2012 1/2

Рафаэль Закиров: «Юрий Гагарин минем укучым иде»

Медицина сынауларын уңышлы узганнан соң Рафаэль Закиров космонавтларның отрядына кандидат булып кабул ителә. Татарның икенче егете — Марс Рафиков отрядка керә. Тик нигә соң алар икесе дә галәмгә очмадылар, космонавт булып китмәделәр икән? Бу- шактый четерекле сорау. Әмма моңа җавап бирергә мөмкин. Марсның язмышы — аерым тарихI. Ә менә бу кыскача мәкаләдә сүз полковник, профессор, Хәрби фәннәр академиясенең член-корреспонденты, Гагаринның укытучысы Рафаэль Абдулла улы Закиров турында гына барачак. Шунысын да әйтеп китик, «Жуковка»да дистә еллар буе педагог булып эшләгән бу олуг шәхеснең 50дән артык фәнни һәм уку-методик хезмәтләре, шул исәптән ике дәреслек, ике монографиясе дөнья күргән.
Хөкүмәт һәм югары хәрби командование барлык космонавтларга инженер дипломы алу бурычын куя. Профессор Жуковский исемендәге Югары хәрби инженерлык академиясе залларында дистәләгән космонавтлар туплана, алар инженерлык һөнәрен үзләштерәләр. Араларында, әлбәттә, Юрий Гагарин да бар. Алар һәммәсе — яшь һәм дәртле, тәвәккәл офицерлар. Гагаринның дәресләргә «Матра» маркалы француз спорт машинасында килүе яхшы мәгънәсендә һәммәсенең күзен кыздыра. Бу машинаны авиация салоны узган вакытта беренче космонавтка француз фирмасы бүләк иткән була.
1968 елның февралендә, 6 ел укып чыккан космонавт-тыңлаучыларга Жуковский академиясен уңышлы тәмамлавы турында дипломнар тапшырыла һәм «Летчик — инженер — космонавт» дигән югары квалификация бирелә.

Р. Закиров (уңда) профессор Н. Е. Жуковский исемендәге Хәрби һава инженерлык академиясенең 90 еллыгын бәйрәм итү көнендә. Мәскәү, 26 ноябрь 2010 ел. И. Бондарский фотосы.

Казанда туып-үскән, үзе дә яшь чакта Жуковский академиясен тәмамлаган Рафаэль шушы академия йортында озак еллар космонавтларны укыта. Аның хезмәтен, һөнәри осталыгын хөкүмәт югары бәяли.
Инде аның ни өчен галәмгә очмавының сәбәпләрен ачыклап китик. Юрий Гагарин бервакыт үзенең укытучы-остазына болай дип мөрәҗәгать итә:
— Рафаэль Абдуллович, Сезнең моннан биш ел элек медицина комиссиясен узып, космонавтлар отрядына узганыгызны беләм. Хыялыгызны чынга ашырыр, галәмгә менәр өчен нәрсә комачаулады соң?..
Укытучылары 1962 елда үзе белән булган хәлләрне, Кубадагы «Анадыр» операциясе турында сөйли башлый. Гагарин гына түгел, укучы башка космонавтлар да Кубада булган хәлләрне колакларын торгызып тыңлыйлар. Кариб кризисы буларак тарихка кереп калган бу операция аздан гына ракета-атом сугышына әверелмичә кала. Безнекеләр нигә соң 11 мең километр ераклыктагы Азатлык утравын 85 хәрби кораб белән чорнап ала, ә утрауның үзендә 43 мең (!) совет хәрбиләре килеп урнаша. Моның «сере» — АКШның хәрби көчләре Кубага бәреп керү ихтималыннан килеп чыга. Кубаны, аның азатлыгын ничек тә яклап, саклап калырга кирәк! Тактик ядер коралларын җыю һәм саклау белән Р. А. Закиров җитәкләгән хәрби группа шөгыльләнә.
Атом сугышы инде борын төбенә килеп терәлгән була. Бәхеткә күрә, Джон Кеннеди һәм Никита Хрущевның үзара аңлашуы, килешүләр төзүе, зирәклеге нәтиҗәсендә ике ил арасындагы конфликтка чик куела. Килешүнең нигезе: без совет гаскәрләрен, ракеталарны Кубадан чыгарабыз, АКШ исә тыкшынмаска, аның суверенитетын танырга вәгъдә бирә. Ике як та сүзләрендә нык торалар.
***
Летчик-космонавт Георгий Шонин «Жуковка» елларын болай дип искә ала: «Бездә, Гагарин наборындагы космонавтларда, бик күп нәрсәләр шушы сүзгә бәйле — яшьлегебез, беренче космик стартлар, профессионал космонавт булып формалашу. Академиядә безне укыткан укытучыларга һәм профессорларга без мәңге рәхмәтлебез».
Бу рәхмәт сүзләре Р. А. Закировка да турыдан-туры кагыла.
 
Рашат Низами,
язучы
 


I. Мостафин Ш. Кояш йөзле шәхес (М. З. Рафиков) // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2011. – № 1/2. – Б. 115-123.