2012 1/2

Исемең матур! Кемнәр куйган?!

Күңел берлән сөям бәхтен татарның,
Күрергә җанлылык вактын татарның.
Татар бәхте өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татармын.
Г. Тукай
Борынгы замандагы Кытай җиренең, ягъни Олы Кытай курганының төньяк-көнчыгышында безнең эрага кадәр төрле халыклар яшәгән. Ул чорда аларның аерым исемнәре кытайларга мәгълүм түгел иде, шуңар аларны кытайлар ачыклап атамасалар да, гомумән, «и, доңъи, доңху» ят илләр,көнчыгыштагы ят халыклар дигән гомуми исем белән йөрткәннәр. Менә шул халыкларның һуннарның көнчыгышындагы аерым территориядә яшәгән бер өлеше татар кабиләләре иде. «Татар» —шул кабиләләрнең үз исеме, ул — халык, кешеләр төркеме, кешеләр дигән мәгънәне аңлата1. Фикерләү, сөйләшү, корал җитештерү һәм аннан хезмәттә файдалана алу сәләтенә ия булган шәхесләрдән торган бу халык үзләрен «без кеше, кешеләр, татарлар» дип йөрткәннәр. «Татар» сүзе безнең халкыбызда борын-борыннан кеше, ир кеше мәгънәсендә кулланылып килгәнлеге билгеле. Эшлекле, һөнәрле кешеләрне бездә «Ай-ай, оста татар икәнсең» дип әйтү дә ата-бабалардан калган сүз.
Кытай чыганаклары татар кабиләләрен чүл төрекләренең бер тармагы икәнлеген искә ала2. Татарларга кагылышлы кытай чыганакларыннан турыдан-туры файдаланган һәм төпченеп казынган мәгълүм япон галиме Яути Ватару бу гыйбарәне үзенең 1919 елда язган «Татарлар хакында эзләнүләр» исемле зур хезмәтендә тагын да ачыклап төшендереп бирә: «Татарлар Иньшань (Чугай.— М. Е.) калкулыгы әтрафындагы территориядә яшәгәннәр. Татарлар мохэ кабиләсенең нәселеннән, дип әйтүчеләр дә бар, ләкин бу сүзләр бөтенләй дөрес түгел, чынында алар чүл төрекләренең бер тармагыдыр. Татарларның торган җирләре X-XIII гасыр башларында һаман да Хэланьшань (Алашань. — М. Е.) калкулыгы әтрафындагы территорияләргә кадәр киңәя барды»3. Чүл төрекләреннән булган татарлар башка төрки кабиләләр белән якын элемтәдә яши, шуның нәтиҗәсендә аларның исеме иң элек төрек дөньясына мәгълүм була, үзара аралашулар арта бара.
552 елдан алып Төрки каганлыгының тәхетендә утырган Истәми каган 575 елда вафат була. Аның вафаты уңае белән утыз татарда тәгъзия кылынып килә. Бу хакта Төрки каганлыкта хәрби җитәкче булган Күлтәгингә багышлап 732 елны куелган зур һәйкәл ташта язылган. Татарларның Истәми каган матәм мәрасименә килеп катнашканлыгы турындагы мәгълүмат 575 елдагы язма хатирәләрдән билгеле булганлыгында шик юк. Чөнки Күлтәгин хатирә ташында тәгъзия кылып килүче халыкларның исемнәре күп еллар узган булуына карамастан, тулысынча тәфсилләп язылган, алар көнчыгыштагы Бүкли даласы халкыннан, табгачлардан, төбетләрдән, апарлардан, пурумнардан, кыргызлардан, өч корыканнан, утыз татарлардан, кытаннардан, татабиләрдән һәм тагын да күп халыклардан килгәннәр.
Истәми каганның вафатына тәгъзия кылып килүчеләр арасында табгачлар-кытайлар белән бер катарда татарларның да булганлыгы мәгълүм булып тора. Менә шул факт «татар» исеме кытайларга Истәми каган вафат булган вакытларда, ягъни 575 елларда билгеле булганлыгын аңлата. Кытайлар татарларны җентекләп өйрәнә бара һәм аларның исемен төгәлрәк, дөресрәк итеп «тата» дип йөртә башлый. Кытай телендә «р» авазы булмау сәбәпле, бу ике иероглиф гамәлдә «тата[эр]» — татар дип укылган. Хәзәрләрнең дә ул чорларда кытай чыганакларында «гэса» дип йөртелгәнлеге билгеле, бу исем дә «гэса[эр]» — хәзәр дип укылган. Кызыксынырлык бер җире шул, кытайча «тата» дигәндәге беренче «та»иероглифе үзе ике иероглифтән тора, сул яктагы иероглифе болгари, күн дигән мәгънәне, уң яктагы иероглифе исә әйтелешен аңлата, бу ике билгедән гыйбарәт «та» иероглифенең башка ниндидер бер мәгънәсе юк — ул тик татар дигән халыкның исемен атау өчен махсус иҗат ителгән иероглиф, ә икенче «та»иероглифенең тик бер генә мәгънәсе бар, ул болгари, күн дигәннән гыйбарәт. Димәк, бу ике иероглиф шул халыкның күнчелек кәсебе белән шөгыльләнгәнен аңлата.
Бу этноним өчен кулланылган иероглифләрнең икесе дә «та» дип укылуы һәм аларның мәгънәләре кытай теленең этимологиясенә караган төпле тикшеренүләрдә дә анык һәм аңлаешлы итеп күрсәтелә4. Кытайларның әдәби телендә һәм рәсми документларда «Татарстан Республикасы», Татарстандагы «татарлар», «татар мирзасы», «татар Әтнә биюе» дигән гыйбарәләр өстә күрсәтелгән шул ике иероглиф белән «тата[эр] гуңхэго», «тата[эр] жэнь», «тата[эр] гуйцзу», «тата[эр] әйтнәй-у» дип языла һәм әйтелә. Күрәсең, кытайлар татар этнонимын куллануда борынгы чыганакларга мөрәҗәгать иткәннәр. Инде «татар»исемен ничек башкача бозып әйтергә була? Әлбәттә, бу матур исем төгәлрәк, дөресрәк һәм анык итеп тарихтан калыплашкан, аны бер дә бозып, килешсез итеп атарга урын юк.
Кызганычка каршы, төрки һәм кытай язмаларында элекке заманнардан күрелгән һәм анык итеп укылган «татар» исеме бүгенге көндә кайбер авторлар тарафыннан ялгыш хәлдә бозып аңлатылып килә. Кайсы берәүләр аны «да тан», «да дан»5, бәгъзе берәүләре исә «Да-Дан-зу» дип язалар6. Бу җирдә шуны әйтеп китәргә була: беренчедән, «тата[эр]» этнонимы «Да-Дан» дип ялгыш язылган, икенчедән, бу этнонимның ахырына бер вакытта да «зу» сүзе кушып язылмый һәм әйтелми, өченчедән, русча традицион транскрипция буенча кытай телендә «зу» дип укыла торган иероглиф юк.
Кытайларның гадәттәге сөйләшү телендә «дада» атамасының кулланылганлыгы мәгълүм, ләкин ул татарлар өстенлек иткән VII-X гасырларда түгел, бәлки монголлар Кытайда хакимлек иткән XIV гасырларда, бигрәк тә аннан соңгы чорларда — Монгол династиясен бәреп төшергән Миң династиясе (1368-1628 еллар) дәверендә кытайларның сөйләшү теленә керә башлый. Монголлардан газап чигеп интеккән кытайлар аларны «дада», «дацзы» дип мыскыллап, кимсетеп йөрткәннәр. 1937-1945 еллардагы кытай-япон сугышында японнар файдасына эшләгән мәнҗүрләрне кытайлар «дацзы» — сатлык җан дип атаганнар. Димәк,«дада»,«да-дан»,«да-тан», «дацзы»атаулары тарихтан урын алган борынгы — VII-XII гасырлардагы татарларга һәм бүгенге көндәге татарга бер дә катышы юк. «Татар» дигән матур исемне «да-да», «да-дан», «да-тан» дип бозып әйтергә беркем дә хаклы түгел.
Тагын бер аңлашылмаган нәрсә: «Непреклонный Да-Дан-Зу» китабында Чын-шиу-хан белән Чыңгызхан бер кеше итеп күрсәтелә7. Чынында алай түгел. Чын-шиу-хан (дөресе Цинь Шихуан) Кытай дәүләтен берләштерүче, Цинь династиясен нигезләүче тәүге кытай императоры, ул безнең эрага кадәр 246-209 елларда императорлык тәхетендә утырган. Аның Кытай дәүләтен берләштерү юлындагы алып барган сугышларында татарларның катнашканлыгы турында хәзергә исбатлар юк. Чыңгызхан (кытайча Чэнжис-хань дип языла һәм шулай укыла) Монгол империясен нигезләүче, Монгол дәүләтенең императоры, ул безнең эраның 1162-1227 елларында яшәгән шәхес. Кытайдагы Юань (Монгол) династиясен Чыңгызханның оныгы Хубилай-хан нигезли һәм ул император булып 1280-1294 елларда тәхеттә утыра.
Электән үк татарларның тугыз татар һәм утыз татардан торган кабиләләр берләшмәсе барлыкка килә. Төрек каганаты җимерелеп таркалганнан соң татарлар күтәрелә һәм көчле кабилә берләшмәсенә әйләнә. IX гасырда татарлар хәятында зур үзгәреш килеп чыга. Алар хәзерге көндә Монгол халык республикасы дип аталган территориянеңяссы калку урыннарына һәм Ордос тирәсенә зур төркемдә агылып керү мөмкинлегенә ирешә. Фарсыларның XI гасырда яшәгән география белгече Гардизинең язуларына караганда, татарларның бер өлеше көнбатышка карап күченеп, кимәкләр җирендә урнаша һәм төп кабиләләрнең берсе булып кала. Тарихи мәгълүматлар шуны аңлата: X гасырда Кимәк каганлыгы төзелә. XII гасырда каганлыкның биләмәсе Көньяк Урал, Идел аръягы, Мангышлак төбәкләренә һәм Арал диңгезенең төньяк-көнчыгышына кадәр җәелгән. X-XI гасырларда Кимәк каганлыгының төп идарәче ыругы татар була. Менә шулай итеп татарлар һәм «татар»этнонимы монголлар басып кергән чорда түгел, киресенчә, аннан өч гасыр элек Көньяк Урал, Идел аръягы тирәләренә кереп җитә.
Үзәк Азиядә, X гасырларга килгәндә, татарларның исемнәре, батырлыклары киң тарала. XIII гасырда яшәгән тарихчы Рәшидеддин Фазлуллаһ ибне Әбул Хәйр әл-Хәмадани татарларның гаять бөеклеген һәм аларның хөрмәтле вә мактаулы дәрәҗәсен ассызыклап, аларның дан казанган халык икәнлеге хакында яза. Татарлар турындагы мондый билгеләмәләр кытай чыганакларында да ачык чагылдырыла. Монголлар татарларны ыруг, кабилә дип түгел, олысдип, кытайлар бу атаманы «го» — дәүләт, ил дип тәрҗемә иткәннәр.
Татарларның көч-куәте үсә баруына, аларның иҗтимагый камилләшүенә һәм мәдәният дәрәҗәсенең өстен булуына, исемнәренең, дан-шөһрәтләренең таралуына башка ят кабиләләр кызыксына башлыйлар һәм татар исемендә йөрергә һәвәсләнә, шулай итеп, кайбер кабиләләр, мәсәлән, ширвәйләр, монголлар үзләрен татар дип атаганнар, яисә кешеләргә үзләрен татар итеп күрсәтәсе килгән8. Шулай да татарларның төп үз кабиләләреннән аерып тану өчен кытайлар аларны, мәсәлән, монголларны кара татарлар, монгол татарлар дип йөрткәннәр.
Татарлар үзләренең үсү юлын дәвам итә. Шулай да XIIIгасыр татарларның башына килгән коточкыч афәт белән башлана. Монгол ыругларын үз тирәсенә туплап хан дәрәҗәсенә ирешкән Темучжэнь (Чыңгызхан) керә, найман кабиләләрен һәм тангутлар илен яулап алырга омтыла, ләкин монголларның алга баруында көчле татарлар зур киртә булып тора. Шуның өчен алар иң элек татарларны җимереп ташлау хәрәкәтенә керешә. Темучжэнь 1202 елның көзендә һәр яктан тулысынча хәзерләнгән хәлдә зур көч белән татар кабиләләренә һөҗүм итеп, аларны тар-мар итә һәм ир кешеләрен яшьүсмерләргә хәтле барсын да кырып ташлый, хатын-кызларын әсиргә алып, кол итә. Һәлакәт тырнагыннан котылып качкан татарларны Орхон елгасына кадәр эзәрлекләп баралар. Бу хәл татар исемендә йөрүче халыкларның тарихта иң элекке харап ителүе иде.
Әйе, ул татарларның язмышы шулай булса да, аларның исеме югалмады. Үзәк Азиядә татарлар яшәгән Чогай калкулыгы, Колан, Бөер күлләре, Орхон елгасы һәм борынгы мәдәният үзәкләреннән булган Бишбалык, Дунхуан тирәсендәге, шулай ук Идел-Урал буендагы киң уңдырышлы җирләр, 633 километрга хәтле сузылып яткан Татар бугазы һаман да шул татарларның басып калдырган эзләренең исбаты булып сакланып ята. Мәдәният учакларыннан булу сыйфаты белән тарихта урын алган Татарстан татарлары, шулай ук Себер, Кырым татарлары инсаният дөньясында үзләренең тоткан урыны белән «Без татарбыз!» дип горурланып яшиләр.
 
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Чит илләр топономикасының аңлатма лөгате. – Шанхай, 1984. – 451 б.
2. Цыхай. Өлкән энциклопедик камус. – Шанхай, 1948. – 1469 б.
3. Яути Ватару. Монголлар тарихы буенча тикшеренүләр. – Токио, 1967. – 564 б. 4. Цыхай. Өлкән энциклопедик камус. – Шанхай, 1948. – 1469 б.; Морохаси Тэцудзи. Өлкән кытайча-японча сүзлек. – Токио, 1960. – 12 т. – Б. 12753, 12776; Полный китайско-русский словарь / Под ред. Епископа Иннокентия. – Пекин, 1909. – Т. 2. – С. 4.
5. Познаем Синьцзян. – Урумчи, 2009. – 178 с.
6. Булатова Керей Д. Непреклонный Да-Дан-Зу. – Алматы, 2008. – 152 с.
7. Там же.
8. Кытайның гомуми тарихы. – Пекин, 1983. – 7 т. – Б. 7-8; Зур Кытай энциклопедиясе. Милләтләр томы. – Пекин, 1998. – 80 б.
 
Мөнир Ерзин,
тарих фәннәре кандидаты (Алматы)