2012 1/2

Милләтебез байрагына тиң басма («Казан утлары» журналына — 90 ел)

Сүнмәс утлар балкышы: Мең санлы хәзинәдән / Төз. Р. Юныс. – Казан, 2006. – 707 б.

Бер җәмгыятькә оешып яшәгән һәр милләтнең үзенә хас уртак билгесе — үз маягы, үз байрагы була. Татар халкының рәсми танылган үз байрагын югалтуына инде берничә гасыр үтеп киткән. Әмма үз халкын яшәтергә өмет иткән милләтпәрвәр затлар, рәсми байраксыз калган очракта да, байрак дәрәҗәсенә тиң килердәй гамәли чара күрә белгәннәр. Әйтик, ике мең еллап илсез-дәүләтсез яшәгән яһүдиләрнең телдән-телгә тапшырылып килгән аксакаллар васыятьнамәсе
милли байракларына тиңдер.
Татар милләтенең күренекле зыялылары шундый чара итеп язма тарих үрнәкләрен һәм язма әдәбият таратуны хуп күргәннәр. Укып беләбез ки, элек һәр татар авылында диярлек китап күчереп язуга һәвәс картлар һәм шәкертләр булган. Каргалы, Кизләү, Кышкар, Эстәрлебаш кебек зур мәдрәсәле авылларда андый кулъязма китаплар йөзәрләп җитештерелгән. Ул язма «тарихлар», халык арасында күпләп таратылып, милләтебезнең үзаңын күтәрүгә, үзен бердәм халык итеп тоярга ярдәм иткән. (Утызынчы еллардагы өеп-өеп яндыруларга, «изге китап явызлар кулына эләкмәсен» дигән сылтау белән җиргә күмүләргә дә карамастан, андый кулъязма китаплар һаман табыла тора). Бүген яшәп килгән татар матбугаты да шул җирлектә туган. Милли матбугат ул бүген — безнең милли байрагыбыз. Татар халкы аңында аеруча абруй казанган матбага үрнәкләре исәбендә «Вакыт», «Йолдыз» газеталары, «Аң», «Әлгасрелҗәдид», «Шура» журналлары булуын беләбез. Совет хакимияте чорында алар йөкләмәсен бүгенге «Казан утлары»ның элгәреләре «Безнең юл» (1922-1930), «Яңалиф» (1930-1932), «Совет әдәбияты» (1933-1965) һәм «Азат хатын» журналлары, «Кызыл Татарстан» һәм «Татарстан яшьләре» кебек газеталарыбыз үз өсләренә алган иде. Хәзер бу изге вазифаны «Татарстан», «Сөембикә», «Гасырлар авазы – Эхо веков», «Идел», «Мәйдан» кебек журналлар һәм күпләгән газеталарабыз үти.
***
Милләтебезнең әйдәп, алдан баручы милли матбугаты — «Казан утлары» журналы 2012 елның май аенда үзенең 90-еллыгын билгеләп үткән. Халыкның төрле катлавы аны көтеп ала, яратып укый. Анда һәркем күңеленә хуш килердәй матур әдәбият үрнәкләре дә, милли сәнгатькә багышланган очерк-мәкаләләр дә, галим-голәмәгә йөз тоткан җитди хезмәтләр дә басыла. Соңгы егерме биш елга якын дәвердә журнал редакциясенә җитәкчелек иткән баш мөхәррир Равил Фәйзуллин шул хакта хаклы рәвештә болай дип яза: «Журнал татар рухын, аның әдәби-мәдәни тарихын өйрәнүчеләр өчен, һичшиксез, алгы урында булыр. Телибезме-юкмы, аңа шундый тарихи миссия насыйп әйләгән... Журнал һәрдаим халык мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәде. Ил язмышы — аның язмышы». Әйе, «Казан утлары» һәм аның элгәреләре туксан ел буе халкыбызның пакь йөзе буларак кабул ителде. Заманында иң күп таралышлы булган «Азат хатын» һәм аның дәвамчысы «Сөембикә» дә, хәзерге матбугат мәйданында эшләп килүче «Идел», «Мәйдан» журналлары да «Казан утлары» белән ярыша алмый. Чөнки аларның үзләренә генә хас үзенчәлекләре, үз юнәлешләре һәм үз укучылары бар. Әйтик, аларның берсе фәкать яшьләргә, икенчесе башлыча үз төбәгендәге тормыш-яшәеш вакыйгаларына гына өстенлек бирә. Эчтәлеге һәм сәнгати эшләнеше ягыннан бик югары бәяләнгән «Сөембикә»нең дә үз укучылары, үз мәйданы. Ул — барыннан да элек гаилә журналы. Туксанынчы елларда, иң гади газета кәгазендә нәшер ителгәндә, «Татарстан» да үткәннәргә әһәмият бирү юнәлешендә байрак тотучы төп журналыбызга нык якынайган иде. Журналның әйдәп баручы мөхәррирләре — «милләт шаукымына бирелгән» Дамир Шәрәфетдинов, Рафаил Мостафин, Рәис Даутов, Тәүфыйк Әйди, Солтан Шәмсиләр булганда дип әйтүем. 
Әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси «Казан утлары» журналы битләрендә, әдәби әсәрләрдән тыш, татар халкының көндәлек тормышына, үткәненә һәм бүгенгесенә багышланган күпсанлы очерклар, гыйльми эчтәлекле хезмәтләр дә даими рәвештә урын ала. Җитди эчтәлекле бу калын журналыбызны алдыручылар саны җитмешенче елларда йөз меңнән дә артып киткән иде. Үзебезнең һәм аннан өстәгерәк торучы Мәскәү түрәләре аның тиражын киметү чараларын күрергә мәҗбүр булды: кәгазь фондын кистеләр. Баш мөхәррир Зәки Нурига шелтә белдерелде. Күрше өлкә һәм республика җитәкчеләренә тиражны киметү күрсәтмәләре өстән бирелде. (Казакъстан белән Үзбәкстан республикаларында йөргәндә андый чикләү әмерләре булуын матбугатны тарату идарәләрендә эшләүче якташларыбыз сөйлиләр иде).
Әмма журнал үз юлыннан тайпылмый, чыгуын дәвам итә.
***
Әйдәп баручы журналыбызның, ниһаять, меңенче санын күрү бәхетенә дә ирештек. 2006 елның февралендә «Казан утлары»ның юбилей саны чыкты. Бу факт республикабыз күләмендә зурлап билгеләп үтелде. Журнал редакциясен беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев котлады.
Журналның меңенче санын каршылау көннәрендә баш редактор Равил Фәйзуллин белән аның урынбасары Рәфикъ Юныс тагын бер зур гыйльми хезмәтне барларга керешәләр. Сиксән елдан артык дәвердә журнал битләрендә туплана килгән язма мирасыбызның тарихи әһәмияткә ия булган бер өлешен аерым китап итеп чыгарырга ният кылалар. Ягъни, бик-бик авыр йөкне үз өсләренә алалар һәм җиңеп тә чыгалар. «Сүнмәс утлар балкышы» дип исемләнгән бай һәм җитди эчтәлекле, шактый ук күләмле җыентык 2006 елда укучы кулына барып керәI. Энциклопедияләргә тиңләрдәй андый җыентыкны барлап чыгару өчен никадәр эшләргә, йокысыз төннәр үткәрергә кирәклеген һәркем күз алдына китерә дә алмастыр, мөгаен. Аның өчен бит сиксән ел дәвамында чыгып килгән һәрбер журналны барлап, битен-биткә аерып, тикшереп, укып чыгарга кирәк. Йөз ел гомер иткән саф акыллы кеше дә элек ул журналларда ни-нәрсәләр басылганын, шуларның бу зур җыентык өчен кайсын сайларга кирәклеген белеп бетерә алмас иде. Мең данә журнал эчтәлеген барлап чыгу — печән кибәненнән үзеңә кирәкле бер үләнне эзләп утыруга тиң бер хезмәт. Китапны оештыручылар хәбәр итүенчә, «Безнең юл», «Яңалиф», «Атака», «Совет әдәбияты» һәм «Казан утлары» битләрендә элек дөнья күргән хезмәтләрдән өч йөзләбе, шул исәптән 45 шигырь, 25 проза әсәре, 30 истәлек, 40 гыйльми-фәнни язма, татар милләтенә мөнәсәбәте булган 10 документ урын ала. Димәк, «Сүнмәс утлар балкышы» язма мирасыбызның шактый зур бер өлешен үзенә туплый. Үз халкының язмышы, үткән юлы белән кызыксынган һәркем аны теләсә кайсы вакытта кулына алып, үзенә кирәк мәгълүматны бик тиз эзләп табачак. Шушы җыентык булмаса, кайсыдыр материалны табу өчен архив киштәләрендә байтак кына казынырга туры килер иде әле. Шул җәһәттән караганда да бу китап бик уникаль хезмәт.
Җыентык җиде бүлектән тора.
***
1917 елгы революциягә кадәрге тормыш-яшәешебезгә багышланган беренче бүлек «Без тарихта эзлебез» дип исемләнгән. Ул бүлектә 26 язма һәм документ тупланган. Шулардан халкыбызның үткәненә багышлы аеруча әһәмиятле язмалар исәбенә күренекле әдипләрдән Нурихан Фәттахның «Тарих битләрен актарганда», Мөхәммәт Мәһдиевнең «Буби мәдрәсәсе», әдәбият һәм тарих фәне академикларыннан Миркасыйм Госмановның «Язма мирасыбызның күтәреләсе катламнары», Тәлгат Галиуллинның «Тарихны онытсаң — юк киләчәгең» дип исемләнгән гыйльми эзләнүләрен һәм уй-фикерләрен күрсәтергә кирәктер. Бу бүлектә шулай ук Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Салих Сәйдәшевкә багышланган замандашлары истәлекләре, Сәхипҗамал Волжскаяның күләмле язма истәлеге урнаштырылган. Шушында ук Россиянең беренче императоры Петр I булачак ил башлыкларына империяне көчәйтү һәм киңәйтү өчен киләчәктә ни-нәрсәләр эшлисе, кайсы ил-төбәкләрне яулап аласы турындагы күрсәтмәләре — «Васыятьнамә»се дә урын алган. «Яшерен тотылсын» дигән күрсәтмә белән тәмамланган бу язманы журнал 1992 елның 1нче санында язучы Тәүфыйк Әйдинең кереш сүзе белән бирә. Язучы анда: «Дәверләр үзгәрүгә карамастан... тарихи документның әһәмияте кимеми», — дип яза. Әйе, Россиядә ул васыятьнамә күрсәтмәләрен бүген дә кулланырга әзер торучылар юк түгел шул әле.
Шушы ук бүлектә тарихи үткәнебезгә багышлы әдәби әсәрләрдән Ркаил Зәйдулланың «Түрекләр», Харрас Әюпның «Кол Гали», Әхмәт Рәшитовның «Кол Шәриф» шигырь һәм поэмалары урын алган.
Икенче бүлек 1917-1936 еллар аралыгындагы вакыйгаларны эченә ала, һәм ул «Ил корабын җил сөрә» дип атала. Монда 32 язмага һәм документка урын бирелә. Халкыбызның егерменче-утызынчы елларда кичергән фаҗигале вакыйгаларга кагылышлы күпчелек документ күчермәләрен шушы бүлектән укып була. Ул документларга күзәтүне чак кына кичереп, әлегә татар әдәбиятына кагылышлы язмаларга тукталыйк. Бу бүлектә Һади Такташның 1930 елда Донбасс төбәгенә ясаган сәяхәтенә багышлы бер истәлек; Шамил Усмановның сакланып калган көндәлекләренең бер өлеше; Мөбинә Таһированың Такташ, Кутуй, Кави Нәҗми, Муса Җәлил катнашында узган бер әдәби кичә турындагы истәлеге; Гомәр Бәшировның утызынчы еллар турындагы «Уйланулар» язмасы һәм Татарстан язучыларының 1934 елны июль ахырларында узган 1нче съезды көндәлекләре урын алган. Шунда ук телче галим Гыйбад Алпаровның «Безнең юл» журналында 1926 елда басылган «Латин түгел, гарәп» мәкаләсе урнаштырыла. Ул анда латин алфавитына күчүнең татар халкы өчен никадәр зыянлы булачагын исбат итә һәм, соңгы сүз итеп, латин алфавитын алганчы, безгә рус шрифтына күчү хәерлерәк. Без хәзер ул шрифтта язылган язмаларны даими укырга мәҗбүр ителгәнбез. Безгә ул танышрак, ди.
Өченче бүлек «Болгавыр еллар» (1937-1941) дип атала. Бу кыска гына бүлектә татар язуын латиннан «рус графикасы нигезендәге алфавитка күчерү» карары урнаштырылган. 1990 еллардагы эзләнүләр нәтиҗәсе буларак, Галимҗан Ибраһимов, Кәрим Тинчурин һәм Фәтхи Бурнашның фаҗигале язмышларыннан «соңгы көннәре» дә монда бәян ителә.
1941-1945 елларга караган бүлек, әлбәттә инде, Тукаебыз сүзләре белән ачыла: «Без сугышта юлбарыстан көчлебез». Монда 27 язма бар. Шулар арасыннан Илья Эренбургның сугыш чорында чит ил матбугаты өчен язылган «Татарлар»ының тәрҗемә күчермәсен һәм Миркасыйм Госмановның «Татар язмышына кизәнгән карар» мәкаләсен аерып күрсәтергә була. Соңгы мәкаләдә сүз ВКП(б) Үзәк комитетының 1944 елда чыгарылган «мәкерле карары» турында бара. Шул карарда 1940 елда «Совет әдәбияты» журналында чыккан «Идегәй» дастаны һәм кайбер башка «хан-солтаннар чорына мәдхия җырлаган хезмәтләрнең» җитди сәяси хата икәнлекләре билгеләп үтелә. Димәк, кайбер милләтләргә «тарихи казынуларга чик кую» күрсәтмәсе бирелә.
Бишенче бүлек «Торыгыз, Мусалар!..» дигән бик тә мәгънәле исем белән аталган. Гасырлар дәвамында тез чүктерелгән халкыбыз язмышына киная булып яңгырый ул. Анда 1945-1965 елларны эченә алган чорга мөнәсәбәтле 19 материал бирелә. Гаяз Исхакыйның үләр алдыннан, 1954 елның апрель урталарында язган «Мәгънәви васыятем кебек калсын» дип исемләнгән хатының эчтәлеге дә шушы бүлеккә кергән. Журнал өчен аны әдәбият галиме Хатип Миңнегулов 1990 елда, Финляндиядә булганда әлеге васыятьне табып кайткач, әзерләп бастырган.
Күпчелегебез гомер кичергән, соңгы елларга караган шактый күләмле ике бүлек «Язмышлар ярында» (1965-1990) һәм «Без яшәргә хөкем ителгән!» (1990-2006) дип исемләнгән. Әлбәттә инде, бу бүлекләрдә күбрәк урынны әдәби әсәрләр алган. Аерым шәхесләрнең үз истәлекләре яки күргән-белгәннәре турындагы язмалары да бар. Соңгы бүлектә урын алган, татар халкының киләчәге өчен иң әһәмиятле язма, әлбәттә инде, академик Индус Таһировның «Җиңү җиңел яуланмый» дип исемләнгән күләмле хезмәтедер. Журналның 2001 елгы 8нче санында дөнья күргән бу хезмәттә Россия белән Татарстан арасында беренче килешү Шартнамәсен кабул итүгә бәйле вакыйгалар, Татарстанның мөстәкыйльрәк эш йөртергә теләвенә каршы кемнәрнең аяк чалырга маташулары бик ачык бәян ителгән. Чынлап та, бу күләмле мәкаләне укып чыккан кеше күңелендә «Без яшәргә хөкем ителгән!» әйтеменең дөреслеккә якын икәнлегенә ышаныч туачактыр.
Китапның барлык бүлекләрендә дә шул чорда яшәгән күренекле шәхесләребезнең ялгыз төшкән яисә күмәк фоторәсемнәре, теге яки бу документның фотокүчермәләре китерелә. Алар барлыгы 21 аерым битләрдә һәм байтак кына язма-мәкаләләр барышында урнаштырылганнар.
***
Кайчандыр журналыбыз битләрендә дөнья күргән, халкыбызның тормыш-яшәешенә җитди йогынты ясаган кайбер документларга тукталыйк. Алар, башлыча, «Сүнмәс утлар балкышы» җыентыгының беренче өлешләрендә урнаштырылган булсалар да, журнал битләренә бик тә соңлап, СССР дип аталган империя таркалган көннәрдә генә килеп кергәннәр. Ягъни, мөстәкыйльрәк фикерләүгә ирек бирелә башлаган көннәрдә.
Әйе, халкыбыз өчен аеруча гыйбрәтле булырдай тарихи язмалар 1990 елларда гына ачыла башлады. СССР дәүләтенең милли мәсьәләгә кагылышлы сәясәтен күп кенә Европа илләре һәм Америка сәясәтчеләре байтактан бирле инде «икейөзле сәясәт» дип бәяләп килделәр. Безнең түрәләр исә аны һәрдаим кире кагарга тырышты. Хәер, бөтендөнья халкына мәгълүм булган кайбер тарихи фактларны да бит бездә еш кына «андый хәл булмады» дип расларга тырышалар. Мәсәлән, СССР белән Германия арасындагы 1939 елгы яшерен килешүне дистә еллар дәвамында, 1941 елгы сугыш башланган көннән үк диярлек, «юк, андый хәл булмады» дип, барлык матбугат чараларыбыз тәкрарлап торды. Килешүгә бәйле чараларда катнашкан йөз меңләгән шаһитләр исән чакта ук бит әле! Польша җирләрен бүлешү тантанасына багышланган шул чор газеталары тулаем яндырып бетерелмәгән бер заманда. Ул ялганны фәкать 1990 елда, кайбер шаһитләр СССР Югары Советы трибунасыннан фактлар китереп дәлилләгәч кенә, «шулай булган икән» дип танырга мәҗбүр булдылар. Шуңа охшаш фактлар бездә еш кабатлана. Шул исәптән турыдан-туры татарларга кагылган мәсьәләләрдә дә. Әйтик, «илдәге барлык милләтләр тигез хокуклы» дип тәкрарланып торуга карамастан, милли мәктәпләрнең әкренләп ябылуы, милли югары уку йортларының күпчелек төбәкләрдә ачылмавы моңа мисал булып тора.
Совет хакимиятенең милли мәсьәләдә икейөзле сәясәт тотуының беренче мисаллары егерменче елларда ук күренә башлый. Мәсәлән, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Мирсәет Солтан-Галиевкә мөнәсәбәтле «җинаять эшендә». 1921-1923 елларда Милләтләр эшләре буенча халык комиссариатында коллегия әгъзасы булып торганда, аңа милли республикаларда еш булырга, андагы хәл-әхвәлләр белән якыннан танышырга, җирле халыкларга карата булган кайбер каршылыклы мәсьәләләрне күзәтергә туры килә. Шул җирлектә ул «милли комиссар» Сталин һәм башка түрәләр белән сүзгә килә. Партиянең 1923 ел апрелендә узган ХII съездында да Солтан-Галиев һәм кайбер башка делегатлар үзәк тарафыннан үткәрелеп килгән «бөекдержавачыл» сәясәтне кыю рәвештә тәнкыйтьлиләр. Съезддан соң берничә атна үтүгә М. Солтан-Галиевне, «милли тайпылыш»та гаепләп, партия сафларыннан чыгару мәсьәләсен кузгаталар. Шул елның июнь башында аның «персональ эшен» тикшерү һәм милли республикалар җитәкчеләрен алдан ук кисәтеп, куркытып кую өчен ВКП(б) Үзәк комитеты тарафыннан махсус бер киңәшмә оештырыла. Шуннан соң күрелгән чаралар инде күпләребезгә мәгълүм. Милләтчелектә гаепләнгән Солтан-Галиев һәм аның белән якынрак мөнәсәбәттә булган кайберәүләр соңрак, утызынчы елларда, «милләтче Солтан-Галиев төркеменә кергән» дигән сылтау белән, берничә мең татар, башкорт, казакъ, үзбәк һәм башка милләт вәкилләре кулга алыначак. Аларның күпчелеге зинданда үлеп калачак. Сталин вафатыннан соң күпчелек репрессияләнүчеләрне аклау карары чыгарылганда да, бу карарлар Мирсәет Солтан-Галиевка кагылмый. Андый аклау чаралары 1990 елда гына башлана.
Академик Индус Таһиров — Солтан-Галиевкә бәйле архив материалларын беренчеләрдән тикшергән галим. «Казан утлары» журналының 1989 елгы 4нче санында аның «Кем ул Солтангалиев?»II дигән язмасы дөнья күрде. Тарих фәннәре кандидаты, профессор Булат Солтанбәковның шушы журналның 1993 елгы 2нче һәм 3нче саннарында «Гаделсезлек тантанасы» дип исемләнгән күләмле очеркы һәм 4нче махсус киңәшмә стенограммасы язмаларының күчермәләре басылып чыкты. Кызыксынган укучы ул язмалар белән «Сүнмәс утлар балкышы» китабының 110-130нчы битләрендә таныша ала.
«Ил корабын җил сөрә» бүлегендә тагын бер тарихи язма бар. Соңрак шулай ук «милли тайпылыш»та гаепләнеп юк ителәчәк Галимҗан Ибраһимовка мөнәсәбәте булган язма. «Гыйльми үзәк»тә эшләгән вакытта әдип «Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак?» дип аталган хезмәтен — милләт программасын яза. Ләкин ул хезмәт басмаханәгә тапшырылганчы ук рәсми оешмаларда тискәре бәяләнә. Шул чор архив документлары белән танышкан галим Альберт Мөслимов хәбәр итүенчә («Рәсми әләк» мәкаләсе, «Казан утлары», 1991 ел, 7 сан), татарның яраткан әдибе өстендәге кара болытларның 1926 елдан ук «куера» башлавын бәян итә. Яшерен бер киңәшмәдә аның «Гыйльми үзәк» кысаларында алып барган «милләтчелек» эшчәнлеге санап кителә, аны бу оешманың җитәкчесе вазифасыннан кичекмәстән азат итәргә кирәклеге әйтелә. Шул ук түрәләр аның «Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак?» хезмәтенең эчтәлеге белән риза түгеллекләрен белдерәләр. 1927 елның 17 мартында җитди авырып китүе генә Г. Ибраһимовка карата күреләсе кискен чараларны берникадәр вакытка кичектереп тора. Әмма ләкин бөтенләйгә үк коткармый.
Кызыксынган укучы бу олуг әдипнең «Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак?» дигән хезмәте белән «Сүнмәс утлар балкышы»ның 151-167нче битләрендә таныша алачак. Ул элегрәк әдәбият галиме Зөфәр Рәмиевнең кереш сүзе белән «Казан утлары» журналының 1992 елгы 3нче санында да басылган иде.
Күренә ки, «Сүнмәс утлар балкышы» китабы һәм аңа нигез булган бүгенге «Казан утлары» журналы халкыбыз язмышына кагылышлы язмаларга байтак урын биргән икән. Ул тирән эчтәлекле (һәм шактый күләмле) китап татарның һәрбер зыялысы өстәлендә ятарга, киләчәккә барышыбызның юлдашы булырга тиешле басмадыр. Шуларны истә тотсак икән. Үткәнеңне онытсаң — юк киләчәгең, дип, хак әйткән бабаларыбыз. Халыкның милли байрагын төшермичә яшәтү — һәркайсыбызның бурычыдыр.
Лирон Хәмидуллин


I. Сүнмәс утлар балкышы: мең санлы хәзинәдән / Төз. Р. Юныс. – Казан, 2006. – 707 б.
II.
Таһиров И. Кем ул Солтангалиев? // Казан утлары. – 1989. – № 4. – Б. 163-173.