2012 1/2

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белик...

Әхмәтҗанов М. И. XVII-XVIII гасыр татар ташбилгеләре. – Казан, 2011. – 260 б.

Татар тарихы буенча асыл чыганакларны барлау юлында соңгы елларда беркадәр җанлану күзгә ташлана. Бу өлкәдә чит илләрдә дә, Татарстанда да сирәк булса да борынгы язма тарихи чыганаклар басылгалады. Мәсәлән, Төркия архивларында Алтын Урда, Кырым һәм Казан ханлыклары дәверләреннән калган ярлыклар (Анкара, 1996 ел), XVI-XIX гасырларда Идел-Урал регионында барган тарихи вакыйгаларга кагылышлы Төркия архивларында сакланучы документлар (Казан, 2008 ел), Нугай Урдасы тарихына кагылышлы Мәскәүдәге Русиянең борынгы актлар архивында сакланучы XVI гасыр документлары (Казан, 2006 ел) кебек кызыклы басмалар дөнья күрделәр.
Шулай ук борынгы тарихи язма чыганаклар рәтенә карый торган татар ташбилгеләрен өйрәнү эше дә җанланып килә. Бу өлкәдә соңгы елда Раиф Мәрданов, Ирек Һадиевларның Татарстанның Әгерҗе төбәгендәге татар авылларында сакланучы каберташ язмаларын өйрәнүгә багышланган хезмәтләре, Венер Усмановның Каргалы (Сәгыйд) һәм Стәрлебаш зиратлары ташбилгеләрен өйрәнүгә багышланган өч томлык хезмәте, Нурулла Гарифнең Казан ханлыгы чоры ташъязмаларын яктырткан хезмәте һәм башкалар дөнья күрде. Бу хезмәтләрнең матбугатка чыгуы бик вакытлы иде, чөнки вакыт һәм кеше факторы соңгы елларда борынгы тарихи чыганакларга карата елдан-ел ныграк зыян сала бара.
Менә бу көннәрдә филология фәннәре докторы археограф Марсель Әхмәтҗановның «XVII-XVIII гасыр татар ташбилгеләре» исеме белән яңа хезмәте басылып чыкты.
Хезмәт гаять киң мәйданнарда — Касыйм шәһәреннән алып Тубыл һәм Курганга хәтле өлкәләрдә яшәгән бабаларыбызның 150 тарихи истәлеген өйрәнеп язылган. Автор хезмәтендә ташбилгеләребезне өйрәнгән В. В. Вельяминов-Зернов, Хөсәен Фәезханов, Каюм Насыйри, Гали Рәхим, Һарун Йосыпов кебек галимнәр һәм бүгенге көндә бу өлкәдә эшләүче яшь галимнәрнең хезмәтләренә дә таянып, искә алып уза.
М. Әхмәтҗановның бу хезмәте аның кырык елга якын сузылган гыйльми эшчәнлегендә фәнни экспедицияләр вакытында тупланган материалларның җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителүе булды. Галим ташбилгеләр табылган киң регионнарны үзе йөреп, өйрәнеп чыгып, аларны фәнни әйләнешкә кертте. Бу — йөзләрчә чакрым җәяү үтелгән юл, хисапсыз ташландык зиратлар чытырманлыкларын айкап, андагы ташларны чистартып, ауганнарын күтәреп, билгеләп калдыру, табигатьнең карлы-яңгырлы, җил-давыллы көннәрендә дә туктамый алга атлау нәтиҗәсе дә. Материалларның бер өлеше аның моңарчы матбугатка чыгарылган мәкаләләрендә, җыентыкларында һәм китапларында урын алган иделәр.
Ташбилгеләрдә искә алынган шәхесләрнең исемнәре М. Әхмәтҗановның күп еллар буе өйрәнү объекты булган татар шәҗәрәләре белән бәйләнәләр, алар шәҗәрәләрнең дөреслеген раслаучы чыганаклар да булып торалар.
М. Әхмәтҗанов татар ташбилгеләренең үсеш этаплары, аларны эшләүче осталар, алардагы эпитафик поэзия үрнәкләрен өйрәнү буенча китабында зур эш күрсәткән, аның тарафыннан XVII гасырда татар ташбилгеләре сәнгатен тудыруда зур хезмәт куйган Килмөхәммәд Ишман углы, Тиләш углы Дусмәт хафиз, Дәвеш хафиз, Остаз углы Аккуҗад исемнәре, XVIII гасырда Ибраһим ахун Түләк углы, Исхак Габделкәрим углы һәм башкаларны татар таш кисеп язу сәнгате тарихына кертте, шул рәвешле әлеге сәнгатьне өйрәнүчеләргә дә зур чыганак, кыйммәтле материал булып тора бу китап. Осталарның исемнәре галим тырышлыгында «Татар энциклопедиясе» сәхифәләрендә дә ныклы урын били.
Ул өйрәнгән зиратларның саннары меңнән артып китә. М. Әхмәтҗанов тарафыннан Татарстанның Алабуга, Арча, Менделеев, Мамадыш, Әгерҗе, Актаныш, Саба, Лаеш, Мөслим, Әлмәт, Азнакай, Чишмә районнары, Каргалы, Үрге Чебенле, Сакмар, Касыйм, Троицк, Сафакүл һәм башка дистәләгән татар зиратларында XVII-XVIII гасыр ташбилгеләре табылган. Шунысы аянычлы: кайбер борынгы зиратлардагы ташбилгеләрнең югалу очраклары өчен көенергә дә туры килгән галимгә. Мәсәлән, Мөслим төбәгендәге Катмыш авылы кырыенда XVII гасырның икенче яртысында Арча, Саба, Теләче якларыннан куып китерелеп утыртылган нугайбәкләр зиратында 1980 елларда 15 ташбилге сакланса, бүген анда аларның берсе дә күренми. Әйе, кайчак кешене комсызлык, мәгънәсезлек горур кеше исеменнән хайванлыкка этәрә шул...
Ташбилгеләр авылларның тарихын билгеләгәндә, нәсел тарихларын ачыклаганда да ышанычлы чыганаклар була алалар, югыйсә. Шуны да әйтергә кирәк, татар ташбилгеләре XVII-XVIII йөзләрдә ташка уеп та, күпертеп тә гарәп графикасының сөлес ысулында язылганнар. XVII-XVIII йөзләрдә татар исемнәре арасында борынгыдан телнең үз материалыннан ясалганнары да күп булган. Андый борынгы исемнәрне уку тәҗрибәсез кешегә шактый мәшәкатьле була. Марсель Әхмәтҗанов исә, шәҗәрәләр өйрәнү тәҗрибәсеннән чыгып, ташлардагы борынгы милли исемнәрне укуда кыенлыклар күрми, дөрес күчергән.
Галим шулай ук бу гасырларда татар халкында кулланылышта унике еллык хайван циклына нигезләнгән календарьнең Касыймнан алып Тубылгача булган татар дөньясында яхшы мәгълүм булуын да ачкан.
Гомумән алганда, галим тарафыннан бик зур рухи хәзинә өйрәнелеп әйләнешкә кертелгән. Ләкин матди кыенлыклар аркасында китапның тиражы бик кечкенә булу һәм фотоматериалларның сыйфаты түбән булу үзен сиздерә. Киләчәктә мондый китапларга кадер артыр, яңадан төсле басмада зур тиражда чыгар дип өметләнәсе генә кала. Чөнки бу фәнни хезмәт — һәр китапханәгә җиткерелергә тиешле бәһасез хәзинә.
Ләйлә Гарипова,
филология фәннәре кандидаты