2014 3/4

Общественная деятельность Г. Н. Ахмарова (К 150-летию со дня рождения)

Начало XX столетия ознаменовалось крупными переменами в различных сферах общественной жизни татарского народа, в том числе и в развитии татарской исторической мысли. Заметный вклад в исследование национальной истории внес известный татарский историк, педагог и общественный деятель Г. Н. Ахмаров (1864-1911).
Особое место занимает переводческое направление общественной деятельности ученого. Эта работа в определенной степени была связана с политическим движением в крае. В период первой российской революции в Казанской губернии развернули активную деятельность различные политические партии и организации. Конечно, умело организованная пропагандистcкая работа могла положительно повлиять на итоги избирательных кампаний, которые, отметим забегая вперед, свидетельствуют о превосходстве именно либеральных сил.
В ноябре 1905 г. политическая программа казанских кадетов стала для общественности общедоступной. Так, казанским организационным комитетом партии была издана «Программа конституционно-демократической партии, выработанная учредительным съездом партии 12-18 октября 1905 г.», дозволенная цензурой 15 ноября 1905 г.1 В конце ноября вышла из печати и отдельная брошюра известного профессора Казанского университета Г. Ф. Шершеневича «Программа конституционно-демократической партии в общественном изложении»2. Она приобрела большую популярность среди населения, что, на наш взгляд, прежде всего, было связано с умением автора издания объяснить читателю доступным языком, какие пути решения злободневных вопросов существуют вообще, и что конкретно предлагают кадеты. Указанный труд был переведен на татарский язык Г. Н. Ахмаровым3. Газета «Казанский телеграф» сообщала: «Вышла на чисто-разговорном местном татарском наречии программа конституционно-демократической партии в общедоступном изложении проф[ессора] Шершеневича. Перевод брошюры сделан очень удачно татарским писателем и учителем г. Ахмаровым»4. Программа на татарском языке в декабре 1905 г. была издана пятитысячным, а в январе 1906 г. — двухтысячным тиражами5. Г. Н. Ахмаров, стремясь донести до татар основное содержание программы конституционно-демократической партии, сохранил структуру текста брошюры Г. Ф. Шершеневича, состоявшей из восьми пунктов, правда, в несколько ином порядке: I. Государственный строй; II. Местная автономия; III. Основные права граждан; IV. Суд; V. Финансовая и экономическая политика; VI. Аграрное законодательство; VII. Рабочее законодательство; VIII. По вопросам просвещения. Текст данной программы Г. Н. Ахмаров разбил по пунктам. Каждый абзац, содержащий основные положения политической программы, был пронумерован Г. Н. Ахмаровым от 1 до 57.
Другой полюс российского либерального движения представлял «Союз 17 октября», идейные основы которого были заимствованы в Казани группой лиц во главе с профессорами Казанского университета В. В. Варнеке и М. Я. Капустиным и трансформированы ими в собственную систему с учетом казанских реалий. Подобно кадетам казанские октябристы стремились укрепить связь с мусульманским населением. Поэтому Г. Н. Ахмарову было предложено перевести на татарский язык программу казанского «Союза 17 октября», которая затем распространялась в виде приложения к газете «Обновление» — печатного органа казанских октябристов. Отметим, что Г. Н. Ахмаров принимал участие в издании указанной газеты (январь-май 1906 г.). В объявлении о выходе в свет новой общественно-политической и литературной газеты было отмечено, что главная цель издания — «содействовать наряду с другими общественными силами и деятелями умиротворению страны». Авторы издания провозгласили широкий круг задач: отстаивание интересов самых различных слоев населения и представителей разных конфессий6.
Г. Н. Ахмаров по мере своих сил в определенной степени способствовал развитию либерального движения в крае. Но встает вопрос: «Поддерживал ли ученый открыто какую-либо политическую партию?» Подтверждающих источников тому на сегодняшний день нами не обнаружено. В одной из своих статей в газете «Казан мөхбире»7 (Казанский вестник) Г. Н. Ахмаров выражает личную симпатию попечителю двухклассного училища д. Второй Черемшан Больше-Тоябинской волости Тетюшского уезда Садыку Сабитову, который вошел в список выборщиков губернского избирательного собрания по данному уезду в марте 1906 г. Однако С. С. Сабитов не смог стать депутатом Государственной Думы от Казанской губернии. Примечательно, что в архивных документах он значится как беспартийный8. Уездный исправник так характеризует его: «Сабитов представляет из себя развитого татарина, стремящегося к общественной деятельности, сочувствует идее — лучшей постановки для народного образования среди татар…»9
Можно сказать, что вопрос о принадлежности того или иного лица к какой-либо политической группировке не являлся принципиальным для Г. Н. Ахмарова. Скорее всего, он всегда хотел, чтобы каждый человек стремился к плодотворной деятельности во благо своего народа. Ахмаров прекрасно понимал, что отстоять национальные вопросы возможно в парламентском учреждении.
 
ПРИМЕЧАНИЯ:
1. Государственный архив Российской Федерации (ГА РФ), ф. 523, оп. 1, д. 214 (2), л. 63.
2. Шершеневич Г. Ф. Программа конституционно-демократической партии в общедоступном изложении. – Казань, 1905. – 36 с.
3. Конституционный демократический партиянең программасы. – Казан, 1905. – 16 б.
4. Казанский телеграф. – 1905. – 11 декабря.
5. Исхаков С. М. Первая российская революция и мусульманское движение // Отечественная история. – 2005. – № 5. – С. 69.
6. ГА РФ, ф. 115, оп. 2, д. 8, л. 6.
7. Гайнетдин Әхмәрев: Тарихи-документаль җыентык / Төз. Р. Мәрданов, Р. Миңнуллин, Э. Сәлахова. – Казан, 2000. – 208 б.
8. НА РТ, ф. 1, оп. 6, д. 339, л. 33 об.
9. Там же, л. 63 об.
 
Конституционный демократический партиянең программасы

Конституционный демократический партиянең программасы. – Казан, 1905. – 16 б.

Бу партиянең җыю өчен булган җәмгыять (1905) ел октябрьнең 12-18нче көннәрендә төзегәндер.
Матбәгаи Кәримия Казанда кәнд мәсарифлары илә 1905нче елда.
I. Халыкның асыл хаклары (основной правалары).
1 — Русиянең барча халкы (кирәк ир, кирәк хатын булсын вә кай диндә, вә милләттә булса да) закон каршысында бәрабәрдер, халыкны сыйныфларга бүлә торган аермалар (мәсәлән, алпавыт вә крестьян сыйныфлары кеби) дәхи поляк — яһуди вә болардан гайре барча таифәләрнең үзләре вә маллары хакында булган кимчелек вә кысанлыклар бетергә тиешле.
2 — Һәр кешегә вөҗдан вә дин хакында бирелгән иркенлекне сабт ителер (беркетелер) теләгән динне тоту вә инану өчен вә бер диннән икенчегә чыгу яки бөтенләй динен ташлау өчен гаебен тикшерүгә вә җәза кылуга һич ихтыяр бирелмәс, гыйбадәт кылу — дине булган гадәтләрне йөртү — дин куәтләү (гайреләрне өндәү) ихтыярлыдыр әгәр дә бу хосусларда кылынган эшләрдә уголовный законга хилаф хәрәкәтләр күрелмәсә, нәсра дине вә гайре диннәр хөкүмәтнең опекасыннан (каравыннан) чыгарга тиешле.
3 — Һәр кемгә үзенең фикерен тел белән вә язу белән әйтергә ихтыярдыр, шулай ук ул фикерләрне бастырып яки башкача халык арасына таратырга да ихтыяры бар, гомуми вә хосуси цензор (бастырылачак язуларны тәфтиш өчен көйләнгән назыйр) нинди исемдә булса да бетәчәк вә яңадан куелырга ихтыяр бирелмәс, сүз белән яки язу белән кылынган җинаять (усаллык) өчен гаепле кеше хөкем каршысында гына җавап бирер.
4 — Русия халкының барчасына һәр төрле киңәш вә мәслихәтләр өчен теләгәнчә җыеннар ясауга иркенлек биреләдер, җәмгыятьләре кирәк бер бина эчендә булсын кирәк ташкаруда булсын (урамда вә гайре урыннарда).
5 — Русиянең һәр халкы һич кемнән рөхсәт вә изен сорамыйча җәмгыять вә союзлар ясарга ихтыярлыдыр.
6 — Гариза (петиция) бирү өчен һәр кем ихтыярлыдыр, кирәк берәм-берәм бирелсен, кирәк төрле җәмгыять вә союзлы исеменнән җыелышып бирелсен.
7 — Һәр кемнең үзенә вә мөлкәтенә иминчелек булыр (һич кем тиячәк булмас), хосусый берәүнең йортына кереп тентү — нәрсәләрен актаруга, ушандак хосусый хатларын ачып укуга закон буенча гына ихтыяр бирелер, ул да хөкем ителгән соңында гына булыр, һәр тотылган кеше хаким (судья) булган шәһәрдә вә башка урыннарда 24 сәгать эчендә, вә гайре урыннарда 3 тәүлектән соңга калдырмаенча (тотылган вакыттан хисаплап), яки коткарылыр, яки хакимләр кулына тапшырылыр, һәр тотылучының гаебе тәмам исбат кылынмаганда яки закон кушканнан артык коткарылмый торган булса хөкүмәттән зарарын өстәргә хакы бар.
8 — Хакимнәр электән төзелгән закон буенча хөкем итми торып һич кемнең гаебен тикшерүгә вә үзенә җәза бирергә ихтыяр булмас, дәхи гадәттән ташкары һич бер хөкем ителмәс (мәсәлән, хосусый берәү өчен генә артык катылык итү кеби).
9 — Һәр кемгә йөрүдә вә ят мәмләкәтләргә чыгуда иркенлек булыр, паспорт тәртибе бетәчәктер (мәсәлән, билет алып һәр барган җирдә мәхкәмәләргә мәгълүм итү кеби).
10 — Халыкның бундай мәзкүр хаклары көллисе дә Русиянең аслы (основной) законyарына кертелсен һәм хөкем бу хакларга зарар китерүдән сакласын.
11 — Русиянең аслы (основной) законы мәмләкәттә булган барча таифәләрнең мәзкүр (гражданский вә политический) хакларын тигез булуларын сакладыкый кеби дәхи иркенлек берлән мәдәниятле вә әдәбиятле булуга тырышу өчен булган хакларын да саклау тиешледер, мәсәлән, халык арасында кай урында (вә мәхкәмәдә) булса да төрле телләрдә сөйләшү, һәр төрле мәктәп вә мәдрәсәләр, вә башка исемле уку урыннары ачу, вә аларны карау, һәр таифәнең телләрен саклау һәм тәртипкә салу өчен әдәбият һәм мәдәниятләрен арттыру хакында һәр төрле җәмгыятьләр вә союзлар ясау кеби.
12 — Урыс теле дивани теле булып һәммә җирдә […] йөртелер (кирәк суда, кирәк корыда булсын) ушандак, гомуми мәхкәмә теле белән бәрабәр һәм халыкның үз теле һәм йөртелер, хөкүмәт йортларында, вә төрле җәмгыятьләрнең йортларында, дәхи укыла торган урыннарда (школа вә мәдрәсәләр кеби) болар кирәк хөкүмәтнеке булсын, кирәк үзлегеннән эш йөртә торган идарәләрнеке булсын (городской управление вә земстволар кеби) хакларыни гомуми закон белән вә бер вилаятьнең үзенә махсус бирелгән законнар белән дә һәм беркетелер, әүвәл дәрәҗәдә укыту (начальное образование) һәр җирдә үз телендә булыр, мөмкин булган кадәр югары дәрәҗәләргә таба да шулай укытуга иҗтиһат ителер.
II. Мәмләкәтнең төзелүе.
13 — Русия хөкүмәтенең конституционный булып төзүләре аслы (основной) закон берлән тәгаен ителер.
14 — Хөкүмәт идарәсенә членнар сайлаганда халыкның барчасы да катышачак, һәр кем (ирләр вә хатыннар)I кирәк кай диндә вә таифәдән булсын, кемне сайлау хакында үзенең сүзен яшеренлек берлән (шар салу вә язып бирү кеби) тугры үзе белдерер (кеше аркылы белдермәс) бу партиягә катышучыларның кадерләре народное представительство хакында төрлечә булса да мәкъбүлдер, мәсәлән, бер я ике палата булу кеби, икенчесе халыкның үз эшләрен йөртү өчен төзегән мәхкәмәләре тарафыннан булган членнар (мәсәлән, городской управление вә земстволар кеби) мәгәр бу управленияләр үзләре халыкның барчасын да катышуы белән булып мәмләкәтнең һәр урыннарында ясалган булсын.
15 — Законча вә гадел хөкүмәт булуны куәтләү мәмләкәтнең расхот вә прихотларын тикшерү һәр төрле хакимнәрнең (кирәк олуг, кирәк түбән дәрәҗәдә булсын) эшләре низам вә канунча булуны тәфтиш кылу барчасы да народное представительствоның катышуы белән булачактыр.
16 — Һич бер карар — вә әмер дәхиуказ — приказ вә болардан гайре фәрманнар нинди исемдә булсалар да, кирәк кем тарафыннан бирелгән булсын народное представительствоның карарыннан башка закон куәт тапмаслар һәм кабул ителмәсләр.
17 — Мәмләкәтнең көлли прихот вә расхот хисабы закон буенча гына төзелер, әмма бу хисап бер елдан артыкка ясалмас, һәр төрле түләү — пошлина һәм мәмләкәт файдасы өчен төрле җыюлар, ушандак мәмләкәтнең бурычлары (заем) закон карары белән генә кабул ителер.
18 — Законнар төзү һәм дә төзелгән закон буенча фәрман итү народное представительствоның членнарына мөтәгалликъдыр.
19 — Министрлар народное представительствоның җәмгыяте каршында мәсьүлиятледер (ягъни һәр хаталары вә изенсез эшләре өчен җавап бирәчәкләрдер), думаның членнары мәхкәмәләрдән назыйр вә хакимләрдән нинди эш булса да сорарга вә җавап алырга правалары булыр.
III. Җирле халыкның үз эшләрен (хөкүмәт катышмаенча) үзе йөртүе вә автономия.
20 — Җирле халык үз эшләрен үзләре йөртү Русиянең бөтен мәмләкәтенә таралсын (городской управление вә земстволар кеби).
21 — Халыкның үз эшләрен йөртү өчен электән төзегән идарәләре кайчан болардан башка дәхи дә вак-вак идарәләр ясалса үзенә якынрак булыр, бу вак идарәләрне сайлаганда шул урындагы халык бар да (ирләр вә хатыннар) катышачак, кирәк кай диндә вә таифәдән булсын, теләгән кешесен сайлау хакында үзенең сүзен яшерен (шар салып вә язып бирү кеби), тугры үзе белдерер (кеше аркылы белдермәс), югарыгы собраниянең членнарын түбәнге собрания членнары сайларлар, губернский земстволарга үзара мөддәтле яки мөддәтсез союзлар ясауга ихтыяр бирелер.
22 — Һәр җирнең управлениясе шул җирдәге халыкның бар эшләрендә карар һәм хәүфсез булып хуш теркелгән саклар, полициясен һәм тәфтиш кылыр, мәгәр политический уй белән хөкүмәт түрәләре кулында калдыру тиеш булган эшләрен генә карамас, мәмләкәт расхотына җыела торган суммадан бәгъзесен шул җирнең идарәсе файдасына калдырылыр.
23 — Һәр җирнең үз идарәсе кылган эшләренең законча вә гаделлек белән булуын хөкүмәттән куелган түрәләр тикшерер, идарә белән тикшерүче түрәләр арасында булган шөбһә вә низагны гомуми мәхкәмәләрнең каравына бирелер.
24 — Иркенлек бирелеп тугрылык белән сайланганнан соң бөтен Русия мәмләкәтендә конституция правасы белән тугры юл ачылыр, бөтен мәмләкәткә дә местный (үз җире өчен) автономия бирелеп вилаятьләрдә сайлау җәмгыятьләре ясалыр, бәгъзе бер нәрсәләр өчен халыкның кирәгенә күрә хөкүмәттән түрәләр куйганда аларның катышырлык правалары булыр.
25 — Бөтен мәмләкәттә конституция правалары белән демократический хөкүмәт булгач да, Польша вилаятенә үзенә махсус сейм (идарә) белән автономия бирелер, киләчәктәге төрелмәләр белән: 1) мәмләкәтне бөтен саклау, 2) мәмләкәтнең гайре урыннары белән бәрабәр гомуми сайлана торган идарәгә катышу, Польша вилаяте белән якындагы губернияләр арасындагы граница халкының теләвенә һәм төрле таифәдән булуына карап төзәтелү, Польшада иркенлекне һәр таифәнең үзенә махсус правалары, һәм дә мәдәният җәһәтеннән халыкның аз тарафыда үз хакларын югалтмау, барчасы хөкүмәт каравы белән сакланыр.
26 — Финляндиягә үзенәмахсус хөкүмәт булып конституция бөтенләй бирелер, моннан соң бөтен мәмләкәткә һәм Финляндиягә биреләчәк хөкемнәр хакында мәмләкәт белән Финляндия арасында ризалык белән эш йөртелер.
IV. Хөкем суд.
27 — 1864нче ел ноябрьнең 20-сендә чыккан судебный уставның бәгъзе урыннары (хакимнәрне нәзердән аеру өчен) үзгәртелгән, мәсәлән, хөкемнең алышынмавы — һич кемгә табигъ булмавы — ашкярә булуы — һәр кемнең хөкем каршында тигез (бәрабәр) булуы, бундай үзгәрүләр (кирәк соңыннан ясалган булсын, кирәк уставны төзегәндә булсын) бетәчәктер, болай булганда: 1) суд хөкем итүдән башка берәүне дә җәза кылынмас, 2) хөкем министрының хакимнәр эшенә катышуы һәм хакимнәрне үзе теләгәнчә алыштыруы барчасы бетәчәктер, хакимнәргә награда бирелмәс, 3) мәмләкәт хидмәтендәге түрәләр башка кешеләр кеби кылган эшләр хакында җавап бирәчәкләрдер, 4) бу көнгә кадәр халык тарафыннан булган присяжныйлар каты хөкем (авыр җәза) булачак эшләрдә генә куелалар иде, мәсәлән, берәү хөкүмәт хакында гаепле булса, язу (басма) хакында һәм болардан гайреләр кеби, присяжный суд моннан ары бетәчәктер, сайлап куйган мировой судка моңарчы булган волостной суд эшләре дә бирелер, волостной судлар земский начальниклар бетәчәктер, 5) мировой судья булу өчен һәм присяжныйларга элгәрге кеби цинза булмас (мал вә мөлкәте булу шарт кылынмас), 6) касационный судның бер генә төрле булуын кабул ителер, адвокатларның үзләренә махсус идарәләре булыр.
28 — Судның (болардан гайре) бик зарур булган уголовный эшләренең дә бәгъзеләре үзгәрәчәктер, мәсәлән, 1) үтерү җәзасы бөтенләй бетәчәк, 2) условный суд (гаепле кешене шарт белән бер мәртәбә гафу итү), 3) судка бирелгән кеше мәхкәмәгә барудан элек эшләрен тикшерүче түрәгә каршы адвокат куярга ихтыяры бар, 4) берәүне судка бирергә булганда ул кешенең бирдермәскә тырышырга хакы булыр.
V. Акча вә экономия политикасы.
30II — Урынсыз вә үлчәүсез тотыла торган расхотларны бетерү өчен вә мәмләкәтнең хаҗәт урыннарына арттырып тоту өчен хөкүмәт расхотына тотыла торган акчаларның хисабы тикшерелер.
31 — Авыл халкыннан җир өчен алына торган выкуп акчалары бетерелер (ягъни, моннан ары алынмас).
32 — Тугры (халыкның үзеннән җыела торган) түләүләрне арттырып аның бәрабәренә сатып ала торган нәрсә вә товарларга салынган акциз вә пошлиналар киметелер ул вакытта бу нәрсәләрнең бәһасе очсызланыр, мондый товар вә нәрсә аркылы алынган түләүләрне мөмкин кадәр киметелер бәлки бөтенләйдә бетерелер).
33 — Һәр кемнең килә торган дохотына вә байлыгына (йорт-җир вә малларына) карап тугры (үзеннән алына торган) түләүләр булыр, һәм мирас малларына зурлыгына карап түләү салыныр.
34 — Халык үз кирәгенә ала торган нәрсәләрнең бәһасен киметү өчен һәм халык арасында һөнәр вә сәнәгать арттыру, иген игү эшләрен төзәтү вә яхшылату өчен, һәр сәүдә өчен эшләнгән нәрсә вә товарларның зурлыгына вә кыйммәтенә карап пошлина салыныр (тиешсез вә үлчәүсез салынмас).
35 — Сберегательный кассадагы акчаларны файда өчен вак-вак карзга (бурычка) бирелер (мәсәлән, кассада саклау өчен генә файдасыз яту урынына берәү хаҗәтенә алып торса, аны бер ничә вакыттан соң азрак булса да арттырып түләү шарты белән).
VI. Җирләр вә иген игүчеләр хакында булачак законнар.
36 — Үз куәте белән җир сукалап иген игүчеләрнең (аз булса) җирләре арттырылыр, җирләре булмаган крестьяннарга кирәк кадәр казнадан — уделдан — монастырьлардан алып бирелер, дәхи мәмләкәт акчасы белән алпавытлардан вә башка күп җирле кешеләрдән җәберсез бу вакыттагы хакы белән сатып алып бирелер.
37 — Сатып яки башкача алынган җирләр хәзинә милкенә кереп халык арасында тиешле кешеләргә бирелер, ялгыз-ялгыз яки җыелышып-җыелышып алсалар да булыр бәгъзесенә мөддәтле файдалану өчен, вә бәгъзесенә бөтенләй үзенеке итеп бирелер, җирләрнең үлчәве вә бәһасе мөддәтле яки бөтенләй милекләп бирелүе мәмләкәтнең һәр урыннарында иген игү эшләренең тәртибенә вә шартларына карап эшләнер.
38 — Крестьяннарга бер урыннан икенче урынга күчкәндә һәм башка тереклекләрендә (хозяйстволарында) иркенлек булсын өчен хөкүмәт тарафыннан һәр төрле ярдәм ителсен, халыкны тынычлау өчен җирләр үлчәп мижаларкую кеби эшләр Русиянең һәр вилаятьләрендә тәмам эшләнеп бетсен.
39 — Арендага алу вә бирү хакында булган эшләрнең правалары төзәтелер, аренданы яңартканда алучыларга җәбер ителмәсен, аренданы бирү яки икенчегә күчерү сәбәпле иске арендаторга җәбер булса аның хакы үтәлсен, җир ияләре белән арендаторлар арасында булган низагларны тикшерү арендага хак кую кеби эшләр өчен махсус бер идарә булсын, үлчәүсез зур хаклары хөкем буенча төшерелсен, җир эшләре хакында бәгъзеләргә җәбер булырлык вә бәгъзеләрне бөтенләй эштән чыгарырлык отношенияләрне бетерергә иҗтихад ителсен.
40 — Авыл халкыннан хидмәтчеләр яллау хакында булган правилалар (шартлар)үзгәртелер, алпавытлар вә башка җир ияләренең хидмәтчеләре хакында шул крестьяннарга бирелгән закон белән хөкем ителер, иген игүләре (вә хозяйстволары) ни тәртиптә булса шуңар карап эш кылыныр, иген игү эшләрендә закон буенча тугрылык булуны саклау өчен махсус инспекторлар куелыр, хидмәт хакын ригая өчен җир ияләреннән җинаять күрелсә аларны уголовный җавапка тартылыр.
VII. Рабочийлар хакында булачак законнар.
41 — Рабочийларга җәмгыятьләр вә союзлар ясарга иркенлек (ихтыяр) бирелер.
42 — Стачкаларның хакы, стачкалар булудан гайреләргә җәбер вә зарар күрелсә гаеплеләргә гомуми булган закон буенча җәза бирелер мәгәр гадәттән тыш арттырылмас.
43 — Рабочийлар хакында булган законны хидмәт хакын ригая кылу (саклау) өчен ялланып эшләнә торган хидмәтнең көллисе хакында да йөртелер, рабочийлар тарафыннан сайланган кешеләр үзләренең инспекцияләренә дә катышырлар, законны ригая кылып тырышучыларның хакын саклауга.
44 — Хидмәт өчен закон белән көндә сигез сәгать вакыт ителер, бу үлчәүне һәр мөмкин булган урында хәзердән үк кабул ителсен, аз-аз гайре урыннардагы хидмәтчеләр хакында да йөртелер, сигез сәгать эшләгәннән соң шул ук хидмәтчеләрне икенче мәртәбә хидмәткә кушу булмасын (кирәк хак белән, кирәк хаксыз дәхи, кирәк көндә, кирәк төнлә булсын).
45 — Хатын-кызның вә балаларның хидмәт хакын ригая итүне (саклауны) куәтләү, сәламәтлеккә зарар бирә торган хидмәтләрдә ирләрнең хидмәт хакын ригая өчен махсус тәртипләр төзелсен.
46 — Рабочийлар белән хуҗалар арасында татулыкны саклау өчен, яллау вә яллану эшләрендә җәбер вә низаг булмасын өчен, булса шуны бетерү вә килештерү өчен, үзләренә махсус идарә ясалыр, һәр ике тарафтан бәрабәр сайланган членнары булып, рабочийлар хакында ясалган махсус законга керми калган эшләрне тикшерерләр.
47 — Рабочийларны авырудан — (бер мөгайян вакытка кадәр) зәгыйфләнүдән, яки үлүдән страховать иттерүгә хөкүмәт катышыр, расходы хидмәт иттерүче хуҗаларыннан булыр.
48 — Үз кул көче белән генә торучыларны мәмләкәтнең ярдәме белән һәр кайсын страховать ителер, картлыктан яки хидмәткә ярамаудан.
49 — Законны ригая кылмый хидмәт хакын бозучыларны уголовный җавапка тартылыр.
VIII. Уку хакында булган мәсьәләләр.
Уку хакында һәркемгә иркенлек булырга тиешле, мәсәлән, түбәндә күрсәтелгән тәртипчә:
50 — Һәртөрле школаларга керүгә кысанлык булмасын, керүне теләгән кеше, кирәк ир, кирәк кыз булсын вә кай диндә вә нәселдән булса да права бирелер.
51 — Һәртөрле школалар (мәктәп вә мәдрәсәләр) ачуга вә башкача гыйлемләр арттыруга иркенлек булыр, кирәк ялгыз бер кеше ачсын, кирәк төрле җәмгыятьләр исеменнән ачылсын, укыту хакында һәм иркенлек булыр (теләгәнчә вә теләсә нинди гыйлем укытсын).
52 — Төрле дәрәҗәдәге школалар арасында иске тәртипләре үзгәреп, түбән дәрәҗәдә укып бетергәч югары дәрәҗәдәге теләгән школаларга керү мөмкин булыр.
53 — Университетлар һәм гайре югары дәрәҗә школаларның барча эшләрен үзләре йөртүгә ихтыяр булып, теләгәнчә укытырга да иркенлек бирелер, бу школаларның хисабы арттырылыр, уку өчен түләү киметелер, бу школалардан халык арасына төрлечә гыйлем таратсыннар, студентларга һәр эшләрендә вә җәмгыятьләрендә иркенлек булыр.
54 — Урта дәрәҗә школаларның хисабы кирәгенчә арттырылыр, уку өчен түләү боларда һәм киметелер халыктан булган идарәләргә (городской управление вә земстволар кеби) укыту вә тәрбия эшләренә катышу өчен киң правалар бирелер.
55 — Ибтидаия (әүвәл дәрәҗә) мәктәпләрендә уку обязательный гомуми булсын, бу мәктәпләрне халыкның үзидарәләренә (городской управление вә земстволарга) бирелсен, укучыларның фәкыйрьләренә бу идарәләр төрлечә ярдәм итүне куәтләсеннәр вә эзләсеннәр.
56 — Яшь вакытта укымый калган зур кешеләр өчен төрлечә гыйлем вә уку урыннары булдыру, зурлар өчен вак дәрәҗә школалар ачу — китапханәләр ачу — халык өчен университет (дарелфөнүн) ачу.
57 — Төрле һөнәр вә сәнәгать гыйлемен арттырылыр.
Казанда җыела торган комитетның секретариаты:
А. Г. Бать,
Н. А. Васильев,
М. С. Венецианов,
А. А. барон Симолин,
Г. Г. Тельберг.
Русчадан тәрҗемә кылучы Гайнетдин Әхмәрев.
Конституционный демократический партиянең программасы. –
Казан, 1905. – 16 б.
 
СҮЗЛЕК:
Ашкярә — ачык.
Бәгъзе — кайбер.
Виляять — өлкә, губерна.
Гайре — бүтән, башка, үзгә.
Иҗтиһад — тырышу.
Изен — рөхсәт.
Кадер — дәрәҗә.
Кәнд — шәһәр.
Көлл — һәммә, бөтенесе.
Мәзкүр — югарыда әйтелгән, күрсәтелгән.
Мәкъбүл — кабул күрелгән, кабул ителгән.
Мәсъраф — тотылган акча, чыгым.
Мәсьүлиять — җаваплылык.
Мәхкәмә — хөкем итә торган идарә, хөкем йорты.
Мөгайян — билгеләнгән.
Мөддәт — вакыт.
Мөтәгалликъ — бәйле, мөнәсәбәтле.
Нәсрани — христиан.
Ригая — хөрмәт, игътибар итү.
Табигъ — иярүче, буйсынучы.
Таифә — төркем, җәмәгать.
Тәфтиш — тикшерү.
Ушандак — шулай ук.
Хидмәт — хезмәт.
Хилаф — каршы.
Публикацию подготовила
Алсу Ахтямова,
кандидат исторических наук
 

I Членyар сайлауга хатыннарны да катыштыру хакында җәмгыятьнең әгъзалары ике нәүга бүленеп азрак тарафы башка фикердә калдылар, җәмгыятьнең бу хосусда бирелгән карары әгъзаларның азрак нәүгисинә мәҗбүри түгел (обязательный имеш).
II Пункт 29 в документе отсуствует.