2010 3/4

Таџир Ильяси

Гарәп теле һәм әдәбияты буенча зур белгеч, лексикограф-галим Таһир Әхмәтҗан улы Ильяси 1881 елда Саратов губернасы, Кузнецк өязе, Сүзүм волосте Индерка авылындаI крестьян гаиләсендә туган. Аның бабалары Казан губернасының Буа өязендәге Каенлык авылында яшәгәннәр.

Халыкара Ислам конференциясеннән кайтканда (уңнан сулга): Муса Бигиев, Хаҗи Мөслих, Кәшшаф Тәрҗемани, Мәһди Маһкалый, Таһир Ильяси. Истанбул, 1926 ел.

Бу галим турында бүгенге укучылар аз белә. Аның хезмәтләре безнең кыйммәтле мирасыбызны тәшкил итә һәм өйрәнүгә лаек.

Т. Ильяси башлангыч белемне туган авылында ала, аннан соң укуын 1893-1897 елларда Хвалын өязендәге бер мәдрәсәдә һәм 1897-1903 елларда Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Казанда укыганда ул Фатыйх Әмирхан белән таныша һәм әдипнең иң якын дусларыннан берсе булып китә. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлагач, гарәп телен һәм әдәбиятын тирәнрәк өйрәнү өчен, 1903 елда Гарәбстанга һәм Мисырга китә. Аның бу сәяхәте 1907 елга хәтле дәвам итә. Гарәбстанда ул гарәп теленең тарихы, диалектлары һәм яңа әдәби гарәп теле буенча бик күп материал туплый. Шулар нигезендә Т. Ильяси күптомлык гарәпчә-татарча һәм татарча-гарәпчә сүзлекләр төзергә керешә. Бу күптомлыкларның бары тик беренче томы гына бастырылган1. Әлеге сүзлекләр автор тарафыннан зур көч куеп эшләнеп бетсәләр дә, алар үзенә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында басылмый калалар һәм хезмәтләрнең кулъязмалары югалган дип санала.

«Гыйльме җәбер» дәреслегенең тышлыгы. Гыйльми җәбер / Төз. Т. Ильяси. – Казан, 1910. – 139 б.

«Әл-мөфид» сүзлегенең титул бите. Әл-мөфид / Төз. Т. Ильяси. – Казан, 1912. – 816 б.

1907 елда чит илдән кайткач Т. Ильяси Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә гарәп теле, борынгы һәм яңа гарәп әдәбияты, гарәп математикасы фәннәрен укыта башлый. «Мөхәммәдия»дә ул 1916 елгача укыта. 1916 елда аны Оренбургка «Хөсәения» мәдрәсәсенә гарәп теле укытырга чакыралар. Ул «Хөсәения»дә 1921 елның көзенә хәтле укыта. 1921 елда, гаилә хәлләренә бәйле рәвештә, Казанга кайта. Казанда ул Көнчыгыш телләре академиясендә гарәп теле буенча профессор итеп билгеләнә.

1922 елда ВЦИК каршындагы «Ачларга ярдәм буенча үзәк комитет» карары белән ул Төркиягә һәм Мисырга җибәрелә. Бу эштә ул зур тырышлыклар күрсәтә.

Т. Ильяси 1922-1929 елларда Казандагы Мәрҗани мәчетендә имамлык итә. 1926 елда СССР мөселманнары делегациясе составында Согуд Гарәбстанында уздырылган мөселманнарның халыкара съездында катнаша.

1929 елда Таһир Ильяси гөнаһсызга репрессияләнә, аны Себергә сөргенгә җибәрәләр. 1933 елда сөрген вакытын үткәннән соң Төньяк Урал аша Вологда өлкәсенә озаталар. Ул 1933 елның маенда шул өлкәдәге бер авылда авырып үлә.

Т. Ильясиның бөтен иҗаты халыклар дуслыгын ныгыту, аларны бер-берсенең культура казанышлары белән таныштыруга хезмәт итә. Аның зур күләмле «Әл-мөфид» сүзлеге, Т. К. псевдонимы белән чыгарылган гарәп әдәбияты хрестоматиясе сыйфатындагы «Әдәби касыйдәләр»2 китабы татар укучыларын гарәп теле, мәдәнияте, әдәбияты һәм фольклоры белән таныштыру үрнәкләре дип бәяләргә кирәк. Әлеге хрестоматиядә 35 гарәп классик шагыйренең поэзия үрнәкләре бирелгән.

Гарәп фәне казанышларыннан булган алгебра фәне буенча Т. Ильяси татар укучыларына «Гыйльме җәбер» исемле дәреслек төзеп бастырган. Китапның икенче басмасы 1915 елда дөнья күрә. Т. Ильясиның география буенча да татарча дәреслек чыгаруы хакында хәбәр бар, ләкин ул китабы Казан китапханәләрендә табылмады.

Т. Ильяси Ш. Мәрҗанинең кызы Галиянең кызына өйләнгән булган. Шунлыктан аларга мирасның — бөек галим китапханәсенең — зур гына өлеше тигән. Соңыннан бу китапларның күпчелеге Н. И. Лобачевский исемендәге Казан университеты фәнни китапханәсенә тапшырыла. Кечерәк бер коллекция Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар, фәнни һәм архив фонды мирасханәсендә саклана.

Ш. Мәрҗанинең тууына 100 ел тулуга багышлап 1915 елда чыгарылган «Мәрҗани мәҗмугасы»нда Т. Ильяси «Мәрҗанинең фикъһ даирәсендәге хезмәтләре» исемле фәнни мәкаләсе белән катнашкан. Анда Ш. Мәрҗанинең мөселман шәригатен тикшерүгә керткән өлеше тасвирланган.

Т. Ильяси шигырьләр дә иҗат иткән һәм аның 1922 елда чит илдә булуы хакында кулъязма сәяхәтнамәсе сакланыпII. Сәяхәтнамә матур публицистик тел белән язылган, аның тарихи кыйммәтекалган бүген дә кимемәгән. Т. Ильясиның бу әсәре татар халкы һәм Төркия тарихын өйрәнүчеләр өчен файдалы чыганак була ала.
Т. Ильясиның тормыш юлы һәм мирасы өйрәнелмәгән әле. Аның мирасыбызда тоткан роле әһәмиятле һәм тәкъдиргә лаек.

ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Әл-мөфид / Төз. Т. Ильяси. – Казан, 1912. – 816 б.
2. Әдәби касыйдәләр / Төз. Т. К. – Казан, 1908. – 46 б.
3. Гыйльме җәбер / Төз. Т. Ильяси. – Казан, 1910. – 139 б.

Иллюстрацияләр авторның шәхси архивыннан.

Марсель Әхмәтҗанов,
филология фәннәре докторы

 
___________________________________________
I.Хәзер Пенза өлкәсе Сосновобор районына керә.
II.М. Әхмәтҗановның шәхси архивында саклана.