2010 3/4

Мђрьям Ялымованыћ педагогик эшчђнлеге

 М. Ялымова. Казан университеты архивы, 2 тасв., 3246 эш, 65 тупл., 13 кгз.

Татар педагогика тарихында өйрәнелмәгән исемнәр һәм хезмәтләр шактый әле. Шундыйларның берсе — мәктәпкәчә педагогика өлкәсендә актив эшләгән Мәрьям Галиәскәр кызы Ялымова. Үзенең күп гомерен тәрбиягә һәм белем бирүгә багышлаган бу фидакарь зат турында бүгенге көнгә кадәр бер мәгълүмат та басылып чыкмаган. Укучылар игътибарына М. Ялымованың педагогик эшчәнлегенә багышланган, архив материаллары нигезендә язылган мәкалә тәкъдим итәбез.

Мәгълүм булганча, мәктәпкәчә тәрбия йортлары Россиядә ХIХ гасырның икенче яртысы — ХХ гасыр башында барлыкка килә. Казанда беренче балалар бакчасы 1907 елда А. А. Самойлова тарафыннан оештырыла. Тәүге ясле һәм балалар бакчалары беренче чиратта социаль максатларны күз алдында тотып, ягъни эшләүче хатын-кызларга вакытлыча балаларын калдырып тору өчен төзеләләр. Бөек Октябрь революциясеннән соң, хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында тигез хокуклылык мәсьәләләре күтәрелгәч һәм гаилә беркадәр үзенең традицион статусын югалту алдында торган бер вакытта хөкүмәт балалар бакчалары челтәрен үстерү турында кайгырта башлый. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү йортлары тиз арада күпләп ачыла башлый. Беренче татар балалар бакчалары да шушы елларда барлыкка килә. Мисал өчен, 1919 елда Казан шәһәрендә ачылган 40 бакчаның җидесе татар балалар бакчасы була (Иске Татар, Яңа Татар, Пороховой бистәләрендә)1.

Ул елларда балалар бакчалары өчен педагогик кадрлар әзерләү мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Татар педагогия техникумындаI махсус белемле тәрбиячеләр хәзерләнә. Татар укытучыларның белемен күтәрү институтындаII бакча мөдирләре һәм тәрбиячеләрнең белемен камилләштерү буенча күп эш башкарыла, педагогика һәм психология кабинеты хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар йортларын булдыру, аларны методик яктан тәэмин итү мәсьәләсен хәл итүгә зур өлеш кертәләр. Яңа шартларны исәпкә алып, педагогиканы һәм кече яшьтәге балалар психологиясен яхшы белгән белгечләр әзерләү педагогик уку йортларының иң төп бурычларының берсенә әверелә.

Татар балалар бакчаларын ачу, тулы көченә эшләтеп җибәрү өчен аларда оештыру эшләрен алып бару, эшне планлаштыру, методик яктан тәэмин итү кирәк була. Чөнки, яңа эш булу сәбәпле, бу өлкәдә, гәрчә тәрбия буенча теоретик мәгълүматлар шактый булса даIII, практик тәҗрибә җитмәгән. Шуңа күрә татар балалар бакчаларында эшне оештыру һәм планлаштыру, балаларга дөрес тәрбия һәм төрле күнекмәләр, белем нигезләрен бирү буенча методик кулланмалар булдыру өстендә актив эш алып барыла. М. Ялымова нәкъ менә шул өлкәне үстерүдә үзеннән зур өлеш керткән педагог.

Мәрьям Галиәскәр кызы Ялымова 1904 елда Акмулла губернасы (хәзерге Казакъстан Республикасы) Петропавловск шәһәрендә туа. 14 яшьлек вакытында гимназиягә укырга керә2. Мәскәү үзәк мәктәпкәчә тәрбия курсларында (1920) белем алганнан соң3, барлык гомерен халык мәгарифенә багышлый. Әмма педагогик эшчәнлегендәге иң төп юнәлеш мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү, төгәлрәк әйтсәк, балалар бакчалары оештыру һәм аларда белем һәм тәрбия бирү белән бәйле.

М. Ялымова башта туган шәһәрендә, 1922 елдан Казанның 10 нчы, 26 нчы балалар бакчаларында мөдир вазыйфасын башкара. 1926 елда аны Татар педагогия техникумына педагогика укытучысы итеп күчерәләр. Күп тә үтми, үзен мөгаллим, бигрәк тә яхшы оештыручы итеп таныткан педагогны Татарстан мәгариф комиссариатының мәктәпкәчә тәрбия эшләре бүлеге инспекторы итеп билгелиләр. Ул биредә 1932 елга кадәр эшләгәннән соң, Казан дәүләт педагогия институтындаIV психология белгечлеге буенча аспирантурада белем ала, 1934-1940 елларда шунда ук ассистент һәм өлкән укытучы булып эшли.

Педагогика, психология кебек фәннәрне гыйльми яктан өйрәнү һәм нәтиҗәләр ясау өчен практика белән бәйләнешнең мөһимлеге һәркемгә билгеле. М. Ялымова да, балаларга якынрак булу, аларны яхшырак өйрәнү өчен педагогик эшчәнлеген мәктәп белән бәйләргә тели Шул максатны тормышка ашыру өчен 1937 елда Казан шәһәрендәге 51 нче мәктәпкә укытырга бара.

1940 елда М. Ялымованы Казан дәүләт университетының психология кафедрасына өлкән укытучы итеп чакыралар. Ул бик теләп риза була. Әмма бер үк вакытта Татар укытучылар белемен күтәрү институтында да эшли башлый. Бу турыда ул үзе болай дип яза: «Университетта психология буенча сәгатьләр саны аз, икенче яктан караганда, мәктәп эшенә якынрак буласым, фәнни-эзләнү эшен җанлы педагогик эшчәнлек белән бәйләп алып барасым килә»4. Ә 1944 елдан М. Ялымованы Татар укытучылар белемен күтәрү институтында да өлкән фәнни хезмәткәр, педагогика һәм психология кабинеты мөдире итеп билгелиләр. 1948 елның 9 сентябрендә университеттан китә, Казан дәүләт педагогия институтының педагогия һәм психология кафедрасында эшен дәвам итә.

Педагоглык эшчәнлегенең беренче чорында галимә, нигездә, мәктәпкәчә тәрбия йортларында эшне оештыру, планга салу кебек мәсьәләләр буенча эшли. 1920-1930 елларда бу темаларга багышланган китаплары5, «Мәгариф» журналында махсус мәкаләләре басылып килә6. М. Ялымованы әлеге өлкәдә иң күп һәм нәтиҗәле эшләгән кешеләрнең берсе дисәк тә (алар арасында шулай ук К. Вәлитова, Г. Айдаров та бар), ялгыш булмас. Чөнки бу чорда татар балалар бакчалары буенча эшләүчеләрнең күпчелеге укыту-тәрбия эшләренең эчтәлеге, бигрәк тә уен, җырлы уеннар һәм шигырьләр, сөйләмне үстерү мәсьәләләренә игътибар иткәннәр (Х. Зәйни, З. Салихова, С. Миңлекәй). М. Ялымова исә проблеманың тышкы якларына әһәмият биргән, ягъни бакчаларның эшчәнлеген дөрес оештыру өлкәсендә эшләгән. Шул ук вакытта тәрбия эшләре, балаларның ата-аналары белән эшләү юллары һәм алымнары, аларны педагогик күзлектән чыгып өйрәнү мәсьәләләрен дә читтә калдырмаган. Аның карашы буенча, балалар бакчаларында эшне аңлы һәм планлы оештырган очракта гына кечкенәләрнең дөрес тәрбия алуларына, физик һәм рухи яктан сәламәт булып үсүләренә ирешергә мөмкин. Галимә үзенең хезмәтләрендә көндәлек һәм туклану режимнарының, шулай ук тирә-як мохит, гаиләдәге вәзгыятьнең бала үсешенә, аның җәмгыять өчен кирәкле, чын кеше булып формалашуына тәэсире зур булуын ассызыклый.

Педагогия институтында һәм университетта эшләгән елларында М. Ялымова психология, педагогика тарихы мәсьәләләрен өйрәнә. Казан (Идел буе) федераль университеты архивында аның 1942 елда «Бөек Ватан сугышы вакытында Татарстан мәктәпләре» дигән китап язуы турындагы мәгълүмат бар7, әмма ул басылып чыкмаган ахрысы. Чөнки башка чыганакларда бу китап искә алынмый. Шулай ук Казан, Мәскәү китапханәләрендә дә әлеге китапны эзләсәк тә, табылмады.

М. Ялымованың сугыш чорындагы эшчәнлеге, күп кенә башка шәхесләрнеке кебек үк, авыр да, аянычлы да була. Вакытында аспирантура тәмамласа да, аңа диссертация яклау насыйп булмый, гаять киңкырлы һәм ныклы белеменә карамастан, гыйльми дәрәҗәгә дә ирешә алмый. Шул сәбәпле ул, университетта укыткан башка галимнәрдән аермалы буларак, күп кенә өстенлекләрдән файдалана алмый кала. Казан (Идел буе) федераль университеты архивында аның 1943 елның 1 февралендә җитәкчелеккә язып биргән гаризасы сакланган. Анда ул университетның гыйльми дәрәҗәсе булмаган укытучыларга карата мөнәсәбәте начар булуы турында яза. Үзенең дә шул категориягә керүе сәбәпле ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мораль һәм юридик хокукы булмавын, башка юлларны эзләргә мәҗбүр булуын әйтә. М. Ялымова гаиләсенең ач булуы, өен җылыту өчен утын сатып алырлык мөмкинлеге юклыгы турында ачынып яза. Гаиләсен исән-имин саклап калу өчен җан-фәрман тырышкан галимә (аның карамагында бу вакытта олы яшьтәге әнисе һәм кызы була) тамак хакына хәтта ашханәгә эшкә күчәргә дә карар кыла8. Шулар өстенә өлкән укытучы итеп эшкә чакырылган галимәгә озак вакыт лаборант булып та эшләргә туры килә. Штатлар кыскару сәбәпле 1942 елның ноябрендә М. Ялымова эштән азат ителә (бу вакытта ул педагогика кафедрасында эшләгән була), соңрак сәгатьләп укыта башлый. Күпмедер вакыттан соң аңа кабат өлкән укытучы вазыйфасын тәкъдим итәләр. Сугыштан соңгы чорда, Казан дәүләт педагогия институтында урын булмау сәбәпле, ул бер ара сәгатьләп кенә эшли.

М. Ялымованың 1948 елдан соңгы тормышы һәм эшчәнлеге бүгенге көнгә билгесез булып кала. Татарстан Республикасының Милли архивы, шулай ук Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан дәүләт гуманитар-педагогика университеты архивларында галимә турында бу чорга бәйле материаллар сакланмаган, һәрхәлдә безгә ул документларны табу әлегә насыйп булмады.

Авторның Татарстан Республикасының Милли китапханәсе, Казан (Идел буе) федераль университетының Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе фондларындагы китаплары һәм «Мәгариф» журналында басылган мәкаләләре хаклы рәвештә татар педагогик фикере үсешендә бер сәхифә булып тора. М. Ялымованың мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү буенча туплаган педагогик тәҗрибәсе бүген дә актуаль һәм ул галимнәр тарафыннан җентекләп өйрәнүне көтә.

ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Татарская энциклопедия. – Казань, 2005. – Т. 2. – С. 307.
2. ТР МА, Р-3682 ф., 4 л тасв., 2693 эш, 3 кгз.
3. Шунда ук, 2 л тасв., 2189 эш, 1 кгз.
4. Шунда ук, 4 л тасв., 2693 эш, 3 кгз.
5. Ялымова М. Г. Колхоз балалар мәйданы өчен үрнәк эш планы. – Казан, 1931. – 79 б.; Шул ук. Колхозларда мәктәпкәчә тәрбия эшләренә истәлек. – Казан, 1931. – 80 б.; Шул ук. Мәктәпкәчә тәрбия йортларын оештыру. – Казан, 1931. – 40 б.
6. Ялымова М. Г. Мәктәпкәчә тәрбия йортларында эшне планга салу // Мәгариф. – 1928. – № 2. – Б. 60-64; № 3. – Б. 51-54; Шул ук. Мәктәпкәчә тәрбия йортларында хисап алу эшләре // Мәгариф. – 1928. – № 8. – Б. 65-70.
7. Казан университеты архивы, 2 тасв., 3246 эш, 65 тупл., 13 кгз.
8. Шунда ук, 30 кгз.


М. Ялымованың «Мәктәпкәчә тәрбия йортларында эшне планга салу» мәкаләсеннән өзек

[...] Эш планлы рәвештә төзелгәндә генә яхшы нәтиҗәләр күреп, балаларны тән ягыннан да, һәм рухани яктан да дөрес тәрбияләргә мөмкин булачак.
План төзүче хәзерге тәрбия теләкләре, аның тоткан юллары, бу яшьтәге балаларның тән төзелешләре, акыл үсешләре, бу яшьтәге балаларга бирелүе тиешле һәм яраклы булган материаллар белән бик яхшы таныш булырга тиеш. Хәзерге педагогия баланың үсешенә, алга китүенә тирә-яктагы мохит бик зур тәэсир итүен күрсәтә һәм тәҗрибә дә бу карашны дөресли. Шуның өчен тәрбияче булган кеше балалар тәрбиясен алып барганда аларның корган мохитлары белән нык таныш булырга тиеш. Бу, бердән, тәрбиячегә балаларның тормышларын төзергә ярдәм итсә, икенчедән, мохиттә балалар тормышына зарарлы булган күренешләрне йомшартып, файдалы якларын балалар тормышына кертергә ярдәм итә. Тирә-як мохитне күзәтә һәм тикшерә белгән тәрбияче генә дөрес план сыза ала.

Балалар, гомумән, ике фактор тәэсире астында үсәләр: берсе — баланың тән төзелеше, биология ягыннан үсү, икенчесе — тирә-як мохитнең тәэсире. Әгәр дә мөрәббияV бу ике факторның һәркайсына кирәкле дәрәҗәдә бәя бирә алмаса, берәр факторны югарырак куйса, баланың тәрбиясендә шул юлдан алып китеп, аның үсешенә зур кимчелек китерүе мөмкин. Мәсәлән, тәрбияче баланың тән тәрбиясен артык югары куеп, тирә-як мохиткә якынлаштыруны рухани тәрбиясе өчен кирәкле рәвештә бакча эчендәге мохитне төзүне кирәксез тапса, бала тән ягыннан таза, сәламәт, әмма тирә-як мохиттән ерак һәм тормышка яраксыз булып үсәчәк. Шулай ук моның киресенчә булуы да мөмкин.

Балалар белән алып барылган эшнең нәтиҗәсе яхшы булсын өчен тәрбияче план төзелгән чакта түбәндәге моментларны искә алырга тиеш:
1) бирелә торган материалларны балалар ни дәрәҗәдә аңлый алалар, аның белән кызыксыналармы;
2) тирә-як, мохитнең балалар тәрбиясеннән һәм балалар йортыннан көткән максатлары;
3) тирә-як мохит көткән максатларны һәм балаларга бирелергә билгеләнгән материалларны — эшләрне үтәү өчен бакча эчендәге мөмкинлек;
4) бирелә торган яңа нәрсәләр, күнекмәләр һәм материалларның бер-берсенә бәйләнүе;
5) билгеле бер вакытка кадәр балаларны кызыксындырып, аларның тормышларын оештыра алырлык берәр момент сайлау;
6) һәр бирелә торган нәрсәләрнең ысулын тикшерү.

Менә шул күрсәтелгән моментларны күздә тотып тәрбияче бакчаның эш планын төзи башлый һәм беренче нәүбәттә шул районда булган төп производство (эшләп чыгарыш) белән таныша. Бу танышу районның башка яклары белән танышуга ярдәм иткән.

Тәрбияче бакча тирәсендә нинди фабрика, завод, мастерской, совет хуҗалыгы (совхоз) барлыгын һәм районда торучы халыкның нинди кәсеп я эш белән көн күрүләрен тикшереп, күбрәк балаларның ата-аналары эшләгән урынга әһәмият бирә һәм шул хезмәт урынын нык тикшерә.

Хезмәт урынында эшләүчеләрнең хезмәт шартлары мәдәни, икътисади яктан ни дәрәҗәдә торулары белән таныша. Бу хезмәт урынында нык тикшереп, үзенең педагогия эшендә аннан файдалану мөмкин булачакмы, юкмы, булса нинди эшләрдә файдалану мөмкин булачак, шуларны билгели.

Хезмәт урыны белән танышканнан соң районда булган сәяси, иҗтимагый аң-белем тарата торган һәм башка оешмалар белән таныша. Мөмкин кадәр бу оешмаларда балаларның ата-аналары катнашуы ни дәрәҗәдә булуын тикшерә; бу тикшерү тәрбияченең ата-аналар арасында һәм төрле оешмалар белән нинди иҗтимагый эш алып баруын билгели.

Тәрбия йортының әйләнә-мохите белән гомуми рәвештә танышканнан соң, мохитнең кайсыбер яклары белән якынрак танышырга кирәк була. Беренче мәртәбә мөрәббия балаларның гаилә тормышлары белән таныша. Моның өчен һәр баланың йортына барып гаиләнең тормыш төзелешенең мәдәни торышын, балага карашы, гаиләнең балага иҗтимагый, икътисади яктан тәэсире, кыскача әйткәндә, баланың гаилә эчендәге тормышы нинди юллар белән төзелгән һәм бала гаиләдә нинди шартлар астында яши, шуларны ныклап тикшерә. План кору вакытына бөтен балаларның гаилә тормышларын күзәтеп бетерү мөмкин булмаса, балаларны тормыш шартларына карап, берничә төркемгә бүләргә һәм һәр төркемнән берничә гаиләне тикшереп гомуми караш чыгарырга мөмкин (мәсәлән, эшчеләр, вак һөнәрчеләр, хезмәткәрләр һәм башка кешеләрнең балалары йөри икән, бөтен бакча балаларын шул кадәр төркемгә бүлеп тикшерергә кирәк була).

Тирә-юньдәге табигать баланың үсүенә, алга китүенә зур тәэсир итә. Шуңа күрә тәрбияче табигатьне дә тикшереп, аның кайсы яклары тәрбиядә яраклы, кайсы яклары яраксыз икәнен алдан билгеләп куярга тиеш.

Мохитне тикшергән вакытта аның тышкы төзелешен тикшерү белән генә канәгатьләнмәскә, бәлки аның тәрбия эшенә яхшы һәм начар тәэсир итә торган якларын күрсәтеп анализ ясарга кирәк. Мохит тәрбия йортыннан нәрсә көтә, бу теләкне ни дәрәҗәдә үтәү мөмкин булуын мөрәббия тирә-як мохитне тикшергәннән соң билгели. Мәсәлән, ата-аналарның хезмәт төрен тикшерү мондагы эшчеләрнең мәдәни яктан түбән торуларын күрсәтсә, гаилә тормышларын тикшерү аларның торган урыннары начар, гаиләдә балалар күп, һәммәсе дә тәрбия йортларына урнашмаган, чисталык ягыннан гаилә ифрат дәрәҗәдә түбән булуын, балалар көчләре җитмәслек эш алып баруын күрсәтер. Бу исә тәрбия йортының күп эшләрен билгели: беренчедән, ата-аналарның тормышын яхшырту аларның арасында аң-белем тарату, моның өчен төрле оешмалар белән бәйләнү кирәк булса, икенчедән, балалар гаиләдәге тормышларын яхшырту, аларга чисталык күнекмәләре өйрәтү, өйләрендә көчләре җитмәслек эшләр бирдермәү чараларын күрергә мөмкин булачак. [...]

Балаларның гаилә тормышларын күзәтү — бу гаиләдән чыккан балаларның нинди булуларын күрсәтә. Шулай да балалар белән педагогия эшен дөрес оештыру өчен алар белән якынрак танышырга кирәк була. [...]
Мәгариф. – 1928. – № 2. – Б. 60-64.


Ләлә Мортазина,
педагогия фәннәре кандидаты


_____________________________________________________________
I. Хәзер Казан педагогия көллияте.
II. Хәзер Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты.
III. Татар педагогларының революциягә кадәр дөнья күргән хезмәтләре, шул исәптән Ф. Сөләйманиянең «Гаилә дәресләре» (1910), «Кызлар тәрбиясе» (1906), «Балалар тәрбиясе» (Сөембикә. – 1914. – № 7, 9), Х. Сөнгатьзадәнең «Ата-ана, мөгаллимнәр» (Сөембикә. – 1915. – № 7), Р. Фәхретдиновның күпсанлы хезмәтләре һ. б.
IV. Хәзер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты.
V. Мөрәббия — тәрбияче хатын-кыз (кереш мәкалә авторы аңлатмасы).