа гына чыгып килђ торган кояшныћ нурлары да кызгылсу тљс белђн бљтен књк йљзен бизђгђн. Џђм ќир љстендђге карларныћ тљслђрен бер тљрле кызгылсу тљскђ керткђн књк књрсђтеп торалар.

Тып-тын. Хђтта агачныћ ић нечкђ џђм ић љске ботаклары селкенми. Алар тљнге салкынлыктан хасил булган кар бђслђре белђн юанайганнар да, бернинди хђрђкђтсез кљйгђ асылынып торалар. Џђм телефон чыбыклары да, шулай ук, юанаеп, ќилле кљннђрдђге уылдавыннан соћ, арыганлыкларын белдереп торган књк булып, тынга калганнар. Кыскача гына ђйткђндђ, бу кљннећ иртђсе, без иртђнге чђйгђ барганда, тып-тын булып, љф иткђн ќил дђ булмыйча, иртђнге салкынлык бит очыныћ џђр ќиренђ дђ бер њк тђэсир белђн сиздерђ иде. [...]

Без иртђнге чђйдђн чыкканда, кояш офыктан књтђрелеп чыгып, ќир љстендђге кар бљртеклђре энќе књк ялтырап, књзне чагылдырырлык булып, књренеп торалар иде бу вакыт.

Чиста салкын џава књкрђккђ, ягъни суларга, ќићел џђм иркен књк булып тоела.

Аяк атлаганда хасил булган шыгырдаулар ерактан ук яћгырап ишетелђлђр иде»4.

Язучы Ибраџим Газиныћ 1944-1945 елларда алып барган кљндђлеге аеруча кызыклы. Кљндђлек язмаларда џђр нђрсђне табигать књренешлђренђ бђйлђп књрсђтњ еш очрый: «21/ХI.1944 ел. Польша. Мин бер ярлы поляк љендђ ятам. Монда килгђч, минем яраларым ачылды. Мин ихтыярсыз ятып калдым. Бик књћелсез мића монда яту. Тышта кљне-тљне салкын яћгыр ява. Агачларныћ соћгы яфраклары коела — сары, књћелсез яфраклар. [...] Ќир шары шалама болытка тљренгђн: якты кояшны књрмђгђнгђ ђллђ никадђр гомер. [...]

3/IV. 1945 ел. Мин савыга башладым. Яраларым йомылалар. Врач ђйтђ, тиздђн-тиздђн, ди. [...]

Књћелем тулы берсеннђн-берсе рђхђт уйлар. [...] Шулар ќылысы белђн ќылынып, тын гына утырам. [...] Познань»5.

Сугышныћ ахыры ќитњен чагылдырган язмалар аеруча књтђренке рухта: «Германия. 20/IV.1945. Германия ќирендђ, Берлиннан ерак тњгел бер нарат урманында торабыз. Югарыдан ђйтњлђренђ караганда, безнећ гаскђр бик зур тизлек белђн, бер-ике кљндђ, Берлинга барып ќитђргђ тиеш иде. Лђкин (Чехов ђйтмешли, дљнья тулган “лђкин” белђн!) алай булмады. Аныћ каравы, Берлиннан кљньяктарак безнекелђр шактый алга китеп, хђзер Дрезден капкасы тљбенђ ќиттелђр. Тиздђн союзниклар белђн кушылу булачак»6.

Сугыш темасына кагылышлы язмалар, шул исђптђн Ибраџим Газиныћ џђм Хак Хђлилевнећ кљндђлек-истђлеклђре дђ, Ќићњ кљне белђн тђмамлана. Беренчесе: «25/IV.1945. Бњген безнећ гаскђрлђр Берлинны урап алдылар! Сљенечнећ чиге юк. [...]

19/V.1945. Франкфуртта булдым, матур шђџђр — яшеллек бик књп. Качкан немец хатын-кызлары кире кайталар»7, — дип язса, икенчесе Ќићњ кљненђ китергђн халыкныћ тырышлыгы турындагы уйларын теркђп калдырган: «Књћел ачу белђн шљгыльлђнмђделђр кешелђр, ђ киресенчђ, икешђр сменаларга калып, планнарын берничђ мђртђбђлђр арттырып њтђњ љчен џђм шуныћ белђн алар ќићњ кљннђрен якынлаштырырга тырыштылар. Ђ хђрби хезмђттђ булган кешелђр аяусыз џђм џичбер нинди куркуны белмђгђн хђлдђ, ут эчлђрендђ, дошманны тизрђк юк итњ љчен кљрђштђ. [...] Чыннан да, аларныћ тырышкан кљчлђре юкка чыкмады. Алар ић сљенечле, ић кадерле џђм ић зур булган нђтиќђле ќићњлђргђ алып барып ќиткерде.

Менђ шул кљнен-тљнен белмичђ фронт љчен кљрђшкђн, ягъни, ќићњ љчен кљрђшкђн кешелђрнећ кљчлђре аркасында гына, бњгенге кљннђрдђге мондый бђйрђмне књћелле, шатлыклы џђм иркен рђвештђ бђйрђм итђбез. [...]

           Бу кљнне булган халык эчендђге сљенечне ђйтеп кенђ дђ бетерерлек хђлдђ тњгел. Чљнки бу кљнне тынычлыкны сљйгђн халыклар дњрт елга якын, ягъни, 47 ай кљттелђр. Алар 47 ай буена ќићњ љчен џђм безнећ хђрби хезмђткђрлђребезнећ ќићеп чыгачагына ышанган хђлдђ кљрђштелђр»8.

Бљек Ватан сугышы беткђнгђ 65 ел якынлаша. Аз вакыт тњгел, ђлбђттђ. Сугышта катнашучылар саны да азайганнан-азая бара. Лђкин хђтеребезгђ тљшереп торуныћ нђтиќђсен књргђндђ, књћел ќилпенеп куя. Буыннан-буынга бабалары, туганнары хакында ишетеп, белеп њскђн яшь буын ниндидер мђгълњмат эзлђп архивка килгђндђ, алар љчен књћел сљенђ. Без хђтерле халык, рђхмђтле халык. Ђле бездђ сугышта катнашучыларга ниндидер ќансыз роботка караган кебек тњгел, ђ батыр йљрђкле кеше, туган илен саклаучы итеп карарга књнегелгђн. Менђ шул сыйфатны югалтмасак иде.

 

ИСКЂРМЂЛЂР:

1. Татарстан Республикасы Тарихи-сђяси документлар њзђк дђњлђт архивы, 8250 ф., 6 тасв., 1 эш, 22 кђгазьнећ арткы ягы, 25, 56, 61 кђгазьнећ арткы ягы, 64, 82, 105 кгз.

2. Шунда ук, 30 ф., 3 тасв., 2872 эш, 248-251 кгз.

3. Шунда ук, 297-298 кгз.

4. Шунда ук, 1-2 кгз.

5. Шунда ук, 8288 ф., 1 тасв., 7 кђгазьнећ арткы ягы-10 кгз.

6. Шунда ук, 11 кђгазьнећ арткы ягы.

7. Шунда ук, 11 кђгазьнећ арткы ягы-12 кгз.

8. Шунда ук, 30 ф., 3 тасв., 2872 эш, 272-273 кгз.

 

Венера Хђмидуллина,

Татарстан Республикасы Тарихи-сђяси документлар њзђк дђњлђт архивы директоры



 I НП — наблюдательный пункт (књзђтњ пункты).

)