2011 1/2

Бер мәрсия уңаеннан

Татар әдәбиятында мәрсия жанры ХIХ йөзнең икенче яртысында гадәттән тыш җанланып китә. Бу, беренчедән, халыкның милләт булып формалашу процессында үзенең үткәне белән кызыксынуы артуга бәйле булса, икенчедән, халыкның күренекле шәхесләрне барлавы көчәя, тарихи ядкярләрне өйрәнү алга чыга. Мәсәлән, ул чорда Гали Чокрыйның «Шәмгыз-зыя», Мифтахетдин Акмулланың «Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе», Фәхретдин Пүкәлинең шулай ук Ш. Мәрҗанигә багышланган мәрсияләре игътибарга лаек.
Мәрсияләр, гадәттә, халыкның вафат булган мөхтәрәм, мәшһүр кешеләренә багышлап язылган һәм хәзерге вакытта әдәбият тарихына кагылышлы чыганакларның бер төркемен тәшкил итә, шушы җәһәттән дә алар әһәмиятле. Г. Ибраһимов исемендәге Тел әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар, фәнни һәм архив фонды бүлегендә Фәхретдин Норлатыйның «Дамелла Исмәгыйль мәрсиясе» саклана1.
Фәхретдин Норлатый иҗаты әдәбиятыбызда яңа гына өйрәнелә башлаган шәхесләрнең берсе. Аның тәрҗемәи хәле хакында Р. Салихов һәм Р. Хәйретдиновның Буа районына багышланган китабында җентекле мәгълүмат бирелгән2. Фәхретдин бине Мостай ән-Норлатый (1804-1891) хәзерге Татарстан Республикасының Буа районындагы Норлат авылында туа. Башлангыч белемне заманының алдынгы карашлы әтисе Мостай бине Мусадан (1783-1850) ала. Мостай хәзрәт балаларын укытыр өчен көчен дә, малын да кызганмый, лаеклы варислар калдырырга тели. Укырга һәвәс улы Фәхретдинне 1820 елларда Казандагы «Иске Таш» мәчет мәхәлләсе мәдрәсәсенә җибәрә, соңрак аның укуы күрше мәхәлләдә — 11нче мәчеттә дәвам итә. Фәхретдин биредә берничә ел укып, заманының алдынгы шәкертләренең берсе булып җитешә. 1830 елларда Фәхретдин Норлатый Бохарага китә, күренекле галимнәрдә белем өсти. Казанда да, Бохарада да аның остазлары шул заманның талантлы, күренекле шәхесләре була, алар арасында Әмирхан бине Габделмәннан бине Исмәгыйль әт-Талкыши, Әбүбәкер бине Йосыф бине Ильяс әз-Зөябашиларны күрсәтергә мөмкин. Туган авылы Норлатка Фәхретдин бары 1840 еллар башында гына кайта. 1850 елда әтисе Мостай хәзрәт үлгәннән соң, аның эшен дәвам итә, имам-мөдәррис була, зур популярлык казана. ХIХ йөзнең икенче яртысында Буа өязендәге Норлат мәдрәсәсе эшчәнлегенең иң көчле, чәчәк аткан чоры нәкъ менә Фәхретдин Норлатый хезмәт иткән елларга туры килә. Мәдрәсәдә сирәк кулъязмаларны күчереп язу эше җәелдерелә, гарәп теле һәм әдәбияты укытыла.
Фәхретдин Норлатыйның картлык гомерендә бөтенләй сукыр калуы кешеләр арасында остазларына булган ышанычны тагын да арттыра, чөнки мөдәрриснең күрәзәлек сәләте дә ачыла. Киңәш-табыш итәргә һәм бәла-каза килгәндә кешеләр аңа агыла башлый. Ул 1891 елда Норлат авылында вафат була, шунда җирләнә, аның кабер ташы бүгенге көнгәчә сакланган.
Фәхретдин бине Мостай мәшһүр татар шагыйре Габдулла Тукайның бабасы — Зиннәтулла Зәйнелбәшир улы Әмиров (1829-1909) белән дә таныш була. Зиннәтулла Әмиров — ӨчиледәI имам булып торган, үзе дә китап күчерү эше белән шөгыльләнгән, шигырьләр язган3. Ә аның шәхси архивында Фәхретдин Норлатыйның берничә шигъри әсәре, аны зурлап язылган шигъри багышлама табылуы үзе үк күп нәрсә турында сөйли.
Мәрсия Исмәгыйль Кышкарыйга багышлап, аның вафатыннан соң язылган. Кулъязмада аның язылу вакыты 1888 ел дип күрсәтелгән. Исмәгыйль Кышкарый — атаклы Кышкар мәдрәсәсенең мөдәррисе. Фәхретдин Норлатый Исмәгыйль хәзрәтне яхшы белгән. Зиннәтулла Әмиров та әлеге мәдрәсәне тәмамлаган, Исмәгыйль Кышкарыйның шәкерте булган.
Фәхретдин бине Мостай иҗатының әле бик аз өлеше генә табылган. Аның Бохарадан кайтканда язылган шигырьләре булырга мөмкин дигән фаразлар бар. Димәк, эзләнүләр бара, яңа исемнәр кайтарыла, әдәбият тарихында аларның урыны билгеләнә.
 
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар, фәнни һәм архив фонды бүлеге: 39 ф., 2768 сакл. бер., 269 кгз.
2. Салихов Р., Хайрутдинов Р. Из истории населенных пунктов Буинского района Республики Татарстан. – Казань, 2002. – С. 66-93.
3. Габдулла Тукай: Тормыш һәм иҗат елъязмасы. – Казан, 2003. – 271 б.
 
Фәхретдин Норлатыйның Исмәгыйль Кышкарыйга
багышлап язылган «Дамелла Исмәгыйль мәрсиясе»
1888 ел.
Сәфәрдә идем, гаҗәб пәришан1 улды хаб2
Күзләр һәмишә3 гөрйан пөр аб4.
Колубемез шәтйатдыр5 изтираб6,
Хәйрәтә7 калып, даим булдымдыр ихтисаб8.
Белдем ки дамелла Исмәгыйльнең нәфсе пакенә,
Килмешдер «әрҗигы илә Раббикә»9 хитаб10.
Бәс имтисаль11 әмре Хакка12 итмеш шитаб13,
Талибе рәхмәт14 Хода диб бирмеш җаваб.
Талибе рәхмәт Ходай иркәне15 хак,
Бу кәлям фәүте тарихына17 булды хисаб.
Колубемезе шәтйат, ягъни пәракәндә18
Бу кәлям йәнә тарихы һиҗри үзрә19 нисаб20
Күзләр пөр аб кылып шәтйат улмак.
Зате шәриф21 фәүте өчен валлаһи әгъләм бис-саваб.
Хәйрәтдә ирдем22 кинә23 кылды кальбемезе шәтйат
Белдем ки дамелла Исмәгыйль фәүте итмеш изтираб.
Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар, фәнни һәм архив фонды бүлеге: 39 ф., 2768 сакл. бер., 269 кгз.
 
СҮЗЛЕК:

1. Пәришан — таркау, харап булу.
2. Хаб — йокы.
3. Һәмишә — туктаусыз.
4. Гөрйан пөр аб — яшь койды.
5. Колумебез шәтйат — таркатты.
6. Изтираб — көенү, аптырау.
7. Хәйрат — хәйран.
8. Ихтисаб — хисап бирү.
9. Әрҗигы илә Раббикә — Аллаһка кайту.
10. Хитаб — мөрәҗәгать итү.
11. Имтисаль — әмерне үтәү.
12. Әмре Хак — Аллаһ әмере.
13. Шитаб — ашыгу.
14. Талибе рәхмәт — мәрхәмәт теләүче.
15. Иркәне — икәнлеге.
16. Кәлям — сүз.
17. Фәүте тарихы — үлем вакыты.
18. Пәракәндә — таркау.
19. Үзрә — белән.
20. Нисаб — башлангыч.
21. Зате шәриф — изге зат.
22. Ирдем — идем.
23. Кинә — янә, тагын.

Ләйлә Гарипова,
филология фәннәре кандидаты


I.  Татарстан Республикасыныћ хђзерге Арча районындагы авыл.