2011 1/2

Кара бәк шәҗәрәсе

Кара бәк шәҗәрәсе

Кара бәк шәҗәрәсе текстларының яңа, билгесез кулъязмалары табылып тора. Аларның Петр Рычков, Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин бине Фәхреддин, Сәет Вахиди, Миркасыйм Госманов һәм башкалар тарафыннан әйләнешкә кертелгән текстлары татар этник тарихының караңгы якларын ачуга бик әһәмиятле документлар булдылар. Аларның берничәсе фәнни хезмәтләрдә дөнья күрде инде1.
Кара бәк шәҗәрәсе текстлары татар халкының XIII-XVIII йөзләрдә үз кулында сакланган борынгы җирле тарихи чыганаклар булып саналалар. Аларның бүгенгә мәгълүм булган өч дистәгә якын тексты һәрберсе үзенә күрә ниндидер кыйммәтле тарихи истәлек кыйпылчыгы булып санала.
Кара бәк шәҗәрәләренең этник төсмерне ача торган таралыш географиясе бүгенге көндә Татарстанның Тау ягының төньяк зонасын, Яшел Үзән, Әтнә, Биектау, Арча, Саба, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Менделеев, Алабуга, Әгерҗе, Актаныш, Азнакай, Ютазы; Башкортстанның Илеш, Краснокама, Туймазы һәм башка районнарын колачлый.
Ул чыганаклар күрсәткәнчә, татар халкын Нократ елгасының буеннан-буена ничек чукындырып кына түгел, физик куу, юкка чыгару барганлыгы да күз алдына килә. Нократ татарларын яшәгән урыннарыннан куып төрле регионнардан җирләр биреп аларның этник берлеген таркату сәясәте шәҗәрә текстларында һәм халык хәтерендә (Татарстан Республикасының Арча районындагы — Наласа, Түбән Оры; Әтнә районындагы Чембулат; Биектау районындагы Адай, Зур Битаман; Әгерҗе районындагы Иж-Бәйки, Исәнбай, Уразай, Олы Барҗы, Ырыс, Янморза, Салагыш, Дивәтирнә, Минзәлә районындагы Дәвек, Гөлек, Биккол; Актаныш районындагы Әҗәкүл һәм башка авылларда) сакланган.
Нократтан күчерелгән татарларны төрле җирдә төрлечә — нократлар, нохратлар, фәткеләр, почырманнар, бисермәннәр дип тә атап йөргәннәр. Аларның хәзерге авыллары Башкортстанның төньягыннан көньягына хәтле һәм Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысына хәтле санала.
Казан шәһәрендә яшәүче Казан медицина университеты профессоры Рөстәм Байкеевта Кара бәк шәҗәрәсенең бер кулъязма күчермәсе саклана. Ул аның белән иркенләп танышырга һәм аны матбугатта файдаланырга безгә мөмкинлек бирде.
Бу күчермә текст шактый гына калын бер кулъязма җыентык булып, анда төрле характердагы язмалар теркәлгән. Сәхифәләрнең күпчелеге төрле дарулар рецептлары күчермәләреннән, шулай ук мөселман цивилизациясенең күп гасырлык тарихы хроникасыннан гыйбарәт. Кимрәк дәрәҗәдә Кара бәкнең ХХ гасыр башында яшәгән нәсел ыруының тормышына кагылышлы вакыйгаларны тасвирлаудан тора. Алар арасында урманда поши үгезе аулау вакыйгасы һәм җир сатуга кагылышлы һәм башка мәгълүматлар турында язмалар бар.
Кара бәк шәҗәрәсенең бу кулъязмадагы тексты А4 форматындагы 8 кәгазьгә язылган ксерокүчермәсе белән генә эш итәргә туры килде. Әлбәттә, ксерокүчермәнең үз кимчелекләре бар, гарәп язуының аерым элементлары (сызыклар, нокталар) еш кына күчермә алганда күренмичә кала. Бу кимчелекләр без эшләгән текстта да очраштыра. Мәсәлән, гарәп язуының каты г, каты с, кяф, хи хәрефләренең тулы төшмәве укуны кыенлаштырды. Шәҗәрә тексты бик зур булганга, аны саннар белән билгеләп фрагментлар рәвешендә бирелгән таблицаларны, укучыларга эзләнергә кыенлык китермәсен өчен берләштердек. Шәҗәрәләрне борынгы рәвештә түгәрәкләр белән бирү күп мәйдан биләгәнгә һәм техник сәбәпләрдән, без аларны электән килгән генеалогик таблицалар бирү стандарты буенча эшләдек. Беренче урында анда шәҗәрәнең исеме күрсәтелә. Шәҗәрәнең тарихи легендасы булса, ул әсәрнең башында ук бирелә. Аннан соң шәҗәрәнең борынгыдан яңага таба латин цифрлары белән буыннар тәртибе (мәсәлән: XI буын, XV буын һ. б.) күрсәтелә. Шәҗәрәнең буыннары астында антропонимнары, ягъни кеше исемнәре бирелә. Кеше исеменең сул ягында аның текстта килгән тәртип саны, уң якта исә шул ук саннар шәхеснең атасының исемен күрсәтә. Әтисе исеменең тәртибен күрсәткән сан, аның ничәнче буында яшәгәнен билгеләргә ярдәм итә.
Р. Байкеев кулында сакланган «Кара бәк» шәҗәрәсендә вакыйгалар хәзерге Татарстан Республикасының Мамадыш төбәгендәге Югары Ушмы, Акчишмә, Алкин, Иске Завод, Комазан авыллары бабаларының нәселен бәян итә (бу авыллар бүген дә бар). Шәҗәрә язылган кулъязмада анда элекке җир хуҗаларының (морза токымнары) Акчишмә авылында җир сатулары теркәлгән.
Кара бәк шәҗәрәсе текстының эчтәлеге кайбер тарихи чыганаклар белән дә тулылана ала. Алар ярдәмендә шәҗәрәнең тулылыгы яки кыскартылган булуын һәм борынгы өлешенең төзеклеген, нәселнең күренекле вәкиленең (мәсәлән, Сәйтәк бинең) кайсы елда туган-үлгән булуын, яшәгән төбәген, нәселнең соңгырак буыннарының хөкүмәттән кайларда җирләр алып утыруын күрсәткән документлар бар.
Алардан күренгәнчә, Казанда 1445 елгача бәк булып торган Гали бәкнең балалары Нократ елгасы буендагы Нократ авылы тирәсенә дә (хәзерге Киров өлкәсе Слободской районы) барып төпләнгән булганнар. Бу җирләр аларның Кара бәк исән чагында ук төп биләмәләре булган икәнлеге бәхәс уятмый, чөнки бу тирәләр Алтын Урда дәверендә үк Болгар Олысы биләмәләренең бер почмагын тәшкил иткән булган. Моны археолог Альберт Борһановның Татарстан Республикасының Кукмара төбәгендә алып барган казу эшләренең нәтиҗәләре күрсәтте2. Нократта сакланган XVI йөз эпитафик язмаларда шәҗәрәдәге Кара бәктән соң аның оныгы — Галисуфый (Әлсуфый) һәм аның улы Сәйтәк бәк килү тәртибе, шулай ук Сәйтәк бәкнең шәҗәрәләрдә күрсәтелмәгән Җиһанша исемле улы булу фактлары — Нократта татар галиме Гали Рәхим тарафыннан табылган эпитафия текстларыннан ачыла3.
Сәйтәк кабер ташы. Әлеге ташбилге һиҗри 960 елның рәҗәб ае ахырында 60 яшендә үлгән Сәйтәк бәкнең каберенә куелган. Милади ел белән исәпләгәндә бу көн 1552 елның 24 июле, пәнҗешәмбе көнгә туры килә. Ташта Сәйтәкнең атасы Галисуфый улы икәнлеге дә язылган. Шәҗәрәдә ул «Әлсуфый бәк» дип, бу күренеш ташка халык телендә йөргән бер очрак буларак кына күрсәтелгән. Димәк, Әлсуфый да, Сәйтәк тә — князь (бәк) булганнар. Гали Рәхим һиҗри 960 елны ялгыш 1555 елның феврале дип күрсәткән. Бу ялгыш аның хезмәтен файдаланган басмаларда да кабатлана4. Гали Рәхим Нократта Сәйтәкнең улы Җиһаншаның да кабер ташын табып укыган. Ул ташта: «Тарих тукуз йөз йегерме алтыда Сәйтәк углы Җиһанша... шәһид кичде», — дип язылган. Таштагы язмаларда Сәйтәкнең исеме «Сәйедтәк» рәвешендә булганлыгы ачыла. Аның улы кяферләр кулы белән милади 1520 елның 29 июнь — 29 июль арасында үтерелгән5 булган. Җиһанша исеме шәҗәрәләрдә күрсәтелми. Димәк, Кара бәк шәҗәрәләре текстларында нәселнең барлык исемнәре дә чагылмаган. Җиһаншаның кабер ташына искиткеч тәэсирле сыктау да язылган. Аның татар әдәбияты тарихы ядкяре буларак кыйммәте бар. Гали Рәхим табышлары арасында Сәйтәк бәкнең анасы, Гали суфыйның хатыны Бикә... кабер ташы да табылган. Ул һиҗри 909 елның рәҗәб ае ахырында, руми 1504 елның гыйнвар аенда үлгән6.
Кара бәк шәҗәрәсенең Р. Байкеев кулъязмасында аның «Мөхәммәд бәк» дигән улы тармагы бөтенләй кермәгән. Кара бәк нәсел шәҗәрәсенең бер версиясендә аның исеме күрсәтелсә дә, балалары, нәселе чылбыры күрсәтелми7.
Кара бәк шәҗәрәсенең Киров өлкәсе архив материаллары нигезендә тарихчы Дамир Исхаков тарафыннан төзелгән нөсхәсендә Мөхәммәд бәк нәселләре беркадәр бәян ителә: Кара би — Мөхәммәд би — Ильяс — Мөрсәйет — Дүнәш — Җанчура — Җансәйет8.
Археографик документлар арасында Җансәйет Җанчура улының 1585 елда Кече Муй авылында (хәзерге Татарстан Республикасы Арча районында Иске Муй дигән авыл бар) җирләр һәм Балтач ягыннан агып Нократка кушыла торган Бөр елгасы тамагында кичү тотканлыгы хакында теркәлгән язу бар9.
Җанчура (морза) исеме белән Киров өлкәсенең Санчурск шәһәренең исеме дә бәйләнештә күренә. Мәсәлән, 1609 елда Вятка ягындагы Санчурск шәһәрендә халыкның баш күтәрүе булып, аларга каршы карательләр җибәрелүе турында документ бар10.
Җанчура нәселләре XVII гасырның беренче яртысында Татарстанның Әгерҗе төбәгендәге Салагыш, Ырыс авылларына да, җирләр алып килеп утырганнар. Ул якларда Җанчура хан нәселе дип бабаларын таныган кешеләр белән 1976-1977 елларда очрашырга туры килде. Мәсәлән, Салагыш авылында 1977 елда 92 яшьтә булган Мәһрелхәят әби бу яклардагы авылларның нәселен күрсәткән бер язма шәҗәрәдә Вятски ягыннан килгән Җәнчүр ханнан таралган хәбәр укыганын сөйләгән иде. Әбинең үз нәселе дә Җәнчүр ханга барып тоташа икән. Мәһрелхәят (1885 елда туган), аның әтисе Кәшшафетдин, аның әтисе Җәлалетдин, аның әтисе Габдулла, аның әтисе Мәхмүт, аның әтисе Сәетбаттал, аның әтисе Ильяс, аның әтисе Җәнчүр хан. Әгерҗе ягындагы Барҗы, Уразай, Янморза, Дивәтирнә авылларын да аларның балалары нигезләгән. Бу хәбәрне Салагышта 1976 елда Хафиз бабай Шакировтан ишеткән идек (1895-1976). Авылның атаклы скрипка остасы Шакир Янчурин үзенең нәселен Җәнчүрәдән башлана дип белә иде. Салагышка шулай ук Кистем авылыннан Арыслановлар нәселе дә килеп таралган булган11.
Риваятьләрдә Әгерҗе төбәгендәге Иж-Бәйки авылына Болгардан чыккан Бәйки бәк килгән дип сөйләнелә. Авылның көнбатыш очында кечкенә бер агачлык эчендә, тышкы кыяфәте буенча XVII гасыр кабер ташларына охшашлы һәйкәл ватыкларын 1976 елда үзебез күреп, сакланган хәтле язу фрагментларын күчереп алырга мөмкин булды. Ул язмада «Күрермен дөнйаны вәйран бары, һәмишә бакый ирмәс, юк карары», — дигән фразаның кисәкләрен укырга мөмкин иде.
Рөстәм Байкеев шәҗәрәсеннән аңлашылганча, Байкеевлар Иж елгасы буйларына килеп җирләр алып торган морзалар булалар.
Кара бәк нәселеннән Дәүләтъяровлар, Касыймовлар, Апачевлар, Хуҗасәетовлар, Арслановлар XVII-XVIII йөзләрдә хәзерге Оренбург өлкәсенең Каргалы авылына һәм дә Башкортстанның Стәрлебаш районындагы Тәтер-Арслан, Яшергән һәм башка авылларына барып төпләнгән булганнар.
 
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Әхмәтҗанов М. Татар шәҗәрәләре. – Казан, 1995. – Б. 12-28, 33-36; Шул ук. Нугай Урдасы: татар халкының тарихи мирасы. – Казан, 2002. – Б. 177-207, 270-275.
2. Кукморский регион: проблемы истории и культуры. – Казань, 2005. – 266 с.
3. Г. Рәхим Тарихи-документаль, әдәби һәм биографик җыентык. – Казан, 2008. – 280 б.
4. Новое в этнографических исследованиях татарского народа. – Казань, 1978. – С. 62.
5. Там же. – С. 289-291.
6. Там же.
7. Әхмәтҗанов М. Татар шәҗәрәләре... – Б. 12.
8. Исхаков Д. М. Патронимия у чепецких татар // Новое в этнографических исследованиях татарского народа. – Казань, 1978. – С. 62.
9. Ермолаев И. П. Казанский край во второй половине XVI-XVII вв. – Казань, 1980. – С. 32.
10. Там же. – С. 59.
11. Әхмәтҗанов М. Әгерҗе районы шәҗәрәләре // Совет мәктәбе. – 1979. – № 11. – Б. 51.
 
Кара бәк шәҗәрәсе
Кара бәк нәселеннән — Сәйтәк тармаклары
Сократ хәким нәселидән әүвәл бабамыз Гофан солтан, углы Габделгазиз солтан, углы Әлвар солтан, углы Бирде солтан. Аның углы Габдерахман солтан, углы Баҗтан солтан, Рум вилаятендән килеб — Йайыкда Сакмар тамагында күб рузгяр иткәннәр.
Баҗтан солтан углы Балыйм бәк, углы Калдар бәк, аның углы Күкчә тархан, икенче углы Канбар бәк Ак Идел буйында Нокасда рузгяр иткәннәр. Канбәр бәк, углы Чынбар бәк, углы өчәү иде: бери Нар бәк, бери Ишем солтан, өченчеси Кара бәк. Кара бәк килеб Өч пүләдә йорт иткәнләр. Бу Кара бәк Сар Ибан Вачиливичкә үзе бирелеб, ике агасын урысларга тоттырган өчен Сар Ибан шул үз җирләрүн Нократда арлары, чирмешләре илән үзинә крәстийән итүб биргән булыр.
 
Буыннар саны, шәхесләр исемнәре
Атасының исем тәртибе
 
I буын
 
1.
Кара бәк
 
 
II буын
 
2.
Гали бәк
1
 
III буын
 
3.
Әлсуфый бәк
2
 
IV буын
 
4.
Сәйтәк бәк
3
 
V буын
 
5.
Җансәйед бәк
4
 
VI буын
 
6.
Байсәйед бәк
5
 
VII буын
 
7.
Хуҗасәйед бәк
6
 
VIII буын
 
8.
Байкилде би
7
9.
Котлыйар
7
10.
Җанморза
7
11.
Кодайар
7
12.
Килдийар би
7
 
IX буын
 
13.
Бикмәт би
10
14.
Уразай би
10
15.
Котлы би
10
16
Илмәк
11
17.
Хөсәйен би
12
18.
Хәсән би
12
19.
Биктимер хафиз
12
 
Xбуын
 
20.
Мамай морза
16
21.
Үрмәк морза
16
22.
Йәрмәк морза
16
 
Нократда Чүбчә су буйында гайреләре балалары хезмәт итүб, кайсы кайда, кайсы кайда җир алган булыр. Ләкин Нократ дип аталуы Сократ хәким нәселе булган өчен булыр, бусы Бәткә өязен.
Сәйтәк углы Шогайыб, аның углы Атлымәт бәк. Атлымәт углы өч Хуҗа бәк, Җанан бәк, Айдар хафиз. Болар һәр икесе Иш буйларындагы нәселләр — Йосыф да, Шогайыб да. Сәйтәк углы Йосыф, аның углы Йанакай, аның углы Мәкәй бәк, Мәкәй углы ике: Ишмәт, Туймәт — углы биш.
 
Сәйтәк нәселләре: икенче улы — Йосыф
 
Буыннар саны,
шәхесләр исемнәре
Атасының исем тәртибе
 
I буын
 
1.
Икенчесе – Сәйтәк углы – Йосыф
 
 
II буын
 
2.
Йанакай
1
 
III буын
 
3.
Мәкәй бәк
2
 
IV буын
 
4.
Ишмәт бәк
3
5.
Туймәт бәк
3
 
V буын
 
6.
Бохар бәк
5
7.
Йәбке бәк
5
8.
Чирү бәк
5
9.
Мөсәви бәк
5
10.
Бикмәт бәк
5
 
Сәйтәк нәселләре: өченче улы — Шогайыб
 
Буыннар саны,
шәхесләр исемнәре
Атасының исем тәртибе
 
I буын
 
1.
Сәйтәк
 
 
II буын
 
2.
Сәйтәк углы Шогайыб
1
 
III буын
 
3.
Гали бәк, нәселе юк
2
4.
Атлымәт
2
 
IV буын
 
5.
Айдар хафиз
4
6.
Хуҗа бәк
4
7.
Җанан бәк
4
 
V буын
 
8.
Кәши бәк
5
9.
Йармәмәт би
5
10.
Туймәт
5
11.
Корбан би
6
12.
Китмеш би
6
13.
Котлыш бәк
7
 
VI буын
 
14.
Өркәч мулла би
11
15.
Бәйраш
11
16.
Тибче би
12
17.
Сәйед
12
18.
Биккенә
12
19.
Ишкара
13
20.
Уразай бәк
13
21.
Ишмөхәммәд мулла
13
22.
Хушым мулла
13
23.
Корыч бәк
13

 
Сәйтәкнең дүртенче улы — Суфый солтан
Сәйтәкнең дүртенче углы Суфый солтан, аның углы Урак морза, углы өч: Айкилде, Айбулат, Дәүләтйар морза.
Айкилде углы Салих морза. Салих углы дүрт: Таһир, Туймәт, Дәүләтйар, Рахманкол, алар углы берәр. Болар нәселе Нократда булса кирәк.
 
Буыннар саны, шәхесләр исемнәре
Атасының исем тәртибе
 
I буын
 
1.
Сәйтәкнең дүртенче углы Суфый солтан
 
 
II буын
 
2.
Урак морза
1
 
III буын
 
3.
Дәүләтйар морза
2
4.
Айбулат морза
2
5.
Айкилде морза
2
 
IV буын
 
6.
Салих морза
5
 
V буын
 
7.
Таһир морза
6
8.
Туймәт морза
6
9.
Дәүләтйар морза
6
10.
Рахманкол морза
6
 
VI буын
 
11.
Хуҗасәйед морза
7
12.
Даут морза
8
13.
Иблийәмин морза
9
14.
Габдерахман морза
10

 
Марсель Әхмәтҗанов,
филология фәннәре докторы