2014 3/4

Борынгы рухи хәзинәләребезнең яңа табылган кулъязмалары

Татар халкының борынгы мифологиясенә кагылышлы язма чыганаклар базасы бик аз өйрәнелгән фәнни өлкәгә карый. Әлбәттә, бу теманың аз өйрәнелүенә һәм аның чыганакларының барланмыйча калуына бер яктан Совет дәүләте чорында идеология өлкәсендә илдә хакимлек иткән сугышчан атеизм диктатурасы сәбәпче булса, икенче яктан ислам руханиларының бу темага карата мәҗүсилек, исламга каршылык, иблис вәсвәсәсе дигән тискәре сугышчан карашлары да үз ролен уйнады.
Татар милли этнографиясе буенча бүгенге заманда профессиональ хәзерлеге түбән булган, ягъни татарның традицион рухи-мәдәни истәлекләренә карата түбәнсетеп караучы лидер-галимнәрнең эшчәнлеге дә бу проблеманың — ягъни татар мифологиясе системасының фәндә онытыла баруына сәбәп булды. Бүгенге көндә иске татар телендәге әдәбиятка — тел һәм язу белмәү аркасында күпләр өчен юл бикле. Ләкин, шуларга карамастан, соңгы елларда диалектолог галимнәребезнең дистә еллар буе фәнни-кыр экспедицияләр юлы белән туплаган материаллары басылып чыга башлады. Моның мисаллары итеп татар диалектологлары Ф. Баязитова, Д. Рамазанова, Ф. Йосыпов, этнограф Ф. Шәрифуллина хезмәтләре басмаларын атый алабыз.
Борынгы язма чыганаклардан өйрәнеп туплап чыгарылган безнең дә басылган китапларыбызда ачылган яңалыкларыбыз юк түгел. Моны безнең борынгы кулъязмаларны, ташбилгеләрне өйрәнүгә багышланган китапларыбызда күрергә мөмкин1.
Соңгы елларда тупланган борынгы археографик кулъязма материалларга фәнни тасвирламалар төзү өстендә эшләү, татар мифологиясенә кагылышлы язма чыганакларның сирәк булса да саклануларын күрсәтә.
Менә шуның бер мисалын без 1998 елда Татарстан Республикасының Балтач төбәгеннән табылган бер кулъязма фрагменты сәхифәләреннән укып ачыкладык. Кулъязма 1828 елда коңгырт кара белән гарәп язуында, татар телендә башкарылган. Аның тышлыгы һәм баш битләре сакланмаган. Югалган баш битләрдә дә бик кызыклы мәгълүматлар булган, табылган сәхифәләрдә аларның дәвамнары тасвирлана. Бу кулъязманың тагын күчермәләре булуына шикләнмәскә мөмкин. Әйтик, 1930 елларда Казан университеты галимнәре хәзерге Балтач төбәге Түнтәр авылында Ишмөхәммәт ишаннан калган аның бай китапханәсенә туры килеп, тасвирлап университетка алып киткәннәр. Безгә дә бу китапханәдән калган берничә капчык китапларны 1980 елның августында Татарстан Республикасының Балтач төбәге Түнтәр авылында яшәгән Мәгъсүм ага Хөсәенов хәзерләп биргән иде2. Ишмөхәммәд Динмөхәммәтовның Казан университеты Фәнни китапханәсенә 1930 елларда тапшырылган кулъязмалары арасында безгә килеп кергән китапның да күчермәсе булу ихтималы юк түгел.
Яңа табылган кулъязма текстларда халык медицинасының борынгы чорларда булган дәвалау ысуллары үрнәкләре чагыла. Мәсәлән, анда бала тудыручы хатынның ничек, нинди ысул белән бала табу процессы, кан алдыру тасвиры, төрле җәрәхәтләрдән дәвалану, чәче коелган кешеләргә чәч үстерү кебек ысуллар тасвирлана.
Мондагы материалда татар бабаларыбызда җен-пәриләр кебек мифологик образларның катнашлыгы күренми. Бабаларыбыз дәвалану өчен төрле дөньяви элементларны катнаштырып сихәтлек табуны борынгы заманнарда ук табигатьтән эзләгәннәр.
Балтач төбәге кулъязмасында кеше тормышында очрый торган колак чыңлау чире буенча борынгы чорларда халкыбызда булган бер сирәк фал үрнәгенең саклануы да бик кыйммәт. Ут улау турындагы тагын бер сирәк фалнамә — халкыбызның бай рухи тормыш белән һәр күренешкә дә игътибар итеп яшәгәнлеген күрсәтә. Татар үзен чолгап алган табигатьтән файдаланган: ябалак, куй, бүре, аю, төлке, карлыгач, ярканат, су бакасы, бадам, зәйтүн майлары, арыш оны, тоз, бал кебек ризыкларны катнаштырып ясалган дәвалар кулланган.
Борынгы текста сакланган бу тарихи лексика, әлеге ырымнарның татар халкында күп гасырлар буе, хәтта ки татар арасында ислам дине дә үтеп кергәч тә, көчләп чукындыру гасырларында да рухыбызның какшамаслыгын тәэмин иткән хәзинәләр булуына дәлилләрдер.
Кулыбызга килеп кергән борынгы текст безнең рухи хәзинәләребез тарихында бушлык булып торган гасырларны тулыландырып, бүгенге мәдәниятебез белән бер бөтен итеп бәйли.
 
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Әхмәтҗанов М. Татар археографиясе. Татар халкының борынгы ырым-арбаулары һәм төрле фалнамәләре. – Казан, 2012. – 271 б.; Шул ук. Татар археографиясе. Татар эпиграфикасын өйрәнү дәверендә тупланган зират культурасы хакындагы кайбер материаллар. – Казан, 2013. – 1 т. – 360 б.
2.Ахметзянов М. Татарская археография. Отчеты о результатах археографических экспедиций (1972-2013). – Казань, 2011. – Ч. 1. – С. 149-156, 161.
 
Дәвалау ысуллары язылган кулъязмадан өзек
[...] адәмнең башыйга куйсалар, асанлыйк берлән тугургай.
Әгәр төн алдыйда авыр дәва кыйлсалар хийфзы1 арткай.
Әгәр адәмнең [мин] хушбуй нәрсәгә кушуб үзи берлән тотса, һәр кешенең самига2 ул исдин тигсә, ул кеши миһербан булгай.
Әгәр адәмнең анда мәйдана сүәр булганы булса, ушал йиргә теш сүкәкин3 көйдүрүб салсалар, дар халь нафигъ булгай.
Әгәр адәмнең көлене йиргә күмүб рәйхан4 әйләсә, ул рәйхан һәркемнең дамагыйга тигсә, ул кеши мәхәббәтле зийадә кыйлгай.
Әгәр адәмнең лөгабе5 зәнбур6 вә чайан чакган йиргә сөртсә-нафигъ7 булгай.
Әгәр адәмнең канын хәҗамәт8 кыйлганда алыб, җәлеб оны белән9 кушыб, хәмер кыйлуб, һәр җәрәхәткә куйса нафигъ булгай.
Әгәр кеше, бер дәм сарыйг күкерт берлән адәм каныны кушуб үзи берлән алуб йөрсә, һәр кичә ун хатын берлән сохбәт кыйлса10, барчасына хушнуд11 кыйлгай.
Әгәр адәмнең каныйн алыб айакга12 салыб, йапанда13 куйса, барча кийекләр ул йиргә җәмигъ булгайлар14.
Әгәр адәмнең зәһрен15 алыб, кортыб16, мәйдан кыйлыб, ак төшкән күзгә салсалар нафигъ булгай. Нәҗат әһле17 итүб торырлар.
Адәмнең чарбусыны18 эретеп йир казанга салсалар, мәгәр кәнеҗ19 булгай, йирдә йангай бисйар20 мәхәббәт кыйлыб торыр.
Әгәр адәмнең каныны йар казанга салыб йандырсалар йагъ21 тик йангай.
Әгәр адәмнең сөтене сидек билән кушуб талибә булган кешигә эчүрсәләр һушйа22 булгай.
Әгәр адәмнең эчендәге кортны алыб сайәдә23 кортыб, ак төшкән күзгә салсалар, акны айырак.
Әгәр адәмнең кувыгыйның чершин алыб кешигә бирсәләр мәхәббәт зийадә24 булгай. Бу кагыйдәне хиҗәббә25 кыйлыб торурлар. Әл-фәгаль әл-әүвәл хатынларның сөтен алыйб, шикәр вә тоз берлән кушуб ир угланга бирсәләр, ул угыл (да) олыгайгандин соң хатынларның фигъле пәйда булгай.
Әгәр угланга ир угланның сөтене бирсәләр, олыгайгандин соң ир кемсәнең фигъле пәйда булгай.
Әгәр хатынның сөтен мешек белән кушыб мөшаналыйк, йәгъни куыкында увак ташлыйг кешигә бирсәләр, ул агрыкдин хөляс булгай26.
Әгәр хатынның сачен алыб көл[гөл] сувыйна салсалар балигъ булгай.
Әгәр көйдерүб талибә27 кутырга хиҗаб булган эт тешләгән йиргә сөртсәләр нафигъ булгай.
Әгәр хатынның сидүкен алыб, йәш бара торган күзгә сөртсә, йәш битараф булгай.
Әгәр хатынның хыйззене28 алыйб игендә күмсәләр, ул игенгә муру мәләхкяр29 кыйлгай.
Әгәр хатынның сөтене алыйб, суга салсалар, суның төбенә батмаса ир булгай, йөзинә килсә кыз булгай. Бу кагыйдәне бисйар тәҗрибә кыйлыб торурларыйн бер кагыйдә булгай. Ул кагыйдә ул булыр кем.
Әгәр имчәк кара булса — ир булыр, кызыл булса — кыз булыр. […]
Әгәр бүринең тешене үзи билән алыйб йөрүсә, ул кеши һәр чын адәмә турый бүрегә йулыкса, ул бүре зарар тигермәгәй.
Зәкәре зәгыйфкә бүре үтен бал белә кушуб сөртсүн һәм кәбабене30 сыгыр үте берлә кайнатыб сөртсүн зәкәре каим булмаган кемсәгә бүре үте мөҗәррибдер31.
Әгәр алыйбI йәш угланның буйныйга32 асса, йил һәлак кыйлмагай. Әгәр уң тешени йәсминәр кеши йылгага өч көн салыйб, андыйн соң ул йагдин алыйб йөзигә сөртсә миһербан булгай мөҗәррибдер. Ушал йагъдин алыйб зәкәргә33 сөртсә, хатыны илә җимагъ34 кыйлмагай. Ул хатун андин үзгәни димәгәй.
Әгәр тешне алыйб, тәвә тиресигә чорнаб атның буйныйга багласалар, ул ат барча атлардин узгай.
Әгәр бүринең уң күзин үзи билән алыйб йөрсә һич дәрендә инкярь кыйлмагай.
Әгәр бүринең тиресин йагаII кереш кыйлса, дәхи ук атсалар, ул тигрәдәгенең йайәләре кереш ташлагай.
Әгәр бүринең эч йагындин35 кулыйга-айакыйга сөртсә ук кяр36 кыйлмагай.
Әгәр зәкәренә сөртсә, хатын билән җимагъ кыйлсалар. Ул хатын үзгәни димәгәй.
Әгәр кулыйга сөртүб, уйкуда хатынының күкәсигә сөртсә, — куйса, ул хатун һәм күңлендә булганны айгай. Үзигә хәбәр улгай.
Әгәр куаныҗ37 бар кешигә бүринең тизәкин бирсәләр-нафигъ булгай.
Әгәр бүринең тизәк сыкыйн зәкәргә сөртсә бәйар алугъ булгай.
Әгәр бүринең зәкәрене корытуб майда йәнчүб — изүб, кыйлуб җимагъ вә кушу сөйдәсе (берлән) сөртсә, җимагъ кыйлса, ул хатун рәгъбәт зийада38 кыйлыб дуст булгай.
Әгәр бүригә кыйлыб иса-бисар җимагь вакытында куәт пәйда булгай.
Әгәр ун хатун булса барчасыйн хушнуд кыйлгай.
Әгәр бүринең тырнакыны йәш угланны башы өстинә куйсалар, кичәләрдә курыкмагай.
Әгәр бүринең азав тешени пеләкинә багъласа, җәң39 вакытында һичкем мокабил40 булмагайлар.

Кулъязманың беренче (арткы ягы) һәм икенче битләре. ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирасы үзәге, 39 коллекция, № 4802.

Әгәр бүринең тубыгыны сөңгү сабыйна багласалар, атлылар ул кемсәдин качкайлар.
Бүри кайышындин кийем кыйлса йөрәкле булгай.
Һәр бүринең эч майыны кулында тотса, күңли тиләгән кызга барыб күренсә гашыйк булгай. Бер сәгать күрдисә карары калмагай.
Әгәр бүринең үтине җанварның күзинә ак төшсә, карагай көйүрели берлән кара тал көйүреке бергә кушуб күзгә чиксә, акны битараф кыйлгай.
Әгәр бүринең үтендин көнчарга кушыб җәрәхәткә сөртсә, ул җәрәхәткә йахшы булгай.
Әгәр бүринең үтендин алыйб, кабакыш бадам йагы берлән кушуб зәкәрә сөртсә, андыйн соң хатын билән җимагъ кыйлса, ул хатынга фәрзәнд41 булгай, йәгъни ат андагъ тиб торурлар кемIII.
Атның ите эссигъ булур, мәгъдәгә42 куәт бирүр. Куәте ат торур.
Әгәр атның билин сәһер43 кемгә кяр кыйлгай, һәркемгә сордыйсә кабул төшкәй.
Төк чыкмаган йиргә, тавислар төке чыкгай. Мәйне күп йигән аз булгай.
Әгәр тоз билән вә бал билән кушуб, катыйг җәрәхәткә сөртсәләр нафигъ булгай.
Әгәр хатун кеше атның сөтене үзигә шәблә кыйлсалар, фәрәҗ тар булгай.
Әгәр атның сөтени күб эчсәләр, йөзи кызыл булгай. Вә әгәр бал пелән кушуб шифа кыйлсалар, дәхи җимагга хуп булгай вә мин дә пәйда булгай, вә шәмраһ булгай.
Әгәр атның эч йагын йәрахәткә сөртсәләр, йахшы булгай.
Әгәр кеше колакы агырса, атның тизәкен алуб сыгыб, колакка тамызса, колак агрыкы киткәй.
Әгәр дә хәмилә44 хатын дәшвар илән45 тугурса, атның тизәгин астыйда дурду кыйлсалар, асанлыйк билән хәмил йиргә килгәй.
Әгәр атның тубыкы берлән тизәкин хәмеле бар хатынның астыйда тотсалар, хәмел асанлык белән йиргә килгәй.
Әгәр «зәйет» йагы берлән кушуб һәр харәҗәткә куйсалар нафигъ булгай.
Әгәр атның койрыкыдин кыл алуб, һәр кемнең атыйга йиди тийүб һәр тигәндә «фатиха» бер кат илә, «иннә гатыйна», бер кат илә укуб өргәй. Андин ул зәгыйфәнең башы астында куйуб, дисә «Кем багладыйм фәлән бине фәләннең уйкусыны», ул хатун үзи уйгангай, мәгәр башыны үзгә йиргә куйсалар «әл-хәвас» атның гаркыйн берәрүгә сөртсәләр, ул йиргә төке чыкмагай. Әгәр тойакыйн көйдүрүб «зәйет» йагы берлән хакир булган зәхмәткә сөртсәләр, нафигъ булгай.
Әгәр куйның үтен зәкәргә46 сөртсә куй булгай. Әгәр сарыйг өйенең сидүкене бал белән кушуб күрә карау булган кешигә, йәгъни күзигә сөртсә нафигъ булгай.
Һәр сарыйг өйнең зикрин47 ири сүвмәгән хатынга серкә билән пешерүб бирсәләр, әлбәттә, ире аңа миһербан булгай.
Әгәр куйның сөте билән олы тотылган кешигә гыргыр тоттырсалар, олы ачылгай, бу кагыйдәне күб тәҗрибә кыйлуб торурлар.
Әгәр куйның сүвгәгене көйдерүб хатынының сөте белән кушуб, корт төшкән җәрахәткә салсалар, кортлар барчасы үлгәй, мөҗәррибдер48.
Әгәр куйның тизәкин арыш оны белән кушыб хәмер кыйлуб, катыйга булган җәрахаткә багласалар нафигъ булгай.
Әгәр байгушны үлтүрсәләр бер күзи ачук, бер күзи йомук булур. Һәркем ачык күзин йөзек кашыйның астына куйсалар, һәркем ул йөзекне кисә, йокламагай кулындин салгунча.
Әгәр йомык күзин йөзек кашы астыйна куйсалар, һәркем аны кисә, йуклагай, һич уйанмагай, кулдин салгунча.
Әгәр кемнең йомык күзи илә ачук күзине, ике кузин дәхи суга салгайлар. Өсткә калыкканы ачук күзедүр, түбән батканы йомык күзидүр.
Әгәр сув бакасының майыны алуб казанның тыш буйын буйасалар, ул казан мәңгү кайнамагай.
Әгәр төлкинең каныны, таз кеше башына сөртсә, сач чыккай.
Әгәр йарканатның сөте берлә катыштырыб, төкне йолкыб, урныйна сөртсәләр, һәргиз төк чыкмагай.
Әгәр адәмнең кәндүсенең тырнакыны кисүб, көйдерүб, көл кыйлуб, һәр кемә деләрсә шәрабә катыштыруб эчкән кеше тырнак ийәсене бигайәт сүгәй. Тәммам-тәмам. 1828 сәна, зөлхиҗәҗә/ийуль.
Айув канын күзә чиксәләр, кабактаIV кыл бетермәйә!
Йаргы канын балигъ улмайан угланчык касыгына дерәтсәләр кыл бетмәйә.
Ирнең канын балигъ улмайан угланчыкка йагындыр салар кыл бетмәйә.
Әгәр кем ирсә, төк чыкмасун тисә, кырмыска йомыркасыйн йәнчеб, кулына сөртсә, төке булмагай.
Карлыгач үте ак сачне кара кыйлур ирмеш.
Вә итне йимәкV уйкуны китәрүр.
Айув йагыйн кыл бетмәйен йирә дөртсәләр кыл бетерә.
Дарчин күзин йарысин, каплаган йахшыдыр һәм иснәсәм һәм кешеләргә эчсәм һәм сөрмә тартсам.
Һөд-һөд канын кузә тамызсалар күздә улан агый китәрә.
Дәдәләр тәҗрибә итдүк, ки чик чыкды.
Баб. Колак чыңлау фалы.
1. Төн йарымында колак чыңласа — сагъ йә сул сөйенечләр булыр.
2. Сәхрада колак чыңласа — хәбәр булыр.
3. Таң сарыйгында колак чыңласа — сәдака бирмәк кирәк.
4. Көн тугмышында колак чыңласа — севенечләр булгай.
5. Кушлукда колак чыңласа — севенечләр булыр.
6. Көн уртасында колак чыңласа — йыракдин кеше килгәй.
7. Икендидә колак чыңласа — севенечләр булыр.
8. Көн батарда колак чыңласа — сәдака бирмәк кирәк.
9. Эңгердә колак чыңласа — севенечләр булыр тип.
10. Уң колак чыңлаганда бу доганы укырга [...]
11. Сул колак чыңлаганда, бу доганы укырга [...]
Баб. Ут авазы.
1. Адина көн ут аваз кыйлса, ул өй ийәсинә бер зарлыйк берлә үлем килгәй.
2. Сишәнбе көн ут аваз кыйлса, ул өй ийәсенә сәләм булгай.
3. Йәкшәнбе көн ут аваз кыйлса, ул өй ийәсенә күп изгелекләр булгай.
4. Дүшәнбе көн ут аваз кыйлса ул өй ийәсинә падишаһлардин куркуг булгай.
5. Шимбә көн ут аваз кыйлса, ив ийәсинә дәгъвә-и хосумәт төшкән.
6. Чәршәнбе көн ут аваз кыйлса ул ив ийәсинә хәстәлик булгай.
7. Пәнҗешәмбе көн ут аваз кыйлса ул ив ийәсинә сәфәр кыйлмак дәлимдер.
ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирасы үзәге, 39 коллекция, № 4802, 1-4 кгз.
 
СҮЗЛЕК:
1. Хыйфзы — арулыгы.
2. Самига — ишетүче.
3. Сүкәкин — сөяген.
4. Рәйхан — исле гөл.
5. Лөгабе — селәгәе.
6. Зәнбур — тешли, чага торган.
7. Нафигъ — файдалы.
8. Хәҗамәт — кан алдырганда.
9. Җәлеб оны белән — файдаланган он белән.
10. Сохбәт кыйлса — аралашса.
11. Хушнуд — шат, канәгать.
12. Айакга — савытка.
13. Йапанда — далада, ачык җирдә.
14. Җәмигъ булгайлар — җыелырлар.
15. Зәһрен — үт капчыгын.
16. Кортыб — киптереп.
17. Нәҗат әһле — котылган, тазарган зат.
18. Чарбусыны — буыннарын.
19. Кәнеҗ — яшь.
20. Бисйар — күп санлы.
21. Йагъ — май.
22. Һушйар — сәламәт.
23. Сайәдә — күләгәдә.
24. Зийадә — көчле.
25. Хиҗәббә — пәрдә.
26. Хөляс булгай — котыла.
27. Талибә — яшь, яңа.
28. Хыйззене — күремен.
29. Мәләхкяр — гүзәл.
30. Кәбабен — кыздырылган ризык.
31. Мөҗәррибдер — сыналгандыр.
32. Буйныйга — муенына.
33. Зәкәр — ирлек.
34. Җимагъ — якынлык.
35. Эч йагындин — эч маеннан.
36. Кяр — тәэсир.
37. Куаныҗ — куаныч.
38. Рәгъбәт зийадә — бик кызыгып.
39. Җәң — сугыш.
40. Мокабил — кара-каршы.
41. Фәрзәнд — балага калган.
42. Мәгъдәгә — кире кайтаруга.
43. Сәһер — уяулык.
44. Хәмилә — йөкле.
45. Дәшвар илән — хәтәрлек белән бала тапса.
46. Зәкәргә — ир җенесе.
47. Зикер — искә алу, телгә алу.
48. Мөҗәррибдер — сыналгандыр.
 
Публикацияне
филология фәннәре докторы
Марсель Әхмәтҗанов
әзерләде
 

I Бүренең тешен (биредә һәм алга таба М. Әхмәтҗанов искәрмәләре).
II Дошманга.
III Татар халкының бүре белән бәйләнешле бу ырымнары аларның һуннар тарихындагы 439 елдагы бәге Ашина белән бәйле булган Көньяк Алтайдагы хәлләре белән тәңгәл киләләр. Бу хакта тарихчы Л. Гумилевның «Древние тюрки» китабының «потомки волчицы» дигән бүлегендә языла. Ашина — үзе бүре дигән сүз. Төркиләрнең байракларында алтын бүре башы ясалган булган (кара: Гумилев Л. Древние тюрки. – М., 2009. – С. 98).
IV Күз кабагында.
V Ашау.