2012 3/4

Утны-суны кичкђн якташыбыз

Ђ. З. Измайлов.

Ђнвђр Закирќан улы Измайлов 1925 елныћ 20 сентябрендђ Тђтеш районы, Бидђћге авылында тамырлары ќиргђ нык береккђн игенчелђр — Закирќан џђм Минќиян гаилђсендђ туа. Гаилђдђ дњрт баланыћ берсе ир бала булып, ђти-ђнисе аны да ќир баласы итеп, њзлђре кебек чын игенчелђр, кић кырларда икмђк њстерњче итђргђ хыялланалар. Лђкин...
Изге ќиребезгђ илбасарларча басып кергђн фашист љеренећ ерткычлыгы — дњрт ел буена барган канлы сугыш — Ђнвђрне дђ читлђтеп њтми. Ул да, мећлђгђн егетлђр кебек, илне сакларга — сугышка китђ. Десант гаскђрлђренећ 301 полкында хезмђт итеп, Карелия-Фин ќиреннђн башлап, Европа иллђрен азат итњдђ катнаша: Австрия, Чехословакиягђ кадђр барып ќитђ. Карелия ќирендђ каты яраланып, госпитальдђ ята. Бу турыда њзе љчен генђ, оныкларына истђлеккђ калсын дип кенђ бђян ителгђн «Яшьлегем хатирђсе», «Ачы язмыш», «Ќићњле Европа юллары» дигђн язмаларында чагыла.
Сугыш тђмамлангач, Ђнвђр иленђ, туган йортына 1950 елны гына исђн-имин ђйлђнеп кайта. «...Ђти кызыл ќђймђ бђйлђп, Ќићњ байрагы итеп югары књтђрђ. Баганага бђйлђнгђн ђлеге байрак атна буе эленеп тора. Менђ шулай ќићњ шатлыгын, бердђнбер малаеныћ исђн калуын ђти њзенчђ тантана итђ», — дип искђ ала ул.
Тыныч тормышта Ђнвђр ђтисенећ џљнђрен дђвам итђ, ќирдђн аерылмый. 1958-1961 елларда Ульян шђџђрендђ совет-партия мђктђбендђ укып, «Кече агроном-оештыручы», ђ аннан соћ авыл хуќалыгы институтын читтђн торып тђмамлап «Галим-агроном» белгечлеге ала.

Ђ. Измайлов тормыш иптђше Мђрьям белђн.

Ул гомер буена ќиргђ турылыклы булып, туган колхозыбыз «Волга»да партком секретаре, агроном булып эшлђде. Ђйтергђ кирђк, књћел биреп, булсынга дип, намус белђн хезмђт итте. 7 242 гектар сљрњ ќирлђренђ ия булып, шуныћ 5 100 гектары чђчњлек ќире булган бу колхоз 1973 елны бљртеклелђрнећ џђр гектарыннан 28,5 центнер ућыш (ул елларда бу ић югары књрсђткеч санала) ала. Шушы елны Ђнвђр Измайлов Хезмђт Кызыл Байрагы ордены белђн бњлђклђнђ. Шунысын да ђйтик, аныћ фронтта алган орден-медальлђре дђ, Мактау кђгазьлђре дђ байтак.
Ул елларда авылда шактый яћа биналар тљзелђ. Ђйтик, Бидђћге авылында клуб, мђктђп, колхоз идарђсе, кибетлђр, балалар бакчасы, ђ Бессоново авылында 6 мећ ярым башка исђплђнгђн ферма комплексы сафка баса. Терлекчелектђ алга китеш сизелђ. Мљгезле эре терлеклђр саны 1 200-1 300 башка ќитђ.
Ђнвђр Измайлов — матур тормыш юлы њткђн кеше. Гаилђсендђ дђ њрнђк ир џђм ђти. Аныћ тормыш иптђше Мђрьям авылда 40 елдан артык балалар укытты. Алар ике кыз тђрбиялђп њстерделђр. Венера — шђфкать туташы, ђ Эльвира — Татарстанныћ атказанган табибы. Ул Казанда 7 нче хастаханђдђ баш табиб урынбасары булып эшли. Оныклары Лилия, Рафаэль — югары белемле белгечлђр, ђ Фђрит џђм Марат — икътисад фђннђре кандидатлары.
Ђнвђр Измайлов гомеренећ соћгы елларында тормыш иптђше Мђрьям белђн Казанда яшђде. Ул 2005 елда вафат булды. Тњбђндђ журнал укучыларына аныћ Ќићњгђ багышлап, 2003 елда язган хатирђлђре тђкъдим ителђ.
 
Ќићњле Европа юллары
 
1945 ел, 20 гыйнвар кичендђ Калинин шђџђре тимер юл вокзалы янында торабыз. Кљн шулкадђр салкын буран, џичкайда да ышык урын таба алмагач, агач кисђклђре, якын тирђдђге койма-рђшђткђлђрне сындырып, учак ягып ќибђрђбез. Ќил кљчле, учакны сњндерђ, ќылысын да артык тоярлык тњгел. Ике-љч сђгать шулай вакыт уздырганнан соћ, вагоннарга кереп урнашабыз. Вагоннарда ике катлы итеп ясалган нар, уртада исђ тимер бочканы, торбасын тњбђдђн чыгарып, мич итеп ќайлаштырганнар. Зур вагонныћ ике башында да шулай эшлђнеп, џђр башына берђр взвод кереп урнаштык. Поезд кузгалып китњен йокы аралаш кына хђтерлим, бик тућылган, арылган иде.
Дњрт елга якын илебез афђт эчендђ, моћарчы тарих белмђгђн каты, канкойгыч сугышлар дђвам итђ. Сугышныћ џђр кљне диярлек мећђрлђгђн яшь егетлђрнећ, баџадирдай ирлђрнећ гомерлђрен љзђ. Инде илебез азатлыгы яуланган, сугышлар безнећ ил белђн чиктђш Европа иллђрендђ бара. Шулай да илдђ киеренкелек кимеми. Фронтныћ катгый талђбе кырыс — фашистларны тулысынча тар-мар итњ. Европага азатлык бирњ, Гитлерны њз оясында юк итњ.
Февраль аеныћ 17сендђ Венгриянећ зур булмаган Кечкемет шђџђре тирђсенђ урнаштык. Кечкемет шђџђре чиста, пљхтђ. Аннан ерак булмаган урман эчендђ безнећ палаткалар шђџђрчеге булды. Тышта карныћ ђсђре дђ юк, кљннђр бездђге май аендагы кебек ќылы, бљтен халык ќђйге киемнђн, тик иртђ-кичлђрен генђ бераз суыта. 3 нче Украина фронты бу вакытта Венгриянећ башкаласы Будапешт шђџђрен тулысынча азат иткђн.
Март ае башларында, торак урыннарыбызны туздырып, стройга басарга боердылар. Безне тљнге сђгать берлђрдђ алып чыгып киттелђр. Будапешт юнђлешендђ, дошман авиациясеннђн шиклђнеп булса кирђк, тљннђрен бара башладык. Зур ќимерелњлђргђ дучар булса да, бик матур Будапешт шђџђрен ќђяњлђп њттек. Исђн калган књпердђн Дунай елгасын њтеп, кљнбатыш юнђлешендђ баруыбызны дђвам иттек. Политруклар аћлатуы буенча, бу вакытта Балатон књле юнђлешендђ каты сугышлар бара. Дошманныћ кљч туплап каршы торуы, хђтта кайбер юнђлешлђрдђ џљќњмгђ књчње ђле Гитлер армиясенећ зур кљче џђм яхшы ук мљмкинлеклђре барын исбатлый иде.
Алга баруыбызны дђвам иттек. Взвод командиры булып аныћ ярдђмчесе — 1917 елда туган тљрекмђн егете, старшина Тагандурдиев Саттар калды. Ул барыбыздан да љлкђнрђк, њрдђксыман йљри, хђрђкђтлђре тљгђл, кићђшлђре џђм командалары џђрчак акыллы, буе-сыны белђн дђ олы иде. Мунча кергђндђ тђненђ књз салсаћ, бљтен тђнендђ яра эзлђре, њзе сљйлђве буенча, дњрт мђртђбђ яраланган. Сугышка кадђр укытучы булган, бик батыр кеше иде. Мин сержант, беренче отделение командиры идем. Мине њзенећ ярдђмчесе — «помкомвзвод Измайлов булыр», дип взводка игълан ясады. Яћа взвод командиры килгђнче шулай булыр диде.
Европа иллђрендђ шђџђрлђр, авыллар еш утырганнар, аралары бер-ике километрдан артмый. Дошман џђр отышлы позицияне куллана, пушкаларын, танкларын туры атуга ќайлаштыра. Бер зур булмаган шђџђрне яки авылны алсаћ да, књренеп торган икенчесен алуы ќићел тњгел, чљнки аћа таба хђрђкђт итњче солдатларга автомат, пулеметлардан гына тњгел, пушка, танклардан ут ачалар.
Атна-ун кљн вакыт њткђч, безнећ взводка взвод командиры булып кече лейтенант Коваль килде. Яшь кенђ, чандыр гђњдђле, буйга озын, интеллигент холыклы, башта бераз батырсынмыйча эш итсђ дђ, солдатлар аны яратты, бик тиз њз итте.
Апрель башларында безнећ гаскђрлђр Австрия ќирендђ иде инде. Австриянећ башкаласы Вена шђџђре ерак тњгел, без шућа џљќњм итђргђ тиеш дигђн сњзлђр йљри. Берлинга да безнећ армия якынайган, Гитлерныћ бу ике тљп калаларын алсак, сугыш бетђр дигђн уйлар безне канатландыра. Австрия ќиренђ књбрђк кергђн саен, зур булмаган шђџђрчеклђр ешрак очрый, аларны њтње кыенлаша, дошман ђле нигђдер инанып каршы торуында, зур булмаган мљмкинлеклђрдђн дђ файдаланып, юлларга миналар куя, снайперлар калдыра. Ашау ризыкларына бик шиклђнеп карый идек. Алга барган саен, безнећ батальонга бирелгђн танклар, самоходлар арта, хђтта 45 миллиметрлы пушкаларны безнећ рђтлђргђ њк куеп, «прямой наводкой» аталар. Алар ярдђме белђн дошманны кууы ќићелђя. Вена шђџђренђ юл яру љчен шулай эшлђнђ бугай, дип њзара сљйлђшђ идек.
Џаман истђ ђле

Ђ. Измайлов (сул якта). 1945 ел.

Канкойгыч сугышлар барышында књћелдђ онытылмас эз калдырган бер вакыйга турында сљйлђп њтђсем килђ.
1945 ел. Апрель ае башлары. Австрия ќирендђ инде ќђй, бљтен ќир яшеллеккђ књмелгђн. Австрия башкаласы Вена шђџђре тирђсендђ урнашкан зур булмаган шђџђрчеклђрнећ берсендђ саллы гына корылмалар, завод торбалары књренешлђре безнећ башкалага якынлашканыбызны искђртђлђр иде. Берничђ йљз метр ачыклыкны њтеп, шушы шђџђрне дошманнан чистарту безнећ бурыч. Безнећ артиллерия 10-15 минут дошман оборонасын эшкђрткђннђн соћ, бљтен батальон књтђрелеп атакага киттек. Баштарак ята-тора гына џљќњм итсђк тђ, дошман ягыннан ут бик кљчле булмаганлыктан, чылбырга таралмый, автоматларыбыздан ата-ата, алга йљгерђбез. Ара-тирђ снарядлар чинап њткђндђ, ярылганда, ќиргђ ићђсећ, аннан, торып, янђ алга атлыйсыћ. Менђ алдыбыздагы шђџђргђ дђ инде ерак калмый. Шулчак андагы биналардан халык — башта љчђњ, дњртђњ, аннан тагы да ишђеп, 30-40, бђлки аннан да књбрђктер, безгђ каршы йљгерђ башладылар. Барысы да диярлек хатын-кызлар. Књбесе, кулларындагы чњпрђк-яулыкларын селки-селки, нидер кычкырып, бљтен кљчлђренђ йљгерђлђр. Башта џичнђрсђ аћламасам да, соћрак, безнећ халык, кљчлђп китерелгђн кешелђрдер дигђн уйга килдем. Ић истђ калганы — ић алдан йљгерњче кыз. Матрацлар тегђ торган ситсыдан теккђн полосалы књлмђге, итђге бераз ертык булса кирђк, йљгергђндђ ботлары да књренеп китђ, иптђшлђрен артта калдырып, бар кљченђ яулыгын селки-селки йљгергђн кыз књћелдђ тирђн эз калдырды. Мин аныћ кыз икђненђ инанам, чљнки олырак яшьтђ булган кеше ул тизлектђ чаба алмас иде. Бу кыз миннђн бераз сулдарак солдатларга каршы йљгерђ. Менђ кыз аларга каршы баручы солдатка ќитђ, ике кулын югары књтђреп солдатны кочарга ќыенгандай, килеп ќиттем дигђндђ, чайкалып алды кебек, адымнарын акрынайтып, зур-зур атлап, солдат књкрђгенђ капланды. Солдат берничђ секунд кызны кочып торды да, артка бер-ике адым чигенеп, кочкан кызы белђн бергђ ќиргђ ауды. Мића бу књренеш сђер тоелды, шулар янына йљгердем. Мин килеп ќиткђндђ, солдат ике кулын ќђеп чалкан ята, ђ кыз солдатныћ књкрђгеннђн бераз тњбђнрђк башын куеп, сул кулы белђн солдатны кочкан сымак, кулы солдатныћ ићбашында. Кызныћ авызыннан солдат књкрђгенђ кан тама, књзлђре ачык, тик чђчлђре генђ бераз тузып, йљзен бераз каплаган. Агарынган йљзен књреп, бик мљлаем, матур кыз икђнен аћладым. Ђ егете егерме яшьлђр тирђсендђге шаян, мђзђкчђн, икенче взводтан Соденко дигђн, украина миллђтеннђн солдат иде. Икесен дђ бик кызгандык. Сугыш чорында тљрле яралыларны, тљрле мђрхђмђтсез њлемнђрне дђ књрергђ туры килде. Лђкин боларыдай књћелгђ нечкђ тойгы салганы, аянычы булмады. Егет белђн кызныћ чђчђктђй матур яшь вакытларында кочаклашып ќан бирњлђре — џђркемне тетрђтерлек афђт. Бу чибђр кыз, егет књз алдымда гомерем буена онытылмас хатирђ булып калды.
Ул кызныћ шатлык тулы йљзе, аныћ џичнђрсђне аямыйча туган ил солдатларына ашкынуы, туган ќиренђ кайтып ќитњ белђн бер булгандыр. Озак еллар кол хђлендђ њткђргђн кљннђренђ чик, йљрђк тулы сагыну хисе, туган ќирен, гаилђсен безнећ автоматлы солдатларда књргђндер. Мин ирекле, њз илемђ, туган-њскђн йортыма, сљекле гаилђмђ кайтам дигђн шатлыгы кинђт менђ шулай челпђрђмђ килде. Берничђ солдат белђн сњз ката алмыйча бераз басып тордык. Санинструкторлар: «Икесенђ дђ икешђр пуля элђккђн», — дигђч кенђ, безне узып киткђн сугышчыларны куып ќиттек.
Бу язмам мђрхњм џђм мђрхњмђ егет белђн кызга џђм шушы яуда ятып калган солдатлар рухына дога булып ирешсен иде дигђн телђктђ калам. Амин.
Дљньяныћ кышкы ялдан уяну чоры. Кояш яхшы ук ќылыта. Ќилђк-ќимеш агачлары ап-ак чђчђктђ. Њзђнлеклђр, юл буйлары яшел хђтфђдђй, бар ќир яшеллек — яшђњ билгесе белђн сулый.
Окоп казудан туктап, кул-аякларны ял иттереп, књккђ карыйм. Сирђк болытлары белђн њтђли књренгђндђй, соклангыч зђћгђр књк йљзе. Књзећ йомуга авылыћ, туган йортыћ, яланаяк чапкан урамнарыћ, аш ќђймђсе белђн балык сљзгђн инеш буйларыћ искђ тљшђ, ќанга рђхђтлек, књћелдђ ќылы хислђр уята. Яшђњ нинди зур бђхет икђнен кинђттђн аћлый башлыйсыћ. Књзећне ачып, чынбарлыкны књргђч, упкын алдында тукталган кешедђй, ќанга рђхђтлек биргђн хислђр юкка чыга. Ату, гљрселдђњ тавышлары син авыр, куркыныч юлда икђнен исећђ тљшерђ, књћелгђ борчу сала иде.
Менђ алдыбызда Вена шђџђре. Европаныћ ић борынгы, гњзђл шђџђрлђренећ берсе, Австрия дђњлђтенећ башкаласы. Бу шђџђр бик књп атаклы зыялыларны биргђн кала булуы белђн беррђттђн, дљньяда ић зур ќинаяте белђн танылган фашизмныћ рухын ђйдђњче Гитлер да шушы империядђ туган, шушы ќирлђрдђ йљргђн, без књргђннђрне књргђндер дип књз алдына китерђ идем.
Окопларны казып, вакыты белђн атналап су књрмђгђн бит-кулларны юып, ашап-эчеп, яхшы ук ял иттек. Командирлар сљйлђве буенча, шђџђр ныгытылган, књп кенђ йортларныћ аскы этажлары ДОТлар итеп ђзерлђнгђн. Немецлар, зур кљч куеп, шђџђрне саклыйлар икђн. Безнећ бурыч — шђџђрне дошманнардан азат итњ, мљмкин кадђр халыкка тимђскђ, музей џђм истђлекле џђйкђллђрне дђ ватмаска дигђн књрсђтмђ бирделђр.
Шђџђр эчендђ сугышу књпкђ катлаулы, џђр йорт ишеклђре, тђрђзђлђре ут ноктасы итеп файдаланыла. Кырда њткђн сугышларда дошманныћ кайда икђнен чамалап яки књреп њк була, њзећ љчен дђ саклану чаралары књрњ ќићелрђк. Ђ шђџђр урамнарында џич кљтелмђгђн йорттан, урам чатларыннан ут ачалар. Ул ђле яћгырап ишетелђ, кайсы яктан атканнарын да вакыты белђн аћлавы кыен. Моћарчы зур шђџђрлђрдђ џљќњм итђргђ туры килмђгђнлектђн, баштарак югалып каласыћ. Аннан танкларга, самоходный орудиелђргђ ышыкланып, ут ачкан нокталарга, алар орудиелђре белђн залплар бирњ юлына књчтек. Бу бик отышлы алым булды. Моны командование дђ тиз аћлап алды. Солдатларны югалтуларыбыз кимеде, дошманны куу, аны юк итњ ућышлырак барды. Урамныћ ике ягыннан да солдатлар подъезддан подъездга йљгереп узалар. Шикле тђрђзђ-ишеклђргђ автоматтан очередь бирђсећ, граната ташлыйсыћ. Урамнар кисешкђн урыннарны њтње кыенрак, анда танклар белђн эш итђ идек. Шђџђрдђ калган Австрия халкы барысы да подвалларда, тљенчеклђре белђн књбесенчђ картлар, балалар. Безнећ солдатларны књрњгђ аќдаџа књргђндђй куркалар. Калтыранган тавышлары белђн нидер ђйтергђ телилђр. Коммунист булганнары чыга, батыраеп њзлђренећ партбилетларын књрсђтђлђр. Кич караћгы тљшђ башлауга, џљќњм итњ туктала, гадђттђгечђ, саклану чаралары књреп, чиратлап ял итђ идек. Кичен ялда югары этажларга менеп, квартирларны тикшерњ, ашау-эчњ ђйберлђре, сигарет, кул џђм кесђ сђгатьлђре, яхшы књн итеклђр кебек ђйберлђрне њзлђштерњлђр була. Безнећ кебек салам тњбђле љйлђрдђ яшђгђн авыл малайларына бу шђџђр халкыныћ тормышы ќђннђт булып књренђ. Чиста, якты, яхшы мебельлђр белђн ќиџазландырылган квартиралар, зур шкафлар тулган кием, тљрле сезонда киелђ торган аяк киемнђренећ књплеге мине таћ калдыра, ни љчен њзенђ юк СССР байлыгын таларга бардылар икђн дигђн фикер уята иде. Авыл, хуторларны њткђндђ дђ бер генђ салам белђн ябылган яки агачтан эшлђнгђн сарай гына да књрмђссећ. Барысы да ќиренђ ќиткереп, нык, зђвык белђн эшлђнгђн, књбесенчђ икешђр катлы кирпеч йортлар, ќилђк-ќимеш, алмагач, абрикос агачларына књмелеп утыралар. Юлларына таш, ком тњшђлгђн.
Вена шђџђрен икегђ ярып њтђ торган шактый кић, кече суднолар йљрешле су каналы бар икђн. Чираттагы џљќњмнђн соћ шул каналга барып ќиттек. Канал буйлап ике яктан да биек йортлар тезелгђн, аларныћ аскы џђм љске катларында да ут нокталары куелган. Књпер ќимерелгђн яки миналар куеп шартлатырга ђзерлђнгђн. Бу канал џљќњм итњчелђр љчен шактый ук каршылык књрсђтњ чарасы итеп оештырылган иде. Урамга без урнашкан йортлардан чыгу мљмкин тњгел, каршы якныћ џђр тђрђзђ, ишеклђре ут сиптерђ. Килеп бђрелеп ярылган снарядлардан стена ишелђ, таш, кирпеч яћгыры ява. Ђле кљн уртасы гына булса да, алга бару тукталды. Катгый чаралар књрми торып, бу каналны њтњ мљмкин тњгеллеген командирлар да аћлыйлар иде.

Ђ. Измайлов уртада. 1946 ел.

Кичке сђгать тугызлар тирђсендђ, инде кљн караћгыланып килгђндђ, безнећ ротаны ќыйнап, аерым задание њтђргђ тиешлегебезне аћлаттылар. Без, караћгылыктан файдаланып, каналны кичђргђ, мљмкин кадђр тавыш-тын чыгармыйча, дошман ќиренђ њтеп кереп, бездђн 800 метр ераклыкта торган Вена шђџђренећ тимер юл вокзалына џљќњм итђргђ, мљмкин булса, аны алырга, немецларныћ чигенњ юлын кисђргђ тиеш идек. Шуны да искђртеп њтђм, инде бу вакытта рота исемен йљртсђк тђ, 30-40 кешедђн артмый идек инде. Коралларыбызны тагын бер кат барлап, тавыш чыгарырдай ђйберлђрне бђйлђп-чорнап, кычкырып сљйлђшмђскђ, ут ачуны мљмкин кадђр тыярга дигђн приказ белђн, шул изелеп тљшкђн књпер аша теге якка њрмђли башладык. Тљн яхшы ук караћгы, немец безнећ канал кичњне сизмђде. Рота икегђ бњленеп, урамныћ ике ягыннан тавыш-тынсыз гына барабыз. Без ђле бу тимер юл вокзалы, аныћ эче ял итњче немец солдатлары белђн тулы, бу ике немец солдаты постка куелган сакчылар икђнен чынлап тљшенеп тђ љлгермђдек. Тђрђзђлђргђ, ишеклђргђ куелган автомат, пулеметлардан безнећ љскђ пуля яћгыры ява башлады. Вокзал мђйданы таштан тњшђлгђнлектђн, бљтен мђйданда ут чаткылары уйный, тљн караћгылыгы белђн чыннан да яуган яћгырны хђтерлђтђ иде. Тиз генђ тљрлебез тљрле якка сибелдек, сыену урыны табу телђге белђн якындагы йортларга йљгереп кердек.
Без вокзалга барып кергђндђ, немецларныћ ашыгып качуларын белдек: анда кошелек, фляжка, ниндидер чехоллар, шинельлђргђ кадђр идђн, урындыкларга таралган, бер генђ немец солдаты да калмаган. Тљнлђ без тревога ясаганнан соћ ук качканнар булса кирђк.
Немец гаскђре инде ќићњенђ ирешђ алмавына инанган булса да, каршылык књрсђтергђ ђле сђлђтле булып, шђџђрнећ њзђк тимер юл вокзалын шулай тиз генђ ташлап китђрлђр дип ышанмаган идек.
Инде 57 ел вакыт њтсђ дђ, ялкынга чорналган мђџабђт биналары, кирпеч љеменђ ђверелгђн йортлары, ватык књперлђре, юллары белђн Вена шђџђре ђле дђ истђ. Шђџђрдђ калган халкы да безгђ књренмђскђ тырыша. Књзлђренђ тљшереп бђйлђнгђн шђл-яулыклары белђн хатын-кызлары, таякка таянган картлар, балалардан башка ир-егетлђрне књрмђссећ. Алар Гитлер армиясендђ безгђ каршы кљрђшђ, њз гаеплђрен белеп, совет солдатларыннан куркалар, качалар иде.
***
10 май иртђсе. Арттан зур тизлек белђн безне куып ќиткђн машинадан майор Калоев тљшђ. Барыбызны да ќыйнап: «Товарищи, Победа! Война кончилась. 8 мая немцы подписали акт о безоговорочной капитуляции своей армии. Поздравляю вас!» — дип, аћлатып бетерђ алмаслык шатлык, горурлык хислђрен ќиткерђ.
Без, фронтовиклар, тыл батырлары, књбрђк халык арасында булырга, яшьлђр белђн тыгызрак элемтђдђ торып, сугыш елларындагы батырлыкларны, тыл эшчђннђренећ ќићњ љчен куйган фидакарь хезмђтлђрен яшьлђргђ аћлатырга бурычлыбыз. Мђктђплђрдђ, укучылар арасында патриотик њрнђклђргђ бай сугыш вакыйгаларын сљйлђргђ тиешбез. Мин ветераннарыбызны шушы изге эштђ активрак булырга чакырам.
 
Фотолар Баишевлар гаилђсе архивыннан.
 
Язманы
Рашат Низами
ђзерлђде