2012 3/4

«Галиќђнап вђ нђзакђтле иде...» (Татарстан Республикасы Милли музее фондларында Камил Мотыйгый архивы материаллары)

К. Мотыйгый. ТР ММ, инв. № КП-23693/79.

Заманы љчен танылган басма булган «Яћалиф» газетасы 1928 ел 34нче санында Камил Мотыйгый (Тљхвђтуллин) хакында: «Татар дљньясында гына тњгел, СССР шђркында да Камил аганы књреп, ишетеп, белњчелђр књп булганы мђгълњм. Татарныћ сђхнђсенђ, татардан профессиональ ќырчы булып тђњге башлап аяк баскан ул булды...», — дип яза.
Камил Мотыйгулла улы Тљхвђтуллин (1883-1941) — нђшир, журналист, ќырчы (баритон). 1905-1907 елларда «Ђл-гасыр ђл-ќђдид», «Уклар» журналлары, «Фикер» газетасы нђшире џђм мљхђррире, «Уралец» (1906 елдан — «Урал кљндђлеге») газетасыныћ нђшире, «Яћа тормыш» газетасын оештыручыларныћ берсе. Ул татарлардан беренче ќырчы артист булып та санала.
Татарстан Республикасы Милли музеенда Камил Мотыйгый хакында материаллар тупланган аерым коллекция бар. Музейга Камил Мотыйгый архивы 1995 елда аныћ улы Хђмит Тљхвђтуллин тарафыннан тапшырылган1. Барысы 239 данђ документ. Архивта 1904-1985 еллардагы материаллар тупланган, шулардан 25 фоторђсем яки фотосурђтлђрнећ фотокњчермђсе, 1920-1930 елларга караган дњрт шђхси документы, 11 нљсхђ-программа, афишалар, эпистоляр истђлеклђрдђн улы Хђмиткђ язган дњрт хаты (1937-1940 еллар), 1905-1906 елларда басылган Ф. Бурнаш, Г. Тукай, И. Рђмиев китаплары бар.
Камил Мотыйгый 1883 елныћ 13 (25) февралендђ Ќаекта мулла Мотыйгулла хђзрђт гаилђсендђ туа. Аныћ ђтисе Мотыйгулла хђзрђт Тљхвђтуллин — татар тарихында танылган шђхес, шагыйрь Габдулла Тукайныћ остазларыннан. 1870 елларда Казан губернасы Тњбђн Кайбыч авылыннан (хђзерге Кайбыч районы) Ќаекка килеп урнашкач, алдынгы карашлы дин эшлеклелђреннђн буларак, Мотыйгулла хђзрђт мђдрђсђдђ яћача укыту алымнары файдаланып белем бирђ башлый. Мђдрђсђдђ, гадђти дин дђреслђре белђн беррђттђн, рус классы оештырыла, манзара-диспутлар уздырыла, беренчелђрдђн ќђдитчђ метод белђн татар теле љйрђтелђ, ќђмђгать алдында ачык имтихан бирњлђр кертелђ. Патша хљкњмђте тарафыннан рљхсђт ителмђсђ дђ, мђдрђсђгђ башка губерналардан да татар шђкертлђре кабул ителгђн. Шулай ук, рљхсђтсез генђ, Мотыйгулла хђзрђт мђдрђсђсендђ шактый гына казах шђкертлђре дђ белем алган. Шђкертлђрнећ џђрберсен мђдрђсђгђ кабул итњне хђзрђт њзе хђл итђ торган булган. Бала чактан ятимлек, мохтаќлык татып, йорттан-йортка књчеп њскђн Мотыйгулла, шђкертлђрнећ авыр хђлен ќићелђйтњ љчен бар мљмкинлеклђрне дђ файдаланырга тырышкан. Мотыйгулла хђзрђт мђдрђсђсе шђкертлђре арасында Г. Тукай, Я. Морадый, Г. Кариев исемнђрен ђйтеп узарга була.
Мотыйгулла хђзрђт белемне танылган Кашгар мђдрђсђсендђ ала. Ул шђрыкъ шагыйрьлђре Гомђр Хђям, Фирдђњси, Нђваи иќатын яттан белгђн, њзе дђ шигырьлђр язган. Хђзрђтнећ казый вазифасын башкарып, хатын-кызларны яклап чыгарган хљкеме шактый вакыт кић мљселман ќђмђгатен шаулаткан вакыйга булып тора. Мљселман хатыны Мђфтњха Мљбинова мљрђќђгате буенча казый Мотыйгулла хђзрђт аны ире Мортаза Ќиџаншиннан аера. Ул заманда аерылышу мђсьђлђсен бары тик ирлђр фикерен истђ тотып кына хђл итђ торган булганлыктан, бу карар њз дђвере љчен бик иќтиџади џђм тђвђккђл адым була. Мотыйгулла хђзрђт 1920 елда Ќаекта њлђ.
Камил Мотыйгиныћ ђнисе — Гиззенђс Галиева Ќаекта туган. Гиззенђс абыстай «Мђктђбелиннђс» мђдрђсђсендђ кызларга белем биргђн. Мђдрђсђдђ, гадђти гыйлем бирњ белђн бергђ, кызларга кул эшлђре љйрђткђннђр, абыстай рљхсђте белђн хор белђн ќырлау, биергђ љйрђнњ дђреслђре оештырылган була.

Мотыйгулла хђзрђт Тљхвђтуллин. ТР ММ, инв. № КП-23693/81.

Камил Мотыйгыйныћ беренче укытучысы ђтисе Мотыйгулла хђзрђт булып, аннан соћ ул белемне Сираќетдинов Ђхмђтша остаздан ала. 1900-1902 елларда ул Каџирђдђ Ђл-Ђзџђр мђдрђсђсендђ укый. Шул елларда Дђмђшк, Бђйрут, Мђккђ, Мђдинђ, Константинополь, Шам ќирлђрендђ була. Туган якларына кайткач, 1902-1907 елларда «Мотыйгыя» мђдрђсђсендђ мљдђрис булып тора. 1906-1907 елларда Камил Мотыйгый «Ђл-гасыр ђл-ќђдит» кулъязма журналын баса. Камил Мотыйгый бастырган бу журнал хакында И. Рђмиев болай дип яза: «Вак буржуачылык юлы белђн барса да, лђкин бик чуар фикерле булып, кулга тљшкђн материалларны баса иде. Сђяси рухтарак язылган материаллар белђн беррђттђн, дини мљселманнарны да кайгыртып ала. Милли байларны бер тиргђсђ, бер мактый, эшчелђрнећ авыр хђлен дђ истђн чыгармый. Бер санында мљселманнар берлеген якласа, икенче номерда шул ук “Иттифакъ мљслиминне” тиргђп тђ куя иде... Мљхђррире џђм нђшире — Камил Мотыйгый-Тљхватуллин. Гаире язучы Г. Тукай. Язышучылар: Г. Исхакый, Ф. Туктаров, Риза казый, Хђйрулла ахун, ахун Максуд, Муса Бигиев џ. б.»2
Архивта сакланучы документаль материаллардан Камил Мотыйгыйныћ нђширлек эшчђнлеге буенча: «Уральский дневник» (Урал кљндђлеге) газетасын ачу (1906 ел) хакында, 1904 елда К. Мотыйгыйга «Фикер» газетасын чыгаруга рљхсђт таныкламасы кебек документлар бар.
Ќаекта матбагалары ябылгач, Камил Мотыйгый 1908-1912 елларда концертлар куеп йљри. Мђскђњнећ «Мђркђз татар клубы»нда, Санкт-Петербург мљселманнары алдында чыгышлары зур ућыш белђн уза. Шул чор матбугаты битлђрендђ аны «татарныћ Шаляпины» дип тђ атаганнар. Музей фондында сакланучы кулъязма хђлендђге афиша, истђлеклђрдђ Камил Мотыйгый концертларыныћ программалары сакланган. Программада Г. Тукай сњзлђренђ язылган ќырлар, халык ќырлары тђкъдим ителђ.
Архивта шулай ук Камил Мотыйгыйныћ тљрле елларда уздырылган 25, 80, 100 еллыгы ућаеннан юбилей концертларын оештыру буенча мљрђќђгать, хат, программалар, котлау телеграммалары да саклана.
Камил Мотыйгыйныћ тљрле елларда (1930, 1940) язган истђлек, хатирђлђре, тормыш юлы тасвирламалары бигрђк тђ игътибарга лаек. Алар арасында ић тулысы «Мин ничек ќырчы булдым»3 дип атала. Бу биографик язма 1934 елда тђмамланган џђм шактый тулы, кызыклы фактларга бай материал булып тора.
Хђмит Камил улы Тљхвђтуллин язган «Камил Тухватуллин: жизнь и деятельность»4  (“Камил Мотыйгый: тормышы џђм эшчђнлеге”) дигђн кулъязмада да књп мђгълњмат тупланган. Бу ђсђр књп тапкыр тљзђтелгђн, берничђ нљсхђдђ сакланган.
Камил Мотыйгый архивы музей талђплђренђ туры китерелеп эшкђртелгђн, электрон каталогка кертњ алып барыла. Материалларныћ бер љлеше Г. Тукай музее экспозициясендђ, шагыйрь тормышы џђм иќатыныћ Ќаек чорын чагылдыручы бњлегендђ урнаштырылган. Килђчђктђ аны фђнни нигездђ анализлау, тирђнтен тикшерњче табылыр дип уйлыйм.
Архив материаллары арасында ић кыйммђтлелђре, ђлбђттђ, шагыйрь Г. Тукай белђн бђйле документлар. Хђзерге кљндђ музей фондларында сакланучыларыннан Мотыйгулла хђзрђтнећ Г. Тукай турында истђлеклђре5.
Укучылар игътибарына тђкъдим ителгђн «Мотыйгулла хђзрђтнећ мђктњблђре» — кулъязма хђлендђ, љч биттђн торган, гарђп хђрефлђре белђн язылган документ. Датасы, язылу урыны књрсђтелмђгђн. Бу текст шулай ук 1914 елда Ќамал Вђлиди тарафыннан тљзелгђн «Тукай мђќмугђ асары» китабында басылган. Текст китапныћ беренче бњлегендђ «шагыйрьнећ остазы Мотыйгулла хђзрђттђн алдыгымыз мђктњб»6 диеп бирелгђн. Хђзер китерелгђн текст музейда сакланучы кулъязманы кириллица хђрефлђренђ књчереп тђкъдим ителђ. Шакмаклы ќђялђр эчендђ мђгънђсе буенча кирђкле, лђкин текстта булмаган сњзлђр књрсђтелде. Астљшермђлђрдђ «Тукай мђќмугђ асары» китабында китерелгђн искђрмђлђр урнаштырылды.
Кулъязманы эшкђртњдђ ярдђмнђре љчен Татарстан Республикасы Милли музее хезмђткђре Р. Абзалинага џђм филология фђннђре кандидаты С. Гыйлђќетдиновка рђхмђтлђремне белдерђм.
 
ИСКЂРМЂЛЂР:
1. Татарстан Республикасы Милли музее (ТР ММ) фонды документларында 1995 елныћ 30 ноябрендђ 39 номерлы кабул итњ акты белђн теркђлгђн.
2. Рђмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905-1925. – Казан, 1926. – 34 б.
3. ТР ММ, инв. № 23693-3.
4. Шунда ук, инв. № 23693-116.
5. Шунда ук, инв. № 23693-240, 23693-26.
6. Вђлиди Ќ. Тукай мђќмугђ асары. – Казан, 1914. – 20 б.
 
Мотыйгулла хђзрђтнећ мђктњплђре
Шђкертем Габдулла Тукаев ић элек Уральскийга килгђч тђ ќизнђсе Галиђсгарь бай Госманов ќђнђблђренђ тљште. (1895 сђнђ иде). Галиђсгарь ђфђнде каен энесене њз углы кеби тђрбия итђргђ илтизам1 итеп китерткђн иде, чљнки аныћ бердђнбер углы Гобђйдулла, тугыз яшьлђрендђ њлдеге хђлендђ, Тукай килњдђн бер генђ ел элек вафат иткђн идеI. Шул сђбђпле Госманов Тукайны баласы кеби кадерлђп тотарга, укытырга башлады. Ић элек мђдрђсђ мазарындагы2 русский класска бирде. Тукаев шунда Ђхмђтшах Сираќетдинов нам3 карт учителдђн љч сђнђ укып тђмамлап чыктыII. Шулай русча уку динен алдарак безнећ мђдрђсђмездђ исламча укырга кереште. 1896 сђнђлђрдђ инде. Ђвђлдђрђк ќизнђсе љендђ кунып ятса да, берђр елдан соћ бу бљтенлђй мђдрђсђдђ тора башлады.
Тукай мђрхњм ятим вђ фђкыйрелхђл булса да, яшьтђн њк њз-њзен тота белђ, галиќђнђб, вђ нђзђкатле булырга тырышкан кеби сизелђ иде.
Ул вакытларда мђдрђсђлђрдђ иске ысул белђн укыла иде. Тукаев мђгъруф4 булган тљрки вђ гарђби китапларны Марасалы Фђтхетдин Рђхматуллин нђм хђлфђмездђн укыды, соћра сарф, тђркиб, нђху гарђбилђрне5 Сираќетдин исемле бер карт хђлфђмездђн иске ысул илђ тырышып укып шул фђннђрдђн гњзђл мђгълумат алды.
Ике-љч елдан соћ њземнећ гомуми дђреслђремђ хђзыйр6 була башлады. Бу дђреслђр ошбулар иде: фикхтан7 — «Мухтасар», «Хидая»; тђфсирдђн8 — «Ќђлђйн»; мантыйктан9 — «Исагуќи», «Шђмсия»10.
Тукаев мантыйкныћ њзен яратса да бу «Исагуќи», «Шђмсия»лђрдђн бер дђ мђмнњн11 тњгел иде. Бђгъзђн12 «Гакыйд Тафтазани», «Хљсђин ќђсђри» китаплары да шуннан була иде.
Хђдистђн «Сахих ђл-Бохари» дђресен яратып укыды, хђдислђрдђн аћлашылган фђлсђфђлђр илђ гаять хозурына иде. Ќђй кљннђрендђ «Сахих ђл-Бохари» дђреслђрендђ гыйбђдђтхан13 књберђк њзе булып, калын тавышы белђн укый иде.
Шул араларда госманлы китапларыннан бђгъзђн гђзитђ, журналлардан, шулай ук руси ђдђбиятеннђн бђгъзђн нђрсђлђр тђрќемђ итђргђ башлады. Шушы елларда (Кариевнећ риваятенђ књрђ 1902-1903 елларда) мђдрђсђмездђ Габдулвђли намында бер тљрек шђкерте, бер кыш, бер ќђй торган иде. Тђсадф14 уларак Габдулвђли ђфђнде шагыйр идеIII. Тукай да берђр сђнђ мљкатдђмђ15 генђ њзеннђн «Мљхтасар ђлка фи нђсђми ђлгорузи вђл куафи» китабыныћ Кафия кыйсемен16 калдырып, фђкат Гаруз кыйсемен генђ укыган иде. Гарђбенећ уналты тљрле шигырь, вђзенлђрен17, тђкътыйфлђрен кыскача гына укып мђдхђле шигырьгђ18 юл тапкан иде.
Шул юл илђ баягы Габдулвђлигђ кушылып вђ њзенећ мљстђгид19 табигате илђ кљн саен шигырлђр истихараќ20 итђ башлады. Шулай да тђсџил21 љченгђ гяџ22 «Мљхђммђдия», гяџ «Бакырган» кеби ђсђрлђрнећ вђзенен дђ хђтергђ ала иде.
Џђрвакыт ђйтђ торган идем: «Габдулла, син шигырьлђрдђ тђнќислђр23 яса тђнќислђр шигырьлђрдђ бик [...]», — дип. Шул сњзлђремне бер дђ бушка калдырмады, гњзђл тђнќислђр ясар булды.
Габдулланыћ атасы Гариф мулла Кышкарда укыганда шђрикем24 улдыгыннан, Габдулланы њзем дђ мђхђббђтле књрер идем.
Дђрес вакытларында њз алдыма каршы, йљзгђ-йљз утырта идем. Кайчакта: «Мин атаћ белђн бергђ Кышкарда укыган идем, шуныћ љчен сине яратам», — дидиегемдђ, тђбђсен25 илђ кљлеп, ак йљзен кызартып, башын аска иеп куя торган иде.
Габдулла мђдрђсђмездђ «Мљкаддђмђи ќђзђрия» укыган булганлыгына, Коръђн мљкатдђсне тђгъзимлђп26 госманлы мђкаме илђ, бер карт тљрек кеби калын тавыш илђ укыр иде. Бђгъзђн башына фђс кенђ киеп, сирђк кенђ мђсќедкђ дђ баргалап куя торган иде. Фђкать љйлђ намазындан соћ Коръђнне тђмам карт тљрекнећ њзе булып укыр, ќђмђгатьнећ кђефен хушландырыр иде.
Габдулла мђдрђсђдђ 3-4 сђнђ тордыгы соћ мљрђббисе27 булган ќизнђсе Галиђсгђрь бай Госманов вафат булып китте. Габдулланыћ љстенђ тагын да ятимлек артты. Фђкать њзенећ гаять сабырлыгы, чыдамлыгы вђ мђгђхђзђ мђшгулияте28 илђ њзен-њзе асрап мђдрђсђдђ дђвам итђ алды. Аз булса да њзенђ ярдђмче шђкерт балалары да булды.
1902 елда углым Мљхђммђдкамил ђл-Каџирђдђн кайткач, Габдулла Камилдђн џђрвакыт истифадђ29 итђргђ, ихлас илђ сызганып тотынды. Аннан ђдђбияте гарђбия вђ мђглњмате ќђдидђ љйрђнеп иќтихадлы, ихласлы шђкерт булдыIV. Габдулла мђдрђсђдђ парлак30 дђвере да ошбу соћгы 2-3 сђнђ булды. Шул рђвешчђ мђдрђсђбездђ тору мљтдђте31 ун сђнђгђ кадђр сузылды.
Соћыннан 1905 сђнђнећ ахырларында, Мљхђммђткамилгђ кушылып, мђтбага хезмђтлђренђ кереште. Берђр сђнђдђн соћ мђдрђсђдђн чыкты. Ђвђлдђн Камилнећ урысча «Уралец», «Уральский дневник» намы газеталары чыгарында фђкать машинада басылып чыккан сђхифђлђрен генђ ќыю хезмђтендђ иде. Соћрак Камил татарча «Уклар», «Фикер»V, вђ «Ђл-гасыр ђл-ќђдид» гђзите вђ журналларын чыгара башлаганда Габдулла мљсђхихлеккђ32 књтђрелде.
Голумђ шђкертлђрем, шул ќљмлђдђн Тукай да, мића бервакыт: «Хђзрђт фикх китаплары бер дђ тђртипсез тђсниф33 кылынганнар, шул сђбђптђн шђкертлђр “Китабул салят”34 бабыннан35 башка ќирлђрен укымыйлар да, белмилђр дђ. Сездђн њтенђбез, фикх мђсъђлђлђрен мђтдђ-мђтдђ итеп бер китап тђсниф итсђгез икђн, ысул ќђдитнећ рошде, галиђлђре36 укырга кулай булыр иде», — тђрезендђ37 њтенеч ясадылар. Њзем дђ аларныћ максатларын мђслихђт књреп 120 баб њзе дђ 1305 мђвђдђдђн38 гыйбђрђт «Надир ђл уќуд» бер китап тђсниф итмеш идем. Бу китапныћ суђден39 њзем язып, бђязый40 нљсхђсен Габдулладан яздырып мђтбага формасында тђхсих41 кылдырып куйган идем. Фђкать Камилнећ басмаханђсендђ бастырабыз дигђндђ басмаханђ тукталып мђгђлтђэсиф42 басылмыйча калды. Китап гђрђби ђл-гыйбђрђ булып «Фикх ђлшђрифђ»43 нђмында иде. Габдулла бу китапны яратып, џђр мђтдђнећ мђћсунен44 аћлап, кђефлђнеп укыр иде.
Мђдрђсђбезнећ бер љенђ 1898 елда ысул ќђдидђ кабул итмеш идек. Габдулла ысул ќђдид тарафдары, аныћ мљхибе45 булса да, зур шђкерт булганлыктан, ысул кадим љендђ торып бер тарафтан дђреслђрен укый, вђ икенче тарафтан соћга таба тђхрир46 эше белђн мђшгуль була иде. Утырган урыны мин дђрескђ утыра торган тђрђзђгђ књрше булдыгыннан, кулымны гына сузып тђхрирђтен алып карыйм вђ: «МђшАллаџ, ђфђрин», — дия идем.
Габдулла вакытын ђсла47 буш њткђрми иде. Коръђн, хђдис булсын, башка џђр фђн булсын, џђммђсенђ нђзре48 фикре фђлсђфи ислам ноктасыннан иде.
Тукаев халык арасында аз сњзле булып, бик мљџим сњзлђрне генђ сљйли иде. Кулына калђм алса, џич туктаусыз яза иде.
Остаз вђ шђкерт ысулынча бђгъзђн арамызда монзаралар49 да булгалап куя иде. Мђсђлђн ул «Капитал» тугрысында мића хилаф китап аныћ зарарлыгын исбатларга тырыша иде. Гаќђбђн Казан шђџђренђ џиќрђт иткђч, Казанныћ мђркђз икђнлегеннђме, яки фђкать гђлђ поршђнлђнгђме, яхуд [...] (нђ исђ њзендђн тњгел) 3-4 сђнђ њткђреп мића мђктњб яза алмый югалды. Бусы инде аныћ бер нђни генђ кысуры50 булды.
Тљреклђр мђкале: «бђшрдер, ђфђндем, шашар...»
Шулай да аныћ бу касуры, тик ихтималлардан нђзђр итсђмдђ51 гарђб шагыйренећ:
Вђл гайб фиџђм гайран сињ фђџњм
Биџђн фђлњл мђн караг ђл-Кђтђб52,
сњзенђ мђсдђк53 булыр дидем дђ, хђсђн занда54 булып, яза-яза калђме кырылган55 булыр, диеп куйдым.
Мотыйгулла хђзрђтнећ мђктњбе тђмам.
ТР ММ, инв. № КП-23693/26.
 
СЊЗЛЕК:
1. Илтизам — телђп.
2. Мазарындагы — каршындагы.
3. Нам — исем.
4. Мђгърњф — билгеле.
5. Сарф, тђркиб, нђху гарђбилђре — гарђб лингвистикасы бњлеклђре.
6. Хђзыйр — катнаша.
7. Фикх — юриспруденция.
8. Тђфсир — Коръђнгђ аћлатмалар.
9. Мантыйк — логика.
10. «Исагуќи», «Шђмсия» — китап исемнђре.
11. Мђмнњн — канђгать.
12. Бђгъзђн — кайвакыт.
13. Гыйбђдђтхан — башлап укучы.
14. Тђсадф — каза.
15. Мљкатдђмђ — артык.
16. Кыйсем — бњлек.
17. Вђзенлђр — њлчђмнђр.
18. Мђдхђле шигырьгђ — шигырьгђ керњ.
19. Мљстђгид — талантлы.
20. Истихараќ — чыгара.
21. Тђсџил — булышлык.
22. Гяџ — кайчакта.
23. Тђнќислђр — миллилђштерњ.
24. Шђрикем — компаньон.
25. Тђбђсен — елмаю.
26. Тђгъзимлђњ — олылау, зурлау.
27. Мљрђббисе — тђрбиячесе.
28. Мђгђхђзђ мђшгулияте — тырышып эшчђнлеге.
29. Истифадђ — файдалану.
30. Парлак — чђчђк аткан.
31. Мљтдђт — вакыт.
32. Мљсђхихлек — корректорлык.
33. Тђсниф кылынган — язылган.
34. «Китабул салят» — «Намаз китабы».
35. Баб — бњлек.
36. Галиђлђр — мђдрђсђнећ сыйныфлары.
37. Тђрезендђ — рђвешендђ.
38. Мђвђдђдђн — мђтдђдђн.
39. Суђден — караламасын.
40. Бђязый — акка язылган.
41. Тђхсих — тљзђтњ.
42. Мђгђлтђэсиф — кызганычка каршы.
43. Фикх ђлшђрифђ — юриспруденциягђ аћлатма.
44. Мђћсун — эчтђлек.
45. Мљхибе — яратучы.
46. Тђхрир — редакторлык.
47. Ђсла — џич.
48. Нђзре — карашы.
49. Монзаралар — сњз кљрђштерњ.
50. Кысур — кимчелек.
51. Нђзђр итсђмдђ — уйласам.
52. Вђл гайб фиџђм гайран сињ фђџњм. Биџђн фђлњл мђн караг ђл-Кђтђб — Син аларны бернђрсђдђ дђ гаепли алмыйсыћ. Бары тик дошманнар белђн књп кљрђшеп, кылычлары тупасланган булудан башка.
53. Мђсдђк — раслау.
54. Хђсђн занда — яхшы фикердђ.
55. Кырылган — таушалган.
 
Гљлназ Ќиџангирова,
тарих фђннђре кандидаты
 


I. Бу турыда Камил Мотыйгыйныћ риваяте башкарак. Аныћ язуынча, Галиђсгарь хаќиныћ Габдулла исемле улы Тукай килеп бераз торганнан соћ њлђ. Шуннан соћ Габдулланы њз йортыннан мђдрђсђгђ ќибђреп торгыза башлый. Бу ике риваятнећ кайсысы дљреслеген ќђхак итђ алмадык.
II. Камил ђфђнде исђ Тукаевныћ русча укый башлап тђмам итмђгђнлеген яза. Кариевнећ риваяте дђ Мотыйгулла хђзрђтнекенђ муафикъ. Ярулла Морадый да: «Тукайныћ Уральскийда бер класслы русча мђктђптђн алган шаџђдђтнамђсендђ фамилиясе Гарифов дип язылган», дидер.
III. Бу тугрыда Кариев ошбу сњзлђрне яза: «Габдулла ђфђнденећ сљйлђвенђ караганда, ул шђкерт њзе шагыйрь дђ булган. Габдулла ђфђнде белђн анлар бер-берсенђ табига тугры килеп, бер-берсен бик яратышып торганнар. Габдулла ђфђнденећ нђкълинђ књрђ, ул шђкерт белђн алар ќђй буе ачлы-туклы торганнар. Ул шђкертнећ тњземлелеге, ђхлакълылыгы, гњзђл тђрбиясе Габдулла Тукайга бик каты ђсир иткђн. Шуныћ љчен мђдрђсђ бђянендђ сњз чыкса, Габдулла Тукай мђдрђсђдђ ић матур хђтирђгђ шул шђкертне сљйли иде. Шул шђкерт белђн алар ќђй буе бергђ ќырлап, бергђ йљреп, ач булсалар да рђхђт, хозур њткђргђннђр. Ул шђкертнећ шигырьлђреннђн бђгъзелђрен Габдулла ђфђнде 1907нче елларда мића Уральскийда вакытта укыган иде. Лђкин тђэсифкђ берсе дђ хђтеремдђ калмаган».
IV. Камил ђфђнде яза: «Габдулла ђфђнде минем љйгђ йљреп миннђн гыйлем, кыйрађт џђм мисыр мђкаме дђ љйрђнде. Шул вакытта минем тљрекчђ вђ гарђпчђ ќырулар ќырлаганымны да бик ихлас берлђ тыћлап тора иде, џђмдђ мића килђ торган џђр тљрле тљрекчђ вђ гарђпчђ язылган гђзитђ вђ журналларны укып файдалана иде».
V. Бу тугрыда Кариев яза: «1905 елныћ ахырларына “Фикер” газетасы чыга башлагач, Габдулла ђфђнде “Фикер” мђтбагасында бишђр сум вазыйфа алып, ике ай наборчик булып хезмђт итте. Наборчик вакытында бђгъзе бер нђрсђлђрне њзлегеннђн тљзђтђ башлагач Камил ђфђнде аћар 10 сум жалование биреп мљсђхихитеп куйды. Мљсђхих булып торган вакытында “Фикер”гђ шигырьлђр џђм мђкалђлђр яза башлады. Тукаевныћ ић беренче басылган шигыре “Мужик йокысы” булды. Аћа кадђр мђдрђсђдђ вакытында [...] хакында бер шигырь язган иде, лђкин аны ни сђбђптђндер бастырмады. Тукаев “Фикер” газетасында берничђ айлар шул ун сумга хезмђт итте. Бу акча аћа мђдрђсђдђ иркен торырга [ярдђм] итђ иде».