2010 3/4

Хђмзђ Гарифулла улы Зарипов истђлегенђ

 

Татарстан Республикасыныћ танылган журналисты Хђмзђ Гарифулла улы Зарипов 2010 елныћ 3 августында, 74 нче яшендђ, вафат булды.

Х. Г. Зарипов 1936 елныћ 9 декабрендђ Чистай районыныћ Татар Сарсазы авылында туган. 1954 елда Каргалы урта мђктђбен тђмамлап, Казан дђњлђт университетыныћ татар теле џђм ђдђбияты факультетында югары белем ала. Укуын тђмамлагач, 1959 елда Балык Бистђсе районыныћ «Октябрь юлы» газетасына бњлек мљдире итеп ќибђрелђ. 1961-1967 елларда «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендђ, аннан соћгы биш елда «Социалистик Татарстан» газетасыныћ «Культура, ђдђбият џђм сђнгать» бњлеге мљдире булып эшли.

Ул 1971-1972 елларда Мђскђњдђ КПСС Њзђк комитетыныћ Югары партия мђктђбендђ укып кайта џђм «Социалистик Татарстан» газетасында «Уку йортлары џђм фђн» бњлеге мљдире булып билгелђнђ. 1976 елныћ сентябреннђн «Казан утлары» журналыныћ «Публицистика џђм очерклар» бњлеге мљдире вазыйфасын башкара. Ђ 1979-1989 елларда «Азат хатын» журналында «Иќтимагый-сђяси џђм промышленность» бњлеген ќитђкли.

Х. Зариповныћ язмалары-очерклары Татарстан китап нђшриятында «Авыл офыклары» (1976), «Ќирдђге йолдызлар» (1984), «Ќиде юл чатында» (1990) исемнђрендђге ќыентыкларда басылып чыкты. Ђ аныћ язучылар белђн ђћгђмђлђре, ђдђби портретлары — барлыгы 17 язмасы 1988 елда «Барысы да яшьлђргђ кала» исемле китабында басылды.

1993 нче елдан алып Хђмзђ Гарифулла улы — Татарстан Республикасыныћ Милли архивында гыйльми хезмђткђр, 1996 нчы елдан Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарђсе чыгара торган фђнни-документаль «Гасырлар авазы – Эхо веков» журналында эшли. Ул архив документларына нигезлђнеп, татар халкыныћ гореф-гадђтлђре, татар язучылары џђм сђнгать эшлеклелђре, Бљек Ватан сугышы каџарманнары турында журнал битлђрендђ књлђмле язмалар белђн чыгыш ясады.