2012 3/4

Мљгаллим Гариф Богданов

Г. В. Богданов.

Татар мђгарифе йолдызлыгында балкып торучы йолдызлар арасында њзенећ гомерен балалар укытуга џђм тђрбиялђњгђ багышлаган, књпсанлы дђреслеклђр язып бастырган Гариф Богданов та бар.
Татарлар арасында бик сирђк очрый торган Богданов фамилиясе кайдан килеп чыккан соћ? Г. Богданов нђселе дђвамчыларын да бу сорау књптђн кызыксындыра. Заманында Гариф Богданов тљзеп калдырган нђсел шђќђрђсе аћа беркадђр ќавап бирђ дђ кебек. Шђќђрђнећ башы борын заманнардан ук Богдановлар гаилђсендђ сакланып килгђн бер риваятькђ барып тоташа. Ђлеге риваять буенча, икенче буын вђкиле Богдан (Багдан) атаклы тылмач була. Џ. Атласиныћ «Себер тарихы»нда искђ алынган Богдан тылмач безнећ ерак бабабыз тњгелме икђн, дигђн ышану яши ђлеге нђселдђ. Богдановлар бу мђгълњматныћ Гариф абый тљзегђн шђќђрђдђ дђ искђ алынуын ђйтђлђр. Алар нђселлђрендђге соћрак буын вђкиле Богдан Мљрсђлимовка исемне ерак бабасы хљрмђтенђ кушкан булулары мљмкин дип саныйлар. Шулай ук фамилиянећ Мљхђммђтбђгъдђн исеменђ барып тоташу мљмкинлеген дђ кире какмыйлар. Ничек кенђ булса да, Богдановларныћ борынгы џђм затлы тљрки-татар нђселенђ каравы шиксез*. Ђлеге сорауга ќентеклђп ќавап бирњне белгечлђргђ калдырыйк џђм максатыбызга — мљгаллим Гариф Богдановныћ педагогик эшчђнлеген ачыклауга ђйлђнеп кайтыйк.
Менђ шундый атаклы, мђртђбђле нђсел дђвамчысы булган Гариф 1889 елныћ 24 декабрендђ Казан губернасы Спас љязе (Татарстанныћ хђзерге Алексеев районы) Зур Тигђнђле авылында Мљхђммђтвагыйзь ахун гаилђсендђ дљньяга килђ**. Гарифныћ бабасы, ягъни Мљхђммђтвагыйзьнећ атасы да ахун булуы билгеле. Гариф башлангыч белемне туган авылында ала, аннан соћ ђтисе аны Казанга китерђ. 1897-1906 елларда Гариф «Мљхђммђдия» мђдрђсђсендђ, 1906-1910 елларда Казан татар укытучылар мђктђбендђ укый1.

Мљхђммђтвагыйзь ахун уллары Гариф џђм Харис белђн. 1897 ел.

Укытучы таныклыгы алганнан соћ, Уфа губернасы Златоуст љязе Нђсибаш авылында балаларга белем бирђ. 1911 елда Гариф Богдановныћ туган авылы Зур Тигђнђледђ Романовлар династиясенећ 300 еллыгы ућаеннан рус-татар мђктђбе ачыла. Ђлеге мђктђпне оештыруда Гариф зур эш башкара. Авылдашлары џђм укучыларыныћ истђлеклђре буенча, Гариф укыту эшенђ бик ќаваплы караган, укучыларга карата њтђ талђпчђн булган, бигрђк тђ балаларныћ язуларына нык игътибар иткђн, аларны џђрвакыт тикшереп торган, матур, чиста џђм дљрес язуларын талђп иткђн2. 1917 елда мђктђп ябылганнан соћ, Гариф Казанга књченеп килђ.
Казан чоры Г. Богдановны чын мђгънђсендђ педагог итеп таныткан чор. Башта ул 18нче џђм укытучылар семинариясе каршындагы мђктђплђрдђ мљгаллимлек итђ. 1918-1934 елларда татар педтехникумында укыта3, бер њк вакытта њзе дђ белем ала — читтђн торып Казан кљнчыгыш педагогия институтыныћ биология факультетында укый4. 1934-1935 елларда Богданов Казандагы 13нче мђктђптђ укыта. Нђкъ шул вакытта заманыныћ явыз ќиллђре аћа да килеп ирешђ.

Г. В. Богданов укучылары белђн.

«Красная Татария» газетасыныћ 1935 елныћ 10 февраль санында «Укытучы ролендђ солтангалиевче» дигђн мђкалђ басылып чыга5. Автор В. Владимирский Казандагы 13нче татар мђктђбендђ биология укытучы Гариф Богдановны укучылар арасында контрреволюцион эшчђнлек алып баруда гаепли. Мљгаллим республикада татар теле, ђдђбияты, татар мђктђбен кысулары турында сљйлђњдђ, татар телендђ ђдђбият булмауны сылтау итеп, уразага каршы агитацион эш алып бармауда гаеплђнђ. Шушы мђкалђ чыкканнан соћ, 1935 елныћ 13 февралендђ дљнья књргђн приказ нигезендђ, Г. Богданов биология укытуда сыйнфый дошманчыл теориялђрне уздыручы чит элемент дип табыла џђм укыту эшчђнлегеннђн дђ, биология кабинетын ќитђклђњ эшеннђн дђ читлђштерелђ. Лђкин озакламый бу гаеплђњлђрнећ хаксызлыгы ачыклана. Гаилђ архивында сакланган, 1935 елныћ 23 февраленђ караган бер белешмђдђ (аныћ џђрбер документтан копия алып куя торган гадђте була) Гариф Богдановныћ 1934 елныћ 13 декабрендђ 13нче мђктђпкђ уразаныћ зарары турында доклад сљйлђргђ дип килње, беренчесендђ балалар ќыелмау сђбђпле, икенче юлы мђктђпнећ укыту бњлеге гаебе белђн ђћгђмђнећ барып чыкмавы турындагы мђгълњмат сакланган. 1935 елныћ 30 июнендђ комиссия икенче тапкыр тикшерњ њткђрђ џђм аныћ нђтиќђлђре нигезендђ Гариф Богданов гаепсез дип табыла. Педагогныћ барлык хокуклары кире торгызыла. Шул елныћ 7 августында Г. Богдановны 13нче мђктђпкђ кире эшкђ алу, эштђн мђќбњри читлђтелеп торылган вакыт љчен акча тњлђњ турындагы эш карала џђм аны, ђлеге мђктђптђ эшлђњ љчен тиешле шартлар булмауны сђбђп итеп, Казанныћ башка бер мђктђбенђ књчерњ турындагы карар кабул ителђ. Г. Богданов Медицина институты клиникасы каршындагы икееллык шђфкать туташлары мђктђбенђ эшкђ урнаша џђм биредђ биология укытучысы булып эшли башлый. 1942 ел белђн билгелђнгђн бер белешмђдђ Богдановныћ 1нче балалар поликлиникасы каршындагы шђфкать туташлары мђктђбендђ мљгаллимлек итње турындагы мђгълњмат сакланган.
Хезмђт кенђгђсендђге язуларга караганда, Гариф Богдановныћ Казан педагогия училищесында кабул итњ бњлеге ассистенты, уку-укыту бњлеге мљдире (1946-1954), медицина училищесында татар теле укытучысы булып эшлђве билгеле. Ђмма ул кайсы љлкђдђ генђ хезмђт куйса да, њз эшенђ намус белђн караган. Хђтта заманында Г. Ибраџимов та Богдановныћ эш алымнарына бђя биреп, аны новаторлыкта мактап яза6.
Г.Богданов — њзеннђн соћ байтак педагогик мирас калдырган шђхес. Аныћ књренекле галим Мљхетдин Корбангалиев белђн берлектђ язган математика дђреслеклђре џђм укыту-методик ђсбаплары, шулай ук олылар (ликбез мђктђплђре) љчен язган кулланмасы7 њзлђренећ оригинальлеклђре ягыннан бњген дђ кызыксыну уята, рус чыганакларына нигезлђнеп, фђнни татар телендђ язылган булулары, фђнни терминогик аппаратныћ эшлђнеше белђн аерылып тора. Алар озак еллар дђвамында татар мђктђплђрендђ кулланылып килђ.
Бу дђреслек џђм кулланмаларныћ дљньяга килњлђре педагогныћ егерменче елларда бердђм имля џђм терминнар булдыру, шул нигездђ бердђм дђреслеклђр тљзњ буенча оештырылган комиссиядђ эшлђве (1923-1929) белђн аћлатыла. Г. Богданов, М. Корбангалиев белђн берлектђ, риязият (математика) комиссиясенђ кертелђ. Шул чор љчен ић мљџим булган олыларны укырга-язарга љйрђтњ, аз укый-яза белњчелђрнећ белем џђм књнекмђлђрен, дљньяга карашын кићђйтњдђ Богданов тарафыннан язылган ђсбапларныћ роле дђ, џичшиксез, зур.

Богдановлар гаилђсе.

Шулай итеп, Г. Богданов њзен яхшы ђзерлекле методист буларак таныта. Аныћ зурлар мђктђплђре љчен язылган дђреслеклђре шул заманныћ талђплђренђ џђм дђњлђт стандартларына туры китереп, методик яктан камил итеп, шул ук вакытта олы яшьтђге кешелђрнећ психологиясен, телђк-омтылышларын искђ алып язылган булулары белђн башка дђреслеклђрдђн аерылып тора. «Бераз укый-яза белњче зурлар љчен хисап дђреслеге»ндђ, мђсђлђн, бњгенге мђктђп дђреслеклђреннђн аермалы буларак, тљп материал итеп Татарстан џђм Россия авыл хуќалыгы, икътисадый ќђгърђфия, сђнгать љлкђлђреннђн мђгълњматлар алынган. Бу дђреслек чиста математика дђреслеге генђ булып калмыйча, башка бик књп тармаклар буенча да шактый тулы белемнђр бирђ. Чљнки аныћ максаты — моћарчы белем алудан мђхрњм калган, ђмма илдђ барган хђллђр белђн кызыксынучы, књп нђрсђлђрдђн хђбђрдар, аларны «њзенчђ» белгђн хђлдђ фђнни нигездђ аћларга телђњче кешелђр љчен махсус атап язылган. Бу ђсбап татар мђгарифе тарихын љйрђнњчелђрдђ бњген дђ кызыксыну уята.
Математика љлкђсендђ эшлђве — аныћ фђнни-педагогик эшчђнлегендђге юнђлешлђрнећ берсе генђ. 1930 елда биология белгечлеге буенча югары белем алганнан соћ, ул бљтен тырышлыгын џђм кљчен шул љлкђгђ юнђлтђ, џђрберсе аерым бер темага багышланган «Халык хуќалыгыныћ биология нигезлђре» дигђн дђрес конспектлары циклын, «Табигатьтђн эш китабы»н язып бастыра8. Татар мђктђплђрендђ шулай ук Г. Богдановныћ хайваннар тормышына багышланган, ђдђбилђштереп язылган кечкенђ китапчыклары актив кулланылышта булуы билгеле9. Бу басмаларда автор табигатьтђге тљрле ќан иялђренећ биологик њзенчђлеклђре, аларныћ яшђњ џђм њрчњ шартлары, њз-њзлђрен тотышлары турында сљйли, аларны књз алдына китерњ максаты белђн ќанлы итеп портретларын сурђтли. Тере табигатьтђ барган яшђњ љчен кљрђш џђм бу кљрђштђ књпчелек хайваннарныћ кљчсезлеген ачып салу аша балаларда тере ќан иялђренђ карата миџербанлылык, тњбђнчелек хислђре тђрбиялђргђ ярдђм итђ. Г. Богданов бу тљр китапларны тљзегђндђ балаларныћ белем дђрђќђсен књтђрњне генђ тњгел, бђлки тђрбия бирњне дђ максат итеп куйган. Ќићел шома тел, нечкђ образлар белђн баетылган бу китапчыкларны бњген дђ файдалану мљмкинлеге бар. Ђмма аларныћ ђлегђ рус графикасына књчерелмђве киртђ булып тора.
Гариф Богданов, заманыныћ књп зыялы кешелђре кебек њк, њзен ђдђби иќатта да сынап карый, ђдђби тђрќемђлђр белђн шљгыльлђнђ. Аныћ А. Н. Островскийныћ «Бедность не порок», «Хуќа џђм приказчик», В. Ф. Рутковскийныћ «Ревнивый мужчина» (Кљнче ир) комедиялђрен тђрќемђ итње билгеле. Ул ђсђрлђрне вакытында «Сђйђр» труппасы сђхнђгђ куйган10. Ђлбђттђ, бу ђсђрлђрнећ ђдђби кыйммђте хакында сљйлђњне максат итеп куймадык, фикерлђрнећ тљрле булганлыгын гына ђйтеп китђсе килђ11.
Гариф Богданов њзе исђн вакытта зур исемнђр, бњлђклђр алуга ирешмђгђн. Бњген исђ аныћ исеме галимнђргђ, татар мђгарифе белђн кызыксынучыларга яхшы таныш. Г. Богданов џђм аныћ педагогик эшчђнлеге турындагы турындагы мђгълњмат ТФА Ш. Мђрќани исемендђге Тарих институты галимнђре тарафыннан тљзелњче ике томлык «Татар педагогик фикере антологиясе»нђ кертелгђн. Аныћ турындагы материаллар республика матбугатында дљнья књрђ. Мљгаллимнећ исеме џђм хезмђте онытылмый.
 
ИСКЂРМЂЛЂР:
1. Казанская татарская учительская школа 1876-1917 гг.: Сб. документов и материалов / Отв. сост. Л. В. Горохова. – Казань, 2005. – С. 241.
2. Шђйхетдинов Б. Г. Олы юлда — Олы Тигђнђле. – Казан, 2006. – Б. 172, 268.
3. ТР МА, Р-264 ф., 1 тасв., 1 а эш, 5 кгз. а. я.; 2 тасв., 3 эш, 3 кгз.
4. Шунда ук, 2 тасв., 27 эш, 1-2 кгз.
5. Владимирский В. Султангалеевец в роли преподавателя // Красная Татария. – 1935. – 10 февраля.
6. Ибраџимов Г. Сайланма ђсђрлђр. – Казан, 1978. – 5 т. – 280 б.
7. Корбангалиев М., Богданов Г. Риязият дђреслеклђре. 1 баскыч мђктђплђре љчен. – Казан, 1 кис. – 140 б.; 2 кис. – 87 б.; 3 кис. – 95 б.; 4 кис. – 108 б.; Шулар ук. Математика дђреслђре. – Казан, 1929. – 1 кис. – 171 б.; 2 кис. – 124 б.; 3 кис. – 120 б.; 4 кис. – 140 б.; Шулар ук. Бераз укый-яза белњче зурлар љчен хисап дђреслеге. – Казан, 1926. – 132 б.
8. Богданов Г. Халык хуќалыгыныћ биология нигезлђре. – Казан, 1931. – 23нче дђрес. – 30 б.; 26нче дђрес. – 40 б.; Богданов Г., Фђйзуллин С. Табигатьтђн эш китабы. Колхоз яшьлђре мђктђплђренећ II уку елы љчен. – Казан, 1931. – 221 б.
9. Богданов Г. Кыр тычканы, сусар, бурсык (Балалар ђдђбияты. Табигать бњлеге). – Казан, 1926. – 20 б.; Шул ук. Кыр њрдђге, кыр тавыгы (Балалар ђдђбияты. Табигать бњлеге). – Казан, 1926. – 16 б.; Шул ук. Унике кыз: (Коћгызлар тормышыннан). – Казан, 1926. – 18 б.
10. Ђмирхан Ф. Ђсђрлђр. – Казан, 1989. – 3 т. – Б. 181, 473-474.
11. Шунда ук. – Б. 181; Тукай Г. Татарча театр: Ђсђрлђр. – Казан, 1985. – 4 т. – 100 б.
 
Фотолар Богдановлар гаилђсе архивыннан.
 
Лђлђ Мортазина,
педагогика фђннђре кандидаты


* Богдановлар нђселенећ килеп чыгышы турында Д. Гарифуллинныћ «Роду Богдановых — 750 лет» дигђн мђкалђсендђ тђфсиллђп языла (кара: Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2004. – № 1. – Б. 124-128).
** Г. Богдановныћ тђрќемђи хђле, хезмђт эшчђнлеге турындагы мђгълњматлар ТР МАныћ Р-264 фондындагы 2 тасвирламадан (3, 27 эшлђр) џђм педагогныћ гаилђ архивында сакланган документлардан алынды.