2012 3/4

Ике халыкныћ былбылы (Композитор Л. Хђмиди)

Л. Хђмиди.

Татар кешесе, кайда гына яшђсђ дђ, гыйлемгђ, дђрђќђле вазыйфалар башкаруга омтылган кеше буларак таныла. Њзлђре сайлаган хезмђт юлында дан казанган миллђттђшлђребез байтак. Мондый мактауга алар зур тырышлык, талантлылык, осталыклары нђтиќђсендђ ирешкђннђр.
Ђйтик, чордашларыбыздан Кытай кебек зур бер империядђ югары дђрђќђлђргђ ирешкђн Буа ягы татары Борџан Шаџидине, бљтендљнья књлђмендђ мактаулы исемнђр яулаган галимнђрдђн Роальд Сђгъдиевне, Џарун Таќиевны, Рђшит Сњнђевне, бию осталары Рудольф Нуриев, Ирек Мљхђммђдевне алыйк. Яки Кытай ќирендђ башлангыч белем њзлђштергђн тарихчы академигыбыз Миркасыйм Госманов, Алма-Атага чиктђш бер бистђдђн чыккан музыка сђнгате академигы Фоат Мансуров, Њзбђкстанда туган борадђрђн Акчуриннар, шунда яшђп иќат иткђн архитектор Мидхђт Булатов, Ерак Кљнчыгышта туып-њскђн ќырчы џђм композитор Гали Ильясов, Себер тарафыннан калкып чыккан оста шахматчы Гата Камский џђмбашка бик књп замандашларыбызны хђтергђ тљшерик. Алар белђн горурланмаслыкмы соћ! Бары тик аларныћ барлыгын онытмаска, ара-тирђ булса да искђ алгалап торырга кирђктер.
***
Татар џђм казакъ дљньясында танылган књренекле композитор Латыйф Хђмиди дђ шундый затларыбызныћ берсе. Ќитмешенче елларда Алма-Атада мића аныћ белђн ике мђртђбђ очрашып, озаклап сљйлђшеп утырырга насыйп булды. 1950 еллар башында мин Казакъстанныћ Актњбђ шђџђрендђ дњрт ел укыдым. Шул дђвердђ аныћ ќырларын, симфоник ђсђрлђрен, опералардан ариялђрен радиодан еш тапшыралар иде. Шђџђр књлђмендђ оештырылган концертларда да ќырлары, ариялђре еш башкарылды. Аныћ безнећ миллђт кешесе икђнлеген дђ шул еллардан ук белђм. 1960 елларда мђшџњр композитор белђн Казанда да берничђ мђртђбђ књрешкђлђдек. Шул вакытларда ђле ул туган-њскђн якларына еш кайтып йљрде. Якын књргђн, Мђскђњдђге опера студиясендђ бергђ укыган дусларыннан Ќђњдђт Фђйзи, Мансур Мозаффаров, Заџид Хђбибуллин џђм башкалар ђле ул вакытта сау-сђламђт, кић колачлап иќат итђлђр. Музыкаль ђсђрлђре сђхнђдђн тљшми уйнала. Халык књћеленђ якын булган ќырлары џђр кичђдђ диярлек башкарыла килде. Л. Хђмидинећ берничђ ђсђрен дђ Казанда оештырылган ђдђби-музыкаль кичђлђрдђ бик еш кабатладылар. Тамашачылар аеруча аныћ татар џђм казакъ моћ, аџђћен бергђ кушып иќат иткђн «Былбыл» ќырын яратып кабул итђ. Ул ќырны бездђ ић оста башкаручы Наќия Теркулова, соћгы дђвер казакъ илендђ Бибигљл Телђгђнева булгандыр, мљгаен. (Бибигљлнећ анасы безнећ миллђттђн икђнен дђ искђреп њтик.) Муса Ќђлил сњзлђренђ язылган «Ућыш ќыры» («Беренче вальс») белђн казакъ совет ђдђбиятына нигез салучыларныћ берсе булган Сабит Муканов шигыре нигезендђ иќат ителгђн «Казакъ вальсы» да заманында бик популяр иде.
Хђзер ул чор композиторлары ђсђрлђренђ сђхнђдђ урын ђзрђк бирелђ. Ђ 1990 еллардан соћ дљнья књргђн ќыр китапларында Л. Хђмиди исеме бљтенлђй дђ тљшеп кала башлады. Ќыр-кљйлђре тамашачы књћеленђ ошамаганлыктан тњгел, билгеле. Кљй чыгаручыларыбыз ишђеп китеп, китап битлђренећ санаулы булуыннан дип уйлыйм.
Ђ бит Латыйф Хђмиди — бик њзенчђлекле композитор. Балачак гомерен Урта Азиядђ, татар, казакъ џђм њзбђк арасында њткђргђн. Аныћ татарча яћгырашлы кљй-моћнарына да безгђ тугандаш казакъ џђм њзбђк кардђшлђребез аџђћнђре дђ кушылып, кљйне баетып ќибђрђ. Шундый књренешнећ њзенчђлекле чагылыш њрнђге буларак, ђлеге шул мђшџњр «Былбыл» ќырын, «Казакъ вальсы»н џђм «Беренче вальс»ларны атап њтђргђ кирђктер.

Латыйф Хђмиди 1906 елда Татарстанныћ хђзерге Кайбыч районында туган. Ќиде яше тулмастан, њзбђк кардђшлђребез илендђге Кђттђ Курган шђџђрендђ яшђгђн. Шунда укыган елларында ул мандолинада, 1917 елдан соћ ачылган музыка мђктђбенђ йљргђндђ пианинода уйнарга љйрђнђ. Тиздђн илдђ зур њзгђрешлђр башлана. 1918 елныћ апрелендђ Ташкентта Хђмидуллиннар яшђгђн тљбђктђге миллђтлђр мђнфђгатен кайгыртырга тиешле яћа идарђ оештырыла: Тљркестан Совет Автономияле Республикасы. Дљрес, тиздђн барлыкка килђсе СССР ќирлегендђ ић беренче булып оешкан ул автономияле республиканы совет хакимияте соћрак никтер сирђк искђ алды. Чљнки ул кирђгеннђн артыграк њзбаш булды сыман. 1940 елда басылган «Страна социализма» исемле калын рђсми белешмђлектђ ул да, 1920 елда оешкан Казакъ автономияле республикасы да аерым телгђ алынмыйлар. Моныћ сђбђбен, бђлки, Тљркестан милли мохтариятын оештыручыларныћ, шул исђптђн аныћ башлыгы «миллђтче» казакъ Турар Ырыскуловны 1937-1938 елларда юк итњлђре белђн бђйлђргђ кирђктер. 1925 елныћ урталарында Тљркестан белђн Казакъ республикалары берлђштерелђ. Яћа Казакъ автономиясенећ башкаласы итеп Кызыл Урда шђџђре билгелђнђ. Ташкент исђ мљстђкыйль бер шђџђр статусында кала. Фђкать 1929 елда гына њзбђк кардђшлђр мохтарияты башкаласы Сђмђркандтан шушында књчерелђ. Алдарак китерелђсе хатирђлђрдђн књренгђнчђ, егерменче еллардагы Ташкент шђџђрен њзенчђлекле бер татар мохтарияты њзђгенђ тићлђрлегебез бар. Лђкин ул дђвер безнећ ђдђбият, мђдђният тарихында ђлегђ ныклап љйрђнелмђгђн.
1919 елда Тљркестан Республикасыныћ Мђгариф халык комиссариаты ќитђкчесе итеп татар язучысы Шђџит Ђхмђдиев билгелђнђ. (Башка бик књп ќитђкче оешмаларга да безнећ миллђттђшлђр килђ. Ђйтик, «Хљсђения» мђдрђсђсендђ укып ќитлеккђн Кђрим Хђкимев тиздђн Тљркестан АССР коммунистлары башлыгы булып китђчђк). 1920 елда автономиянећ башкаласы Ташкентта тљрки миллђтлђрне берлђштергђн Белем йорты эшли башлый. Аныћ карамагында татар, њзбђк, казакъ бњлеклђре булган Халык мђгарифе институты ачыла. Латыйф Хђмиди дђ ђлеге институтка укырга керђ џђм аны 1926 елда тђмамлый.
Ђлеге Белем йорты џђм Мђгариф институты белемгђ сусаган татар яшьлђрен ђллђ кайлардан њзенђ тарта. Ђ 1921 елныћ ќђй башында, ачлыктан качып, монда Рђсђй љлкђлђреннђн дђ бик књп татар зыялысы, татар байлары џђм яшьлђре килеп тула. Ташкентта аерым-аерым татар мђхђллђлђре барлыкка килгђн кебек була. Бу елларда без ул шђџђр урамнарында шагыйрьлђрдђн Џади Такташ, Зариф Бђшири, татар театрыныћ књренекле шђхеслђреннђн Кђрим Тинчурин, Таќи Гыйззђт, Сђет Булатов, Ђсгать Мђќитов, ђдђбият-тел галимнђреннђн Габдерахман Сђгъди, Гыйбад Алпаров, композитор Салих Сђйдђшев, књренекле ќырчылардан Газиз Ђлмљхђммђдев, Фђттах Латыйпов џђм башка бик књплђрне књргђн булыр идек. Заманында Тукай белђн якыннан аралашкан Кђбир Бђкер дђ монда татар џђм њзбђк теллђрендђ «Олуг Тљркестан» газетасын нђшер итђ. Мђгариф комиссариятыныћ икенче бер тњрђсе, касыймлы Ибнеђмин Янбаев тырышлыгы белђн 1920 елда Ташкентта Тукаебызныћ русчага тђрќемђдђ беренче китабы дљнья књрђ1. 1920 елда Самарада театр студиясен тђмамлаган, бер кыш Оренбург татар театрында эшлђгђн зур бер тљркем артистны да Тљркестан Республикасы ул вакытта њзенђ сыйдыра. Шђџђр њзђгендђ урнашкан Белем йорты џђм аныћ янђшђсендђге Приказчиклар клубы књчмђ татар театры њзђклђренђ ђверелђ. Алар эшендђ њзбђк театрына нигез салучылардан Хђмзђ Хакимзадђ Ниязи дђ катнаша. Хђмзђнећ анасы џђм ќђмђгате безнећ миллђт вђкиле булуын да ђйтеп њтњ кирђктер. Аныћ кайбер ђсђрлђрен татар телендђ язганлыгы турында да истђлеклђр сакланган.
Ђдиплђребез, артистларыбыз иќатында соћрак Ташкентта узган гомер эзлђрен чамалап була. Ђйтик, Такташ мирасында яки Т.Гыйззђттђ. Ташкенттан кайткач ул, 1923 елда њзбђк тормышыннан алынган пьесасын —«Каџђрле мљџер»не яза. Ђсђр Сембер, Казан театрларында ућыш белђн бара.
Л.Хђмиди љчен бу еллар иќади чыныгу, аякка басу еллары була. Шул елларда аныћ кайбер сђхнђ ђсђрлђрен музыкаль «бизђњ»дђ катнашуы мђгълњм. Шунда аныћ беренче кљйлђре туа. Мђдђният-сђнгать кичђлђрендђ аларны сђхнђдђ њзе њк мандолина џђм пианинода уйный. Монда таратылган ќилем басма «Белем йорты» журналында њзбђк Гафур Гљлђм, казакъ Мохтар Ђњэзов, Џади Такташ џђмбашка шагыйрьлђрнећ шигырьлђре белђн янђшђ Л.Хђмидинећ язма иќат њрнђклђре дђ урын ала. Ђдђбият укытучысы Габдерахман Сђгъди аныћ килђчђктђ шагыйрь буларак таныла алуына шиклђнми.
Шушы институтта укыган џђм шушы њзенчђлекле мохиттђ яшђгђн чорда Л.Хђмидинећ тђњге ќырлары ќырлана башлый. Ул монда татарча «Беренче вальс» кљен иќат итђ. (Соћрак ул кљй Муса Ќђлил сњзлђре белђн Мђскђњдђ, «Октябрь баласы» журналында «Ућыш ќыры» исеме белђн басылып чыгачак). Муса Ќђлил белђн алар беренче тапкыр Казанда, 1924 елныћ ќђй башында очрашачаклар. Латыйфныћ иќади њсешен књзђтеп торган миллђттђшлђре аћа Казанга барырга, яћа ачылган Шђрык музыка техникумына укырга керергђ кићђш итђлђр. Институт ќитђкчесе, унынчы еллардагы «Шура» журналында байтак шигырьлђре басылган иќади фикерле Габдулла Мостакаев та бу тђкъдимне хуплый. 1924 елныћ язында Латыйф ерак юлга ќыенып чыгып китђ.
Лђкин Казанда аны кљтеп тормаганнар икђн... Алты-ќиде яшеннђн туган иленнђн читтђ яшђгђн яшьњсмернећ љметлђре акланмый. Балачактан књнегелгђнчђ, «ђкђ-њкђ», «мђйле» кебек књп кенђ њзбђк сњзлђрен кушып, ашыгыбрак сљйлђњче кечерђк буйлы бу унсигез яшьлек малайны руслар тњгел, њз миллђттђшлђре дђ баштарак кабул итеп бетерми. Ят књрђ. Шђрык музыка мђктђбе дип аталган уку йортында да ул вакытта ђле њз милли кадрларыбыз булмый диярлек. «Композиторлыкка укырга телим»,— дигђн егетне, бездђ андый бњлек юк дип, кире борып ќибђрђлђр. Лђкин аныћ «њз Тђшкђнтенђ» тиз генђ кайтып китђсе килми. Ул педагогия техникумына хор ќитђкчесе буларак эшкђ керђ. Музыка техникумы карамагында эшлђгђн курска йљри. Нота язуын тирђнтенрђк љйрђнергђ тырыша. Заџидулла Яруллин, Солтан Габђши, Салих Сђйдђшев белђн таныша. Кешелђр белђн тиз аралашучан егет монда да њз ишлђрен таба: Гадел Кутуй, Кави Нђќми, Ђнђс Камал белђн ђдђби очрашуларда катнаша. Бигрђк тђ Оренбургтан килгђн рабфак укучысы Муса Ќђлил белђн омтылыш-телђклђренећ уртак икђнлеге беленђ. Љстђвенђ, икесе дђ мандолинада оста чиртђлђр, икесе дђ шигырь сљялђр. Казан яшьлђре аларны њз итђ башлый. Ташкенттагы дуслары да онытып бетермилђр —ике арада хат йљреп тора. Латыйфка «монда кайтып укуыћны тђмамла» дип кићђш итњчелђр дђ була. Беренче башлап музыкаль белемгђ љйрђтњче укытучысы Гыймад Тимербулатов та аћа: «Ђњвђл укуыћ тђмамла», — дип њгет бирђ. Л.Хђмиди, башлаган укуын дђвам иттерергђ карар кылып, 1925 елда Ташкентка кайтып китђ.

Институтны тђмамлау таныклыгы алганнан соћ ул Мђскђњ музыка техникумына керергђ ният кыла. Бу вакытта инде аныћ Кђттђ Курган музыка мђктђбендђге укытучысы, мандолинада оста уйнаучы остазы Гыймад Тимербулатов та њз Мђскђвенђ кайтып тљплђнгђн була. Латыйфны ул Мђскђњдђ якын књреп кабул итђ. Мђгълњм Ђсђдуллаев йортындагы њз фатирына урнаштыра. Бу хђл 1927 елныћ ќђендђ була. Беренче Мђскђњ музыка техникумыныћ композиторлар ђзерлђњ бњлегенђ кабул ителеп, тулай торакка књчкђч тђ, Латыйф Гыймад агаларына бик еш килеп йљри. Кљз кљнендђ бер килњендђ ул шушы йорт тирђсендђ Муса Ќђлил белђн кабат очраша. Муса да Мђскђњгђ укырга дип килгђн, Ђсђдуллаев йортында яшђњче элекке танышы Дђњлђтшиннарга фатирга тљшкђн икђн. Ике књренекле шђхеснећ иќади дуслыгы шушы кљзгђ бђйле рђвештђ башланып китђ. Џђм дистђ еллап дђвам итђ.
Алар шул чорда популяр булган дистђлђгђн ќырныћ кљен џђм сњзен бергђ язалар. Башлыча яшьлђргђ џђм укучы балаларга багышланган ќыр-кљйлђрен. «Комсомол ќыры», «Кљз ќитте», «Књћелле яшьлђр», «Ленин турында ќыр»ны аларныћ яшьтђшлђре урамда да, уку йортларында да бик яратып ќырлыйлар. «Кызыл очкыч ќыры», марш буларак, књплђр књћеленђ хуш килсђ, «Син дулкыннар тавышын тыћладыћмы» романсы татар кљенђ яћалык алып килње белђн истђ кала. Латыйф Мђскђњдђ яшђњче Ђхмђт Ерикђй шигырьлђренђ дђ берничђ кљй иќат итђ. Аларныћ књбесе Муса Ќђлил редакциялђгђн журналларда ноталы язмада басылып та чыга.
Л.Хђмиди 1931 елда техникумны тђмамлый. Ђмма эшеннђн џђм дусларыннан аерыласы килмичђ, Мђскђњдђ яшђп кала. Бу вакытта инде ул «Октябрь баласы» журналыныћ музыка бњлеге мљдире була. (Журнал 1932 елныћ декабрендђ ябыла). Шул ук Ђсђдуллаев йортында урнашкан татар мђктђбендђ ќыр дђреслђре дђ алып бара, милли теллђрдђ китаплар нђшер итњче «Центриздат» белђн дђ хезмђттђшлек итђ. Казакъстанга эшкђ билгелђнгђч кенђ аныћ Мђскђњдђге дуслары белђн арасы бераз сњрелђ тљшђ.
Беренче мђртђбђ Казакъстанга эшкђ билгелђнњенећ сђбђплђрен Латыйф ага мића болайрак аћлаткан иде. Бердђн, ул элек Урта Азиядђ яшђгђн, андагы тљрле миллђт вђкиллђре белђн аралашкан. Шундагы халыкларныћ гореф-гадђтен, теллђрен белђ. Латыйф ага, шул сњзлђрен раслагандай:
Казакъ дуслар хђзер дђ ђле: «Ташкентка барып тљшњ белђн њк њзбђккђ ђверелђсећ», дип шаярткалыйлар, — дип ђйтеп куйган иде.
Икенчедђн, ул дђвердђ њзђк тарафыннан казакъ мђдђниятен торгызуга зур ђџђмият бирелђ. Утызынчы еллар башында Казакъстанныћ Алма-Ата, Кызыл Урда, Семипалатинск кебек эре шђџђрлђрендђ бер-бер артлы берничђ милли театр оештырыла. Опера театрын нигезлђњ турында карар кабул ителђ.
Казакъ иле љчен мондый тизлђтелгђн чаралар нилектђн килђ? Белмисез шул сез... Мондагы утызынчы елгы ачлык афђтен дђ, халык књтђрелешен дђ Рђсђйдђ белњчелђр юк. Бездђ дђ ул хакта берни дђ язмыйлар. Аларны язарга да, сљйлђргђ дђ ярамый. Боларны мин сића сер итеп кенђ ђйтђм. Синећ сер тота белгђнећне чамалап...
Ђйе, казакъ, кыргыз халкыныћ 1916 елда патша Россиясенђ каршы баш књтђрње турында ђз-мђз хђбђрлђр бар. Лђкин ул хђбђрлђр дђ узган гасырныћ егерменче еллары чигеннђн чыкмый диярлек. Соћгы дђверлђрдђ нђшер ителгђн «Большая Советская энциклопедия» томнарында мића андый мђгълњмат очрамады. Бђлки, ул кузгалышка багышлы мђкалђ атамасын дљрес билгели алмаганмындыр. Ђмма шунысы да хак, халык књћелен, бигрђк тђ ђз-мђз кыерсытылган миллђт вђкиллђре књћелен кузгатмас, учларын корал тотарга ымсындырып тормас љчен, ќитђкче тњрђлђр безгђ андый фактларны мљмкин кадђр ќиткермђскђ тырышканнар. 1980 еллар башында Лев Толстойныћ «Хаќи Морат» романын кабат нђшер итђргђ ниятлђгђч тђ, њзебезнећ њк тњрђлђрнећ «планга кертмђскђ» дип ђйтњлђре хђтердђ. Хђзер дђ тыныч булмаган Кавказ тљбђгендђге «тау халыклары»ныћ Советка каршы оештырылган, 1954 елга кадђр дђвам иткђн кораллы кљрђшен кем белђ? Яки соћгы елларда гына «чечен бандаларыныћ Дагыстанны яуларга омтылуы» нигезендђ ни-нђрсђ ятканын кем аћлатып бирђ ала? Дагыстан вакыйгаларыныћ нигездђ Яћа лак (Новолакский) районында барганын џђм шул хђллђрдђн соћ лак халкыныћ чикле мљстђкыйльлеге (кече мохтарияты) љчен кљрђшњче кайберђњлђрнећ юкка чыгуын истђ тотканда — анда да ниндидер «сер» ята.
Казакъ халкыныћ бер љлешенећ 1930 елдагы баш књтђрње хакында бездђ, билгеле, бернинди дђ мђгълњмат басылмаган. Чит-ят ќирлђрдђ бђян ителгђннђре дђ онытылгандыр, мљгаен. Ул вакыйгалар ђлегђ аерым кешелђр књћелендђ генђ саклана. Актњбђ каласында тимер юлчы џљнђрен њзлђштергђн илленче елларда бер карт машинист мића мондыйрак бер вакыйганы сљйлђгђн иде. Сњз шђџђр њзђгендђ, Гражданнар сугышы каџарманы комиссар Амангелде Имановка куелган џђйкђл янында башланып китте. Амангелде (безнећчђрђк язсаћ, Аманкилде — исђн-имин туды була инде) — 1916 елгы кузгалыш ќитђкчелђреннђн берсе. Казакъ иленећ кљнбатыш љлешендђ алар Ђйќђрњк батыр белђн бергђ баштарак патша ќђза отрядларына, 1917 елгы тњнтђрештђн соћ «ак гаскђрилђргђ» каршы сугышкан. Совет хакимиятен биредђ урнаштыру љчен кљрђшкђн. Ђ 1930 елда шул ук Ђйќђрњк батыр «казакъ халкына тулы мљстђкыйльлек бирмђгђн, ачтан интектергђн» Совет хакимиятенђ каршы кылыч књтђрђ. Шундый ук хђл Казакъстанныћ башка тљбђклђрендђ дђ књзђтелђ. Џђр љлкђнећ њз батыры, њз каџарманы табыла.
Гражданнар сугышы турында сљйлђшеп торганда, ђлеге карт машинист џђйкђлгђ тљртеп ђйтђ:
Утызынчы елда исђн булса, бусы да, мљгаен, Айжарук дустыннан калышмас иде. Ярый ђле, ул вакытта ярдђмгђ Оренбурдан, Самарадан гаскђри кљчлђр вакытында килеп љлгерде. Югыйсђ безне монда атып, суеп бетерђчђклђр иде.
Нђкъ менђ шушы вакыйгалардан соћ казакъ халкы тормыш-кљнкњрешенђ караш тљптђн њзгђрђ. Иксез-чиксез булып яткан казакъ илендђ яћа сђнђгать корылмалары тљзелеше тизлђтелђ. Илнећ тљрле тарафыннан монда тђќрибђле белгечлђр ќибђрелђ. Њз телђклђре белђн ирекле килњчелђр белђн бергђ, монда «сљрген срогын» њтђргђ тиешле бихисап сандагы галим, профессорларга да урын табыла.

1933 елда А.Затаевич дигђн авторныћ «Казакъстан татарларыныћ илле ќыры» ќыентыгы «Центриздат»та дљнья књрђ. Аныћ мљхђррире якташыбыз Л.Хђмиди була. Китапны казакъ зыялылары да хуплап кабул итђ. Алар Л.Хђмидине Алма-Атада эшли башлаган Казакъ драма театрыныћ музыка бњлеген ќитђклђргђ чакыралар. Анда ул элекке танышлары белђн дђ кабат очраша. Ташкент институтында бер чорда укыган, бергђ-бергђ шигырьлђр, мђкалђлђр язышкан Мохтар Ђњэзов ђлеге театрны оештыручыларныћ берсе икђн. Аныћ шул театрда сђхнђлђштерелгђн берничђ пьесасын музыкальлђштерњ бурычы Латыйфка йљклђнђ. Шул рђвешле, ул монда беренче мђртђбђ Абай тормышы џђм иќаты белђн якыннан таныша. М.Ђњэзовныћ «Кобланды батыр» дастанына нигезлђнгђн пьесасыннан соћ ул «Абай» драмасын музыкальлђштерњдђ дђ катнаша. Бер њк вакытта аћа Казакъстан ССР радиокомитеты карамагында хор коллективын оештыру бурычы да йљклђнђ. Шушы ике-љч еллык дђвердђ аныћ казакъ халкы моћ-аџђћнђренђ яраклаштырып иќат иткђн беренче казакъ ќырлары да туа. Ильяс Ќаћсыгуровныћ Кызыл Армиягђ багышлы шигыре «Кызыл кыран»га (Кызыл бљркет, Кызыл лачын) нигезлђнгђн ќыр бик тђ ућышлы килеп чыга. Аны џђр ќирдђ мактыйлар, ќырлыйлар. Лђкин ул ќыр бик кыска гомерле була. Шагыйрьнећ тиздђн кулга алынуы сђбђпле, «Кызыл кыран»ны телгђ алу џђм ќырлау тыела.
Бу елларда ђле Латыйф Хђмиди Казан џђм Мђскђњдђге иќатташлары белђн бљтенлђйгђ аерылып љлгерми. Казакъ илендђ вакытлыча гына эшлђп, тђќрибђ туплармын да, туган тљбђгемђ кайтырмын дип хыялланып яши. Мђскђњдђ уку елларында аралашкан Муса Ќђлил, Мансур Мозаффаров џђмбашкалар белђн хђбђрлђшеп тора. Мђскђњ консерваториясе каршында татар опера студиясе оешканлыгын да белђ. Аћа да ул студиягђ кабул ителеп, югары музыкаль белем алу мљмкинлеге барлыгы турында хђбђр итђлђр. Џђм 1936 елда ул янђ Мђскђњгђ килеп тљшђ. Монда элекке џђм яћа дуслар, иќатташлар белђн бергђ књлђмле музыкаль ђсђрлђр иќат итњ серлђрен њзлђштерђ башлый. Бу чорда аныћ партадашлары Салих Сђйдђшев, Мансур Мозаффаров, Ќђњдђт Фђйзи, Заџид Хђбибуллин, Фђрит Яруллин, Нђќип Ќиџановлар була. Нђкъ шушы елларда Латыйф ага татар халкыныћ яраткан кљйлђреннђн «Галиябану», «Каз канаты», «Ком бураны», «Су буйлап», «Сарман», «Шомыртым» џђм башкаларны, хор љчен эшкђртеп, нотага сала башлый. Соћрак та ул эш белђн шљгыльлђнњдђн бизми џђм, тулы бер китаплык мая ќыелгач, 1964 елда аларны Мђскђњдђ бастырып та чыгара. Студияне тђмамлаганда диплом эше итеп «Татар бию кљйлђренђ сюита»ны нотага сала. Ќитђкче укытучысы, профессор Г.Литинский ул симфоник сюитаны бик ућышлы ђсђр дип кабул итђ.
1938 елныћ ќђй башында укулар тђмамлана. Эшкђ билгелђнњ кљннђре килеп ќитђ. Кемнђрдер алдан ук Казанда тиздђн ачылачак опера театрына эшкђ билгелђнгђн була. С.Сђйдђшев элекке эшенђ — Дђњлђт драма театрыныћ музыкаль бњлеген ќитђклђргђ дип кайтып китђ. Л.Хђмидигђ џђм тагын кемнђргђдер республиканыћ мђдђният идарђсеннђн килђсе чакыру кђгазе џаман књренми. Нђкъ шул вакытта Ленинградтан кайтып килњче казакъ артистлары џђм М.Ђњэзов Мђскђњдђ пђйда булалар. Мохтар џђм ђлеге таныш артистлар аны Алма-Атага кайтырга димлилђр. «Бездђ халык музыка уен кораллары оркестры эшли башлады, аћа дирижер кирђк. Син ул эшкђ бар яктан да килешле зат»,— ди М.Ђњэзов. Шулай итеп, язмыш талантлы татар композиторын тагын њз иленнђн читкђ алып китђ. Дљрес, Алма-Атада аны бик зурлап каршылыйлар. Гаилђ белђн яшђрдђй фатир бирђлђр (Бу вакытта Казанга кайткан студиячелђр гаилђлђренећ књпчелеге кунакханђ бњлмђлђренђ урнаштырылган була). Шул кљздђ њк ул ђлеге оркестрныћ баш дирижеры џђм сђнгать ќитђкчесе итеп тђгаенлђнђ. Унтугызынчы йљз кљй чыгаручысы џђм оста кубызчы-скрипкачы Кормангазый исемен йљрткђн ул Дђњлђт оркестры белђн якташыбыз биш ел ќитђкчелек итђ (Соћгы тапкыр бу оркестр Казанга 2003 елда килде. Якташыбызныћ берничђ ђсђрен дђ башкарды). Шул чорда аныћ гомерлек дан китерердђй ђсђрлђреннђн «Казакъ вальсы» (1940), чак кына соћрак «Былбыл» (1945, Н.Баймљхђммђдев сњзлђре) ќырлары туа. Якташыбызныћ казакъ илендђ иќат иткђн ќырларыныћ саны љч йљзгђ якынлаша. 1960 еллар башында Казакъстанда татар ђдђбияты џђм мђдђнияте кљннђре џђм тиздђн шундый ук чара Казанда уздырылуы ућаеннан, Латыйф ага, татар шигыренђ нигезлђнеп, тагын берничђ кљй яза. Шулардан ић танылганы, сђхнђдђн еш кабатланганы, мљгаен, «Иртђлђрен, кичлђрен» ќырыдыр (Хђсђн Туфан сњзлђре).

Казакъстанда яшђгђн дђвердђ Латыйф Хђмидинећ љч опера, бер оперетта, берничђ сюита џђм халык яратып кабул иткђн дистђлђгђн казакъ ќырын иќат иткђнлеге мђгълњм. ХIХ йљз казакъ кљйчелђреннђн Кормангазый, Дђњлђтгђрђй, Бирќан џђмбашкаларныћ ђсђрлђрен оркестр љчен эшкђртђ. «Балалар љчен фортепьяно ђсђрлђре», «Балалар љчен ќырлар», «Думбрада уйнау мђктђбе» џђмбашка уку-љйрђнњ ђсбапларын тљзи џђм бастыра.
Мохтар Ђњэзов «Абай» драмасы ќирлегендђ тиздђн опера либреттосын ђзерли. Шуны чын опера рђвешенђ китерњне яћарак оешкан композиторлар берлеге рђисе Ђхмђт Ќубанов белђн Мђскђњдђ опера студиясендђ укып кайткан Латыйф Хђмидигђ йљклилђр. Бу йљклђмђ нђкъ авыр сугыш кљннђренђ туры килђ. Халык уен кораллары оркестрында да эшне дђвам итђсе, сугыш батырларына багышлап ќырлар да язасы, операга да ќан љрергђ кирђк. 1942 елдан ул музыка училищесында, 1944 тђн яћа ачылган консерваториядђ укыта. Мактаулы доцент.
Ул елларда кљн-тљн эшлђдек. Ярты кљнне миндђ яки Ђхмђтлђрдђ ариялђр язып утырсак, икенче ярты кљн училищеда дђрес биреп узар иде. Кичлђрен опера театрында да эшлђр чыгып тора... Љйгђ кайтуга ястык љстенђ аварлык кына хђл кала. Авыр сугыш вакыты кешелђренећ књћелен књтђрњгђ љмет ителгђн дистђлђгђн ќыр язганмын. Совет иле каџарманы Маншук Маметовага, Панфилов дивизиясе батырларына, партизаннарга багышлы ќырларым ђле хђзер дђ радиотапшыруларда кулланыла...
Бик књп тырышлык куелган, байтак сынаулар њткђннђн соћ, ниџаять, «Абай» операсы язылып бетђ. Мђскђњ, Киев, Ленинградлардан эвакуациялђнгђн музыка, сђхнђ белгечлђре ярдђмендђ сђхнђлђштерелњгђ керешелђ. 1944 елда тамашачы операны дђррђњ алкышлап кабул итђ. «Абай» ќирле милли кадрлар тарафыннан иќат ителгђн беренче милли опера. Дљрес, аћа кадђр, 1934 елда ук бер тђќрибђ булып ала. Опера сђхнђсендђ «Кыз ќибек» (Ефђк кыз) дастаны нигезендђ эшлђнгђн музыкаль ђсђр уйнала. Лђкин аныћ музыка авторы башка миллђт вђкиле — Евгений Брусиловский була.
«Абай» операсы казакъ опера сђхнђсенећ ић ућышлы ђсђре. Аныћ ђлегђчђ куелмый, уйналмый калган елы юк. Мђскђњдђ уздырылган казакъ мђдђниятенђ багышлы чараларда да «Абай» сђхнђ тњрендђ йљри. Ул операда баш рольлђрне башкаручы Кљлђч Байсђетова, Роза Ќаманова, Бибигљл Телђгђнева, Ирмђк Серкебаев, бертуган миллђттђшлђребез Ришат џђм Мљслим Абдуллиннар дљнья књлђмендђ танылган артистлар дђрђќђсенђ ирештелђр.
1

С. Садыйкова, Л. Хђмиди. Алма-Ата, 29 апрель 1974 ел.

945 елда љч композитор (СССР халык артисты М. Тњлђбаев, Л. Хђмиди, Е. Брусиловский) тарафыннан Казакъстан ССРныћ њз гимны иќат ителђ. Бер њк вакытта Л.
Хђмиди, акын Ќамбулныћ йљз яшенђ багышлап, бер актлы «Ќамбул белђн Айкуныс» операсын да эшли (1946). Соћрак, 1949 елда, опера, тулыландырылып, «Ќамбул» исеме белђн кабат эшлђнђ џђм 1952 елда сђхнђлђштерелђ. Сугыш барган кљннђрдђ њк башланган џђм тљрле сђбђплђр белђн бераз тоткарланган «Телђгђн Туктаров» операсы да, ниџаять, 1947 елда тљгђллђнђ џђм сђхнђлђштерелђ. Сугыш батырына багышланган бу опера да Латыйф ага белђн Ђхмђт Ќубановныћ уртак ќимеше.
— Ђхмђт белђн без утызынчы еллар ахырында Кормангазый исемендђге оркестрда бергђ эшли башлаган идек. 1939да композиторлар оешмасын да бергђ нигезлђдек. Беренче кљннђн башлап, анда идарђ ђгъзасы булып торам. Музыка сђнгатенђ багышлап, йљзлђгђн мђкалђ, очерк язып бастырдым. Музыка фонды рђисе булуыма да дистђ еллар инде. Тљрле музыкаль чараларда жюри рђисе яки ђгъзасы булган очраклар да еш кабатлана. Њпкђлђр ќаем юк. Читкђ тибђрергђ телђгђннђрен тоймыйм.
Хак ђйтђ Латыйф ага. Казакъ илендђ аныћ абруе зур. 1942 елда аћа Казакъстан ССРныћ атказанган артисты, 1966 елда халык артисты мактаулы исемнђре бирелђ. 1978 елда ул Кљлђч Байсђетова исемендђге Дђњлђт бњлђгенђ лаек була. Берничђ орден, медаль белђн бњлђклђнђ. Ђдђбият, сђнгать љлкђсендђ хезмђт итњчелђр љчен Казакъстан ССРныћ дђњлђт бњлђклђрен булдыру карары 1944 елда кабул ителђ. Ђдђбият љлкђсендђ эшлђњчелђр љчен ул хђзер Абай, музыка, театр осталары љчен Кљлђч Байсђетова исемендђ йљртелђ. Кљлђч — казакъныћ танылган беренче опера ќырчысы. Аћа 1936 елда ук (егерме дњрт яшендђ) СССР халык артисты исеме бирелђ. Хђер, казакъ опера сђнгатендђ џђм музыка љлкђсендђ дђњлђтнећ андый ић югары исемен яшьли алучылар байтак. Талантлы, сђлђтле иќат кешелђрен шулай иртђ бђяли белњдђн њрнђк алырга кирђктер, мљгаен.
Љстђп шуны да ђйтик, Кљлђч Байсђетова Латыйф аганыћ «Казакъ вальсы» белђн «Былбыл» ќырын ић беренче џђм њзенчђлекле моћ вђ књтђренке рухлы итеп башкаручыларныћ берсе санала.
Латыйф Хђмиди 1948 елда Н.Баймљхђммђдев либреттосына «Балбулак» опереттасын иќат итђ. Бу ђсђр аныћ шушы юнђлештђге соћгы хезмђте. Мирасында тагын берничђ књлђмле симфоник ђсђре — сюиталары бар. Казакъстанда элегрђк даими башкарылган «Татар бию кљйлђренђ сюита»дан тыш, иќатташлары џђм музыка сљючелђр тарафыннан югары бђялђнгђн «Кобланды» џђм «Алма-Ата» сюиталарын атап њтђргђ кирђктер.
Латыйф Габделхђй улы Хђмиди 1983 елда, ќитмеш ќиде яшендђ Алма-Атада вафат. Соћгы књрешњдђ Латыйф ага мића ќитмеш яшенђ атап чыгарылган буклетын (иќат биографиясе язмасын) бњлђк итте (Аныћ ќитмеш яшьлек юбилеен билгелђп њтњ тантанасы 1976 елныћ 8 декабрендђ Абай исемендђге опера џђм балет театрында бик зурлап уздырыла). Шул очрашуда Латыйф ага Ђхмђт Ќубанов белђн икесенђ багышлап повесть иќат ителњен, лђкин хђзергђ ул ђсђрнећ њзендђ юклыгын белдергђн иде. Блокнот битенђ: «Повесть авторы Лия Ќаџанова», дип язып куйганмын. Музыка белгече А.Юсфин 1964 елда Мђскђњдђ, Б.Ерзакович 1978 елда Алма-Атада «Латыйф Хђмиди» исемле хезмђтлђрен нђшер иткђннђр. «Казакъстан ССР энциклопедиясе»нећ дњртенче томында да якташыбызга багышлы тљпле мђгълњмат бар, «Татар энциклопедия сњзлеге»ндђ дђ кыскача таныштыру мђкалђсе урнаштырылган2.
 
ИСКЂРМЂЛЂР:
1. Тукаев Г. Избранные произведения / Пер. В. Вольпина.–Ташкент, 1920.
2. Казахская ССР: Краткая энциклопедия. – Алма-Ата, 1991. – Т. 4. – С. 583-584; Татар энциклопедия сњзлеге. – Казан, 2002. – Б. 727.
 
Фотолар авторныћ шђхси архивыннан.
Лирон Хђмидуллин