2014 1/2

К. Мотыйгый-Т?хф?туллин ??м аны? «Татарча Коръ?н т?фсире» хезм?те

Татар халкының укымышлы, зыялы һәм алдынгы фикерле уллары арасында Камил Мотыйгый-Төхфәтуллинның иҗади эшчәнлеге һәм тормыш юлы безнең игътибарны җәлеп итте. Чөнки ул гасыр башында, дәүләт тарафыннан рәсми рәвештә рөхсәт ителгәнче үк, беренчеләрдән булып татар телендә кулъязма һәм басма журналлар чыгарган, «Сәйяр» татар театры труппасының оешуына булышлык иткән, татар телендә беренче концертлар оештырып илнең төрле өлкәләрендә чыгышлар ясаган, болар гына түгел, татарча Коръән тәфсире төзү өстендә дә эш алып барган, хаклыкка табынган һәм үз халкына хезмәт иткән искиткеч күпкырлы һәм тынгысыз шәхес.
К. Мотыйгый 1883 елның 25 февралендә Җаекта Мотыйгулла хәзрәт гаиләсендә дөньяга килә. Мотыйгыя мәдрәсәсендә ун ел укыганнан соң Мисырга китә һәм ике ел дәвамында Каһирәдәге әл-Әзһәр мәдрәсәсендә белем ала. Якын Көнчыгышның — Константинополь, Димәшкъ, Бәйрут, Александрия, Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә сәяхәт кыла. Туган шәһәре Җаекка кайткач үзе дә әтисенең мәдрәсәсендә мөгаллимлек итә. Аның тарих, мантыйк, яңа гарәп әдәбияты буенча биргән дәресләрен башка шәкертләр белән беррәттән татарның мәшһүр шагыйре Г. Тукай да тыңлый. Шулай ук ул Җаекта хатын-кызлар өчен җәдиди мәктәп ача, Мотыйгыя мәдрәсәсендә әдәби кичәләр оештырып җибәрә. Ул кичәләрдә яңгыраган Г. Тукай һәм К. Мотыйгый әсәрләрен тыңларга Җаектагы башка мәдрәсәләрдән дә шәкертләр йөри башлый.
Инде 1903-1905 елларда ук Камил Мотыйгый үзенең беренче стена гәзите «Әл-гаср әл-җәдид»не, беренче кулъязма газетасы («Мәгариф») һәм журналын («Әл-гаср әл-җәдид») чыгара башлый. Аларда нәшер һәм мөхәррир К. Мотыйгыйның «Мисырга сәяхәт», «Төш күрү», «Ике Рафик» исемле беренче хикәяләре белән беррәттән Г. Тукайның да тәүге әсәрләре татар шәкертләренә барып ирешә.
К. Мотыйгыйның «Бәхетле Мәрьям» исемле беренче
 романы Петербургта китап буларак басылып чыга һәм бик тиз сатылып бетә. Шул елларда К. Мотыйгый Рәсәйдә мөселманнар өчен чыгучы бердән-бер газета «Тәрҗеман»га да язмаларын җибәрә.
1905 елда илдә булган үзгәрешләрдән соң К. Мотыйгый теләктәшләре ярдәмендә кулга төшерелгән үз типографиясе, үз җитәкчелеге һәм җаваплылыгы белән рәсми рәвештәге көндәлек басма «Фикер» газетасы чыгара башлый. Үз типографиясе дисәк тә ул басмаханә аның үзенеке үк булмый, әлбәттә. Мөгаллимлек белән көн күргән гади татар кешесенә каян килсен ди андый байлык? «Уралец» исемле русча газетаның типографиясенә унлап кеше хуҗа була, ул бөлгенлеккә төшкәч аз гына акча туплап К. Мотыйгый басмаханә пайчылары сафына баса һәм җитәкчелеккә сайлана, шул журналның мөхәррире булып тора. Дус-ишләре ярдәме белән Казанга барып татарча хәрефләр алдыра, ике хәреф җыючы оста яллый. Шул рәвешле Уральскта татарча басмаханә бүлекчәсе барлыкка килә. Анда татар телендә генә түгел, казакъ телендә дә мәкаләләр басылуы билгеле. 1906 елда инде ул «Әл-гаср әл-җәдид» журналының басыла башлавына ирешә. Әлеге басмалар бөтен Рәсәйгә тарала. Аларда Г. Тукай, Ф. Әмирхан, К. Мотыйгый һәм башкаларның язмалары дөнья күрә. «Уклар» сатирик журналы басыла башлагач К. Мотыйгый журнал белән җитәкчелек итүне тулысынча Г. Тукайга тапшыра.
Әлеге басмаларда патша самодержавиясенә каршы халыклар тигезлеге, хөррияте һәм иреген таләп иткән көчле язмалар дөнья күрә. Шул сәбәпле алар һәрдаим күзәтү астында була, эзәрлекләнә һәм хәтта типографиягә һөҗүм дә ясала.
К. Мотыйгый һәм аның эшчәнлегенә теләктәшлек иткән Мотыйгулла хәзрәткә карата җинаять эше ачыла. Моның сәбәбе түбәндәгедә була. Ул вакытта Рәсәйдә рәсми басма газета чыгарыр өчен 25 яшь тулу шарт. Әле 25-е тулмаган К. Мотыйгый газета чыгаруга рөхсәт алыр өчен әтисеннән метрика кәгазенә яшен арттырып язуны үтенә, Мотыйгулла хәзрәт аны кире какмый. Дөреслек ачыклангач эш судка барып җитә. Суд утырышында үзенә сүз бирелгәч К. Мотыйгый: «Әгәр изелгәннәрне яклау һәм халык бәхете өчен көрәшү җинаять булып исәпләнә икән, ул чакта без — җинаятьчеләр!»1 — ди. Мотыйгулла хәзрәткә үзе ачкан мәдрәсәдә мөгаллимлек итү тыела, ирегеннән мәхрүм ителүдән дусларының тырышлыгы гына коткарып кала. К. Мотыйгыйдан исә редакторлык итү хокуклары алына, ләкин журналист югалып калмый — теләктәшләре исеменә теркәлгән газета-журналлар өстендә эшләвен дәвам итә. Шул рәвешле «Яңа тормыш» газетасы барлыкка килә. Анда К. Мотыйгый «Төш күрүче» исеменнән үткен телле памфлет һәм фильетоннар яза. Шул язмалар сәбәпле әлеге газета да хөкүмәт тарафыннан ябыла.
 
Бу хәлләрдән соң әдипкә нәшерлек эше белән шөгыльләнү өчен бөтен юллар да ябыла, шуңа ул бар иҗади көчен башка өлкәгә, музыкага юнәлтә, үзенең концерт программасы белән илнең төрле өлкәләрендә чыгышлар ясап йөри. Беренче түләүле татар концерты 1909 елның 16 июлендә Сембер шәһәренең приказчиклар клубында К. Мотыйгый тырышлыгы белән уздырыла. Әлбәттә, аның бу эшчәнлеге дә хөкүмәт тарафыннан эзәрлекләнә, кайбер шәһәрләрдә концертлар куярга рөхсәт бик авырлык белән алынса, кайберләрендә ул бөтенләй бирелми. Андый очракларда җырчы концертларны рөхсәтсез үткәрә һәм полиция хезмәткәрләреннән тамашага килгән халык ярдәме белән генә качып котыла. Әлеге эшчәнлекне К. Мотыйгый татар халкын дөреслек, мәгърифәт һәм хөррияткә өндәү теләге белән башлап җибәргәндер. Чөнки гади халыкка газета-журналлар аша гына түгел менә шундый юл белән дә мөрәҗәгать итеп булганын яхшы белгән. Концертларында татар халык моңнары белән беррәттән үзе язган җырлар да яңгырый, алар гөрләп үтә. Революциягә кадәрге сигез ел эчендә ул куйган концертлар саны мең ярымга җитә2. Бу яңа эшчәнлеген кискен тәнкыйтьләүче, үзен хурлаучылар да аз булмый: кайбер газеталар аны олылап искә алса, кайберләрендә түбәнсетү рухы сизелә.

Мотыгый-Төхфәтуллин К. Мәшһүр шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаев хакында хатирәләр. – Казан, 1914. – Б. 1. М. И. Әхмәтҗановның шәхси архивыннан.

Революцияне К. Мотыйгый зур өметләр баглап, шатланып каршы ала. Смольныйда татар телендә чыккан беренче совет газетасы «Ярлы халык»ның редакторы була, Главпочштампта эшли, Самарадагы мөселман комиссариаты каршында оештырылган «Киңәш», «Яңа көч» газетасының редакторы, Җаекта партиянең шәһәр комитеты каршында мөселман коммунистлар секциясен оештыра һәм аның рәисе итеп сайлана, губревком карамагындагы милләтләр бүлегенең коллегия әгъзасы булып сайлана һәм ревкомның татар бүлегенә мөдир итеп билгеләнә. Татар, казакъ сугышчылары арасында популярлашып киткән «Ихтилал байрагы» дип аталган газетага да ул нигез сала. Җаекка кайткач беренче эш итеп «Яңа фикер» газетасын оештырып җибәрә.
Ләкин гаделлек өчен көрәшүне тормыш максаты итеп алган К. Мотыйгый яңа урнашкан хөкүмәткә һәм аның җитәкчеләренә дә ошап бетми, өстеннән аноним шикаятьләр языла. К. Мотыйгый партиядән чыгарыла, Мәскәүдә уздырылачак Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында катнашачак кешеләр исемлегенә бөтенләй кертелми.
Улы, татарның опера һәм балет театрына нигез салучы, Мәскәү консерваториясе каршында оештырылган опера студиясе җитәкчесе һәм аның партия оешмасын җитәкләүче Хәмит Төхфәтуллин, халык дошманы дип гаепләнеп кулга алына, Мотыйгый моңа кадәр алып килгән персональ пенсиясеннән мәхрүм ителә, көтмәгәндә җитди авыруы ачыклана. Болар барысы әдипне коточкыч адымга этәрә — 1941 елның 26 гыйнварында үз-үзенә кул сала.
2013 елда К. Мотыйгыйның тууына 130 ел булды. Аның «Мисырга сәяхәт», «Төш күрү», «Ике Рафик» исемле беренче хикәяләре белән беррәттән «Бәхетле Мәрьям» исемле беренче романы, «Моназара» хикәяләр бәйләме (1903), «Нәрсәләр генә күрмибез төшләребездә» сатирик хикәясе (1904), олырак яшьтә иҗат ителгән, китап буларак басылган алты күренешле «Тозак», кулъязма килеш калган «Шайтан өне», «Көрәш» пьесалары, тәмамланмый калган «Уйлап табучы» күләмле әсәре билгеле. Моннан тыш безнең көннәргә «Әл-гаср әл-җәдид» кулъязма журналының егермеләп нөсхәсе килеп җиткән, анда К. Мотыйгыйның тагын бик күп әһәмиятле иҗат җимешләре бардыр.
Казан китапханәләрендә Габдулла Килдиев нәшерлегендә 1914 елда чыккан «Мәшһүр шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаев хакында хәтерләр» дигән 22 битлек китабы һәм дини темадагы «Татарча Коръән тәфсире», «Тәрҗемәт әл-җәзәрия» (1904) китаплары саклана.
К. Мотыйгыйның эшчәнлеге һәм иҗаты әлегәчә җентекләп өйрәнелмәгән. Аның исеме Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов томнарында искә алынудан кала беркая да очрамый диярлек. Бу өлкәдә әдипнең 17 елдан соң акланып Казанга кайткан улы Х. Төхфәтуллин үз өлешен кертә. Безнең көннәргә килеп җиткән кулъязма газета-журнал һәм әдәби әсәрләр аның тырышлыгы белән тупланган. Х. Төхфәтуллинның 1992 елда басылып чыккан «Камил Мотыйгый» дигән кечкенә китапчыгы әдипнең иҗади юлын яктыртучы гаять әһәмиятле материалларны туплаган3. Әдипнең тууына 115 ел тулуга багышлап язылган Л. Хәмидуллин мәкаләсен дә искә алмый үтеп булмый4.
Тормыш юлы белән танышкач К. Мотыйгыйның бик тынгысыз, хаклык өчен көрәшүче, һәр эшчәнлегендә күп каршылыкларга очраса да туктап калмыйча алга атлаган шәхес, үз тирәсендә теләктәшләрен туплый белгән зур оештыру сәләтенә ия лидер булганлыгы аңлашыла. Шуңа аның әдәби эшчәнлеге дә үзе кебек үк бай һәм күпкырлы. К. Мотыйгый мөгаллимлек, журналистлык, нәшерлек һәм музыка өлкәсе белән генә чикләнмичә дини тәгълимат белән дә шөгыльләнгән кеше. Дөрес, кайберәүләр аның дин өлкәсендәге эшчәнлеген үз заманында да, бүгенге көндә дә түбән бәялиләр, ләкин шуны истә тотарга кирәк К. Мотыйгый төзегән «Татарча Коръән тәфсире» тиешле дәрәҗәсендә өйрәнелмәгән. Үз заманында әлеге тәфсир Г. Гыйсмәти хезмәте белән беррәттән Ф. Әмирхан тәнкыйтенә дучар була5. Көнчыгышта басылып килгән «Садәи ферганә» гәзитендә дә К. Мотыйгыйның «Татарча Коръән тәфсире» искә алынганлыгы мәгълүм. Анда әлеге хезмәтнең фарсычадан мәшһүр Хөсәени Вәез КашифиI тәфсире тәрҗемәсе булырга мөмкинлеге турында фаразланган6.
Соңгы елларда татар телендә дөнья күргән Коръән тәфсирләре галимнәрдә кызыксыну уятты һәм әлеге мирас әкренләп фәнни әйләнешкә керә башлады. Изге Коръәннең татар халкы тормышында тоткан урыны һәм фәнгә билгеле төрки телле тәфсирләргә багышланган «Коран по татарски» мәкаләсендә А. Ахунов К. Мотыйгый эшчәнлеген дә читләтеп үтми: «Говоря о татарских тафсирах, нельзя не упомянуть также труд татарского журналиста и издателя Камиля Мутыги (1883-1941) “Татарча Куръэн тәфсире” (Комментарий к Корану на татарском языке)»7.
Ләкин ничек кенә булмасын К. Мотыйгый татарларда Коръән тәфсирләре төзүгә үз өлешен керткән. Ә хезмәтнең көчле тәнкыйтькә дучар булуы әле аның түбән дәрәҗәлегенә түгел, бәлки, оригинальлегенә ишарәлидер. Яңачалык теләсә нинди җәмәгатьчелек тарафыннан кискен каршылыкка дучар була.
«Татарча Коръән тәфсире» 1914 елдан аерым кисәкләргә бүленеп 15-20 битлек китап буларак Габдулла Килдиевның Казандагы «Мәгариф» басмаханәсендә басыла башлый. Беренче кисәкнең нәшере Габдулла Килдиев булса, киләсе китапларның нәшере һәм мөхәррире булып К. Мотыйгый үзе тора.
Безгә аның биш бүлеге басылып дөнья күрүе һәм җәмәгатьчелек тарафыннан көчле тәнкыйтькә дучар булуы нәтиҗәсендәдер, басмадан төшерелүе мәгълүм. Казан китапханәләрендә аның дүрт бүлеге табылды.

Мотыйгый-Төхфәтуллин К. Татарча Коръән тәфсире. Өченче кисәк. – Казан, 1914. – Б. 2-3. М. И. Әхмәтҗановның шәхси архивыннан.

Дөнья күргән тәфсирендә К. Мотыйгый Коръәннең бары тик беренче кисәгенең дүрттән бер өлешен генә шәрехләп өлгерә. «Татарча Коръән тәфсире. Беренче кисәк» (1914) автор тарафыннан язылган «Сүз башы» дигән кереш өлешне, «Әл-Фатиха» сүрәсе тәфсирен һәм йомгаклау рәвешендә китерелгән «Тәкъриднамәләр» (Фикерләр) бүлеген үз эченә ала. Йомгак өлешендә Нияз Мөхәммәд бине Сөләйман бине Габделбакый бине Сөләйман әс-СөләйманиII, Хәсән бине Муллахмәт ПономаревIII, мулла Шаһиәхмәт УлиевIV, Мирзахид Миргабид углы Гакыллы, Галимҗан Нурмөхәммәдев кебек шәхесләрнең К. Мотыйгый бастыра башлаган Коръән тәфсире турындагы фикерләре китерелә.
«Татарча Коръән тәфсире»нең алга таба дөнья күргән китапларында «Әл-Бәкарә» сүрәсе тәфсирләнә: «Икенче кисәк» (1-43 аятьләр), «Өченче кисәк» (44-74 аятьләр), «Дүртенче кисәк» (75-105 аятьләр), «Бишенче кисәк» (106-140 аятьләр). Ул бүлекләр бер-бер артлы 1914 (2, 3 китап), 1915 (4, 5 китап) елларда басыла.
К. Мотыйгыйның Коръән тәфсире язу турында нияте күптән булып та бу зур һәм җаваплы эшкә тотынырга батырчылыгы җитми йөри. 1914 елда Уральскийга сәфәре вакытында салкын тидереп бик каты авырый һәм «исән-сау терелсәм Коръәннең татар теленә тәрҗемә вә тәфсирен яза башлар идем», — дигән нәзер әйтә. Моннан соң яшь мөгаллимнең хәле яхшыра, әкрен генә тернәкләнә башлый, бөтенләй тазарып хастаханәдән чыккач та әдип кичекмәстән нәзерен үтәү эшенә керешә.
 
Коръәнгә шәрехне бер юлы тулысынча эшләп бер басма итеп чыгаруның язучыга да, укучыга да бик авыр һәм уңайсыз булуын истә тотып һәм «Мисыр үә Истанбул кеби бөек ислам мәмлекәтләрендә олуг китапларны кисәкләп бастыру гадәте»8 барлыгын исәпкә алып аны нәзек китапчык рәвешендә бастырырга ният кыла. «Татарча Коръән тәфсире»нең кереш өлешендә татар телендәге бу хезмәтнең замана җәмәгатьчелеге арасында кискен тәнкыйтькә дучар булачагын фаразлап куя. Ләкин моңа һич ачуланмыйча биргән тәкъдим һәм төзәтүләрне киләчәктә исәпкә алачагы турында белдерә. «Әйдә Коръәнне чын мәгънәсе илә тәфсир итүчеләр аякка калкысыннар вә минем хаталарымны күргезеп минем гыйлмем вә зиһенем артуга сәбәп булсыннар»9.
Әлеге чорда Коръәннең күп кенә төрки телләргә (татар, төрек, әзербәйҗан, башкорт һәм башкалар) тәфсир һәм тәрҗемәләре булса да аларның замана таләпләренә туры китереп эшләнмәгәнлеге К. Мотыйгыйны күптән борчый торган мәсьәлә була. Аның фикеренчә, әлеге вакытта рус, фарсы һәм төрки телләрдә булган тәфсирләрнең кайберләрендә Коръән аятьләренең мәгънәләре тиешенчә төшендерелмичә кыскача бирелгән, кайберләрендә исә киресенчә сүз озакка китеп аятькә аңлатма бирер урынга бөтенләй кирәге булмаган «әллә нинди ялган хикәятләр вә кыйссалар язу илә тутырылган»10. Ул бигрәк тә сүзләрнең гарәп телендә булмаган мәгънәләрдә тәрҗемә ителүенә басым ясый.
Мондый тәфсирләргә мисал итеп Баку шәһәренең кадые Мир-Мөхәммәд Кәрим бине Җәгъфар әл-Галәви әл-Мәсәви әл-Хөсәйнинең әзербәйҗан телендә язылган һәм Баку миллионеры Зәйнелгабидин Тәкыев чыгымнарына 1904-1905 елларда Баку шәһәрендә «Каспий» матбагасында нәшер ителгән «Кәшф әл-хакаикъ» тәфсирен китерә. Бу әсәр «Кәшшаф» (Ачу), «Мәфатих әл-гайб» (Күзгә күренмәгәннәрне ачу), «Әнвар әт-тәнзил» (Иңдерүнең нурлары), «Лөбаб әт-тәэвил» (Иң яхшы аңлату), «Мәдарик әт-тәнзил» (Иңдерүнең рухи көчләре), шәех Табризиның «Мәҗмәгъ әл-бәян» (Аңлатмалар җыелмасы), «Рух әл-бәян» (Бәян итүнең рухы) исемле хезмәтләргә нигезләнеп язылган була һәм аның турында заманында Риза Фәхретдин Оренбургта «Вакыт» матбагасында басылган «Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр» исемле китабының «Матбугатта басылган тәфсир китаплары» дигән бүлекчәсендә түбәндәге фикерен белдерә: «Өч җилдтә булган бу тәфсирнең эшләнүе бик әйбәт, азагына бөтен Коръән басылып барган вә аятьләр саннары-номерлары белән саналган, мөәллиф (тәфсир язучы кеше. — Г. Н.) тарафыннан гүзәл-гүзәл аңлатмалар куелгандыр»11.
К. Мотыйгый исә шул «Кәшф әл-хакаикъ» хезмәтен бик үк югары бәяләми. «Әр-Рахмән» сүрәсенә язылган тәфсирне кискен тәнкыйтьли, гарәп сүзләренең үз мәгънәсендә тәрҗемә ителмичә, бөтенләй башка мәгънәдә кулланылуына, кайбер җирдә артык сүзләр кушылуына басым ясый һәм үзе төзәтелгән мәгънәләрен бирә.
К. Мотыйгыйның Коръән тәфсире яза башлавы турында ишеткәч тә Оренбургта авторны көферлектә, гарәп теле һәм дин өлкәсендә тиешле белеме булмый торып бу олы эшкә алынуда гаепләүчеләр табыла. Без К. Мотыйгыйның бу эшкә белеме дә, әзерлеге дә булгандыр дигән фикердә торабыз. Чөнки аның ун ел Мотыйгыя мәдрәсәсендә, ике ел Каһирәнең бөтен дөньяга мәшһүр әл-Әзһәр мәдрәсәсендә укуы, Мисыр галиме шәех Мөхәммәд, мәдинәле шәех Сәед Гали әз-Заһири әл-Ватари хәзрәтләреннән иҗазәтнамә алуы, туган шәһәренә кайтып шул ук Мотыйгыя мәдрәсәсендә мөгаллимлек итүе һәм Духовный собраниядән имам-хатиб вә мөдәррис булырга лаеклыгы турында шәхадәтнамәләре моның киресен исбатлый.
 
Астөшермә һәм сылтамалардан күренгәнчә, К. Мотыйгый «Татарча Коръән тәфсире»н язу барышында хәдисләрдән, күп кенә авторларның гарәп телендә язылган тәфсиреннән файдаланган. Алар Мөхетдин ибн Гарәби тәфсирләреV, Әбү-Җәгъфәр Мөхәммәд бине Җәрир әт-ТәбаринеңVI «Җамигъ әл-бәян фи тәфсир әл-Коръән» хезмәте, Фәхретдин Мөхәммәд бине Гомәр әр-Разыйның «Мәфатих әл-гайб» дигән тәфсиреVII, Әбүлкасыйм Җарулла Мәхмүд бине Гомәр әз-Зәмәхшәринең «Әл-Кәшшаф ган хакаикъ әт-тәнзил»VIII, Әбүссәна Шиһабетдин Мәхмүд бине Габдулла әл-Багдади әл-Әлүсинең «Рух әл-мәгани»IX, Низаметдин Хәсән бине Мөхәммәд бине Хөсәен әл-Куми ән-Нисабуринең «Гараиб әл-Коръәни вә рагаиб әл-фөркани»X дигән тәфсирләре.
Алда саналган, мөселман дөньясында киң таралган тәфсирләр белән беррәттән мөгаллим әл-Якыйнның «Шәрех мәвахиб әл-ләдәния», «Шәйх әл кыйраә хәзрәт Нәфигъ кыйраәте» дигән хезмәтләргә дә сылтамалар очрый.
К. Мотыйгый-Төхфәтуллинның «Татарча Коръән Тәфсире» хезмәте Изге Китапның татар телле шәрехләре арасында үз урынын алып тора. Автор аны төзү процессында авторитетлы галимнәрнең аңлатмаларыннан файдалана бу турыда ул «мин Коръәнне үз раим илә генә тәфсир итмим, бәлки әкәбир гуләмә вә мүхәддисин газам хәзрәтләренең сүзләренә багып алар мәгъкул күргән мәгънәләр илә генә тәфсир итәргә тырышам»12 дип белдерә, ләкин шул ук вакытта хезмәттә аның үз фикерләре дә чагылыш таба.

Ул искелеккә каршы чыга, иске карашлы дин әһелләрен белемсезлектә, тар фикерлелектә гаепли һәм алар төзегән Коръән аңлатмаларының замана таләпләренә туры килмәвенә, шул хезмәтләрне укыган гади халыкның хакыйкатькә юл таба алмавына ачына. Киләчәктә Россия мөселманнарының мәгърифәт юлында булуы, фәнни белем һәм мәдәният казанышларында катнашуы, «мескин вә бичара мөселманлар»13 булудан туктап Коръән Кәримдәге гыйлемнәрне дөрес аңлый һәм көнкүрештә куллана белә башлавы өчен тырыша. Ул бөтендөнья фәнни-техник казанышларына таянып фикер йөртә, катып калганлыкны тәнкыйтьли бу яктан Г. КурсавиXI кебек күренекле татар мөселман реформаторының традицияләрен дәвам итә.
Аның «Татарча Коръән тәфсире» татарларда Аллаһның Изге Китабын тәфсирләүнең бер үрнәге булып тора һәм татар экзегетик традициясенең бер сәхифәсен чагылдыра.
 
ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Төхфәтуллин Х. К. Камил Мотыйгый / Русчадан Н. Камалов тәрҗемәсе. – Казан, 1992. – Б. 4.
2. Шунда ук. – Б. 60.
3. Шунда ук. – Б. 80.
4. Хәмидуллин Л. Күләгәдә калган шәхес. Күренекле матбугат әһеле һәм җырчы Камил Мотыйгыйның тууына 115 ел // Шәһри Казан. – 1998. – 27 февраль.
5. Әмирхан Ф. Әсәрләр. Әдәбият-сәнгать тәнкыйте, биографик материаллар, хатлар. – Казан, 1986. – 4 т. – 158 б.
6. Вакыт. – 1914. – 11 октябрь.
7. Ахунов А. Коран по-татарски. О долгой, трудной и все еще не окончившейся истории перевода Корана на татарский язык // Татарский мир. – 2004. – № 4. [Электронный ресурс]. — Режим доступа: http://www.tatworld.ru/article.shtml?article=496&section=0&heading=0.
8. Мотыйгый-Төхфәтуллин К. Татарча Коръән тәфсире. Беренче кисәк. – Казан, 1914. – Б. 7.
9. Шунда ук.
10. Шунда ук. – Б. 4.
11. Фәхретдин Р. Коръән вә табагат. – Казан, 2012. – 136 б.
12. Мотыйгый-Төхфәтуллин К. Күрс. хез. – Б. 8.
13. Шунда ук. – Б. 6.
 
Татарча Коръән тәфсире
Беренче кисәк
Сүз башы, әгузү бисмилләһ вә «Сүрәту әл-Фатиха» тәфсире
Калә Аллаһу әл-Кәрим фи китабүһү әл-кадим:
«Вә Коръәнән фәракнәһу ли-тәкраәһу галә ән-нәси
галә моксыйн вә нәззәлнәһу тәнзилән».
Сурәту әл-бәни ИсраилXII.
Сүз башы
Аллаһы Тәгалә җәллә җәләләнең китап кадиме вә Коръән Кәриме йир йөзендәге җөмлә бәндәләренең җәмигъ әхкәм шәргыйәи вә әүәмир иләһийә белдермәк өчен иңмешдер. Икенче бер тәгъбир берлә әйтсәк бу Коръән Газыйм Әлшан безгә һәрбер дөньяви вә ахыйрәви эшләрдә вә һәр хосусларда мөрәҗәгать улыныр өчен бер хәбәр вә иптәш мәнзәлендә безләргә дустыр әл-гамәл уларак килмештер. Әмма аның илә ялңыз авыруларны өшкереп яки зияратларга барып мәетләр рухына Коръән укыган булып яки башкача мәсҗид вә мәдрәсәләрдә хәтемнәр иткән булып акча алыр өчен вә аның илә сәүдә итәр өчен килмәмешдер.
Мәшаихдән берсе Коръән Кәрим һәркемнең иптәше булдыгы хакында буйлә димештер:
«Фә мән арадә мөнисән фә әл-Коръәнү йәкфиһи».
Ягъни, иптәш эзләгән кешегә Коръән җитәр димәктер. Кыйраәт галимнәреннән бөек остаз имам Шатыйби хәзрәтләре дә Коръәннең иптәш вә утырдаш булдагы хакында бойла дигән:
«Вә хәйру җәлисин лә йәмиддү хәдисуһу — вә тәрдәдүһү йәздәдү фиһи тәҗәммүлә».
Ягъни, Коръән Кәрим — ни күңел иптәше вә утырдашыдыр. Аны тәкърар кылу, анда булган матурлыкны вә яхшылыкны арттыра гына бара, димәктер.
Һич шик вә шөбхәсез, Коръән һәркемнең иптәше вә һәр мөэмин мөселман булган кешенең моктадәбәсе улмак ляземдер вә һәркемгә үзенә кирәк булган мәсьәләләрне ошбу Коръәнгә карап тапмак кирәк буладыр. Коръән безгә шуның өчен генә җибәрелде. Вә шул Коръән буенча гына йөрергә безгә әмер ителде. Иштә бу хакта Аллаһы Тәгалә кәләм кадимендә боерадыр:
«Вә мә әтәйкүмү әр-расулу фә хөзуһу вә мә нәһикүм ганһу фә интәһу вә әттәку Аллаһә иннә Аллаһә шәдиду әл-гыйкаб».
Мәгънәсе: Рәсүл сезгә ни китерде шуны тотыңыз вә нидән сезне тыйды шуннан тыелыңыз, Аллаһдан куркыңыз, Аллаһ каты газап кылгучы димәктер.
Раббы Тәгалә хәзрәте ошбу аять илә Үзенең рәсүле Мөхәммәд Мостафа саллаллаһу-галәйһи-вәссәлләм аркылы җибәргән Коръәне вә китабы юлындан аслан чыкмаска кушадыр вә чыккан адәмнәрне Үзенең каты газабы илә куркытадыр.
«Вә игътәсиму би-хәбли Аллаһи җәмиган уә лә тәфәрраку».
Аяте дә моңа дәлаләт кыладыр. Ягъни, сез Аллаһы Тәгаләнең җебенә (Коръәненә) барчаңыз да ябышыңыз вә аерылмаңыз дия боерадыр.
Бинаән галәһи безгә барча хикмәт вә мөнәфигъләрне эченә алган Коръән Кәримнең юлындан аслан чыкмаска тиешле буладыр. Ләкин Коръән Кәримнең Аллаһы Тәгалә ирадә кылганча чын мәгънәсенә татарчага тәфсир вә тәрҗемә кылынган тәфсир вә тәрҗемәсе кайда? Менә бу мәсьәлә күптән бирле минем күңелемне җәрәхәтләгән бер бөек мәсьәләдер. Дөрест, бездә гарәпчә, татарча, фарсыча-төркичә, русча вә әзербәйҗанча вә башка телләрдә берничә тәфсир вә тәрҗемәләр бардыр. Ләкин бу тәфсир вә тәрҗемәләрнең бәгъдесендә аслан морад вә максад, заманымызга муафик рушдә аңлатылмаган вә аятьләрнең мәгънәсе дә аслан ляземенчә төшендерелмәгән. Бәгъдесендә моның киресенчә бик озынга кереп китеп аятькә мәгънә бирү урнында әллә нинди ялган хикәяләр вә кыйссалар язу илә тутырылган, вә бәгъдесендә яңылыш мәгънәләр язылган, вә Аллаһы Тәгаләнең ирадәсенә билкуллу хилаф рушдә тәфсир ителгән хәтта гарәп кәлимәсендә аслан булмаган мәгънәләр бирелгән.
Ошбу мөнәсәбәтле мин бу урында үземнең башымдан үткән бер вакыйганы язып китәсем килә:
1913 елның июль аенда мин Баку шәһәренә бардым. Анда берничә ел бундан мукаддәмун Баку шәһәренең кадыйсы Мир әкә Кәрим тарафыннан «Кәшф әл-хакаикъ» исемендә әзербәйҗан телендә бер тәфсир басылганны ишеткәнем бар иде. Мәзкүр тәфсир Баку миллионеры Зәйнелгабидин Тәкыев харәҗәте илә нәшер улынмышдыр. Бакуга барып төшкән көнемдә үк мин мәзкүр тәфсирне «Нәҗат» китапханәсенә барып моталага кылдым. Бөек кулда басылган бу тәфсирнең икенче җилдине ачуга иң әүвәл әр-Рахмән сүрәсендәге «Йә мәгъшәр әл-җинн вә әл-инси» аятенә күзем төште. Ни күзем илә күрим, кадый ул аяте буйла мәгънә биреп чыкмышдыр.
(Йә мәгъшәрә әл-җинни вә әл-инси) әй җен вә әннәс таифәләре (ин истәтагътум) әгәр көчеңездән вә күәтеңездән килсә (ән тәнфузу) минем када вә кадеремнән качып кортылмай (мин әктари әс-сәмәуати вә әл-ард) күкләрнең вә йирнең һәр төрле кешеләрендән (фә әнфузу) бәс качып кортыйлыңыз биәкаләм (лә тәнфузунә) ләкиннә һичкайда качып кортыла билмәссеңез(иллә бисултани) мәгәр куәт вә икътидар илә генә качып кортыла бийлүрсеңез, һә нәсикә (ягъни, ул куәт үә икътидар) сезләрдә юктыр.
Иштә бу мәгънәләре күренчә мин мәзкүр тәфсирне яптым. Артык карарга да лязем күрмәдем, чөнки шул кадәрдән мин бу тәфсирнең «Кәшф әл-хакаикъ» улмаеб, бәлки, «Стрәл-хакаикъ» ирдекенә канәгать хасил иттем.
Затән бик яхшы беләменгә, гарәпчә кәлимәләр эчендә качып кортыйлу мәгънәсендә әүвәлән нәфүз кәлимәсе аслан юктыр. Гарәпчә нәфүз кәлимәсе бер нәрсәне үтәдән-үтә кичеп китү мәгънәсендә истигъмал улынадыр.
Бинаән галәйһи кадый Мир әкә Кәрим әфәндегә әгәр үзенең мәзкүр тәфсирендә хакыйкате кәшеф илмәк өстәмеш исә (ин тәнфузу мин әктари әс-сәмәуати вә әл-ард) аятенә минем када вә кадеремдән күкләрнең вә йирнең төрле кешеләренә качып кортыласыңыз килсә дия ялган мәгънә уермак (үә ирмәк) йиренә, күкләрнең вә йирнең өстәдикеңез тарафларына үтәдән-үтә кичеп, ягъни, барып киләсеңез килсә (фә әнфузу) барып килеңез (лә тәнфузунә) ләкин буйла кәйфеңез илә барып килә билмәссеңез (иллә бисултани), мәгәр куәт вә икътидар һәм дә гыйлемдә кәмаләт тәхсиле бәгъдендә генә барып килә булурсыз дия мәгънә уермак лязем иде. Вә бер дә мәзкүр аятенең ахырында (иллә бисултани) кәлимәсенә мәгънә уердыкда кадый Мир әкә Кәрим әфәнде ни өчен «Һә нәсикә сездә юктыр» җөмләсене артдырмышдыр. Бунсына бигрәк тә тәгъҗиб улынырлыкдыр, чөнки Аллаһы Тәгалә бәндәләренә ошбу (иллә бисултани) кәлимәсе илә, ягъни, сез, әй бәндәләрем вә икътидар кәсеп идерсәңез вә гыйлемдә кәмаләт хасыйл идерсәңез һәм дә һәр җәһәттән камил солтанат вә шәүкәт иясе булыр исәңез бу көнгә Йаурупа җәмәгате кеби аэропланлар, тимер юллар вә параходлар илә күкләрнең вә йирнең һәр тарафына барып килеп йөри белерсез димәкне аңлатмак истидар, әмма кадый Мир әкә Кәрим әфәнде үзенең тәфсирендә бу хакыйкате бөтенләй сатир идерәк буңа билкуль хилаф вә кире мәгънә бирәдер.
Хәлбуки заманымызда Йаурупа халкы ошбу аятьнең мәгънәсендән истифәдә идәрәк куәт вә икътидар кәсеп илә һәм дә гулум вә мәгарифдә тәркый вә кәмаләт тәхсыйле илә күкләрдә аэропланлар илә очып өстә дикләре йирләргә барып килмәкнең мөмкин улдыгыны безгә ап-ачык күрсәттеләр. Йирдә вә суда исә тимер юл вә параход һәм дә автомобиль вә гаер төрле машина вә арбалар илә анлар күптән йир гизмәйә башламышлар вә илә замананә һәзә анлар бу эшләрендә һәмишә тәркый итмәкдә вә алга китмәктәдерләр. Әмма без мөселманлар, аһ, без мескин вә бичара мөселманлар, бу хосусларда Коръән Кәримдән асла истифәдә итә белмәдек, чөнки безнең мүфәссирләремез Коръәнгә ялган мәгънәләр биреп безнең башымызны катырып вә әйләндереп бетерделәр.
Иштә югарыда бәян ителгәнчә, Коръәндәге бик күп аятләр аслан безгә аңлатылмамыш вә ирешдерелмәмешдер. Менә бу мәсьәләләр мине бик күп заманнан бирле борчый иделәр. Тугъры язылган тәфсир вә Коръәннең чын мәгънәсе илә тәрҗемә ителгән татарча Коръән тәрҗемәсе кайчан чыгар икән дия көтә-көтә тәмам гаҗиз булдым. Озакламый бәгыд замандашлар тарафыннан Коръән тәфсирләре язылып нәшер улыначак дигән хәбәрләр чыкса да әлегәчә мине канәгатьләндерә торган бер тәфсир дә зухур иткәне юктыр. Мин үзем Коръәнне өч-дүрт мәртәбә әүвәленнән ахырынача төрле тәфсирләргә мөрәҗәгать итеп моталага кылып чыксам да вә Мисыр әл-Каһирәдә Җәмигъ әл-Әзһәр мөдәррисләре шәех Мөхәммәд Гәбдә вә Мөхәммәд Халиб кеби мәшһүр остазларның тәфсир дәресләренә бик күп дәфәгәләр дәвам иткән булсам дә ошбу көнгәчә Коръәнне үзем белгәнчә вә үзем аңлаганча татар теленә тәфсир вә тәрҗемә кылырга батырчылык кыла алмый йөри идем. Ошбу 1914 нче җылның март аенда Умски шәһәренә бардыкымда салкын тиеп бик каты авыру булып хәтта шифаханәгә кереп ятарга мәҗбүр булгач, Аллаһы Тәгалә хәзрәтенә чын ихлас илә ялварып, әгәр шул авыруымнан терелсәм Коръәнне татар теленә тәрҗемә вә тәфсир кылыр идем, дия нәзер иттем. Соңра, әлхәмдүлилләһ, авырудан котылып тәмам сәламәтләндем вә шул нәзер сәбәпле терелңәч дә Коръәнне ошбу рәвештә тәфсир вә тәрҗемә кыйлурга тотындым һәм дә Коръәнне бер юлы тәмам илә тәрҗемә итеп бастырудан аерым-аерым көчек нөсхәләрдә бастырып чыгуны мәслихәт күрдем. Бу тарика басылганда һәркемгә Коръән Кәримнең ошбу тәфсирене акрынлап укый барырга вә күңелдә сакларга бик җиңел булачакдыр. Мисыр вә Истанбул кеби бөек ислам мәмлекәтләрендә олуг китапларны бойла кисәкләп бастыру гадәте бар. Мисыр әл-Каһирәнең бөек галимнәреннән шәех Мөхәммәд әл-Габде җәнәбләре дә «Фатиха» сүрәсене аерым рәвештә тәфсир идәрәк нәшер итте. Әлбәттә, бөтен Коръән тәфсирене бер юлы укып чыкмак бик мөшкел вә агыр эшдер, буның өчен бик күп заман үткезмәк ляземдер. Әмма бу рәвештә кисәкләп басылганда, иншаллаһ, Коръәннең чын мәгънәсе илә әшнә булырга хәвәсле үлан кешеләр вә хосусән шәкертләр һәркаюсы минем бу тәфсирне башдан аякка кадәр күздән кичереп чыгарлар өмидендәмен. Монда ачык вә хөр мәгънәле татарча Коръән тәфсире татар галәмендә иң әүвәл мәртәбә чыкканга күрә, әлбәттә, бу тәфсир заманымыздагы вә арамыздагы гайрәтле тәнкыйтьче әфәнделәр тарафыннан бик каты тәнкыйд улыныр зан идерәм, ләкиннә чарага һәр тәфсир вә һәр китап үзенең зухуры заманасында төрле-төрле тәнкыйтьләрдән аслан гары вә халы булмамышдыр. Бәнән галәйһи андый тәнкыйтьләр, иншаллаһ, минем мәсләк вә игътикадемә һичбер дарар вә хиләл боермасалар кирәк. Әйдә Корәнне чын мәгънәсе илә тәфсир итүчеләр аякка калкысыннар вә минем хаталарны күргезеп, минем гыйльмем вә зиһенем артуга сәбәп булсынлар.
Оренбургта чыга торган бәд мәзхәбләр журналыXIII минем тәфсир яза башладыгым хәбәрене алгая да бу эш «мән фәссәрә Коръәнә бираәһи фәкад кәфәра»XIV була инде дип минем көферем илә хөкем итте вә минем Коръән бозучы вә имансыз димәк кеби һәртөрле кабәхәт сүзләр илә сүгеп язды. Ләкин бу сүзләр, әлбәттә, боңа асла ябышмый торган бик бөек әфәнде сүзләредер, чөнки мин Коръәнне үз раим илә генә тәфсир итмим, бәлки әкәбир гуләмә вә мүхәддисин газам хәзрәтләренең сүзләренә багып алар мәгъкул күргән мәгънәләр илә генә тәфсир итәргә тырышам. Гыйлем кыйраәтендә Мисыр карыйларының солтаны әл-шәех Мөхәммәд Буйуми Әлминийәү җәнәбләреннән шәхадәтнамә алдыгым кеби фән хәдистә дә мәдинәле шәех Сәедгали әз-Заһири әл-Ватари хәзрәтләреннән бер иҗазәтнамә кәбир алырга мууәффәкъ булдым. Буның өстенә Оренбургский духовный собраниямездән имам-хатыйб вә мөдәррис булырга лаектым барлыгы хакында да алган бер шәхадәтнамәм бар. Янә минем шәхесемдә кемнең нинди эше бар? Рәсүлемез «әл-гыильму далләту әл-мөэмини әйнә вәҗәдәһә әхазәһә» һәм дә «утлуби әл-гыильмә вә ләу кәнә биәссыйн» дия, гыйлемне өстәсә кемдән вә теләсә нинди урында булса да алып укыңыз димәдеме? Сез, әй, бәд мәзхәбләр журналының асхәбе, нә өчен минем ашадыгымны үә эчдекемне тикшерәсез, юкса сез бу эш өчен Аллаһы Тәгалә тарафындан бер вәкаләт кәгаде алдыңызмы? Нә өчен сез «фәсәдә кәбирү галиму мүтәһәттик вә әкбәру минһу җәһилү мутәнәссик»XV кеби милләтемез өчен файдалы вә мәгънәле, бөек остазларның агызындан чыкмыш сүзләрне бер дә кауләгеңезә алмыйсыз?
Җитәр инде сезгә, әй бәд мәзхәбләр вә әй бәдбәхәтләр фиркасе!
Боңача да сез милләтемезне игъфал кылып бик күп издеңез. Инде бондан соңра милләт сезнең кем идекеңезне бик яхшы беләдер.
Бонда ун сәнә мәкдамдә гыйлем кыйраәт фәнендә «Тәрҗемәт әл-җәзәрия» исемле бер китап нәшер илмеш идем. Хәзер аның әүвәлге табгасы тәмам таралып бетте. Озакламый, иншаллаһ, икенче табгасы мәйдан моталагыя уадагъ улынур.
Аллаһуммә ирнә әл-хәкка хәккан вә лә тәҗгалнә миммән әһвәһу һәвәһуXVI.
Мөхәммәд Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин.
Казан (Идел буе) федераль университетының Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе фондларыннан.
 
СҮЗЛЕК:
Җәллә җәләлә — бөекләрнең бөеге.
Кадим — борынгы.
Җөмлә — барча, бөтен.
Җәмигъ әхкәм шәргыйәи вә әүәмир иләһийә — бөтен шәригать хөкемнәрен һәм Аллаһ әмерләрен.
Иңмешдер — иңгәндер.
Икенче бер тәгъбир — икенче төрле.
Коръән Газыйм Әлшан — бик Бөек Коръән.
Хосусларда — аерым мәсьәләләрдә, мөнәсәбәттә, очракта.
Мәнзәлендә — күктән иңдерелгән.
Хәтемнәр иткән — тулысынча укып чыккан.
Мәшаихдән — шәехләрнең.
Буйлә — болай.
Кыйраәт галиме — Коръән уку буенча галим.
Утырдаш — әңгәмәдәш.
Тәкърар кылу — кабатлау.
Моктадәбәсе улмак — ияртүчесе, буйсындыручысы.
Ляземдер — зарурдыр.
Кәләм кадимендә — борынга сүзендә.
Аслан — нигездә.
Дәлаләт кыладыр — дәлиллидер.
Бинаән галәһи — шуңа күрә, димәк.
Мөнәфигъләрне — файдаларны.
Ирадә кылганча — Аллаһы Тәгалә теләгәнчә.
Бәгъдесендә — кайберсендә.
Муафик рушдә — мәнфәгатьләрен канәгатьләндерерлек итеп.
Аллаһы Тәгаләнең ирадәсенә билкуллу хилаф рушдә — Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешү мөмкин булмаган рәвештә.
Кәлимә — сүз.
Ошбу — бу.
Берниче ел бундан мукаддәмун — моннан берничә ел элек.
Мәзкүр — искә алынган, алда әйтелгән.
Харәҗәте илә — чыгымы белән.
Моталага кылдым — укып чыктым.
Җилдине — том, бер китапның аерым-аерым тупланган өлешләре.
Буйла — болай.
Әннәс — кешелек дөньясы.
Таифәләре — вәкилләре.
Када вә кадеремнән качып — әмеремнән һәм көчемнән качып.
Кортыйлыңыз — котылыгыз.
Биәкаләм — климат, борынгы бүленештә җирнең экватордан төньяк котыпка кадәр булган җиде бүленешенең һәрберсе.
Билмәссеңез — белмәссез.
Куәт вә икътидар — көч-кодрәт.
Иштә — чынлыкта.
Ирдекенә — икәнлегенә.
Канәгать хасил иттем — нәтиҗә ясадым.
Затән — шәхсән, үзем.
Әүвәлән — беренчедән.
Истигъмал улынадыр — кулланыладыр.
Бинаән галәйһи — шуңа күрә.
Хакыйкате кәшеф — хакыйкатьне ачу.
Уермак (үә ирмәк) — бирер.
Өстәдикеңез — өстегездәге, түбәгездәге, бик югары.
Буйла кәйфеңез илә — бу хәлегездә.
Кәмаләт тәхсиле бәгъдендә генә — гыйлемдә камиллеккә ирешкәннән соң гына.
Лязем иде — кирәк иде.
Тәгъҗиб улынырлыкдыр — гаҗәпләнерлек.
Гыйлемдә кәмаләт хасыйл идерсәңез — көч һәм гыйлемегезне камилләштерсәгез.
Һәр җәһәттән камил солтанат вә шәүкәт иясе — һәр яклап камил көч һәм кодрәт иясе.
Булыр исәңез — булсагыз.
Истидар — кирәк.
Сатир идерәк — көлке.
Буңа билкуль хилаф — моңа каршылыклы.
Истифәдә — файда.
Гулум — белемнәр.
Тәркый вә кәмаләт тәхсыйле илә — камиллеккә ирешеп.
Замананә һәзә — бүгенге көнебездә.
Һәмишә — һәрвакыт.
Тәркый итмәкдә — тоткарланмыйлар.
Мүфәссирләремез — Коръән аятьләренең мәгънәсенә төшендерүче, тәфсир итүче.
Аңлатылмамыш вә ирешдерелмәмешдер — нигездә безгә аңлатылмаган һәм ирештерелмәгән.
Тугъры язылган — дөрес язылган.
Зухур иткәне — дөнья күргәне.
Әүвәленнән — башыннан.
Дәфәгәләр — мәртәбәләр, әллә ничә тапкыр.
Бардыкымда — баруымда.
Көчек — кечкенә.
Бу тарика басылганда — бу юл белән басылганда.
Агыр — авыр.
Бик күп заман үткезмәк ляземдер — озак вакыт кирәк.
Әшнә булырга хәвәсле үлан кешеләр — хәбәрдар булырга теләгән кешеләр.
Каты тәнкыйд улыныр зан идерәм — каты тәнкыйть ителер дип фаразлыйм.
Зухуры заманасында — дөнья күргән чорында.
Гары вә халы булмамышдыр — азат булмыйдыр.
Мәсләк вә игътикадемә — юлым һәм ышануыма.
Дарар вә хиләл боермасалар кирәк — зыян, зарар, җитешсезлек китермәсләр.
Раим — фикерләвем.
Әкәбир гуләмә — бөек галимнәр.
Мүхәддисин — хәдис туплаучылар.
Газам — бөек.
Мәгъкул күргән — дөрес дип тапкан.
Гыйлем кыйраәтендә — Коръән уку фәненең.
Карыйларының — Коръән укучыларының.
Шәхадәтнамә — таныклык, сертификат.
Иҗазәтнамә — рөхсәт, вәкаләт бирү, ышанып эш тапшыру.
Мууәффәкъ булдым — ирешә алдым.
Вәкаләт кәгаде — рөхсәт кәгазе.
Кауләгеңезә — сөйләмегезгә.
Игъфал кылып — игътибарсыз булып.
Ун сәнә мәкдамдә — ун ел элек.
Әүвәлге табгасы — беренче басмасы.
Мәйдан моталагыя уадагъ улынур — чыгар.
 
Публикацияне ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспиранты
Гөлназ Нургатина
әзерләде
 

I Хөсәен Вәиз Кәшифи (Персиянең Бейхак (Сабзавар) шәһәрендә туган — 1505 елда Гератта үлгән) — бөек язучы һәм шагыйрь, «Тәфсир әл-Хөсәйни» белән беррәттән башка күп кенә әдәби әсәрләр авторы: «Әхлак әл-Мөхсинин», «Әнвәри-Сухайли» (1494), «Калил һәм Димнә». Алишер Нәваи үзенең «Мәҗлис ән-нафаис» (Зәвыклылар җыентыгы) дигән шигьри анталогиясендә Ваиз Кәшифи иҗатына урын бирә. Заманында Саблуков үзенең Коръән тәрҗемәсен дә «Тәфсир әл-Хөсәйни»гә нигезләнеп төзегән.
II Нияз Мөхәммәд бине Сөләйман бине Габделбакый бине Сөләйман әс-Сөләймани (1866-1916) — Себер татарлары арасыннан чыккан язучы һәм педагог. Казахстанның төрле мәдрәсәләрендә белем алган Петропавел (Кызыл Яр) шәһәрендә мөгаллимлек иткән (1884-1887) һәм анда җәдитчә укытуны оештырган. 1907 елдан Омск шәһәре имамы һәм мөдәррисе итеп билгеләнә.
III Хәсән бине Муллахмәт Пономарев — Казахстандагы Петропавел шәһәрендә һәм Казанда эшчәнлек алып барган татар сәүдәгәре.
IV Шаһиәхмәт Улиев — ХХ гасыр башында Пировский шәһәрендә (Казахстан) имам һәм мөдәррис вазыйфаларын башкарган дин әһеле.
V Мөхетдин Мөхәммәд ибн Гали ибн Мөхәммәд ибн Гарәби әл-Хатими әт-Таи әл-Әндалуси (1165-1240) — танылган ислам дине галиме, суфи философ, мистик һәм шагыйрь. «Әш-шәех әл-әкбәр» (Бөек мөгаллим) исеме белән танылган. 100 дән артык хезмәт авторы. Алар арасында иң танылганнары: «Фөтухат әл-Мәккия» (Мәккәдә ачылган хакыйкать), «Хосус әл-Хикәм» (Зирәклелек тамгасы), «Тәфсир әл-Коръән» (Коръән тәфсире).
VI Әбү-Җәгъфәр Мөхәммәд бине Җәрир әт-Тәбари тумышы белән Иранның Табаристан җирлеге, Амәл шәһәреннән. Иранда белем алган һәм Бөек Хәлифәт чорында гарәп телендә иҗат иткән бөек мөселман тарихчысы, дин галиме. Шулай ук ул мөселман хокукы һәм тарихы буенча мәшһүр әсәрләр авторы. «Җәмигъ әл-бәян фи тәфсир әл-Коръән» күләмле һәм оригиналь шәрехләргә бай, шул сәбәпле аның кайбер өлешләре халык арасында баш күтәрүләр оештырганда да кулланылган.
VII Фәхретдин Мөхәммәд бине Гомәр әр-Разый (1149-1209) — мөселман философы һәм дин эшлеклесе, танылган кәлам фәне әһеле. Мөселман дөньясында «Мәфатих әл-гайб» («Әт-тәфсир әл-кәбир» дип тә атала, К. Мотыйгый аны төрле җирдә төрле исеме белән бирә) тәфсире гади шәрехләүләрдән үзгә һәм рациональ фикерләргә бай дип санала.
VIII Әбүлкасыйм Җарулла Мәхмүд бине Гомәр әз-Зәмәхшәри (1075-1143) — танылган тәфсирче, хокук һәм кәлам белгече, хәнәфи мәзхәбе һәм могтазилә агымы тарафдары, әдәбиятчы. «Әл-Кәшшаф ган хакаикъ әт-тәнзил» тәфсирендә Коръән аятьләре могтазилә юнәлешенә нигезләнеп аллегорик төстә, читләтеп әйтү методы ярдәмендә шәрехләнә. Шуңа бу хезмәт дин әһелләре тарафыннан көчле тәнкыйтькә дучар була, инкарь ителә.
IX Әбүссәна Шиһабетдин Мәхмүд бине Габдулла әл-Багдади әл-Әлүси — Ирак мөселман мәдәниятенең үзәге булып исәпләнгән елларда Багдад шәһәренең баш мөфтие булып торган һәм мөселман дөньясында танылган «Рух әл-мәгани» тәфсирен иҗат иткән шәхес. Ул Коръән аятьләренең тирән мәгънәләрен ачыкларга омтыла, аларны хәдисләр, сәхәбәләрдән килгән хикәятләр белән нигезли. Шулай ук автор тәфсирдә яхүди һәм нәсари хикәятләрне дә куллана.
X Низаметдин Хәсән бине Мөхәммәд бине Хөсәен әл-Куми ән-Нисабури (1330 елда үлгән) тумышы белән Кумадан, Нишапурда яшәгән. Танылган «Гараиб әл-Коръәни вә рагаиб әл-фөркани» тәфсире, математика һәм әдәбият буенча язылган китаплар авторы. «Гараиб әл-Коръән» (Коръән хикмәтләре) икенче төрле «Тәфсир әл-Нисабури» дип йөртелә. Әлеге тәфсир сөнниләр тарафыннан иң яхшы тәфсирләрнең берсе буларак бәяләнә.
XI Габденнасыйр бине Ибраһим бине Ярмөхәммәд бине Иштирәк Курсави (1776-1812) — күренекле дин әхеле, галим, татар иҗтимагый фикерендә рационалистик агымга нигез салучыларның берсе. Уннан артык фәнни хезмәт авторы, алар арасында «Әл-Иршад лил-гыйбад» (Кешеләрне туры юлга күндерү), «Хәфтияк шәриф» (Коръәннең җиденче кисәгенә аңлатма) китаплары инде кулъязма нөсхәдә үк татар халкы арасында киң таралыш алган була.
XII Аллаһ Кәрим Изге Китабында әйтте: «Коръәнне син кешеләргә әкрен-әкрен, тора-тора укысын дип, бүлгәләп иңдердек». Исраил угыллары сүрәсе (биредә һәм алга таба Г. Нургатина искәрмәләре).
XIII Бозык юлдагылар журналы дип автор Оренбургта нәшер ителеп килгән «Дин вә мәгыйшәт» журналын атый булса кирәк.
XIV Коръәнне үз фикеренә нигезләнеп тәфсир кылучы кәфер буладыр.
XV Булган ди бер бөек әхлаксыз галим һәм аннан да бөегрәк белемсез әхлак иясе.
XVI Йа Аллаһ, безгә хакны хак итеп күрсәт һәм безне үз ихтыяҗларын бар нәрсәдән өстен куючылардан итмә.