2011 1/2

Батыр булып тумаган

Ә. Гайфуллин (сулда) М. Айзатулин белән. Казан, 28 ноябрь 1970 ел. А. Гафиятовның шәхси архивыннан.

Быел җитмеш яшен тутырган Әсхәт Гайфуллинның татарча көрәш буенча яулап алып була торган бик күп титуллары бар. Ул авыр үлчәмдә өч тапкыр республика чемпионы һәм ике тапкыр Россия батыры. «Ватаным Татарстан
» газетасының герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге призын өч тапкыр (1967, 1970, 1974 елларда) отуы, шул турнирда тагын биш тапкыр призлы урыннарга чыгуы аны чыннан да көчле пәһлеваннар рәтенә куя. Ә инде Сабада, Яшел Үзәндә, Казан районнары Сабантуйларында ничә тапкыр баш батыр булып танылуын саный башласак, тиз генә очына да чыга алмабыз. Югыйсә, ул тумыштан көрәшче булып тумаган.
«Мин дәһшәтле кырык беренче елны дөньяга килгәнмен, — дип сөйли ул. — Әтием Абдулла сугыштан әйләнеп кайтмады. Шуңа да яшьли әнинең кул арасына керергә, тормыш йөген бергәләп тартырга туры килде. Ә беләкләргә көч кергәнен уналты яшьләрдә тойдым. Нәрсә дә булса күтәрәсе, кем белән булса да көрәшеп карыйсы килә бит. Аптырагач, әтидән калган герне күршеләрдән сорап алып чыктым да, каен ботагы белән тоташтырып, штанга сыман бер нәрсә ясадым...»
Беренче тапкыр үзләренең Оет авылы (Саба районы) Сабан туенда шул елны бил алышырга чыга ул, яшьләр арасында батыр кала. Аннан соң Сабаның үзендә дә берничә ел мәйдан тота. Әмма аңа барыбер нәрсәдер җитми, аның республика күләмендәге ярышларга чыгасы, көчлеләр белән бил алышасы килә. 1963 елда Саба Сабан туена Казаннан самбо буенча биш тапкыр РСФСР чемпионы Валентин Сергеев кайту Әсхәт өчен зур бәйрәмгә әйләнә. Финалда алар икәү очраша. Билгеле, танылган көрәшче өстен чыга, әмма шул алыштан соң Әсхәт тә үзенең чемпионнар белән бертигез көрәшә алуына ышанып кала.
«Көч җитәрлек синдә, — ди аңа В. Сергеев. — Тик бер генә алымны беләсең — турыга күтәреп алуны гына. Татарча көрәшнең дистәләгән алымнары бар бит аның. Шуларны ныклап өйрән. Тактиканы да бел, ягъни һәр көндәшең белән үзеңне ничек тотарга кирәклеген чамала, шул чакта оста көрәшче чыгар үзеңнән...»
Шул елларда Сабаның «Урожай» ирекле спорт җәмгыяте рәисе Хәмит Хуҗин Әсхәтне Казандагы ярышларга алып бара башлый. Тик менә әлеге дә баягы күп кенә алымнарны белмәве, тактик яктан әзерлексез булуы аркасында ул әлләни уңышка ирешә алмый.
1965 елда Чистай совхоз-техникумына укырга кергәч осталыгын арттыру өчен менә дигән мөмкинлек туа, чөнки соңыннан РСФСРның атказанган тренеры булачак танылган көрәшче Мәгаз Сәхәбетдинов биредә укучы егетләрне классик һәм татарча көрәш серләренә бик теләп өйрәтә. Нәкъ менә техникумда укыган елларында Әсхәт тәүге тапкыр республика һәм Русия чемпионы булып таныла, 1966 елда Чистай районы көрәшчеләренә Муса Җәлил исемендәге призга үткәрелгән турнирны отарга булыша.
Утыз елдан артык көрәшүе дәверендә кемнәр белән генә бил алышмаган Әсхәт Гайфуллин?! Иван Бәширов, Сабирҗан Шакиров, Бастам Газизов, Марсель Гыйлаев, Раббани Гайфуллин кебек шул чорның атаклы пәһлеваннарын җиңү бәхетенә ирешкән сирәк баһадирларның берсе ул.
Әле хәзер дә ярышларга килеп чыкканда аны якыннан белүче тамашачыларның кайберләре: «Әнә Әсхәт Гайфуллин килгән!» дип соклануын белдерә. Ә Әсхәт абзый үзе көрәшче дуслары белән җылы итеп күрешкәч, тамашачылар янына барып утыра да, сәгатьләр буе бүгенге батырларның бил алышканын тын да алмый карап утыра.
Узган ел декабрь аенда «Ак барс» Көрәш сараенда үткән Русия чемпионатының ачылу тантанасында 1960-1970 елларның танылган батырларын — Иван Бәшировны, Илгиз Минһаҗевны, Әсхәт Гайфуллинны, Сабирҗан Шакировны, Гайнетдин Мөхәммәдиевне, Башкортстаннан Фәнис Уразбахтинны зал уртасына чакырып хөрмәтләделәр, бүләкләр тапшырдылар. Әлеге дулкынландыргыч тантанадан соң мин Әсхәт абзыйның күзләрендә яшь тамчылары күрдем. «Менә ветераннарны илле елга беренче тапкыр шулай зурладылар — диде ул. — Рәхмәт якташым Җәүдәт Миңнәхмәтовка, министр Марат Әхмәтовка. Безгә инде әлләни күп кирәкми. Менә шулай искә алып күңелләрне күтәрсәләр — шул җиткән».
Әйе, Татарстанның атказанган спорт остасы, бик күп Сабантуйлар батыры Әсхәт Гайфуллин хаклы — кайчандыр зур мәйданнар шаулаткан пәһлеваннарыбызны онытырга ярамый. Ә Әсхәт абый инде күптән пенсиядә булса да, егетләрчә зифа буйлы, мәһабәт гәүдәле. Аның һәр хәрәкәтеннән көч-дәрт, үз-үзенә ышаныч ташып тора. Иманым камил: әгәр келәмгә чыгып бил алышса, бүгенге батырларның күбесенә бик авырга туры киләчәк...
Атлас Гафиятов,
журналист