2009 2

Р. И. Илялов истђлегенђ

Рђмзи Ибраџим улы Илялов истђлегенђ

 

2009 елныћ 11 августында, 86 нчы яшендђ, Татарстан Язучылар берлеге ђгъзасы, прозаик, публицист, Бљек Ватан сугышы ветераны Рђмзи Ибраџим улы Илялов вафат булды.

 

Р. И. Илялов 1923 елныћ 13 декабрендђ Башкортстан АССРныћ Баймак районы Тимђс авылында туган. 1940 елда Яћавыл урта мђктђбенећ 10 сыйныфыннан Ташкентка, укчы-бомбардировщиклар авиамђктђбенђ укырга китђ. 1942 елда штурман итеп фронтка ќибђрелђ. Унсигез сугышчан очыш ясый. Смоленск љлкђсе Котовичи станциясе янында дошман џљќњменђ дучар була. Контузия ала. Шуныћ аркасында 11 нче мотоукчылар бригадасына књчерелђ. 1942 елныћ 7 июлендђ тагын яралана. Бу бђрелештђ 20 кешедђн љчесе генђ исђн кала. Р. И. Илялов байтак еллар џђлак булганнар исемлегендђ йљри. Сугышчан юлы 1945 елныћ маенда НКВД гаскђрлђрендђ тђмамлана. Р. И. Илялов — I дђрђќђ Ватан сугышы Ордены, III дђрђќђ Дан Ордены иясе.

Сугыштан соћ НКВДныћ Уфадагы район бњлегендђ эшли.

Экстерн тђртибендђ ике ел укып, 1947 елда Казан педагогия институтыныћ тарих-филология факультетын, 1949 елда СССР Тышкы эшлђр министрлыгыныћ Югары дипломатия мђктђбен тђмамлый.

1949 елдан 1968 елга чаклы «Учительская газета», «Советский спорт», «Советская торговля», «Советский патриот» газеталары хђбђрчесе булып эшли.

1968 елда Совет гаскђрлђренећ Чехословакиягђ бђреп керњенђ ризасызлык белдергђне љчен партиядђн чыгарыла. 21 елдан соћ яћадан кабул ителђ. Словакия Республикасы Президенты Михаил Ковач, шул вакыйгаларга мљнђсђбђтен белдереп, Р. И. Иляловка 1997 елныћ 20 августында Братиславадан ќибђргђн хатында: «...Сезнећ гражданлык кыюлыгыгыз, азатлыкка, демократиягђ џђм кешелђр шђхесенђ карата булган олуг ихтирамыгыз љчен ихлас књћелдђн рђхмђтемне ќиткерђм», дип язган.

Аныћ иќаты 1950 елда «Учительская газета»да басылган «Сад над Волгой» дигђн очерктан башлана. Ул нигездђ рус телендђ яза. Р. И. Илялов — «Сокол не прячется в стае», «Наган остается в кобуре», «Джигит рождается в седле», «Батыр уходит в легенду», «Детектив вторгается» дигђн повестьлар авторы. Болар — реаль чынбарлыкны чагылдырган ђсђрлђр. Автор геройларныћ характерын, психологиясен кљтелмђгђн сынаулар, дђџшђтле вакыйгалар аша ача.

Р. И. Илялов «Гасырлар авазы – Эхо веков» журналыныћ даими авторы иде.