2011 1/2

Көрәштәге асылташ

Ш. Ш. Хисаметдинов — илнең яшьләр арасындагы чемпионы. Донеңк, 1970 ел. Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы, 8290 ф., 1 тасв., 70 эш.

Язмабызны дөньядагы иң зур көрәш белгечләренең берсе — ил, Аурупа һәм дөнья чемпионы, байтак еллар буена СССР, ул беткәч Рәсәй җыелма командаларының баш тренеры булып торган Геннадий Андреевич Сапуновның: «Шамил Хисаметдинов ул классик көрәшнең асылташы», — дип, узган гасырның җитмешенче елларында ук әйткән һәм әле дә еш кабатланып, телдән-телгә күчеп йөри торган сүзләре белән башлап китү урынлы булыр. Асылташ дигәндә, гадәттә, бик кыйммәтле ташны күздә тотып, Асыл дигән атаманы бик яхшы, менә дигән кешегә кушалар.
Бу асылташ әллә кайдагы зур таш-таулар арасында да, зур диңгезләр төбендәге комлыкларда да түгел, ә Татарстан белән Чуашия һәм Ульяновск өлкәсе кисешкән урындагы Каракитә дигән авыл жирендә ярала башлаган. Әлеге авылның ир-егетләре гомер-гомергә үзләренең бәхетләрен читкә китеп, шахталарда күмер чабып эзли торган булганнар. Узган гасырның утызынчы елларыннан башлап илнең иң төньягындагы Норильск шахталарыннан алып иң көньяктагы Тянь-Шань тауларындагы шахталарга кадәр, кая гына барып чыксаң да, күпләгән татар егетләрен, шул исәптән каракитәлеләрне дә очратырга мөмкин булган. Тула якларындагы Узловая дигән шәһәргә дә бу авыл егетләре 1930 елларда барып урнашып, урам-урам булып бергә оешып яшәгәннәр. «Кара җир астында...» эшләгән, күмер чапкан бу егетләр ял вакытларын да, бәйрәмнәрне дә бергә уздырганнар. Ә җәйләр җитеп, Сабан туйлары якынлаша башлагач, гаиләләре белән туган якларына юл тотканнар. Каракитәлеләрнең кайтуларын Канаш стансасындагы машиналы кешеләр генә түгел, авыл халкы да бик көтеп торган. Чөнки күнитекле, ялтыравык туфлиле шахтерларның җәйге ялга кайтулары чабаталы авылны яшәртеп, яңартып җибәрә, аңа ил, дөнья сулышы өрә торган булган.
Шушы авыл кешесе, яшьлегендә үзе дә Донбасс шахталарында күмер чапкан Таҗи аганың улы Шәмсетдин, авылдагыча итеп әйткәндә, Шәмси дә авылдашы Мөнирә белән тормыш корып җибәргәч, язмышын Узловая белән бәйли. Гаиләдә бер-бер артлы өч малай дөньяга киләләр.
Бүген бу авылда алтмышны тутырып килүче буын узган гасырның алтмышынчы елларында Каракитәгә кайтып йөри торган Шәмсетдин ага белән Мөнирә апаны, аларның уллары Рәшит, Шамил, Имаметдинне әле дә яратып исенә төшерә.
— Без, малайлар, читтән кунак килгәндә, билгеле инде, аның нәрсәгә сәләтле булуын, куркакмы ул, әллә батырмы икәнлеген тикшереп карый торган идек, — дип искә ала шушы авылда туып-үскән, соңрак биредәге урта мәктәптә укыткан, аннары директор булып эшләгән Рәфәгать Бари улы Алиәкбәров. — Урамның яшел чирәм белән капланган тынычрак җирен сайлап, йә булмаса болынга төшеп, көрәшә башлый идек. Шамил баштарак бер ягы белән дә башкалардан аерылып тормады. Ә тагын бер-ике елдан, унбиш яшьләренә җиткәч кайтуында берәм-берәм барыбызны да әйләндереп сала башлады. Шул чакта аның спорт секцияләренә йөрүе, көрәшергә өйрәнүе турында сөйләгәне хәтердә калган.
Спорт секцияләре дигәннән, Узловая зур кала түгел, шуңа да алар әлләни күп булмый. Малайлар көтүләре белән футбол тубы куалар, кирәк булганда, физкультура укытучыларының кайсы да булса, аларны бергә җыеп, ярышларга алып бара. Шамил бу вакытларда ук инде үзен җитез малай итеп таныта. Кечерәк буйлы булса да, озынлыкка биш метрга якын сикерә, кыска араларга бик тиз йөгерә. Ул бишенчедә укыганда, Узловаядагы шахтага институт тәмамлаган Анатолий Матвеевич Белоусов дигән кеше килә. Студент елларында спорт белән дә шөгыльләнгән егет көрәш секциясе оештыра. Эзләнүчән, бар нәрсә белән дә кызыксынучан Шамил дә инде, билгеле, аннан читтә калмый. Аның Каракитәгә кайткач авыл малайларын әйләндереп сала башлавы да шул чакка туры килә. Дүрт ел буена шунда шөгыльләнеп, ул ярышларга йөри, җиңүләр яулап кайтыр дәрәҗәгә күтәрелә. Ләкин башка тренерлардан аермалы буларак, Белоусовның бер җитешсезлеге була: инженер-механик булып эшләгәнлектән, аны ярышларга барырга кирәк булганда эштән азат итмиләр. Шулай булгач, малайларны кая да булса җибәрергә туры килгәндә ул аларның үзләрен генә оештырып җибәрә. Спорт комитеты һәм «Труд» җәмгыяте хезмәткәрләре баштарак ундүрт-унбиш яшьлек үсмерләргә юлга һәм яшәргә акча бирәселәре килмәсә дә, Шамил бер-ике ярышка барып, алдынгы урыннарны алып кайткач, һәм алып киткән акчасына тиененә кадәр хисап ясагач, аңа олыларга ышанган кебек карый башлыйлар. Бу ышаныч Шамилдә кечкенәдән үк үзендә мөстәкыйльлек тәрбияләргә бик булыша.
1967 елда ул шулай берүзе Запорожьега барып, үсмерләр арасында ил беренчелегенә оештырылган ярышта алтын медаль яулый. Шул вакытта «Спартак» җәмгыятендә тренер булып эшләүче, яшьлегендә ил җыелма командасында да көрәшкән тренер Николай Николаевич Пархоменко белән дуслашып китәләр. Бу кешегә бигрәк тә Шамилдәге мөстәкыйльлек, аның акыллы булуы, һәр нәрсәгә аек каравы, көрәшне ихластан яратуы һәм аеруча кайчандыр яшьлегендә үзе көрәшкәнчәрәк көрәшүе ошый. Андагы реакция, тизлек, җитезлек, уйлау сәләте, һәр мизгелдә алым кулланырга омтылу, ниһаять, көч, кем белән генә көрәшүенә дә карамастан җиңүгә омтылыш, үз-үзен аямау — болар барысы да Ш. Хисаметдиновтан зур көрәшче чыгарга тиешлеген күрсәтәләр. Заманында ике тапкыр Кораллы Көчләр, җиде мәртәбә «Спартак» җәмгыяте чемпионы булган, өч тапкыр Рәсәй чемпионатында җиңеп чыккан, СССР беренчелегендә көмеш медаль алган Н. Н. Пархоменко — талантлы тренер үсеп килүче яшь көрәшче белән шөгыльләнергә вакытын да, көчен дә кызганмый. Шамилдә ул бер генә кимчелекне — аның тыныч кына, көчен саклап көрәшә белмәвен генә күрә. Дөрес, аны бу «кимчелегеннән» арындырырга омтылмый да, нинди булса, шулай булып калуын гына тели. Ләкин болай көрәшү өчен бик зур чыдамлык кирәк бит. Шуңа да тренер бу сыйфатны булдыру өчен куллар да, аяклар да, гәүдәнең башка өлешләре дә бер үк вакытта эшли дип чаңгыда йөри башлыйлар. Шахтер гаиләсендә тәрбияләнеп үскән бу егет белән эшләү җиңел була, чөнки ул бик тырыш, эштән курыкмый. Көч тупларга теләп штанга күтәрә башласалар, залдан иң соңгы кеше калганчы китми, куып та чыгарырмын димә. Тәненә авырлыклар алырга бик ярата. Ә болай эшләү һичшиксез үз нәтиҗәләрен китерәчәгенә Н. Н. Пархоменко ышана. Келәмдә дә Шамил көндәшләрен аларның үзләренә караганда яхшырак тоя. Бу яктан ул атаклы Яков Пункин белән Шәзам Сафинга охшаган була. Куллары шулкадәр көчле, беләзегеңнән бер эләктереп алса, аркаңа салмыйча җибәрер димә. Күнегүләрдә көрәшкәндә остазының центнердан артык гәүдәле, өйрәнчегенең аңа караганда ике мәртәбә җиңелрәк булуы гына бераз җайсызрак хәлгә куйгалый аларны. Бу хакта Шамилнең үзенә дә әйтеп, аны башка тренерга бирергәме әллә дип фикер алышкач, Хисаметдинов дусларны алыштырмый торган кеше булуын белдереп, бу тәкъдимнән баш тарта.
Аннан соңгы елда Донецкида көрәшеп, илдәге яшьтәшләре арасында яңадан беренчелеккә чыккач, спортта кереп киткән гадәт буенча, яшь батырны Мәскәүдә яшәүче тренерлар, спорт оешмалары җитәкчеләре ил башкаласына күчәргә кыстый башлыйлар. Шамил исә Пархоменконың киңәшен тотып: «Әле укып бетерәсем бар, аннары карарбыз», — дип, һәрьюлы аларның тәкъдимнәренә колак салмый. Ә мәктәпне тәмамлауга Туладагы техник институтка кереп, «Укып бетерим әле, аннары карарбыз», — дигәненең вакытын тагын да чигереп куя. Ләкин бу уку йортының үзе өчен булмавын ул ярты ел эчендә аңлый, укуын ташлый. Моны көтеп кенә торгандай, Мәскәүгә, беренче чиратта Армия үзәк спорт клубына күчүдән берничә мәртәбә баш тарткан бу «кире беткән татар малаен» хәрби хезмәткә алып, һава десанты гаскәрләренә билгелиләр. Дөрес, инде танылып килүче көрәшче булганлыктан, еракка җибәрмиләр, Мәскәү өлкәсендәге частьләрнең берсендә калдыралар. Физик яктан яхшы әзерлекле булуы белән ул биредә дә күпләргә үрнәк булып тора. Алтмыш биш килограмм авырлыгы белән десантчы кием-салымы, барлык кирәк-яраклары белән турникта кырыгар тапкыр күтәрелүе белән егет күпләрне шаккатыра. «Парашют белән сикерергә генә ияләнеп җитеп булмады», — дип искә ала Шамил ул көннәрне. Пархоменконың киңәшләрен тотып, көрәш белән шөгыльләнүен дә дәвам итә. Илнең яшьләр беренчелегендә җиңеп чыга. Хәрби хезмәтен төгәлләр чак җиткәч, аны ил башкаласында яшәрсең, дип, яңадан Армия үзәк спорт клубына күчәргә кыстый башлыйлар. Ләкин ирекле тормышын югалтасы килмәгән егет, мондый тәкъдимнәрдән һәрчак баш тарта. Шуның аркасында хезмәтенең вакыты чыккач та, елның соңгы көненә — 31 декабрьгә кадәр аны армиядән җибәрмичә торалар. Берәү булса, бәлки, барысына да кул селтәп, Мәскәүдә торып калган, шунда яшәгән булыр иде. Ләкин Шамил — тумыштан ук акыллы егет, әтисе Шәмсетдин абзый кебек, алдын-артын уйлый, башкалар белән киңәш тота. Нәтиҗәдә, алар тренер Пархоменко белән Мәскәү өлкәсендәге Подольск дигән матур гына шәһәрчеккә күчәргә, ул чакта остазы эшләгән «Спартак» спорт җәмгыяте данын якларга дигән фикергә киләләр. Бераз алгарак китеп булса да, аның мондый карарга килүенә беркайчан да үкенмәвен дә әйтеп китәргә кирәктер. Подольскида аңа ул төбәкнең милли герое итеп карадылар, көрәшеп йөргән елларында ике чакырылыш рәттән Мәскәү өлкә Советына депутат итеп сайладылар. Биредә ул гаиләсен корды, хатыны Эльвира белән бер малай, бер кыз үстерделәр. Бүген дә ул күбрәк вакытын шунда уздырырга тырыша. Ә Мәскәүгә килгәндә, Олимпия чемпионы булгач, ул анда да башта — ике, аннары өч бүлмәле фатир алды... Иң мөһиме — тренеры Пархоменко белән алар гомер буена, көрәшүдән туктагач та, бер-берсеннән аерылмыйча дустанә яшәделәр. Һәм бу дуслык Шамилнең тормышында бик матур терәк тә булды.
1971 елда Хисаметдинов беренче тапкыр илнең зурлар чемпионатында катнашты. Ул чакта көрәшчеләрнең бер ише СССР халыклары спартакиадасында очрашты, икенче төркем СССР Спорт комитеты призларына шәхси ярышта көч сынашты. Спартакиадада ул елларның бик дәрәҗәле көрәшчесе — илнең алты тапкыр батыры, ике Олимпиадада катнашып, шуларның 1964 елдагысында көмеш медаль алган, 1968 елгы Уеннардан, безнең классик көрәш осталарыннан бердәнбер кеше буларак, алтын медаль алып кайткан, дөньяның биш тапкыр чемпионы грузин егете Роман Руруа җиңеп чыкты. Бәйгенең икенчесендә илнең үсмерләр һәм яшьләр беренчелекләрендә батыр калган, зурлар арасына килеп кергәч тә югалып калмыйча байтак көндәшләрен җиңгән Ш. Хисаметдинов мәйдан тотты. Ил чемпионын әлеге ике бәйгедә танылучыларны: Спартакиадада 1-4нче, Спорткомитет ярышында 1-2нче урыннарны алучыларны көрәштереп билгеләргә булалар. Ләкин шул чакта грузин батыры никтер көрәшүдән баш тарта, аның урынына Спартакиадада 2 нче урынны алган Велиджан Умеров чыга. Аны егу Ш. Хисаметдиновны беренче тапкыр зурлар арасында да ил чемпионы итә. Ләкин бу яшь егетнең уңышын ул чакта очраклы гына дип бәяләргә теләүчеләр дә табыла. Дөнья чемпионатына баручы командага аны алмыйча, Р. Руруаны җибәрәләр. Ә ул анда 6нчы урынга кала. Ниһаять, Ш. Хисаметдиновка Аурупа чемпионатына барырга җай туса да, бу вакытта ул кабыргасын сындырып, берара күнегүләрне туктатып торырга мәҗбүр булганлыктан, монысы да барып чыкмый. Ә Аурупа чемпионатына киткән Юрий Козин анда алгы урынны алу түгел, иң көчле ун көрәшче арасына да керә алмый. Ш. Хисаметдинов исә шул елда тәүге тапкыр халыкара келәмдә дә сынау тота, Олимпия чемпионы Петров истәлегенә Болгариядә оештырылган бәйгедә 2нче урынны ала.
1972 елда Советлар Берлегенең классик көрәш чемпионатын Ульяновскида уздыралар. Җиңүчеләрнең Мюнхенда үтәчәк Олимпия уеннарына барасы турында алдан ук әйтеп куялар. Спорттагы иң зур бәйрәмгә бару, анда катнашу, бүләк алу турында кайсы гына спортчы хыялланмый икән. Бигрәк тә инде бер тапкыр җиңү шатлыгын татыган, исемен спорт тарихына зур хәрефләр белән язган шәхесләр. Илдә беренчелеккә чыгып, Уеннарга юллама алу турында хыялланучылар бу юлы да күп иде һәм аларның иң дәрәҗәлесе шул ук Р. Руруа булды. Ш. Хисаметдинов белән алар ил чемпионатының финалында очраштылар. Көндәшләрнең берсе бик тәҗрибәле, икенчесе әле танылып кына килә, моңа кадәр аларның бер дә көрәшеп караганнары юк. Шуңа да грузин пәһлеваны әле кичә генә яшьләр арасында йөргән көндәше белән эшне тиз тотармын дип уйлый. Келәмгә чыгуга ук ул, гаҗәеп көчле куллары белән Шамилне кысып ала да, кабыргаларын гармун күреге кебек кысып китереп, аны келәмнән аера, аннары янга тәгәрәтеп җибәрә, шуның белән ике балл ала. Шамил исә бу хәлдән аз гына да югалып калмый, киресенчә, усалланып кына китә. «Олимпия чемпионына егылганга мине берәү дә битәрләмәс, ә инде җиңә калсам...», — дип уйлый ул. Һәм тәвәккәл

Ш. Ш. Хисаметдинов Мюнхендагы Олимпия уеннарында. 1972 ел.

ләп үзе һөҗүмгә күчә. Руруа тагын шул ук алымын кулланырга омтылып карый, ләкин бу юлы көндәше аның өстенә төшеп, шулай ук ике балл ала, исәпне тигезли. Ә аннары барысы да төштәге кебек килеп чыга. Атаклы көрәшче үзенең яшь көндәшен «крест»ка ала. Шамил аның кочагыннан шуып чыга. Руруа, күрәсең, көндәше бу алымнан шөлләде дип уйлый, һәм яңадан да шул ук алымны кабатларга омтыла. Һәм шул чагында келәмгә ничек очып барып төшүен сизми дә кала. Бу юлы инде Хисаметдиновка ике балл бирәләр. Җиңү өчен аңа шул баллар җитә дә.
...Ярыш бетүгә, котларга да өлгерә алмый калалар, ил батыры каядыр юкка чыга. Барысының да аны котлыйсы, кулын кысасы килеп, Шамилне эзлиләр. Ә ул юк, җир тишегенә кереп киткән диярсең. Ә бу вакытта ул Ульяновскидан 100 чакрымдагы Каракитәдә — әтисенең туганнары Айсин Кыяметдиннәрдә мунча кереп, ял итеп ята. Бу авылга ул аннары да берничә тапкыр, малай чакта Канашта машина эзләп йөргән чакларын истә тотып, әтисе белән әнисен Олимпия уеннарындагы беренчелеге өчен бирелгән ак төстәге «Волга»сына утыртып та, Швециядә эшләп кайтканнан соң өр-яңа «Вольво» белән дә кайтыр әле. Һәм һәр кайтуында үзе турында матур-матур хатирәләр калдырып китәр...
Ульяновскида мәйдан тотуы белән ул көрәш белгечләрен, җыелма команда тренерларын шактый кыен хәлгә куйды. Аның ике ел рәттән ил чемпионы булып калуын танымыйча булмый иде инде. Ләкин Олимпия уеннарына барачак команданы туплаганда кайберәүләр һаман да аның әле яшь икәнлеген, халыкара ярышларда катнашканы булмавын әйтеп, Уеннарга Руруаны алып барырга тырыштылар. Пархоменко исә һәр юлы Хисаметдиновның инде иң зур көрәшкә дә өлгереп җитүен, моны ил чемпионатларында инде ике ел рәттән раславын аңлатырга тырышты. Ниһаять, уртак килешүгә килеп, икесен дә командада калдырырга, яшь көрәшчене халыкара бәйгеләрдә сынап карарга булдылар. Эшне озакка сузмыйча, Шамилне Олимпия чемпионы Петров исемендәге бәйгедә катнашырга дип Болгариягә, аннан Польшага — Пытлясинский бәйгесенә озаттылар. Хисаметдинов беренче бәйгедә 2нче урынга калса да, икенчесендә беренчелекне яулады, байтак илләрнең көчле батырларын күреп, алар белән бил алышып, тәҗрибә туплап кайтты. Олимпиадага кайсысы бара дигән сорауга да җавап шул чакта гына бирелде.

Ш. Ш. Хисаметдинов Мюнхендагы Олимпия уеннарында. 1972 ел.

Менә алар Мюнхенда. «Ринг-халле» залындагы халыкның күплеге, ярышка хезмәт күрсәтүчеләрнең матур итеп киенеп йөрүләре Сабан туйларын искә төшергәндәй була. Залга җәелгән зәңгәрсу төстәге келәмнәр мәйдандагы тапталган чирәмне хәтерләткәндәй. Келәмнең уртасындагы түгәрәк сары тап көзге камыл басуы диярсең... Утыз илнең 197 батыры келәмнең шул сарыга буялган өлешендә сынау үтеп, үзләренең әзерлекләрен, характерын, ныклыгын күрсәтә.
Классик көрәш осталарының чыгышы баштарак безгә әлләни вәгъдә итмәгән кебек: иң җиңел үлчәүдәге Владимир Зубков беренче көндәшенә үк оттырып, 14 нче урынга кала. Аннан соң чыккан Виталий Константинов та 13 нче генә була. Ниһаять, безнең көрәшчеләребез өчен җан атып утырган тамашачыларның, тренерларның эченә җылы йөгерә — ярымҗиңел үлчәүдәге Рөстәм Казаков көндәшләрен берәм-берәм бирелдереп, финалга якыная...
Шамил чыгыш ясарга тиешле 68 килограммга кадәрге, ягъни беренче ярымурта үлчәү авырлыгында 23 илдән шулкадәр үк көрәшче. Ул вакытта да, аннан соң чыккан газеталарда, журналларда, китапларда, альбомнарда «Шамил Хисаметдинов Мюнхенда өч көндәшен чистага, икесен баллар буенча, иң соңгы хәлиткеч очрашуда италияле Джан-Маттео Ранцины зур өстенлек белән җиңде. Финалда көрәшкәнче үк беренчелекне алды», — дип язсалар да, Олимпия уеннарының алтын медале аңа ул чакта җиңел генә килмәде.
Бу үлчәү авырлыгында атаклы Руруа урынына, егерме бер яшьлек ниндидер бер татар Хисаметдиновның килүен белгән башка ил көрәшчеләре: «Болай булгач, бу юлы безгә җиңелрәк була икән», — дип канатланып киткәндәй булалар. Шобага салганда Хисаметдиновка беренче көндәшкә бик үк көчле булмаган көрәшче — мисырлы Габер Мөхәммәт туры килә.
Менә аларны келәмгә чакыралар. Җиңү өчен Шамил көндәшен ун минут эчендә йә аркасына салырга, йә булмаса алымнар кулланып баллар җыярга тиеш. Ә алымнар күп. Алар һәр халыкның милли көрәш төрендә әллә никадәр. Кем шуларның берәрсенә эләкмәм дип әйтә ала. Ләкин Мисыр батыры келәмдә сакланыбрак йөрүе белән Шамилгә эшне бераз җиңеләйтә. Хисаметдинов аннан бер-бер артлы җиде балл алып, бу очрашуны коры исәп белән төгәлли. Бу көрәш Шамилгә келәмгә ияләнергә дә, ныклап җылынырга да, дулкынлануын басарга да ярдәм итә. Икенче әйләнештә дөнья һәм Аурупа чемпионы, дүрт ел элек узган Олимпиадада бронза медаль яулаган, җир шарындагы көчле көрәшчеләр арасында «румын тракторы» дип йөртелгән Симеон Попескуга каршы чыкканда ул инде үзен мондагы халәткә бераз ияләнгән кебек хис итә. Попескуны күпләр ул чакта бу үлчәү авырлыгында беренчелеккә чыгар дип уйлыйлар. Ул үзе дә Руруа урынына әле егерме ике яше дә тулмаган ниндидер бер татар малаеның килүе файдага булды дип уйлый. Шамил боларның барысын да күздә тотып, чыгуга ук көндәшенә тын алырга да ирек бирмичә, алга бара, һөҗүм арты һөҗүм оештыра. Бер-бер артлы ике алым кулланып, дүрт балл ала. Румын батыры, билгеле инде, көндәшеннән андый ук җитезлекне көтмәгән була, ул бер мәлгә аптырап кала. Бераз тынычлану, көндәшен сүрелдерү өчен келәм читенә чыгып, ял итәргә була. Моның өчен судьялардан кисәтү ала. Һәм җиде минут дигәндә, җиңелү язып, аны көрәштән үк чыгаралар.
Шамил мондый хәлдән канатланып китә, аны инде туктатырмын димә. «Бәхет сиңа елмаерга тора, егет», — дип җырламый гына. Төрек көрәшчесе Сәет Хизирлига каршы да шундый ук рухлану белән чыга ул. Ләкин сизгер, сыгылма гәүдәле төрек пәһлеваны бик сакланып көрәшә. Шамил нинди генә алым кулланырга омтылмасын, көндәше аның уен шундук аңлап ала, һәр юлы аңа каршы торырлык алым куллана. Үзенә якын китермәскә омтыла. Шактый озак баш вата Шамил моны ничек кочагына алырга дип. Юк, теге якын китерми, Шамил нинди дә булса алым кулланасы килеп аңа якыная башлауга, җәһәт кенә аның кочагыннан чыгып өлгерә. Ниһаять, Хисаметдиновка көндәшен арткы яктан күтәреп алырга җай чыга. Кыенлык белән булса да, ул аны 3:0 исәбенә бирелдерә.
Чираттагы көндәш — поляк Анджей Супрон. Аның өчен бераз таныш көрәшче, теге чакта Польшада узган халыкара бәйгедә Шамил аны җиңеп кайткан иде, шуңа да ул бу көндәшен беләм, аның белән артык авыр булмас дип уйлый. Ләкин көндәше дә аны яхшылап өйрәнеп калган икән. Хисаметдиновның ничек көрәшүен, кайсы алымнарны аеруча яратып башкаруын белгән Анджей, беренче минутларда ук өстенлеккә ирешергә теләп, һөҗүмгә күчә. Ул Шамилне муеныннан эләктерәм дип, кулларын алга сузуга аның алдан ук әзерләп куйган тозагына килеп эләгә, кочагына барып керә, алай гына да түгел, янбашы аркылы һич уйламаган кире якка барып төшкәнен сизми дә кала. Өч минут дигәндә Хисаметдиновка чиста җиңү бирелә. Шулай итеп, Шамил инде иң көчле өч көрәшче арасында. Бу ким дигәндә бронза медаль кесәдә дигән сүз. Ләкин аның мондый урын белән генә канәгатьләнәсе килми, күңеле тагын да олыракка омтыла.
Болгарияле Стоян Апостолов — икешәр тапкыр Аурупа һәм дөнья чемпионатларында, шулай ук Мехикодагы Уеннарда да катнашкан, монда да өч көндәшен чистага, берсен баллар буенча җиңгән бик тәҗрибәле көрәшче белән очрашуга Пархоменко белән Шамил аеруча җитди әзерләнәләр. Олимпия уеннары алдыннан Болгариядә узган халыкара бәйгедә очрашканнарын, ул чакта аны ничек җиңүләрен исләренә төшерәләр. Очрашуның планын да шуннан чыгыбрак коралар.
Ләкин келәмдә барысы да башкача бара. Апостолов чыгуга ук, теге чактагы җиңелүдән дөрес нәтиҗә ясаганлыгын күрсәтеп, Шамилнең иң яратып башкара торган «крест» алымын аның үзенә каршы куллана, шуның белән ике балл ала. Өстәвенә Шамил аз гына аркасына төшми, күперчектә кала. Залдагы тамашачыга бу хәл бик ошый, күпләр Болгария көрәшчесенең җиңүен теләп, аңа көч өстәп, шаулаша башлыйлар. Шамил күперчектә ята, көндәше аны аркасы белән келәмгә тидерергә тырышып, кысканнан-кыса. Хисаметдинов, ничек кенә кыен булса да, түзә. Бу хәлдән көчкә-көчкә бөтерелеп чыга. Шул чакта югалып калмыйча, үзен кулга алмаган булса, ярыштан төшеп калуы да бар иде. Ул да түгел, Шамил җаен туры китереп, көндәшенең кулыннан эләктерә дә аны үзе аркылы келәмгә тәгәрәтеп, партерга күчерә, исәпне тигезли — 2:2. Ә үзе гәүдәсен арганлык баса башлауны сизә. Көндәше шуннан файдаланып, аны тагын аста калдыра — 2:3. Шамил мондый хәлдән чыгарга омтылып, аны кире якка борырга тырыша. Шул вакытта теге үз-үзен белештермичә Хисаметдиновның аягыннан тота. Моның өчен кисәтү ала — 3:3.
Икенче период төгәлләнеп килгәндә, Шамил «Йә пан, йә пропал», — дип үзе һөҗүмгә күчә. Бу мизгелдә ул көрәшергә генә түгел, ә сугышырга чыккан кешене хәтерләтә. Чөнки тәвәккәлләргә кирәклеген, шунсыз ярамаганлыкны яхшы аңлый. Бер үк вакытта исәпне үзгәртергә ирек куймаска кирәк дигән карарга килеп, көндәшенә бик үк якын барудан, аның кочагына барып керүдән саклана. Очрашу башында көндәшенең үзен «крест»ка алуын исеннән чыгармаса да, инде үзе шул ук алымны ясарга омтылгандай итә.
Соңгы өченче периодта, көч каян килгәндер, Хисаметдинов һаман саен тизлеген арттыра бара. Судьялар ике тапкыр көрәшне туктатып, Апостоловны келәмнән чыгарыргамы әллә дип киңәшәләр. Ләкин, ярар инде, көрәшеп бетерсен дигән фикергә килеп, аларны аермыйлар. Ул да түгел, Шамилнең карашы бермәлгә келәм читендә торган тренерына төшә. Ул агарынып калган, кулларын бутап нидер кычкыра. Аның сүзләре Шамилгә үк килеп җитмәгәнлектән, ул аны аңламый. Алай да остазының: «Минут ярым, минут ярым», — дигәнен ишетеп кала. Димәк, вакыт бетеп килә икән. Ашыгырга кирәк. Тик кабаланырга ярамый. Әгәр очрашу шул чакта төгәлләнгән булса, җиңүне ике балл белән бәяләнгән алымы бар дип, Апостоловка биргән булырлар иде.
Көрәшчеләр икесе дә еш-еш сулыйлар. Һәркайсы бераз тын яңартып, соңгы хәлиткеч һөҗүмгә ташланырга кирәклеге турында уйлый. Менә Шамил бар булган көчен туплап, көндәшенең биленнән кочып ала да аны келәмнән аера. Инде ыргытырга кирәклеген дә белә. Ләкин бер тамчы да көче калмаган. Көндәшен янбашы аша тәгәрәтә дә үзе аның өстенә төшә. Судьялар моның өчен аңа тагын бер балл бирәләр — 4:3.
Соңгы минут. Шамилнең башында бер генә уй: бу егет барыбер оттырып барам, хет нәрсәдер эшләп карарга кирәк дип, соңгы көчен туплап, үз-үзен белештермичә алга ташланмагае… Шул чакта ничек тә югалып калмаска… Ул инде арганлыктан үз-үзен белештермәс хәлдә, барысын да күреп тә бетерми, алай да кыскычтай нык, көчле бармакларын көндәшенең тәненә батыра. Стоян моны ук көтмәгән була, ул бер генә селкенеп карый да тынычлана.
…Икесе дә торып басалар. Ә үзләренең көрәшерлек түгел, аякларында басып торырлык хәлләре дә калмаган. Бер-берсенә ябышалар да, икесе бергә гөрселдәп келәмгә авалар. Шул чакта көрәшнең вакыты бетүне белдереп каккан чаң авазы тарала. Болгария көрәшчесенең урыныннан күтәрелеп, чыгып китәргә дә хәле калмаган була, аны күтәреп алып китәләр. Шамилгә дә аягында басып торырга ярдәм итмәкчеләр. «Үзем…», — ди ул авыр булса да, һәм келәмнән чайкала-чайкала чыгып, тренерының кочагына ава. Аның шулай чайкала-чайкала атлап чыгып баруы алтын адымнар дип бәяләнә.
Аннары финалдагы соңгы очрашу. Анысы италияле Джан-Маттео Ранци белән. Бу көрәш уртак нәтиҗәгә төгәлләнсә дә, Хисаметдиновка алтын медаль биреләчәк. Шуңа да тренер Пархоменко үзенең шәкертен келәмгә: «Артык мавыкма. Сиңа баллар буенча оту да җитә», — дип озата. Шамил шул чакта беренче тапкыр аның белән килешми. «Юк, — ди ул. — Мин аны җиңәргә тиеш. Хисаметдинов Олимпиадага очраклы рәвештә генә эләкте дә җиңел генә җиңеп кайтты димәсеннәр». Һәм ул бу көндәшен зур өстенлек, коры исәп — 4:0 белән бирелдерә. Бу җиңү Хисаметдиновка алтын медаль китерде, Апостолов көмеш медаль алды, Италия көрәшчесенә бронза медаль бирделәр, һәм ул шуңа да бик шатланып, бу залдагы иң бәхетле кешедәй, елмаюыннан кояш кебек балкыды.
Мюнхеннан кайткач, Шамил өйләнеп җибәрде. Омск физкультура институтына читтән торып укырга керде, күп вакыты китаплар укып, имтиханнарга әзерләнеп уза башлады. Кешеләр белән бик аралашучан, якты күңелле кеше булганы өчен аны һәркайда яраттылар. Ил җыелма командасыннан аның капитаны, яше кырыкка якынлашып килүче Анатолий Рощин китеп баргач, ул чактагы иң дәрәҗәле спортчыларның берсе — дөньяның биш тапкыр батыры, Олимпия чемпионы Валерий Резанцев аның урынына капитан итеп Ш. Хисаметдиновны сайларга тәкъдим итте. Җыелма команданың өлкән тренеры Виктор Михайлович Игуменов шул чактагы сөйләшүгә йомгак ясап болай ди: «Шамил миңа туры сүзле кеше булуы белән ошый. Ул теләсә кайсыбызның күзенә карап әйтә. Кайчакларда, бәлки, катырак та әйтә торгандыр, ләкин турысын ярып әйтә. Ул көрәштә дә шундый: катгый, кискен, әмма гадел... Келәмдә үз-үзен тотышы белән дә күпләргә үрнәк — төгәл, әдәпле көрәшә, ләкин көндәшенең йомшак ягын сизеп алуга, шундук моннан оста файдалана...» Иптәшләре ул вакытта команданың капитаны итеп Ш. Хисаметдиновны бертавыштан сайлап куйдылар.
Ул елларда Ш. Хисаметдинов Аурупа беренчелегендә, дөнья чемпионатында, Мәскәүдә үткән Универсиадада да чыгыш ясады, бу бәйгеләрнең барысында да җиңеп чыкты. Ләкин бу җиңүләрнең берсе дә аңа җиңел генә бирелде дип уйларга ярамый.
1974 елда Мадридта узган Аурупа чемпионатында аеруча кыен булды. Олимпиададан соң күп илләрнең командаларына яңа, аның өчен таныш булмаган көрәшчеләр килде. ГДР командасыннан Ханс Велинг белән дә, болгарияле Нетко Недев белән дә, югослав Дальянович, швед Скольд белән дә аның моңа кадәр бер тапкыр да очрашканы булмады, кемнән нәрсә көтәргә мөмкин булуын да аерырлык түгел иде. Егетләрнең һәркайсы бик бирелеп, матур итеп көрәштеләр, тик аларның берсе дә Олимпия чемпионы Шамил батырга каршы тора алмады. Ул чакта Велингны Хисаметдинов белән көрәшә алмаганы өчен ярыштан чыгардылар, Дальянович үзе бирелде, күптәнге танышы Супрон да артык каршылык күрсәтә алмады. Шулай итеп Шамил Аурупаның иң яхшы көрәшчесе дип табылды. Ул чакта Испаниянең «Ибериэн дейли сан» газетасында аның турында: «Совет көрәшчесе Шамил Хисаметдинов, әйтерсең лә тере Геракл, грек каһарманының барлык булганлыкларын кабатларга әзер булган кешедәй күз алдына килеп баса», — дип яздылар.
1972-1975 елларда аның илдәге ярышларда да, халыкара бәйгеләрдә дә бер генә тапкыр да җиңелгәне, ялгышып кына булса да 2нче урынга калганы булмады. Дөрес, 1974 елда аңа да дөнья чемпионы исемен башка көрәшчегә — Нельсон Давидянга бирергә туры килде. Ләкин монысының үз тарихы...
...Бер ярышта терсәген авырттыргач, Шамилгә укол кадыйлар. Шул чакта көрәшче егетнең тәненә пычрак эләгә. Спортчыда сары авыруы башлана. Бу хакта дөнья чемпионатына кит

Ш. Ш. Хисаметдинов 1975 елның дөнья чемпионы. Минск.

әргә ике көн калгач кына билгеле була. Илдә һәм Аурупада беренчелекне тотуына карамастан, дөнья беренчелеген үзендә калдыру өчен Катовицега бару урынына ай ярымга хастаханәгә ятарга, аннары да әле ярты ел буена ныклап дәваланырга туры килә.
Шамилнең көрәшкә әйләнеп кайтуын илдә зур түземсезлек белән көттеләр. Шул елның март аенда «Советский спорт» газетасында чыккан зур күләмле бер язмада аның турында болай дип язганнары хәтеремдә: «Шамил бүген ничек яши?» — дип сорый ул чакта аннан язманың авторы, атказанган спорт остасы Дмитрий Иванов. «Көрәшәм! — дип җавап бирә аңа Шамил. — Өнемдә дә, төшемдә дә көрәшәм. Уйларым белән көрәшәм. Табиблар кайчан келәмгә чыгарга рөхсәт итәр икән дип көтәм».
Көрәшкә ул ярты елдан соң әйләнеп кайтты. 1975 елның сентябрь урталарында беренче тапкыр Советлар Берлегендә — Минскида узган дөнья чемпионатында катнашты. Монда да җиңел булмады беренчелекне алу. Болгарлар бу юлы аңа каршы яңа көрәшчеләрен — Биня Чифудовны куйдылар. Грек Стефанос Иоанидос белән көрәшкәндә Хисаметдиновка хәтта «күперчек»кә дә ятарга туры килде, көндәшенең астыннан шуып чыгуы белән генә җиңелүдән котылып калды. Тамашачының үзенә карата булган җылы карашын америкалы Патрик Маррейны җиңеп кенә кире кайтара алды ул. Аннары яңадан поляк Супрон белән очраштылар. Ул барлык көндәшләрен дә чистага, аркаларына салып, «туше» белән җиңде, техник яктан да, тактик яктан да барысына караганда да остарак булуын күрсәтте.
1976 елның май ае. Монреальдә ХХI җәйге Олимпия уеннары башланырга ике генә ай калып бара. Командаларның тренерлары һәр көрәшчене әкренләп иң яхшы формага кертү уе белән мәшгуль. Шамил бу юлы да олимпия командасына төп кандидатларның берсе. Ленинградта узачак Аурупа чемпионаты — аның өчен Монреальгә әзерлек дәрәҗәсен сынап карау урыны. Ярымфиналга кадәр Хисаметдинов өчен бер кыенлык та юк, ул көндәшләренең һәркайсын бирелдереп бара. Ләкин шул чакта Румыния вәкиле Штефан Русу белән очрашуга чыккач, бик кискен көрәшә торган бу көндәше тарткалый-йолыккалый торгач, Хисаметдиновның кулын тартып чыгара. Нәтиҗәдә ярыштан чыгарга, бүләк алганда пьедесталга чакырылса да, Шамил швед Ларс Шельд, румын Русудан калышып, үзе өчен гадәти булмаган 3 нче урынга калырга, алай гына да түгел, яңадан хастаханәгә ятарга мәҗбүр була.
Олимпиадага кадәр калган вакыт эчендә савыгып җиткәндәй булса да, үзен берничә халыкара бәйгедә сынап карагач, Хисаметдинов элеккеге җиңеллек белән көрәшә алмавын тойды. Һәм ул зур спорттан китәргә дигән карарга килде. Командада бу хакта әйткәч, тренерлар аннан: «Ә үзеңнең урыныңда кемне күрергә теләр идең?» — дип сорыйлар. Шамил шул чакта бик лаек көрәшче дип Әстерханнан Сурен Налбандянны атый. Бәяне дөрес бирә, бу көрәшче Монреальдән алтын медаль алып кайта, аннан соң да өч-дүрт ел буена бу үлчәү авырлыгындагы иң көчле көрәшче булып тора.

Ш. Ш. Хисаметдинов — СССР җыелма командасының баш тренеры. Мәскәү, 1978 ел.

Башка көрәшеп булмас, инде нишләргә дип баш ватып йөргән көннәрендә аны яңадан Пархоменко — бу вакытта СССР Спорт комитетында идарә җитәкчесе булып эшләгән остазы эзләп тапты. Һәм Хисаметдиновны һәркемгә караганда да яхшырак белгән бу кеше аңа көрәштәге эшчәнлеген СССР җыелма командасының баш тренеры булып дәвам итәчәген әйтте. Фикерен дә сорап тормады, «Бу минем тәкъдим генә булмады, сине яхшы белгән тагын бер көрәш белгече — Мюнхенга Олимпиадага алып барган, аннары Омск физкультура институтында укытып чыгарган Василий Викторович Громыко да шундый фикердә, СССР Спорт комитеты рәисе урынбасары, үзе дә Олимпия уеннары чемпионы булган Анатолий Иванович Колесов та килеште. Шулай булгач, бу сөйләшүне тәкъдим итү дип тә, фикереңне белергә теләү дип тә кабул итмичә, бүгеннән эшли башла!» — дип, сөйләшүгә нокта куйды. Гади тренер гына түгел, ә баш тренер булып. Бу вакытта аңа егерме алты гына яшь, ә андый яшьтә әле берәүнең дә ил җыелма командасында баш тренер булып торганы юк иде. Монысын ук көтмәгән иде Шамил Шәмсетдин улы. Ник дигәндә, бу эштә какшамас холык, каты кул гына түгел, такт, дипломатия кебек сыйфатларның да кирәклеген ул электән үк әйбәт белде. Күптән түгел генә бергә көрәшеп йөргән яшьтәшләрең белән җитәкчелек итүнең бик җиңел эш булмавын ул яхшы аңлады. Планнарны кәгазьгә язып кую бер эш, ә аларны тормышка ашыру — анысы бөтенләй башка. Планнар тормышка ашмый кала икән, ыгы-зыгы, шау-шу башланачагын ул яхшы белде. Өстә утыручылар алар медаль санарга өйрәнгән, теге юлы шул кадәр иде, бу юлы нигә болай гына дияргә, әле алай гына түгел, «оргвыводлар» ясарга да күп сорамаслар. Урыныңнан бер төшерсәләр, кире утырулары, ай-һай бик авыр, хәтта мөмкин булырмы икән әле?
Шамил ул чакта да сер бирмәде, еллар буена көрәштә туплаган тәҗрибәсен, үзендәге тумыштан килгән акылына аз гына хәйләкәрлеген дә кушып, команда белән уртак телне дә тапты, әле кичә генә үзе белән бергә келәмдә тәгәрәшеп йөргән яшьтәшләре белән бергә алга баруның, тагын да югарырак үрләргә күтәрелүнең юлларын тапты. 1978 елда Шамил Хисаметдинов җитәкләгән ил җыелма командасына керүче ун көрәшченең берсе дә Мексикада үткән дөнья чемпионатында медальсез калмады, алтысы — алтын, берсе — көмеш, өчесе бронза медаль алып кайтты. Тренер булып торучы кеше өчен уңышның моннан да зуррагы була алмый иде. Шул елда СССР Спорт комитеты команданың баш тренеры Шамил Шәмсетдин улы Хисаметдиновка «СССРның атказанган тренеры» дигән мактаулы исем бирде. Тагын бер елдан дөнья беренчелегенә Американың Сан-Диего шәһәрендә узган ярышта да дүрт алтын, өч көмеш медаль яуланды. Дөрес, аннары Норвегия башкаласы Ослода, Румыния башкаласы Бухарестта Аурупадагы беренчелеккә узган бәйгеләрдә өчәр алтын медаль белән генә калгач, «Теге елда күбрәк иде...» — дип, медаль санаучылар чынлап та табылды. 1980 елда Мәскәүдә узачак Олимпия уеннарында безнең ил командасы ничек кенә булса да беренчелекне алырга, ә моңа ирешү өчен иң тәҗрибәле тренерлар эшләргә тиеш дигән фикергә килеп, Хисаметдиновка ил җыелма командасын Геннадий Сапуновка тапшырырга, ә үзенә РСФСР командасын җитәкләргә тәкъдим иттеләр. Ул шунда ун елдан артык, 1990 елда өч еллык хезмәт килешүе төзеп чит илгә киткәнче эшләде.
Аннары өч ел Швециядә яшәү, Гетеборгта ике клуб һәм җыелма команда көрәшчеләрен ярышларга әзерләшү. Бу, мөгаен, аның көрәштәге иң ваемсыз чаклары булгандыр. Ник дигәндә, бу эш өчен артык җаваплылык тоярга да кирәк түгел иде, артыгын таләп тә итмәделәр. Гомере буена җигелеп тартырга гадәтләнгән Шамил, үз сүзләре белән әйткәндә, «...аннан рәхәтләнеп ял итеп кайтты».
Кайтып бераз гаиләсе белән булуга ул, Рәсәй беренчелеген карап кайтыйм әле дип, Ростовка китеп барды. Бу вакыттта элеккеге ил инде таркалган, СССР дигән бөек державадан истәлекләр генә калган, аның урынына Рәсәй калды дип санала, ә аның җыелма командасын көрәшкә Мәскәүдә яшәүче татар егетләренең берсе Ирек Каюм улы Задиханов кертеп җибәргән СССРның — дүрт, Аурупаның һәм дөньяның өчәр тапкыр чемпионы, 1988 елгы Олимпия уеннарында җиңгән Михаил Геразиевич Мамиашвили җитәкли иде. Шамил Шәмсетдин улын ул командага баш тренер итеп чакырды. Алар җитәкләгән команда дөнья чемпионатларыннан да, Аурупадагы беренчелекләрдән дә кайсы елда икешәр-өчәр, кайсында дүртәр алтын медаль алып кайткаласа да, СССР дигән илнең уңышларын сагынып сөйләүче, медаль санарга яратучылар җитәрлек иде әле...
Шулай, ничектер, берчакны җыелып сөйләшеп утырдылар да, бездәге классик көрәш осталарының Олимпия уеннарында — 38, дөнья чемпионатларында — 154, Аурупа беренчелекләрендә 130 алтын медаль яулаганлыгын исәпләп чыгардылар. Шул күрсәткеч хөрмәтенә моңа кадәр күрелмәгән бер бәйге оештырырга булдылар. Бу тәкъдимне Һәвәскәрләрнең халыкара көрәш федерациясе (ФИЛА) дә яклады, 1994 елның декабрь башында Рәсәй җыелма командасы белән дөнья җыелма командасы арасында Мәскәүдә «Гасыр бәйгесе» дигән очрашу уздырырга булды. Бу бәйгегә ил җыелма командасын туплап, аны ярышка әзерләү кебек җаваплы бурыч М. Мамиашвили белән Ш. Хисаметдиновка йөкләнде. Һәм ул чакта ун үлчәү авырлыгында көч сынашып, Рәсәй көрәшчеләре 9:1 исәбенә җиңүгә ирештеләр. Бу үзенә
 

 Ш. Ш. Хисаметдинов. Мәскәү өлкәсе, Подольск шәһәре, 2005 ел.

күрә советлар чорындагы ярты гасырлык көрәшкә бер йомгак ясау булды.
Ул арада Подольскидагы элекке олимпия әзерлеге спорт базасында Сергей Николаевич Лалакин дигән эшмәкәр белән грек-рим көрәше буенча спорт остасы, Рәсәйнең 1990 еллардагы спорт министры Борис Викторович Иванюженков спортның утызга якын төрен берләштергән, «Витязь» дип аталган клуб оештырдылар, Шамил Шәмсетдин улын шунда эшләргә чакырдылар. «Кем булып?» — дип сорагач, Иванюженков аңа: «Сине, Шамил Шәмсетдинович, безнең илдә дә, бөтен дөньяда да яхшы беләләр. Син үзең дә бик күпләрне беләсең. Элемтәләреңне яңарт та, илдә дә, дөньяда да безнең клуб турында яхшы фикер тудыр. Файдага эшлә», — ди. Шулай итеп, Шамил Шәмсетдин улы «Витязь» спорт клубында аның почетлы президенты Борис Иванюженковның киңәшчесе, җәмәгатьчелек белән элемтәгә җаваплы кеше булып китте. Икенче төрле итеп әйткәндә, клуб эшчәнлеге турында яхшы фикер тудыру буенча эшли башлады. Көрәшче, зур дәрәҗәле белгеч буларак, билгеле инде, спортның бу төрен үстерү буенча эшчәнлектән дә читтә калмады, берничә шәһәрдә, шул исәптән Саранскида, Ярославльдә клубның бүлекләрен оештыруда катнашты. Шуңа да 2004 елда Афинадагы Олимпия уеннарында көрәшеп алтын медаль яулаган Алексей Мишинны да, Аурупа чемпионы Ринат Биккининны да, Дөнья кубогы хуҗасы Алексей Тарабаринны да биредә хаклы рәвештә үзләренеке дип саныйлар.
2005 елның көзенә кергәндә, 55 яше тулган көннәрдә, Шамил барлык дусларын Подольск шәһәренә чакырды. Төрле елларның 350ләп көрәшчесе, Олимпия чемпионнары гына да унбер кеше, җыелды. Аның туган көне хөрмәтенә шунда яшүсмерләр арасында ил күләмендәге бәйге оештырдылар. Җиңүчеләр Шамил Шәмсетдин улы кулыннан матур-матур истәлек бүләкләре алды. Туган көне белән дә Шамилне шунда котладылар. Аннары бу шәһәрчектәге иң зур ресторанда өстәлләр куйдырып, аш-су әзерләделәр. Баштарак барысына да ничек урын җиткерергә икән, дип борчылган иде бераз Шамил, тик күңелең киң булса, урын табыла икән ул. Шул чакта барлык хатирәләрне яңартып, тагын бер мәртәбә исәпләп карадылар да, Шамил Хисаметдиновның төрле елларда Олимпия чемпионнары булган алты көрәшчене — безнең Роман Руруаны, Анатолий Быковны, Сурен Налбандянны, поляк Казимеж Липеняны, чех Витезслав Маханы, румын Штефан Русуны җиңгәнлеген исәпләп чыгардылар.
Тормышыннан ризамы соң Шамил?
— Бик тә риза, — ди ул. — Мин зур спортчы булдым, аннары тренер буларак күп нәрсәгә ирештем. Матур, нык гаиләм бар, инде балаларым тормышта үзләренең урыннарын табып килә. Дусларым күп, кыенлыклар килсә, алар мине ташламас дигән фикердә торам. Алга таба нәрсә буласы бер Ходайга гына билгеле булса да, бер нәрсәдән дә зарланмыйм, берәүгә дә үпкә сакламыйм. Ничек телим, ничек кирәк дип саныйм, шулай яшим. Шуның белән үземне бәхетле дип саныйм…
 
Фотолар күрсәтелгәннән кала авторның шәхси архивыннан.
 
Илдус Илдарханов,
журналист
______________________________________________________
I. И. Ильдарханов китабыннан өзек (кара: Без көрәшче халык. Родом из борьбы. Tatars — nation of wrestlers. – Казань, 2009. – 544 с.).