2013 1/2

Ђйдаман матбага: тудыручылары џђм варислары (Мамадыш район газетасына — 95 ел)

 

 Мамадыш район газетасы коллективы. 2012 ел.

Борынгы, ђмма кљннђн-кљн яшђрђ-матурлана баручы Мамадыш каласыныћ уртасында — атаклы фронтовик шагыйребез џђм ђдибебез Шђйхи ага Маннур џђйкђле янында басып торам. Џђр елныћ 15 гыйнварында биредђ — Ш. Маннурныћ туган кљнендђ — ђлегђ республикабызда бердђнбер булган «Кышкы шигъри Сабантуй» гљрлђп уза. Мђскђњдђн, Ижаудан, Казаннан, Чаллыдан, Тњбђн Камадан, Алабугадан, Сарманнан џђм башка тљбђклђрдђн килгђн мђртђбђле иќат ђџеллђре белђн бергђ ќирле авторлар катнашында њтњче ђлеге тансык бђйрђмдђ олуг язучыбыз исемендђге премиянећ яћа лауреатлары билгеле була, аларга истђлекле бњлђклђр тапшырыла. Бу мђртђбђле премиягђ Лондонда, Мђскђњдђ, Самарада, Сембердђ, Ижауда, Казанда џђм республикабызныћ тљрле тљбђклђрендђ яшђњче талантлы байтак калђм иялђре дђ лаек булды инде.
Калђм дигђннђн, њткђн елныћ августында Мамадышта — Ш. Маннур џђйкђленђ капма-каршы якта гына — район газетасы редакция бинасы янђшђсендђ тагын бер њзенчђлекле символ балкыды. Районыбыз журналистлары Татарстанда, хђтта Россия књлђмендђ беренче буларак, калђм ђџеллђренећ абруен, чын талантын бђџали торган «Бђллњр Калђм»гђ џђйкђл куйдылар!
Мђгълњм булганча, «Татмедиа» ачык акционерлык ќђмгыятенећ «Нократ» матбугат-мђгълњмат филиалы коллективы Халыкара, Россия књлђмендђге конкурс-бђйгелђрдђ, элеккеге матур традициялђрне ућышлы дђвам итеп, књп мђртђбђлђр ќићеп чыкты, медальлђр, тљрле дђрђќђдђге дипломнар белђн бњлђклђнде џђм ић мљџиме — аеруча мђртђбђле «Бђллњр Калђм»гђ дђ лаек булды. Тљрле елларда аны редакциябездђн А. Смирнова, М. Миннегалиев (Вђрис Гали), А. Спиридонова (Алсу Дияр) да яулаган иде.
Филиалныћ хђзерге вакыттагы яшь, инициативалы яћа директоры — баш мљхђррире, талантлы журналист Светлана Ханова, район газетасыныћ 95 еллык юбилеен (2013 елныћ 6 феврале) лаеклы каршылау максатыннан, Мамадышныћ њз «Бђллњр Калђме»н булдыру тђкъдиме белђн чыккан иде. Џђм ул район ќитђкчелђре, беренче чиратта, муниципаль район башлыгы, район Советы рђисе Анатолий Петрович Иванов тарафыннан чын књћелдђн хуплау тапты.
Атаклы ђдибебез Шђйхи ага Маннур џђм «Бђллњр Калђм» џђйкђллђре алдында чал чђчле башымны иеп, тере чђчђклђр салып, таныш баскычлардан район газетасы редакциясе џђм типографиясе урнашкан бинаныћ икенче катына књтђрелдем. Биредђ мине књптђнге якын дустым-хезмђттђшем, Татарстан Язучылар џђм Журналистлар берлеклђре ђгъзасы, талантлы шагыйрь џђм прозаик-публицист, Ш. Маннур исемендђге «Агымсу» иќат берлђшмђсенећ ќитђкчесе Вђрис Гали кљтеп тора иде.
Аныћ белђн бергђлђшеп, 2005 елда Ижауда — Удмуртия республика типографиясендђ татар џђм рус теллђрендђ дљнья књргђн «Мамадышым — язмышым» («Мамадыш — судьба моя») дигђн 732 битле энциклопедик басманы карыйбыз, район газетасыныћ њткђн тарихы турында сљйлђшђбез.
Ђлеге хикмђтле китапныћ баш мљхђррире — университет буенча сабакташ дустым, књренекле шагыйрь џђм њзенчђлекле прозаик-публицист Р. Газизов бик хаклы язганча: «Туган ќиргђ бурычыћны тњлђњдђн дђ изге эш юктыр. Лђкин бу эш гаять катлаулы џђм зур батырлык сорый, љстђвенђ њтђ ќаваплы да...»
Џђммђбезнећ уртак сљенеченђ, редколлегия ђгъзаларыннан — Мамадыш районы хакимияте башлыгыныћ шул чордагы урынбасары Ш. Хђсђнов, «Нократ» мђгълњмат-матбугат дђњлђт учреждениесе генераль директоры В. Гыйззђтуллина, баш мљхђррир урынбасары В. Гали, ќаваплы сђркатип А. Дияр, тђќрибђле калђм ђџеллђреннђн З. Хђсђнов, Н. Михайлов, Н. Якимова ђлеге њтђ мљџим эшне ућышлы башкарып чыктылар.
Мамадыш энциклопедиясендђ туган районыбыз газетасы «Нократ» хакында да књп кенђ кызыклы материаллар тупланган. Танылган журналист џђм язучы Вђрис Гали билгелђп њткђнчђ, «Нократ» — заманында Казан губернасында чыга башлаган беренче љяз газетасы. Тђњге саны дљнья књргђн кљнгђ књз салсаћ, ул хђтта «Ватаным Татарстан» газетасына караганда да љлкђнрђк икђн!.. Чын мђгънђсендђ, ђйдаман матбага!
Газета чыгару мђсьђлђсе депутатларныћ љяз Советы башкарма комитетыныћ 1918 елгы гыйнвар ае утырышында ук књтђрелђ. Мамадыш каласында Павел Серебряковныћ ХIХ гасырныћ 80нче елларында ук оештырылган шђхси типографиясе була. Башкарма комитет Павел Михайловичка яћа газета чыгаруда булышлык сорап мљрђќђгать итђ. Ул баштарак ризалык бирсђ дђ, соћыннан, тљрле сђбђплђр табып, эшне озаккарак суза. Бђлки ул да, кайберђњлђр кебек, илдђге яћа хакимиятнећ гомере кыска булып, сђясђт тиздђн њзгђрер, дип, њзенчђ љметлђнгђндер.
Ахыр чиктђ депутатларныћ љяз Советы башкарма комитеты 1918 елныћ 6 февралендђ (иске стиль белђн 19ында) Серебряков типографиясен реквизациялђњ турында карар кабул итђ. Шул ук кљнне Иван Степанов мљхђррирлегендђ «Наши дни» газетасыныћ беренче саны дљнья књрђ.
Редакция њзе башта љяз ќир идарђсе бинасына урнаша (соћыннан ђлеге бина янгын сњндерњ часте џђм пионерлар йорты буларак та файдаланыла).
Газетаны атнага љч мђртђбђ чыгару бурычы куелса да, кайбер тоткарлыклар булу сђбђпле, февраль-май айларында аныћ 28 саны дљнья књрђ. Мљхђррир Иван Романович сул эсерлар партиясе ђгъзасы була. 1918 елныћ июлендђ эсерлар восстаниесе бастырылгач, ул кулга алына. И. Степановныћ шуннан соћгы язмышы тљгђл билгеле тњгел...
1918 елныћ май аенда љяз Советы башкарма комитетыныћ мљселман эшлђре комиссариаты органы булган «Мамадыш тавышы» газетасы чыга башлый. Ђлеге басманыћ тђњге мљхђррире итеп районыбызныћ Иске Мђкчем (хђзерге Ямаш) авылында туып-њскђн Мђхмњт Бљдђйли билгелђнђ.
1918 елныћ 6 сентябрендђ ак чехлар флотилиясе Соколка пристаненђ десант тљшергђч, Мамадыштагы Совет учреждениелђрен Кукмарага эвакуациялилђр. Типографиядђге станоклар, шрифтларныћ бер љлеше шђџђрдђ кала. Кызыл Армия частьлђре 19 сентябрьдђ Мамадышка кергђндђ, типография љлешчђ таланган, кђгазь запаслары алып кителгђн була инде. Шућа да карамастан, октябрь аенда «Мамадыш тавышы», М. Бљдђйли тырышлыгы белђн, яћадан њз авазын ишеттерђ башлый.

М. Бљдђйли.

Ђ «Наши дни» газетасы 70нче саныннан башлап њзенећ исемен «Голос пролетариата» дип њзгђртђ. Аныћ редакторы итеп А. Макеев билгелђнђ. (Ул, Вђрис Гали язуынча, ќирле халык судьяларыныћ љяз Советы рђисе, юстиция бњлеге мљдире вазыйфаларын да алып барган. М. Бљдђйли исђ љязнећ 2нче хђрби комиссары буларак та ќаваплы зур эш башкарган).
1919 ел башында Мамадыш тљбђгендђ яћадан ќилле-давыллы тормыш башлана. Колчак армиясе Нократ белђн Чулманга килеп ќитђ. Апрель аенда хђрби комиссариат, ревком џђм тагын кайбер учреждениелђр Ђбдегђ књчерелђ. Типография џђм редакциялђр исђ Мамадышта кала.
1919 елныћ июнендђ «Мамадыш тавышы» газетасыныћ мљхђррире итеп Мђхмњт Искђндђров билгелђнђ. Ђ М. Бљдђйли башка зуррак вазыйфага књчерелђ.
1919 елныћ апрелендђ «Голос пролетариата» газетасыныћ исеме «Вестник» дип њзгђртелђ. Ул атнаныћ џђр шимбђсендђ чыга. Ел ахырында Мамадышта РКСМныћ љяз комитеты органы булган «Голос юного коммунара» газетасы њз тавышын ишеттерђ башлый.
1920 елда «Мамадыш тавышы»ныћ исеме — «Кызыл кљч» дип, 1921 елда исђ «Кићђшче» дип њзгђртелђ. «Кићђшче»нећ мљхђррирлђре — Ильяс Яџудин, Ибраџим Бобров, Хаммат Сљлђйманов. Илдђ акча кытлыгы булу сђбђпле, контон газеталарын финанслау туктатылса да, «Кићђшче»не алар, ќђмђгать башлангычында, бушлай чыгарып килђлђр.
1920 еллар азагында Мамадышта да, башка контоннардагы кебек, газета чыгу туктап тора. ВКП(б)ныћ љлкђ комитеты карары белђн, 1931 елныћ апрелендђ, «Молодежь на севе» («Яшьлђр чђчњдђ») дигђн район газетасын чыгару љчен, Мамадышка Казаннан књчмђ типография ќибђрелђ. Аныћ карамагында «Америка» тибындагы басу машинасы, урысча-татарча шрифтлар була. Булышка республика газеталары журналистлары килђ. Шулай итеп, Мамадышта яћадан газета чыга башлый. Май аенда, партия љлкђ комитеты карары белђн, ђлеге типография Мамадышта калдырыла. Редакция коллективын туплау Галимќан Ђбделмановка йљклђнђ. 1931 елныћ декабрендђ газетага тагын яћа исем кушыла — «Колхозчы тавышы» (русчасы — «Голос колхозника»).
1918-1925 еллардагы кебек, редакциялђр баштарак аерым-аерым оештырыла. «Колхозчы тавышы»ныћ беренче саннары — Г. Ђбделманов, «Голос колхозника» — А. Чугунов мљхђрирлегендђ нђшер ителђ. Бераздан алар берлђштерелђ. Мђскђњдђ махсус институт тђмамлап кайткан Б. Корбанов исђ баш мљхђррир итеп билгелђнђ.
1937 елда Мђскђњдђ башланган шђхес культы ќиллђре Мамадышка да килеп ќитђ. Эзтабар ђдип Вђрис Гали язганча, 1937-1939 елларда гына да район газетасында ќиде мљхђррир алышына. Алар, тљрле сђбђплђр белђн, тљп вазыйфаларыннан азат ителђлђр: берђњлђре — сђламђтлеклђре нык какшау сђбђпле, икенчелђре — «халык дошманы» буларак.

К. Сафин.

Ниџаять, 1957 елда Мамадыш район газетасына баш мљхђррир итеп Бљек Ватан сугышы каџарманы, хђрби хђбђрче Кђрим Сафинны билгелђп куялар. 1960 елныћ мартында газетаныћ исеме «Коммунистик хезмђт љчен» дип њзгђртелђ. Заманында — 1968-1969 елларда — њзем дђ ђлеге газетада ђдђби хезмђткђр булып эшлђгђн калђм ђџеле буларак, баш мљхђрриребезнећ гаќђеп кешелекле, ярдђмчел шђхес булуы турында сљйлисем килђ. Тумышы белђн Яшел Њзђн районыныћ Кече Ачасыр авылыннан булган Кђрим Сафа улы њзенећ хезмђт юлын туган ягында клуб мљдире булып эшлђњдђн башлый. 1940 елда Кызыл Армия сафларына алына. Аннары — дђџшђтле сугыш еллары. Алгы сызыкта берничђ мђртђбђ яралана. Госпитальлђрдђ дђвалангач, яћадан сафка баса. Яу кырында књрсђткђн батырлыклары љчен сугышчан бњлђклђргђ лаек була. 1943 елда партия сафларына да кабул итђлђр њзен.
«Кђрим Сафин» исем-фамилиясе белђн шул елларда аныћ беренче язмалары армия, фронт газеталарында да књренђ. Татар Танае авылында туып-њскђн књренекле якташы — 1943 ел февраленнђн башлап, сугыш беткђнчегђ кадђр хђрби газеталарныћ њзхђбђрчесе булып хезмђт иткђн Афзал Шамов (1901-1990) белђн якыннан танышу џђм дуслашу Кђрим Сафа улыныћ ићнђренђ тылсымлы канатлар куя џђм ул килђчђктђ њзенећ гомерен тулысынча журналистикага багышларга уйлый.
«Егет сњзе бер булыр», — дигђндђй, 1946 елда армия сафларыннан демобилизациялђнеп кайткач, К. Сафин матбугат дђрьясын ићлђргђ тотына. Баштарак ул Арча районындагы «Яћа тормыш» газетасында ќаваплы сђркатип вазифасын башкара. Аннары, 1952-1954 елларда республика партия мђктђбен тђмамлагач, Саба районындагы «Колхоз байрагы» газетасында љч ел мљхђррирлек итђ.
Шуннан соћ аны журналист юллары данлыклы Мамадыш тљбђгенђ илтђ. Биредђ чирек гасыр дђвамында матбугат љлкђсендђ фидакарьлђрчђ эшлђве дђверендђ Кђрим Сафа улы њзен бар яктан да талантлы Ил агасы, максатчан-булдыклы ќђмђгать эшлеклесе, район тарихы елъязмачысы, ару-талуны белмђс тынгысыз йљрђкле калђмдђр буларак танытты. «Татарстанныћ атказанган мђдђният хезмђткђре» дигђн мактаулы исем йљртњче ђлеге олпат шђхес яшь калђмдђшлђренђ, шул исђптђн ђдђби иќат белђн шљгыльлђнњчелђргђ дђ гаять игътибарлы-ихтирамлы иде. Моннан ярты гасыр элек, аныћ турыдан-туры катнашы белђн, район газетасы редакциясе каршында ђдђби берлђшмђ оешты. Тора-бара ђлеге берлђшмђдђн тљрле ќанрларда бер њк дђрђќђдђ оста иќат итњче талантлы калђм ђџеллђре њсеп чыкты. Алар арасында заманында Мамадыш районы газетасы эшендђ нђтиќђле катнашып, рухи канатларын ныгыткан књренекле язучы-журналистлардан А. Хђлим, Э. Шђрифуллина, С. Сђњбанова, А. Сљнкишев, Р. Рђхмђтуллина, С. Кашапова, Т. Сабирќанов кебек њзенчђлекле шђхеслђр дђ бар.
Мљхтђрђм Кђрим Сафа улы гомеренећ соћгы кљннђренђ кадђр кулыннан њткђн калђмен тљшермђде. Џђм 74 яшендђ, њзеннђн соћ мђћге сњнмђс нурлы балкыш калдырып, бакыйлыкка књчте.
Еллар аша њткђннђргђ књз салгач, шуны ассызыклап ђйтђ алам: Мамадыш район газетасы редакциясендђ, К. Сафин ќитђкчелегендђ, бик ђйбђт, эшлекле иќади коллектив тупланган иде.
Баш мљхђрриребезнећ урынбасары — заманында «Социалистик Татарстан» газетасында эшлђгђн Х. Кашапов, газетаныћ ќаваплы сђркатибе — оста балыкчы Ђ. Хуќиев, хатлар бњлеге

Мамадыш районы газета редакциясе џђм типографиясе коллективларыныћ, борчак басуында эшлђгђннђн соћ, ял итњ мизгеллђре. 1969 ел.

мљдире (соћрак — филология фђннђре докторы, профессор) Р. Салихов, авыл хуќалыгы бњлеге мљдире М. Хђнђфиев, партия-пропаганда бњлеге мљдире З. Хђсђнов (соћрак аларныћ џђр икесе дђ — бер-бер артлы газетаныћ баш мљхђррирлђре џђм Татарстанныћ атказанган мђдђният хезмђткђрлђре булып ђверелделђр), тљрле бњлеклђрдђ эшлђњче хезмђткђрлђрдђн Р. Мерзин, Р. Сафина, С. Исмђгыйлова, Х. Басыйров, Ќ. Таќетдинов, Г. Нигъмђтуллин, С. Сђњбанова, редакциянећ машинисткасы Г. Мљхђммђтќанова (Татарстанда туган батырлар арасыннан ић беренче Советлар Союзы Герое Гафият Нигъмђтуллинныћ бердђнбер кызы) џђм башкалар искиткеч кешелекле џђм ярдђмчел затлардан иделђр.
Њзебездђн бер-ике яшькђ генђ олырак булган калђмдђшлђребез арасыннан М. Хђнђфиевка аерым тукталып њтђсем килђ. Мамадыш шђџђреннђн биш-алты чакырым ераклыкта гына урнашкан Тњбђн Ушмы авылыннан, урта мђктђптђ укыган чакта, дђреслђр тђмамлангач, район газетасы каршында ућышлы гына эшлђп килњче ђдђби-иќат берлђшмђсе утырышларына без — сабакташларым Р. Мљхђммђдиев џђм З. Мансуров белђн еш килеп йљри идек (сњз ућаеннан ђйтеп њтим: хђзерге вакытта аларныћ беренчесе — Мђскђњдђ нђшер ителњче «Татар дљньясы — Татарский мир», икенчесе Казанда чыгучы «Мђдђни ќомга» газеталарыныћ баш мљхђррирлђре, џђр икесе дђ — Татарстан Республикасыныћ Г. Тукай исемендђге Дђњлђт премиясе лауреатлары).
Ђдђби язмалары яшьлђй район џђм республика матбугаты битлђрендђ књренеп, талантлы калђм ђџеле буларак танылып килњче, инде олпат ђдип Гомђр ага Бђшировныћ да хђер-фатихасын алган Мљхђммђтзђки Хђнђфиев, Татарстанда ић нђтиќђле эшлђњче ђдђби-иќат берлђшмђсенећ ќитђкчесе буларак, газетабызныћ баш мљхђррире Кђрим ага Сафин белђн кићђшлђшеп, еш кына Казаннан књренекле шагыйрьлђрне, язучыларны да чакыра иде. Бездђ Татарстанныћ халык язучылары Гомђр Бђширов, Ђмирхан Еники, Фатих Хљсни, Гариф Ахунов, фронтовик шагыйрьлђрдђн Шђйхи Маннур, Мђхмњт Хљсђен џђм башкалар еш булалар иде. Татарстан Язучылар берлегенећ яшь язучылар белђн эшлђњ бњлегенећ ђдђби консультанты Абдулла Гомђр дђ Мамадыш тљбђген, аныћ њсеп килњче љметле калђм иялђрен бик ярата, алар янында еш була — џђрьяклап булыша иде. Тора-бара берлђшмђбезгђ атаклы якташыбыз Шђйхи ага Маннур шеф-консультант итеп билгелђнгђч (дљресрђге, њз телђге белђн алынгач), яшь иќади кљчлђр њзлђрен тагын да ныграк таныта башладылар.

Мамадыш район газетасы каршында эшлђп килњче ђдђби тњгђрђк утырышында. Сулдан ућга: М. Хђнђфиев, Ш. Мостафин, В. Ахунќанов, Р. Мљхђммђдиев, З. Мљхђммђдиева. 1965 ел.

Менђ шушы гаять игелекле-кирђкле эштђ — ђдђби иќат белђн шљгыльлђнњче яшьњсмерлђрне барлауда, калђмнђрен чарлауда, осталыкларын њстерњдђ М. Хђнђфиевныћ ић беренче ярдђмчесе С. Хђйретдинов булды. Њзе дђ шигырьлђр, хикђялђр, нђсер-парчалар язучы иќат ђџеле буларак, ул «Яшь авазлар» клубын оештырып ќибђрде, Мамадыш тљбђге яшь язучыларыныћ «Беренче књкрђњ» дигђн ђдђби альманахын ђзерлђде (Сђмигулла дустыбызныћ кереш сњзе белђн ачылган ђлеге альманахныћ машинкада басылган бер нљсхђсе ђле дђ шђхси архивымда кадерлђп саклана).
Мљхтђрђм Шђйхи ага Маннурныћ вафатыннан соћ (1905-1980), ђдипнећ якты истђлеген мђћгелђштерњ йљзеннђн, берлђшмђне «Ш. Маннур исемендђге «Агымсу» ђдђби-иќат берлђшмђсе» диеп йљртђ башладык. Заманында М. Хђнђфиев, С. Хђйретдинов, З. Хђсђнов, Я. Игђнђй (Ананий Малов), Ч. Хљснетдинова џђм хђзерге вакытта В. Гали кебек чын иќатчылар, оста калђм ђџеллђре ќитђклђгђн шушы мактаулы берлђшмђдђн республика-ил-дљнья књлђмендђ танылган шагыйрьлђр, прозаиклар, публицистлар, драматурглар њсеп чыкты. Алда исемнђре хљрмђтлђп телгђ алынган ђдиплђребездђн Р. Мљхђммђдиев (ул — Россиянећ М. Платонов, Тљркиянећ Халыкара, Евразия џђм Африка иллђренећ мђртђбђле «Лотос» бњлђге, М. Шолохов исемендђге Халыкара премия лауреаты да ђле), З. Мансуров (Татарстанныћ атказанган сђнгать эшлеклесе, Џ. Атласи исемендђге ђдђби премия лауреаты), Халыкара ђдђби бњлђккђ — Г.-Х. Андерсен исемендђге Почетлы дипломга ия булган џђм аны Кытай Халык Республикасына барып алган књренекле шагыйрь џђм прозаик, атказанган мљгаллим џђм мђдђният хезмђткђре Р. Газизов, Татарстанныћ атказанган сђнгать эшлеклесе, Башкортстанныћ Фатих Кђрим исемендђге ђдђби премиясе лауреаты — шагыйрь, прозаик, кинодраматург џђм композитор Ђ. Гадел, Татарстанныћ атказанган мђдђният хезмђткђрлђре В. Галиев, З. Хђсђнов, Н. Кђримова, Л. Фђршатова, В. Гали, Татарстан Язучылар берлегенећ џђм Мамадыш районы хакимиятенећ Ш. Маннур исемендђге премиясе лауреатлары В. Ахунќанов, М. Хђнђфиев, С. Шђйхи, М. Сафин, Р. Гобђй, М. Кашапов, Н. Йосыпова, З. Дђњлђтшин, М. Закиров, А. Фђлђхов, Р. Габдулла, Н. Мирхазова, Р. Мостафин, Россия Президенты Грантына ия булган мљгаллимђ-шагыйрђ Р. Галиева, республика књлђмендђге «Иделем акчарлагы» яшь иќатчылар конкурсыныћ тљрле еллардагы «Гран-при» иялђре Л. Мљгътђсимова-Гатина, Р. Ђгълђметдинов, И. Юнысов, тђњге китапларын чыгарган Г. Васыйлова, М. Шђйдуллина џђм район газетасыныћ фидакарь хђбђрчесе Дмитрий Крещенов исемендђге махсус премиясенђ (ул 1974 елдан башлап бирелеп килђ) лаек булган дистђлђрчђ якташларыбыз чын мђгънђсендђ тљбђгебезнећ горурлыгы-мактанычы булып ђверелделђр.
Яуланган њрлђрнећ, ирешелгђн ућышларныћ нигезендђ њзлђренећ иќади ялкыннарын, Олимпиада утыдай, башкалар йљрђгенђ књчерђ белгђн К. Сафин, С. Ђхмђтов, Р. Сафина, Р. Мерзин, М. Хђнђфиев, С. Хђйретдинов, З. Хђсђнов, Я. Игђнђй, В. Гали, Т. Сабирќанов, Н. Михайлов, А. Дияр, Р. Латыйпов, Н. Якимова, З. Ђгъзамов, В. Гыйззђтуллина, А. Смирнова, Р. Хаќиева, Г. Мљхђммђтќанова кебек тљрле буын вђкиллђренећ килђчђккђ зур љмет-ышаныч белђн сугарылган фидакарь эшчђнлеге ята.
М. Хђнђфиев белђн С. Хђйретдиновны Мамадыш районы газетасында эшлђгђн чорымда, мљхтђрђм К. Сафиннан кала, ић беренче остазларымнан саныйм. Беренчесе — ђдђби иќатка рухландырса, икенчесе њткђн тарихыбызга, дђџшђтле сугыш чорына кагылышлы эзлђнњлђргђ этђрде мине.
Бљек Ватан сугышы батырлары белђн яшьтђн њк кызыксына идем. Бђлкем, моћа кадерле ђтием — гвардия рядовое Ђхмђтсафа Мостафа улыныћ (1925-1982) яу кырыннан авыр яраланып, контузия алып, дљм-сукыр булып кайтуы, газиз ђнием — «Герой-Ана» Гљлзђйнђп Ибраџим кызыныћ бертуган абыйсы, гвардия љлкђн сержанты, орудие командиры Миннегаян Ибраџимовныћ (1921-1945) фашистларга каршы батырларча кљрђшеп, Германия ќирендђ гомере вакытсыз љзелње дђ сђбђпче булгандыр.
Беренче шигыремне Урта Кирмђн авылындагы сигезьеллык мђктђпнећ алтынчы сыйныфында укыганда, герой-шагыйрь Муса Ќђлилгђ багышлап, 1961 елныћ 20 февралендђ язган булсам, ќиденче сыйныфта укыганда Миннегаян абыема атап, «Њлемнђн кљчлерђк» дигђн «поэма» иќат иттем. Аннан соћ тагын яћалары туды. Ђнђ шулай, хђрби-патриотик тема мине њз эченђ бљтереп алып кереп китте. Тњбђн Ушмы унберьеллык мђктђбендђ укыган чорда ђдђби язмаларым џђм мђкалђлђрем район џђм республика газеталары битлђрендђ еш књренеп килђ иде инде.«Яшь ленинчы» газетасы белђн аеруча нык дуслаштым. 1965 елда «Яшь ленинчы» газетасы њткђргђн ђдђби бђйгедђ шигырьлђрем белђн ќићњ яуласам, 1966 елда «Уяна таћы илемнећ...» дигђн лирик хикђям љчен абруйлы жюри (бљек сђнгатькђрлђребездђн, ђдиплђребездђн Бакый Урманче, Хђсђн Туфан, Шђњкђт Галиев, Тавил Хаќиђхмђтов џ. б.) мине тагын беренче бњлђккђ лаек дип тапты...

Мамадыш тљбђгендђ ђдђби-мђдђни хђрђкђткђ яћа сулыш љргђн калђмдђшлђребез. Сулдан ућга: С. Хђйретдинов, М. Хђнђфиев. 1970 ел.

Мамадыш район газетасы коллективы. 2012 ел.

Ђйтђсе килгђн тагын бер фикерем — Сђмигулла дустыбызныћ Мамадышта эшлђгђн чагында бик књплђргђ (шул исђптђн, бу юлларныћ авторына да) књрсђткђн игелекле гамђллђре турында. Ђйе, ул кљчле рухлы кешелђрне эзлђп табарга џђм алар турында илџамланып язарга яратты. Мине дђ њз артыннан ияртте. Шулай бервакыт Сђмигулла белђн Мамадыш шђџђрендђ яшђњче Люция Губина дигђн кыз янына барып чыктык. Яшьтђн њк аяклары авырту сђбђпле, књбрђк љйдђ генђ укып, укытучы ђнисе Мђњќидђ апа, бертуган сећелесе Луиза, энесе Марсель ярдђмендђ урта белем алырга љлгергђн џђм хђзер Мђскђњдђге чит теллђр институтында немец телен љйрђнњ курсларында укучы ђлеге туташ бик матур шигырьлђр дђ иќат итђ икђн. Лирик парчалары да књћелгђ ятышлы. Љй тђрђзђсе каршындагы ташта њсњче яшь каенга багышлап язылганы безгђ бик тђ ошады. Аныћ њзен дђ, язмыш сынауларын ќићеп, ташны тишеп њсњче искиткеч кљчле ихтыярлы шул каенкайга тићлђп, район газетасында (фоторђсеме белђн) махсус сђхифђ дђ бирдек. Сђмигулла дустыбыз белђн бергђ язган «Ак юл сића, Люция!» дигђн кереш мђкалђбез џђм Л. Губинаныћ шигырьлђре бик књплђрдђ зур кызыксыну уятты (1969 елныћ 29 май саны). Шуннан соћ Люция туташныћ ђдђби язмалары республика газеталары, «Совет мђктђбе» («Мђгариф»), «Казан утлары», «Казан», «Мђйдан», «Идел» журналлары битлђрендђ дђ урын алды. Люция туташныћ шигырьлђренђ байтак кына композиторларыбыз кљйлђр дђ яздылар. Шулай итеп, корыч ихтыярлы кызныћ язмышы ќыр белђн бергђ њрелеп китте, аныћ ќирдђ балкып яшђвен тагын да мђгънђлерђк итте...
Ђнђ шулай, Мамадыш район газетасы (1990 елныћ сентябреннђн ул «Нократ» (Вятка) исемен йљртђ) бик књплђребез љчен тылсымлы иќат мђйданы булды, олуг Матбага џђм Ђдђбият дљньясында џђркайсыбызга њз урынын табуда ныклап булышты. Шућа да без ђйдаман газетабызга бик тђ рђхмђтле.
 
Фотолар авторныћ шђхси архивыннан.
 
Шаџинур Мостафин