2014 3/4

«Һәрбер фәндә маһир дә бул, шагыйрь дә бул…» (Беренче бөтендөнья сугышы сәхифәләреннән)

Х. Г. Гайфуллин. 1914-1915 еллар. Гайфуллин Х. Г. Сынауларда сынмаган. – Уфа, 2010. – Б. 37.

Агымдагы елда Беренче бөтендөнья сугышы башлануга 100 ел тулып китте. Кешелек дөньясында искиткеч урын тоткан, берничә империяне җимерүгә китергән сугыш турында хәзерге заман кешесе әллә-ни хәбәрдар түгел дип әйтергә мөмкин. Безнең илебезне бу сугыш 17 елгы Бөек инкыйлабка, империя таркалуга, Совет власте урнашуга һәм берничә елга сузылган гражданнар сугышына китерде. Бу фундаменталь үзгәрешләр нәтиҗәсендә җиңүчеләр өчен Беренче бөтендөнья сугышы актуальлеген югалтты. Менә хәзер генә, сугыш башлануга 100 ел үткәч кенә, газета-журналларда мәкаләләр, радио-телевидениедә тапшырулар пәйдә булды, сугышта шаһит булганнарга Мәскәүдә һәйкәл куелды. «Соң булса да уң булсын!» — дип бу юнәлештә башланган зур эшкә үз өлешебезне кертү нисбәтеннән укучыга бу вакыйгалар белән бәйләнгән материал тәкъдим итәбез.
Ул материал безнең кулга моннан берничә ел элек Башкортстан Республикасы Балтач районында үткәрелгән конференциядә килеп кергән иде. Ул 2010 елда Уфада нәшер ителгән «Сынауларда сынмаган» дигән китап. Биредә Хатмулла Гайфулла улы Гайфуллинның әсирлектә язган язмалары урнаштырылган. Китапның төп өлеше — Әсир язмалары. Аннан башка биредә авторның бик күп шигырьләре, бәетләре, җырлары урнаштырылган. Китап авторның кечкенә кызы Әзилә Әхкямова һәм мөхәррир Рәшит Сабит язмалары белән тулыландырылган.
Хатмулла Гайфулла улы Гайфуллин — Башкортстан Республикасы Балтач районы Танып елгасы буенда урнашкан Иске Яхшый авылында 1896 елда туган. 1914 елда 18 яшьлек егетне сугышка алалар. Ул 1915 елны канлы бәрелешләр вакытында нимесләргә әсирлеккә эләгә. Әсирлектә күп авырлыклар, сынаулар аша туган авылына ул Идел-Урал киңлекләрендә ачлык башланган 1921 елда гына кайтып керә.
Бу сынауларны дә үткәрә безнең героебыз. 1923 елда гаилә корып җибәрә, авыл мулласы итеп сайлана, авыл балаларына дәресләр укыта. Тик авылларда коллективлаштыру, кулакларны авылдан куу заманасы аны читләтеп үтми. Хатмулла абзыйны өч баласы белән йортыннан куып чыгаралар. Тик ул бу сынауны да үтә, Бөре шәһәренә барып яклау таба, аклана, йорты кире кайтарыла. Күрәсең, сөйләшүләр вакытында ул колхозга керү турында вәгъдә биргән булса кирәк, чөнки авылда беренчеләрдән булып күмәк хуҗалык оештыручы була.
Бөек Ватан сугышына кадәр гаиләдә янә дүрт бала туа, Хатмулла абзый Иске Яхшый авылында XVIII гасырда төзелгән мәчетне саклап кала, анда никах, исем кушу, үлем-китем йолаларын даими башкара. Бу эшләр барысы да башка авыллардагы мәчетләрнең манаралары киселгән, эшен туктаткан вакыт икәнен искәртеп китү кирәк.
1943 елда Хатмулла абзый, 47 яшь булуга карамастан, яңадан сугышка алына һәм шул ук елның 15 октябрендә хәзерге Украинаның Запорожье өлкәсендә ярадан вафат була.
Укучыга тәкъдим ителә торган әсир язмалары «Сынауларда сынмаган» китабыннан үзгәртелмичә бастырылаI.
 
Әсир язмаларыннан
1914II ел иде. «Н» шәһәрендә бер кич кундык та 30 мартта Сувалки шәһәренә юнәлдек. Позицияга баргач, 28нче полкның 12нче ротасына кушылып, 1 апрельдә сугышка кердек. Шул Сувалки янында ике айга якын позицияда ятып, аннан икенче фронтка күчерелдек. 25нче майда, анда бик каты һөҗүм итеп, нимесләрне кудык.
27 майда якташым Сәйфетдинов Миңлеәхмәт яраланды. Без тагын һөҗүмгә күчтек. Анда бер атна торгач, Мариамполе шәһәренә киттек. Мариамполе фронтында төрле урыннарда сугышларда катнашкач, август башында безне фронтка җибәрделәр. Гродно тирәсендә бик каты сугышта булып, иртән без алга бардык. Кич нимесләр килеп, 15 көн буе һич туктаусыз снаряд, пулемет һәм шрапнельләрдән ут яудырды. Никадәре Гродно шәһәрен бирмәскә тырышсак та, нимесләр 15 көн буе ярты сәгать тә атышны туктатмый җәфалагач, безнең гаскәр түзә алмай, Гродноны калдырып, 4 көн, 4 төн артка чигәргә мәҗбүр булды. 4 көннән соң иртән Калварияда Всуаки двор дигән авыл кырына килеп, окоп казыдык. Авылга якын урында бер тау башында без окопларны хәзерләп бетерүгә гирманнар килеп тә җитте. Көн-төн өстебезгә снарядлар яудырдылар. Шулай булса да без окоплардан чыкмадык. Бик ач идек. Бер көнне мин иртәнгә таба якын авылга барып, ашарга бер нәрсә тапмаммы дип, халкы качкан йортлардан эзләнеп, бер поляк өендә 8 данә тавык йомыркасы таптым. Шуларны пешерергә уйладым. Кояш чыккан чак. Карагай урманы, якында гына бер күл дә бар иде. Үзебез яткан окоптан ярты чакрым чамасы ераклыкта ут ягып, йомыркаларны пешерә башладым. Мылтыгым кулда иде. Бер нәрсә күрми, белми торган вакытта фронт сызыгын сул як флангтан узып, урман арасыннан кул пулеметлары тоткан 8 гирман солдаты килеп чыкты, 9нчысы офицер иде. Килеп җитү белән йомыркаларны берсе тибеп очырды, икенчесе мылтыкны кулдан алып, күлгә ыргытты. Тагын берсе мине штыгы белән чәнчергә омтылса да, офицер рөхсәт итмәде. Шул вакытта мин дөньядан, яшәүдән өмет өзгәндәй булдым. Шулай да тегеләрнең йомшаграк мөнәсәбәтен тойгач, хәтеремә төште: германнар татарларны үтерми, пленга ала имеш, дип, окопта чакта сөйләшкәнебез бар иде. Төрекләр белән союзник булуларын да хәтергә төшердем. Мин аларга дога укып, сәҗдә кылып һәм амин әйтеп, аяк асларына егылдым. Шуның соңында болар миннән сорыйлар икән: «Окопта солдатларыгыз күпме?» — дип. Мин бер ни дә аңламыйм. Шулай торган вакытта артка карасам, колонна белән нимес солдатлары безне чолгап алганнар. Шул арада болар һавага ракета ата башладылар, ягъни урысны без урап алдык, атмагыз, безгә тидерүегез бар, дигән сүзләре икән. Шул вакытта безнең окоптагы солдатлар, боларны күргәч, качарга итә башладылар. Пулемет белән окоптан чыккан берсен бәреп кенә торалар.
Бераздан атыш туктады. Мин барып окопларны карадым. Минем иптәшләрдән чокырда качып калганнар, ягъни чыкмаганнар исән иде. Мине күргәч, чокырдан чыгып, кулларын күтәрделәр. Исәннәр бик аз иде. Иптәшләрдән беренчесе — Габдрахман, икенчесе — Гаян, өченчесе — Иске авылдан Сабирьян. Шулар белән берлектә, нимесләрнең кушуы буенча үлгән солдатларның мылтыкларын күтәреп, бер урынга җыелып басып тордык. Үлгән һәм ранен солдатлар шунда түшәлеп яталар. Ташлы елгадагы ташларга сан булса да, үлгән һәм ранен солдатларга сан булмас. Безне хайваннар кебек юлга төшереп, алдан, арттан һәм ике яктан конвойлар сагы астында поляк сараена ябып кундырдылар. Шуннан курыктык, сарайны бикләп, ут төртеп яндыра күрмәсеннәр дип. Иртән торып, сарайдан чыккач, Аллаһка шөкер кылып, тагы ике көн бардык. Шулай булса да ашарга бер нәрсә дә бирмәделәр. Икенче көнне кич бер станциягә килеп җиттек. Анда безнең әсирләр шактый күп җыелган иде. Шул Гродна фронтыннан китереп җыйганнар. Эшелоннар җитешмәү сәбәпле, бер тәүлек яттык. Үзебездән калган сохарины су белән изеп, безгә ашарга бирделәр. Икенче көнне вагоннарга утырырга чакырдылар, һәр вагонга 45 кешене кертеп, ишеген һәм тәрәзәсен бикләделәр. Поезд кузгалып китте. Барабыз. Вагон бик кысык, ашарга да, эчергә дә бирмиләр. Ишекне дә ачмыйлар. Кая барганны да белеп булмый. Шулвакытта барыбыз да котелек һәм палаткаларга көндәлек хаҗәтне үтәп, тәрәзәләрдән ташларга туры килде. Ятарга да, утырырга да урын җитми, һәрвакытта басып кына бардык. 4 көн, 4 төн. Шулай күп җәфалар белән 4нче көнне генә иртән бер станциягә төшерделәр. Кансил дигән калага якын. Шул каланың бер як читендә пленныйлар өчен бик зур полосада барак һәм палаткалар хәзерләнгән икән. 22 август көнне без дә шунда барып кердек.
Лагерьның капкасыннан кергән вакытта һәркемнең кулына бер тәртип номеры бирәләр, ягъни ничәнче кеше икәнне белү өчен. Минем үземә 77 822 санлы номер туры килде.
Ашау гадәттәгечә начар, 2 көнгә ярты кадак икмәк бирелә, һәр көнне 2 мәртәбә нидәндер пешерелгән аш. Аны ашагач, эчне бутый, костыра һәм күзләр күрмәс була. Шуның белән бергә, ачлык һәм халыкларның бик күп булуы сәбәпле, лагерьда тиф авыруы тарала башлады. Чөнки ул вакытта инфекция таратучы бетләрне пар белән бетерү машинасы юк иде. Шул тиф авыруы лагерьда йөз мең кешедән һәр көнне 80нән дә ким булмаган затны алып китә иде. Һәр көнне ким дигәндә 40ар кешене бер базга күмделәр. Безгә дә шушы көннәр килер дип, авылдашларым белән бергә шахтага үз теләгебез белән эшкә киттек. Шушы лагерьда 9 айлап ач ятканнан соң, чыдап булмагач, бардык. Голландия чигенә 35 чакрым ераклыкта иде бу шахта. Исеме Ханзаман икән. Шул урында комиссия булып, безне врач карады, мине «яраклы» дип, җир астында эшләргә язу бирде. Шул ук көнне махсус киемнәр алдык. Моның соңында иртән безне эшкә алып бара башладылар. Мин бер нәрсә дә белми идем. Яныбызда француз солдатлары бар иде. Шуларга иярдек. Безне җир астына төшерү өчен, 35 кешене читлеккә кертеп бикләделәр. Өстә янә бер читлек булган икән. 2 катка 70 кешене тутырып, кыңгырау сугып, машина җибәрелү белән җир астына төшеп тә киттек. Яшен яшьнәгән кебек, утлар күренеп кала. Менгәндә дә шул ук хәл.
Без төшеп эшләгән шахтаның тирәнлеге һәм төшкәч олы юл белән бару барлыгы 7 чакрым. Аннан соң кечкенә юлдан китәбез, һәр кайсыбызда 1 лампа, кулда кирәк булган кораллар. Эш башлыйбыз. Ташны бораулап, ватып кечкенә рельсларда йөрүче вагончикларга төяп өскә чыгарабыз. Эш ифрат авыр, ә ашау начар. 24 сәгатькә тик ярты кадак икмәк бирәләр, 2 мәртәбә крахмалдан пешерелгән аш була, тик ул бер дә адәм ашарлык түгел.
Җир асты бик эссе булганлыктан күлмәксез эшлибез, чалбар, ботинка белән генә, тәннәребез суелып бетә, юынганда бик әрни. Эш үтә авыр, ашау бик начар булу сәбәпле, әллә бер кулны яки аякны өздерергәме, дип уйлый идем. Әмма түздем инде. Гарип калырга язмаган икән, әлхәмдулиллаһ. 24 сәгатькә 8 сәгать эшлибез. Шул бер сменага 17 финник акча бирәләр, ягъни Русия акчасына әйләндергәндә 9 тиен. Шахтаның олы юлларында зур электр лампочкалары яна, кечкенә юлларында — кул лампасы белән йөрибез. Шундый зур авырлыклар күргән бер вакытта моннан котылырга сәбәп табылды. Пенза губернасыннан Габдрахман исемле бер иптәш, безнең лагерьда калып, соңгы көннәрдә ул миссионер лагерына барган чагында лагерьлар министры моңардан сораган: «Син төрекләр белән бергә Русияга сугышка барасыңмы? Үзең якын күргән иптәшләреңне дә алырга мөмкинсең». Габдрахман әйткән: «Барыр идем дә, минем иптәшләр дә барыр иде, тик алар шахтага эшкә киткәннәр». Әлеге министр: «Әгәр дә син аларның эшләгән шахтасын, номерларын, фамилияларын белсәң, аларны телефон аша сөйләшеп кайтарырмын», — дигән.
Габдрахман безнең фамилияларны белгәч, эш озакка сузылмады. Каты авырлыкта һәм ярты үлемдә эшләгән вазифадан азат булып, 1917 елның 16 апрелендә, әлхәмдулиллаһи, баш котылды, әлеге лагерьдан чыгып киттек. 18 апрельдә министр лагерына барып кердек. Габдерахман каршыбызга килеп: «Туганнар, мин сезне кайтаруга сәбәпче булдым», — дип әйтте. Ни сорасак, ул шуны сөйләп бирде. Без сугышка барырга разый булдык. 40 мең француз һәм башка илләрдән дә кешеләр күп. Ашау-эчү бик начар. Французлар бай иде. Чөнки аларга «Красный крест»тан посылка килеп тора. Без аларның күлмәк-ыштаннарын юган һәм баракларын җыештырган өчен, үзләреннән калган балык башларын, балык коерыкларын безгә бирәләр. Шулай бу лагерьда 6 ай французлардан калган юк-барны ашап гомер кичердек. Гирманнар пленныйлар өчен һәр көнне 2 мәртәбә бакадан аш пешерәләр. Ул ашны французлар бер дә алмый, безнең рус солдатлары ашап бетерә. Чөнки бик ачбыз. Шуңа карамастан, һәр көнне лагерь тирәсенә эшкә чыгаралар.
Шулай беркөнне югары начальстводан безнең лагерь комендантына телеграмма килә: «Сездә булган рус мөселман пленныйларын Сусин лагерына җибәрегез. Хәзер төрекләргә ярдәм бирәбез», — диелә анда. 6 айдан соң гына Сусин лагерына килдек. Күрәбез: лагерь бик зур, мәчет галәмәте дә бар. Безне 3нче баракка керттеләр. Әсирлек номерым 14 222нче. Шуны белдек: 2 450 кеше төрекләр белән сугышка барырга язылганнар. Ашаулары яхшы, аларның музыкаль командалары да бар. Без: «Кайсы як кешеләре бар?» — дип сораша башладык. Авылдашым Зарипов Галимьянны күрдем һәм Иске авылдан Үлмәскул да бар. Болар мине димлиләр: «Безнең белән сугышка барырга языл. Ашау да яхшы, киеме дә шәп», — диләр. Шулай булса да безнең егетләр: «Үлсәк монда үлик, тагы сугышка бармыйк», — диләр. Чөнки моннан алда 3 000 кеше төрек фронтында Англияга каршы сугышып, күбесе үлеп, күбесе ранин булып, берсе дә исән калмаганнар. Без бергә килгән иптәшләр үзара киңәшләшеп, сугышка барырга риза булмыйк, дип сүз беркеттек һәм димләп-димләп карасалар да, без үз сүзебездән кайтмадык, ягъни сугышка барудан баш тарттык. Моның соңында безне һәркөнне урман, юл эшләренә һәм тизәк базына эшкә йөртә башладылар. Шул кадәре каты тоталар, ашарга кухняда бака пешерәләр. Тәмам ачыккач, бака ашын да алып ашыйбыз. Андый ашны башта алмый да карадык. Өчәр көн бүтән аш бирелмәгәч, алырга мәҗбүр булдык. Тагы да унике көнгә 2 кадак икмәк бирәләр дә аны 2 көндә ашап бетерәбез һәм 10 көн ач торабыз. Ул икмәк өлешчә агач оныннан пешкән була. Шушы рәвештә 5 ай гомер кичердек.
Сусин лагерында бик авыр булды. Шуннан соң комендант мине эшкә җибәрергә булды. Бер байга бардым. Аның 4 малае безнең сугышта һәлак булган икән. Русларны бер дә яратмый. «Безнең малайларны шулар үтерде», дип, бу миңа үтә авыр эш бирә. Кечкенә арбага эт белән җигеп эшләтә һәм бергә ашата. Ашы бик сыек булу сәбәпле, минем кашыкка бер дә эләкми, эт теле белән чәпелдәтеп эчә. Табакта аш беткәч, ул аны таш идәндә, ялыймын дип, шатырдатып йөртә.
Шулай итеп 2 ай гомерем үтте. Үзләренең гаиләсе 3 кенә кешедән тора: карт, кортка, 20 яшьлек кыз. Эшләре авыр булса да, ашы начар. Шулай булгач, мин түзә алмый ничек булса да моннан котылырга дип уйлыйм. Альтрупин дигән калага якын бер авылда ун хуҗага 10 кеше кирәк дигән хәбәрне ишеттем. Икенче көнне иртән бал кортыннан гаурәтне чактырдым.
Мин торган хуҗада бал кортлары бар иде. Мин 6 кортны тотып алып аерып куйдым. Икенче көнне иртән тәмам шешкән. Постка әйттем: «Мин сырхаумын, эшкә бармыйм». Никадәр куса да бармый калдым. Теге: «9 сәгатьтә калага докторга алып барам», — дип җикерде. Шул сәгатьтә докторга бардык. 3 көнгә эштән бушатты. Сырхавымны карап, шешкә сулап чүпрәк ябып торырга кушты. Эшкә бармадым. 3 көннән соң янә иртән кулга бияли киеп, гаурәтне корттан тагы чактырдым. 9 сәгатьтә докторга баргач, ул лагерь лазаретына язып, яхшы ашату шартын куеп хуҗаны тиргәп, мине кайтарды. Хуҗага яхшы тәрбия кылырга кушты. 15 көннән соң лагерьдан бер солдат килеп, мине Сусин лазаретына алып кайтты. Лазаретта рус офицеры сырхап ята иде. Аңа денщик кирәк икән. Шул офицерга 3 ай денщик булып тордым. Ашау-эчү бик яхшы булды. Моның соңында офицер лагерьга кайткач, мин дә аның белән кайттым. Лагерьда тагы денщик булдым. Монда 1 ай торгач, янә эшкә теләк туды. Бер алпавытка бардык. Алты урыс һәм мин болынга чыктык. Бай кулларыбызга чалгы тоттырды. Үзе атка менеп карап торды. Мин бер дә чаба алмыйм, чөнки минем бер дә печән чапкан юк иде. Бай мине чакырып сорады: «Син нигә бер дә чаба алмыйсың?» Мин әйттем: «Печән чапканым юк, йортта магазинда гына тордым». Шулай дип әйтүемә бу бай: «Әйдә, кайт йортка, мин дә магазинга куям», — диде. Чалгыны тотып, юлга юнәлдем, йортка кайттык. 3 ат җигеп стансадан 3 фурман күмер алып кайтканнар икән. Шуларны карзинка белән подвалга бушатырга кушты. «Менә сиңа магазин», — ди бай җикереп. Мин кертә башладым. 3 фурман күмерне 3 көн керттем. Моның соңында һәрвакыт чучкалар, үгезләр карау кебек эшкә җикте. Эше авыр, ашау начар. Ята торган урын — чучка абзары. Руслар башка эшли, башка ашый, башка яталар. Шулай итеп, бик авыр булса да, 2 ай гомер үткәрдем. Бер дә монда торырлык хәл калмагач, берүзем качтым. 6 көн качып йөргәннән соң, мине тотып, жандарм лагерьга озатты. Бер яралы солдат белән, поездда бардык. Бер станциядә поезд туктагач, сакчы солдат үз йомышы белән вагоннан бер якка төште, мин икенче якка. Шул арада поезд китеп барды. Сакчы да анда китте. Мин калдым. Төн иде. Мин шулай тагы качтым. Әмма 4 көннән соң ашарга тапмагач, үзем бер станциягә барып кердем. Начальнигы мине чуен юлына ташкүмер бушатырга, төяргә эшкә кушты. Көндез нимеслар арасында эшлим, төнлә йоклыйм. Шулай итеп 45 көн анда яхшы гына эшләп йөргән вакытта Гомерштейн лагерының коменданты туры килеп, миннән документ сорады. Бертөрле дә язу булмагач, үз лагерына сакчы белән озатты. Лагерьда 14 көн ареста ятып, ачлык һәм бушка авыр эш белән җәфаладылар. Бертөрле дә кулда язу булмау сәбәпле, аннан чыгарып, янә бер команда белән эшкә җибәрде. Туры килдем бер алпавытка. Бу дошман тагы 9 әсирне бер тачкага җигеп, унынчыбыз тачканың башын тотып, сабан сөрдек. Сакчы мылтык күтәреп, гел янда гына тора иде. Шушы хәлне күрсәткән карточка хәзер дә бар. Безне шулай мәсхәрә кылуы җитми, бу хуҗа бик начар, аз гына ашарга бирә. Без уйлаштык: «Бу дошман безне бик җәфалый, барыбыз да качыйк», — дип. Көндез үк тәрәзәнең тимерләрен ватып куйдык һәм шул ук төнне качып киттек.
Жандармнар тотып, безне Заган каласына озатты. Лагерь да шунда икән. Ул шундый зур, 6-7 ил халыкларын җыйганнар. Германиядә беренче зур лагерь икән. Эшкә бармаган, урлашып тотылган кешеләрне, ашауларына булу сәбәпле эшкә чыкмаганнарны җыйганнар монда, ягъни 3 млн хәрби пленныйларның тәмам усалларын туплаганнар.
Шул кадәр халык күп, гүя гарасат мәйданы. «Һавадагы йолдызга сан булыр, бәндәгә сан булмас», дип уйлыйбыз. Бараклар бик зур, салкын, бет, борча һәм кандала кебек бөҗәкләр мыжгып тора. Лагерьдан качу мөмкин түгел. Каравыллар нык куелган, төнгелеккә ток белән электр чыбыгы үткәрелгән. Якын барсаң бәндәне үзенә тарта. Ашау чиктән тыш начар, һәр көнне эшкә, басуга, урманга һәм тизәк базына эшкә куалар. Барабыз, киткәндә дә, кайтканда да лагерь капкасыннан барыбызны да карап, тентеп кертәләр. 2-3 бәрәңге чыкса, 15 көнгә арестка ябалар. Шулай йөреп безнең дә 2 ай гомер үтте.
Калага эшкә йөри идек. Без 4әү идек. Шундый уйга килдек: ни булса да булыр, качыйк моннан. Кичкә чаклы калада булып, төнгә каршы юлга чыктык. 2 көннән бер станциягә җитеп, машина карталары (билет) алып, Несхиштат дигән калага килеп төштек. Авылга бардык, эш сорыйбыз. Нимесләр безне эшкә кушарга куркалар. Шулай булса да бер алпавыт безне бәрәңге алырга чакырды. Исемнәребезне язып алды. 4 көн эшләдек. Ашау начар, яту урыныбыз — эт абзары.
Без тагы качтык. 3 көннән соң, солдатлар очрап, каравыл бинасына алып бардылар. Офицер безнең түштәге номерларны һәм исемнәрне, лагерь исемнәрен сорады. Барысын да дөресен әйттек. Чөнки качып йөрү дә җиңел түгел.
Безне бер авылга илтеп келәт кебек бүлмәгә яптылар. Кич белән авыл халкы, хатын-кызлар безне карарга җыелдылар. Тимерле тәрәзә, ишек бикле, ашарга юк. Без җыелган халыктан, ашарга сорыйбыз. Кич азык-төлек китереп бирәләр. 10 көн ятарга туры килде монда. Шуннан соң Вейнсуров лагерыннан 1 солдат килеп алды. Офицер хәбәр итүе буенча кайттык. Лагерьда халык бик аз, бары да эшкә киткән. Комендант каршыбызга чыкты, безне күрде дә тирги башлады, хәтта борыннарыбызга бармаклары белән чиртә. «Күп качып йөрдегез, хәзер бервакытта да лагерьдан чыгармыйм», — ди. 15 көнгә бер кешелек камерага ябарга кушты. Камерада һәр көнне 100 грамм икмәк, 3 көнгә 1 мәртәбә аш бирделәр…
Шулай итеп 15 көн узып та китте. Безгә: «Чыгыгыз!» — диләр. Моның соңында без бик аптырап торган вакыт Галимҗан хәзрәт, герман офицеры һәм Диникин килде. Халыкларны җыйдылар да болар сөйлиләр: «Туганнар, әгәр дә илгә тиз кайтыйк дисәгез, безгә кушылырга кирәк, чөнки Русиядә хәзерге көндә большевиклар көчендә. Алар аталарыгызны аталар, малларын, ашлыкларын алып читкә озаталар», — дип безне җәлеп итмәк булсалар да, әсирләр: «Без бик үкенәбез, элек сугышып, монда эләгүебезгә дә. Илебездә туганнарыбызга каршы сугышмыйбыз инде», — дип җавап бирдек. Берничә мәртәбә килсәләр дә, хәрби пленныйлар, бер сүздә булып: «Без үзебезнең туганнардан оешкан Кызыл армияга каршы барачак түгелбез», — дидек. Шуның соңында дошманнарыбыз безгә кире карашта булдылар.
Без, 12 әсир, гадәттәгечә эшкә йөреп ятканда Русиядә Николай патшаның тәхеттән читләтелүе турында ишеттек. Сугышның тукталу-тукталмавын белмәдек…
Без Найпштат дигән каланың станциясенә төштек. Моннан соң 3 чакрым чамасы җәяү барып, бер алпавытка кердек. Без баргач, үзебезгә урын әзерләргә кушты. Бер чучка абзарын тазартып, таш идәнен юып, шунда ук иртән эшкә барырга әзерләндек. Без инде уйладык: «Монда егетләр эшлибез инде, качарга ярамый, лагерьда бигрәк авыр бит».
Без иртән сорап ашадык та эшкә бардык, Сивилия поляклары да күп икән монда. Без сораштыра башладык: «Бу хуҗа нинди кеше? Эше авырмы? Акча бирәме? Бик озак эшләтмиме? Яхшы ашатамы? Һәрвакыт тиргәмиме? Кичләрен йөрергә рөхсәт итәме?» — дип сорауга каршы поляклар шулай диделәр: «Камратлар, сез бик бәхетсез икән. Монда килеп күп әсирләр качып киттеләр инде. Бу тәмам дошман кеше». Без боларга шулай дидек: «Әгәр дә безнең бәхетебез булса, пленга эләкмәс идек, йортларыбызга кайткан булыр идек». Шул сүзебездән соң безгә тагын да күңелсезрәк булып китте.
Эшлибез, әмма ашау начар гына, һәр көнне бәрәңге алабыз, автомобиль белән йортка ташыйбыз. Төннән-төнгә 17 көн эшләдек. Станциядән бервакыт күрәбез: тимер юлдан күп эшелоннар уза, Берлинга төшкә кайттык, поляклардан сораштык, алар әйттеләр: «Сез, туганнар, илләрегезгә кайтасыз инде. Сугыш беткән, чөнки Вельгельм качкан». Бардык төштән соң эшкә, күрәбез, француз фронтыннан солдатлар кайталар. Шул вакыт алар эшелоннан безгә кычкыралар: «Камрат, нйхе арбайтен!..» Немец телендә: «Эшләмәгез. Сугыш бетте, кайтыгыз илләрегезгә!» — диләр. Без 12без бергә уйладык та сакчыга әйттек: «Без монда эшләмибез, лагерьга кайтабыз». Сакчы: «Сез теләсәгез нишләгез, мин сезгә китәргә кушмыйм. Шулай булса да, сез булмасагыз мин дә өйгә кайтыр идем», — диде. Без шул сүздән сиздек: бу безгә качыгыз дип әйтмәсә дә, безнең китүгә каршы түгел. Без төнлә качтык. Вокзалга бардык, машинага карта (билет) алдык. Бер сүз дә әйтүче юк. Фронттан кайткан солдатлар арасына кереп утырдык. Болар сөйли: «Сугыш бетте, йортка кайтабыз, күп җәфалар күрдек».
Поезд туктады, Винсуровка станциясенә төштек. Лагерьга кайтсак, иптәшләр дә бер үк сүзне сөйлиләр: «Ниһаять, сугыш басылган, озакламый туган илләребезгә кайтырбыз» — дип өметләнәләр, куаналар.
Без, берничә ел әсирлектә чиләнгән халык, күңелләребез белән илгә, газиз гаиләләребезгә ашкынабыз. 1-2 көн эчендә французларны, гарәпләрне озаттылар. Безгә кайчан чират җитәр? Әмма без һаман түземсезлек белән көтәбез. Безгә карата бернинди хәбәр юк. Лагерьда элеккечә ач яшибез. Элеккечә эшкә йөртәләр… Шулай өмет вә өметсезлек белән вакыт үткәргәндә, безгә мөрәҗәгать итеп: «Кемнәр эшкә бара, транспорт булган очракта, шуларны беренче чиратта илләренә озатырбыз, — диделәр. — Элекке кебек хәзер эш вакыты да озак булмас, ягъни иртәнге 6дан кичке 6га кадәр генә эшләрсез».
Шул сүзне ишетү белән мин эшкә барырга язылдым. Шуның соңында бер сакчы мине лагерьдан станциягә алып барды. Поездга утырдык, 7 сәгать баргач, Гуласин дигән шәһәрдә төшеп калдык. Поездан калага керми тимер юл белән киттек. Күп тә бармадык, бер авылга җиттек. Бу авылда күптән эшләгән 9 әсир бар икән. Без барганда аларны эштәләр иде. Мин аларның кич йоклап йөргән урыннарын карадым. Сакчы мине шунда китерде.
Бу авылда өч хуҗага эшкә кеше бик кирәк икән. Шунысы, боларның гаиләсендә ирләре фронттан кайтмаганнар. Мин баргач та, 3 хуҗалыктан 3 хатын килде. 3есе дә эшче сорыйлар. Сакчы: «Бу урысны өчегезгә дә бирәмен, ди, һәр кайсыгызга 2шәр көн эшләр». Болар разый булдылар. Мине берсе алып кайтты. Барсам 3 баласы бар, 1 кортка, 1 карт, ире солдатта, барлыгы 6 җан. Булган эшләрен күрсәттеләр. Кичке ашка кердем, бик яхшы ашаттылар. Кунарга иптәшләр кырына кайттым. Болар кайту хәлләрен сорашалар. Мин: «Юк әле, билгеле түгел», — дидем.
Шулай итеп һәр хуҗага 2шәр көн эшләп йөримен, 3есенең дә ирләре юк. Мәгәр эшләре бик авыр. Баруыма эшне әзерләп кенә торалар. Җәй ае, көн җылы. Авылга якын гына су бар. Бик матур көнне кичкә таба су керергә барабыз. Әсирләр һәм хатын-кызлар барыбыз да суны бергә керәбез. Гаурәт җирләребезне яулык белән генә бәйлибез. Оялу — фәлән юк. Монда эшләве бик кулай. 2 хуҗабикәм бик яхшы, бер дә тиргәмиләр, ашарга да әйбәт әзерлиләр. Берсе миңа дошман булды. Ашауны кыса, озак эшләтә. Эше булмаса, басуга барганда 2 якка 2 атын да җигә, ә мин уртада җигеләм. Шулай итеп бәрәңге араларында йөрибез. Бәрәңге төпләрен күмдерәбез. Мин бик арыгач, мичәүне бушаткан идем, атлар ботымны кабалар. Хуҗа ачуланып кычкыра: «Тарт, әйдә!»
Өченчесенең атлары юк, сөрү, тырмау, тирес түгү, көлтәләп печән китерү кебек эшләрне сыер җигеп башкардык.
Әйткәнемчә, икесе миңа карата яхшы гына, берсе миңа дошман булды. Мин соңгысына түзә алмый тиргәнә башладым. Бу миңа ашауны үзләреннән аерды, начарлатты. Араларыбыз кискенләште. Моның гаиләсендә 2 кызы, бер карчык бар, үзе марҗа, ире армиядә. Бер көнне бу хатын белән сүзгә килеп тиргәштек. Хәтта миңа теләсә нәрсә әйтеп кычкырган 2 кызын, кызып китеп, каты гына кыйнап ташладым. Бу хатын сакчыга барды. Сакчы һәм авылның башлыгы да килде. Мине болар кыйнарга теләделәр, кычкырындылар. Шулай да сакчы бик җикермәде. Әмма монда килеп җиткән полицай миңа кул күтәргәч, каршы сугыша башладым. Эш зурга китте. Сакчы мине тотты, сугышырга ирек бирмәде. Шул вакытта ул мине калага илтте, жандармга тапшырды. Жандарм хәлне җентекләп сорады, аннан чиркәү астындагы подвалга ябып, мине бик каты кыйнады, хәлдән язгач, киемне салдырып алып, шул подвалда 15 көн тотты. Шушы Гүләсин каласында миңа суд булды, 2 елга хөкем иттеләр. 2 көннән соң Берлинга җибәрделәр һәм Шинхус дигән төрмәгә ябып куйдылар. Бер камерада берүзем, ярты кадак икмәк, 1 мәртәбә аш, 1 мәртәбә кофе бирәләр. Тамак ягы ничава дисәң дә була, тик бик күңелсез. Ишектә тәрәзәчек бар, шуннан гына ашарга кертәләр, 5 көнгә бер мәртәбә саф һавага алып чыгалар, 2 сәгать йөреп керәбез. Халык күп, 4 катлы төрмә. Беркөнне бер унтер-офицер миннән: «Камрат, ничек монда эләктең?» — дип сорады. Мин сөйләп биргәч, ул: «Берлинда югары суд бар, шунда шикаять язып җибәр», — диде. Мин үземнең хәлемне сөйләп яздырдым. Акчам бар иде, язучыга бирдем. Беркөнне повестка килде, судка чакырдылар. Төрмәдән ерак түгел йортта суд булды. Миңа вакыт җитте. Мин кердем, башлап: «Русский, нимес телен аңлыйсыңмы?» — дип сорадылар. Мин әйттем: «Аңлыйм». Тагын сорадылар: «Русский, нимес телен беләсеңме? Белсәң, ниләр эшләгәнең турында дөресен сөйлә» — диделәр. Мин сөйли башладым: ат белән бергә җигүләре, озак эшләтүләре, ашарга бирмәүләре турында, хәтта Русияда туганнан башлап ниләр эшләгәнне сорадылар. Германияда кайларда булуым, ничек эшләвем белән дә кызыксындылар. Барын да сөйләп бирдем. Тыңлап бетергәч, киңәшкә чыктылар. Шундый карар чыгардылар: «Гайфуллин Хатмулланы төрмәдән азат итеп, лагерьга кайтарырга». Мин бик шатландым: 2 елга кереп, 6 айдан котылдым. Әлхәмдүлилләһи шөкер!
Кайттым лагерьга. Халык күп түгел. Габдрахман лагерьда икән, күрдем аны. Ул: «Без көн дә кайтыр якка транспорт көтәбез», — ди. Шулай көтә торгач, күп кенә көннәр үтте. Кешеләрнең һәркайсысы бер һөнәр белән шөгыльләнә. Кайсысы балдак ясый, кайсысы ботинка тегә, кайсысы кәрзинкә үрә, кайсысы кылдан сәгатькә телләр куя. Мин дә, нишләргә, дип уйлап тордым да, рөхсәт сорап элек торган Ланиффия авылына киттем. Халыктан эш сорадым. Титцон дигән хуҗа пар машинасы белән ашлык сугарга кушты. Хатыны бер машина белән суга, мин икенчесе белән. Берничә көннән соң хуҗа миңа эш хакы түләде. Сәгатенә 2 марка. Акчам байтак булып китте. Шул акчага авылдан май, күкәй, шулай ук икмәк алып, беркөнне Берлинга киттем. Барсам, Берлинда халык ач икән. Алып килгән азык-төлекне станциядә ук сатып бетердем. Тагын шул ук авылга барып, янә күкәй, май, алма, бераз икмәк алып, Берлинга җилдердем. Тагы шулай тиз генә саттым. Хәзер эшнең ничек икәненә төшендем. Мин Берлиннан, гел сигаретлар, папирослар алып, лагерьга кайттым. Анда керергә капка төбендәге сакчыга 50 сигарет җитте. Икенче көнне тагы авылга киттем. Паравойный авылына, элекке хуҗага кереп, ничек сату итүемне сөйләдем. Алар: «Тотыла күрмә», — диләр. Моннан Фирканаен дигән авылга барып, папиросны саттым. Менә шулай авылдан азык-төлек алам да, Берлинга барам, әйберләремне кыйммәт хакка сатып, янә тәмәке, кайбер башка әйберләр дә күтәреп кайтам. Аларны үземә билгеле авылларга илтеп сату итәм. Шулай акча эшлим.
Бераз вакыттан болай йөрүләр дә туйдыргандай итте. Мин Паравойный авылына барып: «Сездә эш юкмы? Әзрәк эшләп алырга иде», — дидем. «Бар», — диделәр. Эш башладым. Болардан: «Папирос китерсәм, алырсызмы?» дип сорадым. «Бик алабыз», — диләр.
Эшлим, яхшы гына ашаталар, мөнәсәбәтләре дә элекке кебек түгел, әйбәт. Аларга кирәк нәрсәләрне Берлиннан китерәм. Болар миңа кирәк әйберләрне әзерләп торалар. Үзем һаман шунда эшлим. Лагерьда, бөтенләй Германиядә калам, дип документ алдым, Гариспильсих Лашппазарин дигән авылда яшәү шарты белән. Шул документ белән Берлинда 8 ай фатир алып яшәдем. Мондагы әйберләрне авылларга илтеп, авылныкын Берлинга алып кайтып, сатып йөрдем. Шулай итеп, ару гына көн күрдем.

Х. Г. Гайфуллинның шигъри блокнотыннан ике бит. Гайфуллин Х. Г. Сынауларда сынмаган. – Уфа, 2010. – Б. 52.

Бервакыт лагерьдан хәбәр килде: Русия әсирләре өчен, ниһаять, транспорт мәсьәләсе хәл ителгән, имеш. 1920 елның 11 маенда Комьязы авылыннан Насретдин белән Мирһаҗетдин киттеләр. Икенче транспортка авылдашларым да кайтырга язылганнар иде. Лагерьга кайткач, мине дә язылырга димләделәр. «Әйдә, кайтыйк та, теләсәң тагы килерсең», — диделәр. Шуннан соң мин дә, кайтып илләрнең хәлләрен белеп килим, дип уйладым. Шулай итеп юлга әзерләнә башладым, әйберләремне барладым. 7 данә кесә сәгатем, 1 будильнигым бар иде. 3 төргәк киемнәр, 2 пар яңа ботинка, 1 пар кавалерия итеге, 1 инглиз шинеле, 1 күн чемодан алдым вә башка төрле нәрсәләрем бик күп җыелды. Акчам да байтак калган иде, барлыгы кәгазьдән һәм көмештән 4 570 марка.
Туган илгә кайтырга да вакыт җитте. Германия штатыннан корабка утырдык. Иншалла, әйберләребезне үтә җентекләп карамадылар, бер нәрсәбезгә дә кагылмадылар. Июльнең 29нчы көнендә Вингров лагерыннан кичке сәгать 9нчы 3 чиректә киттек. 30нчы июльдә иртән 5нче яртыда бер шәһәр бистәсенә пристаньга килеп җиттек. Анда вагонда 10 сәгать буе тордык. Аннан чыгып корабка кердек. «Вирдхайм» исемле инглиз корабы иде. Безнең солдатлар вагоннан корабка керү белән 11 сәгатьтә кузгалып, зур елга буйлап бардык. Җомга көнне җомга вакытына кораб төрле матур әләмнәр белән бизәлгән иде. Шәһәрдән кузгалып киткәч, 3 сәгать барып, диңгезгә чыктык. Диңгездә 105 сәгать буе тирбәлә-тирбәлә Нарва тамагына килеп җиттек. Сишәмбе көн кичке сәгать 8 иде. Шул төнне һәм чәршәмбе көн буена корабтан чыкмадык. Тагын шунда кунып, атна-кич иртән сәгать 6да бер баржага 800 кешене күчерделәр. Шул ук 800 нимес солдатын элек безне алып килгән корабка керттеләр, ягъни пленныйларны алмаштылар. Тагы да 600 кеше икенче баржага калды. Баржа белән 2 сәгать кирәк ярга кадәре тамак белән килдек, ягъни сайга күрә зур кораб елгага керәлми икән. Сәгать 11дә баржадан чыгып, 10 марка акча түләп, әйберләребезне салып, чуен юлга кадәр атта килдек.
Артта калган 50ләп иптәш тә килеп җитте. Шул арада тимер юлда 1 поезд күренде. Ул станциягә туктау белән: «Барыгыз вокзалга!» — дип кычкырдылар. Төрле халыклар күп: французлар, руслар, нимесләр, эстоннар, латышлар. Барчабызның әйберләрен, акчаларын тикшерә башладылар. Акчабызның 200 маркадан артканын алып калалар. 200 маркага 100 сум Николай акчасын бирәләр. Әгәр дә кимрәк булса, кимрәк тия. Көмешме, кәгазьме — тикшереп тормыйлар, ике маркага 1 сум исәбеннән рус акчасын аласың. Мәгәр хет шунысы яхшы булды, күпме булса да, бүтән нәрсәләребезгә кагылмадылар. Шулай бөтенебезне дә тикшереп беткәч, эшелонга төялдек тә поезд кузгалып та китте. Пар һәм төтен бөркә-бөркә туган ил ягына җилдерде. Әлхәмдүлиллаһ, Нарвадан соң икенче станция Киев, өченче — Мәскәү, аннан Рязань, Тамбов, янә байтак станцияләр үтеп, Казанга килеп җиттек. Монда күңелләребез күтәрелде, тыннарыбыз иркенәйде. Күп еллардан, нужа-хәсрәтләрдән соң туган якларыбызга кайтып керәчәгебезгә ышаныч артты.
Янә күп кенә станцияләр аша, әйтик, Абдуллин, Аксаков, Дәүләкән, Шөңгәккүл, Чишмә аша Уфага килеп төштек. Нарвадан соң 12 тәүлек дигәндә өйгә кайтып кердек. Бу көн 1921 елның 15 августы иде. Туган җиргә аяк баскач, туган-тумачаларыбыз, авылдашларыбыз белән очрашу куанычын кичергәч, Германиягә яңадан китү турында уй башыма да кереп чыкмады. Газиз төягемдә күңелемә якын кешеләр белән шаулап-гөрләп яшәү язмышы өлешемә төшкән икән.
 
Нәфескә әйтәм
Нәфес нигә үреләсең гел югары,
Нәрсә кирәк сиңа моннан ары?
Гакылың, динең, гыйлемең булгач етмәй мени?
Саклап кына торсаң шулар етәр бары.
 
Хасисләрнең IIIйөрәге янар гыйлемең булса,
Мәгишәтең IV җиңел булыр гакылың булса,
Дустларың сагынырлар үлгәннән соң,
Язып куйган шигырьләрең ныклы булса.
 
Һәрбер фәндә маһирV да бул, шагыйрь дә бул,
Канәгать кыл язып куйган әсәреңә.
ХасидләреңVI ни кадәрле сөйләсә дә,
Керә алмаслар синең кергән базларыңа.
 
Картайгансың, яшьлектәге нурың беткән,
Күчәр идең кувәт дигән хурың киткән.
Игьдикадың, гыйлемең камил, динең сәлим
Булгач инде канәгать кыл, шулар еткән.
16.07.1920, җомга көн (мин әсирдәмен).
 
Гайфуллин Х. Г. Сынауларда сынмаган. – Уфа, 2010. – Б. 16-40, 53.
 
Публикацияне
тарих фәннәре докторы
Фәйзелхак Ислаев
әзерләде
 

IГайфуллин Х. Г. Сынауларда сынмаган. – Уфа, 2010. – 111 б.
II Автор ялгыша бугай. 1914 елның март аенда әле Беренче Бөтендөнья сугышы башланмаган (кереш мәкалә авторы искәрмәсе).
III Хәсис — әшәке, түбән, саран кеше.
IV Мәгыйшәт — яшәү өчен кирәк нәрсә, тереклек итү, көнкүреш, тормыш.
V Маһир — оста, булдыклы.
VI Хасид — көнче, көнләшүче.