2009 2

Гарифќан Буави (Тууына 130 ел)

Књренекле педагог, кабер ташлары кисеп ясаучы оста Мљхђммђдгариф Хђсђн хаќи улы Вђлиди (ташларда имза итеп куйган тђхђллњсеIГарифќан Буави) турында матбугатта мђгълњмат юк дияргђ була. Ул 1879 елда Буа шђџђрендђ, дин эшлеклесе гаилђсендђ туа, шундагы ќђдит мђктђбендђ белем ала, њзлегеннђн рус теле џђм ђдђбиятын љйрђнђ. Без аны Буадагы атаклы Нургали хђзрђт Хђсђнов ђл-Мерзђви ђл-Болгари ђл-Буави мђдрђсђсендђ укыгандыр дип уйлыйбыз. Егет булып њсеп ќиткђч, ул Ђстерхан шђџђренђ барып, анда Татар укытучылар мђктђбендђ белем ала, укыту эшенђ керешђ. Аныћ Оренбург губернасындагы Ђсђкђй дигђн татар авылында џђм Царицын (бњгенге Волгоград) якларындагы, Бђхтияр, Иске Якуп џђм башка татар авылларында укытуы мђгълњм. Гарифќан Буави балаларга дљньяви фђннђрдђн — география, тарих, тел, ђдђбият, арифметикадан белем бирђ, укучыларны театр, музыка сђнгате элементлары белђн таныштыра.

1920 елларда ул туган шђџђре Буага кайтып, анда Мулланур Вахитов исемендђге мђктђптђ ана теле укыта. Књптљрле кул џљнђрлђре белгђн Гарифќан Буави мђктђптђ хезмђт дђреслђре дђ алып бара.

Шућа љстђп, Гарифќан Буави татар матбугаты битлђрендђ язма мирас та калдырган. Кызганычка каршы, ђлегђ аныћ иќади эшчђнлеге бик аз мђгълњм. Аныћ беренче мђкалђлђре 1906 елда, «Казан мљхбире» гђзитендђ дљнья књрђ (9 апрель саны џ. б.). Шулай ук «Шура» журналыныћ 1913 елгы саннарында (№ 4, 5, 8, 9) Гарифќан Буавиныћ «Актњбђ буйлары» исемле, андагы татар авыллары тарихына багышланган зур хезмђте басыла.

Буага кайтып тора башлагач, Гарифќан Буави, њзенећ ишле гаилђсен туйдыру љчен, кабер ташлары эшлђњ белђн дђ ныклап шљгыльлђнђ. Аныћ тарафыннан эшлђнгђн ќыйнак кына, матур љслњптђ ясалган џђйкђллђр бњген дђ Буа зиратында, шулай ук аныћ янындагы Тњбђн Наратбаш, Бикмураз авыллары каберлеклђрендђ књп књренђ. 1981 елныћ кљзендђ шул зиратларны љйрђнгђндђ, без Гарифќан оста эшлђгђн йљзгђ якын ташбилге барлыгын ачыклаган идек.

Аныћ кулыннан чыккан ташбилгелђрнећ текстлары бик гади, анда артык књп догалар юк, мђрхњмнђрнећ исемнђре, гомер сљргђн еллары књрсђтелђ, књпчелек ташларда ике юллык поэзия њрнђклђре китерелђ. Ясаган џђйкђллђренећ књпчелегенђ «гамђле Гарифќан Буави», дигђн имзасын куя. Аныћ эшлђренећ берсендђ хђтта Г. Тукайныћ «Васыятем» шигыреннђн бер строфа да язылган:

Буа шђџђре татар зиратында Г. Буави эшлђп куйган кабер ташы. 1981 ел. М. Ђхмђтќанов фотосы.

 

«Кайт, и нђфсе мотмђиннђм!

Бар, юнђл, кит Тђћрећђ;

Бирдећ аркаћны моћарчы,

Инде бир бит ђмренђ»1.

Моннан тыш, Гарифќан Буавиныћ ташларында, бай гына башка тљрле поэтик њрнђклђр дђ китерелђ:

1) «Мадам ки ќан тђндђдер,

Бел форсатта: бу кљн сђндђдер!»

2) «Ђќђл килде ќилђктђй йђш чагымда,

Вакытсыз таш куйылды баш йагымда» џ. б.

Ул татар эпиграфика сђнгатен пропагандалаучылар арасында алдынгыларныћ берсе иде.

Гарифќан Буави 1946 елныћ 30 сентябрендђ Буа шђџђрендђ вафат булып, кабере шђџђрнећ татар зиратында мђгълњм2.

ИСКЂРМЂЛЂР:

1. Тукай Г. Ђсђрлђр. – Казан, 1985. – 2 т. – Б. 6.

2. Мђгълњматлар Буа шђџђр зираты ташъязмаларыннан џђм 1984 елда Гарифќан Буавиныћ Казанда яшђгђн кызы, врач Халидђ Вђлидовадан (1913-1987) язып алынган иде. Шулай ук башка чыганаклар да файдаланылды.

Марсель Ђхмђтќанов,

филология фђннђре докторы

 

 

 



 

I Тђхђллњс — иќади псевдоним.